Read the book: «Сайланма әсәрләр / Избранное», page 19

Font:

IX. «Мәмләкәт хаиннәре192»

Бүген казармадагы тормыш көндәгегә караганда үзгәргән, общий правилолар башкарган, шуңа караганда шәһәрдә бер үзгәрешнең барлыгы әллә кайдан күренеп тора иде. Хәзер бер каравыл урынына ике каравыл куелып, казарма тирәсендә атлы казаклар йөри, жандармнар күренә. Унтер-офицер, ротныйлардан башлап һәммәсенең дә төсләре качкан, һәммәсе дә бик мөһим, ашыгыч бер эш булган кебек җитезләнгәннәр, башка көннәргә караганда әллә ничә тапкыр усалланганнар, ерткычланганнар иде.

Шуның өстенә казарманың коридор һәм ишек төпләренә военное положение хакында приказлар ябыштырылып, аларда гаскәри хезмәттә булган кешеләрнең үзләрен ничек тотарга, ничек итагать итәргә, властьның әмерләрен ни рәвешле үтәргә тиешлекләре хакында катгый әмерләр булу өстенә боларга каршы килүчеләргә, бу әмерләрнең кечкенәсен дә җиренә җиткермәүчеләргә иң зур, иң каты җәзалар булуы хакында язылган иде.

Эш болар белән генә калмады, көннең иртә булуына карамастан, бөтен солдатларны ишегалларына чыгарып тезделәр дә кемнеңдер килүен көтәргә, тын да алмый шунда басып торырга куштылар.

Озак та үтми, ак ат өстендә үзенең әллә нинди иярченнәре белән дивизия начальнигы килеп керде. Аның керүенә простой солдатлардан алып бөтен гаскәри бүлекләрнең башлыклары, аякларын тигез басып, кулларын уң як чикәләренә куеп, беравыздан «Здоровие желаю, ваше…» дигән сүзләр белән каршы алдылар. Аларның меңләгән авызларыннан чыккан бу сүзләрнең башы аңланса да, соңгы яклары бергә кушылып «Дра-ра-ра-ра!» дигән кебек гөбердәгән, мәгънәсе булмаган бер тавышка әйләнеп, тирә-якка таралды.

Алар ак ат өстендәге кешене шулай зурлап каршы алганнан һәм тавыш-тын басылганнан соң, дивизия башлыгы, уртага туктап, военный губернаторның солдатларга карата язган фәрманын укырга кереште. Ул фәрманда стеналарга ябыштырылган сүзләр булу өстенә кемнәрнеңдер, тыныч халык һәм гаскәриләр арасында коткы салып, «тыныч мәмләкәт» не тынычсызландырыр өчен, яшерен нәрсәләр таратулары, шундый «мәмләкәт хаиннәре» нең кайберәүләре кулга эләгүләре, патша һәм аның тарафыннан мәмләкәтне идарә итәргә билгеләнгән хакимнәрнең әмерләренә буйсынудан баш тартып, мәмләкәтнең тынычсызлыгына сәбәп булучыларга һичбер рәхимсез, шәфкатьсез иң каты җәзалар бирелүе хакында катгый сүзләр язылган иде.

Шул сүзләргә өстәп, дивизия башлыгы үз тарафыннан солдатларның мондый коткыларга иярмәскә, сәдакать193 өчен биргән антларына хилафлык итмәскә тиешле булуларын, араларында шундый кешеләр барлыгы сизелү белән, тиешле урыннарга тапшырырга кирәклеген, әгәр дә шундый яшерен эшләрне сизеп тә әйтми калдырган гаскәриләр була икән, аларның иң каты җәзаларга грифтар194 булачакларын әйтеп үтте.

Аның бу сүзләрен башлап гаскәри башлыклар, аларга ияреп түбән дәрәҗәдәге солдатлар ризалык күрсәтү галәмәте белән тавышланып каршы алдылар һәм һәрвакыт андый мәмләкәт хаиннәренә каршы торачакларын белдерделәр.

Гаскәриләрнең шундый беравыздан шулай итагать иткән кебек күренүләре дивизия башлыгын шатландырган кебек булды, ачулы йөзе әз генә ачылды.

Ләкин аның «мәмләкәт хаиннәре» дигәне кемнәр икәнен беләсе килү, аларның нинди яшерен нәрсәләр таратып, гаскәр һәм халыкларны нәрсә эшләргә өндәүләрен белергә теләү бөтен түбән чинлы гаскәриләрнең күңелләренә кереп утырды.

Алар, казармага кереп, үз урыннарына таралу белән, нәрсәләр булганын үзара сөйләшергә керештеләр.

Урыс солдатларын казарма чиркәвенә алып барып гыйбадәт кылдырганда да, соңра «Боже, царя храни» ны җырлаганда да аларның күңелләреннән бу вакыйгаларның асылын белергә теләү фикере чыкмады.

