Read the book: «Сайланма әсәрләр / Избранное», page 18

Font:

VII. «Яңа кырык фарыз»

Казарма тормышы яңа килгән яшь солдатларның моңарчы күргән һәм белгән тормышларына бер дә охшамаганга, алар мондагы искиткеч каты тәртипләрнең һичберсе белән алдан әз генә дә таныш булмаганга күрә, бу тормыш аларга адәм төшенмәслек читен булып тоелды.

Көндәлек солдат уеннарын өйрәнү, әллә нинди эшләрне белүгә көч сарыф итү өстенә, үзләреннән аз гына югары булган башлыкларның итекләренә, киемнәренә чаклы тазартып бирү, аларның төрле йомышларын җиренә җиткерү, бер эш яки берәр сүзне аңламый, әз генә ялгыш селкенү яки берәр офицерга честь бирергә өлгерә алмый калу кебек эшләр өчен сәгатьләрчә мылтык күтәреп тору кебек җәзаларга дучар булулар, аларны миңрәүләтеп, машина кебек ихтыярсыз йөри торган бер нәрсәгә әйләндерде.

Мондагы катлаулы-катлаулы чиннарда булган башлыкларның: фельдфебель178, ротный, взводный, батальонный командир, начальник дивизии кебек исемнәрен белеп алу һәм аларның шул чиннарына карап әйтелә торган: Благородие, Высокоблагородие, Высокородие, Превосходительство, Высокопревосходительство дигән катлы-катлы титуллар (аларны мактап әйткән кушаматлар)ны ятлап истә калдыру, ул титулларны һичбер яңлышмый, кешеләренә карап, үз урыннарында әйтү, аларга очраганда, кулны башка терәп, аякларны туры басып, алар узып киткәнче, каккан багана кебек катып карап калу, берәр сүз әйтсәләр, баягы титулларга өстәп, «Так точно!» дип, коллык күрсәтү кебек эшләр борынгы төрле догаларны, «Иман шарты» ндагы кырык фарызларны ятлаудан да, намаз вакытында әгъзаларны туры тотудан да авыр булды.

Шулар өстенә патшаның үзеннән башлап хатыны, анасы, яңа туган балаларына, нәсел-нәсәпләренә чаклы исемнәрен ятлау:

– Его императорское величество государь император Николай.

– Её императорское величество государыня императрица Мария.

– Его императорское высочество наследник цесаревич и великий князь Алексей, – дигән сүзләрне хәтердә калдырып, башлыклар сораганда, боларның һәммәсен дә борынгы кырык фарызны ятлап сөйләгән кебек сөйләп бирә алу башларын тубал кебек ясады.

Шуларның һәммәсен дә белү, башлыкларга очраганда түбән дәрәҗәле солдатларның нинди түбәнчелектә тору, алар алдында үзләрен ни рәвешле тоту һәм, шундый тагын әллә нәрсәләрне өйрәнү юлларын белдерү өчен, боларның һәрберсенең кулына кечкенә генә берәр книгә биреп, өйрәнергә куштылар.

Бу книгә зурлыкта «Иман шарты» на охшаса да, урысча язылуы һәм эчендәге нәрсәләре белән охшамый иде.

Электән икмәк-тозлык та урысча белмәгән, язу-сызуның нәрсә икәнен дә төшенмәгән крәстиян балалары өчен бу нәрсәне аңлау, белү чиксез авыр булды.

Теге озын чәчле җегет, бу нәрсәләрне электән белеп килгән кебек, шунда ук белеп алды да, Вахитка карап:

– Боларны белү сиңа авырдыр, – дип, аны кызганган кебек булды һәм: – Элек: кяфермүсән, мөселманмүсән? Җавап: әлхәмделиллә, мөселманмән. Кем милләтеннән торырсән? Җавап: Ибраһим галәйһиссәлам милләтеннән торырмән. Кем силсиләсеннән торырсән? Җавап: Хуҗа Әхмәт Ясәви силсиләсеннән торырмән. Силсилә179 ничәдер? Җавап: дүрттер. Нәләрдер?

– Әүвәл – Хуҗа Әхмәт Ясәви, икенче – Габделхаликъ Гыйҗдевани… дип, әллә нәрсәләрне өйрәтәләр, аларга титуллар бирәләр иде, монда да нәкъ шулай инде, – дип көлеп куйды.

