Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6

Text
Read preview
Mark as finished
How to read the book after purchase
Font:Smaller АаLarger Aa

Иң әүвәл ул кызын чакырып сөйләште. Исәбе авылда абруе булган, егет чакта кыяр-кыймас кына Таҗылбанат артыннан йөргән Гайзулланы кулга төшерү иде. Кызы ризалык белдергәч, Рәхим бай чынлап торып ниятен хәл итү турында хыяллана башлады. Ул ишеткән-белгән җирләргә улы Хәсәнне эзләргә атчабарлар җибәрде. Малны кызганмады, чөнки искене кайтару теләгеннән аң-зиһене тәмам чуалган иде.

Атнага якын ил гизеп кайткач, атчабарлар байны куандырдылар: Хәсән улы Уфада подполковник Солодовников кул астында хезмәт итә, җилкәсендә – алтын погон. Авылдашларына әйткән, тиздән кызылларны җиңеп кайтачакбыз, дигән.

Бу хәбәрне ишеткәч, Рәхим бай йокыдан калды, төннәрен ишекле-түрле йөреп үткәрде. Менә кайтсын гына әле ул, Советлары кая керергә урын тапмас. Килер, килер ул көн, Аллаһы боерса. Кайтсын гына яңадан иске дәүләт, картайдым, беләгемдә җегәрем бетте, дип тормас, авызы тулы алтын тешләре белән бугазларын чәйнәр, таралган малын икеләтә, өчләтә кайтарыр.

Рәхим байның да бер теләге кабул булды: көннәрдән бер көнне кичкырын, авыл өстенә эңгер караңгысы иңгәч, ат корсагы астыннан түбәтәй-түбәтәй күбек тамыза-тамыза, ишегалдына Хәсән килеп керде. Гайзулла аларда тора иде, әмма бай бу турыда малаена әйтмәде. Таҗылбанат та дәшми-тынмый гына йөрде. Хәсән абзар-кура тирәсендә атлар карап уралган адәмгә атын бирде, хезмәтче дип белде, күрәсең, Гайзулланы, сәлам-шәриф тә бирмичә, капчык-әйберләрен алып өйгә кереп китте…

Гайзулла кече өйдә төнозын күз йоммый Таҗылбанатын көтеп ятса да, хатыны аның янына килмәде. Тик сызылып таң ата башлагач кына, бай үзе килеп керде дә иң шәп туры айгырны эчереп иярләргә кушты. Гайзулла төпченмәде, аннан-моннан гына киенде дә, таланганнан калган дүрт ат арасыннан туры айгырны алып чыкты, эчерде, аннары әйбәтләп иярләп куйды. Күп тә үтмәде, өйдән Хәсән чыкты, ул әтисе, сеңлесе белән саубуллашты да ишек төбенә Гайзулла китереп куйган туры айгырга сикереп менде. Ат башыннан тотып торган Гайзулла Хәсәнгә тезгенне сузды да капка ачарга йөгерде. Җайдакка Рәхим бай нидер бирде, шулчакта Хәсәннең ай яктысында алтын погоны ялтырап китте.

Хәсән киткәч, кече өйгә Гайзулла кочагына кереп яткан Таҗылбанат аңа абыйсы турында сөйләде. Абыйсы Уфа шәһәрендәге аклар штабының танылган контрразведчигы подполковник Солодовников янында хезмәт итә икән. Күптән түгел үзенә подпоручик дәрәҗәсе биргәннәр. Абыйсы Колчак солдатлары арасында, кызыллар ягына күчәргә димләп, агитация алып баручы большевикларны тотуда катнашкан. Шул вакыйгадан соң подполковник Солодовников Хәсәнне үз штабына алган. Солодовниковның солдатлары ниндидер «алтын эшелон» ны саклыйлар икән.

Тик казакларга ияреп киткәч кенә белде Гайзулла: Колчак Уфада чагында подполковник Солодовников дәүләт алтынын уңга да, сулга да сибә. Аның кул астында эшләүче подпоручик Хәсән Бикмуллин да өлештән калмый – бер потка якын алтын җайлый һәм дөньялар буталып торудан файдаланып калырга уйлый. Яшерен рәвештә алтынны әтисенә кайтара. Туган авылына кайтып җиткәнче, өч ат яндыра ул, мәгәр үз дигәненә ирешә. Тик гомере генә кыска булды подпоручикның. Иртә таңнан юлга чыгуы һәм, Ык суын үтеп, Рә тавына менүе була, Хәсәнне кемнеңдер пулясы куып җитә.

Җайдаксыз ат ишегалдына кайтып кергәч, Хәсәнне эзли чыктылар. Мәетне Гайзулла тапты. Подпоручикка ау мылтыгыннан атканнар, ул юл өстенә аркылы төшкән, кулларын як-якка җибәреп, чалкан ята иде. Гәүдәгә кагылучы булмаган, якын-тирәдә эзләр тапмадылар. Тик икенче көнне генә Рәхим байга җиткерделәр: имеш, шул көнне таң беленер-беленмәс мылтык тотып, кичүдән чыгып килүче Әюпне күргәннәр. Бу сүзне ишеткәч, Рәхим бай Гайзулла киявенә: «Бер дә бүтән түгел, шул Әюп кенә малайның башына җитүче», – диде.

Ләкин ни галәмәттер, Рәхим бай үч алырга ашыкмады. Ул нидер көтә кебек иде. Гайзуллага да эч серен сөйләмәде, чишелеп китмәде. Киявенә ышанып җитмәве идеме, әллә башка берәр сәбәп бар идеме? Шул хәлне сизүгә, Гайзулла да йомыла төште. Аның күңеленә шом иңә башлады: иске тәртипләр кайтып, Рәхим бай аны куып чыгарса?