Бераз вакыт үтү белән, колактан-колакка яшерен генә сөйләнә торгач, сандыкларыннан серле китаплар чыккан Ефимов белән Кузнецов дигән солдатларның гауптвахтага ябылулары, күрше казармада Нурый Сәгыйтов белән берничә солдатның, кичә төнлә арестовать ителеп, военный төрмәгә озатылулары беленде. Шуның өстенә кичә шундый шикле китаплар һәм прокламацияләр таратып йөргән нәмәгълүм195 бер кешенең кулга эләгүе, гусарский полкның баш күтәреп, аларны басарга каршы барганда, батальон командирының үтерелүе, берничә офицерның яралануы һәм берничә атлы казакның үлүе, военный губернаторның дворецына бомба ташланып ярылмый калуы… кебек хәбәрләр сөйләнде.

Бу хәбәрләр кайберәүләрнең йөрәкләрен калтырата, кайберәүләрне яшерен рәвештә генә булса да шатландыра һәм үзләренең дә шул вакыйгалар эченә керү теләген тудыра иде.

Вак-төяк башлыкларның гадәттәгедән тыш арлы-бирле йөреп, солдатларны күзләп, тикшереп торуларына карамастан, солдатлар бер-берсе аркылы югарыдагы хәбәрләрне белеп бетү өстенә үзләренә «Бу ни өчен болай икән?» дигән сөальләрне бирә башладылар.

Яшерен генә рәвештә:

– Алар, эшчеләргә тигез хокук һәм крәстияннәргә җир бирергә кирәк, диләр, имеш…

– Теге серле китап һәм төнлә таратылган кәгазьләрдә шул сүзләр язылган икән…

– Әнә шул эшләрне булдырыр өчен, хөкүмәткә каршы баш күтәрергә өндиләр, имеш… – дигән кебек хәбәрләр таралып өлгерде.

Вахит, бу хәбәрләрне читтән генә тыңлап ишеткәннән соң, үзенең дә бу вакыйгага ялгыш кына булса да эләгүен, ничек итеп әле үзен Ефимовлар белән бергә ябып куймауларын уйлап бер шатланды, бер калтыранды.

Ул үзенең шундый бәлагә эләгүе, эше кыл өстендә генә калуы, ләкин әле һаман куркынычта торуы хакында авылына – әти-әниләренә – хат язмакчы булган иде дә, бүген ул эшне булдыра алмады. Чөнки үзеннән ерак түгел бер солдат нәрсәдер язарга утыру белән, фельдфебель аның кулындагы кәгазе белән каләмен тартып алды һәм бүген андый нәрсәләр язарга ярамавын, моннан соң хат-фәлән язгач, аны конвертка салмас борын кәнсәләриягә кертеп күрсәтергә тиеш икәнен әйтеп, тәнбиһ196 ясап китте. Шуннан гыйбрәт алган Вахит, әлбәттә, хат язарга батырчылык итә алмады.

Бүген төнлә казарманың һәр җиренә каравыл куелу өстенә әллә ничаклы солдатларны кайдадыр каравылга алып киттеләр.

Бу эшләрнең һәммәсен бергә җыеп караганда, теге сөйләнгән хәбәрләрнең чын икәне мәгълүм булу белән бергә, куркынычның әле һаман басылып бетмәве дә билгеле иде.

Шушы хәбәрләр белән тулган казарма көчле каравыл астында төнге тирән тынлыкка батты. Тик каравылларның казарманың озын коридоры буйлап әрле-бирле йөрүләре белән кайбер солдатларның мышнап йокыга китүләре генә бу тынлыкны боза иде.

Шушы вакыйгалар булган көннең иртәгесен нигәдер солдатларны көндәге була торган занятиегә чыгармадылар. Шуның белән бергә, солдатларга бик нык әзерләнеп торырга әмер булды.

Һәммә эшне солдатлардан яшереп йөрткән, тик аларны җанлы корал итеп тотарга өйрәткән башлыклар бу юлы да бүген нәрсә буласы, солдатларны кайда алып барасылары хакында ләм-мим сүз әйтмәделәр. Шундый кысынкылык эчендә яшәп, адәм баласыннан бигрәк хайван урынында йөретелеп, рухлары сүндерелгән солдатлар да, әлбәттә, моның сәбәбен сорарга батырчылык итә алмыйлар. Тик бик яшерен рәвештә генә бер-берсенә:

– Кайда булса да тагын кузгалыш булгандыр, безне шуларны басарга җибәрәләрдер…

– Булмагандыр, булуы ихтималдыр…

– Парад була торгандыр… – дигән сөальләрне бирделәр.

Кайберәүләре эчләреннән генә «Әгәр дә берәр җирдә кузгалыш булып, безне шуларны басарга һәм атарга кушсалар, мин ни эшләрмен? Аларга каршы ничек барып атарга кирәк?.. Менә шушы кешеләргә буйсынып, аларның һәрбер теләкләрен җиренә җиткерергә корал бул да йөр инде!.. Барыбер мин болар атарга кушкан кешеләргә каршы атмам…» дигән уйга керделәр. Аңлырак солдатларның йөрәкләре шушы уйлар белән типсә дә, үзләренең уйларын тышка чыгара алмауларына эчтән янып, алда әллә нәрсәләр булачагын көтәргә керештеләр.

Шулай торганда, «Чыгарга!» дигән әмер булды.

