Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6

Text
Read preview
Mark as finished
How to read the book after purchase
Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6
Font:Smaller АаLarger Aa

Сайланма әсәрләр

Алты томда


6 том

Романнар



© Татарстан китап нәшрияты, 2014

© Хәбибуллин М. М., 2014


Чоңгыллар
Роман

1

Кошлар туңып төшәрдәй салкыннар айга якын сузылды. Кояш колакланып уяна, баешка җитүгә, шәмәхә-зәңгәр төскә керә. Өй түбәләрендә, койма-каралтыларда, агач ботакларында— бөтен җирдә, ачык һавадагы һәммә нәрсәдә сыкы. Коры суык сулышны буа, төнлә агачлар чатный, шытырдап-ухылдап, елга бозы ярылып китә, күлләр ыңгыраша.

Март аена керергә атнадан азрак вакыт калып килә, ә салкыннар һаман кайтмый әле. Печән-салам эскертләре күзгә күренеп кими, силос базлары саега – терлеккә азык бермә-бер артык китә. Моңа кадәр малкайларга азык-фураж җитәсенә Талипның күңеленә шик килмәгән иде, айлар буена сузылган салкыннар исә аны да борчуга салды. Хәтта ул бер тапкыр шикләнеп тә куйды: «Әллә соң ике кыш бергә киләме, шайтан алгыры?»

Эшләү дәверендә ул шактый суык, дәвамлы кышларны күрде һәм, әйтергә кирәк, колхоз председателе буларак күрде. Ләкин быелгыдай усалын, чатнама салкыннары белән үзәккә үткәнен хәтерләми иде. Бусы нык үтте үзәккә. Комплекс салу тукталып тора, лабораториянең түбәсен яба алмый җәфаланалар. Шифер кагу түгел, кирпеч тә тезеп булмый. Өстәвенә мастерскойга җылы җитми – торбалар ката, техниканы ремонтлау тукталды, корыч коралларга кул тидерерлек түгел.

Талип өеннән чыкты да, бит-борынын тун якасына яшерә төшеп, идарәгә таба китте. Авыл уяна, морҗалардан, ишелеп-бөтерелеп, зәңгәрсу-аксыл төтен күтәрелә, мәгәр көндәгечә өскә, һавага менеп китми, телевизор антенналары тирәсендә тулгана. «Аз гына булса да йомшартачак болай булгач, – дип сөйләнде Талип һәм, агач ботагында чыркылдашкан чыпчыкларга карап – Болар да сизә», – дип куйды.

Юл такыр, тимераякта шуарлык. Талип юл өстендәге катып үлгән чәүкәне читкәрәк тибеп җибәрде дә идарәгә таба борылды. Болдырга менде, туктады, тирә-юньгә күз ташлады, суык чеметтерә башлаган борын очын ышкыштырып алды. Нәкъ шулчак болдыр янындагы тупылның бер ботагы шартлап сынды да һаваны сызгыртып җиргә төште. Талип агачны кызганып куйды.

Гаҗәп тә соң бу дөнья! Кайдадыр экваторда кояш кыздыра, ябалдашларын киң җәеп, мәһабәт пальмалар үсеп утыра, җанга рәхәт йомшак җил исә, чылтырап, чишмәләр ага…

Талип бүгенге көндә һавасы утыз-кырык градустан да артык кыза торган Африка илләрен күз алдына китерә һәм үзе яшәгән, менә үзе басып торган төбәктәге суыкны тоя. Әйе, табигать бездә рәхимсез, усал, һәммә тереклекне, хәтта агачларны да һәрвакыт сынауда тота. Ә кешеләргә, әлбәттә, тагын да кыенрак.

Авыл өстенә морҗалардан бөркелгән аксыл төтен катыш фирәзә томан төшкән. Ай кебек салкын кояш Рә тавы артыннан чыгып килә. Иртәнге нурлар өй түбәләренә кунуга, авыл ачыграк күренә башлады. Бүген, ниһаять, кояш колакланмаган иде. Талипның эченә җылы йөгерде. Сындырачак болай булгач, чынлап торып йомшартачак.

Талип, идарәгә керергә дип, ишеккә юнәлде, әмма үзенә таба килүче агрономны күреп туктап калды. Туктарлык та иде шул. Талип белән Харисов Казанга киткәч, агроном егет, башбаштакланып, ярамаган эш эшләп ташлаган иде. Кичә Талип, эче сизепме, юл уңаеннан складка сугылды һәм тәртәгә ярарлык каеннарны күреп аптырый калды. Кем кискән нарасыйларны? Кайсының кулы күтәрелгән?

Каеннарны урман полосаларыннан агрономның кистерүен белгәч, Талип йөзгә алышынды, кайта-кайтышлый ук тегене өенә кереп сүгәргә иткән иде, ни кодрәт килептер, иртәнгә чаклы сабыр итәргә булды. Алай да өлкән диспетчерга кичтән үк: «Иртәгә иртән агроном минем кабинетта булсын!» – дип кисәтеп куйды.

