Free

Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери

Text
Mark as finished
Font:Smaller АаLarger Aa

3

Гастрольнең өченче көне иде. Без ул көнне маршрут буенча «Кама» дигән бер колхозга барырга тиеш идек. Ләкин анда бүген зур җыелыш булачак икән. Моны безгә Менделеевскида утырган зона инструкторлары әйтте: шунда үзләре үк, телефоннан шылтыратып, без иртәгә барырга тиешле колхоз белән сөйләшә башладылар. Сөйләшүләре озакка китте, безне ничектер этеп-төртеп, хәтта мәҗбүриләп таккан төсле килеп чыкты. Миңа бу ошамады.

– Нәрсә, әллә кабул итмәскә итәләрме? – дидем.

– Председательләре авырып киткән, – диде инструктор апа. – Аннары без ныклап иртәгәгә әзерләнә идек, диләр. Василий Степанович үзе шылтыратып әйткән: студентлар ансамблен әйбәт каршы алыгыз, керәшеннәр йөзенә кызыллык килерлек булмасын, дип әйткән.

– Василий Степанович әйбәт кеше, – дидем мин. – Тик безгә әллә нинди әзерлек кирәкми. Без бит каяндыр килеп төшкән делегация-мазар түгел. Клуб булса, шул клубка халык килсә – безгә шул җиткән.

– Анысы өчен кайгырмагыз, – диде инструктор апа. – Андагы кебек халык бер авылда да булмас. Менә үзегез күрерсез.

Бер сәгать үттеме-юкмы, безне алырга газик белән «Волга» килеп тә җитте. Көн кичәдән бирле җилләп тора иде. Көзге боздай калын, ямьсез болытлар акса да, кояш ничектер җаен тапкан – үзен капларга ирек бирми, капланып-тоныкланып торгандай итә дә тагы көлеп-ялтырап килеп чыга. Кыскасы, җәенә күрә көне начар түгел иде. Кичәле-бүгенле юлы да җилләп сурыккан, һәм без ярты сәгатьтән «Азин» га барып та җиттек. Безне колхоз җитәкчеләре тәрәзәдән үк күреп, идарә ишек төбенә чыгып каршы алдылар. Колхоз председателе утыз яшьләр тирәсендәге, кара кашлы, кара чәчле, кара, чибәр кеше иде. Мәгәр күрәләтә авыру килеш чыккан: борыны да, кипкән тавышы да чирен бер карауда сиздереп тора иде.

– Сезгә кунак йорты әзер, иптәшләр. Урнашыгыз, ял итегез, – диде ул. Гүя аның үзенең дә тизрәк кайтып ятасы, ял итәсе килә иде. – Менә Максимов, парторгыбыз, баштанаяк сезнең кулда булыр, – дип елмайды.

Максимов иптәшләрне кунак өенә алып китте. Без Таңсылу белән идарәдә калдык. Безнең эш тиз бетте. Договор төзеп, кул куюдан башка безгә эш тә калмаган иде инде, барысын да үзләре эшләп бетергән иде.

Игъланнарга «концерт сәгать сигез дә утыз минутта башлана» дип язылган, ләкин әле бер җирдә дә тугыз тулмый башланганы юк; шулай да без һәрвакыттагыча сигез тулганда клубта идек инде. Килсәк – хәйраннар калдык! Әллә ничә буынлы зур агач клуб лыкма тулган, – и андагы шау-шу, и андагы чыр-чу! – клуб юл өзеклегендә тимер юл вокзалы кебек гөжли; шул гөжләү эчендә имчәк балаларының өзгәләнеп елаганы ишетелә иде. Йа Ходай! Йөрәгем урыныннан төшеп киткәндәй булды. Минем белән сәхнәгә басып, халыкны күздән кичергән Максимов:

– Бик елаклары күренми, кайгырмагыз, – диде.

Юатты!

– Председатель үзе килмәс микәнни? – дидем мин.

– Павел Кузьмич килә алмый. Температурасы күтәрелеп киткән. Концертны трансляцияләргә кушты. Колхозда биш авыл бит. Ә монда халыкның өчтән бере дә юк… Башлыйк булмаса, көттермик.