Нәрсә булачагын беләселәре килеп, көтә-көтә зарыгып беткән солдатлар бер минут эчендә казармадан чыгып, «Смирно!» дигән тавышны ишетү белән, һәркаюсы үзләренең башлыклары кул астында сафка тезелделәр һәм ачулы тавыш белән әйтелгән, «Алга атлагыз!» дигән сүз яңгырау белән, меңләгән аяк берьюлы дөп-дөп басып, кайда барасыларын үзләре белмәгән көйгә, башлыклары артыннан киттеләр.

Башка солдатлар, шул рәттән Вахит та элек бу «смирно» һәм «алга атлагыз» дигән әмерләрне бик күп ишетеп, колакларына сеңеп бетүгә карамастан, бу юлы аларга бу «смирно» дигән тавыш куркыныч булып ишетелде.

Вахит бу тавышны мәзиннәрнең җеназа намазы укыганда әйтә торган тәкбирләренә дә, урак урганда бик каты яшенләп күк күкрәгән тавышка да охшатырга белмәде.

Аларны шулай дөрс-дөрс атлатып алып бара торгач, әллә ничаклы атлы казаклар белән уратылган мәйданның берьяклы урамындагы биек һәм матур бер йортның алдында туктаттылар. Анда карага чорналган мәет арбасы – катафалка – тирәсенә путаллы тәреләр төшерелгән киң киемле архиерей һәм әллә ничаклы поплар тезелгән, алар артыннан мәеткә дога укып барыр өчен китерелгән очлы кара бәрхет бүрек кигән монахлар, кара киемгә чорналган монашкалар сузылган иде. Алар тирәсендә зур начальниклар бик мөһим эш алдында торган кебек әйләнеп йөриләр, нәрсәдер көтәләр иде.

Хәзер гади солдатлар да үзләрен ни өчен хәзерләнеп торырга кушуларын аңладылар.

Бу эшләр һәммәсе дә өченчекөн үтерелгән командирны күмү, аны хөрмәт итү, шәүкәт197 күрсәтеп, солдатларның күңелләренә тәэсир итеп, көч күрсәтү өчен эшләнә икәнен белделәр.

Ләкин бу шәүкәт – «зур үлек» не болай күмү – эшче-крәстияннәрдән гыйбарәт булган гади солдатларның аңлап өлгергән өлешенә башлыклар уйлаган тәэсирне калдыру урынына, аларга каршы эчләрендә яшерен ачу тудырды һәм, алар «мәмләкәт хаиннәре» дип йөртелгән, мәгълүм булмаган кешеләрне боларның күз алларына китереп бастырган кебек булып, күңелләрендә «Бу ни өчен болай?» дигән сөальне бирдерде.

Тышка чыгып, бер-берсенә кушылып, зур көч булып әверелерлек хәлгә килеп җитмәгән бу күп уйлар аерым-аерым рәвештә бу күренешкә ләгънәт укыйлар, бу күренешнең киресе булуын телиләр иде.

Вахит, бу күренешне күргәч, аның күз алдыннан соңгы бер-ике ел эчендә үз башыннан үткән тормышы үтә башлады. «Китабел-җиһад» ны укып йөрегән вакытта солдатка алынуы, ахун хәзрәтнең, патшага һәм аның олуг түрәләренә итагать итәргә кушып, Коръән үптереп ант иттерүе, юлда Нурый Сәгыйтовка очрап, бояр җирләрен, крәстиян авылларын күргәндә әйткән сүзләре, соңра аның, монда килгәч тә, киная белән сүзне шул якка борып, нәрсәдер әйтергә теләүләре, үзенең серле китап табуы аркасында җавапка тартылып, зур начальникларның җир-су, тагын үзенең исенә дә төшмәгән эшләр хакында сорашып җентекләүләре, крәстиян солдаты Ефимовның шул китап өчен генә гауптвахтага ябылуы берәм-берәм күңеленнән кичте. Шундый уйлар белән катып торганда, команда тавышына сискәнеп китеп, тирә-ягына карады.

Ул караганда, дүрт ат җигелгән теге мәет арбасы әкрен генә кузгалып алга бара башлаган, бөтен мәйдан хәрәкәткә килергә хәзерләнеп беткән иде.

Арба артыннан тәре күтәргән хисапсыз поплар, чиновниклар, монахлар, монашкалар койрык булып әкрен генә кузгалдылар. Матәм көе уйнаган музыка аралаш нәзекле-юанлы тавышлар белән дини җырларны улау тавышы астында бик күп урамнарны үткәннән соң, теге арба монастырь капкасыннан кереп югалды.

Зур түрәләр, гаскәри башлыклар, поплар, монахлар һәм атлы казаклар, алар белән бергә, кушу белән генә йөртелгән солдатларның берничә ротасы монастырьга кертелгәннән соң, гаскәри өлешләрнең калганнарын урам буйлап йөртеп, кире казармаларга алып кайттылар.

Эшнең шуның белән тәмам булуы, әллә кайда кузгалыш-фәлән басарга бармау теге эчләрендә янган солдатларны шатландырды.

Боларның кайберәүләре эчләреннән «Берсен чәчрәткәннәр икән. Бик яхшы. Безне шуның өчен кайгыра дип уйлаганнардыр, ләкин ялгышалар. Аның өчен үзләре кайгырсыннар, поплары белән дога кылсыннар. Ул безнең кеше түгел» дигән уйда булдылар.