Шулай ни кылырга, нидән башларга аптырап йөргәндә, көннәрдән бер көнне авылга аклар отряды килеп керде.

Сентябрь ае булса да, көннәр җылы, бакчаларда пәрәвез оча, язгы көннәрне хәтерләтеп, үләннәр яшәреп үсеп утыра иде.

Аклар килүен ишетү белән, Рәхим бай капканы ачарга әмер бирде, үзе, атлас чапанын киеп, аларны каршы алырга чыкты, гәүдәсен икегә сындырып, казаклар белән исәнләште, ипи-тоз чыгарттырды, күз алдында, яткыртып, ике сарык суйдыртты, ишегалдына казан астырды.

– Рәхим итегез, әфәнделәр, ирек алып килүчеләргә мал да, бал да, җан да жәл түгел…

Мул итеп табын әзерләнде, әрҗә-әрҗә Мәкәрҗә аракысы чыгарылды. Алгы өйгә казаклар тулды, идән-сәкегә тезелеп, стаканлап аракы эчәргә, түтәрәме белән тотып ит ашарга керештеләр.

Ак өйдә Рәхим бай белән офицер гәп тотып утырды.

– Беләсезме, Рәхим князь, ни өчен килдек без сезгә? – диде офицер, бераз кызып, кәефләнеп алгач, сүзне озынга сузарга теләмичә.

Офицер шулай диюгә, Рәхим бай сагая калды, итәк-чабуларын җыебрак утырды. Янәсе, баш өсте, ваше благородие, мин сезне тыңлыйм.

– Безгә җиткерделәр, князь, сезнең улыгыз подпоручик Бикмуллин биредә һәлак булган дип. Беләсезме, князь, ул бит дәүләтнең бер пот алтынын алып киткән иде. Ул алтын, хөрмәтлебез Рәхим князь, дәүләт кулына кайтарылырга тиеш. Менә бу – дәүләт даирәләре тарафыннан бирелгән әмер. Мин ул алтынны алырга килдем, князь, – дип, офицер Рәхим байга кәгазь күрсәтте.

Рәхим бай яшел-сары кәгазьгә машинка белән төшерелгән юлларны, кәгазьгә сугылган ике башлы сәмруг кош сурәтендәге мөһерне, бит тутырып куйган имзаларны күрде дә коелды да төште: йөзе киндер төсле агарып китте, чалара башлаган сакалы селкенеп-калтырап куйды. Ләкин шунда ук исенә килде. Карале, ул бит боларны кызылларны куарга килгәннәр дип уйлаган иде, Советларны куып, иске тәртипләрне урнаштырып йөрүчеләр дип өметләнгән иде. Ә аларга алтын кирәк. Шулай ук ялгышты микәнни? Болай булгач, юк инде, энем, Рәхим байны җиңел генә төп башына утырта алмассың. Ул алтын өчен минем улым җанын бирде, җанын!

– Булмас, ваше благородие, юк сүздер ул. Минем улым бернинди дә алтын алып кайтмады. Аннары аңарда хәзер алтын кайгысы калмады инде, гүр иясе булды малаем. Советлар атты.

Рәхим бай күзен читкә алды, чапан чабуы белән йөзен каплады. Офицер аның бу кыланышына ышанмады, байның чандыр кулына ябышты.

– Ялганлама, карт шайтан, Хәсән тиз генә гүргә керәсе кешетүгел, ул үзе егермеләп большевикның башына җитте. Хәсән кызыллар яклы була алмый, без моны беләбез. Кайда ул, кемгә хезмәт итә?

Офицер башын күтәрә төшеп торып басты. Бу – минем сүзем бетте, инде чарасын күрә башлыйк, дигән кебегрәк килеп чыкты.

– Берни дә белмим мин, улым миңа берни дә алып кайтмады. Гүр иясе булуына ышанмасагыз, әнә киемнәрен карагыз.

– Киемнәрен калдырып китүе дә бар аның!

Офицер Хәсәннең киемнәре эленеп торган якка борылып та карамады.

– Ярый, – диде Рәхим бай, аягүрә басып. – Каберен күрегез, инде анда да ышанмасагыз, күрше-тирәдән сорагыз. Аннары менә, – Рәхим бай улының хәрби киемендәге кан каткан төшләрне, ядрәләр кергән тишекләрне күрсәтте. Моңа кадәр ваемсыз гына кыланган офицерның камчы тоткан кулы җиңелчә калтырап китте.

– Сәер. Чынлап та һәлак булдың микәнни, подпоручик? – диде офицер, үзалдына сөйләнгәндәй.

– Ышаныгыз! – диде Рәхим бай, йөзе буйлап аккан күз яшен сөртмичә, малаеның киемнәрен янә бер тапкыр караштыра башлады.

– Кызыллар биредән еракмы?

– Ике сәгатьлек юл булыр. Нигә алар сезгә?

– Ничек уйлыйсың, князь, без авылга кергәнне кызылларга хәбәр иттеләр микән?

– Булмас. Халык биредә томана, аңа беркемнең дә башы җитмәс.

Рәхим бай офицерның җил кискән чыраеннан күзен ала алмыйча мөкиббән китеп карап торды. «Шулай ук сез безне коткарырга килмәдегез микәнни?» – дип уйлады ул, офицерның йөзендә курку күләгәсе чагылгач. Аның ирен тирәләренә җыелган җыерчыклары җәелә барып, бөтен битенә, күз тирәсенә күчте, ияге очлаеп калды. Әйе, шомлана иде офицер, Рәхим байның моңа шиге калмады.