Сәгать сигездә ачык сәхнәгә чыгып бастым. Иң алга бала-чага тулган: сәхнә читенә кулларын, куллары өстенә иякләрен куеп, кайсы туфлигә, кайсы йөземә текәлгән; ян-як стена буйларын, ишек төпләрен әйтәсе дә юк, анда кеше өстенә кеше өеп куйган кебек иде. Мин чыккач, «Тавыш!.. Тавыш!..» дип тавышланып алдылар да кинәт тындылар. Имчәк балаларына, бөтенесе берьюлы, әниләре ими каптырды; берзаман клубта шул сабыйларның чупылдатып имгән тавышлары гына ишетелеп тора иде. Шуннан соң берәр тавыш чыгар ла!..

Хәйран тамаша булды бу авыл! Безне кат-кат җырлаталар, кат-кат биетәләр; кул чабып кына туктамыйлар – тегеннән йә моннан берәр каты тамаклысы, гөрелдәп, «Кул чапканны көтмәгез, бер чыкканда, күбрәк җырлап керегез» дигән сыманрак сүзләр кычкыра иде.

Мин чабып кына йөрим. Миңа бүген канат куелган кебек: Таңсылу бүген күзлеген салган иде! Сәхнәдән чыккан саен, мин аның күзләренә карап ял итәм – аның күзләре чык тамчыларына юешләнгән зур кара чия сыман иде. Иптәшләремнең дә күңеле шат, бөтен; мондый халык алдында төн буена биеп-җырлап торырга да риза идек. Болай да программадан тыш сәгатьтән артык вакыт үтте. Ахыры парторг түзмәде, минем янга сәхнәгә сикереп менде дә:

– Яхшы әйбер күп булмый ул, иптәшләр. Болай да тыңладылар, әйдәгез, рәхмәт әйтик… – дип, халыкны тыйды. Шуннан гына басылдылар.

– Бик рәхмәт!.. Исән яшәгез! – дип тарала башладылар.

Тышта газик көтеп тора иде инде. Безгә тагын колхоз активистлары да килеп кушылды: алар да безнең белән барачак икән. Башта хатын-кызларны утыртып җибәрдек. Тәмәке тарткан арада, газик урап килеп тә җитте.

Без шаулашып, көлешеп, кунак өенә кайтып кердек. Кунак өе дигәннәре финский тибындагы өч бүлмәле стандарт йорт иде. Түрдәге иң зур бүлмәдә, ап-ак ашъяулыклар җәеп, егерме-егерме биш кешелек табын әзерләгәннәр. Берсеннән-берсе чибәр биш кыз, борынгы керәшен күлмәкләре киеп, укалы сүрәкә, чигәчәләре өстеннән яулык бәйләп, тач көмеш тәңкә, мәрҗән тезелгән яка, күкрәкчәләр тагып, атлаган саен чеңләп-чылтырап, кухнядан бүлмәгә аш-су ташып йөри иде. Без, үткәне беренә йотылып карап, телсез калдык.

– Чукынсам чукынырмын – берсен озатмый калмыйм!.. – диде Фәридун.

Без, гримлы битләрне юып, төзәнеп-таранып, өстәл әйләнә утырыштык. Өстәл караучы керәшен кызлары бишесе биш җиргә урнашты. Шулай итеп, тамакка – ризык, күзләргә – ямь, җанга ләззәт биргән табын башланып китте. Бу табынга бер милләтнең төрле тарихи сәбәпләр аркасында мишәр, татар, типтәр, керәшен булып йөргән балалары җыелган; шулар эчендә башкорт кызы Таңсылу да чит түгел, үзебезнеке иде.

Мин, янымда булса, гел карап булмас дип, аның нәкъ каршысына утырдым. Аның күз янындагы бит сөяге аз гына калкып-киңәеп тора, кара бәлзәмдәй чем-кара күзләре елкылдап янып киткәндә, шул киңчә яңаклары әллә нинди көч, таләпчәнлек белән ихтыярны үзенә буйсындыра, хисләремне утлы тойгы эченә сала иде. Минем сулышым кибеп, тамак төбемә астан нидер менә дә нәкъ аркылы килә дә утыра – мин төкерек тә йота алмый интегә башлыйм. Бер кабат Таңсылуның да күзләре гөлт итеп кабынып, битләреннән алсу каны уйнап үтте. Шунда ул, гел карап утырма дигән ым белән, сизелер-сизелмәс кенә башын кагып куйды.