Мидхәт Бәдретдиновны ул Садыйков киткәч эшкә алды. Егет яңа гына Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, дипломлы агроном һәм күрер күзгә өметле генә белгечкә охшаган иде, ә ул әнә, килеп, ярты ел эшләмәде, инде үз тәртипләрен дә урнаштыра башлаган. Ун-унбер ел эчендә шактый буй алып, тирә-юньгә ямь биреп, җәй килдеме – күңелләрне җилкендереп торган, сылу кызлардай утырган каеннарны беркем белән киңәшмичә кис тә ташла, имеш. Карале син аны, килеп җитмәгән – урман полосаларын сирәкләтә. Үзе утырткандиярсең. Сирәкләтә. Ни өчен сирәкләтә?..

Талип абыең да төшеп калганнардан түгел, авыл хуҗалыгын синең кебек белгечләрдән ким аңламый, ун ел буена председатель йөген тарта, ел аралаш белем күтәрү курсларына барып укый… Авылда читән үреп үсмәсә дә, буй урманнарның кыр-басуларга нигә кирәк икәнен бик яхшы белә… Ашыкма әле, егет, син, алай Талип абыең белән күчәр башын орырга. Берәү әнә орып-орып карады да чыдамады, утырган арбасының күчәре күкрәк төбеннән шартлап сынып чыкты, ахыр килеп, Карамалыдан бөтенләй китәргә мәҗбүр булды. Инде, егеткәем, син дә шуны куасың…

Талип башта идарәгә таба килгән агроном Мидхәткә карый, аннары Рә тавы артыннан калкып чыккан кояшка карый һәм янә егеткә күз сала. Мидхәтнең өстендә ясалма күннән дублёнкага охшатып теккән тун, аягында монда эшкә килгәч кенә бастырып алган киез итек, башында куян бүрек. Барлы-юклы якасын күтәргән, муенын, җыера-куыра, шушы барлы-юклы якасына яшергән. «Юка киенә, салкын тияр дип тә курыкмый, яшьлеге белән масая», – дип уйлады Талип, килеп җитүгә кул биреп күрешкән егеттән күз алмастан.

– Исәнмесез, Талип Кәрамович! Исән-сау әйләнеп кайттыгызмы?

– Ару гына болай. Юл уңды дияргә була. – Талип Мидхәтнең өс-башына игътибар итте. – Юка киенәсең, егет. Салкын эләктерсә, башың больницадан чыкмас.

– Зыян юк, салкынга күнеккән мин.

– Алай… – Талип янә Мидхәтнең өс-башына күз йөртеп алды, аның карашы егетнең тупасрак борынында тукталды. – Борын очың агара башлаган әнә, угала, бөтенләй туңып төшмәсен дисәң, кирәк булып куюы бар. Әйдә әле, керик идарәгә…

Кабинетка сүзсез генә үттеләр. Мидхәт председательнең үз янына ни өчен чакыруын беркадәр чамалый иде, шуңамы, бер турсайганрак кыяфәттә керә-керешкә ишек янәшәсендәге калай белән тышлаган түгәрәк мичкә аркасын терәде, түргә узмады. Талип түргә юнәлде, бияләйләрен салып өстәлгә ташлады да, кулын кулга ышкыштырып:

– Бу атнада да китмәсә бу суыклар, хәтәр булачак, – дип сөйләнде. – Уҗымнар ни хәлдә? Көзге бодай? Тикшергәләдеңме? Укытулар ничек бара? Механизаторларыбыз арасында бик теләп йөрмәүчеләр дә бар икән. Расмы шул? Рас булса, исем-фамилияләрен язып бир әле син миңа аларның.

– Йөрмәүчеләр булгалады. Чакырып сөйләштем инде мин алар белән, укырга сүз бирделәр.

– Болай итик без, Мидхәт. Шушы курсны тәмамлаган һәр механизаторга таныклык бирик. Кем дә кем укырга йөрмәгән, имтихан кебек нәрсәләрне тапшырмаган – язгы чәчүгә дә, урып-җыюга да катнашмый. Уйла әле шул турыда, яме. Аннары үз фикереңне әйтерсең.

Талип өстәл артына керде, сводка кәгазьләрен караштырды.

– Тирес чыгару ничек бара? Мин күрәм: биредә эшләр бик шәптән түгел икән. Әллә соң махсус звено оештырып караргамы? Кышкы чорга гына. Ләкин башка тармакларга звеноларның һич кирәге юк. Мин моны ни өчен әйтәм? Менә ни өчен: без синең белән авыл хужалыгындагы бөтен процессны промышленностька нигезләп корырга тиешбез. Эшли башладык, ләкин минем шул теләгемне аңласаң иде син. Аңлашыламы шул, юкмы?

Агроном җылынып киттеме, башыннан куян бүреген сыдырып алды, әмма нигәдер мич яныннан кузгалмады.

– Минем бу өлкәгә кагылган кайбер фикерләрем бар иде, Талип Кәрамович.

Талип агрономга өнәми генә карап алды, Мидхәтнең каршы әйтүе ошамадымы председательгә, куе кашлары сынып китте, күзләре кысылды, яңак итендә дулкын-дулкын төерләр йөгереште.

– Тәк, әйт әле, Мидхәт, урман полосаларын кем кушуы буенча кистердең? Әйтик, үзеңнең башың җиттеме, әллә булмаса, башка берәүнең киңәше белән эшләдеңме?

– Үз инициативам. Шулай кирәк дип таптым.

– Алай… Димәк, синең инициативаң… – Талип тун төймәләрен ычкындырып җибәрде. – Син беләсеңме әле, егет, элекке агроном ни өчен китте моннан? Белмисеңме?..