– Менә нәрсә, князь, без авылдагы сине талаган бар активны җыеп китәбез, син безгә Хәсән алып кайкан алтынны бирәсең!..

Офицер ат тире исе килеп торган кулын Рәхим байның җилкәсенә салды, картның күзләренә текәлде, җавап көтте.

Рәхим бай уйга калды. Түр яктагы түшәмнән идәнгә хәтле җиткән сәгатькә карап торды. Авыл өстендә төн, ай да калкып өлгермәгән. Акларны күреп, волостька атчабар җибәргән булсалар да, аннан ике-өч штыктан башка килмәс. Биредәгеләрнең берсендә дә рәтле корал юк. Ул тәвәккәлләде. Үч алырга хакы бармы аның, әллә юкмы? Кул кушырып утырудан ни файда! Мондый җай яңадан әллә килә, әллә юк. Җиңү китермәделәр, һич югы, халык күңеленә курку салып китәрләр.

– Ярый, әфәндем, вәгъдә – иман, алайса. Инде улым алып кайткан хәзинәне көч белән алырга телисез икән – булмас ул. Мин яшисен яшәгән инде, ашыйсын ашаган дигәндәй, тәкъдир-үлемнән курыкмыйм. Малаем әнә япь-яшь көенә дә башын салды.

– Исемнәрен язып бирегез, белгән кеше кирәк булыр, – диде офицер, гадәти бер эш эшләргә җыенган кебек. Күрәсең, бу эшне аның беренче тапкыр гына башкаруы түгел иде.

– Киявемне алырсыз. Һәммәсен белә, – диде Рәхим бай, җитдиләнеп. – Күп түгелләр алар. Нибарысы дүрт-биш кеше. Тәмам узындылар. Җиде кибетемне, тегермәнемне тартып алдылар. Бер май заводым утырып калды. Анысын да договор белән эшләтәләр. Үз малыма үзем хуҗа түгел…

Рәхим бай торган саен зәһәрләнә барды, яшьле күзләреннән чаткылар сибелгәндәй булды. Әйе, менә аның көне килде, ниһаять, ул алардан, йорт-мөлкәтен талаучылардан үч алачак. Дөнья – куласа, әйләнә дә бер баса икән ул. Рәхим бай кәгазь-каләм алды да авыл активларының исем-фамилияләрен тезеп чыкты.

Һәр активның капка каршында өч-дүрт казакны калдырып, Гайзулла Әюпләргә ашыкты. Үзе белән ул дүрт казакны алды. Шомлы төн иде бу. Ярлылар комитеты председателе тимерче Әюп йортына килеп җиттеләр. «Барлык активларны судсыз-нисез атарга!» – дип боерылган иде аларга. Яңа калкып чыккан ай яктысында биш җайдакның шәүләсе урам аркылы сузылып ятты. Әюпнең җил капкасын ат күкрәге белән бәреп йортка керделәр. Казакларның өчесе, ат өстеннән төшеп, өйне камап алды.

 

Гайзулла, бер казакны ияртеп, өйгә ташланды, аннан имчәк баласын күтәргән Әюпнең хатыны Гөлзифаны гына табып алып чыкты. Гөлзифаның коты алынган, ул дер-дер калтырый. Көмеш төсле ай яктысы, хатынның арык гәүдәсен яктыртып, күкрәгенә кыскан бала битенә төшкән иде.

– Әйт, Әюп кайда?!

– Чаганлыга җизнәйләргә китте ул, Зиннур җизнәйләргә.

Хатынның күңеленә өмет-юаныч килде: үз авылдашы, Әюп белән бергә үскән Гайзулла казаклардан мыскыл иттермәс, иншалла.

– Ялганлама, бүген кич белән генә күрдем мин аны, кая яшердең?! – дип җикерде Гайзулла тамак төбе белән. – Кая китте?! Әйт!

Гайзулла Гөлзифаның аркасына чажылдатып камчы белән сукты. Хатын куырылып куйды, ана кулындагы бала чырылдап елап җибәрде. Гөлзифа бөгелеп җиргә иелде, какча гәүдәсе белән баласын капламакчы итте.

– Зинһар өчен, балама тимәгез, балама…

– Әйт диләр сиңа, ирең кая китте?

Гөлзифа баласын күкрәгенә яшерә-яшерә ант итте, бала хакына булса да, аңа тимәүләрен үтенде. Гайзулла аңа тагы сукты.

Бу юлы Гөлзифа җиргә үк сыгылып төште.

– Балама… Уф! Атасы!..

– Атып үтер үзен, этне, – диде Гайзулла казакларның берсенә.

Җавап бирмәстән, казак каты итеп хатынның аркасына сыдырды. Гөлзифа, җидегә бөтерелеп, баласын күкрәгенә кыса-кыса, йөзе белән җиргә сыенды.

– Чаганлыга китте ул… Алла хакы өчен, кызганыгыз… Балам хакына… Алла хакына…

Казакларның икесе атларына атландылар, берсе мылтыгын алды, затворын тартып куйды. Ләкин атып өлгермәде, озын гәүдәсе түнтәеп китте дә, мылтыгын кулыннан төшереп, ат ялына капланды.