Ул җегет тагын нәрсәдер әйтергә теләгән иде, казарманың әллә кайсы җиреннән «Нурый Сәгыйтов!» дип кычкырган тавышны ишеткәч, ул, озын чәчле җегет, тиз генә шул тавыш ягына китте.

Вахит ул җегетнең исеме – Нурый, фамилиясе Сәгыйтов икәнен белде һәм аның болай иркен сөйләвенә аптырап калды.

Вахит ул озын чәчле җегетнең (Сәгыйтовның) Ибраһим галәйһиссәламнән, Хуҗа Әхмәт Ясәвидән көлеп, «Иман шарты» нда өйрәтелгән «фарыз» нәрсәләрне урыслар тарафыннан солдатларга өйрәтелә торган «Словесность» ларга тиңләштерүенә бераз рәнҗеп калса да, аның яхшы якларын күз алдына китереп, «Дөньяда әллә кемнәр була… Бернәрсәдән дә курка белмиләр…» дигән уйга төшеп, Сәгыйтовка булган рәнҗүен бетерде, аның «зур мәдрәсә»дә укый алмавын уйлап гафу итте.

Сәгыйтовның һәрвакыт ачык йөзле булып, һәркемне якын күреп, чын күңелдән сөйләшүе аркасында, аны бу ел килгән яшь солдатлар гына түгел, үткән елда килеп, казарма тормышына өйрәнеп беткән карт солдатлар да ярата башладылар. Ул шул яратылуы аркасында әллә нинди уен-көлке сүзләр сөйләргә башлый да монда өйрәтелә торган нәрсәләргә һәм зурларга180 каршы башкалар әйтә алмый торган сүзләр сөйләп ташлый. Соңыннан, сүзен уен-көлкегә борып, теге серле сүзләрнең мәгънәсен җиңеләйтеп куя иде.

Солдатлар арасында кайбер кара эчлерәк булганнары аның:

– Безнең эшче-крәстиян шулай инде, зурлар белән килешеп булмый… – дигән кебек сүзләренә кырын мәгънә бирергә теләсәләр дә, чынлап та, яңа гына сукасын, кулындагы чүкечен ташлап килгән саф күңелле солдатлар алай кырын мәгънә бирүне күңелләренә китереп чыгармый, тик:

– Чудак син, Сәгыйтов!

– Ну, кызык та соң үзе, әллә нәрсәләр сөйләп бетә!

– Шулай уен-көлке сөйләүчеләр булмасалар, безнең бу күңелсез тормыш ничек үтәр иде? – дигән сүзләр белән үзләренең Сәгыйтовны яратуларын гына белдерәләр иде.

Берничә айдан соң Сәгыйтов, түбән чинлы һәрбер гади солдатларга белергә тиешле нәрсәләрне өйрәнеп бетеп, полкның писаре булып билгеләнде. Ләкин ул үзенең һәркем кызыга торган бу «дәрәҗә»сенә бер дә исе китми, һаман да буш вакытын элекке иптәшләре белән бергә үткәреп, элекке төсле простой мөгамәләсен дәвам иттерде. Аның урыны югарылануга карамастан, һаман шулай простой булуы солдатларның аңа карата булган мәхәббәтләрен тагын да арттыра төште.

Шуның белән бергә, ул һәрвакыт берәр нәрсәне белмәгән яки төшенмәгән солдатларга ул нәрсәне белергә ярдәм итә, юлларын өйрәтә иде. Шундый яктан аның Вахитка да күп файдасы тиде. Туры килгәндә, аңа урысча хәрефләрне өйрәтеп, укырга димләде, күп вакытта:

– Урысча белергә кирәк, югыйсә син авырлык күрерсең. Мона бу титулларны өйрәнү, әллә кемнәрнең исемнәрен ятлау тормыш өчен кирәк булмаса да, чикәгә181 йодрык төшмәс өчен, «под винтовку» тормас өчен кирәк була ул… Ә мона бу винтовканы яхшы саклап, туры ата белергә өйрәнергә тырыш, ул бервакытта бик кирәк булыр… – ди дә, үзе дә бер нәрсәдән шикләнгән кебек, тирә-ягын карап ала һәм: – Әйе, ул кирәк булыр, ул бик кадерле нәрсә… – дип, сүзне Вахит аңламаган рәвештә бетереп куя иде.