Инде башкалар, ашау-эчүдән туктап, йөзләрен табынның түбән очына борган иде. Шунда мин бер Азалинең генә бөтенләй кире якка – миңа текәлеп утыруын сизеп алдым. Күзләр күрешмәсен өчен, күземне тиз генә кеше караган якка юнәлттем. Азалинең миңа төбәлеп каткан йөзе чалынып кына калды. Азалидән башка бөтен табын теге таба караган иде. Ишек төбендәге стена буена алсу ак йөзле, гөләндәм буйлы керәшен кызлары тезелеп баскан, ә бер читтәрәк, аларга яны белән, үзләренең баянист егетләре утырган иде. Биш кызның бишесе бергә саф авыл тавышы белән безнең беребез дә ишетмәгән озын керәшен көе җырлап җибәрделәр:

 
Җирәнчәккәй аткайның а-ай башында
Тимер чатлы гына-а-ай дилбегә.
Бергә чакта җырлаплар а-ай калаек,
Җырларыбыз калсын а-ай билгегә.
 

Иске керәшеннәрнең телендә дә, җырлары, киемнәрендә дә борынгылык күбрәк сакланган, дип язалар. Мин дә, җыр башланып җыр беткәнгә хәтле биш матурдан күзем алмыйча, «мөгаен, безнең кадим болгар кызлары да шушылайрак киенгәннәрдер, көйләре дә шушылайрак булгандыр» дип уйлап утырдым. Төрле моң, төрле бизәкле халкым өчен җаным-тәнем белән горурлык хисе кичердем.

Табын җырга күчте. Безнең һәркайсыбыз диярлек үзе яраткан бер көй җырлап чыкты. Ә мин, хуҗалар үзләре үтенгәч, Наҗар Нәҗминең «Татар теле» шигырен сөйләдем.

Ниһаять, чират Таңсылуга җитте.

– Мин йырлай белмәйем бит, иптәштәр, – дип караса да, иркенә куймадылар.

– Башкорт та булсын – җырлый да белмәсен!.. – дип чат ябыштылар.

Ахырда Таңсылу күнде.

– Башкортча җырласам гаеп итмәссез бит?

– Нинди гаеп ди, җырла гына! Башкорт көен без бик яратабыз, – диешеп, табын гөжләп алды.

Алмас, елтыр баянын күтәреп, Таңсылу янына килеп баскан иде инде. Ул Башкортстанның Яңавыл районыннан булып, үзен башкорт дип йөрүче, чын рус йөзле бер татар егете иде.

– Нинди көй боерасыз, каракүз? – диде ул.

– «Таштугай» ны беләсеңме?

– Мин белмәгән аз булыр – Бохарадагы таз булыр! – дип, Алмас тибрәтеп уйнап та җибәрде.

Таңсылу тирәннән чыңлап чыккан, үтә самими башкорт тавышы белән «Таштугай» көен башлады. Бу тавыш бөтенләй башка: салмак та, көчле дә, моңлы да иде. Болай итеп фәкать чын башкортлар гына, аның да Таңсылу атлысы гына җырлый ала иде! Мин балачакта тигез тугай өстенә чыккан салават күпере күргәндәй, таң калып, әсәрләнеп югалдым… Тик Таңсылу ике генә куплет җырлады да:

 
Ялан еркәйден ай кәккүге юк,
Үд Уралкайыма кайтайым… –
 

дип, чын сагышын җиренә илтеп туктады. Шунда нидер, ирегемә куймыйча, Таңсылудан күзем алырга мәҗбүр итте. Карашым, үзем дә сизмәстән, Азалигә төште. Аның ике күзе тулы яшь, үзе шул яшь аркылы әллә кая текәлеп, күңеле белән бу табыннан киткән иде. Кеше кул чаба башлагач, исенә кайтып, ипләп кенә ул да кушылды, ике бите буйлап яшь агып төште: яше белән бергә миңа булган мәхәббәте дә юылып төште, ахры, миңа төбәлгән күзләрендә чиксез сагыш кына торып калган иде. Миңа капыл әллә ничек булып китте. Ләкин тиздән ул онытылды – күңел күзем Таңсылуда гына иде.

Табын сәгать өчтә генә бетте. Төннең иң кыска чагы иде. Аяз булган булса, инде салкынайтып яктыра башлаган булыр иде. Тик көне дә, төне дә аяз түгел, шуңа әле караңгы иде. Без килгән халыкны озата чыктык. Бер Азали генә чыкмады. Ул, өстәл яныннан халык кузгалу белән, беркем күзенә чалынмыйча, бүлмәләренә кереп киткән. Өлкәнрәк абыйлар, апалар капка төбендә үк юкка чыктылар. Берзаман капка төбендә без яшьләр генә торып калганбыз. Башта без төркемебез белән бер якка киттек. Аннары кем кая аерыла башлады. Иң әүвәл Фәридун, соңра Алмас, аерылып, кызлар озата киттеләр. Парлыларыбыз да кире борыла башлады. Бераздан без Таңсылу белән икәү генә торып калдык.