Агроном дәшмәде, белүе, хәбәрдар булуы турында ияк кагып кына килеште.

– Беләсеңме, әллә юкмы? – дип кабат сорады Талип, егетнең ияк кагып кына җавап бирүенә ачуы кабара башлап.

– Хәтерлим. Садыйков белән мин институттан ук таныш. Үткән киңәшмәдә бергә булдык. Нигәдер бер дә мактамады ул сезне, Талип Кәрамович.

– Ир-ат мактарга хатын-кыз түгел мин… Аңлашылды. Бу турыда җитеп торыр!

Талип, кулларын җәеп, өстәлгә таянды, бертын пыяладай шома өстәл өстендә чагылган сурәтенә карап торды. Аннары «эһ» дип җәһәт кенә кузгалды да, ярсынып, ишекле-түрле йөренергә тотынды.

– Син миңа әүвәл каеннарны кистерүеңнең сәбәбен аңлат. Садыйковның мине мактавы, мактамавы турында соңыннан сөйләшербез. Әйт әле: синең белән минем арада ул каеннарны кистерү турында сөйләшү булдымы, юкмы?!

– Юк, булмады, – диде агроном һәм, кинәт кенә урыныннан кубып, өстәл янына килде. – Талип Кәрамович, минем сезгә бер сорау бирәсем килә. Ярармы? – Талип әйдә, биреп кара дип баш какты. – Үзегез әйтмешли, әйтегез әле, бу колхозда башкарылган эшләр өчен бер сез генә җавап бирәсезме, әллә?.. Белеп торыгыз, иптәш Бикмуллин, мин монда, «Берек» колхозына үземә йөкләнгән эшкә җавап бирергә дип килдем. Үзем кистергәнмен икән каеннарны һәм үзем җавабын да тотармын. Каеннарны мин белеп кистердем…

Талипның болай да кызыл муены агрономнан шул сүзләрне ишетүгә бүртенеп чыкты. Ул йөргән мәлдә тунын, җәһәт кенә салып, чөйгә элеп килде дә урындыгына утырды, тасраеп, агрономга текәлде.

– Әһә, менә син ничек сөйләшә башладың, хикмәт әнә нәрсәдә икән. Юкса мин чикләвекне юкәдән эзләп маташам икән дип торам. Тәк-тәк, болай булгач, киләсе елгы уңыш өчен бер син генә җавап бирәсең булып чыга инде.

– Каеннарны кистерүебезнең сәбәбе менә нәрсәдә…

 

– Кистерүебезнең түгел, кистерүемнең диген, шулай ачыграк булыр.

Мидхәт, председательнең соңгы сүзләренә игътибар итмәстән, өстәлдә яткан бер бит кәгазьне үзенәрәк тартып алды, карандашка үрелде.

– Каеннарны кистерүемнең хикмәте менә нәрсәдә…

– Әлегә хикмәтеңне калдырып торчы, дускай. Башта син шуны әйт: кем ул каеннарны утыртты, кем карап үстерде? Синме, безме?

Бүлмәгә Харисов килеп керде. «Берек» колхозының партком секретарена алтмыш яшьләр тирәсе булыр. Керү белән, ул туп-туры түргә узды, бүлмәдәгеләрнең икесе белән дә кул биреп күреште.

– Иртәләгәнсез бүген. Ни кырып ятыш? – Харисов өс киемен салып чөйгә элде, өстәл янына килде.

– Менә, Әдһәм абый, – дип башлады Талип, секретарь утыруга. – Каш ясыйм дип, күз чыгарып куйган агроном егетебез. Сорамый-нитми, урман полосаларын сирәкләтә башлаган.

Харисов агроном егеткә сораулы караш ташлады.

– Сирәкләтмичә булмый ул полосаларны, – диде Мидхәт.

– Минемчә, без ул полосаларны сирәкләтердәй куе утыртмаган идек.

– Мин дә шул турыда әйтәм бит, – дип, урыныннан купты Талип.

– Хикмәт менә нәрсәдә, – дип башлады агроном сүзен, алдындагы сызымнар төшерелгән бер бит кәгазьне өстәл уртасынарак этәреп куйды. – Буй урманнарга агачлар кирәгеннән артык куе утыртылган, шул сәбәпле полоса буйларына калын итеп кар сала. Сырынтылап салган ул кар май азакларына чаклы эреми. Нәтиҗәдә менә дигән уңдырышлы туфрак, ягъни йөзләгән гектар җир әрәм була. Бөтенләй әрәм итмәс өчен, без ул полоса буйларына соңгы культураларны чәчәргә тырышабыз. Ләкин бу безнең өчен бер дә кулай чара димәс идем мин. Чөнки басуларыбыз болай да тар, куәтле техникага борылыр урын юк.

Харисов агрономның сүзләренә колак сала-сала уйланып утырды. Теге вакытта ул, Садыйков белән Бикмуллин тынышмый башлагач, алай гынамы, председатель белән агроном арасындагы дәгъва-бәхәс район партия комитетына кадәр барып җиткәч, яшь белгечнең кыйбла-юнәлешендә дөреслек күреп, соңгы мәлдә булса да Садыйковны яклап чыккан иде. Ләкин райком секретаре Хөснетдинов бу бәхәсне үзенчә хәл кылды: тотты да Садыйковны үз туган авылы Наратбашка председатель итеп җибәрде. Һәм ялгышмады кебек.