Вахит аның бу «кирәк булыр» дигән сүзеннән «сугышка барганда кирәк булыр» дигән сүзне дә, борын «Китабел-җиһад» та укыганча, «кяферләр белән сугышканда кирәк булыр…» дигән сүзне дә уйлый да аптырап кала иде. Кайвакытта аның бу сүзне ачык итеп әйтмәвенә эче поша, иркен бер вакыт туры китереп, нинди вакытта кирәк булачагын сорарга исәпләп тә куя иде…

VIII. Серле китап

Вахит, бик күп этләнә торгач, казарма тормышына күнегә, анда өйрәтелә торган «яңа иман шартлары» на, яңа «зур» кешеләрнең исем-фамилияләренә, аларның бу тормышта нинди урын тотуларына һәм казарманың авыр тәртипләренә күнегә башлады. Шулай да ул, авылга хат язганда, һаман да хатларын «Әлхат-нисфылмөлякат182» дип башлый һәм «Сезки гыйззәтлү вә хөрмәтлү улып торгучы әткәем хәзрәтләренә безки патша хезмәтенә грифтар улып йөргүче, сезне бер күрергә зар-интизар улып торгучы безки газиз балагыздан биниһая183 сәлам…» дип башлый, һаман борынгыча зарлана, борынгыча һәр аяк баскан авылдашларына чаклы сәлам әйтеп бетергәннән соң, үзенең канаты булса, кош кебек очып кайтырга теләвен белдерә иде. Шуңа каршы ата-анасыннан өзелеп, сызланып язган хатларны алганда, бу тормыштан тизрәк хәляс булуны184 өмид итеп, теге күкрәк кесәсенә тегеп куйган догалыкларны алып, күзләрен гарешкә185 терәп укый торган иде. Ул догалыкларны укып, анда артык бирелеп китеп, дежурный офицерның килгәнен күрмиенчә, честь бирергә өлгерә алмый калып, берничә рәт чикәсенә дә алды.

Берничә рәт «Гололобый татарин!» дигән сүзләрне ишеткәннән соң, үзенә чират җитми торып, ашамаган көенә төнге каравылга китәргә мәҗбүр ителде. Вахит мона шундый авырлыкларны берничә рәт татыганнан соң гына, ул «хассиятле186 догалар» ны укуын сирәкләтте. Шундый яхшы хезмәт итеп тә, шундый «хассиятле догалар» ны укып та шундый авыр җәзаларга грифтар булганнан соң, теге озын чәчле Сәгыйтовның «Бу титулларны чикәгә төшмәс өчен генә белергә кирәк» дигән сүзенең һәм аның зур кешеләргә каршы «хөрмәтсез» сүзләр әйтүенең мәгънәсен аңлагандай булып, Сәгыйтовка мәхәббәтен арттырды.

Ул, җәй көнендә лагерьга чыкканда, зур тупларны күреп, «Китабел-җиһад» ны укыган вакыттагы мәнҗәникъларны «кяферләр» гә каршы сугышырга өйрәнүләрен күз алдына китереп, тормыш баскычларының төрлечә икәнен уйлый башлады. Шундый вакытларда аның күз алдына теге озын чәчле Сәгыйтов белән зур чалмалы хәзрәт килеп, икесе ике якка чакырган кебек була башлыйлар.

Вахит мондый вакытларда, үзеннән-үзе шикләнеп, электә теле өйрәнеп беткән «ләхәүлә вә лә куәтә»ләрен187 укырга теләсә дә, әллә кемнәр аңа бармак селеккән кебек булдылар. Әллә нинди көч аны ике якка тарткан кебек сизелде… Ул, киң сахрадан казармага кайткач, үзен шундый икеләнү арасында күрә башлады…

Көзге караңгы төннәрнең берендә Вахит казарманың эчендә каравылга куелган иде. Ул, винтовкасын аркасына салып, арлы-бирле бераз йөрегәннән соң, зур ишегалдында һәр көн каравылчылар утыра торган ящик өстенә утырып, үзенең тагын ике елдан авылга кайтуын уйлап, башын түбән иеп, хыялга батты. Бу вакытта аның аяк астында кечкенә бер китап ятса да, ул аны тиз генә алмый, тик алдагы көннәрнең берсендә авылга кайткач көн күрү планнарын бераз уйлаганнан соң гына кулына алды.