Көтелмәгән бу хәлдән бер мизгелгә барысы да аптырап калдылар. Гөлзифаны кыйнау белән мавыгып киткән казаклар, – яшеренгән җиреннән чыгып, ике җәпле көлтә сәнәге белән бер казакның аркасына кадаган Әюпне күрми калдылар, ахры. Тик икенче җайдак кырынаеп ава башлагач кына, казаклар арасында ыгы-зыгы купты. Берсе Әюпне күреп алды. Мылтык шартлады. Әюп, сөрлеккән шикелле, бертын баскан җирендә катып торды, аннары, кисеп ташлаган көнбагыш сабагыдай, йөзтүбән капланды. Казак аңа тагын бер тапкыр атты. Әюп, гәүдәсе тартышып, торырга иткәндәй хәрәкәт ясады һәм сәнәк сабын кысып тоткан килеш тынып калды.

Кайсыдыр кычкырды:

– Атланыгыз атларыгызга, чыгыгыз йорттан!

Җайдаклар атларын капкага бордылар.

– Алыгыз үлекләрне!

Күз ачып йомганчы, казаклар, ике гәүдәне ат өстенә салып, йорттан чыктылар. Ишегалдында тик берәү генә атына атлана алмыйча торды. Бу Гайзулла иде. Әюп соңгы селтәнүендә сәнәк белән аның йөзен яралаган иде. Казаклар үлекләрне атларына салган арада, Гайзулла, күлмәген ертып алып, ярасын каплады. Кайсыдыр, кире килеп, аңа атка атланырга булышты.

Шау-шу, ыгы-зыгы беләнме, Гөлзифаны онытып җибәрделәр. Гөлзифа, шул җайдан файдаланып, келәт астына кереп ятты һәм, тын алырга да куркып, күзенә кан сауган килеш, мәхшәр барган йортка карап торды. Еласа яман буласын сизгәндәй, бала да тынып калды.

Казаклар, шаулашып, ишегалдында уралдылар-уралдылар да китеп бардылар.

Ат тояклары тавышы ерагая төшкәч, Гөлзифа келәт астыннан чыкты. Чыкты да, аяк атлавын тоймыйча, иренең гәүдәсе янына килде.

Тулган ай энә табарлык итеп бөтен йортны яктырткан, ай яктысында Әюпнең йөзе тагы да агарып киткән иде. Гөлзифа тезләнде дә, калтырана-калтырана, күз яшен имчәк баласы битенә тамыза-тамыза, ире күкрәгенә капланды, сулыгып-сулыгып үкси башлады. Кулы әле суынып та өлгермәгән лайлалы канга тиде. Бөтен тәне өшеп китте, аркасында ят кымырҗу кузгалды. Бертын өнсез калып торды да янә үкереп елап җибәрде.

– Әюп җаным, нишләттеләр, нишләттеләр үзеңне! Нигә чыктың, нигә чыктың дим!.. Тор әле, тор, Әюп бәгърем!.. – дип тәкрарлый башлады ул үзәк өзгеч тавыш белән.

Шулвакыт ат тояклары тавышы ишетелде. Гөлзифа, ни эшләргә дә белмичә, баласын җиргә куеп, Әюпне келәт астына сөйрәмәкче булды. Кузгата алмады, көче җитмәде. Нәрсә эшләгәнен белештермичә, баласын күкрәгенә кысты да бәрәңге бакчасына йөгерде.

Җайдаклар яңадан йортка килеп керделәр. Берсе һавага мылтык атты. Кайсыдыр салам түбәле өйгә ут салды. Коры саламга эләккән ут дөрләп яна да башлады.

Бу хәлне күреп торган Гөлзифа һушсыз калды. Әле аның ярдәмгә чакырып аваз саласы килде, әле, шуннан баласына ни буласын уйлап, иренен тешләде. Нигәдер аның күз яше кипкән, тик сулышы кысылып, нәфрәте генә үсә бара иде. «Кайтырлар, килерләр, безнекеләр дә килер, – дип пышылдады ул. – Нишләттеләр сине, ни эшлиләр алар, нигә өйгә ут салдылар, синең гәүдәң кая алып киттеләр?!»

Казаклар Әюп гәүдәсен алдылар да түбән очка чаптылар. Ат өстендә селкенеп барган гәүдәне капка, читән ярыкларыннан карап калучылар да булды. Җайдаклар арасында сул яңагын яулык белән бәйләгән Гайзулла да бар иде. Гаҗәп, ул бит, абзарга ут салырга баргач, бәрәңге арасындагы Гөлзифаны күрде. Күрде, әмма нигәдер казакларга әйтмәде. Әллә соң Әюпне кызгануы булдымы? Юк бит, юк, кызганмады ул аны. Тик әллә нигә калдырган булды. Юкка, юкка калдырды теге вакытта Гөлзифаны, бер тотынгач, тамыры белән юк итәсе булган да… Шунда эшен бетергән булса, ичмасам, бүген тал арасында үз шәүләсеннән үзе куркып та утырмас иде…

Казаклар, дүрт активны да юк итеп, Рәхим байга әйләнеп кайттылар һәм, яңа гына асып-суеп йөрмәгән дә кебек, дөньяларын онытып бәйрәм итә башладылар. Бераз торгач, сакчылар да кереп эчтеләр.

Шул шатлыктан мулдан җибәрде Рәхим бай. Бернәрсәсен дә кызганмады. Әрҗә-әрҗә аракысын керттерде, ашадылар, җырлый-үкерә эчтеләр. Офицер да исерде. Ул, юан иреннәрен уймакландырып, Рәхим байны кочарга, үбәргә үрелде. Бай сакланды, чамалап кыланды.