Инде бу егет белән дә Талип тарткалашуга күчсә, эшләре дә гел ызгыш-талашка китсә, Харисов, ниһаять, хакыйкатьне яклар… Тегесен ничектер сизмичәрәк калды бугай. Яклавын якларсың да, бусы Садыйковны да уздырды кебек: колхозчылар ун ел буена карап, күз карасыдай саклап үстергән урман полосасы каеннарын кистергән. Полосалардагы һәр агач, һәр куак исәптә чакта…

– Әдһәм абый, йә, нишлибез инде бу егет белән? Килүенә ярты ел да юк бит әле. Юк, аңламый башладым мин бу яшьләрне!

Талипның эчке тавышында: «Теге вакытта миңа каршы чыккан идегез, Әдһәм абый, менә инаныгыз инде, монысы да килә-килүгә үз белдеге белән эшләргә кереште», – дигән мәгънә ята иде.

– Бик кирәк чарамы бу, Мидхәт?

Агроном егет көлемсерәп, башын чайкап куйды. Шуныда аңламыйсызмы дип гаҗәпләнүе иде бугай. Харисов исә: «Кыю хәзерге яшьләр, рәтләп эшкә керешмәгән, үзбаш фикер йөртәләр, тәвәккәлләр», – дип уйлады.

– Мин бу чараны кырчылык эшендәге җитди эшләрнең берсе итеп күрәм, Әдһәм абый…

Талип беравык башын чайкап торды да сабыры төкәнеп булса кирәк:

– Кызлар кебек сылу каеннар иде. Ничек кулыгыз барды, ничек балта күтәрдегез! – дип, тагын ишекле-түрле киләп салырга кереште.

– Бу мәсьәләдә хаклы булуымны мин эшем белән күрсәтермен, иптәш Бикмуллин, юкка борчылмагыз.

– Юк инде, энем, мин сине ул мәшәкатьтән арындырырмын болай булгач. Син уйлаганча ук надан түгел Талип абыең.

Талип кабат өстәл янына кереп утырды, диспетчерга шалтыратты.

– Каюм, – кабул итү аппаратында диспетчер Зиннуровның «әү, Талип абый» дигән нечкә тавышы ишетелде, – буй урман агачларын сирәкләтүгә кичә ничә кешегә наряд биргәннәр иде сиңа?

– Унике кеше, бер трактор. Тик бүген берәү дә бармады. Җибәрмәдек.

– Нигә алай, ни булды?

– Ни бит, Талип абый, монда егетләр белән уйлаштык та туктаттык без аны… Бу ниндәен ахмаклык, бастырыкка ярардай каеннарны кем кисәргә кушты дип, Галләм абзый да тузынып, кистермәскә дип киңәш биреп китте…

Бүлмәгә кояш нуры керде һәм председатель утырган урындык артына кунып калды. Талип, аппараттан кулын алмый гына, Харисовка:

– Ишеттегезме, Әдһәм абый? – диде. – Каеннарны кистерүгә Галләм абзый да каршы икән бит. Ә ул кеше ярты гомерен Карамалыда агроном булып эшләгән, иптәш Бәдретдинов, шушы полосадагы каеннарны үз кулы белән утыртучы, үзе үстерүче…

– Буй урманнарны үз вакытында рәткә китерү, кирәкле күләмдә сирәкләтү – агрочараларның бер шарты, – диде Мидхәт тә, торган саен үҗәтләнә барып.

– Корыган-сарыганнарыннан арындыру – ул бит бөтенләй башка нәрсә, иптәш Бәдретдинов. Аны да, мөгаен, язга табарак эшләргә кирәктер. Шулаймы, әллә мин ялгышаммы?

– Агачлар куерак үскән саен, полоса буена кар калынрак сала.

– Бу начармыни?! Кыш буена кыр-басуларда кар тотабыз, ә бу акыллы баш, кар калын салмасын дип, буй урман агачларын кистерә. Инде инандыңмы, Әдһәм абый, нинди белдекле агроном туры килгән безгә! – Талип, кайнарланып, урыныннан купты, кояш чыгышы ягындагы тәрәзә каршына барып басты, кулларын артка чалыштырды, гасабиланып, бармакларын угаларга кереште. – Колхоз белгече булган бар кеше дә үз белдеге белән эш итә башласа, кая тәгәрәр идек икән без, Әдһәм абый? Әйтик, син үзеңчә генә эшләсәң, башкалар фикеренә колак салмыйча эш итсәң, мин, әйтик, үземчә генә, – диде Талип, көрсенеп алды һәм, кузгалып, Мидхәт каршына килеп басты. – Беләсеңме, туганкаем, Болгариядә бер агач кискән өчен нәрсә эшлиләр? Бер төп агач кискән кешедән ун төп агач утыртып үстерүне таләп итәләр. Унны, бер төп өчен ун төпне! Ә син ике-өч көн эчендә йөзләгән төп каенны «эһ» тә димичә кискәнсең дә ташлагансың…

– Полоса буйларына калын итеп кар сала, уҗымнар чери, Талип Кәрамович. Май аена чаклы ул җирләргә һичнинди ашлык чәчеп булмый…

– Шуның өчен син каеннарны кисәргә булдың инде? Соң бит аны көзге якта күчереп утыртып та була иде. Юк, туганкаем, болай булгач, безгә бергә эшләүләре мәхшәр булачак. Карны аны самолёттан күмер оны сиптереп тә эретеп була. Ниһаять, бездә хәзер техника да җитәрлек аңа…

– Әйе, – диде Харисов, – авыл хуҗалыгында корычтай нык нервлы кешеләр генә эшли аладыр. Мин Казан белән сөйләшергә тиеш идем. Әллә бу мәсьәләне әлегә калдырып торабызмы?