Китапның тышына болар өйрәнә торган книгәнең тышындагы кебек мылтык сурәте төшерелгән, шул ук книгәнең тышындагы сүзләр язылган иде.

Вахит ул книгәне, берәрсенең ялгыш төшереп калдырган книгәседер дип уйлап, бераз тотып торды да эчен ачып карады. Китапның беренче битенең башында эре генә хәрефләр белән язылган «Кто наши враги?» дигән сүзләрне яңа гына хәреф танып килгән балалар кебек берәмләп укып чыкканнан соң:

– Товарищи, мы рабочие и крестьяне… – дигән сүзләрне тезәргә кереште.

Ул шул сүзләрне әйтеп тә өлгерә алмады, бик көчле бер кул, аның уң беләгеннән тотып, кулындагы китабын тартып алды да, аның тышын карау белән, Вахитка ачулы күзен төшереп:

– Ах ты, сволочь, изменник!..188 – дип җикергәннән соң, теге китапны икегә бөтәрләп кесәсенә салды һәм: – Ты за это преступление будешь отвечать! – дип, коридор буйлап казарманың теге як башына китте.

Вахит һичбер уйламаганда булган бу эшкә аптырап калды һәм, тиз генә урыныннан сикереп торып, бик туры басып, уң кулын чикәсенә терәп:

– Так точно, ваше благородие… – дигән сүзне әйтеп, теге офицерның артыннан карап калды.

Вахитка солдатларга өйрәтелә торган «Иман шарты» кебек теге кечкенә китапта «Хөкүмәт боерыкларын җиренә җиткермәүчеләр, падишаһ хәзрәтләренең нинди генә булса да берәр әмер-фәрманына карышучылар, начальство тарафыннан кушылган эшне җиренә җиткермәүчеләр – мәмләкәтнең эчке дошманнары» дип өйрәткәннәр. Әллә ничә төрле җәзалар белән куркытып, бу нәрсәләрне аның канына сеңдереп бетергәннәр иде. Ул, бу серле китапның, башындагы сүзләргә карап, шундый бер китаптыр дип уйласа да, эшнең болай булып чыгуын күргәч, баскан урынында катып калды. Нахак бәлагә эләгүеннән куркып, тәннәре чымырдап китте.

Ул кечкенә берәр эш сәбәпле чикәсенә алганда, «под винтовку» торган чакларында да башлыкларның бу чаклы ук ачуларын күргәне юк иде.

Озак та үтми, теге офицер взводный белән икенче бер солдатны ияртеп алып килде дә, взводныйга карап берничә сүз әйткәннән соң, Вахитның исем-фамилиясен, кайсы рота, кайсы полк икәнен язып алды да ашыгып чыгып китте.

Ул киткәч, взводның, Вахитка карап:

– Сиңа ни булды, Җагфаров, неужели син дә шундый эшләр белән чобаласың? Мин синнән бу эшне көтмәгән идем. Бик кызганыч… Хәзер бар, урыныңа кит! – дип, алыштырып, теге солдатны постка куйды.

Борынгы вакытта хәзрәте Гали булып гайрәтләнгән безнең Вахит, теге взводныйга честь биреп, ул китапны идәннән генә тапканын, үзенең бернәрсә дә төшенмәгәнен әйтергә теләп караса да, рәтләп төшендерә алмагач, үзенең урынына китте. Алдагы көндә авылга кайтып, дөнья көтү планнарын уйлап утырганда, мондый бер бәлагә очрап, күзләренә йокы кермәгәнгә күрә, таңны көтәргә кереште.

Таң алдында солдатлар уятылдылар, алар, көндәге кебек, бер-берсеннән ашыгып, иртәнге занятиегә, үзләренә билгеләнгән эшләрне җиренә җиткерергә китәргә хәзерләнәләр иде. Көн иртә булуга карамастан, бүген төнлә һәм кичә кичтән күрше казармаларда солдатларга укырга ярамый торган әллә нинди брошюралар таратылуы, күрше казармаларда һәм бу казарманың өске катында берничә кешенең арестовать ителүләре колактан-колакка сөйләнә, шуның өстенә вак-төяк башлыклар утка баскан песи кебек ашыгыч, куркыныч хәрәкәт күрсәтәләр иде.