Кайбер солдатлар үзара гына:

– Кем өчен йөретәләр бит!

– Хәзергә йөретеп калсыннар, соңыннан булмас әле… – дигән сүзләрне әйттеләр.

Шулай итеп, командирны күмү тантанасы солдатларның күбесенә киресенчә тәэсир итте: алар кайгыру урынына шатландылар. Кайту белән, бернәрсә дә булмаган кебек, гади казарма тормышы белән тора башладылар.

Командирны күмү эшләре шунда ук онытылып, күздән төште. Ләкин арестовать ителгән солдатлар һәм кемлекләре әлегә мәгълүм булмаган кешеләрнең хәзерге көндә кайда һәм нинди хәлдә булулары боларның күңелләренә кереп утырды. Һәрвакытта ара-тирә алар турысында сүз барды:

– Аларның калган иптәшләре дә күп икән… Яшерен рәвештә һаман да хәзерләнәләр икән… – дигән сүзләр барган саен тамыр җәйде. Шуның белән бергә, гаскәри башлыклар тарафыннан каты дисциплиналар куелып, солдатлар арасында тикшереп тору эшләре бик арттырылды. Аз гына эш өчен дә, буйсынмау сылтавы белән, җәзалар бирелә башлады. Солдат булган берәүнең солдат булмаган бер кеше белән сөйләшеп торуын күрсәләр дә, аңа зур мәгънә биреп, ныклы тикшерә торган булдылар.

Хөкүмәт шушы юллар белән солдатларны изеп, аларның күңелләрендә булган шикле карашларын тәмам бетерергә, аларны һаман җайлы корал итеп калдырырга тели иде.

Теге зур вакыйгалар булган көннәрдә төрле гаепләр аркасында арестовать ителгән солдатлар да комга сипкән су кебек югалдылар. Аларның кайдалыклары, үлекләрме-тереләрме икәнлекләре караңгылыкта калды. Болар хакында колактан-колакка йөргән:

– Алар крепостьталар икән, аларга военно-окружной суд була, имеш…

– Моңарчы аларга берәр хәл эшләгәннәрдер инде…

– Юк, алар моннан җибәрелгәннәр икән… – дигән сүзләр йөрсә дә, аларның нинди хәлдә һәм кайда тотылуларын ачык белгән кеше юк иде.

X. Бетмәс эз калдырган шомлы төн

Солдатлар арасында шау-шу басылды, тегеләр хакында сөйләү сирәгәйде. Эшләр, борынгы кебек, табигый хәлгә төшеп киткән сыман булды, башлыклар да артык тыпырчынмый башладылар. Шулай итеп, казармада тыныч тормыш башланган кебек булды.

Ләкин бу тыныч тормыш озакка бармады.

Төннәрнең берсендә төн уртасыннан соң солдатларга йокыларыннан торырга, бик ашыгыч рәвештә хәзерләнергә куштылар.

Җиде төн уртасында йокыларыннан уятылган солдатлар бу эшнең сәбәбен белми аптырап калдылар. Чекерәеп, тикшеренеп карап торган башлыкларның зәһәрле күз карашлары астында, бер-берсенә рәтләп сүз дә дәшәргә батырчылык итми, берничә минут эчендә киенеп, команда тавышын ишетү белән, мылтыкларын тотып, казармадан чыктылар да сафка тезелеп алга юнәлделәр.

Урам тын булып, тонык ай яктысында сирәк-сирәк полицейский, стражникларның шәүләләре күренә һәм икешәр-өчәр булып тезелеп йөрегән атлы казакларның ат аяклары тавышы белән бу тынлык аз гына бозыла иде. Шуларга солдатларның тигез һәм бердәм каты итеп баскан аяк тавышлары кушылып, урамны күңелсез һәм хәятсез бертөрле тавыш белән тутырды.

Яңа гына йокыларыннан уянган солдатлар, исәнкерәгән кебек бераз барганнан соң, эчләреннән генә үзләренең берәр куркыныч эш басарга барганнарын уйлап, каршыларыннан ниндидер кораллы дошманнарның килеп чыгуларын көтәргә керештеләр. Ләкин боларның көтүләренә карамастан, боларга каршы килгән беркем дә күренмәде. Бара-бара, шәһәрдән чыгып, киң кырга таба бара башладылар.

Бу эш солдатларны тагын гаҗәпкә калдырды:

– Бу вакытта шәһәрдән чыгып кая барабыз икән? – дигән уйга төшерде.

Шәһәрдән чыгып, таш юл белән бераз баргач, олы юлдан бераз читкә тайпылып, яңарак яуган карлар өстендә эз калдырып, юлдан ярты чакрымдай читкә китеп, зур гына агачлардан ерак түгел бер җирдә боларны икешәр кат итеп цепькә198 тезделәр.

Хәзер һәркем берәр яктан нинди дә булса дошманнарның килеп чыгуларын, үзләрен шуларга каршы торырга кушуларын көтә башлады.

Болар килеп, әз генә торгач та, кырның икенче ягыннан боларга карап килә торган бик күп карачкылар килә башлады. Аларны күргәч, һәрбер солдат, нинди дә булса дошманнарның килүләренә шик тә китерми, винтовкаларын ныграк тоттылар һәм атарга әмер булуын көтә башладылар. Ләкин эш болар көткәнчә булып чыкмады, атарга да, каршы торырга да әмер-фәлән булмады.