Гайзулла табынга узмады. Иске өйгә чыгып, Таҗылбанат белән серләшеп утырды.

– Банат, бабай каенага алып кайткан алтынны кая яшерде икән?

– Нигә безгә ул алтын, Гайзулла җаным? Башларыбыз исәнбулсын, диген.

– Дөнья көтәргә, менә нигә! Бабайның күп торасы калмаган, ә безгә синең белән яшисе дә яшисе әле.

Нәкъ шулчак алар янына Рәхим бай килеп керде.

– Кияү, – диде ул, сузып кына тамак кырды. – Чыгыйк әле, сиңа сүзем бар иде.

Ишегалдына чыктылар…

Ун ел гомерен Себер урманнары кисеп үткәрде Гайзулла. Әйе, гизмәде түгел ул дөньяны, гизде, күрде. Басмачылар арасында да булды, шул мәлдән Әфганстанга да чыгып керде, әмма туган авылында калган сары алтын аны һаман өенә тартты. Совет аңа ун ел чәпәп куйды. Дөресен белгән хәлдә, Гайзулла бу якты дөньяны яңадан күрәсе түгел иде. Советларга бар кылган гөнаһлары турында да сөйләмәде. Ун елын утырып, авылга кайтканда, Гайзулла танымаслык булган иде инде: бөкресе чыккан, калак сөякләре беленеп торган арык эткә охшап калган иде. Әнә шулай талкыды аны төрмә дигән «кунак йорты», һич рәтен-чиратын калдырмады. Карамалыга ул төнлә белән кайтып керде. Документлары рәт-җайда булса да, кеше-кара күзенә күренергә курыкты. Чөнки, суд булганда, авылда кылган явызлыклары турында ләм-мим бер сүз әйтмәде. Аны тик аклар ягында булган өчен, басмачыларга кушылганы өчен генә утыртканнар иде.

Әюп өчен атулары бар иде аны.

Ләкин Гайзулла юкка курыккан булып чыкты. Өйгә кайтып керү белән, Таҗылбанат аны шатландырды. Әюпнең Гөлзифасы шул китүдән кайтмаган, хәтта хат-хәбәре дә юк икән. Хәер, хатлар язышырга аның Карамалыда чыбык очыннан башка кардәшләре дә калмаган иде.

Әнә шуларны ишеткәч, Гайзулланың эченә җылы йөгерде. Ипләп кенә, җайлап кына Таҗылбанатның ястыгына башын куеп, атна чамасы йоклагач, дөньяны кайгырта башлады. Иң әүвәл документларын алып районга барды, учётка керде.

Аннан иман алып кайткач, янә Таҗылбанат белән бер мендәргә башын салып киңәш-сабак итте дә колхозга керергә кирәк дигән нияткә килде.

Таҗылбанат язган гаризаны авыл Советына илтеп биргәч, председатель Шакирҗан Гайзулланың кәгазен ары әйләндереп, бире әйләндереп карады да:

– Совет гражданины булырга хакың бар, авылда торасыңмы, читкә китәсеңме? – дигән сорау бирде.

– Авылда калам.

Әнә шул көннән алып Гайзулла Бикмуллин авылда яши башлады.

Ашыкмады Гайзулла, кабаланмады. Әүвәл баштан йорт-каралты тирәсен рәткә китерүдән башларга булды. Чакырган көннәрдә колхоз эшеннән дә калмады, көз якта сыер юнәтте. Сыер асрарга абзар юк иде, ярлы чабатачы Гыйлаҗның өч тәрәзәле өендә торалар иде. Таҗылбанат матур итеп яза-сыза белә иде, авыл Советына сәркатип булып эшкә керде. Эшләве Шакирҗан кул астында иде, председатель яңа сәркатиптән бик канәгать булды: чибәр, тулы тәнле, аш өстенә чыккан өре кебек йөзеп кенә йөри иде Таҗылбанат. Эшен дә эшләде Таҗылбанат һәм Шакирҗанның күңелен дә күрә белде. Гайзулла бу турыда ишетә-күрә йөрсә дә, телен тешләүдән ары китә алмады. Бер уйлаганда, җае да бар иде шул. Авыл туфрагына басу белән, Гайзулла бабасы нигезенә кайту турында хыялланды. Әйтәсе дә юк, бабасының йорт каралтысы беткән, еллар эз салмый калмаган: ак өйне күчереп алып киткәннәр, әмма иске өйләре белән ихаталары калган иде әле. Тик шунысы аяныч иде: шул иске өй дә авыл Советында учётта икән. Сүз ара сүз чыгып, Гайзулла Таҗылбанатына шул турыда чишелде.

– Эшлибез аны, картыкаем, – диде Таҗылбанат, аннары ул үзе дә уйлап йөри икән инде, картының фикерен Таҗылбанат бик хуп күрде һәм икенче көнне үк кайтып әйтте: – Киләсе атнага үз нигезебезгә күчәбез, картыкаем, саталар ул йортны, – дип, күгәрчен кебек гөрли-гөрли, Гайзулланы назларга кереште. Шундый минутларда Гайзулла аңа барысын да кичерә, Банаты кочагында бохар песие кебек мырлый башлый иде.

