Free

Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери

Text
Mark as finished
Font:Smaller АаLarger Aa

5

Ул көннәрне мин эчтән генә түгел, тыштан да күренеп үзгәрдем. Кан юлларын киңәйтеп-уйнатып, аяк-кул, күкрәк итләренә әллә каян көч агылып керде. Мин моңарчы да көчсез-канатсыз түгел идем, тотынган эшемне, – янам, көл булам, – җиренә җиткерми туктамый идем. Ә мәхәббәт, яшькелт йолдыз төсле, күңелләрне бетмәс сагышларга биләп, сүнмәс-туктамастан, тик хыялым эчендә генә балкып тора иде. Менә ул янып-атылып юлыма төште, Таңсылу булып куеныма керде, һәм мин гөлт итеп кабындым да киттем. Таңда Таңсылу дип уянам да, көн буена үзен күреп туя алмыйча, тәнем белән тагы кайнар тәнен тоясым килеп, сагынып, кич булуын көтәм; аяк атлап йөрүләремә кадәр очкалактай җиңеләя бара, гүя баскан җирем бу ләпек юл түгел, чөеп аткан туп иде. Сәхнәләргә чыгуым да инде башкача: элек мин үзем өчен дә, башкалар өчен дә күпме көч-иҗтиһат түккәнмен; маңгаемнан, битемнән, якты утка ялтырап, күпме ачы тир аккан икән; ә хәзер мин бернинди көч куймыйм, барысы да үзеннән-үзе килеп чыга иде. Тагы мин шуны сиздем: элек мәхәббәтем бик ерактан, билгесез йолдыз шикелле, сагыш кына сирпеп торганда, мин һәр эштә макталсам да, бер генә канатлы булганмын, очуның ни икәнен онытып, бер генә җирдә талпынып-бәргәләнеп ятканмын икән. Хәзер миңа канат ярып чыкты, мин үзем дә сизмәстән очып киттем. Моны иптәшләрем дә сизде. Сизми буламыни! Әлмира беркөн, гадәттәгечә, якын итеп, үзем генә чакта әйтеп алды:

– Ярату үзеңә килешеп тора тагы! Тәре баганасыдай катып йөри идең – җан керде дә китте. Шулай була ул ничә ел төмсәдәй утырсаң. Күзең төшәр дә үтәр дип уйлаган идем – тирән баттың, тирән. Инде Азали нишләр? Бөтенләй канаты сынды бит мескеннең.

Мин аңа беренче кабат дөрләп кабындым:

– Нигә әле син һаман Азали дип аза кубасың? Нигә аны бер мин яратырга тиеш? Нигә мин күзем төшкән, күңелем тарткан кешене яратмаска тиеш?..

– Һәй, чукынсана миңа димәгәй! Син генә инде әзи бергенәсе! Ярат, әйдә!.. – дип, кул селтәп китеп барды.

Иң авыры, әлбәттә, Әлмираның тузынып китүе түгел, Азалинең күңелгә тиеп торуы иде. Аның бөтен халәте хәзер җырда гына иде. Тик күпкә барырмы бу? Бер чигенә җитеп сынмасмы, өзелмәсме? Минем иң курыкканым шул иде. Куркуым, чынлап та, тикмәгә генә булмаган икән. Ялгызы өйдә калып, без кояшлы болында йөргәннең икенче көнендә ул өзелде. Аязып китте дигәндә генә, ике-өч кабат гөжләп яңгыр явып үткән бер көн иде. Салкын тидеме әллә дисәң, салкын тиярлек салкын да түгел иде алай. Ләкин, ни булса булды, Азали җырлый алмады: тавышы кинәт юкка чыкты. Грим бүлмәсендә тавышын көйләп караган җиреннән утырды да елап та җи- бәрде.

– Ни булды? Ни булды?.. – дип, янына җыелдык.

– Булмады… Юк… – ди.

– И малайкаем, температураң бар бит! – дип, иң башта Илеш кызы кычкырып җибәрде.

Аннары бүтәннәр дә:

– Тәнең ут та ут! Хәзер үк кайтып ятарга кирәк… – дип элеп алдылар.

Концерт башланып кына киткән иде.

– Үзен генә кайтарып җибәреп булмый бит инде, – диде Әлмира.

– Кая, үзем алып кайтам, – дип, Таңсылу плащына үрелде.

Ләкин Азали:

– Юк, мин үзем дә кайта алам, – дип аягына басты. Тик шундук кире утырды.