Теге, боларга каршы килгән карачкылар да, кырның икенче ягына туктап, цепькә тезелделәр.

Өченче яктан атлылар килеп чыгып, алар тагын да төрле җиргә урнашып, һичбер сүзсез генә нәрсәдер көтәргә керештеләр.

Шулчаклы зур көчнең, җиде төн уртасында шым гына төрле яктан җыелып, тын яткан кырны уратып алуның мәгънәсен һичбер аңламаган солдатлар бу эшнең сәбәбен бер-берсеннән сорашмакчы булып авыз ачсалар да, башлыкларның сөйләшергә ихтыяр бирмәүләреннән тик торырга мәҗбүр булдылар.

Эшнең нәтиҗәсе нәрсә белән бетәчәген белергә ашкынган күңелләр өчен бу күренеш бик авыр булды, күп кешеләрнең йөрәкләре, бәреп чыгардай булып, ачу белән кабарды. Ләкин һәрберсе, үзләренең якындагы иптәшләренең нинди уйда икәнен белмәгәнлектән, икенче төрле әйткәндә, боларның һәрберсе берсеннән-берсе курыкканлыктан, үзләренең ачуларын белдерүдән сакланып, йөрәкләрендәге ялкыннарын авыр тыннары аша һавага чыгарып бөркү белән тукталдылар…

Ниһаять, бик еракта, батып барган моңсу айның соңгы яктылары астыннан, төрле яктан атлы кешеләр белән чолганып алынган зур бер карачкы килеп чыкты. Озак та үтми, ат аяклары тавышларына аралаш, карны сызып килгән чана тавышы ишетелә башлады.

Шулчаклы күп халыкның һәм зур көчнең көткән «дошманнары» шушы яңа килгән кара карета иде.

Берничә ат җигелгән, тирә-ягы баштанаяк кораллы атлы казаклар белән чолганып алынган, үзе дә кара каты тимерләр белән ныгытылган бу зур кара тимер читлек әкрен генә мәйдан уртасында казылган һәм янына өч-дүрт багана утыртылган җиргә килеп туктады.

Бу күренештән солдатларның йөрәкләре калтырап китте. Аларның бик күбесе шунда ук эшнең нәрсәдән гыйбарәт икәнен, боларның җиде төн эчендә җиргә күмеләчәк җанлы мәетләр булганын сизеп, алга сикереп чыгардай булдылар. Ләкин болай уйлаучыларның һәрберсе «Болай аңлаучы, шушы рәвешле ачуланучы мин генәдер…» дип уйлаганлыктан, пожар чыгып та, сүндерергә кулында ихтыяры булмаган богаулы кеше кебек, шаккатып, баскан урыннарында тик кенә торырга мәҗбүр булдылар.

Озак авырып, табигый үлем белән үлгән берәүне кабер якасына китереп кую, аны күмәргә хәзерләү һәм, бу эшнең көпә-көндез булуына карамастан, бу күренешнең күңелгә авыр тәэсир итүе хәзерге авыр күренешкә караганда бик вак булып калды.

Айның саран гына тонык яктылары арасыннан караган меңләгән күзләр шушы тимер читлеккә таба атылып, аның эчендә булган кешеләрнең чыгарылуларын көтәргә керештеләр. Бер-берсен чолгап алган кораллы көчләр, ниндидер бер кара көчнең кушуы буенча, шушы күренешне салкын кан белән карап торырга мәҗбүр ителеп, кирәк була икән, янындагы иптәшен атарга яки штык белән кадарга, шулай итеп, теге кара көчнең пычрак әмер вә фәрманын җиренә җиткерергә тиешле булган кебек, мәгънәсе аңлашылмый торган бер хәлдә катып калдылар.

Тимер читлек янындагы кешеләр кемнеңдер ишарәсе белән төрле җиргә урынлашып алганнан соң, аның янында калган берничә кешенең кулы белән кара каретаның тимердән булган ишеге шалтырап ачылды. Каретадан чыгарылучыларның аяк-кулларындагы тимер чылбырлары – богаулары шалтырап китеп, якынрак торган солдатларның колак төпләреннән чыңлаган тавышлар үтеп киттеләр.

Җир өстенә чыгарылган ләхет кебек булып та, атлар белән генә хәрәкәткә китерелеп йөртелә торган кара карета үзенең эчендәге корбаннарын кораллы кешеләр арасына калдырганнан соң, үзе әкрен генә икенче җиргә барып туктады.

Төрле көрәшләр белән тормышның авыр баскычларын үтеп, кара карета аркылы шушы, үзләренә каршы тезелгән меңләгән кораллы кешеләр арасына ташланган, иң соңгы мәртәбә иркен саф һаваны иснәп, батып барган моңлы айга соңгы мәртәбә күзләрен тутырып караган һәм кара көчнең иң каты җәза дип биргән үлем җәзасына мәхкүм булган199 болар өчәү иде.

Алар, бер-берсенә нәрсәдер сөйләп, теге кораллы кешеләрнең уртасында булганнары хәлдә, баганалар янына китерелделәр.