Без бу өч көн дәвамында шактый якынайган идек инде. Ләкин бу фәкать эштә, юлда якынаю гына: чын хисләремне мин бары тик уен-көлке аша гына, анысында да бик саклык белән генә сиздереп киләм. Тик Таңсылу берни белгертми, күңелле чаялык белән уенга уен каплап тик тора: мине бу борчый да, икеләндерә дә, әмма иң куркытканы – күктәге болыттай агылып кына үткән көннәр иде! Менә өч көн үтте дә! Ә дүрт көннән без аерылышачакбыз. Ул аяусыз көн күңелемә тап булып ябышкан. Сүнүсез-сүрелүсез янган йөрәгем Таңсылу белән тизрәк аңлашып калырга әйди башлады.

 

Иптәшләрем кызурак киткән саен, без акрыная төштек. Йөрәгем каты итеп тибә, шулай да җәелеп-иркенәеп типми, аны нидер кыскан, җибәрми тотып торган төсле; бер йөрәгем генә түгел, уйларым да эздән чыккан иде инде. Тын алган саен, сулышымны бүлеп, гомердә беркем әйтмәгән иң матур, иң ягымлы сүз әйтергә җыенам. Тик…

– Телеңне йоттыңмы әллә, Касыйм? – диде шунда Таңсылу. – Йә, берәр нәрсә сөйлә инде.

– Аһ, ни сөйлим соң, Таңсылу?.. – дидем мин. – Тиздән аерылышыр көн килү миңа тынгы бирми… Синнән аерылгач нишләрмен мин!..

– Куйчы, юкны сөйләмәче. Йә ышандырып куярсың…

– Их, ышансаң иде, Таңсылу! Менә өч көн инде мин утта гына янам…

– Татар – үткер халык, ышан сезгә!

– Иптәшләрем белә: мин донжуан түгел…

– Уйнап кына әйттем, үпкәли күрмә тагын, – диде Таңсылу.

Ул да, мин дә тынып калдык.

– Бер сүз әйтимме, Касыйм?

– Әйт, Таңсылу…

– Сине бит Азали ярата.

– Кем әйтте аны сиңа? Әлмирамы?..

– Аны кеше әйтәсе юк. Минем үз күзем дә бар.

– Кара күзлек кигән идең ләбаса! – дип шаяртмакчы иттем.

– Атак! Күңел күзем капланмаган иде лә!

– Кызык, – дидем мин. – Мине кем яратуына хәтле күргәнсең, ә яныңда янып йөрүемне күрмәгәнсең!

– Әллә күргәнмендер дә…

– Аһ, Таңсылу, күрсәң икән!

– Күрсәм ни булыр иде?

– Аңлар идең.

– Мин сине аңлыйм, Касыйм. Тик нигә? Әйдә әйбәт дуслар булып кына калыйк.

– Яратышсак, дошман булырбыз дип куркасыңмыни?

Таңсылу көлеп җибәрде.

– Әлләче. Бәлки, дошман да булырбыз. Син бит әле мине бөтенләй белмисең. Мин бик усал бит.

– Булмас.

– Бар инде. Үзем беләм. Бергә эшләгән иптәшләр дә, усал, кыргый, диләр.

– Кая, бир әле кулыңны, нинди икәнлегеңне момент әйтеп бирәм. – Мин аның кулын тотып алдым. – Инде тыңла. Син усал түгел. Син моңлы, нечкә күңелле кыз. Ә «усал» лыгың – шул нечкә күңелеңне адым саен җәрәхәтләмәс өчен каплап йөргән бер тышча гына. Шуңа күрә күп вакыт синең күңелең кеше күзенә күренми кала.

Ул кычкырып көлеп җибәрде.

– Ә син каян күрдең?

– Әле синең күңелең катлаулы түгел. Чөнки без синең өчен бүген – бар, иртәгә юк кешеләр. Әгәр инде без бергә эшли торган кешеләр булсак, ул чакта син тышчаңны салмас идең… Йә, чегәнлегем бармы?

– Бар… – диде Таңсылу. – Сине тыңлавы да күңелле.

– Рәхмәт! – дидем мин.

