Free

Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери

Text
Mark as finished
Font:Smaller АаLarger Aa

3

Безнең пароход Кама Тамагына җитеп килә иде инде. Кеше кулы ясаган чын диңгезне тамаша кылыр өчен, мин икенче катның палубасына мендем. Кояш Иделнең уң ягындагы аксыл таулар тезмәсе өстенә төшеп бара иде. Коры җирдә хәзер тын алгысыз бөркүдер. Ә су өстендә җиләс. Көнбатыштан йомшак кына җил исеп куя, һавасы да җиңелчә дым тартып йомшарган – биткә ягылып китүенә кадәр бүтәнчә иде. Түбәнәеп килгән кояшның алтынсу нурлары, ялтырап яткан озын юл булып, безнең пароходка хәтле сузылып төшкән, су өсте шул буйдан гына икегә аерылып киткән төсле иде. Шәрә таулар, Идел аккан уңайга борылып, артка чиккән саен, кояш юлы озыная бара, озыная бара… Идел чикләре дә, әллә кайда күздән югалып, тигез офык сызыгына түгелеп тоташкан иде.

Мин утырыр җай чамалап, тирә-ягыма каранып алдым. Капитан мостигына менә торган баскыч төбендә ялгызы гына Хәнәфи утыра иде. Палубаның ул өлеше икеләтә киң. Хәнәфи урындыгын тимер челтәр буена тарткан да, үтеп-сүтеп йөрүчеләргә аркасын куеп, Иделнең түбән агымына текәлгән. Янына мин килеп баскач кына күтәрелеп карады.

– Сез дә чыктыгызмы, абый?

– Чыктым әле, – дидем мин. Бер урындык алып, янына утырдым.

Без инде икәүләшеп Идел өстенә текәлдек. Кургашындай авыр су өсте офыкка киткән саен, сөзәкләнеп менгән тау кебек, безнең пароходтан да биек, калку булып ята иде.

Күз алдыма бүгенгедәй яңарып Хәнәфиләрдә үткәргән төн, аның зифа буйлы хатыны килеп басканнан бирле, мине борчып-тынгысызлап, шушы тоташ диңгез кебек, юлдашым Хәнәфи язмышы биләп алды. Минем әле бервакытта да кеше язмышы белән бу тикле янып кызыксынганым юк иде. Көн артыннан көн кичеп, гомерең эш белән, мәшәкать белән чабып кына үткән бер заманда кеше язмышын каян белеп бетермәк кирәк! Без бая сөйләшә алмадык. Сүзебез, өр-яңадан танышып, «Кая бардыгыз?», «Кая барасыз?» дип сорашудан ары китмәде. Аннары Хәнәфи минем хатын алдында ничектер кыенсынган, тартынган шикеллерәк иде. Соңыннан шаулашып балалары килеп керде дә ашарга утырдылар. Пароход белән поездда шулай бит: кузгалып китү белән, халык ашарга керешә. Алардан соң без дә, өсләр алмаштырып, чәйләр әзерләп, бераз капкалап алдык. Казаннан Кама Тамагы ерак түгел – дүрт сәгатьлек юл шулай үтте дә китте. Әле менә ул да ялгыз, мин дә ялгыз – сөйләшеп утырыр өчен моннан да уңай форсат килерме? Минем хатын бүген чыкмаячак: бик төпләнеп, тамырланып, китап укырга ятты. Ә Хәнәфинең балаларын әйтәсе дә юк – аларның үз гаме, үз дөньясы. Инде, җаен табып, сүз генә башлый белергә кирәк.

– Ни рәхәтләрдә яшәү соң, Хәнәфи энем? Тазалыкмы? Тормышлар иминме?

– Имин генә, абый. Рәхмәт, имин генә. Картларча әйтсәк, сезнең хәер-фатихадабыз.

– Киленкәй һаман шул… магазинында эшлиме? Һаман шулай чибәрме?..

Хәнәфием җавапны бик озак көттереп бирде.

– Сез элекке хатыным Гөлбәдәрне әйтәсездер инде, абый… – Ул көрсенеп куйды; көрсенүеннән сагыш бөркелеп чыкты. – Әйе, чибәрлеге күпләргә җитәрлек иде… Тик юк инде ул, абый… Юк…

– Ничек юк?! Кем юк? Әллә ниме?

Хәнәфи баягыча, су белән күк тоташкан беленер-беленмәс сызыкка текәлгән көе, шул сызыкта гомеренең дә Идел суыдай агып киткән бер өлешен күреп торгандай, сүз башлады:

– Менә әле мин сез чыкканда гына, шушы диңгезгә карап, әллә ниләр уйлап утыра идем. Монда безнең дә Агыйдел суы бар бит! Ләкин кайда ул хәзер? Гөлбәдәр дә әнә шулай юкка чыкты. Улмы, минме – кайдадыр ялгыштык без. Шушы кадәр дәрьядан Агыйдел суын аерып алып булмаган шикелле, кайвакыт мин дә кайда кем ялгышканлыгын белми аптырыйм. Кем сөйләсә, шуныкы дөрес, ди бит безнең халык.

– Ни булды соң? Сөйләгез. Юл озын, – дидем мин.

