Free

Сайланма әсәрләр / Избранное

Text
Mark as finished
Font:Smaller АаLarger Aa

Үгез белән Бүре

 
Симез, таза, зур бер Үгез ялгыз үзе
Урманга якын җирдә ашап йөри.
Ачыгып ау эзләгән ялгыз Бүре
Урман буйлап барган чакта моны күрде.
 
 
«Эзләгәнем табылды», – дип килеп җитте,
Үгез искәрмәгән чакта һөҗүм итте.
Хәлсез Бүре симез Үгез арасында
Җан-фәрман белән канлы сугыш китте.
 
 
Бүре килә, Үгез кыйла мөдафәга[753]:
Бүрене сөзә, һаман читкә кага.
Үгез, Бүре һәр икесе яраланып,
Тәннәреннән шыпыр-шыпыр каннар ага.
 
 
Күп сугышып, һәр икесе яралангач,
Бүре урманга кереп китте, гаҗиз калгач.
«Тик йөргәндә Үгез мине кыйнады!» – дип,
Аюга гарыз кыйлды[754], аптырагач.
 
 
Кыйсас[755] таләп кыйла Бүре теге Үгездән,
Мәзлумсынып[756], яшь агызып ике күздән.
Шул сәгать Аю Төлкене җибәрде:
«Үгез монда килеп җитсен, – диеп, – тиздән!..»
 
 
Буйсынып, суд җиренә килде Үгез,
Мөддагый[757] берлән бергә торды тигез.
Хакимлек көрсисенә[758] менеп алып,
Ачуланган төсле Аю башлады сүз:
 
 
«Бар идеме бу Бүредә берәр үчең?
Шулай золым кыйлалармы, бар дип көчем?
Сөзгәнсең – тәмам эштән чыгаргансың,
Зур җәзага сәбәптер бу кыйлган эшең.
 
 
Әйтәсе сүзең булса – әйт шушында,
Гадел хөкем урныдыр безнең монда».
Аюның карашыннан Үгез куркып,
Җавап бирде үз ягыннан бу да шунда:
 
 
«Йөри идем кырда ашап ялгыз үзем,
Тик торганда Бүре килеп итте һөҗүм,
Мөдафәга кыйлдым – башка гөнаһым юк,
Әй хаким, кыйл гаделлек белән хөкем».
 
 
Бүре әйтә: «Бирим эшнең аслын ачып,
Файда юк тугърылыктан читкә качып.
Бу Үгезне бик дус күреп, якын барып
Уйнамак булган идем, кочаклашып.
 
 
Кан басты шунда аның ике күзен.
Сабырлыкта тота алмады Үгез үзен.
«Уеннан уймак чыгар» дигән кебек,
Җенле кеше рәвешендә итте һөҗүм».
 
 
Һәрберсенең сүзен Аю бетте тыңлап,
Хөкемгә кереште инде Аю чынлап:
«Тик йөргән бер мәзлумга тигәнсең син,
Әй залим, усаллыкның җәзасын тап!
 
 
Беләсеңме, касдан[759] һөҗүм шәригатьтә
Йөридер үтерү белән бер рәттә.
Әлбәттә, син явызга кыйсас лязим[760],
Калсын бу эш башкаларга гыйбрәткә!»
 
 
Булдымы-булмадымы – хөкем тигез,
Үлемгә мәхкүм булды мәзлум Үгез:
Аю, Бүре бергәләшеп ашадылар,
Үгез – мәзлум, диеп һичкем әйтмәде сүз.
 
 
Бу низаг тәмам булды менә шулай:
Хөкем булды Үгезгә авыр, Бүрегә уңай.
Гаепсезне гаепле итеп чыгаручы
Хакимнәрдән безне сакла үзең, Ходай!
 

1913

Г. Тукай вафатыннан соң

 
Көтмәгәндә кайгы салды безгә бу көндә фәләк[761]:
Әй сөекле яшь шагыйрькәй! Син югалдың иртәрәк.
 
 
Тар күреп бу чикле тормышны үзенең башына,
Кайтты «нәфсе мөтмәиннәң[762]» инде үз Алласына.
 
 
Гали рухың бу түбән дөньяны һич тиңсенмәде,
Тик бүтән дөньяга китте, ул бөтенләй үлмәде.
 
 
Үлмәдең син: чөнки бу көн һәр татар күңлендә син,
Бетмәдең син: һәр кеше сүзендә син, телендә син…
 
 
Һичвакытта чыкмас истән монда кыйлган эшләрең,
Һәрвакыт сөелеп укылыр бар «Күңел җимешләрең».
 
 
Син сөеклесең, сине шулай сөя һәрбер татар,
Сиңа каршы ихтирам һәрбер татар күңлендә бар.
 