Шунда Харисовны ишектән дәшеп алдылар. Партком секретаре чыккач, Талип, текәлеп, Мидхәтнең күзләренә карады. Сынап карады. Мәгәр аның карашын егет җиңде, күзләрен читкә алмады.

– Әгәр мин сине судка бирсәм, шома егет?

Агроном:

– Һы! – дип кенә куйды. Аннары: – Бирегез. Мин үземне гаепле санамыйм. Полоса агачларын кем килсә дә сирәкләтәчәк! – дип өстәде.

– Ялгыз агачны җил кага.

– Ялгыз агачның тамыры тирән китә, иптәш Бикмуллин.

– Ялгыз агач таралып үсә, тәбәнәк була, ә минем хыял, – кырларны ышыклау өчен, шәм кебек каеннар үстерү, – диде Талип һәм, үрелеп, агроном алдындагы кәгазь битен алды. – Инде нишләргә синең белән?

Егетнең йөзендә каушау да, үкенү дә күрмәде Талип, үкенсен, үртәлсен иде, ичмасам.

– Үзең теләп китәсеңме, приказ белән куыйммы?

– Мин бирегә китәргә дип килмәдем…

Талип тураебрак басты, ни әйтергә белми торды, ахыр өстәл янына килеп утырды, бармакларын бармакка кертеп, кулларына текәлде.

– Бусы әйбәт. Ләкин, тугаенкаем, кистергән каеннар өчен идарә членнары алдында барыбер җавап бирергә туры килер.

– Мин аларга хакыйкатьне аңлатырга тырышырмын.

– Ә аңлата алмасаң?

– Аңлатсам да, аңлатмасам да, мин ул каеннарның бәясен түләрмен яисә, һәр төп каенга ун төп үсенте утыртып, яңа полоса үстерермен.

– Һы, – диде бу юлы председатель һәм, торып, янә йөренепкитте. Ишекле-түрле бер-ике әйләнүгә, Мидхәт каршына туктады, егетне тагын бер баштанаяк күздән кичерде. Мин суыкка чыдамлы кеше дип мактанса да, борынын салкын эләктергән, егетнең борын очы күгәреп тора иде. Шуны күрепме, егетнең һәр киселгән каенга ун төп агач утыртып үстерермен диюенәме, Талип көлемсерәп куйды. Аның елмаюын күреп, Мидхәт тә елмаеп җибәрде. Талип егетнең бу елмаюын ни дип юрарга да белмәде. Үзе исә, агрономның тәвәккәлләп: «Яңа полоса үстерермен», – диюенә елмайган иде. Ник дисәң, хикмәт агрономның бу эшне булдыру-булдырмавында түгел бит, хикмәт егетнең үз гаебен аңлавында иде. Талип уенча, егет аның ни теләгәнен төшенде, калганы үзеннән-үзе хәл ителәчәгенә ул мыскал да шик тотмый иде.

2

Пеләш башлы, кызыл йөзле, су кебек төссез күзлебашагроном, бүтәнен сайларга урын калдырмыйча, Мидхәт Бәдретдиновка болай диде:

– Районда ике колхозга агроном кирәк. Берсе – «Берек» колхозы, дүрт мең гектардан артык сөрү җире бар, икенчесе – «Урал», сөрү җире алты мең гектар чамасы «Берек» нең председателе белеме белән юрист, «Урал» да югары белемле агроном, яшь кеше, институт тәмамлавына да өч-дүрт ел гына бугай әле…

Баш агроном колхозлар турында сөйләгән арада, Мидхәт Карамалыга, ягъни «Берек» кә барырга дигән фикергә килде. Ни өчен дисәң, «Урал» да югары белемле агроном – үзе председатель, ике тәкә башының бер казанга сыймавы бар.

Институт тәмамлаган һәр белгечнең үз хыялы, үз максаты була. Ил күләменә таралырдай ачыш ясамаса да, шуңа охшаш хыял Мидхәттә дә бар иде. Чөнки адәми затка, үз мохитенә буйсынып, кемгәдер кол булып яшәү – бөтенләй ят сыйфат, ят нәрсә. Кеше табигате, күңеленең юанычы изгелек, якты тормыш өчен көрәштән гыйбарәт. Тик нәрсә аны шулай табигатьтәге барлык тереклектән дә өстен иткән? Әллә соң икмәкме? Бик ихтимал. Әүвәл икмәк кешене дала тормышыннан аерып алган, утырма торак тормышка җайлашырга мәҗбүр иткән. Утырма ил-сулары булмаган, терлек асрап, күчмә тормыш белән гомер иткән халыклар, торак тормышка күчеп, икмәк игә башлаган кабиләләрнең тук яшәүләрен күреп, шул һөнәргә өйрәнгәннәр. Идел буе халкы мең еллар буена икмәк игә. Шул ук җир, шул ук туфрак. Ни өсти алыр Мидхәт? Кырлар машина белән тулды, фән белгечләре басуларга күчте. Туфракның мөмкинлеген, гектарның җегәрен сыныйлар, структур төзелешен тикшерәләр, яңадан-яңа бөртекле культуралар табалар. Моның чиге бармы, буласымы? Юк. Тагын бер тапкыр юк. Мидхәткә дә җитәсе әле бу өлкәдә эш. Ул да, бәлкем, ачыш ясар әле.