Бу өч гәүдәнең эчендә типкән йөрәкләрнең ялкыннары һәрбер солдатның йөрәгенә барып кергәндәй булды. Күп кешеләрнең куллары йомшап, винтовкаларының сапларыннан ихтыярсыз аерыла башлады. Ихтыярсыз чыккан кайнар тыннар иркен һавага чыгып таралдылар.

Бу күренешкә Вахитның йөрәге кагып, күз алды караңгыланып китте. Ул моңарчы тормышның бернәрсәсен дә аңламый йөреп, хәзер генә аңлаган кебек булып китте.

Теге өчәүнең берсе Нурый Сәгыйтовтыр кебек булып Вахитның күз алдына килде дә кычкырып сорасы, аңа берәр сүз әйтәсе килде.

Калган икәүсенең берсе үзе кебек крәстиян баласыдыр, аның да өендә әтисе-әнисе, Мәрьямдәй яңа үсеп килә торган сеңлесе бардыр яки яшь кенә хатыны аның кайтуын көтеп тора торгандыр кебек булды.

Өченче берсе берәр фабрик яки заводта эшләп йөрегән берәр эшче җегеттер дә, солдатка алынып, монда килгәч, ул да, Сәгыйтов кебек, боларга каршы сөйләгәндер, теге серле китапны язып таратучылар белән бер сердә, бер фикердә булып йөрегәндә тотылгандыр кебек булып күренде.

Бик күп солдатлар уйлаган кебек, Вахит та эченнән генә «Безгә боларны атарга кушалар икән, туры карап атмаска, пуляны аскарак яки өскәрәк җибәреп тигезми калдырырга, шулай итеп, бу ату эшенә чынлап катнашмау белән бергә, вөҗдан газабыннан котылырга кирәк…» дигән уйга кереп, эшнең нәтиҗәсен көтәргә тотынды.

Мәхкүмнәрне китереп, теге чокыр янындагы баганаларга бәйләделәр. Эш бу хәлгә килгәч, йөрәкләрнең тибүләре тагын да арта төште.

Шул арада боларның янына дүртенче гәүдә килеп басты. Бу гәүдәнең озын һәм юан булуыннан аның боларны тәүбә иттерергә килгән поп икәнлеге билгеле иде. Ул, кулына Инҗилме яки башка берәр китапмы тотканы хәлдә болар янына килеп, үзенчә вәгазь итәргә, үлгән чакта тәүбә итеп, «гөнаһлардан» әрченеп үләргә тиеш икәнен гарыз итте200. Ләкин мәхкүмнәр, аның тавышын ишетү белән, аңа каршы кул селтәделәр дә, нәрсәдер әйтеп, аны үз яннарыннан кудылар. Поп бу «имансыз» һәм бернәрсәдән дә курыкмый торган «шайтаннар» яныннан читкә китте. Патша һәм хөкүмәт тарафыннан бирелгән вазифасын үтәргә теләп, болар кабул итмәгәч, үз вазифасын бертөрле үтәгән һәм бөтен мәсьүлиятне201 бу «гөнаһлы» кешеләр өстенә ташлаган кебек, тирә-ягындагы начальникларга карап, миннән бурыч төште дигән мәгънәне аңлатты.

Аның китүе белән берәү, мәхкүмнәргә якын килеп:

– 1909 ел… число. Патшаның… мәмләкәтнең тынычлыгы… – дигән сүзләрне тезгәннән соң: – Үзләре гаскәри булып та, антларына каршы йөреп… яшерен партиягә мәнсүб булып202, патшаның гали законнарына буйсынмый, власть тарафыннан куелган кешеләргә баш ими, мәмләкәткә җинаять итү, шуның өстенә яшерен китаплар тарату белән бергә, эш башындагы кешеләргә каршы яман уйда булып, аларга суи касд203 ясау эшләрен оештыруда юлбашчылык кылу, шулай итеп, военское преступление (гаскәри җинаять) ясау, алар шул эшләре белән мәмләкәттә бунт чыгарырга тырышуда гаепле булып, 249, 252 һәм 253 нче статьялар буенча гаепләнеп, бөтен хокукларыннан мәхрүм итү өстенә иң зур җәза булган үлем җәзасына хөкем ителделәр… – дигән суд карарын укып чыкты.

Хәзер эшнең нәрсәдән гыйбарәт булуы бөтен солдатларга билгеле булды. Мәхкүмнәргә үлем җәзасы бирү хакында бу хөкем укылгач, моңарчы хөкүмәткә ышаныч белән карабрак йөргән солдатларның да йөрәкләре әрнеп киткәндәй булып, күңелләрендә икеләнү һәм хөкем итүчеләргә ачулы бер караш тудырды. Вахит «Мохтәсар» дагы «Кяферләргә иң элек иман гарыз кылыныр, аңар да риза булмасалар, кяферлекләре өчен җизия түләргә кушылыр, аңа да риза булмыйлар икән, аларга каршы сугыш ачылып, үтерелерләр…» дигән сүзләрне исенә төшерде дә: «Монда кяферлек тә, мөселманлык та юк, шулай да боларга үзләренчә иман гарыз итәләр», – дип уйлап алды һәм, күңеле болар ягында булып, атучыларга булган ачуы артканнан-артты.