Мин аның кулын җибәрмәгән идем әле. Шулай тотып торган килеш, ипләп кенә тартып, йөрәгем өстенә китердем. Таңсылу үзе дә, тартылып, миңа якынрак килде. Әллә инде күз караңгыга ияләште, әллә таң беленә башлады, – мәгәр мин Таңсылуның күзләрен аермачык күрдем. Ул күзләрдән, төнге күл өстедәй тулып-ялтырап, билгесез сагыш бөркеп тора иде. Йөрәгем тагы кысылып тибәргә тотынды.

– Кара нинди калтырыйсың!.. – диде Таңсылу.

– Хәзер үтә ул… Нигәдер өшеп киттем…

Ләкин үз тавышымны үзем танымадым: тын юлымнан нидер суырылып менеп, күз яшедәй, тамак төбемә утырды. Инде тавышым гына түгел, мин үзем дә үзем түгел идем. Шунда мин, тоташ калтыранган көе, кинәт Таңсылуны суырып алдым да күкрәгемә кыстым. Үзе дә сизми калды, ахры, «ай!» диде дә сеңде. Мин аның куе, каты чәчләреннән сыйпап үттем, аннары, битемне сак кына тигереп, шома тәнле каты яңагыннан йөртә башладым. Ирененә якын килүемне тойгач, йөзен әкрен генә читкә алды:

– Кирәкми, Касыйм, җибәр…

Җибәрсәм, тагын калтыратып, «бизгәк» тота башлаячак иде. Сулышым кабып, эссе тыным белән Таңсылуның битенә пышылдадым:

– Мин сине яратам, Таңсылу!..

– Аһ, Касыйм…

Ул башкача йөзен читкә алмады, битен битемә төрткән килеш, йолкынмый-нитми тынып калды. Шунда мин иренемә Таңсылуның салкын иреннәре ягылганын сиздем; шунда мин бөтен тәнем белән тагы бер калтырап куйдым да шул салкын иреннәрнең шаштырып исерткеч кайнарлыгын суыра башладым. Таңсылу, этеп җибәрергә җыенган кешедәй, учын терәп, кулларын күкрәгемә куйган иде. Әкрен генә кулы савылып төшә барды, төшә барды, ләкин тәмам төшеп бетмәде, капыл кирегә таба, күкрәгем, иңбашларым буйлап сыйпалып менде дә, кинәт муенымнан кысып кочаклап алды. Кечкенә туптай тыгыз күкрәкләрен күкрәгемә терәп, нәфис биле, тыгыз ботлары белән майдай ягылып, үзе дә мине үбә башлады; үпкән саен, башы артка китә бара, авыр чәчләре дә судай агылып артка төшкән иде. Бүген ул алдан тигез-шома, арттан төймәле, якасыз, ләкин муенын бөтенләй каплаулы итеп тегелгән нәзек постау күлмәк кигән; аркасыннан буйдан-буйга эре төймә тезелеп төшкән иде. Кулларым әле биленә, әле аркасына өзлексез күчеп-шуып йөри, – кая гына күчмәсен, әлеге шул төймәләргә сыйпалып үтә иде. Мин янып дулкынлана башладым. Таңсылу да сизде моны, бөтен гәүдәсе белән сыланып, бер суырып үпте дә, талчыбыктай суырылып, кочагымнан чыкты.

– Җитәр, Касыйм! Әйдә, кайтыйк! Әллә ни уйламасыннар тагы.

Минем ят өйгә кайтасым килми. Минем Таңсылудан да аерыласым килми. Кабат кочагыма биләп, тәнем белән тәнен, йөрәгем белән йөрәген тоясым килә. Ләкин бу инде мөмкин түгел. Мөмкинен эшләдек. Аһ, ул утлы ләззәте белән ялмап алган минутлар! Бүген мин кабат – ничә елдан соң кабат! – мәхәббәт дигән утның эссе ялкынын, ялкында яну бәхетен тойдым. Инде кулымның саксыз тиюеннән дә куркып, Таңсылуны өф итеп кенә култыклап алдым.

Таң беленеп килә иде инде. Көнчыгыш офык өсте чатнап ярылгандай ачылып, буйдан-буйга аяз мәйдан хасил булган, ул киңәйгәннән-киңәя бара иде.

– Таң күз бәбәген ачкан, көн әйбәт булырга охшый!

– Бирсен Ходай! – диде Таңсылу.