…Председатель Мидхәтне район үзәгеннән үзе килеп алды. Киң яңаклы, юантык гәүдәле, монгол кешесен хәтерләтә торган кысыграк күзле председатель аз сөйләште, кәефе юк кебек иде. Карамалыга кайтып җиткәч, үзе үк фатирга илтеп куйды һәм: «Юлдан соң ял ит, аннары колхоз белән танышырсың», – дип, коры гына саубуллашып китеп тә барды.

Фатир хуҗасы кечкенә гәүдәле, озын чал мыеклы Галләм карт утыз елга якын Карамалыда агроном булып эшләгән, хәзер пенсиядә икән. Галләмнең карчыгы картына бөтенләй капма-каршы кыяфәтле иде: юан гәүдәле, җәлпәк йөзле, җете кара күзле, шуңа карамастан гаять хәрәкәтчән, җитез кылана, бертуктаусыз кыстап кына тора, табындагы теге йә бу ризыкны Мидхәт алдына күчергәләп кунак итә.

Ашап-эчкәннән соң, Мидхәткә түр яктагы такта белән генә бүленеп алынган бүлмәгә урын җәеп бирделәр. Карчык:

– Кызыбыз кайтканчы шунда йоклап торырсың, – дип, егет күңеленә өмет-хыяллар салып куйды.


Уянды Мидхәт һәм төн уздырган бүлмәгә күз йөртеп чыкты. Түр яктагы стена буена китап шкафы куелган. Шкафта авыл хуҗалыгына багышланган журналлар, китаплар күренә. Шкаф янәшәсендә стенада кнопкалар белән генә беркетелгән зур фоторәсем. Җәй көненең бер күренеше һәм шул табигатьне тагын да матурлаган җәйге җиңел күлмәкле чибәр генә бер кыз. Кулында чәчәкләр. Чәчләре иңбашына сибелеп төшкән. Үзе, назлы гына елмаеп, уң кулы белән чәчен төзәтә.

Өйдә берәү кыштыр-кыштыр йөренә башлады, тамак кырды. Мидхәт сикереп торды да, трикосын киеп, алгы якка чыкты.

– Хәерле иртә, Галләм абый!

– Иртә ярыйсы болай. Йокы ничек булды соң? Саташтың да бугай бераз. Уятырга иткән идем, Тәгъзимә апаң кушмаган булды. Яшь кеше, юлда арыгандыр, жәл, дигән була. Бу тамаша йоклагач, нинди агроном инде ул, дип тә карадым. Кая ул, авыз ачарга да бирми. Өйрәтмә килә-килүгә берәүне үз гадәтеңә, ди. Мин үзем таң ату белән аякта, шул гадәттән әле булса арынып җиткән юк.

Галләм карт шадра йөзен сыйпаштырып, чал мыегын бөтереп алды.

– Әйдә, юын да чәйләп алырбыз.

Мидхәт ишегалдына чыкты. Тышта салкынча октябрь иртәсе иде. Егет ап-ак кырау төшкән үләнгәрәк үтте дә физзарядка ясарга кереште. Галләм карт та чыкты. Ул тәрәзә астындагы эскәмиягә утырды, тәмәке көйрәтеп җибәрде. Ә үзе мыек астыннан гына Мидхәтне күзәтте.

– Үзең кайсы яктан? Түрәбез кичә бик соң алып кайтты үзеңне, рәтләп сорашып та булмады.

– Минзәлә якларыннан.

– Алай икән. Ык буенда яшәгәнсең икән. Атаң-инәң исәнме соң?

– Ашыга төштеләр алар, Галләм абый. Дөньяны катырак кудылар бугай.

– Нишлисең инде, һәммәбезгә дә бер барасы анда, – диде Галләм карт һәм сорап куйды: – Туган авылыңа кайтырга булмадыңмыни? Ни генә димә, туган як мөгезлерәк бит инде, чегән каны эләкмәгән кешене һәрчак туган туфрак тартыр, ди торган иде минем әтәй.

 

– Авылга кайтырга исәп юк түгел иде дә, җибәрмәделәр. Дәүләт кешеләре бит без, Галләм абый. Үзе укыткач, үзе теләгән җиргә җибәрә.

– Анысын бик дөрес эшли, – дип мөһер сукты Галләм карт. – Югыйсә сезнең ише кыска койрыкларны ничек тыеп бетермәк кирәк. Тик менә Карамалыга килүеңә үкенеп куймагаең…

– Ник алай дисез, Галләм абый?

– Түрәбез каты куллырак. Үз дигәнен итәргә яратучан, – диде карт һәм, бу сүзләренә ниндидер эчке мәгънә салуын аңлатып, уч төбенә генә тамак кырып куйды.

– Мин бирегә бер максат белән генә килдем, Галләм абый, икмәк үстерергә. Түрәгез әллә мул уңыш алуга да каршымы?..