Нәкъ шулвакыт Фәридун җырлап чыкты. Ачык ишектән, гөжләп койган яңгыр шавыдай, клуб эчендәге халыкның кул чабуы ишетелеп калды. Мин, айнып киткәндәй, сәхнәгә чыгып йөгердем. Халык шашып кул чаба, аяк дөбердәтә иде. Мин, гадәттәгечә бер читкәрәк басып, Фәридунны көтәм. Ләкин ул чыкмый да чыкмый. Аптырагач, грим бүлмәсенә йөгереп кердем. Керсәм, Фәридуннан җилләр искән, Азали да юк иде.

– Нәрсә дип халыктан кул чаптырып торасың ин- де? – дип, Әлмира каршыма килеп басты.

Мин, сәхнәгә чыгып, гаепле бер кешедәй, Фәридунның җырлый алмавын әйттем. Сәбәбен белгәч, халык басылып туктады. Әмма мин хафага төштем: шәп булмады әле бу. Фәридун иң яраткан җырларны халык үтенгәч кенә җырлый торган иде. Аның шулай ярты юлда өзелүе, Азалинең исә бөтенләй җырлый алмавыннан бүгенге концерт шактый ким булачак иде. Минем тәмам кәеф кырылды. Минем кәеф бүген болай да бик шәптән түгел иде. Бу авыл Таңсылуның сөйгән егете авылы булып, Таңсылу бүген бездән аерылды, егетенең әниләренә төште. Көндез ул зиратка да барып әйләнгән. Концерттан соң да егетенең әниләренә кайтып куначак иде. Бер елдан соң да шулай оныта алмыйча зиратларга барып йөрүе, туганнарын якын итүеннән ике канатым берьюлы сынгандай булды. Димәк, ул тикмәгә генә Уралны ташлап китмәгән!..

Мине дә шулай ярата алыр микән соң ул? Гомумән, яратамы әле ул мине?..

Шул уйлар эчендә мин, әйләнчек сарык шикелле, сәхнәгә бер чыгып, бер кереп йөри башладым. Бер чыгуымда иптәшләрем әйләндереп алды да:

– Азали урынына без Таңсылуны җырларга кыстыйбыз. Син дә әйт әле, Касыйм, бәлки, сине тыңлар, – диделәр.

– Чыннан да, Таңсылу!.. – дип, мин дә элеп алдым.

– Бернинди репетициясез-нисез халык алдына ничек чыгыйм инде, иптәшләр? – диде ул.

– Сиңа нинди репетиция кирәк? – дип, Алмас кызып китте. – Тавышыңны беләм, җыр сайлыйбыз да – бетте-китте, кодагый…

– Яхшы, алайса, – диде Таңсылу.

Унбиш минутлык тәнәфес вакытында репетиция үткәреп алдылар. Алмас тикмәгә генә мактамаган икән: Таңсылу әйткән көйләрнең барысын да белә булып чыкты. Икенче баянчыбыз гына тарттыра алмады.

– Белмәве бик әйбәт, икәү генә чыгарбыз, Таңсы- лу, – диде Алмас.

Ниһаять, алар башкорттан «Таштугай» белән «Сандугач», татардан «Ай былбылым» көен сайлап алдылар. «Ай былбылым» ны Таңсылу үзе бик ярата булса кирәк: авыз эченнән һаман шуны көйләп йөри иде.

Ул җырларга чыгып киткәч, безнекеләр грим бүлмәсенең ишек авызына килеп өелделәр. Йөзләрендә Таңсылуның хәлен аңлап, дулкынланып йөгенә керү галәмәте ярылып ята иде. Сәхнәдән Урал башкортының үзәкләргә үткеч ачы моңы агылып киткәч, бу галәмәт юылгандай бетте; инде барысы да ишек төбендә җырга бирелеп оеган, әсир булган иде. Мин Таңсылуга, ян пәрдәне чеметеп кенә ачып, бер як читтән карап тордым. Ул бөтенләе белән күбәләктәй талпынып очкан сагышка әйләнгән иде.

 
Ялан еркәйдең ай кәккүге юк,
Үд Уралкайыма кайтайым…
 

Кинәт йөрәгем өзелеп сызлый башлады. Бу сүзләрнең асылына яңа гына төшенеп, күкрәгемнән «аһ!» дип ут бөркелде: сөйгәненең үлемен җырлый иде бит бу Таңсылу!..