– Алайса, тыңлагыз. Сез инде үзебезнең Уфа кешесе. Яшегез белән дә, гыйлемегез белән дә зур кеше, гаеп итмәссез. Гөлбәдәр дә һәрвакыт «тузга язмаган ниләр сөйләп, сорап, зур кешеләрне ялкытма» дип тирги торган иде. Шул гадәтем бетмәде инде… Ярый, абый, ялыкмасагыз сөйлим. Кайда дөресе, кайда ялгышы, аерып алып, үзегез хөкем чыгарырсыз.

4

– Мин үзем егерме алтынчы елны туганмын. Әти- әнинең миннән башка балалары тормады: миңа кадәр – икәү, миннән соңгылары бишәү үлде. Ходаның хикмәте, алма кебек булып бер-ике яшькә җитәләр дә капыл гына үләләр дә китәләр иде. Бер энем генә тугыз яшенә җитеп үлде, мәрхүм.

Әтиләр бик каты крестьян иде. Әти, ни кушсалар, шуны эшли. Урман кисү булса да – ул, юл эше булса да – ул. Ирләрдән берүзе урагына кадәр урды безнең әти. Ул вакытта һәркемгә җир бүлеп бирү бар иде бит. Шулай әни белән икесе бүлеп алырлар иде дә, әти күлмәкләрен салып ташлап, урып китәр иде – артыннан әни көчкә өлгереп барыр иде. Ул чакны колхоз идарәсе каршында, иң өскә самолёт, аннан автомобиль, аннан ат, ә иң аста ташбака төшерелгән бер такта була торган иде. Сабандыр, урактыр җиттеме, шул тактага көн саен, һәр бригада үзенә, төп эштәгеләрне язып бара иде. Минем әти һәрвакыт самолётта булды. Уңыш бәйрәмнәрендә ситсы, постау кебек иң кыйбатлы бүләкләрне дә аңа бирәләр иде. Икмәк күп, колхоз бер хезмәт көненә җиде-сигез килодан да калмый бүлеп барды, ә сугыш башланыр алдыннан унар кило бүлде. Мин боларны бик нык беләм… Аннан инде сугыш чыкты… Әтине беренче елны ук алдылар. Кичен урактан кайтты да иртәгесен сугышка китте. Без дүртәү торып калдык: әни, мин, картәтәй белән картинәй. Сездә ничек дип әйтә торганнардыр, бездә мәгәр әтинең әтисен «картәтәй», әнисен «картинәй» йә «картый» диләр. Төрле халык төрлечә әйтә бит, күрше башкортлар әнә «олатай», «оласәй» ди. Хәер, моның сүзгә катнашы юк.

Әти китте дә юк булды. Ә кырык икенче елның салкын январенда семьяга бишенче кеше – исән калган бердәнбер сеңлем туды. Дөнья көтү әни белән минем өскә төште. Картәтәй белән картинәй үзләре дә бала хөкемендә: берсенә – сиксән, икенчесенә җитмеш алты яшь. Ярый әле икесе дә таза, нык, өйгә шулар күз-колак иде.

Әтинең бар хыялы мине укытып инженер итү иде. Каян алган ул аны? Нинди инженер ул? Бүгенге көнгә кадәр башыма китерә алганым юк. Дөрес анысы, безнең нәселдә дә укымышлы кешеләр булган булуын. Картәтәйнең әтисе, мәсәлән, Коръән-хаттат булган. Үз гомерендә ул берничә Коръән күчереп язган. «Хаттат» дигәне – шулай сезнең кебек бер галим кешедән сорап белдем – «матур язучы» дигән сүз икән. Ләкин ул бабабыз ни өчендер үз балаларын уку эзеннән җибәрмәгән. Ихтимал, җибәрергә теләп тә, дөнья мәшәкате баскандыр: авыр гомер итеп, карындык тәрәзәле өйдә яшәп, фәкыйрьлектә үлеп киткән. Әти шуларны уйлады микән, мәгәр мине бик укытасы килгән иде инде. Тик миңа укырга туры килмәде. Сугыш чыккан җәйне генә җиденчене бетергән барлык малайлар, кызлар, сигезенчегә китәсе урынга, әтиләр, абыйлар урынына бастык – печәндә, уракта эшли башладык. Мин башта төрле эштә йөрдем. Аннары, әллә гәүдәгә дастыен булганга, әллә гектарларны, центнерларны бүтәннәргә караганда тизрәк исәпләп чыгарганга, мине колхоз амбарына кладовщик итеп куйдылар.

Менә сез минем малайларны күрдегез инде: кечесе- нә – унбиш, зурысына унсигез яшь. Кайвакыт мин шуларга карап торам да исем китеп уйлыйм: болар кем дә, болар яшендә без кем идек? Алар яшендә инде мин буй җиткән генә түгел, акыл җыйган ир-егет идем. Дөрес анысы, минем малайлар да әнә буйга нинди сузылып үскәннәр – морҗадан туры чыккан төтенмени! Сөйләшеп кара син алар белән «малай» дип! Күрсәтерләр алар сиңа «малай» ны! Ләкин барыбер алар әле малай гына, ир-егет түгел. Алар гаеплеме? Юк. Заманы җиңел хәзер, заманы. Җырлап кына үтмәле. Аннары без үзебез дә аларга һаман бала итеп карыйбыз, һәр җирдә үзебез эшлибез. Ә алар буйга үсә дә буйга үсә. Ә безнең заман ничек иде?.. Үзегез уйлап карагыз, миңа уналты-унҗиде яшь, ә колхозның акчадан башка бөтен доходы – игеннән алып үлгән сарык тиресенә кадәр минем кулдан үтә иде. Әле исемә төшсә дә котларым алына: кем теләкләре кабул булып, ялгышмыйча эшләдем икән? Юкса ул елларны документларны ялгыштыру аркасында гына да гаепләнүчеләр аз булмады бит!..