Мидхәт ишегалдында чатыр чабып йөрергә кереште.

– Әйдә, чабып кал. Талип абыең чаптыра башласа, физзарядка кайгыларың калмас. Агроном Садыйков та килгән мәлне иртән торуга шулай сикергәләнер иде, эшкә керешкәч, баш терәргә дә вакыты калмый башлады, бахырның. Ул да миндә торды бит. Талип эшләтә белә ул: Талипка тарма, тарсаң – арма.

Мидхәт, тирән сулый-сулый, Галләм карт янына килеп басты.

– Мин аны председатель белән тыныша алмады дип ишеттем, хакмы шул, Галләм абый? Әллә бераз күпертәләр дәме?

– Хагын-нахагын кем белгән инде аның. Кайтып керсә зарлана торган иде. Игенчелектә звенолар оештырырга исәп иде, председатель каршы, дип. Кукуруз чәчүдә дә уртак тел тапмадылар. Садыйков квадратлап чәчтерик дип барды, тегесе, монысының ай-ваена карамыйча, рәт ара чәчтерде. Имеш, яшел масса күбрәк чыга. Пар калдыруда да бугазга-бугаз килеп беттеләр. Председатель Мальцев методын алга сөрде; Садыйков, безнең туфрак бай, культура артыннан культура чәчик, дип чиләште…

– Ни белән бетте соң бәхәсләре?

– Ни белән бетсен. Эшләре райкомга җиткәч, егеткә китәргә туры килде. Райкомда Талипныкылар. Алай да чит итмәделәр үзен, туган авылына председатель итеп күчерделәр. Авылдашлары канәгать ди әнә үзеннән.

Галләм карт һавага карады, тәмәке төпчеген аяк астына ташлады да итек башы белән бөтереп алды.

– Томалады бу тәмам, әй! Берәр фурман салам китерермен дигән идем, булмады инде болай булгач, чәнчелгере. Председатель рөхсәт кәгазен дә биргән иде.

– Саламга кадәр председатель рөхсәт бирәмени?

Мидхәт шулай диюгә, Галләм карт аңа гаҗәпсенеп карап алды. Аның мыегы кебек үк чаларган киң кашлары бергә кушылды, авыз тирәсенә җыерчыклар өелде, маңгаендагы болай да тирән буразналар тагы да тирәнәеп китте:

– Күренеп тора: бер дә тәҗрибәң юк әле синең, энем. Салам… Салам ул – крәчтияннең малы да, өй-каралты түбәсе дә дигәндәй. Хәзер генә әнә шифер уйлап таптылар. Сугыш елларында малкайларны шул бер салам белән асрадык. Азык җитмәгән елларны өй түбәләрен ачып ашаттык. Һәй, булды, күрдек инде, яңадан күрергә язмасын…

– Син, дим, ашарга керегез! – дип дәште хуҗа хатын.

Беренче тойгылар сүрелә төшкәннән соң, Мидхәт «Берек» колхозының председателен күз алдына китерергә тырышып карады. Шул ук вакытта ул боларның үзе өчен кирәкмәгән бер кысыр кайгы икәнен дә бик яхшы белә иде. Вакыт – менә нәрсә хәл итәчәк иде аларның үзара мөнәсәбәтен. Институтта бер профессор аларга: «Һәр кешенең дә бер талантына ике кимчелеге булыр», – дип әйтергә ярата торган иде.

Мидхәтне алырга бригадир килде. Ак чырайлы, киң җилкәле, утыз яшьләр тирәсендәге кеше иде бригадир.

Тәкәллефсез генә таныштылар.

– Комплекслы бригаданың башы – Зариф Бакиров, – дип, солдатларча кулын кысты ул Мидхәтнең.

Тарантаска менеп утырдылар.

– Тиздән бу Галләм абзый турына вертолёт белән генә төшәргә калачак, – диде бригадир, дилбегәне кулына алып, атка чөңгерде. – Күрә торып, саз уртасына өй китереп салган. Яз җитсә, өенә су керә. Ике елга бер морҗа чыгарып тора. Китми генә бит шул урыннан. Урман якын, су-күл аяк очында, имеш.

Бригадир бик урынлы сукрана иде, ат көр генә күренсә дә, өй каршындагы саздан тарантасны көч-хәл белән тартып чыгарды.

– Талип абый җибәрдеме?

– Әйе, эшне кабул итә торыгыз. Агроном вазифасын үтәгән кызыбыз сессиядә. Ә эш муеннан. Бүген шуңа аптырый калдымәле. Нигә бу Талип абый килгән бер агрономны Галләм абзыйга урнаштыра? Үзе агроном булгангамы әллә? Хәер, үзләрен дә агрономнар гаиләсе дияргә була. Кызын да шуңа укыта бит. Чибәр, сылу кызлары. Исеме дә матур – Тамчы.

– Атың җилле күренә, – диде Мидхәт, ә үзе бүлмәдә күргән рәсем турында уйлады. «Менә кем икәнсең син, кызыкай».

Кара биянең янбашлары ялтырап тора. Сазлыктан чыгуга ул, дилбегә какмас борын, җилле генә юртып китте.