 
Югалуың – бик зур авырлык, һәммәбезгә син әрәм,
Бар кешеләрдән дә артык мин җылыйм, хәсрәтләнәм.
 

Хәят юлында

 
Булма мәэюс[763]!.. Бул хәзер һәр көн хәят сугышында син,
Йә муаффәкъ[764] бул сугышта, яки җан бир шунда син.
 
 
Мәгълүм ул: дөньяда булмый чын бәхетле, шат кеше –
Бу фәләкнең тырнагыннан чын вә чын азат кеше.
 
 
«Күп тырыштым, булмады!..» – димәк, начарлык
ул – юк эш,
Син әле һаман тырыш, һаман бәхет эзләп сугыш.
 
 
Син хәят сугышында гайрәт, һиммәтең[765] итсәң корал,
Шөбһәсез, галиб[766] булырсың: дөньяда юк һич мөхаль[767].
 
 
Чын кешелектән хисапланмый – тору мәзлумсынып[768],
Юк кына эшләргә дә куян кебек тик буйсынып.
 
 
Чын җәсарәт[769] каршысында нәрсә бар тез чүкмәгән?
Тагы да кузгал, тагы да талпын, әле дә форсат үтмәгән!..
 

Вөҗдан теләге

 
Аерса Тәңре байларны фәкыйрьләрдән кыямәттә –
Кеше үз кайгысын кайгырткан иң дәһшәтле сәгатьтә;
 
 
Бөтен байларны шул җирдә җыеп җәннәткә кергезсә,
Колак ишетмәгән, күз күрмәгән нигъмәтләрен бирсә;
 
 
Шулай ук, һичберен калдырмый, «мин ярлы» дигәннәрне
Җыеп салып тутырса ыжгырып янган җәһәннәмне, –
 
 
Йөзем чытмый җәһәннәмгә керермен ярлылар берлә,
Күрермен һәр авырлыкны, янармын мәңгегә бергә.
 
 
Авырлык, ярлылык кай җирдә булса – мин дә шул якта,
Булырмын вөҗданымның зур теләген биргән ул чакта.
 

Бәхет эзләү

 
Күңел бәхетне җирдән эзли, тапмый – ул өмид өзми,
Үзенең бәхтене һаман да күктән-гаршедән эзли.
 
 
«Бу җирдә юк, теге дөньядадыр», – дип чын сәгадәтне,
Өмидсезләнә башлый, ул көтә иң соңгы сәгатьне.
 
 
Имеш, ул шөбһәсез бер чын сәгадәткә аша үлгәч,
Китә җан гарше әгъляга[770], аның тик бу җанын күмгәч.
 
 
Булырмы анда бер-бер чын сәгадәт – инде тикшермим,
Җир өстендә торып, күк фәлсәфәсенә барып кермим.
 
 
Шуны әйтмәк булам: Тәңре җир өстен безгә биргәнгә,
Бәхетне ушбу җирдән эзләсеннәр инде һәр бәндә.
 
 
Бәхетле җанга җир, күк, гарше әгъля – һәммәсе барыбер:
Шулай булгач, сөйкемледер миңа күктән дә ушбу җир.
 
 
Үлеп мең ел торуга бер сәгать гомрем алыштырмыйм,
Бәхет эзлим җир өстеннән. Торам мин монда, ник тормыйм?!
 
 
Кешеләргә бәхет эзләп сугыш ачучылар берлә,
Җаным чыкканчы агъзымнан йөрермен һәрвакыт бергә.
 
 
Качан җәбрән[771] алалар бу җанымны бу черек тәннән –
Китәрмен шул вакытта зар җылап туган җир өстеннән.
 
 
Хәер! Мин анда да китмәм, йөрермен әйләнеп җирне,
Миңа каршы торучы башка көчләргә ирек бирми…
 

Тәәссер[772]

 
Азмы талпынды өмид берлән минем күңлем кошы?
Туктата барган юлыннан бу фәләкнең язмышы.
 
 
Дөньяда азмы газапланды минем гаҗиз җаным?
Азмы сызланды халык хәлен күреп бу вөҗданым?
 
 
Азмы түгелде ике күздән ачы күз яшьләрем?
Азмы хәсрәтләр күреп агарды башта чәчләрем?
 
 
Азмы әрнетте йөрәгемне бу дөнья уклары?
Азмы яндырды күңелне төрле хәсрәт утлары?
 
 
И ике күзем! Җылаудан туктаңыз!.. Бәгърем яна.
Туктаңыз һич булмаса сез, әл дә күңлем сызлана.
 