Чын башкорт көен чын башкорт авызыннан беренче кат ишеткән халык әсәрләнеп таң калды. Тик, мин генә һушсыз, бәхетсез идем: сөйгәнен юксынып моңлана иде бит бу Таңсылу!.. Инде минем авырып китүем бар иде.

Концерт бетеп, халык дөбердәп кузгала башлагач, Таңсылу мине сәхнә артына алып чыкты да:

– Син үпкәләмә, Касыйм. Яме, кадерлем? Әйтмәсәм бер хәл иде – мин сиңа әйттем бит, «бүген аларда булам» дидем. Син мине аңларга тиеш, Касыйм… – дип, яңагым, иякләремнән сыйпап-сөеп алды. Мин тагы, янып-кабынып, аның кулларына тотындым.

– Аһ, Таңсылу!..

– Бүген булмый, Касыйм… Анда мине көтәләр. Калган көннәрем гел синеке… – Минем кулдан ычкынып, сәхнә артыннан залга чыгып китте.

Без дә, Азалинең хәлен белергә ашыгып, тизрәк кайту ягын карадык. Фәридун булмагач, кызлар озатучы да юк иде.

Бу авылда без ике аеры төшкән идек; барыбыз бергә кызлар квартирына киттек. Алты почмаклы зур өй иде. Чишенеп, олы ягына кереп тулдык. Азали биек аркалы диванда ята, ә Фәридун аның каршында, әбиләрчә бөкрәеп, бәйләү бәйләп утыра иде. Без җыелгач, тавышын да үзгәртеп:

– Менә Азалиемә башлык бәйлим әле, балалар, – диде.

Азали моңа елмаеп кына көлеп куйды.

Без, аның кайсыбыз башы, кайсыбыз аяк очына тезелешеп, хәлен сораша башладык. Миннән башка һәммәсе дә маңгаена, битенә кул тигереп алдылар. Ләкин мин базмадым: температурасы барлыгы күзеннән үк күренеп тора бит.

– Утыз сигезгә менде дә туктады, – диде Фәридун.

Без, егетләр, озак утырмадык, иртәнгә савыгуын теләп, кайтырга кузгалдык.

– Әллә син кайтмыйсыңмы? – дип, Алмас Фәридунга дәште.

Фәридун һаман булса Азали янында утыра иде.

– Менә Азали җибәрсә кайтам, – диде.

– Бар, кайт, Фәридун! Рәхмәт!.. – Азали, авыру күзен тутырып, тән, йөрәк кайнарлыгы белән Фәридунга карады.

Әле ничә көн генә элек бу күзләр миңа шулай карый иде бит! Менә инде мин аннан котылдым. Ләкин җаныма җиңеллек килмәде, отыры бушап, иң якын кешең ерак киткәндәй ямансу булып калды.

– Ишетсен колагыгыз, Азалине минем кебек карамасагыз, белегез аны, кызлар!.. – диде Фәридун.

Шулай без кайтып киттек.

Икенче көнне иртә белән, ашап та тормастан, Фәридун тагын Азали янына чапты.

Ул көнне без бу авылдан бик иртә киттек. Тоташ бер тәүлеккә Таңсылудан яздырып, йөрәгемне утка салган җирдә минем бер минут та артык торасым килми иде. Без кузовка менеп урнаштык. Кабинага кәкшәйгән бер әби утырган иде, Азали дә безнең янга менде. Фәридун аны төреп-киендереп, уртага алып утырды. Азали юл буена авыру башын аның күкрәгенә куеп барды. Яңа авылда безне ике зур бүлмәле кунак өенә урнаштырдылар. Фәридун ул көнне репетициягә дә бармады. Кичен дә беренче булып җырлады да кайтып китте. Авыл яшьләре, алдан әзерләнмичә генә, безнең бүлмәгә табын ясап җибәрделәр, Фәридун аңа да кермәде. Безнең янга ятарга гына чыкты. Ул шулай Азали тәмам терелгәнче аның яныннан китмәде.

Бәхеткә, Азали озак ятмады, өч көн дигәндә, елмаеп аягына басты. Ул бераз ябыга төшкән, әмма моңарчы беребез дә белмәгәнчә матураеп киткән иде. Ул инде миңа нәфрәт чәчеп карамый, ләкин элекке җылы, якын карашы да юк: нәфрәте белән бергә анысы да сүнгән, күрәсең; аның хәзер бар булган хисе, җылылыгы Фәридунга күчкән иде. Фәридун да инде озатасын озатып бетердем дигәндәй, авыл саен кызлар озатмас булды. Янәшә күпме йөреп, бер-берсен күпме эзләгән ике йөрәк әнә шулай табышты. Алар бүтән аерылмадылар.