Бар булган акчаларын җыйдылар да авыл Советына килделәр…

Әнә шулай алар яңадан үз нигезләренә кайттылар. Кинәт кенә Гайзуллага эш күбәеп китте. Беренче эш итеп ул авып-түнеп беткән ихатаны утыртты, черек баганаларын алыштырды, йортны Совет кушканча кечерәйтте, абзар кисәген әмәлләде. Аннары гына, бик зурдан купмыйча гына, иске дигән алты почмаклы өйне сипләтте, кубып-тутыккан түбә калайларын буятты, рәтләтте. Шуннан соң гына Чишмә урамында торучы, осталык даны күрше-тирә авылларга таралган балта остасы Шәфыйкны чакырып, эшләмәс борын магаричын эчертеп, урыс капка, урам як тәрәзәләренә капкачлар ясатты һәм хәтта түр якка ихаталап кечкенә бакча кебек нәрсә куйдыртты, көзге көннәрнең берсендә, урманга барып, ике төп тирәк, сәрби агачлары алып кайтып утыртты.

Менә шуларның барысын эшләгәч кенә, Таҗылбанатына кистереп әйтте:

– Ташла кәнсәләр эшен, ил өстендә, ир-ат арасында хатын-кыз эшләми. Өйдә дә эш муеннан, чык эшеңнән, җитте!

Чынында исә сәбәбе бер өйдәге эш кенә түгел иде – ярата иде Гайзулла хатынын, Шакирҗаннан гына аерасы килә иде.

Аның каравы, иреннән бу сүзне ишетүгә, Таҗылбанат чәчен-башын туздырып еларга кереште. Ялынды, ялварды, үтенде-сорады ул Гайзулладан, һич югы, яңа елга хәтле генә эшлим инде, диде, әмма карты аны тыңларга да теләмәде.

– Җитте, диләр сиңа, булды!

Гайзулланың бу әмере белән Таҗылбанат тиз генә килешергә теләмәде, бөтен булган хатын-кыз хәйләсен җигеп үгетләп бакты, ахыр килеп, янап куркытты. Таҗылбанатның бу тамаша кыланышына Гайзулла шүрли калды, телен тешләде. Таҗылбанатның түбәсе күккә тиде. Әмма хатынның куанычы озакка бармады, көннәрдән бер көнне Таҗылбанат төсе-йөзе качып кайтып керде дә, сәкегә капланып, үрсәлеп-ярсып еларга тотынды.

– Ни булды тагын, ниемә атаң үлгәндәй үкерәсең? – дип сорады Гайзулла.

– Иртәгә кәнсәләргә бармыйм, теләгеңә ирештең инде, куан!

Гайзулла ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Тик икенче көнне генә ишетте: авыл Советы председателе Шакирҗанны районга эшкә алганнар, ә аның урынына Садрый Сәкинәсен куйганнар икән, бер казанга ике тәкә башы сыймаган, Таҗылбанат үзе үк кәнсәләрдән китәргә булган.

Гайзулланың шатлыгы эченә сыймады. Менә, ниһаять, алар да тормышларын җайлап җибәрәчәкләр.

Колхозга да күнә башлады Гайзулла. Сорасаң, ярдәм кулы сузарга торалар, кибет тулы кием-салым, азык-төлек дигәндәй. Ни җитмәгән тагын! Болар белән дә яшәп була икән анысы. Теге вакытта бабасы Рәхим бай юкка котын алган булды. Имеш, Совет эшләп баерга теләгән һәммә кешене дар агачына чыгарып асачак.

Моның өстенә Таҗылбанат малай тапты. Гайзулланың түбәсе күккә тиде. Инде менә зар-интизар булып көткән дәвамы да булды. Үзләрендә үскән ятим Талип янына тагын бер ир-зат өстәлде.

Гайзулла үз язмышыннан канәгать булмаса да, бу тормышка да җайлаша башлаган иде инде, ләкин дөнья аның болай да аумакай күңелен тагын бер тапкыр сынау алдына куйды – 1941 елның 22 июнь көне килде. Әллә нинди көн булды ул Гайзулла өчен, ни шатланырга, ни кайгырырга белмәде.

Ирләр авыллары белән сугышка киттеләр. Карамалы авылы хуҗалары ташлап киткән өйгә охшап калды. Хәрби комиссариатка хәтта илле яшьлек агайларны да чакырып алдылар, аларны да исәпкә керттеләр, кайберләрен завод-фабрикаларга, урман кисәргә эшкә, хезмәт армиясенә җибәрделәр. Ә менә Гайзулланы күңел өчен дә чакырмадылар. Хәер, ул анда барырга үзе дә бик өзгәләнмәде. Хәрби комиссариат өчен Гайзулла тере мәет кенә иде, күрәсең.

 

Әмма алай түгел икән шул әле. Немецлар алган бер авылда иске тәртип урнаштыралар, дигән хәбәрне ишеткәннән соң, Гайзулла гел йокыдан калды. Немецлар килеп, колхоз җирләрен бай кызы Таҗылбанатка бирсәләр? Анда инде яши белер иде Гайзулла. Бу турыда Таҗылбанатка да әйтергә, куанычын уртаклашырга иткән иде, чәче озын, акылы кыска хатын-кызга әйттең ни дә, әйтмәдең ни дип, кул селтәде. Кәнсәләрдән эштән чыккач, Таҗылбанат авыл өстендә абыстай булып йөри башлады: аш-суга йөри, Коръәнен чыга, башы хатын-кыз арасыннан кайтмый, тиктомалга чишелеп куюы бар, әйтми торуы әйбәтрәк булыр, дигән фикергә килде Гайзулла. Әмма фронт якларыннан яман хәбәрләр килә торган саен, өмете үсә барды, шатлыгы эченә генә сыймый башлады, кем беләндер уртаклашасы килде.