 
И күңел!.. Талпын югары… ит сабыр, һаман чыда.
Күз яшеңне күрмәсен халык, фәкать күрсен Хода.
 
 
Нинди мәгънә бар күңелдә, ул шулай сызланмагач,
Бу мохитнең тәэсиреннән ут кабып та янмагач?
 

Таң яктысы

 
Күренә күкнең бер читендә нинди бер нур чаткысы?
Арта аз-маз без көтеп торган саен таң яктысы.
 
 
Үтте караңгы озын төн, аһ! Менә чын атты таң –
Бетте пәрдә, нинди шатлык! Нинди шатлык!..
Якты таң.
 
 
Бетте ул мине газаплаучы кара төн, бетсен ул!..
Каплаган бәхтем кояшын, китте ул, чын китсен ул!..
 
 
Безгә шул күрсәтмәгән бу көнгә чаклы яктылык,
Шул әнә кыйлдырмаган бу көнгә чаклы яхшылык.
 
 
Шул әнә хаклык нурын күрсәтмәенчә саклаган,
Шул үзе безнең җирнең йөзеннән тугърылыкны
каплаган.
 
 
Шул әнә тилмертте безне, шул җылатты! Шул гына!
Шул явыз каплады күзне, эшләтте бездән шул гөнаһ.
 
 
Безне шул юлдан адаштырган моңарчы гел генә,
Юл табарбыз, ул китеп, килсен фәкать бер көн генә.
 
 
Әй матур таң! Якты таң! Күптән көтәбез, әйдә, кил!
Инде бик күптән көтәдер якты таңны безнең ил.
 

Яшь күңел

 
Дәрт, өмид, гайрәт күмелгән яшь күңелнең астына, –
Ул чыдашалмый шуңарга: талпына да ашкына.
 
 
Ул йомарланган чәчәк төсле – әле дә атмаган
Яки, бер көзге кебек, һичбер җире тапланмаган.
 
 
Һәм, аныңча, алда һичбер кайгы юк, гел яхшылык,
Бер болытлы көн дә юк, һаман кояш һәм яктылык.
 
 
Һәммә нәрсәнең күрә ул гел генә ямьле ягын,
«Дөньяда һаман шулай булыр», – ди, белми алдагын.
 
 
Көннәрен шатлык белән, аузын да җыймый үткәрер,
Күп тә үтмәс, шул вакытта яшь күңел дә үзгәрер.
 
 
Гади тормышны күрер, шуннан һаман үрнәк алыр,
Саф күңел акрын гына бозылыр, ниһаять, тапланыр.
 

Саф күңел

 
Мәхәббәт берлә тулган саф күңелләр дәрьядан да киң,
Бөтен күзгә күренгән нәрсәләрдән – дөньядан да киң.
 
 
Күңел киң булса, анда сыймаган һичнәрсә юк – ул зур,
Күңел – һәрнәрсәне күрүче гали, мәгънәви бер нур.
 
 
Сөя ул тип-тигез мескин вә мәзлум[773] һәм фәкыйрьләрне,
«Мин инсанмын» дигәннәрне – хатыннарны вә ирләрне…
 
 
Карый ул дөньяга һич хәйләсез-нисез вә күзлексез,
Шулай ул кайгыра һәммә халык өчен һич өзлексез…
 
 
Вәләкин ул күңелнең сахибе[774] күрми – сукырланса,
Күңелне кысса, юк-бар шәй[775] өчен сызланса, тарланса.
 
 
Күңелдән тар бер әйберне табып булмыйдыр ул чакта,
Кая дөнья сыю!.. Андый күңелгә сыймый борчак та.
 
 
Күңел тар булса, мин андый күңелләрне «бозылган» дим,
«Илаһым, мондый пычрак тар күңелләрдән үзең сакла!..»
 

1914

Исле гөл

 
Күп үләннәр уртасында үсте бер хуш исле гөл,
Ушбу гөл читтән карауга бик матур һәм бик зур түгел.
 
 
Җилләр иссә, селкенә бу гөл, чәчә хуш исләрен,
Аңкый хушбуй исләре көндезләрен һәм кичләрен.
 
 
Ушбу гөлнең бу эшеннән башка гөлләр көнләшә,
Бу аларның шул эшен күргән саен хуш ис чәчә.
 
 
Бу үсә, үскән саен, хуш исләре арта гына,
Төрле күбәләк кунып иски аның яфрагына.
 
 
Ушбу исле гөл кебектер яхшылык кыйлган кеше,
Исле гөл төслүк кешеләрнең була ул изгесе.
 

Язармын

 
Язармын мин шигырьләрне
Йөрәк бәгърем каны берлән,
Ачармын матбугат сугышы
Халыкның дошманы берлән.
 