Ә без аерылдык. Таңсылу белән иренгә-ирен, кочакка-кочак үткәргән кыска төннәр татлы тәмен тәндә, иреннәрдә генә калдырып, ерак йолдыз атылгандай сызылып кына үтте дә китте. Атна эчендә без шултикле якынайдык, хәтта мине ике яктан да тыелгысыз ташып килгән тәмам якынаеп бетү ихтималы үзенең моңарчы татып беленмәгән, тик теләктә генә тоелган ләззәте белән канны уйнатып исертә дә, куркыта да иде. Ә аннан соң нәрсә булыр?! Без көн саен шул чиккә җитә язып туктый идек. Тагы бер генә көн бергә булсак… Бер генә көн… Ләкин без ул чикне үтмәдек: без аерылдык.

 

Таңсылу безне пристаньга озата төште. Казан – Чаллы арасында йөрүче «Метеор» килергә бер сәгатьләп вакыт бар иде әле. Без ни буфеты, ни базары юк пристань янында, кунар агач тапмаган чыпчык шикелле, ары сөялеп, бире сөялеп тордык та, Таңсылу белән икебез, капыл күзебез төшеп, кыядай текә сары яр өстенә менеп киттек. Менгәч-менгәч дип, борынгы «Шайтан шәһәрчеге» нең каравыл манарасы янына йөгереп бардык. Әйдә, болгар бабаларыбызның ничә йөз ел уалмыйча сакланып калган, ниләр генә күрмәгән ныгытмасы безнең мәхәббәтне дә күрсен-ныгытсын әле. Безнең, яр менеп, монда йөгереп, тыннар беткән иде, манараның чын таш дивары төбенә утырып хәл алдык. Көне дә нишләптер аязып тора иде. Шул аязлыкта күзләребез гүзәл Кама (борынгы Чулман) елгасына төште; күз алдына аның күлле, болынлы тугайлары, бормалы Туйма тамагы, гел борынгы Алабуга үзе, атаклы Шишкин урманнары җәелеп ятты. Барысы да гүзәл, тик барысы да яшькелт моңсу иде.

– Безнең яклар да ямьле бит, Таңсылу?

– Ямьле, – дип, Таңсылу сүзсез генә башын кагып торды. – Тик… «Ялан еркәйдең ай кәккүге юк…»

– Әйтмә шул сүзеңне, Таңсылу! Йөрәгем ничек янганны болай да беләсең бит…

Мин, тезләремне чәнчеп, калкугарак утырганмын, ә Таңсылу, аркасын тезләремә терәп, минем аяк очына утырган. Мин, «аһ!» дип, аның муенын кочаклап алдым.

– Мин булыйм кәккүгең, Таңсылу!

Ул бер сүз дә әйтмәде, башын, артка ташлап, тезләрем өстенә куйды да, киерелгәндәй, кулларын суза биреп, башымнан кочаклап алды. Без шулай, кирле-башлы дигәндәй, бик озак итеп соңгы кабат үбештек.

Без чак кына «Метеор» га соңламадык: пристаньга йөгереп төшеп җитүгә, ул да килеп туктады. Без утыру белән китеп тә барды. Пристаньда йөрәгемне өзеп Таңсылу басып калды. Без ераклашып, пристаньдагы кешеләр эреп кушылгач, ул яр битенә чыгып басты. Берүзе бер җирдә торган көе, Сакмар талыдай җилгә сыгылып, миңа кулъяулык болгады.

– Сау бул, сылуым Таңсылу!..

6

Чаллыдан без үзебезнең институт шефлык иткән Минзәлә районына чыгып киттек. Аннан инде туры Казанга очтык. Мин самолётның уң ягына – тәрәзә янына утырдым, чөнки, минемчә, без Алабуга турыннан үткәндә, ул уң якта калырга тиеш иде. Чыннан да шулай булды: без Алабуганың өстеннән диярлек уздык. Мин тәрәзәгә капландым. Мин пединститут биналарын, чиркәү гөмбәзләрен, «Шайтан шәһәрчеге» н күреп калдым. Тик Алабугага тикле асылынып кына торгандай килгән самолёт Алабуга өстен очып үтте дә китте. Инде Таңсылу сагышына өйрәнә төшкән күңелем дөньяны тагы күрмәс булды. «Уф!» дип кенә басылырлык түгел иде.