Төн иде, ятканнар иде, тышта шом өстенә шом иңгән сыман— күзгә төртсәң күренмәслек көзге караңгылык, Гайзулла аяк очына шуган юрганын түшенә тарта төште дә сөйли башлады, әмма Таҗылбанат тыңласа тыңлады, тыңламаса юк, стенага таба әйләнеп ятты да гырылдап йокыга китте. Таҗылбанатның бу кыланышын Гайзулла ни дип юрарга да белмәде. Шуннан соң түгәрәк бер фикергә килде: алдан әйткәнче артын уйла, ничу тагарак күрмәгән тавыкка тары сибәргә.

Күңелендә нинди уйлар гына йөртмәсен, Гайзулла һәр көн колхоз эшенә чыкты. Аның шулай йөрүен күреп, аңа ферма сыерларын карарга бирделәр. Сугыш башланганнан соң, колхозда нибарысы утыз баш савым сыеры калган иде, Гайзулланың эше олыдан түгел иде болай: малкайларга печән-салам сала, асларын карый, төш һәм кич белән эчерә, буазларын, бик җилене җиткәннәрен җылы абзарга аерып яба. Сыерларны Гайзулла үз маллары кебек карады. Ләкин бу бер дә сәбәпсез түгел иде. Максаты: немецлар килә-нитә калса, колхоз сыерларын үзенә калдыру иде.

Әнә шундый өмет белән яши-яши, Гайзулла өч елдан артык гомерен фермада эшләп үткәрде. Сугыш бетәр алдыннан, фермадагы эшләрне бер кулын Курск тирәләрендә калдырып кайткан Тавык Галиәкбәргә тапшырырга туры килде. Шуннан соң Гайзулланың тәмам өмете өзелде: сырхаулап алды, колхоз эшенә йөрмәс булды.

Ферманы Галиәкбәргә тапшырып кайткач, Таҗылбанат аңардан нигә эштән чыктың дип сорамады, дәшми-тынмый гына чәй куеп эчерде, шуннан соң гына: «Илдә кеше түгел, чыпчык та үлми, уфтанма», – диде. Шулай диде дә үзе сәке түрендәге мендәргә утырды, иреннәрен кыймылдата-кыймылдата, дисбе тарта башлады. Гайзулласы турында уйлады. Кинәт кенә картаеп киткән кебек булды ир-канаты. Төрмәме шулай эз салды? Бетәшсә бетәшер икән кеше, арык атныкы сыман калак сөякләренә чаклы беленеп тора. Бит-чыраена караулары куркыныч, Әюп ясаган яра да бозды инде йөзен. И-и, Ходайның хикмәте, үтсә үтәр икән Таҗылбанатның дәртләре дә – Гайзулла кочагына кереп ятмаса, йокысы йокы булмый торган иде. Әллә кая китте талпынган мәхәббәтләре! Дөнья мәшәкатьләре күмеп ташладымы. Соңгы елларда татулыклары да сүтелеп бара, ә татулык дигән нәрсә картлык көндә бигрәк тә кирәк икән ул. Аннары, ерактанрак китереп уйлаганда, әле булса Шакирҗанны оныта алмый Таҗылбанат, күпме еллар үтте, күпме сулар акты— калса калыр икән эзләр сала-сала күңелләргә бу Шакирҗан дигәнең, әле булса төшләренә кереп изалый.

Һай, үтте, үтә инде гомер дигәнең дә! Шулай яшәргә идеме аның хыялы? Тирә-юнь авылларны дер селкетеп торган Рәхим бай кызы иде ич ул. Әллә кемнең каргышы төште шунда. Дөньялар тузгымаса, шушы йолкыш Гайзуллага насыйп буласы идеме ул!

Әрнешә күңеле Таҗылбанатның, гомер үтә, ә абыйсы алып кайткан алтынның кайда икәнен белми. Гайзулласы гел тапмас җирләргә яшерде, күрәсең. Гомер үтеп бара, әйтсә ни була инде?..

Алтын турында уйлана башладымы, Таҗылбанатның җаны көя. Ләкин һични кыла алмый. Элек, Кәнзеле исәя төшкәч әйтер әле дип, үз-үзен юаткан иде, хәзер малайлары да өйләнергә йөри, ә карты алтын-хәзинә турында Таҗылбанатка ник бер сүз әйтсен. Таҗылбанатның моңа тәкате корый башлады, сабыр итәр әмәлләре калмады. Гыйшык-мәхәббәт утында янып-көйгәндә, бу турыда ул Шакирҗанга да чишелеп караган иде, имеш, аның бик күп алтыны бар, әйдә китик Урта Азия якларына, безне язмыш үзе кавыштырды. Бу хәбәрне ишетү белән, Шакирҗанның коты алынды. Бай кәнтәе белән башым югалтам икән дип, җай юктан җай табып, район үзәгенә китеп барды. Шакирҗан киткәч, Таҗылбанат та йөгерек уйларыннан акрынлап сүрелде. Шакирҗан кочагында шамбы балыгыдай бөтерелә торган сылу гәүдә-сыны да уклау йоткандай катты.