Гөлбәдәр белән без шул елны ныклап яратышып йөри башладык. Мин аны үзем күптән яратып йөри идем инде. Ләкин ул чакны әле мин мәхәббәт тотар яшьтә түгел, бәләкәй идем. Гөлбәдәрнең исемен әйтсәләр дә, ике бит алмам уттай янып чыга иде. Хәзер инде без зур: җиденчене бетергәнбез. Хәзерге яшьләр сыман, урам уртасында үбешмәсәк тә, хәтта бергә йөрмәсәк тә, безне барысы да белә, яратышуыбызны инде үзебез дә яшерми идек.

Гөлбәдәр дә җиденчедән артыгын укымады. Әтисе Шәйсолтан бабай аны күрше авылның рус мәктәбенә биреп караган иде дә, Гөлбәдәрнең укуы бер-ике айдан узмады. Ул вакытта әле җиденчене бетергән татар балаларын рус мәктәбенең бишенче классына гына ала торганнар иде. Гөдбәдәр шунда көзгә кадәр озын буе белән сузылып йөрде дә:

– Шушы буем белән минем билемә дә җитмәгән бала-чага арасында ничек укыйм? Җитмәсә, мыскыл итәләр, – дип ташлады да кайтты. Ләкин үзе колхоз эшенә чыкмады.

Урак өстендә, айлы төннәрне, укытучы кызлар, комсомоллар өмә оештырып, безнең ише яшь-җилкенчәкне басуга алып чыгалар иде. Гөлбәдәр дә шунда, мин барган өчен генә барып, ындыр табагында көшел көрәп, минем белән бер маҗарда[44] көлтә ташып кайта иде. Шәйсолтан бабай, элек заман Уфаның Кәримов бай магазиннарында малайлыкта йөреп, әз-мәз сату эшенә өйрәнгәнлектән, совет чорында да гомере буе үзебезнең авыл магазинында эшләде. Гөлбәдәр әтисенә охшаган: әтисе дә озын буйлы, бик матур, бик чиста карт иде. Сугышка бармады – яше узган иде инде. Гөлбәдәрне укытасы килеп тә укыта алмагач, үз янында сату эшенә өйрәтә башлады. Бүтән балалары сугышка тикле үк кайсы Мәскәүгә, кайсы Ташкентка китеп беткән: төпчек кызы Гөлбәдәрне яныннан җибәрәсе килмәгәндер инде, күрәсең. Гөлбәдәр сату эшенә тиз өйрәнде. Без сугышка киткәндә, магазинда фактически ул сату итә, Шәйсолтан бабай исәптә генә тора иде.

Бергә уйнап үскән егерме дүртенче, егерме бишенче елгы малайларны берәм-берәм сугышка озаттык. Ниһаять, безгә дә чират җитте. Мине озак йөртмәделәр – буй килгән, тазалык килгән – кырык өчнең сигезенче ноябрендә алып та киттеләр. Гөлбәдәр мине станциягә чаклы озата барды. Без шул станциядә, минем баш исән кайтса, кавышырга сүз бирештек.

 

Безне башта алты ай буе сугыш уенына өйрәттеләр дә, апрель азакларында фронтка җибәрделәр. Май башларында без фронтта идек инде. Мин үзем Великие Луки юнәлешенә эләктем. Шунда Сигезенче ударга катнашып беренче яраны алдым – аяк итенә ярылмады пуля тиде. Шул тирәдәге госпитальләрдә дүрт ай чамасы яттым да, көзен яңадан фронтка киттем. Кырык дүртенче ел шулай сугышта үтте. Ә кырык бишнең егерме өченче февралендә, нәкъ Кызыл Армия көнендә, икенче кабат яраландым: әлеге дә баягы аякка. Икесенә берьюлы эре калибрлы пуля тиеп, чәкән[45] сөяген ватты. Аякның берсен булса да калдырырга бик тырышканнар иде дә – булмады. Башта чәкәннән кистеләр, аннан соң, кара янып чери башлагач, өстән кисеп аттылар. Унсигез ай госпитальдә ятып, кырык алтынчы елның августында гына авылга кайтып төштем.

Гөлбәдәр белән без елга якын хат язышып торган идек. Бервакыт кинәт кенә туктатты да куйды бу хатны. Минем, бер яраланып, яңадан сугышка кергән чак иде. Вакыт тигән саен, хат язам моңа. Җавап юк та юк. Аптырагач, иптәш кызларына яздым. Берсе җавап бирмәсә, икенчесе бирер дип уйлыйм. Чыннан да, берсеннән хат алдым – ул барысын да язган иде… Ул чакны, берәрсе яраланып авылга кайттымы, өйдән өйгә кунак итү, кайгылы баштан күңел ачу гадәте бар иде. Магазинда эшләгәч, аракысы-нисе Гөлбәдәр кулында. Үзе – авылда гына түгел, районда бер чибәр. Аны инде табын күрке итеп йөрткәннәрдер. Ничек кенә булмасын, мине ташлап, үзебезнең авылның отпускыга кайткан бер офицерына кияүгә чыга бу. Бәлки, минем ике аяксыз калу хәбәре дә куркыткандыр үзен. Егет бер аен тутыра да китә. «Исән-сау барып җиттем» дигән хәбәр урынына, мескен ата- анасына, Гөлбәдәргә кара читле кәгазь тоттыралар…

Мин кайтып төшкәндә, аның хәлләре әнә шулай иде. Анысы өстенә тагы мин кайтуга әни гарипләнгән – иелеп урак ургандагы кебек, билдән бөкрәеп каткан иде. Картәтәй дә хәтерен җуйган – мине танымады. Бу хәлләрне миңа, кайгырмасын, борчылмасын дип, госпитальдә ятканда язмаганнар, бөтенесен җыеп, күтәрә алса күтәрер, күтәрә алмаса – юк дигәндәй, кайтуыма әзерләп куйганнар иде.