Мин аңа авыл саен хат җибәреп тордым. Казанга кайтып төшү белән, тагы берне язып салдым. Аннан инде, эшләр беткәч, телефоннан сөйләшү пунктына чаптым. Ун минут буена мин авызга ни килә, шуны сөйләдем.

«Минем хатларны алдыңмы, Таңсылу?..» – дим.

«Унөч хатыңны алдым… Рәхмәт…» – ди.

«Барысы да барып җитмәгән әле: мин егерме дүртне язган идем…»

Таңсылу телефоннан яңгыратып көлеп җибәрде:

«Ничә еллык план тутырдың?..»

«Хат нәрсә, мин әле синең янга үзем барып чыгам!..»

Таңсылу ничектер тотлыгыбрак торды.

«Анысы нигә кирәк, Касыйм?..»

«Әллә минем баруымны теләмисеңме?..»

«Ничек инде «теләмисеңме»?.. Тик син барыбер…»

«Барыбер» еңне ишетәсем дә килми. Мин барыбер барам…»

«Нигә инде шулай йөрәкне алгысытырга, Касыйм?..»

«Ә мин барам!..»

«Кайчанрак?..» – диде ул ахырда.

«Бер атнадан. Әти-әнигә кайтып күренәм дә… мин сиңа телеграмма сугармын».

Шул көнне мин Чистайга кайтып киттем, һәм шул көннән алып иртәдән кичкә, кичтән иртәнгә кадәр ялгызлыкта үткәргән сагышлы көннәрем башланды. Безнең як үзе бизәксез як. Ни агачы, ни елгасы юк. Кайчандыр чиялеге, шомыртлыгы булган җирләр хәзер ялап куйгандай тап-такыр. Тирә-як кап-кара җир иде. Өстәвенә көне дә юк – яңгыр да яңгыр. Иптәшләр белән халык арасында йөргәндә, яңгыры ничектер бу хәтле сизелми торган иде. Инде хәзер, көне-төне коеп, җанымны сава башлады. Мин бөтенләй йокысыз калдым. Әни башта, верандада бик салкын булыр дип, мине өйгә яткырган иде. Ахырда үзе дә түзмәде:

– Бер дә йоклый алмыйсың бит, балам. Верандаңа чыгып ят инде, булмаса, – дип, урынны шунда җәйде.

Ләкин мин анда да элеккечә изрәп йоклый алмыйм. Бер җилләп, бер явып үткән айсыз төн караңгылыгына текәлеп ята торгач, ни өн, ни төш арасында Таңсылу белән саташып китәм дә, аннары тагын күзләремне ачып җибәрәм. Безнең веранда алма бакчасына чыга. Үткән кышның төкерек җиргә төшмәс салкыны гөл кебек алма агачларын тешләп имгәткән: алар ни җимеш, ни яфраксыз серәеп утыралар, тик оч-очларында гына чүпрәк кисәгедәй биш-алты яфрак салкын җилгә селкенә иде. Өй тирәли күкрәүсез яшен уйнап йөргән төннәрне, сәер яктылыкта агач ботаклары чәнечкеле тутык тимерчыбыктай күренеп китә. Уема тоткын хәле килеп, китми башлый. Ә бер төнне мең сварка утыдай янып, яктырып, күктән шарлап дөнья акты. Өр-яңа түбә калаеның җөпләү буйларыннан әйләнеп үтеп, әллә кай җирләрдән тамчы тама башлады. Мин ул төнне күз дә йоммадым… Ялан җиркәйләрнең генә түгел, үз йортымның да кәккүге юк – мин ирекле тоткын идем.

Таңсылу, Таңсылу!

Йөрәк сагышына бүтәнчә түзәр хәлем калмады. Икенче көнне үк, төнге яшен яктысыннан кызарган күзем белән тездән пычрак ярып, үзебезнең почта бүлегенә киттем, Чис- тайдан пароход белешеп, Таңсылуга телеграмма суктым. Чистай безгә унике чакрым. Нинди пычракта да юлыннан машина өзелгәне юк, өелешеп буксовать итә торалар, йөри торалар. Кичкырын, юл өстенә чыгып, машинага утырдым. Минем ашыгасы юк: Агыйдел пароходы төнге өчтә генә килә, ә миңа шуннан да кулайлысы юк иде.