Тугайда

 
Киек каздай тезелеп, печән чабалар болында,
Ялтырап торган үткер чалгы һәрберсенең кулында.
 
 
Безнең тугайның үләне – сарут белән кәрешкә,
Язлар үтте, җыен бетте, инде без төштек эшкә.
 
 
Безнең авыл тугаенда үсеп тора бер каен,
Җаннан артык бу җирләрне безгә биргән Ходаем.
 
 
Матур кара түбәтәем җомга көнне киямен,
Үз илемне, үз җиремне җаннан артык сөямен.
 
 
Татар, башкорт җирләре – Идел, Жаек арасы,
Хур буламы бу дөньяда татарларның баласы?
 

1915

Язмыш

 
Йөзәбез шаулаган, тау-тау кебек тулкынлы диңгездә,
Барабыз зур корабларның арасыннан шулай без дә!..
 
 
Үтә һәрбер минут курку белән өмид арасында,
Җил иссә кайсы яктан – бу кораблар да бара шунда…
 
 
Түгел мәгълүм: бара торгач та бәрелерме болар ташка?..
Калырмы бәгъзесе[776] өстә, китәрме бәгъзесе аска?!
 
 
Хәвеф зур!.. Куркыныч арта!.. Үлем алга килеп баскан,
Халыкның язмышы чишелер вакыт гаять якынлашкан…
 
 
Ирек юк, нәкъ уенчак төсле, язмыш уйната безне,
Якабыздан тотып, бер тарта, бер читкә ата безне!..
 
 
Мокатдәс яшь, мокатдәс кан!.. Китәрләрме болар юкка?!
Җә булмаса ирештерерме безне мәңге шатлыкка?..
 

Юктырсың ла, Алла!..
(Зарыйлык[777])

 
Юктырсың ла, Алла!.. Әгәр булсаң,
Сабыр итмәс идең бу эшкә,
Бөтен кодрәтеңне баглап куймас
Идең җирдә алтын-көмешкә.
 
 
Күрер идең көчсез бәндәләрне,
Ярдәм итәр идең аларга,
Ирек бирмәс идең көчлеләргә
Көчсезләрне болай таларга…
 
 
Яшь түктертмәс идең кан аралаш,
Ишетер идең аһ-зарларны.
Күп кешеләр эчтән сызлап йөри,
Бер кызганыр идең аларны…
 
 
Яраткансың халыкларны, фәкать
Тигез итеп яраталмадың,
Чын мәхәббәт һәм дә шәфкать нурын
Тигез итеп тараталмадың!..
 
 
Бәндәләрең булды чын бәхетсез,
Диннәрең дә бәхет бирмәде;
Тәгълиматың ушбу көнгә чаклы
Сәгадәткә ирештермәде…
 
 
Хаким иттең, Раббым, җир йөзенә
Кара көчне, алтын-көмешне;
Синең голувиятең[778], кодрәтеңә
Ушбу эшләр бер дә килешми…
 
 
Ярый ла син үзең бик рәхәттә,
Бәндәләрең кан-яшь түгәләр,
Гомер буйларына михнәт чигеп,
Газап эчләрендә үләләр…
 
 
Кодрәтең там[779] булса, бер фәрманың
Җитмәс идеме соң тыярга,
Чын-чын татулыкны, мәхәббәтне
Мәңге урынлаштырып куярга?..
 
 
Сабыр иткән бәндәләргә вәгъдәң
Ахирәттә гаять зур-зурын,
Шу[780] вәгъдәңнең бик аз гына кыйсьмен[781]
Дөньялыкта күрсәт, ач нурың!..
 

Охшату

 
Сибелгән бриллиант төсле
Бизәкли күкне йолдызлар.
Бизәклиләр җир өстен
Чәчкәләр төсле матур кызлар.
 
 
Аерма юк боларда, тик
Алар – күктә, болар – йирдә.
Ничек аерып белер идек,
Әгәр дә торсалар бергә.
 
 
Әгәр дә куйсалар янәшә
Матур кыз берлә йолдызны,
Алып ташлар да йолдызны,
Алыр ирдем матур кызны.
 
 
Беләсеңме, матур кызда
Янып торган ике күз бар,
Кая йолдыз гына, бәлки,
Тулы ай төсле ак йөз бар.
 
 
Аның аузы дисеңме!
Ул иреннәр бергә селкенсә,
Ни әйтим инде, ул ак
Тешләрен бер күрсәтеп көлсә.
 
 
Мәдехтән[782] бик күп өстен ул:
Сузылган кап-кара чәчләр;
Кара: зур ак күз өстендә
Сызылган кап-кара кашлар.
 