Үткән гомер үтә – Таҗылбанат та, Гайзулла да картайдылар. Картлык аларга да килде. Сугыш елларыннан соң Таҗылбанат авырып алды, ябыкты, чибәр йөзенә зәгъфран сарысы иңде, күзләрендә яшәү дәрте сүнде. Алай да өметен өзеп бетермәде, бераз гына хәле арулануга, Коръән чыгарга кереште, намазлык өстеннән төшмәс булды. Чыбык очы агай-энеләренә, күрше-күләннәргә сораган вакытта Коръән чыккалады. Өйрәнә тора, акмаса да тамуын сизеп алды. Шунда ул кисәк тормыштан ямь тапкандай булды. Бер табын кешене авызыңа каратып утыру – кызыкмаслык нәрсә түгел икән. Яши торгач, үз-үзенә бер ачыш ясады: карты Гайзулла Коръәнне ике-өч тапкыр укыган иде, яттан өйрәнә башлады. Тәмам йокыдан калды карты. Гайзулласының бу сәләтен белми иде әле Таҗылбанат. Укыган бер китабын сүзгә-сүз сөйли ала, бик тиз ятлый, онытмый. Таҗылбанатның башына бер уй килде. Карамалының болай да законсыз мулласы картаеп килә, рәтләп Коръән дә чыга алмый, тыны буыла, Гайзулланы мулла итәргә. Шул көннән ул Гайзулланы муллалыкка әзерләргә кереште. Тәмәке оны суыруын ташлаттырды, Коръәнне кат-кат, кайта-кайта укытты, яттан сөйләтте, телен, тавышын чарлады. Гайзулла аңа ипле шәкертләрдәй буйсынды, сүзен түгел, хәрефен дә төшермичә, аятен-аятькә укып бирде. Тәмам күңеле ышангач кына берәүләргә илтеп, Коръән чыгарттырды, ягъни Коръәнне кемгәдер багышлап, яттан укыттырды. Гайзулланың бу сәләтен белмәгән авыл картлары шаккаттылар. Ә инде карт мулла авырып урынга калгач, Гайзулланың мулла буласына берәү дә шик тотмады. Таҗылбанатның ел буена тырышуы бушка китмәде, Гайзулласы хәзер түрендә утыра, ул гынамы, бөтен бер мәҗлес халкын авызына каратып тора… Таҗылбанат Талипны кулыннан ычкындыру мәлен күз алдына китерде. Череп беткән бай булмаса да әтисенең туганнан туганы Кәраметдинне юлбасар караклар үтергәч, бер елдан хатыны да гүр иясе булгач, ике яшьлек Талипны Таҗылбанат үзенә алды. Мәктәпкә йөреп, сабак ала башлагач, читтән килгән үтә кызыл укытучы Талипның дәресләрдә бисмилла укып утырганын ишеткән дә: «Бу баланы дин белән агулыйлар, кыерсыталар», – дип, әллә ниткән карарлар чыгарттырып, баланы алып, детдомга озаткан булдылар. Көчленеке – замана дип, Таҗылбанат башта дәгъвалашмады. Шулай да: «Кеше баласы шул, бирде дә җибәрде», – дип әйтүчеләргә юл калдырмаска, халык авызын томаларга ният тотып, авыл Советы председателе Сания Садыйкова янына килде, төкерекләрен чәчә-чәчә талашты, хатыннарга ишеттерерлек итеп чәпчеде. Тик койрыгына Сания тиз басты: «Бик болай кылансаң, үз балаңны да алырбыз», – дип өркетте. Таҗылбанат төкереген йотып, телен тешләп кайтып китәргә мәҗбүр булды… Шул хәлләр исенә төштеме, Таҗылбанат: «Йа Аллам, бисмилла аятен белгәннән бала бозыла буламы?.. Үзләре боздылар баланы – коммунист иттеләр. Хәзер әнә туганнарын түгел, үз гаиләсен ташларга йөри – бистәдәге бер кәнтәй белән сөйрәлә», – дип сукрана…

Колхоз эшенә бөтенләй чыкмасалар да, бер сәдака исәбенә торсалар да, җитешле яшәделәр, моңа кадәр акча-мал дип өйдә тавыш-буза куптаручы булмады, тик Таҗылбанат кына: «Кая яшерде икән бу ир абыем башын салып тапкан алтынны?» – дип, үзалдына уйланып куя иде.

Гайзулланың үз кайгысы үзенә бик җиткән иде. Ул, гомумән, бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел иде. Мулла булып алгач, ул яшәүдән тәмам тәм тапты, карчыгының соңгы вакытта кырыслана, явызлана баруы гына эчен пошыра иде бераз. Өйдә җәнҗал чыкмасын өчен, булдыра алган чаклы бар эшне үзе башкарды. Картларга колхоздан андый-мондый өлеш чыкканда да идарәгә, бит ертып, Гайзулла китте. Таҗылбанатның бал-бал дигән сүзенә карап, бүген тагын барган иде. Йа Хода, кемгә тап килде – Әюп малаена. Былтырларны, ис итмәгәндә, Гөлзифасына очраган иде, инде быел монысына. Барысына да шул бер Таҗылбанат гаепле. Былтыр шулай дөнья беткәндәй кибеткә шырпы-чәйгә җибәргән иде, быел балга. Монысы – монысы инде, Гайзулланы белгәне дә, күргәне дә юк дигәндәй, Гөлзифаның тануы бар иде бит. Очрашулары әле булса исенә төшсә, Гайзулланың аркасы кымырҗый башлый. Ничек кенә булды соң әле? Кайтып килә иде шулай оеп кибеттән. Урам уртасыннан бер карчык атлаганын күрде. Башта бер дә исе китмәде, беткәнме шәһәрдән авылга кайта-килә йөрүчеләр. Ләкин якынайган саен шомлана башлады: бигрәк күзгә таныш чалымнар иде карчыкның чыраенда. Гөлзифа күзлек кигән, Таҗылбанат кебек бераз бөкрәя төшкән. Бер якка тайпылырга ымсынды, әмма өлгермәде, беренче булып Гөлзифа сәлам бирде.