Төнне мин пристаньда үткәрдем. Соргылт күктән кара-кучкыл су өстенә саркылып кына таң яктысы төшә башлаганда, мин пароходка утырдым. Палуба шып- шыр – бернинди йөк юк, кеше юк: буйдан-буйга көзге җил исеп уйнагандай шыксыз, салкын иде. Мин алгы якның текә баскычлы, сукыр утлы, тирән баздай трюмына төштем дә, баш астына плащымны төреп салып, бер буш как сәкегә сузылдым. Булган халык гырлап-мышнап йоклый иде. Шулай йокылы-уяулы яттым-яттым да, кешеләр уянып йөри башлагач, палубага чыктым. Сәгать җиде генә иде әле. Вакыт үткәрер өчен, Почёт такталарын, пароход расписаниеләрен укып йөрдем, машина бүлеге тәрәзәсеннән куласа әйләндерүче валларга карап тордым. Аннан инде, сәгать тугыз тулгач, койрыктагы буфетка кереп утырдым.

Нәкъ үз вакытында – ун да утыз минутта – Алабуга күренде. Таңсылу белән күрешер минутларны көтеп, йөрәгем туктар хәлдә икенче кат палубасына мендем. Күзгә күренмичә генә бик вак яңгыр сибәли иде. Тыным белән суырып алырдай булып, пристаньга текәлдем. Ләкин пристаньның кешеләр тора торган аскы өлеше күренми: аны буйдан-буйга «Кама» теплоходы каплаган иде. Бәлки, Таңсылу, башы җитеп, яр буенда торадыр дип, анда да күз салдым. Ләкин анда да беркем юк иде. Шунда күңелем, бернинди «ихтимал», «бәлки» гә урын калдырмыйча, Таңсылуның мине каршыларга килмәвен сизде. Ул булырын инде көтмичә, шулай да әле өмет итеп карый-карый пароходтан төштем. Күңелем дөрес сизенгән икән: бар нәрсә үз урынында – пристане да, «Шайтан шәһәрчеге» дә, Алабугасы да, тик Таңсылу гына мин көткән урында түгел, тик ул гына юк иде.

Ашкынып, автобуска утырдым, ашкынып, автобустан төштем. Ашкынып, ике катлы таш йортның икенче катына мендем… Ләкин… анда да юк иде Таңсылу…

– Таня эшләми ул хәзер, расчёт алды, – диделәр.

Тыным кысылып:

– Бәлки, сез икенче Таняны әйтәсездер, ул бездә тагы бер Таня бар дип әйткән иде, – дидем.

– Анысы менә мин булам, – диде бер кыз.

– Ә тегесе хәзер кайда соң?

– Авылына кайтып китте, Башкортстанга.

– Ничек?! Мин аның белән бер атна элек кенә сөйләшкән идем ләбаса!

– Аның китүенә нәкъ биш көн.

– Ул бит китәргә тиеш түгел иде!

Мин баскан җиремдә катып калдым. Бүлмәдә өч кыз утыра иде, минем телдән язып, кабер ташыдай торуымны күргәч аптырый калдылар, йотылып миңа текәлделәр. Шунда Таня дигәне сак, әкрен тавыш белән:

– Сез Шакиров түгелме? – дип сорады.

– Әйе, Шакиров, – дидем.

– Сезгә Таня хат калдырды.

Өстәл тартмасыннан бер хат алып, миңа сузды. Ләкин шундук кузгала алмый торуымны күргәч, хатны үзе китереп бирде.

– Менә бу – Таня өстәле, – бердәнбер буш өстәлне күрсәтте. – Утырыгыз шунда, рәхим итегез. Әгәр хат сезгә булмаса укымагыз.

– Рәхмәт. Кешегә булса укымам, – дидем. Таңсылу өстәленә утырдым да, башымны иеп, хатны ачып укый башладым.

«Касыйм, кадерлем!

Бу хатны син бик гаҗәпләнеп, мине «алдакчы» дип, ачуланып укырсың инде. Мин гаепле, Касыйм, гафу ит. Ничә вакытлар телемә килеп, әйтәм-әйтәм дип талпынсам да, көчем җитеп сиңа үземнең ирсез хатын булуымны әйтә алмадым. Инде менә язмыйча булдыра алмыйм.