4

Иртәгесен мин финский йортның киң тәрәзәсеннән туп-туры битемә төшкән кояш җылысына, йомык күзлә- ремне чагылдырган иркә яктысына уянып киттем. Як-ягымдагы егетләр дә, икенче бүлмәдәге кызлар да уян- маган иде бугай әле, – кылт иткән тавыш та юк иде. Ләкин минем, соң ятсам да, йокым туйган, бүлмә эче генә түгел, минем дә эчем тулы нур, шатлык иде. Мин, сикереп торып, – кем инде шушындый якты иртәдә йоклап ят- сын! – егетләрне уятып бетердем. Аннан соң без барыбыз бергә ишегалдына чыгып, кем ничек, гимнастика ясый башлады. Йа Хода-а, дөньяның киңлеге! Яздан бирле болыты, яңгыры кысып, җиргә иңеп төшкән караңгы күк ачылып, әллә каян-кая зәңгәр югарылыкка ашкан иде. Шушылай була икән ул аяз көн!

Юынып, киенеп бетәргә өлгермәдек, тыштан ук шаулап-дөпелдәп, Максимов белән комсомол секретаре килеп керде.

– Җә, ничек йокладыгыз? Йокылар туйдымы?.. – дип сораша киттеләр. – Палак түти, кунакларга чәй дә куймадыңмы әллә?..

Пелагея түти гаепле тавыш белән:

– Самавырым күптән көйләп утыра. Әле яңа гына тордылар бит, – диде.

– Әйдә, алайса, чәеңне чыгара башла, – диде Максимов. Аннары миңа әйтте: – Сәгать унбергә машина килә. Шуның белән җәйләүгә сыер савучылар янына барып кайтырбыз. Бик чакырдылар. Павел Кузьмич та бик үтенде.

– Аның хәле ничек?

– Шул көе диярлек. Ул сезнең концертны азагына хәтле тыңлаган. Бик яраткан. Терелеп киткәндәй булдым, ди. Рәхмәт әйтергә кушты.

– Исән булсын! Үзенә дә рәхмәт әйтегез.

Без барыбыз да, бигрәк тә Фәридун, Пелагея түтигә булыша-булыша, чәй әзерләп җибәрдек. Өстәл янына утыргач, Фәридун, капыл аптырап:

– Ә Азали кайда соң, кызлар?.. – дип сорап куйды.

– Азали авырый, – диде кызлар.

– Ә нигә аны әйтми торасыз?

– Ә нигә күзеңне акайттың әле? – диде аңа Әлмира. – Без сезнең кызларга ни дәрәҗәдә игътибарлы икәнлегегезне сынадык.

– Тапкансыз эш! – диде Фәридун. Сикереп торып, Азали янына кереп китте.

Ул анда, бәлки, миңа гына шулай тоелгандыр, байтак торып чыкты.

– Ята… Башым авырта, ди… Температурасы да бар кебек, – дип сөйләнә-сөйләнә, куе итеп чәй ясап, тагы кереп китте.

Ул арада җил капка төбенә аксыл-зәңгәр «Волга» белән газик килеп туктады. Без, Пелагея түтигә Азалине әйбәт кенә карарга кушып, машиналарга чыгып утырдык.

– Азали үпкәләмәсә ярый да инде? – диде Алмас.

– Ул андыйлардан түгел, – диде Фәридун.

Без башта салкынга үсә алмыйча яшел уҗым килеш утырган бодай басуы эченнән бардык. Аннары басу бетеп, имәнлек башланды. Аннары без юлдай тар, баздай тирән чокыр белән Кама тугайлыгына төшеп киттек. Аннары, кисенте бетеп, юл ачык сыртка чыкты. Көтү таптап йөргән болынлык, өем-өем таллык башланды. Сул ягыбыздан төнбоеклы, камышлы күл сузылып китте. Без озак бардык. Җәйләүләре аргы очында икән. Без килеп туктаганда, ике көтүче сыерларны иләмсез зур аранга куып кертә, савымчылар күл буенда чиләк-бидон юып торалар иде. Безне күргәч, елмаеп каршы алдылар. Сыерларга кадәр безгә карап торган кебек иде.

Хуҗалар машина багажнигыннан иттер-нидер алып, юлдан аста, күлдән өстәрәк янып яткан ике учак янына илтеп куйдылар.

– Хәзер аш салып җибәрәбез, – диде Максимов. – Ә сез, кунаклар, аш пешкәнче, кем ничек тели, шулай ял итегез. Тагы кайчан киләсез әле сез? Килеп тә, бу болын буламы-юкмы? Йөреп калыгыз, әйдә. Ул арада безнең кызлар да сыер савып бетерер, җылы сөт бирерләр. Бәхетегезгә, көне дә матур килде.

– Мин беркая да бармыйм, – диде Фәридун. – Миңа монда да күңелле. Мин бәрәңге әрчим.