 
Кәлямулла[783] дигәнчә әйтсәк:
– Алар – якут, алар – нурлар,
Мувәкъкать[784] җиргә төшкәннәр,
Алар, – асылда, чын хурлар.
 

Беренче мәхәббәт

 
Исеңдәме?.. Утырдык айлы кичтә бакчада бергә –
Теләдем шунда мин «сине сөям, җаным…» дип әйтергә.
 
 
Телим, тик әйталмыйм, нәрсәдәндер шунда мин курыктым,
Көчем җыйдым да алдыңда башым идем, кулың тоттым.
 
 
Сүз әйтмичә генә, ак маңлай чәчеңнән бер сыйпап алдым,
«Фирештә син» дидем, хәлсезләнеп, алдыңа баш салдым.
 
 
Кызардың шунда син никтер, битең алланды, нурланды;
Күзең, кашың, йөзең, иреннәрең тагы да матурланды.
 
 
Сизеп рухымны, шунда җылмаеп, син бер көлеп куйдың;
«Рәхәт бу төн!..» диеп уфлап, сөюне белдереп куйдың.
 
 
Беләмсең? Котлады ай: безнең өсткә нурларын чәчте;
Чутылдап сайрады былбыл, гүя ул безгә эндәште.
 
 
Агачлар, чәчкәләр көлде, алар да күрделәр безне;
Алар шаһит булып ишеттеләр «сөям» дигән сүзне.
 
 
Онытмыйм, оныталмыйм шул матур төндәге шатлыкны,
Вөҗүдем[785] һәм җаным бу дөньядан тәмам азатлыкны…
 
 
Менә шул серле чаклар әле дә балкыйлар күз алдымда,
Башын игән кебек торган кебекмен мин әле дә алдыңда.
 

1916

Вөҗдан теләге

 
Мең вә мильон акчадан кыйммәтлерәк вөҗдан миңа,
Вөҗданымның боерыгы – Инҗил миңа, Коръән миңа.
 
 
Сәҗдә итмим башка көчкә, баш иям мин тик аңа;
Шулвакыт күңлем тынычлана, җаным рәхәт таба.
 
 
Башка һич көчтән җиңелмим, тик мине вөҗдан җиңә,
Вөҗданымны сатмыймын алтын, көмеш һәм энҗегә.
 
 
Җан алучы Газраилгә туп-туры курыкмый карыйм,
Вөҗдан алдында тәмам куркам вә дер-дер калтырыйм.
 
 
Изге көч ул: бар бозыклыкларга шул каршы тора,
Тик аның нуры белән барлык вөҗүдем яктыра…
 
 
Бар түбәнлек һәм дә хурлыктан мине тик саклый ул,
Тап вә кердән, пычранудан бу күңелне сафлый ул.
 
 
Бар газаплардан йолучы вөҗданым – иман миңа,
Вөҗданымның боерыгы – Инҗил миңа, Коръән миңа…
 

1917

Азатлык хөрмәтенә

 
Нинди бер шатлыклы якты!.. Өнме бу я төшме бу?..
Тәңренең кодрәт кулы берлән кыйлынган эшме бу?
 
 
Яп-яңа, чиксез караңгы, куркынычлы төн иде;
Бар халык мәзлум иде, мескен иде, мәхкүм[786] иде.
 
 
Шул караңгылык эчендә кычкыру мәмнугъ[787] иде,
Кузгалырга, эзләнергә һич тә рөхсәт юк иде.
 
 
Йоклатып, ил өстене баскан иде албастылар;
Нур белән безнең арада бар иде таштан дивар.
 
 
Яктылык эзләп күзеңне ачдисәң[788] – мәгъюб[789] идең,
Әллә кем булсаң да сан юк, син һаман бер чүп идең.
 
 
Эшчеләрнең хәмләсе[790] берлән ватылды таш дивар,
Хөррият шундук бөтен дөньяга күрсәтте дидар[791].
 
 
Төште куллардан, аяклардан әсарәт чылбыры;
Бар кешегә тип-тигез төште гадаләтнең[792] нуры.
 
 
Нишләрен белми халык: анда – матурлык, монда – ямь,
Ул кара көчләр җәһәннәмгә егылды йөзтүбән.
 
 
Әй ирек, син ит тәҗәссем[793], гөл йөзеңнән бер үбим;
Күп кешеләрдән сине көткән гашыйкның берсе – мин…
 

Бер истәлек

 
Айлы кичләрдә әгәр чыксаң – йөзеңне нык яшер,
Юкса бу матур йөзеңне ай күрер дә көнләшер.
 
 
Ул чыдый алмас: сине күргәч, ачудан чайкалыр,
Ул китәр бу җир яныннан, җир йөзе айсыз калыр.
 

