Read the book: «Сборник стихов. На татарском языке»
Аңламассың бу дөньяны
Акча түләп бала табу,
Акча түләп кабер казу,
Акча өчен шигырь язу
Тән күрсәтү, эчү-азү.
Бүгенге көннең билгесе-
Фәхишәлек,көчләү-талау.
Кәрт ачу һәм йолдыз санау.
Бар тормыш шуңа корылган
Әллә дөньясы борылган.
Кайда калган чын мәхәббәт,
Кайда ул өзелеп сөю.
Балалар болайда туды
Булмады арада көю.
Кеше үлсә авыл белде,
Авыл белде-авыл күмде.
Җитсә садакасын алды,
Булды садакасыз калды.
Ә хәзерен иртән торсаң...
Ялган сүзләр,ялған жырлар,эчкән йөзләр
Әз булсада күрми микән безнең күзләр?
Кайда безнең гөреф-гэдәт рухи байлык?
Туганнарым әз булсада уйланаек.
Бер югалткaч кайтараалмабыз кирегә,
Гөреф -гэдәт әйбер түгел, юк бирергә.
Иманым камил гөреф-гэдәт рухи байлык
Алданмаек дуслар, акча нәрсә-ул бер айлык!
Дөньяны Без көтәбез! Без әтәбез!-дигәннәргә...
Мескен дөнья...
Бәндә сине ничек кенә кыйландырмый,
Кемдер әтә,кемдер төртә,кемдер җигә
Бер алдына,бер артына чыгып карый.
Эчеп алса ачы сүгеп- бармак яный.
Бәндә уйлый “дөнья хайван” без көтүче.
Дөнья туктый,юк-юк...булмаса өтүче.
“Дөнья хайван” ыжламыйда,күшәмидә
Алға бара,бәндә кебек эшләмидә.
Бу дөньяны кемнәр генә җикмәгәннәр
Атлант дигән алыплары да көткәннәр...
Чама белми әллә ныгырак өткәннәр,
Җир убылып су астына да киткәннәр.
Дөнья гына әйтерсең лә бер Тәгәрмәй,
Ничек барган шул көенчә ул тәгәрләй.
Җиккэнне дә,көткэнне дә ………………
Бер әйләнә,аннан килеп бер тәгәрләй.
АВЫЛЫМА
Карашын бик сулпэн - сыкрыйсын бугай,
Белдертмәскә тырышып яранны.
Күрэм авылым, хәлен шәптән түгел
Хәтерләтә үткән буранны.
Ачуланма миңа, сирәк кайтасың дип
Менә кайттым —кайтым ашкынып.
Әйдә күрәст кайда бала-чагаң,
Кайда салкын Чишмә ташкыны!
Урамнарың бүп-бүш.Берәү дә юк.
Алай дисәм бераз ялгышам.
Алпан-түлпэн берәү килеп ята
Әллә инде анысы салмыштан.
Кая өйләр,кайда клубларын
Кая куйдың безнең мәктәпне?
Эндәшмисең,нигә сүзәң бетте,
Кем бозганын булган тәртипне?
Тал-кичерткэн баскан,көртәң ауган
Түбәң кыек, тәрәзәң кадәкта.
Ярдәм кулы сузган нич берәү юк
Ник ятмыйсың үлеп ятакта!
Зыйрат кәртәләреавып бара,
Хәлдән килми, җитми көчебез.
Сине күмәк безгә урын калмас
Бер уйласан-нинди үкенеч!
Акыллым белән мин бит сине аңлыйм
Тик күңелем барыбер килешми.
Дөньялар бит хәзер нык үзгәрде
Син дә үзгәрергә тиешле.
Юк килешми авылым, уянырга кирәк
Юу йәзәнне-йокы бастырма!
Болай яшәү бик озакка бармас
Урын табылыр тауның астында!
Мин ышанам авылым,иманым камил
Син бит тере,син бит улмәгән!
Берәз гына сыкраган булып,
Без кайтуны гына теләгән!
Язсын бергә үтәргә
Бер тарафка бардык,тайпылмадык,
Урын житте янәш барырга.
Арысакта туздек,бергә булгач
Жиңел икән сукмак ярырга.
Уфтанмадык,ризалыкта бардык,
Авыр чакта куйдык терәген.
Әгәр гомер булса,без беләбез,
Ул терәкнең алда киргәнен.
Шул юллардан Ходай аермасын,
Тагын язсын парләп үтәргә.
Тормыш сукмагының ак жепләре,
Картлыкта да бергә сүтәргә.
Тазалыктан аермасын берүк,
Ятимлекне тәрәң итмәсен.
Кайгылар күп-алар барда ачы,
Картлыгында шулар көтмәсен!
Әле бар күрәсе оныкларны,
Онык балаларын сөясе.
Тигезлекне генә бир Ходаем,