Эшнең болай булуын күргәч, Вахитның куркуы тагын да артты. Эш аның белән генә калмый, фельдфебельның, Вахит янына килеп:

– Сиңа бүген занятиегә барырга ярамый, шунда гына тор! – дип әйтүе аның куркуын мең кабат арттырып җибәрде.

Солдатлар занятиегә китеп, калганнары төрле эшкә керешеп, бераз торгач та, ротный командир белән берничә офицер, тагын берничә солдат боларның казармасына килеп, һәммә солдатларның урыннарын тентеп, сандыкларын печатьләп, аерым бүлмәгә тутыра башладылар.

Эш болайга киткәч, Вахит эшнең зурга китүен тагын да тулырак аңлады, йөрәге ныклап тибәргә кереште. Теге тентүчеләр казарманың теге башындарак булуына карамастан, аяк өстенә басып, уң кулын җәеп чикәсенә терәде дә аларның килүләрен көтә башлады.

Ул, үзе турысына җиткәч тә, үзеннән берәр нәрсә сорауларын көткән иде. Ләкин алай сорау-фәлән булмады. Аның койкасын караганнан соң, өеннән алып килгән сандыгын печатьләп, аның хакында берничә сүз сөйләшкән кебек булып, аңа ачулы карашларын ташлап, алга киттеләр. Ул, шул урында баскан көенчә, таш багана кебек катып калды.

Солдатлар занятиедән кайтканчы, шул рәвешчә тентүләр дәвам итте. Алар кайтканнан соң, һәрберсенең исем-фамилиясе белән чакырып, үзләренең күзләре алдында теге печатьләнгән сандыкларын ачып, аларның эчендәге әйберләрен карап, хат, китап кебек нәрсәләрне бер җиргә өяргә керештеләр.

Вахитның сандыгы эченнән берничә иске китап белән әти-әниләреннән килгән бер дистәгә якын хат чыкты. Бер-ике солдатның сандыгыннан тышына мылтык сурәте төшерелгән, кичәге Вахит кулыннан үткән серле китап кебек китаплар табылды. Сандыкларыннан шундый китаплар табылган солдатларны шунда ук башка солдатлардан аерып куйдылар.

Бу эшне күргәч, башка солдатларның йөзләре агарынып китте.

Вахит, үзенең сандыгы эченнән бернәрсә дә чыкмавын, кичә теге серле китапны идәннән табып алуын, аның өчен генә әллә виноват та булмавын уйлап, аз гына тынычлана төште.

Казармада тентүләр беткәннән соң, озак та үтми, солдатлар арасында колактан-колакка сөйләнгән тагын бер хәбәр чыкты: кичә шәһәрнең теге ягындагы казармаларда сапёрларның кузгалулары, аларны басарга казачий отряд белән кайсыдыр полкның, кайсыдыр ротаның баруы, берничә кеше үлеп, әллә ничаклы кешеләрнең арестовать ителүләре һәм бу эшләр кемнәрнеңдер патшага каршы котыртуларыннан килеп чыгуы сөйләнде.

Бу хәбәр Вахитка тагын да нык тәэсир итте. Ул, теге китапны кулга тотып каравы аркасында, үзен шул патшага каршы баш күтәрүчеләргә катнашкан кебек сизде.

Озак та үтми, сандыкларыннан серле китаплар чыккан теге солдатлар белән бергә Вахитны батальонный командирның кәнсәләриясенә алып киттеләр.

Эш болай зурга киткәч, Вахит үзенең ныклап эләгүен, әллә тагын берничә ел иленә, туган авылына кайта алмавын уйларга кереште.

Анда баргач, иң элек Ефимов дигән бер урыс солдатын чакырып эчкә керттеләр. Вахит белән башкаларны каравыл астына алып, кәнсәләриянең ишек төбендә көттерә башладылар.

Ефимовтан бик күп нәрсәләр сораштылар, күрәсең, бик озак торды.