Гөлбәдәр, мин кайтканның икенче көнендә үк, аулак бер вакыт табып, үзебезгә килде. Картәтәйләр алдында:

– Сиңа саклый алмадым бит үземне, Хәнәфи, саклый алмадым! Күңелем төрле исәпләргә керде дә, алучысы барда чыгып калыйм дидем… – дип өзгәләнеп елады-елады да бүтән бер сүз әйтмичә чыгып китте.

Мин тораташтай каткан идем, әни сүзләреннән соң гына кул-аягым кыймылдый башлады. Әни, туксан градуска бөгелеп идән уртасында торган көе:

– И бу сугыш! И бу сугыш!.. – ди-ди сөйләп китте. – Чәнчелде чәнчелүен дә Гитлер явыз үзе – күпме кешене харап иткәч кенә чәнчелде шул… Шушындый, алларыңда сөяп тотардай чибәр, бәхетсез хатыннар, бәхетсез кызлар бер Гөлбәдәр генәмени соң? Кемнең газиз балалары нишләп бетте диген, ә! Бар да сугыш кәсафәте. Шөкер, бездә болай гына, ә мимеч явыз таптап үткән җирләрдә ни генә булмаган анда… Ярый әле монда без исән, бала-чага исән…

Мине танымаган картәтәй дә:

– Әле дә ярый, Фатих улым, син исән, – дип, миңа әти исеме белән дәште.

Әти миңа, сугышка киткәндә: «Улым, мин кайтмасам да, сугыш бетү белән укырга тырыш», – дип әйтеп киткән иде.

Менә сугыш бетте. Тик мин генә укый алмадым. Ичмасам, унынчыны бетергән булсам да, әтием җылы җир куенында тыныч ятар иде. Ләкин кая инде! Үзебездә мәктәп юк. Йөреп укырга дисәң – аяк юк. Китеп, ятып кына укыр идем – өйдәге дүрт җанны кем карар? Өй эчендә ничә кеше булса, һәркайсына берәм-берәм карап чыктым. Әнә картәтәй белән картинәй. Болар икесе дә сабый хөкемендә – тугызынчы дистәне кимереп баралар: бүген – түрдә, иртәгә – гүрдә. Ләкин аларның да тамагы бар. Әнә әни. Ул әле кырык икедә генә. Әмма, икегә сынып, инде яртыга әйләнгән. Уфа врачларына илтеп күрсәткәндә, әллә тураеп та китәр иде дә бит – аны кем йөртә? Әнә күз төпләре күгәреп баткан дүрт яшьлек сеңлем. Ул әле миннән ашарга сорамый, әнидән сорый, ул әле миннән ятсынып кына утыра. Ләкин аны мин ашатырга тиеш. Мин аны, бүтән туганнарым кебек үлеп китмәсә, укытырга да тиеш. Әтинең теләге миңа булмады, ичмаса, сеңлемә кабул булсын. Шулар кайгысы белән, бәлки, Гөлбәдәрне онытырмын, аңа булган төзәлмәс үпкәм дә басылыр дип уйлыйм. Миңа егерме яшь тә юк, ләкин минем яшьлегем инде беткән, алда дөнья көтү, җан асрау кайгысы гына иде.

Сугышка киткәнче дә әйбәт кенә кладовщик булып эш- ләгәч, исәп-хисапны да яхшы белгәч, мине фронтовик-инвалид та дип, колхоз канцеляриясенә хисапчы ярдәмчесе итеп утырттылар. Эркелеп кенә эшләп киттем. Эш – миннән, мин эштән канәгать дигәндәй, җаена төшә барам. Тик барыбер күңелем тыныч түгел. Әллә укый алмый калганга микән дип тә уйлыйм. Алай дисәң, анысына килештем кебек инде: сеңлемне укытырмын дидем. Әллә юкса тормыш авырлыгыннан, көннекен көнгә көчкә ялгап барудан шулай күңелем сызамы? Алай дисәң тагы, ул авырлык бер миңа гына килмәгән бит, ил белән килгән. Ярый әле безнең өйдә беребез генә үлгән. Өчәр-дүртәр, хәтта аннан да күбрәк кешесен югалткан гаиләләр дә булды бит! Нәрсә, дөнья әллә аларга җиңелме? Юк, ил кайгысы – уртак кайгы. Дөнья авырлыгыннан күңелем сызлый. Бүген җиңеләймәсә, иртәгә җиңеләер, гел болай бармас, дим. Минем күңелем Гөлбәдәрне уйлап сыза иде. Оныта гына алмыйм бит! Әлбәттә, сугыштан соң ирләр юк, бик кадерле иде. Мин ул вакытта ирләр кулы тигәнне түгел, ирләр күзе төшмәгән кызларны да таба ала идем. Тик күзем берсенә дә төшми, акылым белән Гөлбәдәрне оныта алсам да, йөрәгемнән йолкып ташлый алмыйм. Ул – минем йөрәгемдә, нәкъ менә шушы төшендә.