Ул шундый уйда торганда, теге үлемгә хөкем ителүчеләрнең берсенең:

– Сезнең нинди генә авыр җәза бирүегез дә безне куркытмый һәм безне тоткан юлыбыздан кайтара алмый. Без шул тоткан юлыбыздан артка чигенми үләбез! – дигән сүзләре аны уйдан туктатты.

Мәхкүмнәрнең берсе, сүзендә дәвам итеп:

– Солдат иптәшләр! Сез, хәзерге хөкүмәтнең каты законнары астында изелеп, туганнарыгызга каршы мылтык күтәрәсез, шуларга хезмәт итәсез, шуңа мәҗбүрсез. Әле сез үзегезнең дошманнарыгыз яки дусларыгыз кем икәнен аңлап бетерә алмыйсыз. Сыйнфый мәнфәгатьләрегезнең кем белән бергә баруда икәнен аңлап, шуңа карап эш күрергә белмисез. Ләкин, гомер буена изелеп, аңсызлыкта калдырылып килгән сезнең өчен бу эш хәзергә гаеп түгел, сез тиздән безнең ни өчен шушы җәзага хөкем ителүебезнең мәгънәсен аңларсыз, дусларыгыз һәм дошманнарыгызның кем икәнен тиздән аерырсыз. Без, шуңа карап, хәзерге көндә безгә төзәгән винтовкаларыгызны киләчәктә шушы дошманнарның үзләренә каршы төзәвегезгә ышанабыз! Шуңа таянып, сезгә дуслык, туганлык кулын сузып, алдагы якты көннәрне күз алдыбызга китереп, эшче-крәстияннәрнең тиз көннән азатлыкка чыгуларын өмид итеп, шатлык эчендә үләбез!.. Дошманнардан куркып, алардан гафу үтенергә теләмибез!.. Бетсен канечкеч палачлар! – дигән сүзләрне әйтте.

Бу сүзләр тыңлап торучы солдатларның йөрәкләренә ярып керде. Дошманнар артык чыдап торырлык хәлдән үттеләр дә шунда ук мәхкүмнәрнең күзләрен бәйләделәр. Кемдер берәү, мылтыкларын төзәп торган берничә дистә кешегә карап, кулындагы кылычын селкеп, атарга ишарә итте.

Электән хәзерләнеп торган куллар берничә секунд эчендә винтовкаларын көйләп алдылар, һәм берьюлы берничә дистә пуля һава яңгыратып, мәхкүмнәргә каратып атылды. Мәхкүмнең:

– Яшәсен эш…че… кр… – дигән сүзләре тәмам булмый бүленеп калды…

Җир өстендә үзенең шәүкәтен мәңге саклау өмете белән яшәгән кара көчнең каһәрле хөкеме урынына җиткерелеп, мәхкүмнәрнең башлары түбән салынып төштеләр.

Саклык яки гыйбрәт күрсәтү өчен генә китерелеп, бу авыр һәм канлы күренешне карап торучы меңләгән солдатларның йөрәкләре кагып, теге мәхкүмнәрнең җәзасы аларның үз гәүдәләрен чолгап алгандай булдылар. Аларның иң соңгы минутта әйткән сүзләре, пуля тавышларын җиңеп, колак төпләрендә яңгырап, бу күренешне мәңге онытылмаслык иттереп сөйләп торгандай эз калдырдылар.

Солдатлар үзләренең ни өчен йөрүләрен, кемгә хезмәт итүләрен, мондый авыр күренешләрне карарга ни өчен китерелүләрен уйлап өлгермәс борын, һәрберсенә үзләренең роталары белән килгән юллары белән кире китәргә команда бирелде.

Алар кайтырга кузгалганда, ай, моңсу сары төскә чолганып, батарга хәзерләнгән сымак боларга карый, шуның белән бергә, көнчыгыштан яңа атып килә торган таңның нурлары, ниндидер өмидләр биргән кебек, үзенең яктысын минут саен арттыра бара иде.

Ай бата, таң ата… Шушы ике күренеш уртасында калган солдатлар, зур вакыйгаларны артка калдырып, алга киттеләр. Сүзсез генә төрле уйларга чумып, шәһәргә якынлаштылар. Болар шундый уйлар белән шәһәргә кергәндә, шәһәр тирәсендәге завод-фабриклар кычкырып эшчеләрне эшкә чакыралар иде.

Үзләренең теләкләренә каршы йөреп арып кайткан солдатлар кояш чыккан вакытта казармаларына кайтып керделәр һәм, боларның бөтен хәрәкәтләрен тикшереп, җентекләп торучы шымчыларның барлыгына карамастан, үз араларында булып үткән эшләр хакында сөйләшергә керештеләр. Алар яшерен рәвештә генә:

– Аларны нигә болай аталар?

– Каршы торырга котырталар икән…

– Кемгә каршы торырга?

– Билгеле инде: хөкүмәткә каршы торырга…

– Ни өчен алар үләргә дә риза булалар соң?