Күңелгә

 
Әй күңел! Киң бул, тарыкма!..
Сөй халык хөрриятен,
Изге юлдан читкә чыкма –
Шул синең кодсиятең[794].
 
 
Бул кояш, яктырт җиһанны,
Нур чәчелсен тип-тигез.
Бул шулай син киң иманлы,
Калмасын ул «сез» дә «без».
 
 
Булса күңлең киң, сыярсың –
Тәңренең киң дөньясы.
Бу шигырьләрнең шушы булсын, –
Димен, – «бисмилла» сы.
 

«Әй вөҗданым, йөрдем сине сатмас өчен…»

 
Әй вөҗданым, йөрдем сине сатмас өчен,
Пычраклыкка кермәс һәм дә батмас өчен;
Күп тырыштым һәм күп көчләр сарыф кылдым,
Үлгәндә дә тугъры юлдан чыкмас өчен.
 
 
Ушбу юлда йөри-йөри арып беттем,
Күпме михнәт, күпме газап, хәсрәт чиктем;
Авырлыкта йөри торгач начарландым –
Арыкландым, каным бетте, үзем киптем.
 
 
Тугъры юлдан һичбер чыкмам шунда да мин,
«Тугъры юлдан чыкмамын», – дип иттем ямин[795],
Гомрем буе газап күрим, хәсрәт чигим,
Янар, көяр өчен туган кеше бит мин.
 
 
Рәхәт күрсеннәр дөньяда башка затлар,
Мин күрим шунда төрле-төрле газаплар,
Гомрем буе авырлыкка сабыр итим,
Үлгәч бетәр әле ушбу авыр чаклар.
 

1918

Бер төндә

 
Шундый дәһшәтле, караңгы бер кичә,
Куркынычлы фаҗига баштан кичә.
 
 
Бар халык тынган, фәкать ялгыз йөрим,
Балкыймын, янам – янып шәмдәй эрим.
 
 
Гүяки дөньяда ялгыз мин генә,
Тик миңа иптәш караңгы төн генә.
 
 
Тик үзем аңлыйм бу төннең дәһшәтен,
Бик күп эчкәнмен мәхәббәт ширбәтен.
 
 
Эзлимен шунда олуг җанлы кеше –
Бар кешеләрдән дә вөҗданлы кеше.
 
 
Эзлимен, тик очратып булмый аны,
Әйләнеп чыксам да барча дөньяны.
 
 
Көн болыт, һич булмаса, юк йолдызы,
Җиргә бакмый җылмаеп ак ай кызы.
 
 
Шул бәхетне эзләп-эзләп тапмагач,
Моңлы күңлем талпынудан туктагач,
 
 
Аһ орып, кул селтәдем бу дөньяга,
Илтиҗа иттем[796] олуг бер Аллага.
 
 
Шул вакытта булды күңлем тып-тыныч,
Бетте хәсрәт, бетте һәммә куркыныч.
 
 
Шатлыгымнан моңлы көйләр җырладым,
Нәкъ сабыйдай тәмле-тәмле егъладым.
 

1919

Изге юлда

 
Изге, ак, пакь юл белән барганда булсын җан фида,
Шул вакытта алсаң ал бу пакь җанымны, әй Хода!
 
 
Тартыну юк миндә һичбер, күп диеп дошманнарым,
Алга алган ак юлымда акса аксын каннарым.
 
 
Бушка акмас пакь, кызыл кан: аннан аккан тамчылар
Җиргә тамгач, шул урыннан кып-кызыл гөлләр чыгар.
 
 
Ул кызыл гөлдән янып, балкып торыр бер изге нур,
Шул кызыл гөлгә басып, былбыл шушы сүзне укыр:
 
 
«Изге юлларда йөреп үлгән кешедән кан тамып,
Шуннан үскән бу кызыл гөлгә утырдым мин, табып.
 
 
Әй кешеләр! Изге гөл бу, белмәенчә үтмәгез,
Тугъры юлда үлгән ирне сез «үлек» дип әйтмәгез.
 
 
Үлмәгән ул, мәңге үлмәс, сез аны тик сизмисез,
Бер шәһитнең монда тамган пакь канын сез белмисез.
 
 
Бу кызыл гөл, бу кызыл төс – чын шәһитлек билгесе;
Изге юлларда йөреп үлгән бу, дип белсен кеше.
 
 
Әй шәһит! Әле дә синең рухың янып, шул гөл кебек,
Сайрый торгандыр һаман да моңланып,
былбыл кебек».
 

Миң

 
Синең ап-ак йөзең өстендәге шул кечкенә миңне
Күрәм дә тулган айның бер эшен уйлап көләм инде.
 