– Минем көйгә өйрәнгән. Такыр юлга чыктымы – элдертә. Садыйков килгәч, аңа биргән идем, йөртә алмады малкайны. Кирәксә-кирәкмәсә, чыбыркы белән селтәнә. Бер тапкыр дулады бу. Алып китте, мин сиңа әйтим, тегеләй иттереп: тигән җиргә тия тәгәрмәчләр, тимәгән җиргә тими дә кала. Көчкә тарантастан сикереп төшеп калды агрономыбыз. Аягын каймыктырды, ике атналап больницада ятып чыкты.

– Яхшы ат – юлдаш, яман ат – гүрдәш, диләр бит.

Бригадир атны тыкрыкка борды һәм, каршы килүче ике кешене күреп, атны туктатты да тегеләрне көтеп алды. Җил-җил килүче ир-егетләр, бригадирны күрүгә, адымнарын баса төштеләр, тарантаска җитәр-житмәс туктап калдылар.

– Юкка йөрисез, Инсаф абзый, кибет ябык, Гөлсинә сельпога китте.

Ерактан ук күзгә ташланырдай шадра чырайлы Инсаф дигәне калын иреннәрен ялап куйды, кызарган күзләре белән иптәшенә карады.

– Типте бия тәртәгә, болай булгач, – диде икенчесе һәм борыла башлады, Инсаф аның фуфайка җиңенә ябышты.

– Әйдә, Сираҗи, түбән оч Әһлиуллаларга. Аңардан көмешкә өзелми. Мин аңа теге атнада утын кисешкән идем.

– Хәзер үк борылыгыз, Инсаф абзый. Саламга барасыз. Мин сезнең икегезне дә салам төяргә куйдым.

Сираҗи Инсаф тоткан җиңен тартып алды һәм теләр-теләмәс кенә идарә ягына таба кузгалып китте. Инсаф бригадирга ялварулы караш ташлады, кызарып беткән күз кабагын челт-челт йомгалап алды.

– Хәзер әйләнәбез, Зариф энем, «эһ» дигәнче идарә янында булачакбыз. Безнең өчен борчылма.

– Барсагыз үзегез генә барыгыз, бозмагыз Сираҗины! Тагын бер тапкыр исерек көе эшкә килгәнегезне күрсәм чакырмыйм мин сезне эшкә бүтән, Инсаф абзый. Кичә булды кичә төштән соң китеп югалдыгыз. Җитте!

Инсаф дигәне, уңайсызлану тойдымы, бер урында таптанып алды.

– Анысын булдырырсың син… Кеше хәленә керүче бармы хәзер. Үләм дисәң, авызыңа су салучы табалмассың бу колхозда. Күчтем киттем Наратбашка.

– Садыйков сине анда бер көн дә тотмаячак. Синдәй эчкече башлар аның үзендә дә җитәрлек. Яхшылап әйтәм, Инсаф абзый, хәзер үк эшкә китегез. Ул нәрсәне кич чөмерергә дә өлгерерсез әле…

Бригадир шулай диюгә, Инсаф теләр-теләмәс кенә идарә ягына таба китеп барды.

– Менә шундыйлар да бар әле бездә, иптәш Бәдретдинов. Болай үзләре начар кешеләр дә түгел кебек, эшкә тотынсалар, кешедән ким эшләмиләр, ә менә бер ычкынып алсалар – диңгез тубыктан гына кала, шул агуны эзләп, Наратбашка чаклы чабалар. Талип абый кыса төште үзләрен, аңардан шүрлиләр. Берәү шулай көн-төн салып йөри башлаган иде, тотты да авылдан куды.

– Дөрес эшләгән.

Зариф, бик үк өнәп бетерми генә, агроном ягына сирпелеп алды. Атына чөңгереп, дилбегәсен тарткалап куйды.

– Игенне кем игәр соң аннары, иптәш Бәдретдинов? Беләсегез килсә, механизаторлар җитешми бездә хәзер. Былтырларны егерме җиде балабыз унны тәмамлады, шулардан ничә егетебез армиягә китте, бишәүсе институтка керде, тик өч егетебез генә авылда калды. Кызлар турында әйтеп тә торасы юк, – өлгергәнлек аттестаты алу белән, шәһәргә шылалар. Ел саен биш-алты механизатор пенсиягә чыга. Һәр эчкән кешене колхоздан куарга килеребез саерак шул, дускай. Эчеп эшкә килгән һәр кешене эштән куа китсәк… Бригада буенча шелтә дә бирдек инде менә бу Инсаф дигәненә. Юк кына, акыл кермәсә керми кешегә. Миңа шелтә бирделәр дип, атна буе баш күтәрми эчте. Шуннан әнә әле булса мантыганы юк.

– Атналар буе эчәр өчен акча кирәктер бит, каян ала соң ул аны?

– Башын шуңа салган кеше эчәр өчен акча тапмый буламы. Һич югы, көмешкә куа башлый. Йә арыш бүрттерә, йә чөгендердән кайната.

– Дәваларга кирәк аларны. Эчкече кеше ул – авыру кеше.

Бригадир янә агрономга сәерсенеп карап куйды. Әмма бу юлы сүз сөрмәде – артык яшьсендеме егетне, санга сукмавы идеме, катгый хөкем йөртүе ошамадымы.

Идарә каршында аларны көтеп торалар иде инде. Ике-өч машина туктаган, шул тирәдә халык урала, тарантас килеп җитүгә, аны уратып алдылар.

– Саламга барабызмы, юкмы бүген, Зариф?