Аңа карап, бер-ике кыз да «Без дә!.. Без дә!» дип авыз ача башлаганнар иде, Фәридун аларны тиз туктатты.

– Бу эшкә берегез дә тыгылмый. Эзегез булмасын учак янында. Кайтуыгызга менә дигән аш пешереп торам.

Чигү чигүенә кадәр белгән Фәридунның аш пешерә белүенә беребез дә гаҗәпләнмәде. Әйдә, пешерсә пешерсен.

Бу як көтү йөреп тапталган; без, урап, күлнең теге ягына чыктык. Икешәр-өчәр булып, болын өстенә таралдык. Юадыр, кузгалактыр җиткән чор иде. Без, сагынып-тансыклап, һәркайсының тәмен татып карадык. Ләкин бу шөгыль мине тиз туйдырды.

– Әйдә Кама буена!

– Еракмы соң ул? – диде Таңсылу.

– Ерак булырга тиеш түгел. Әнә бит!

Каманың теге ягы ерактан зәңгәрләнеп күренгән биек тау иде. Без аңа шактый якынайганбыз, бөтен тау битен каплап киткән урманы да, инде карасу яшел төскә иңеп, ап-ачык күренә иде.

– Әнә Алмаслар да шунда борылды.

Без, кызу-кызу атлап, Камага карый киттек. Таңсылу, йә алга, йә арткарак китеп, иелә-бөгелә чәчкәләр җыеп барды. Бераздан без, болынның бу кишәрлеге бетеп, биек коймадай биек, тоташ куе таллыкка килеп төртелдек. Теге ягында Камадыр дип, таллык ярып кереп киттек. Чытырлыкта Таңсылу күктәге кош, судагы балык кебек иде; янәшәсеннән көчкә өлгереп барам.

Ләкин без яр буена чыкмадык, ишегалды чаклы гына ямь-яшел аланга килеп чыктык. Алан тулы иркә кояш; кул тимәгән үлән кыякларында чагылып нур уйный; яфракларда тамчы җил юк – һәр тараф тын, якты; ни алда, ни янда берни күренмәс булды, гүя бу якта аланда гына түгел, дөньясында Таңсылу да мин генә идем.

– Бүтән бармыйк, – дидем мин. – Бу икебезнең генә алан булсын. Өй булсын…

Без туктадык. Таңсылуның уң кулында чәчкә иде. Мин аны ипләп кенә сул кулыннан алдым. Ипләп кенә үземә тартып китердем. Ипләп кенә тыгыз биленнән кочакладым. Ул миңа биле белән генә терәлеп, иңбашларын артка җибәрде. Шул хәлендә, башын да артка ташлау сәбәпле йомыла төшкән күзләре белән, чәердәй кара керфекләре аша бик озак итеп, сынап, миңа карап торды. Аның өстендә кичәге постау күлмәк, муенына эчтән, якадай әз генә чыгарып, кечкенә ефәк яулык бәйләгән иде. Ат күзедәй төймәләре дә шул ук, тик бүген күкрәкләре генә кыюлана төшкән – нәзек постауны тишәргә җитешеп сулыш ала иде. Мин аның шушы сулап-лепелдәп үзенә өндәп янган күкрәген күкрәгемә кыстым, битләрен, күзләрен шашып үбәргә тотындым. Безнең кабат бер-берсен эзләп тапкан иреннәребез кушылды. Таңсылу, чәчәк тоткан кулын иңбашыма куеп, күзләрен йомды.

Иң башта ул исенә кайтты.

– Тынычлан, сөеклем… Алай үзеңне таларга ярамый… – диде ул. Салкын чәчкә бәйләме белән битемне сыйпап, җиңел генә кочагымнан чыкты. – Мә, үзең ычкындырган төймәңне каптыр әле, – дип, сыгылмалы сылу аркасын бирде.

– Гафу ит, Таңсылу, ялгыш кына… – дидем мин.

– Башка чакта үзеңне ул чиккә җиткермә: кайнарлыгың белән үкенечле эш эшләп куярсың… Мин синнән курка башладым, – диде ул. Ләкин тавышында бернинди ачу, үпкә юк; төймә өчен куркынган күңелем яңадан күтәрелеп китте.

– Әйдә, Таңсылу, кояшта кызынабыз!

– Куйчы. Йә Алмаслар килеп чыгар…

– Чыксын! Күрсеннәр безнең мәхәббәтне. Барысы да күрсен!.. – Мин пинжәгемне салып үләнгә җәйдем. – Әйдә, утыр.