Без очрашмаска тырышабыз. Очрашсак та сөйләшмибез. Исәнме, саумы гына. Мәгәр сизәм: ул да сыза. Мин кайтканнан бирле бернинди клубка, бернинди кунак-төшемгә йөрми башлавын ишетәм. Башкасын да ишеттереп торалар: иренең үле хәбәрен алгач, тегесе белән дә, монысы белән дә буталды, диләр. Ямьсезрәк сүз белән әйтәләр, билгеле. Ләкин мин сызам. Балтыр итем кимеп, протезларым бушап калды. Тик берәүгә дә сиздермим. Клубларга йөрмим. Озын кичне үткәрер өчен, фото эшенә өйрәнеп алдым. Уфага йөрүчеләр, бигрәк тә күршебез Кыям абзый базар мәйданындагы фотографлардан теләнә-теләнә кәгазьдер-мазардыр, фиксаждыр кебек нәрсәләр алып кайтып бирәләр. Ачып карап алмагач, билгеле, товарның төрлесе эләгә. Шулай да файдасы бар: ул елларны халык, кырылышып дигәндәй, карточкага төшә иде. Аз-маз акча юнәтеп, күршебез Кыям абзый белән әнине Уфага алып киттек. Үземә дә протез кирәк иде, монысы бер сылтау булды. Сәламәтлек министрының үзенә кереп, зур белгечләргә күрсәттек. Юк, диделәр, баштарак кирәк иде, хәзер төзәлмәячәк, диделәр. Кайттык шулай, өчебез дә бөгелеп төшеп.

Кырык җиденче елның җәендә картәтәй белән карт- инәй икесе берьюлы вафат булып, безнең гаилә капыл гына кимеп, бушап калды. Әниемә әллә йорт эше җиңеләерме дип уйлаган идем дә, җиңеләймәде. Мин киптем, миннән яман әни кипте. Ахры, ана йөрәге түзмәде, беркөнне әйтте бу:

– Саргаеп беттең, балам, кибеп беттең, – ди. – Алып кайт, булмаса, Гөлбәдәрне, – ди. – Ул да яхшы ата- ана баласы. Ни булганын син белмисең бит. Бәлкем, ул көчлек белән генә иргә чыккандыр?.. Бары да сугыш бәласе. Сугыш чыкмаса, син болай, ул алай булыр идемени? Үзе риза булса ал да кайт. Йөрмә сагынып…

Әнием үзе шулай дигәч, капыл бар нәрсә дә үз урынына төште дә утырды. Хатын-кыз хәлен хатын-кыз аңламый кем аңласын инде! Чыннан да, дим, әгәр бу сугыш булмаса, минем әти үләр идеме дә, безнең авылның сугышка киткән йөз алтмыш кешедән йөз утызы үләр идеме? Күпме ана – ирсез-баласыз, күпме бала атасыз калды! Күпме бәхетләр җимерелде! Аннан соң, дим, тормыш иптәшең синең белән уртак булган бар нәрсәне гомер буе бергә бүлешеп, кайгысын кайгырышып, шатлыгын шатланышып яшәргә тиеш түгелмени? Кыз булсын дигән булып, кыз алып та, гомер буе утта яшәгән кешеләр азмыни?.. Ярый, дидем, риза булса алып кайтырмын, дидем. Мал – иясендә абынмасын!

Ләкин минем «мал» абынды. Ярый әле ул хәсрәтне әни күрмәде. Ул бичара бөгелгән гәүдәсен озак күтәреп йөри алмады – бөтенләй сынды. Илленче елның кәккүкләр кычкырган ямансу бер вакытында күңелләрне бөтенләй ятим итеп үлеп китте. Ярый инде беренче балабызны күреп, киленнән бик канәгать булып үлде. Ул исән чакны без бик әйбәт тордык. Гөлбәдәрнең күз күтәреп кемгәдер караганын белмим. Ул һаман магазинда эшли, анда эшләгәч, кергәне-чыкканы белән сөйләшми дә булмый. Иллә мәгәр беркем килеп, «Гөлбәдәр шулай, Гөлбәдәр болай» дип миңа әйтмәде. Бәхетсезлек соңыннанрак башланды.

Илле беренче елны моңарчы берүзе генә торган безнең колхозга да күрше авылны китереп куштылар. Мине хисапчы ярдәмчесеннән гади счётчик итеп калдырдылар. Илле алтыда тагы китереп бер авылны безгә куштылар. Колхоз киңәйгән, зурайган саен, миңа урын тарая бара. Шулай мин бөтенләй төшеп калдым. Мин эшләп килгән барлык урыннарны махсус белемле кешеләр алды. Кайсы читтән килде, кайсы үзебездән укып кайтты. Кыскасы, илле алтынчы елны мин янгын каланчасында утыра идем инде.