Касыйм, хәтерлисеңме, мин сиңа сөйгән егетем бар иде дип сөйләгән идем. Ул бит минем ирем иде! Әйткәнемчә, без аның белән Уфада бергә укыдык. Өч ел буена хыянәтсез яратыштык та, уку бетү белән, язылышып, Алабугага кайттык. Туйны авылларында иттек. Ләкин без… унике генә көн торып калдык! Ул, су кергәндә көзән җыерып, Камага төшеп үлде. Без аны авылына алып кайтып җирләдек. Алар авылында чакта минем зиратларга барып йөрүем, әниләрендә кунуымнан, бәлки, син үзең дә берәр нәрсә сизенгәнсеңдер. Әмма, кәефең бик китсә дә, кайбер егетләр кебек төпченеп бәйләнмәдең. Анысы өчен тагы рәхмәт. Мин иремне бик ярата идем. Яратмасам, асыл Уралымны ташлап, бу җирләргә килер идеммени? Ул, чыннан да, син әйткәнчә, минем кәккүгем иде!..

Ул үлгәч, мин бер ел аның илендә яшәргә, бер ел беркемгә дә күз салмаска ант иттем. Бер ел үтәргә бер ай калгач, син килеп чыктың, һәм мин антымны боздым. Ирсез хатын хәлен аңлыйсыңдыр: мин инде кайбер ирләрнең бәйләнүеннән дә ялыккан идем. Башта сине дә, минем кыз түгеллегемне ишеткәндер дә, шуңа гына йөридер дип уйлаган идем. Соңыннан төшендем: син миңа чын хисләр тәкъдим иттең, белепме-белмиме, берни белгертмәдең. Әллә син гел кызлар арасында үстеңме соң, Касыйм! Юкса шултиклем әдәпле булмас идең. Минем дә күңелем сиңа тартылды. Мин дә инде япь-яшь көе ялгыз яшәүдән ялыккан идем. Миңа да, таянып кына карарга булса да, ышанычлы күкрәк кирәк иде. Бер атна гына булса да, мин синең күкрәгеңне тойдым. Ул миңа таяныч, юаныч булды.

Инде менә ирем үлгәнгә бер ел үтте. Мин аның туфрагы белән хушлашып, илемә кайтып китәм. Анда минем таянычым – әтием белән әнием бар, анда минем Уралым бар, сагышымны юарга Сакмарым бар. Бәлки, миңа дигән кәккүге дә бардыр…

Касыйм, кадерлем! Мин синең килереңне белсәм дә, бик күрәсем килсә дә китәм. Ачуланма, яме. Сине яратмаганнан түгел, яратканнан китәм. Мин сине бик яратам, Касыйм. Сине кабат күрсәм, үземне үзем тотарга көчем җитмәс дип курыктым. Син – егет кеше, килерсең дә китәрсең. Ә мин?.. Мин нишләрмен соң, Касыйм?..

Хуш, кадерлем! Сиңа әле менә дигән кызлар да табылыр. Тик бәхете белән табылсын… Хуш!

Таңсылу».

Мин, укып бетергәч тә, әле ике кулым белән яңагыма таянып утыра бирдем. Теге Таня тавышына гына сискәнеп, башымны күтәрдем.

– Йә, сезгә булганмы?

– Әйе, миңа. Рәхмәт! – дидем мин. – Ә хаттан башка берәр сүз әйтмәдеме?

– Әйтте. Унбиш көн эчендә килмәсә, хатны кире үземә җибәрерсең, диде.

– Алай булгач, сездә адресы да бардыр?

– Тик ул бирергә кушмады.

– Миңамы?.. Ничек?..

Минем тавышыммы, йөземме кызлар йөрәгендә кызгану хисе уятты, ахры, чөнки шундук теге икесе:

– Бир, әйдә, Таня. Үзе хат язган, үзе адресын язмаган – алай булмый бит инде ул, – дип, Таняга карадылар.

Таня да бүтәнчә карышып тормады, календарь битенә Таңсылуның адресын язып бирде.

Ул көнне мин, ялгыз башымны кая куярга белмичә, шәһәр эчендә буталып йөрдем. Томаланып беткән болытлы көн, пыскак яңгыр, буш урамнар, һәрьягыннан тараеп кысылган буш дөнья – һәркайсысы йөрәгемне кысып, каным имгән кебек иде. Ахырда мин ресторанга кердем. Миңа ничек тә бу озын көнне үткәрергә кирәк иде. Ләкин рестораны да кәефемне күтәрмәде, шәрабы тәэсир итмәде: сагыштан башка хисләрем туңган, каткан иде, күрәсең, рестораннан отыры кәефсезләнеп, гостиницага кайтып аудым. (Ярый әле анысы булды!) Минем бердәнбер куанычым кесәмдә акчам барлыгы иде. Әле дә башым җитеп акча алганмын! Әле дә алганмын…

Мин, торып утырып, кесәмдәге акчаларны саный башладым.