– Шулай инде, ныклап тикшергәч белербез әле!.. – дигән сөаль һәм җаваплар белән әле генә булып үткән канлы күренешнең мәгънәсен аңларга һәм шуңа җавап табу юлын эзләргә керештеләр. Аларның күз алларында теге өчәүнең гәүдәләре асылып, «Солдат иптәшләр!..» дигән сүзләрне кабатлап торган кебек була, шуның өчен солдатлар бер-берсенә шушы сөальләрне бирәләр иде.

Шәһәргә каты тәртип кую, тентү һәм арестлар, «мәмләкәткә хыянәт» итүдә гаепләнгән кешеләрне атып, башкаларга гыйбрәт күрсәтүләр белән генә халыкның авызын томалап, йөрәкләрендә янган утларны сүндерә алмадылар.

Теге өч кешене атканнан соң, тагын яшерен кәгазьләр таратып өлгерделәр.

Солдатларны бик нык күзәтеп торуга карамастан, ул яшерен язуларның берничәсе солдатларның кулына төшеп, нәрсәләр язылганлыгы телдән-телгә сөйләнеп, таралып та өлгерде.

Анда «Палачлар безнең кайбер иптәшләребезне үтереп, кулларын канга буяп, безнең йөрәккә курку салмакчы булдылар. Безнең арабыздан югалган бу иптәшләрне без мәңге онытмау белән бергә, көрәшне тагын да арттырырбыз. Өч кеше урынына меңләгән көрәшчеләр барлыгын, аларның йөрәкләре ялкынлы ут белән тулы икәнен сатлык җаннар исләреннән чыгармасыннар. Саф күңелле кешеләр эшче һәм крәстияннәр өчен көрәшүче кешеләрнең ни өчен көрәшүләрен аңларлар. Вакыт килү белән, кулларындагы коралларын эшче-крәстияннәрнең дошманнарына карап төзәрләр. Без иптәшләребезнең – эшче-крәстиян солдатларының – дошманнары кем икәнлекләрен белеп, моннан соң коралны шуларга каршы тотуларына ышанабыз!

Иптәшләр, эшче-крәстиян солдатлары! Сез, үзегезнең алданып йөрүегезне аңлап, үзегезнең файдагыз өчен, азатлык өчен көрәшүчеләрнең, шул юлда җаннарын фида204 итүчеләрнең үзегез кебек эшче-крәстиян балалары икәнен, аларга каршы тору үзегезгә каршы тору булганын аңларга тиешсез!..

Байлар файдасын күзәтеп, безнең каннарыбызны эчкән кара түрәләрнең һәм сезнең башлыкларның язмышлары сезнең кулда икәнен бер минут та истән чыгармагыз. Алар, үзләренә каршы көрәшүчеләрне «мәмләкәткә хыянәт итүчеләр» дип, сезне алдамакчы булалар. Сез, аларның бу сүзләренә ышанып, җанлы корал булып тормагыз.

Аларның безнең иптәшләрне атулары, төрмәләргә ябулары сезгә гыйбрәт булырга тиеш. Аларның шул эшләренә каршы без җаннарыбызны фида итәргә әзербез. Шул көрәш вакытында сез безнең сафта булырга тиешлеләрсез.

Бетсен канечкеч залимнәр205!

Яшәсен безнең берләшкән көчебез!» дигән сүзләр язылган иде.

Бу сүзләр электән икеләнеп йөрегән солдатларның күңелләренә дә ут салды. Бик күбесе:

– Боларның сүзләре чынлап та дөрес бит: без үзебезнең туганнарыбызга каршы барабыз, аларның көчләрен бетереп, дошманнарга көч бирәбез, – дигән уйда төштеләр.

Бетмәс эз калдырган теге шомлы төн солдатларның йөрәкләрендә гәүдәләнеп калды.

Моңарчы бернәрсә дә аңламый йөрегән солдатлар да хәзер бу эшләрнең мәгънәсен аңларга тели башладылар. Аларның колак төпләрендә үтерелгән мәхкүмнең «Дошманнардан куркып гафу үтенергә теләмибез. Бетсен канечкеч палачлар! Яшәсен эшче-крәстиян!» дигән сүзләре һаман да тәкрарланып, яңгырап торган кебек була иде.

Вахит хәзер Нурый Сәгыйтовның әйткән сүзләренең мәгънәсен аңлый башлаган кебек булды. Ул үзенең моңарчы аңламый йөрүенә, Сәгыйтов белән күбрәк сөйләшми калуына үкенә башлады. Аның хәзерге көндә кайда икәнен беләсе, аны күреп сөйләшәсе килде… Ләкин хәзер ул үтерелгәндер инде, аны мәңге күреп булмас… Әллә ул үлмәгәндер, төрмәдәдер… дип уйлап, аны күрүдән өмет өзде.

192.Хаиннәре – хыянәтчеләре, сатлык җаннары.
193.Сәдакать – турылыклы булу.
194.Грифтар – дучар.
195.Нәмәгълүм – билгесез.
196.Тәнбиһ – искәртү.
197.Шәүкәт – зурлык, олылык.
198.Цепькә – рәткә.
199.Мәхкүм булган – хөкем ителгән.
200.Гарыз итте – әйтеп бирде.
201.Мәсьүлиятне – җаваплылыкны.
202.Мәнсүб булып – бәйләнештә булып.
203.Суи касд – һөҗүм.
204.Фида – корбан.
205.Залимнәр – җәберләүчеләр.