 
Менә ул ничек булган: сиңа айның күзе төшкән,
Синең матурлыгың күргәч, эче янган вә көнләшкән.
 
 
Күрә ул шунда: син айның үзеннән күп өлеш нурлы,
Битеңдәге шушы миңгә сәгатьләрчә карап торды.
 
 
Бераз торгач та, мәгърур[797] ай: «Бу йөздән киммени
мин… – ди, –
Фәкать үз йөземә сөртим шуның төсле матур миңне», –
 
 
Диде дә ак нуры өстенә аз-азлап кара сөртте,
Гүяки ул, синең төсле булам дип, битенә миң төртте.
 
 
Менә нәкъ шул вакыттан бирле калды ай йөзендә тап,
Аның йөзендәге таплар минем сүзне кыла исбат.
 
 
Хәзер ул ай, сине күрсә, оялып битенә болыт каплый,
Болытлар булмаса, төннәр буе йир өстенә калыкмый…
 

Барчасыннан син матур

 
Күккә бактым: ай, кояш һәм төнге йолдызлар матур,
Җиргә бактым: монда йөргән хур кебек кызлар матур.
 
 
Ул болыннарда чәчәкләр берсеннән-берсе матур,
Бу саналган нәрсәләрнең һәммәсеннән син матур.
 
 
Син зоһур итсәң[798] әгәр дә бервакытта каршыма,
Ай, кояш, йолдыз вә кызлар онытылалар барсы да!..
 

Гаҗәп эш

 
Бик гаҗәп эш!.. Мин кичә кичкә таба кайтып киләм,
Шунда – алдымда янып, балкып торучы нур күрәм.
 
 
Ушбу нур – кояш нуры дисәм, кояш баткан вакыт,
Ай дип әйтсәң, бу түгелдер тулган ай калыккан вакыт.
 
 
Соңра белдем ушбу нурның ник вә кайдан килгәнен:
Нәкъ шушы чакта урамга чыккан икән сөйгәнем.
 

Яңа танышым

 
Мин кояштан качкан ярканаттай
Качтым бервакытта сөюдән;
Гаһед[799] иттем һичкемне сөймәскә,
Сакландым мин янып-көюдән.
 
 
Гыйшык керсә күңлем ишегеннән,
Тәрәзәсеннән куып чыгардым;
Шушы кылган гаһдем, тоткан юлым
Белән ничә еллар мин бардым.
 
 
Былбыл кебек моңлы янган йөрәк
Назлы чәчкәләргә кунмады,
Әллә кемне көтте сайрый-сайрый,
Ләкин көткән өмет булмады.
 
 
Шулай йөрдем ничә еллар буе,
Ялгыз булдым, ялгыз җырладым;
Әкрен-әкрен сүнгән сымак булды
Балкып янган күңел нурларым…
 
 
Бервакытта күреп бер матурны
Кылдым ак йөзләрен тамаша;
Бите ал-кызыллы чәчкә кебек,
Күргән вакыт күзләр камаша.
 
 
Аны күрү белән, моңлы былбыл
Шатлыгыннан сузып сайрады;
Балкып торган гөлләр арасыннан
Шушы матур гөлне сайлады.
 
 
Шунда минем сүнәр-сүнмәс нурым
Балкып китте, кире кабынды,
Моңлы былбыл, үз тәхтеннән төшеп,
Шул матурга барып табынды.
 
 
Рухландым мин шунда: күңлем нуры
Гарше әгъляләргә[800] сузылды,
Шул минуттан башлап, «һич кешене
Сөймәм» дигән гаһдем бозылды…
 

Көлде…

 
Күрәм, җаным, бүген нинди күңелле!
Матурланган яңаклар аллы-гөлле.
 
 
Матурлык өстенә артты матурлык,
Качан ки шатланып елмайды, көлде.
 
 
Кызыл гөл төсле ирене уртасыннан
Тезелгән энҗедәй тешләр күренде.
 
 
Матурлык нурларын чәчте битеннән,
Гүяки ул шушы нурга күмелде.
 
 
Гыйшык берлән авырган назлы җаным
Аның шул көлгәнен күргәч терелде…
 

Шәүләсе

 
Биш көн инде күргәнем юк сөйгәнемнең гәүдәсен,
Тик хыял берлән күрәм нурдан гыйбарәт шәүләсен.
 
 
Шәүләсе алдымда баскан – нәкъ илаһи бер санәм[801],
Шул сурәт алдында табынып шатланам, ләззәт алам.
 
 
Мин шулай тәгъзыйм итәм[802] бит сөйгәнемнең шәүләсен,
Нәрсә эшләрмен әгәр күрсәм аның чын гәүдәсен?!
 