«Җитә болай булгач!» дидем мин. Ашкынып, җилкенеп, төн узуын көтә башладым.

Ә иртәгесен пароходка төштем. Казан – Уфа пароходы төп-төгәл сәгать унбердә кузгалып китте. Бу юлы мин билетны, ерак юл барасы булганга, икенче класска алган идем. Җәй салкын, пароходта кеше аз; икенче кат палубаның койрык ягында җилдән, яңгырдан ышыкланып, чиксез юксыну эчендә бер мин басып торам. Уфа ягына киткәндә, Алабуга бик озак күздән күмелми тора. Мин күзләрем талганчы, үзәкләрем өзелеп, Таңсылу белән аерылышыр көнне икәү генә утырып торган «Шайтан шәһәрчеге» калдыгына – биек ярның үзе кебек соргылт-сары башняга текәлгәнмен. Минем күземдә дә, уемда да илергән бушлыктан башка берни юк иде.

 

Ниһаять, пароход Чаллы борылмасына чыкты. Сибәләк яңгыр томаны эчендә җансыз яткан шәһәр күздән юылып, аның урынына моңсу сагыш кына эленеп калды. Кинәт күңелемне салкын бушлык биләп, бар булган хис-тойгыларым әһәмиятсез, мәгънәсез бернәрсәгә әйләнде. Таңсылу гына түгел, бар дөньясы, хәтта үзем дә хаҗәтсез бер ташка әйләндем. Шул хәлемдә каютага кергәнмен, шул хәлемдә урынымнан да кузгала алмыйча Чаллыны үтеп киткәнмен, һушыма кайтып, кул-аякларым янәдән дә кыймылдый башлагач, изелгән тән, авырткан баш белән торып, палубага чыктым. Пароход инде Тихие Горы пристанен да үткән. Тихие Горыда торгандамы, бик нык томалап, гарасат белән яңгыр коеп киткәндәй булган иде. Җитмәсә, анда, ниндидер химикатлар төяп, пароход та соңлаган икән. Әмма әле көн болытлардан ачылып яктыра төшкән; күк тә урыны-урыны белән үзенең зәңгәр йөзен ачкан иде. Мин Тихие Горы тавы аръягына карадым. Анда, тау артында, Менделеевск шәһәре булырга тиеш. Шәһәр үзе моннан күренми, берничә урыннан куе кара төтене генә чыгып тора, юл булып, без гастрольдә йөргән якларга агыла иде. Шунда мин Таңсылу белән бергә булган кояшлы болын яныннан үтеп барганлыгыбызны шәйләп алдым. Шунда мин тагын дөньяга кайттым. Йөрәгем тагын, күкрәгемә сыя алмыйча, «Таңсылу! Таңсылу!» дип тибә башлады. Ерак тау өсләрендә күренеп торган авыллар да – һәммәсе дә Таңсылуны искә төшереп ярсыта бара иде. Көне дә кәефем кебек моңланып ачыла барды, ачыла барды. Ык Тамагы дигән чиркәүле авылга җиткәндә, тәмам ачылып беткән иде инде. Ул авыл турыннан үткәндә, пионерлар безгә яр башыннан быргы кычкыртып, куллар болгап калдылар. Гүя алар да миңа хәерле юл тели иде.

…Таң атканда без, шактый соңлап, Кама суыннан ялтырап аерылып яткан гүзәл Агыйделгә кердек. Ә нурланып, чәчрәп кояш чыкканда, Агыйделнең ике ягында да гүзәл Башкортстан җире иде инде…

Алда Уфа, алда Урал иде. Уфага әле дүрт йөз туксан чакрым. Аннан соң да әле Таңсылулар районы, үзе сөйләвенчә, шул чама булырга тиеш. Ләкин мине хәзер бернинди ераклык та өркетми иде инде. Мине Таңсылуның мәхәббәте әйдәп алып бара иде.

Йөрәк бертуктаусыз «Таңсылу! Таңсылу!..» дип тибә.

Тик син генә мине көтәсең микән, Таңсылу?..

Ноябрь – декабрь, 1969