Аның шулай озак торуын күргән саен, Вахитны калтырау алды, эченнән әллә нәрсәләр укырга уйлаган иде, теле күңеленә буйсынмады. Үзенең хәзер, моңарчы уйламаган рәвештә, урыс крәстияннәренең җегетләре белән бергә гаепләнеп йөрүен уйларга кереште.

Бик озак торганнан соң, Ефимовны кораллы бер солдат ияртеп чыгып каядыр алып китте.

Аның кораллы солдат каравылы астында китүен күрү Вахитның да, башка «гаепле» солдатларның да йөрәкләренә без белән чәнечкән кебек ясады.

«Вахит Жагфаров!» дигән тавышка Вахит сискәнеп китте дә, үзен туры тотарга, йөзендә курку белдермәскә тырышып, теге зур залга барып керде. Анда батальон командирларыннан башка берничә генерал кебек кешеләр утыралар, берничә офицер аяк өстендә торалар иде.

Бу күренеш Вахитның күзенә коточкыч булып күренде. Бу кешеләр алдында хәтта аларның ротный командирлары да урынында тик кенә басып тора алмый, үзендә бертөрле каушау сиздерә, тегеләргә карап, күтәргән кулын башыннан алмый иде.

Вахит ияген турылатып, аякларын тигез басып, кулын күтәреп честь биргән хәлдә теге зур түрәләрнең алларынарак килеп басты да аларның сорауларына җавап бирергә хәзерләнде.

Теге зур начальниклар Вахитка зәһәрле күз ташлаганнан соң, араларыннан берсе:

– Как ваша фамилия? – дип сорады.

– Җәгъфәрев, ваше благородие…

Аның йомшарган авызыннан чыккан «җ» авазын аңламадылар да:

– Как? Жагфаров? – дип тәкрар сорадылар.

– Так точно, ваше благородие! – диде. Аның фамилиясе шулай икәнен ротный дөресләп куйды.

Вахитның исемен сораганнан соң:

– Ты грамотный? – дигән сөальне бирделәр.

– По-татарский түлке грамотный.

– Где учился? – дигән сорауга ул тагын каушап төште:

– Татарский мәдрәсә учился, ваше благородие… – дигән булды.

Тегеләр аның хакында «…татарин, может быть, он ничего не понимает…» дигән кебек сүзләр сөйләшкәннән соң, берсе:

– Чему вас учили? – дигән сөальне бирде.

Вахит, болай уку хакында сүз барганын белеп, бераз иркенләп киткәндәй булды:

– Куръан учился, «Төхфәи фәраиз» учился, ваше благородие, – дип, үзенең укыган китапларын тезде. «Китабел-җиһад» ны укыганымны белсәләр, зуррак гаепле ясарлар дип, үзенең «Мохтәсар» укыганын яшереп калдырды.

Вахитның «Куръан учился, «Төхфәи фәраиз» учился» дигән сүзләреннән җавап алучылар, әлбәттә, бернәрсә дә аңламадылар һәм аның урысча белмәвен, боларның теләкләренә кирәк булган җавапларны бирә алмавын белеп, тәрҗемәче (переводчик) китерергә мәҗбүр булдылар.

Моннан соң Вахит үзенә бирелгән төрле сөальләргә переводчик аркылы җавап бирергә кереште.

Переводчик, сораучының сүзләрен тәрҗемә итеп:

– Ул китапларда нәрсәләр укыдың соң? – диде.

Вахитны бик нык кабзыять189 алганлыктан, татарча сүзләрне бозып, урысча акцент (шивә) белән әйтеп китте һәм:

– Намаз өйрәнгән, ураза тотарга, хаҗ кылырга өйрәнгән, мал бүләргә өйрәндек, никах, талак өйрәнгән… иман белән… – уйланып торганнан соң: – Һәм диндә кирәк булган хөкемнәрне тикшергән… – дип җавап бирде.

Тәрҗемәче Вахитның бу сүзләрен бермә-бер тәрҗемә итеп биргәннән соң, сораучылар аның биргән җавапларының башкаларына гаҗәпләнмәсәләр дә, «мал бүләргә өйрәнгән…» дигән сүзенә гаҗәпсенү күрсәтеп:

– Нинди малны бүләргә өйрәнгән соң ул? – дип сорадылар.