Ул

 
Ай кебек йөз, кап-кара күз, ал-кызыл йомшак яңак,
Энҗедәй теш, ул матур түш, ул муеннар – сөттән ак.
 
 
Гөл кебек бигрәк килешле кып-кызыл йомшак ирен,
Җан керер җансыз кешегә бер тигезсә төкреген.
 
 
Кап-кара һәм сап-сары түгел чәче, тик уртача,
Мәгънәви бер җанлы төсле, күр дисәң, күңлең ача.
 
 
Бар матурлыклар җыелган ушбу биттә, шөбһәсез,
«Бер вә бар, һич охшашы юктыр…» дип әйтсәң – бетте сүз.
 

Көтмәгәндә

 
Көтмәгән чакта килеп кергәч җаным,
Аптырап киттем, ниһаять, каушадым.
 
 
Шатлыгымнан әллә нишләп калтырыйм,
Сүз табалмыйм, гел генә юк-бар сорыйм:
 
 
«Кайда бардың, тышта бик салкынмы?» – дим,
«Балдагың бигрәк матур, алтынмы?» – дим.
 
 
«Син йөрергә аш ашап чыктыңмы?» – дим,
«Беркөн алган алтын алкаң шулмы?» – дим.
 
 
Нәрсә әйтсәм дә ябышмый сүзләрем,
Чөнки анда уй-фикер һәм күзләрем.
 
 
Сокланып кат-кат карыйм ап-ак битен,
Каушавымнан онытамын сүз тәртибен.
 
 
Сөйгәнемне аңлатам тик күз белән,
Ул шуны аңлый, матур кызарып көлә.
 
 
Күзләреннән серле нурлар сирпелә,
Ул нәфис битеннән хуш исләр бөркелә.
 
 
Шул ике нәрсә белән исерек булам,
Зур гаепле бәндә төсле тотлыгам.
 
 
Ул чыгып киткәч алам иркен сулу,
Эчтән уйлыйм: «Их, матур соң, их, сылу!..»
 
 
Күргәнемне уйлыймын да шатланам,
Киткәнен уйлап, кызу утта янам.
 
 
Күңлемә ул нурлы шәм кабызып китә,
Төн буе балкып янарга шул йитә.
 
753Мөдафәга кыйла – саклана, каршылык күрсәтә.
754Гарыз кыйлды – зарланды, сөйләп бирде.
755Кыйсас – канга каршы кан белән җәза бирү.
756Мәзлумсынып – мескенләнеп.
757Мөддагый – дәгъва итүче.
758Көрсисенә – тәхетенә, урынына.
759Касдан – явыз ният белән.
760Кыйсас лязим – җәза бирү тиеш.
761Фәләк – язмыш.
762Нәфсе мөтмәиннәң – тискәре кичерешләрдән соң килгән тынычлану тойгысы, тыныч күңелең.
763Мәэюс – өметсез.
764Муаффәкъ – җиңүче.
765Һиммәтең – тырышлыгың.
766Галиб – җиңүче.
767Мөхаль – мөмкин булмаган (эш).
768Мәзлумсынып – кимсенеп.
769Җәсарәт – батырлык, кыюлык.
770Гарше әгъляга – иң биек тәхеткә (Аллага).
771Җәбрән – ирексезләнеп, көчләп.
772Тәәссер – сиземләү.
773Мәзлум – изелгән, кыерсытылган.
774Сахибе – иясе.
775Шәй – нәрсә, әйбер.
776Бәгъзесе – кайберсе.
777Зарыйлык – зарлану.
778Голувиятең – бөеклегең.
779Там – төгәл, бөтен.
780Шу – шул.
781Кыйсьмен – өлешен.
782Мәдехтән – мактаудан.
783Кәлямулла – Коръән.
784Мувәкъкать – вакытлыча.
785Вөҗүдем – гәүдәм.
786Мәхкүм – хөкем ителгән.
787Мәмнугъ – тыелган.
788Ачдисәң – ачтың исә.
789Мәгъюб – гаепле.
790Хәмләсе – һөҗүме.
791Дидар – йөз, бит.
792Гадаләт – гаделлек, хаклык.
793Тәҗәссем ит – гәүдәлән, алга бас.
794Кодсиятең – изгелегең.
795Ямин – ант.
796Илтиҗа иттем – барып сыендым.
797Мәгърур – горур.
798Зоһур итсәң – килеп чыксаң.
799Гаһед – ант, вәгъдә.
800Гарше әгъляләргә – күк тәхетләренә.
801Санәм – сурәт.
802Тәгъзыйм итәм – олылыйм, хөрмәт итәм.