Шул елның башында безнең колхозга председатель итеп Уфа кешесен китереп утырттылар. Тупас кына, таза гына адәм иде шунда, беләкләре генә дә тай ботыдай иде. Сез безгә килгән елны шул иде бугай председатель? Күрәм: бу миңа бик яхшы карый башлады – тегесен дә, монысын да биреп тора. Үзем дә бик хөрмәт итәм моны. Ахырда бу мине, син монда утыра торган кеше түгел дип, юк урынны бар итеп, Уфага бухгалтерлар курсына җибәрде. Шулай киттем мин алты айлык курска. Беренче октябрьдән укый башладык. Минем кебек якын җирдән җыелган кешеләр атна саен кайтып киләләр. Мин – аяксыз, мин кайта алмыйм. Октябрь бәйрәменә генә кайтырмын, дим. Аннары миңа укуы да җиңел түгел: контузия үзен сиздерә башлады. Шулай да – егылып үлсәм үләм – укып бетерергә исәп. Гаиләне карау, бигрәк тә сеңелкәшне укыту минем өстә. Юкса соңгы вакытларда Гөлбәдәрдән аның өчен сүз ишетә башладым. Җитмәсә, тагын сеңлем кайчандыр ул укымый ташлап кайткан күрше рус авылына сигезенчегә барып керде. Анда хәзер, безнең замандагы шикелле, җиденчене бетергәнне бишенчегә алмыйлар инде. Мәктәбендә дә биш-алты татар гына укымый, классы-классы белән укыйлар. Укытучылары да гел татар диярлек. Ул анда торып укый, димәк, квартирына, ашарына кирәк. Акчаны миннән сорамыйча, җиңгәсеннән сорамас бит инде ул.

Шулай Октябрь бәйрәме дә килеп җитте. Ничектер машинасы җайлы килеп, бер көн элегрәк кайтып китәргә туры килде. Малайлар инде нишләргә белми – сагынганнар. Тик Гөлбәдәр генә әллә ничек аптырабрак киткән шикелле булды. Гадәттә, хатын-кыз күңелен генә сизгер, диләр. Юк, ирләр күңеле дә бик сизгер ул, тик без аны белгертмибез генә. Дөрес анысы, Гөлбәдәр дә берни белгертми. Шулай да сизәм: элекке Гөлбәдәр түгел. Ул, гомумән, соңгы елны бик нык үзгәрде. Мин аның хәлен дә аңлыйм, билгеле. Ире гел түбәнгә таба киткәч, аңа да җиңел булмагандыр. Шулай барысын да уйлагач, күңелем утыра төште. Өч көн кунак булдым да, дүртенче көнне иртә белән колхоз идарәсенә киттем. Елга трамвайлары туктаган иде инде. Иртәгә Уфага берәрсе бармыймы дип авыз ачу белән, председатель миңа әйтә:

– Әнә Кыямның барасы бар. Шуның машинасына утырырсың. Башкача, юл төшми торып, Уфага бару булмас, – ди.

Кыям абзый минем ут күрше. Яшькә әтидән кечерәк булса да, әти урынына күргән кешем. Ул да шунда ук – канцеляриядә. Путёвкадыр-мазардыр яздырып йөри.

– Ярый, апай, илтергә булгач илтергә, – диде ул. – Менә, заправкасына барып, документларын тутырып-нитеп алыйм да, мин сиңа үзем дәшәрмен. Син, бар, әзерләнеп тор.

Күрәм, йөзенә уй чыккан. Ләкин без башкача сөйләшмәдек. Мин председательгә рәхмәт әйтеп кайтып киттем.

Кыям абзый төшкә хәтле Уфага барып җитәргә тиеш иде, шуңа күрә озакламады, үзләренең капка төбенә кайтып та туктады.

Бер ярты сәгатьтән без Уфа юлында идек инде. Моңа хәтле, апай, дип, минем өчен үлеп торган, сөйләшеп сүзе бетмәгән Кыям абзый бүген минем белән сөйләшергә бер авыз сүз тапмый бара. Ни булган моңа?

– Әллә бер-бер хәл булдымы соң, Кыям абзый? – дип тә карадым.

– Юк ла, болай гына, тешем сыкрый… – дип кенә бетерде бу. Ике куллап руленә тотынган да ябышкан. Телен йотканмыни!

Сәгать унберләрдә без Агыйдел кичүенә барып җиттек. «Чегәнский» турындагы таш күперне салып бетергәннәр иде инде, ләкин йөртмиләр иде әле. Ә без чыгасы агач күперне аерып куйганнар: соңгы дебаркадерларны затонга ташып йөргән бәләкәй генә бер буксирны үткәрәләр иде. Без алдагы машинаның кузовына төртелеп диярлек туктадык. Безнең арттан икенчесе, өченчесе… Алда әллә күпме машина буылган. Утырабыз шулай икәү, үпкәләшкән ике бала кебек. Кыям абзыйның теше сыкрый. Ул сөйләшмәгәч, мин дә кул селтәдем. Яңа күпернең күккә ашкан бетон баганаларын санап, биеклеген чамалап утырам. Сүз юктан сүз булсын дигәндәй генә:

 

– Язгы ташкын чорында да астыннан пароход чыгып китәрлек иткәннәр икән, – дип куйдым.

– И апай, апай!.. – диде Кыям абзый кинәт. – Синдә күпер кайгысы! Өеңнән, чынлап та, бернинди хәбәрсез китеп барасыңмыни син? Әллә юри башыңны заяга салдыңмы?..

– Нәрсәгә алай дисең әле син, Кыям абзый?.. – Күземне күпердән алып аңа текәдем.

– Күрәм, апай, син берни дә белмисең икән, – диде ул.