Вахит:

– Фаразан190, берәр кеше үлеп, аның малы калса, шул малларны шәригать кушуы буенча аның варисларына бүлеп бирергә өйрәндек, – диде.

Начальникларның йөзендәге ачу беткән кебек булып, алар, үз араларында нәрсәдер сөйләшеп алганнан соң:

– Син крәстиянме, эшчеме? – дип сораттылар.

– Крәстиян, ягъни авыл кешесе.

– Җирегез бармы?

– Бар.

Сораучылар, тырнак астыннан кер эзләргә тырышкан кинаяле рәвештә:

– Әллә сезгә тагын да җир кирәктер? – дип сорадылар һәм бу сүзләре белән алар Вахитның җирсезлектән зарлануын белмәкче булдылар.

Вахит аларның бу сөальләренең, әлбәттә, чын мәгънәсен аңламады.

– Җир аз да, аны кайдан аласың соң? – дигән җавапны бирде.

– Шулай икән… Ә соң сезнең якта бояр җирләре юкмы?

– Бар.

– Авылларыгыз аларның җирләренә кызыгалармы? Соң сиңа шул хакта хат язмыйлармы?

– Алар ул хакта сөйләшмиләр иде, хат та язмыйлар.

– Ә сез монда солдатлар арасында җир-су хакында сөйләшәсезме?

– Юк.

– Әллә сөйләп йөрүчеләр бардыр?

– Ишеткәнем юк.

Вахит аларның җир-су хакында күп-күп сорашуларын күреп каушый төште. Нурый Сәгыйтовның бу хактагы кайбер сүзләре исенә килеп, әйтергә дә уйлап куйган иде дә, эшнең тирәнгә китүеннән куркып әйтми калдырды.

– Урысча укый беләсеңме? – диделәр.

– Аз-маз гына хәрефләр таный башладым.

– Кичә синең кулыңнан алган китапны укып чыктыңмы?

– Юк, тик башындагы бер генә сүзен укыдым.

– Анда нәрсә дигән?

Ул серле китап Вахитның исенә төшеп, ничек әйтергә белми аптырап калды һәм көч-хәл белән «Безнең дошманнар кем соң?» дигән сүзне әйтте. Сораучыларның берсе зур көмеш портсигардан әгъла191 папирос алып кабызды да, Вахитка карап:

– Синең дошманнар кем соң? – дигән сөальне бирде.

– Безнең… безнең дошманнар – хөкүмәткә хыянәт итүчеләр, патша әмерләренә карышучылар… – дип, һәр көн ятлый торган нәрсәләрен тезеп алып китте.

Ул бәләкәй чагында кешеләр үлеп, кабергә күмелеп, күмүчеләр кырык адым киткәннән соң, Мөнкир, Нәкир дигән фәрештәләрнең утлы чукмарлар тотып килүләрен һәм төрле сөальләр бирүләрен, әгәр дә дөрес җавап бирә алсаң, сөаль фәрештәләреннән кыйналмый, оҗмах нигъмәтләрен ашый башлавын укыган иде. Хәзер дә ул бу җаваплардан соң шул вакытларны исенә төшерде һәм, үзенең бу кешеләрнең сораганнарына җавап бирә барып, боларның кулларыннан котылуын уйлап, бераз тынычлана төште.

Аның бу җавабыннан соң тегеләрнең дә чырайлары ачылып китте, һәм сораучы:

– Шулай, дөрес… – дип куйды, ләкин аның артыннан ук:

– Ул китапны кайдан алдың? Сиңа аны кем бирде, биргәндә нәрсәләр әйтте? – дигән яңа сөальләр бирделәр.

Вахит идәннән табып алуын, бер кеше дә бирмәвен сөйләде.

– Шундый китапларны таратып йөрүчене күрдеңме? – диделәр.

– Юк.

– Әллә күргәнсеңдер?

– Бер дә күрмәдем, ваше благородие.

– Дөресен әйт, үзеңә бернәрсә дә булмас!

– Так точно, ваше благородие.

Вахит артык каушавы аркасында моңарчы биргән җавапларында «ваше благородие, ваше превосходительство» кебек сүзләрне әйтергә онытып килгән иде. Хәзер ул сүзләр капыл гына аның исенә килеп, һәрбер сүз артыннан теге титулларны тәкрарлый башлады.