– Алайса, син кызын, мин чәчкә җыеп киләм. Карале, монда чәчкә нинди күп!

– Юк, мин сине җибәрмим, – дип кочаклап, пинжәк өстенә утырттым.

 

Таңсылу итекләрен салып, аягын үлән өстенә сузып җибәрде, яңа кәгазь акчадай ялтырап, нәфис-түгәрәк боты ачылып китте. Мин күлмәк, майкамны бер читтәрәк үскән чәй, мәтрүшкә үләне өстенә салып ташладым да сузылып пинжәк өстенә яттым.

– Йә, сөйлә әле берәр нәрсә, Таңсылу!

– Ни сөйлим! Сүзгә ул син оста инде.

– Үзең турында сөйлә. Юкса күрдем – яраттым, ә үзең- не белмим.

– Белмәвең яхшы, – диде ул. Чәчәк бәйләме белән битемне сыйпап алды. – Йә белсәң яратмый башларсың.

– Һич югы, авылыңны әйт. Качсаң, эзләп табарлык булсын.

– Минем авыл эзләп табарлык кына җирдә түгел.

– Кайда?

– Урал артында.

– Урал, Урал… – дидем мин. – Бик матурдыр инде ул Урал…

– Уралмы?! – дип, Таңсылу кабынып китте, күзләре дегеттәй ургылып кайный башлады. – Дөньяда аннан да ямьле җир юктыр! Әле кара, әле яшел, әле зәңгәргә иңә, уйсулыкларында ап-ак томан; түбәләренә болыт ышкылып, чәчтәй таралып үтә… Мин үзем Көньяк Уралдан, Йылайырдан. Йылайырын ишеткәнең булмаса да, Сакмар суын ишеткәнен бардыр. Менә шул Сакмар буенда үстем инде мин. Авылның көнчыгышында Ырымбур даласы, ә көнбаешында – Урал. Кояш чыккан мәлне, балкып чагылып, Чияле тау битләре, Алтат, Сонтогыш таулары, Әби-Очкан кыялары, Ак кыялар бездән күренеп тора. Иркендә аюлар йөри… Ул Сакмар буеның болынлыгын, таллыгын күрсәң!.. Бездәге таллар да ничектер зифа буйлы… Сакмар суы да терекөмештәй саф. Җәеннәр бар…

Мин яткан килеш кенә бер кулым белән аның биленнән кочаклап алган идем. Таңсылу инде, миңа карамыйча, тик алдына – күңелендәге Уралына төбәлгән көе сөйләде дә сөйләде. Таңсылуны тыңлаганда, моңга эреп бөтенләй онытылдым; шул көй аша, тәмле төш кебек, хыялыма Урал таулары, зифа таллы, чәчкәле, болынлы Сакмар буйлары килеп басты. Таңсылу сөйләп бетергәч тә, әле мин «бу яткан җирем Сакмар буе икән» дигән сәер уй эчендә, Кама буена кире кайта алмый яттым.

– Йә, тагы нинди сорауларың бар, яшь егет? – диде Таңсылу.

Мин торып утырдым.

– Ә бу якка нишләп килеп чыктың соң син, Сакмар кызы, ә?..

– Ризык тартты, – дип көлде ул. Көлеп әйтсә дә, тавышында зеңләп сагыш яңгырап китте. – Синең кебек бер татар егете аркасында килдем мин… Без аның белән Уфада бергә укыдык. Ул шушы район егете иде. Кайтып, Алабуга музыка мәктәбендә укыта башлады…

– Кайда соң ул хәзер? – дип, ут йотып сорый алдым.

– Юк инде ул… Үткән җәй батып үлде… Иртәгә без алар авылында булабыз…

Мин, кеше өлешенә тигән бер адәмдәй, нишләргә дә белмичә каушап калдым. Минем кулым да Таңсылуның биленнән әкрен генә җиргә төште. Шунда кинәт, кагылу түгел, сүз әйтергә дә куркып утырганда, Таңсылу үзе миңа борылды да йөзе белән иңбашыма капланды. Мин, аны да ияртеп, аркам белән җиргә аудым. Ул, шәрә күкрәгемә башын куеп, чәчен муеннарыма, беләкләремә таратып бераз ятты да, кинәт, яшьләнгән күзләрен күтәреп, туп-туры миңа карап торды, аннары үзе үк муенымнан кысып кочаклап, иреннәремнән үбә башлады. Без сөю сәгадәтендә онытылдык…