Тәнем эсселе-суыклы булып китте. Кыям абзыйның юл буена көрсенеп килүен яңа гына сизенә башладым.

– Сузма, Кыям абзый, тизрәк әйт!

– Их, апай, апай!.. Тешем түгел, йөрәгем сызлый минем. Мине гаепләсәң гаепләрсең – әйтми булдыра алмыйм. Гөлбәдәр куенында килмешәк председатель йоклый бит…

Бу хәбәрне башка берәү әйткән булса, мин инде аны, бугазыннан буып алып, бәлки, машина астына салган булыр идем. Ләкин гомер буе ут күрше булып яшәгән, беркемгә бер хыянәте тимәгән Кыям абзыйга ничек кул күтәрелсен? Кулымны яксам – кулым корыр, тел тидерсәм – телем корыр төсле. Мин Агыйдел күперенең бетон баганалары кебек каттым да калдым. Сикереп торырга аягым юк, тотынырга кулым юк, сүз әйтергә телем юк. Исән башым белән мәет мин. Алда – машина, артта – машина, кабина ишекләре ябык, тәрәзәләре ябык, тыш- та – салкын кара көз. Кабина идәненнән җылы бәреп тора, ләкин минем аяклар сизми: алар туңмый да, җылынмый да торган… Мин бик озак утырганмындыр, машинабыз туңган кешедәй дерелдәп кузгалып киткәч кенә исемә кайттым. Күперне ялгаганнар, машиналар, агылып, Уфа ягына чыга башлады. Без дә Фрунзе урамыннан шәһәргә менеп киттек.

– Бу хәлне халык беләме, Кыям абзый? – Телгә килеп әйткән беренче сүзем шул булды.

– Белсә дә, бик азы беләдер, – диде Кыям абзый. – Бүген колхозның Уфага машинага җибәрерлек йомышы да юк иде. Шул сине тизрәк олактырыр өчен генә җибәрде аны председатель.

– Шулай да мин аларны үз күзем белән күрергә тиеш!..

– Яхшы. Әгәр укуым кала димәсәң, минем белән кире кайтасың.

– И Кыям абзый, мондый хәлдән соң нинди уку ди!

Мин укыган җиргә дә, квартирга да кереп тормадым.

Кабина эченә сөяп куелган капчык шикелле – машина кая, мин шунда – тик йөрдем. Кыям абзый ашыкмый.

– Күпер тугызга кадәр эшли әле. Безгә барыбер төнсез кайтырга ярамый, – ди. Эшен суза-суза, сәгать алтыны җиткерде. Шәһәр халкы эштән чыкты. Без дә бер ашханәгә туктап ашарга кердек. Миндә, билгеле, ашау кайгысы түгел. Мин көндез дә ашамадым, Кыям абзыйның гына ашаганын карап утырдым. Берәү булса инде, бу хәсрәтне аракы белән томалар иде. Ләкин мин аракы эчмим, аракы эчү нәселебездә юк. Кыям абзый, ашап чыккач, кинәт кенә ашыга башлады.

– Әйдә, кузгалыйк булмаса. Мондыйда Агыйделне чыгып калу хәерле. Иртә булса, берәр авылга кереп торырбыз, – ди.

Чыннан да, Камышлыга җиткәч, Кыям абзыйның та- нышларына кереп, ике сәгатькә якын анда юандык. Авылга төп-төгәл сәгать бердә кайтып кердек. Көзге караңгы төн. Күл өсте белән җир өсте бердәй – дегет кебек. Председательнең гаиләсе – Уфада, үзе бездә ялгызы гына яши иде. Без аның квартирына кагылып-нитеп тормадык. Кыям абзый туп-туры машинасын безнең капка төбенә китереп туктатты.

– Әйдә, апай!..

Үзе кабинадан сикереп төште дә атылып ишегалдына кереп китте. Мин дер-дер калтырап аның артыннан иярдем. Мин шыгырдап килеп җиткәндә, Кыям абзый ишек төбендә тора иде инде.

– Шакы ишегеңне!

Мин әкрен генә шакый башладым. Җавап юк. Ныграк итеп шакып карадым – җавап юк. Өйдә җан әсәре барлыгы да сизелми. Ахры мин, ярсып, ишеккә таягым белән бәрергә тотындым. Шуннан соң гына:

– Кем анда? – дип, Гөлбәдәр килеп чыкты.

– Ач!..

– Синмени, Хәнәфи? Бәй, нишләп кайттың? – диде Гөлбәдәр. Ишекне ачты да, берни булмагандай: – Бикләп кер, – дип, өйгә кереп китте.

– Ярар, – дидем.

Таягым белән башта уңга, аннан сулга селтәп суктым. Шунда кемдер минем таяк тиюдән «ыһ» дигән тавыш чыгарды да, мине караңгыда стенага сипләп, ишеккә ташланды. Анда аны Кыям абзый эләктереп алды. Ләкин председатель гайрәтле иде – Кыям абзыйны да ишек яңагына сылады. Артыннан куа баруның мәгънәсе юк иде.

Без өйгә кердек. Гөлбәдәр өстәлгә капланып елый ук башлаган. Мин лампага ут алдым. Мич буеннан түр стенага чаршау тартылган иде, аны ачып карадым – балаларны үзебезнең урынга салганнар. Ә бу якта, гадәттә, ике малай ята торган такта караватка үзләре яткан.

Мин буылып, йөрәгем ярсып, Гөлбәдәр өстенә килдем. Ярый әле Кыям абзый таягымны тотып алды. Гөлбәдәр инде еламый, такмаклый гына:

– И Кыям абзый! Тәмәке генә кабызып чыгыйм дип кергән иде. Председатель бит! Безгә шундый игелек эшләп, Хәнәфине укырларга җибәргән кеше. Ачмаска кулым бармады… Нишлим соң, нишлим? Шушылай чишенгән килеш идем. Күпме каршы торып карадым… Аттай көчле – кулларымны каерды…

– Анысын белдек, – дидем мин. – Тик ни өчен урын ике кешегә җәюле? Ичмасам, без кергәнче, бер мендәрне җыеп куялар иде аны.

– Ике балабыз хакына гафу ит, Хәнәфикәем!.. – дип, Гөлбәдәр аягыма егылды.

– Җитмәсә, исерек! – Мин җирәнеп артка чигендем.

– Их, Гөлбәдәр, Гөлбәдәр!.. – диде Кыям абзый. Бар сүзе шул булды.

– Кыям абзый, – дидем мин, – илтеп куй мине кире Уфага. Йә бу фахишәгә бер-бер хәл ясармын.

– Син алай бик кызып барма әле, апай, – диде Кыям абзый. – Мин сине илтеп куярмын куюын, хәзер миңа председателе дә сүз әйталмас, тик, апай, төн авышсын инде. Агыйдел буенда йоклаганчы, безгә кереп баш төртеп алыйк. Хәлеңне аңлыйм, шуңа күрә «кал» димим. Әйдә!

– Китсәгез китегез, кадалыгыз! – диде Гөлбәдәр. Зифа озын гәүдәсе белән үзе минем өскә килде. – Ирмен дип син дә яшисең дөньяда!

Мин актык ихтыярымны җигеп кенә түзеп торам. Әтием кебек Кыям абзый бар, балалар бар. Ярый әле алар уянмады. Уянсалар, безнең янга чыкмый калмаслар иде. Әллә уянып та, мондый елаш-тавыштан куркып, үзләре елап ятамы? Чаршау читен генә күтәреп, малайларга күз салдым. Шөкер, йоклыйлар. Бу ямьсезлекне күрмәделәр.

Без ничек кергән булсак, шулай чыгып та киттек.

Кыям абзый хатыны Саҗидә апага бер-ике сүз белән генә безнең хәлне аңлатты да, үзе чишенеп йокларга ятты. Миңа да урын салып биргән иде, ләкин мондыйда кем йоклый алсын инде! Мин утырган килеш кенә төн үткәрергә булдым. Сизеп торам, Кыям абзый да йоклый алмый. Ул – шофёр, аның мине Уфага илтәсе бар, йокласын иде дә бит – йоклый алмый. Шулай таң аттырдык та, карга күзе юлга төшкәнче, сәфәр чыктык.

– Беркемгә дә сөйлисе булма, ишетсен колагың!.. – дип, Кыям абзый Саҗидә апаны да, җиткән кызы Гөлфияне дә кисәтеп куйды.

Шул төннән минем башыма сызлау капты. Ун чигәмнән кысып ала да сулкылдапмы-сулкылдый. Аннары менә шушы буйдан, ике каш өстеннән чатнап ярылгандай була. Колагым да шауларга тотынды. Укытучы сөйләгәндә, җөмләнең бер яртысын тотам, икенче яртысын тота алмыйм. Бер дә алга түгел – көн саен артка, көн саен кирегә. Атна дигәндә, урынга яттым. Кузгалу түгел, башымны да бора алмыйм – күзләрдән ут күренә. «Скорая помощь» килеп салып алып киттеләр мине. Больницадан Гөлбәдәргә хәбәр иттердем. Алма кебек ике улым хакына кичерергә уйлыйм үзен. Кая барасың кичерми? Куып чыгара алмыйм. Үзем дә китә алмыйм. Ике аяксыз килеш кая китәсең? Аягым исән булса да китә алмас идем. Ул ике балага кем атай булыр? Алар өчен хәтта мин Гөлбәдәре белән генә түгел, убырлы карчыкның, гыйфритнең, дәҗҗалның үзе белән дә торырга риза. Бу дөньяда әллә ни кыра алмадым, инде яшәвемнең бар яме, бар мәгънәсе шул ике сабыйны, ятим сеңлемне аякка бастыру иде.

Мондый больницада мине озак тотмадылар, контузиягә бәйләп, госпитальгә күчерделәр. Аннан да өйгә хәбәр иттердем. Юк Гөлбәдәр! Әллә, дим, «кил» дип атап чакырмаганга килми микән? Бәлкем, кылган эшләренә үкенеп, күземә күренергә оялып ятадыр? Күңелемне шулай төрлечә юатам. Ни әйтсәң дә, бөтенләй намуссыз, мәнсез, беткән кеше түгел иде ләбаса. Минем янга сирәк-мирәк әлеге дә баягы үз каным – сеңлем килеп йөри. Үзләре укыган авыл яныннан гына диярлек узып киткән поездга утырып килә дә төнен вокзалда кунып кайтып китә иде. Мин һаман, ятлап куйган төсле, бер үк соравымны сорыйм:

– Җиңгән ни хәлдә соң?

– Әйбәт, – ди.

– Апайларың авырмыймы?

– Юк, авырмыйлар, – ди.

44Көлтә арбасы.
45Әдәби телдә – тубык.