– Табып алгач та, ник ротныйга тапшырмадың?

– Аның нәрсә икәнен белмәдем.

– Нурый Сәгыйтов белән танышмы син?

Бу сөаль Вахитны тагын авыр хәлгә калдырды. Хәзер тануның мәгънәсе булмавын аңлап:

– Таныш, – диде.

– Шулай…

– Соң ул сиңа нәрсәләр сөйли иде?

– Укырга куша иде.

Тегеләрнең йөзләре үзгәреп китте, аларның берничәсе, бердән ашыгып:

– Нәрсәләр укырга куша иде? – дигән сөальне бирделәр һәм: – Дөресен әйт! – дип кычкырдылар.

Вахит куркуыннан агарып китте һәм калтыранган тавыш белән:

– Так точно, ваше благородие, ул укырга куша иде…

– Нәрсә укырга куша иде?

– Нәрсә – әнә теге солдатларга белергә кирәк булган «Словесность» ны белергә, аны белер өчен, урысча укырга куша иде…

Тәрҗемәче, Вахитның сүзләрен төзәтеп, урысча букварь укырга өйрәтүен өстәп куйды.

– Ник ул сине укырга куша иде?

– Ул мине кызгана иде, белмәсәң авыр булыр, ди иде…

– Нәрсә авыр була?

Вахит тагын каушады:

– Солдат уеннарына өйрәнү авыр була…

Начальниклар, үзара нәрсәдер сөйләшкәннән соң:

– Хәзер авырмы соң? – диделәр.

Вахит, көрсенеп алганнан соң:

– Хәзер авыр түгел инде, өйрәндем, – диде дә, ярты сәгатьтән артык һич кузгатмый басып торган аякларын кузгатып, тагын рәтләп басты һәм ярты сәгать буена күтәреп тора торгач талып беткән кулын селкетеп, тагын чикәсенә терәде.

Сораучылар, тагын әллә ничаклы сораулар биреп, җавап алганнан соң һәм үзара бераз сүз алышканнан соң:

– Бар, хәзергә казармага кайтып тор, – дигән сүзләрне әйтеп, Вахитны чыгарып җибәрделәр.

Вахит, ерткычлар уртасыннан ычкынган кеше кебек чыгып, иркенләп тын алды. Талган кулын алай-болай селкеп рәтләде. Үзенең бу серле китап бәласеннән котылу-котылмавын һәм Нурый Сәгыйтовның бу эшкә нинди мөнәсәбәте барлыгын уйлап, казармага кайтып керде.

Аның иптәшләре бик зур эш булган кебек каршы алдылар һәм нәрсәләр булганын сораша башладылар.

Вахит, мондый көтелмәгән зур эшкә эләгүеннән бик курыкканлыгыннан һәм начальникларның төрле нәрсәләр сорауларыннан артык каушаганлыктан, иптәшләренең сорауларына рәтләп җавап бирә алмады. Үзенең тагын бер бәлагә эләгүеннән куркып, мөмкин кадәр сөйләшмәскә тырышты. Эчтән генә теге серле китапта нәрсәләр язылуын, ни өчен җир мәсьәләсе хакында һәм Нурый Сәгыйтов турысында сорашуларын, ул эшләрнең үзенә нинди мөнәсәбәте бар икәнлеген уйларга кереште.

178.Фельдфебель – патша армиясендә өлкән унтер-офицер.
179.Силсилә – буын чылбыры.
180.Зурларга – башлыкларга.
181.Чикәгә – чигәгә.
182.Әлхат-нисфылмөлякат – хат – ярты күрешү (элек заманда хат башлап китү формасы).
183.Биниһая – бик күп.
184.Хәляс булуны – котылуны.
185.Гарешкә – күккә.
186.Хассиятле – тәэсирле.
187.«Ләхәүлә вә лә куәтә» – Аллаһының куәте алдында кеше көчсез (Коръән сүрәсеннән алынган).
188.Син шакшы, хыянәтче!.. – М. Гафури искәр.
189.Кабзыять – каушау.
190.Фаразан – мисал итеп алганда.
191.Әгъла – бик яхшы.
Age restriction:
16+
Release date on Litres:
15 September 2021
Volume:
631 p. 2 illustrations
ISBN:
978-5-298-04227-7
Download format:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip