Free

Сайланма әсәрләр / Избранное

Text
Mark as finished
Font:Smaller АаLarger Aa
VIII
 
Кая соң хәзрәте Хәува, Адәм һичбер таба алмый юл,
Бара торгач, Хода каршында булды тәүбәсе мәкъбүл[701].
Бер-берсеннән аерылгач, хисапсыз яшьләрен түккәч,
Адәм, Хәува кавышканнар, ничә еллар үтеп киткәч.
 
 
Бу Адәм берлә Иблис кыйлдылар ике гөнаһ эшне,
Хода гафу итте Адәмне, гафу кыйлмады Иблисне.
 
 
Үрәнмәгән Адәм, Хәувага бик мөшкел яңа тормыш,
Торалар таш арасында, агач астында җәй һәм кыш.
 
 
Торалар курка-курка: таки[702] Иблис китмәсен алдап,
Йимеш, яфрак-фәлән ашап торалар, чак тамак ялгап.
 
 
Кияр өчен кием, кереп торыр өчен тыныч йир юк,
Табигый хәлык ителгән нәрсәләрдән башка әйбер юк.
 
 
Ходага үпкәли алмый, үзе башлап гасый булгач,
Авырлыкка күнәрсең тиз, авырлык дөньясы булгач.
 
 
Көн итмәкче Адәм уңгай гына, җәннәттәге төсле,
Алай түгел!.. Бу йир-дөнья сине эшкә үзе көчли.
 
 
Бу дөнья: «Бушка ятма! Үз көнеңне инде үзең күр, – ди, –
Гакыл һәм кул көчеңне син сарыф итәргә мәҗбүр, – ди. –
 
 
Тырыш инде, тырыш, Адәм! Сүләп торма алай юк-бар,
Яратылган Адәм файдасына йирдәге байлыклар.
 
 
Адәм барышуларны эшкә кертсен, иҗтиһад итсен,
Мәгыйшәткә кирәкле нәрсәләрне дә иҗат итсен.
 
 
Теге җәннәттәге төсле юк инде монда тик ятмак,
Үзеңнең ихтыярыңда мәгыйшәт юлларын тапмак».
 
 
Беләсез, ул вакыт Адәм хәятнең ибтидасында[703]
Хәвеф, рәҗа[704] белән үткәрә урман арасында.
 
 
Йир өстендә Адәм ул чакта нәкъ яшь бер бала төсле,
Бу көн тәсхир кыйлынган[705] нәрсәләр анда гаять көчле.
 
 
Коры гәүдә, ялангач тән, бер эш юк ихтыярында,
Тирә-ягында ни булса, Адәм чит күрә барын да.
 
 
Агач яфраклары шаулап, давыллар чыкса, йил өрсә,
Яшен яшьнәп, каты ягъмур гөрелдәп яуганын күрсә,
 
 
Агачларның арасында берәр нәрсә шытыр итсә,
Берәр чит нәрсә күрсә яки бер кош очса, пыр итсә,
 
 
Тәмамән курка, сискәнә, дерелди, калтырый башлый,
Тәмам хәлсезләнә, шундук тирә-ягын карый башлый.
 
 
Бөтен тирә-ягы дошман кеби, курка куяннан да,
Үзен саклау юлын эзли, һөҗүм кайгысы юк анда.
 
 
Кая туры килә, шунда тора, юк билгеле торлак,
Үләр-үлмәс көне булса да, мәкъсуд дөньяда тормак.
 
 
Үләсе килми бик тиз, бу адәм балалары күндәм:
Бара торгач, Адәм мескин агыр тормышка да күнгән.
 
 
Йөри-йөри, бик әкренләп иләшә башлады йиргә,
Үзенә каршы торган көчлеләр күренмәгәч бер дә.
 
 
Бара-бара, Адәм үзендә куәт барлыгын сизде,
Көче йиткән бер әйберне тапады, кысты һәм изде.
 
IX
 
Ниһаятьсез йир өстендә икәү тормак – күңелсез эш,
Хәвефле төрле мәхлуклар Адәмгә салалар тәшвиш.
 
 
Шулай торган вакытта бер авырлык килде Хәувага,
Тора торгач бер ул (угыл), бер кыз баласы килде дөньяга.
 
 
Бу шатлыктан Адәм, Хәува ниһаять булдылар мәмнүн[706],
Адәмнәр булдылар дүртәү йир өстендә менә бу көн.
 
 
Гомер үткән саен, йирдә Адәм балалары үрчи,
Игезнең берсе ул булса, мөгаен, кыз була берсе.
 
 
Бала-чага күбәйгәчтен, Адәм көн узганын белми,
Адәмнәр шәйлә арттылар, Адәм хәтта санын белми.
 
 
Кешеләр яртылай вәхши, әпен-төпен үтә көннәр,
Балаларның арасында чыга башлады мөҗримнәр[707].
 
 
Хаталык берлә башлангач бу инсаннарның эш башы,
Вакыт күп үтмәде, шундук егетләр булдылар гасый.
 
 
Адәмнәрнең арасыннан яманнар бергә ун чыкты,
Шуңа карап, затураттан шәригать һәм канун чыкты.
 
 
Тату, яхшы тора алмагач, канун чыкмый да булмый шул,
Таза йирләрне пычраткач, фәсад[708] белән булып мәшгуль.
 
 
Адәм, балаларын бу хәлдә күргәч, калды үкенечкә,
Нәсыйхәткә колак салмый чума алар гөнаһ эшкә.
 
 
Адәм өнди туры юлга, аны һич тыкмыйлар санга,
Аларны аздырырга ихтыяҗ калмады Шайтанга.
 
 
Бара торгач, Кабил бер кыз өчен Һабилгә бәйләнде,
Моны күргәч, Адәмнең шатлыгы хәсрәткә әйләнде.
 
 
Күрә Кабил үзе берлән игез матур кызны,
Шәригатькә хилаф бу эш, вәләкин бу шуңа кызды.
 
 
Бара торгач, бераз эш булса да, бик зурга тартылды,
Адәмнең башы әйләнде, Ходага аһ-зар кыйлды.
 
 
Ходаның изне[709] берлән бу ике зат чалдылар корбан,
Адәм балалары берлән бу эшләрне карап торган.
 
 
Һабилнең корбаны, мәкъбүл булып, чалгач та янган, ди,
Кабилләр корбаны, мәкъбүл булмагач, янмыйча калган, ди.
 
 
Моны күргәч диде Кабил: «Бу могҗиза миңа мөбһәм[710],
Ходаданмы? Түгелме? Калды бу эштә минем шөбһәм.
 
 
Белермен нишләтергә!» – дип, Һабилгә бармагын селекте,
«Бу эшкә мин разый түгел», – диеп, йирдән торып китте.
 
 
Күңелдә булмаса сафлык, колакка яхшылык кермәс,
Пәйгамбәр могҗизасы да аны төз юлга күндермәс.
 
 
Үзе файда күрә алмас булса, баш тартыр дин әмреннән,
Хәвефләнмәс вә курыкмас ул Ходаның каты каһреннән.
 
 
Кабил ачуын эчендә саклады, бераз вакыт узды,
Бер аулак йирдә Һабилнең якасына кулын сузды.
 
 
Диде Һабил: «Кулыңны син миңа сузсаң да, мин сузмам,
Ходадан куркамын мин, нишләсәң дә, гаһдеме[711] бозмам».
 
 
Һабилнең сүзләрен ишетеп, Кабил кызганмады бер дә,
Үзенең кардәшен тотып кател кыйлды[712] шушы йирдә.
 
 
Җиңә алмады Адәм углы үзенең нәфес шайтанын,
Мәләкләр әйткәненчә, түкте йиргә бер кеше канын.
 
 
Тары чаклы гөнаһысы юк туганының канын түккәч,
Кателгә җөрьәт иткәнгә[713] үкенгән булды, эш үткәч,
 
 
Үлекне йөкләде, белми йөри кай йиргә яшерергә,
Йөри торгач гаҗиз булды, күмүне белмидер йиргә.
 
 
Моңар чаклы күренгән эш түгел йиргә үлек күммәк,
Йир өстендә йөри торгач, бу алды каргадан үрнәк.
 
 
Кабилнең бу эшен күргәч, Адәм хәйран булып калды,
Бала өчен яшен түкте, Ходадан курыкты һәм оялды.
 
 
Адәм балалары юньләп аяк басмас борын йиргә,
Кызармаслык түгел бит иртикяб иткәч кәбаиргә[714].
 
X
 
Гөнаһсы юк фәрештәләр яңадан сүзләр ачтылар,
«Дидек бит без: түгәрләр кан, безем сүзләр раст, – диләр. –
 
 
Гаҗәпләндек без әүвәлдүк фәсад әһлен яратканга,
Бара торгач адәмнәр үрчесәләр, йир тулар канга,
 
 
Адәмнәр балалары башладылар бер-берсен үтерешкә,
Адәмнәр булмаса, Иблис гаепсез инде бу эштә».
 
 
Мәләкләргә диде Алла: «Гадәвәт кыйлмаңыз[715] изһар,
Бу эштә сез белалмаган, Хода белгән генә сер бар.
 
 
Аларда яхшылар да бар – минем һәр әмремне мөнкадь[716],
Минем барлык вә берлекне көне-төне итәрләр ядь.
 
 
Минем фәйзым[717], нурым йирнең йөзендә ингыйкяс иткән[718],
Әрыз[719] һәммә хәят әсәрен нурымнан икътибас иткән[720]».
 
 
Диделәр: «Бу хафи[721] сернең илаһи хикмәтен күрсәт,
Кател төсле начар эшкә ничек соң кыйлалар җөрьәт?»
 
 
Диде Алла: «Әгәр сезгә җәсәд берлән нәфес бирсәм,
Шулар төсле гөнаһ эшләр кыйлырсыз, шөбһәсез, сез һәм.
 
 
Аларның бәгъзесе шулай вакытча булса да гасый,
Ахыр чиктә кыйлар сәҗдә минем гыйзмәтемә[722] каршы.
 
 
Нәһан[723] улан Ходасына кыйлыр ул гаҗизне изһар[724],
Ходага мәгъсыятьтән[725] соң итәр тәүбә вә истигъфар».
 
 
Һаман алар бу сүзләргә канәгать кыйлмаган төсле,
Диделәр: «Без адәмнәр төсле кыйлмамыз гөнаһ эшне».
 
 
Гүя шунда димеш Алла: «Көтеп торыңыз, менә инде
Бу эшләрдә ни хикмәт бар? Шуны тиз күрсәтермен»,
– ди.
 
 
Хода ике фәрештәгә җисем берлән нәфес бирде,
Тәмам кеше кеби иткәч, боларны йиргә иңдерде.
 
 
Төшәләр бу икәү йир өстенә иртүк торып һәр көн,
Торып көндез йир өстендә, менәләр күккә һәрбер төн.
 
 
Адәмнәрнең арасында хөкем иткән болар йирдә,
Ничә еллар үтеп китте, гасый булмадылар бер дә.
 
 
Мәләк булгач мәләк инде, гөнаһ эшкә кызыкмыйлар,
Сирате мөстәкыймнән[726] һичвакытта читкә чыкмыйлар.
 
 
Имеш, беркөн гаҗәп бер эш туры килгән мәләкләргә,
Килә бунларга бер хатын кешеләрне әләкләргә.
 
 
Лаек йирнең фәрештәсе булырга бу матур хатын,
Мәләк дисәң мәләк төсле, мәләкләргә килә якын.
 
 
Фәрештә түгел ул хатын, үзе чак унсигез яшьтә,
Фәрештәләр кызыкканнар, матур хатынны күргәч тә.
 
 
Килү берлән: «Минем дәгъвамны ныклап тыңлагыз
сез, – ди, –
Шулай-шулай бер эш булды, шуңа сез хөкем итеңез», – ди.
 
 
Шулай өстән китик инде, алай бик кермәек эчкә,
Шушы хатын сәбәпле төштеләр болар гөнаһ эшкә.
 
 
Мәләкләргә диде Алла: «Боларны күрдеңезме инде,
Нәфес биргәч, мәләкләрнең шулай булырын беләм мин», – ди.
 
 
Гасый булган мәләкләргә Хода бик зур җәза биргән,
Хатын дога укып, күккә менеп, йолдызга әүрелгән.
 
 
Ничек булса да булды, бу зур эш шулай үтеп китте,
Ходаның каһрене күргәч, мәләкләр һәб сөкүт итте[727].
 
XI
 
Адәм үлгәч, адәм балалары йиргә таралдылар,
Кая матур урын булса – аларны кулга алдылар.
 
 
Кыйла башладылар болар бозыклыкларның әнвагын[728],
Ходадан курыкмый эшлиләр гөнаһларның эре-вагын.
 
 
Хода әмер итә йирдәге шул көнге пәйгамбәргә,
Гасый булган кешеләрне туры юлларга өндәргә.
 
 
Пәйгамбәр аркылы килгән Хода сүзене ишетмиләр,
Баралар башка юл белән, бу динне бер дә көтмиләр.
 
 
Бозыклык эшләмәс өчен, боларга дин генә йитми,
Күңелне чын гыйлем, вөҗдан белән бик ныклы беркетми.
 
 
Буялды, пәрдәләнде күзләре алтын-көмеш берлән,
Карап торсаң, Адәм балалары мәшгуль юк эш белән.
 
 
Ихвәт[729] һәм мәхәббәт телдә бар, һичбер күңелдә юк,
Адәмнәрнең газиз гомерләре үтә сугыш берлән.
 
 
Күрә Алла: фәсад кыйлмаучылар уннан берәү чыкмый,
Таза күңелле, саф вөҗданлы мильоннан берәү чыкмый.
 
 
Рәсүлләр аркылы Алла китаплар иңдерә йиргә,
Аның саен адәмнәр иртикяб итәләр кәбаиргә.
 
 
Ничек тә һич төзәлмиләр, китәләр, диннәрен таптап,
Боларның арасыннан булмый инде һичберен мактап.
 
 
Үтә көннәр, йир өстендә фасикъ-фәсад һаман арта,
Итагать юк, бирәләр һәрвакыт Хак әмренә арка.
 
 
Ходаның үзенә дә сәҗдә кыйлмый башлагач инсан,
Мәләкләр әйткәненчә башлады бунлар түгәргә кан.
 
 
Ходага чын шәрик каткач санәмнәр ясап алтыннан,
Кә мәмнүн улмады Алла бу инсаннарның холкыннан.
 

1911

Ана теле

 
Үз ана телем – минем өчен матур, иң тәмле тел;
Үз телем – үз әйберем булган өчен ярата күңел.
 
 
Шул ана теле белән мин мәкъсудымны аңлатам;
Шул анам теле белән «балам» диләр анам-атам.
 
 
Шул тел аркылы иман, уку, язуны үгрәнәм[730];
Шул тел аркылы укып-белеп булырмын чын адәм.
 
 
Мин балачактук «әти-әни» дидем шул тел белән,
Һәм дә әнкәм дә миңа «бәбкәм» дигән шул тел белән.
 
 
Әле дә шул тел белән укыйм, язам һәм сөйләшәм,
Шул татар теле белән көйлим, берәр көй көйләсәм.
 
 
Һәрвакыт шул тел белән язган матур китап укыйм,
Һәрвакыт шул тел белән тарих укыйм, хисап укыйм.
 

Карт белән үлем

 
Урманнан бер Карт килә, утын алып,
Бөкрәеп, күтәрә алмый, арып-талып
Бераз килгәч, утыныны җиргә куеп,
Кыйшаеп ятты мескен, уйга калып:
 
 
«Мин бичара үзем бик карт, үзем – ярлы,
Асрау җиңел түгел бер өй җанны.
Картайдым, гайрәтем юк эш эшләргә,
Бирмәде карт көнемдә Ходай малны.
 
 
Бу ни эш, әй Ходаем, яратканың,
Бер картка бер өй җанны каратканың?
Җыюга[731] акча кирәк – кайдан алыйм?
Теләгемнең һичберсене яратмадың.
 
 
Телимен, һич теләгем кабул түгел,
Әллә мин кыйлдым микән явыз гамәл?
Берәү кичә, берәү бүген үлеп тора,
Һич булмаса, килмәде миңа Әҗәл!..»
 
 
Ишетеп Картның сүзен, Әҗәл килде:
«Хуш, мине ник чакырдың?» – дип сорады.
Әҗәлне күргәч, Картның коты очып
Каушады һәм болай дип җавап бирде:
 
 
«Әй Әҗәл, бәрәкалла, хуш килдең син,
Үзем ач һәм карт булгач, куәтем ким.
Ятамын бу утынны күтәрә алмый,
Күтәртеп җибәрергә чакырдым мин».
 

Ике чебен

 
Бер Үгез, көн буенча сөреп сабан,
Авылга кайтып килә кичкә табан.
Үгезнең мөгезенә кунып килгән
Бер Чебенгә бер танышы очраган.
 
 
Танышы шул вакытта моны күрде
(Килә бу сабан сөргән Үгез белән):
«Күземә күренмәдең көн буенча,
Кайдан кайтып киләсең син?» – дип сораган.
 
 
Теге Чебен, эреләнеп, моңа карап,
Зурланып, тамак кырып бирде җавап:
«Көн буе сабан сөреп, арып киләм –
Вакытсыз йөрмә әле бимазалап».
 
 
 –
Сөйләшсәң Чебен төсле кеше белән,
Мактаныр эшләмәгән эше белән.
Көн күргән кешеләр күп бу дөньяда,
Чебен кебек, башкаларның көче белән.
 

Мәймүн[732] белән күзлекләр

 
Кайдандыр өч-дүрт күзлек Мәймүн тапты,
Бер-икесен койрыгына тезеп такты.
Күзлекләрнең берсен искәй[733], берсен җалый,
Берәвен баш очына куеп ятты.
 
 
Файда юк – искәсә дә, җаласа да,
Кирәк кай җиренә куеп караса да,
Мәймүнгә күзлекләр һич файда итмәде,
Адәмнәргә бу күзлекләр яраса да.
 
 
Диде Мәймүн: «Файда юктыр бу күзлектән,
Мәҗнүндер[734] – пыяладан файда көткән.
Начар күзгә күзлек яхшы, диләр иде,
Бигрәк тә ялганчы икән моны әйткән».
 
 
Сикереп урыныннан Мәймүн торды,
Күзлекләрнең барын җиргә олактырды.
Ташлау белән ташка төшеп ватылдылар –
Шулай итеп, күзлекләрнең барын кырды.
 

Карт бабай

 
Мич башында тик кенә яткан фәкыйрь бу карт бабай
Вакты берлән дөнья көтте, вакты берлән булды бай.
Ул бу көндә ниндәен карт! Күзләре чак-чак күрә,
Саулыгы беткән, төсе киткән, һаман да йөткерә.
 
 
Вакты берлән бу бабай арыслан иде, чын ир иде.
Көч вә гайрәттә бу карт җирнең йөзендә бер иде.
Яшь чагында каршы торган йөз кешегә берүзе,
Ул җегет чакта аңар бик тар күренде җир йөзе.
 
 
Шул вакытта атка атланган, җиһан гизгән иде;
Дошманы бу картны җиңмәктән өмид өзгән иде.
Җиргә, суга, мал-туарга һич хисапсыз байды бу,
Ничә йөз еллар шулай торгач, бераз картайды бу.
 
 
Карт арыслан төсле инде, мич башында тик ята;
Тиз генә үлмәс кебек бу, булмаса фикрем хата.
Бар бу картның әл дә бик күп кызлары, угыллары;
Бу балаларның киләчәккә сузылган куллары.
 

Хакыйкать

 
Хакыйкать юк түгел, бар нәрсә, ул булган элек солтан;
Борын ул өстә булган, дөньяда бик зур урын тоткан.
 
 
Заманалар үтеп, дөньяга инсаннар таралгачтын,
Озак тормый җир астыннан килеп алтын-көмеш чыккан.
 
 
Халыклар, акчаны күргәч тә, хаклыкны онытканнар,
Хакыйкатьтән сары алтынны бик күп алда тотканнар…
 
 
Менә нәкъ шул вакыттан бирле хаклык, акча шәрреннән[735]
Качып, иң саф калебләргә[736] кереп бик ныклы яшренгән.
 
 
Адәмнәрдән бизеп инде, җәсарәт[737] итми күрнергә,
Аны сөйгән кеше аһ-зар белән йөреп керә гүргә…
 
 
Җыелмас бер урынга һичвакыт хаклык белән алтын.
Алар бер-берсенә дошман, аларның арасы салкын…
 
 
Җир өстендә качан алтын бетәр, шунда чыгар хаклык,
Түгел мөмкин боларның икесен бер җиргә җыймаклык…
 

Тормыш

 
Торасың дөньяда – ник торганыңның хикмәтен белми;
Үтә гомрең – хәятеңнең ямен тапмый, тәмен белми.
 
 
Җир өстендә ничаклы тор – һаман да мәкъсудың мөбһәм[738],
Хәятнең хикмәтен уйлыйм – һаман арта бара шөбһәм.
 
 
Көтәсең тып-тыныч, яп-якты көннәрне өмид берлән;
Бәхет йолдызы чыкмый – әллә инде мәңгегә сүнгән?..
 
 
Күңелнең иң төбендә бер төен бар, һич чишелми ул;
Моңарчы шул көе торган, аның истикъбале мәҗһүл[739].
 
 
Чишелмәс бу төен, моннан китеп җиргә күмелгәнче;
Торырсың шөбһәдән чыкмый һаман, туганнан үлгәнче.
 
 
Сине дөнья тота алдап, киләчәктә булыр бер, дип,
Сине мәсгуд[740] итәрмен, шунда без дустлар булырбыз, дип…
 

Хәмер

 
Дөньяда булган начарлыкларның башы бит син, хәмер!
«Тамчысын да эчмәгез!» – дип килде Алладан әмер.
 
 
Бер кеше капса сине – бар дөньясы истән чыга,
Шул сәбәпле һәрвакыт гашыйкларың эштән чыга.
 
 
Бар эшең – мескен кешеләрне гакылдан яздыру,
Башларын әйләндереп, саташтырып тик аздыру.
 
 
Ул бозыклыклар, фәкыйрьлекләр бары синнән килә;
Юк өчен ызгыш-талашлар бары шәрреңнән килә.
 
 
Син һәлак иттең кешеләрне зәһәр агуың белән,
Чын әҗәл йитми үләләр дустларың чагуың белән.
 
 
Син бетердең бәндәләрнең һич хисапсыз малларын,
Бар синең өчен фида иткән[741] кешеләр җаннарын.
 
 
Чын зыялылар тарафыннан бу көн бойкот сиңа,
Яхшылар янда тузан чаклы да хөрмәт юк сиңа.
 
 
Бервакыт килер – бөтен халык сиңа каршы торыр,
Сине яклаучы кеше булмас, бөтен тамрың корыр.
 
 
Син ләгыйньгә[742] ләгънәтендә бар кешеләр берләшер –
Шул вакытта җир йөзендә чын тынычлык җирләшер.
 

Кәҗә тәкәсе белән көзге

 
Бер Тәкә урам буйлап гизеп йөрде,
Йөри торгач, ярминкәгә барып керде.
Әрле-бирле куылгалап йөри торгач,
Сөяп куйган гаҗәеп зур көзге күрде.
 
 
Көзгенең каршысына барып торды,
Көзгедә үзе төсле Тәкә күрде.
«Мотлакан[743], сөзешү лязим булды», – диеп,
Башыны бер күтәрде, бер төшерде.
 
 
Көзгегә карап тора күзен алмый,
Җилкенә, тик торалмый, чыдашалмый:
Бу кузгалса – теге Тәкә һәм кузгала,
Кузгалмаса – теге Тәкә һич кузгалмый.
 
 
Ачуы урынына тәмам җитте,
Бик ныклап сөзешергә сүз беркетте,
Көзгедә карап торган дошманына
Куәт белә текәр өчен артка чикте.
 
 
Тәкәнең көчлелеген инде кара…
Сөзәм дип, зур көзгегә таба бара;
Аягүрә баса биреп сөзгән иде –
Зур көзге булды шундук парә-парә[744].
 
 
Тәкә сөзде, матур көзге тәмам уалды,
Теге Тәкә югалды – бу ялгыз калды.
Көзгенең хуҗасы, бу эшне күргәч,
Тәкәнең мөгезеннән тотып алды.
 
 
Хуҗа әйтә: «Бу Тәкәне кем чыгарган?
Монда килеп зыян итте, көзге ватты.
Көзге хакын түләп алсын хуҗасы», – дип,
Тәкәне туп-тугъры частька[745] озатты.
 
 
 –
Уйласак, буладыр ки шундый кеше,
Юкны бар һәм зур дип күрсәтүче;
Очраган бер кешене дошман күреп
Һәлак итү фикрендә – йитсә көче.
 
 
Һөнәр күреп кеше белән талашуны,
Юк җирдә низаглашып ала ачуны.
Бу кешене «кеше» диеп йөретсәк тә,
Көзге ваткан Тәкә инде – сүзнең чыны.
 

1912

Кара җылан белән бакалар патшасы

 
Бервакыт Кара җылан бик картайды,
Арыкланды, ике күзе сукырайды.
Күз күрмәгәч, ау ауларга хәле килми,
Ачыгып, беркөнне бу хәлдән тайды.
 
 
Ачлыкка берәр чара кыйлмак булып,
Бакасы күп күл буена китте шылып;
Кайгырган рәвештә тора шунда,
Булмасмы дип, ничек тә бер хәйлә корып.
 
 
Бер Бака күреп диде: «Иеп башың,
Әй Җылан! Ник бу чаклы кайгырасың?»
Диде Җылан: «Мин кайгырмый, кем кайгырсын?
Һәрвакыт Бака иде минем ашым.
 
 
Ә инде Бака ашау булды харам,
Болай булгач, мин нишлимен, кайда барам?..»
 
 
Бу сүзне ишеткәч тә, Бака китте,
Җылан хәлен Патшасына хәбәр итте.
Шул сәгать дәрәҗәле, олуг Патша,
Сикерә-сикерә, Җылан янына килеп җитте.
 
 
Килү белән Патша сорый: «Нихәл, Җылан?»
Җылан әйтте: «Инде миңа калмады сан.
Бакаларның патшасына ат бул син, дип,
Бәддога кыйлды миңа бик зур ишан.
 
 
Догасы кабул булган икән – белдем,
Риза булып, инде менә сиңа килдем.
Инде миңа – нишләтсәң дә ихтыярың,
Юлыңа үз-үземне һибә кыйлдым»[746].
 
 
Патша Җылан атлануны шәрәф белде[747],
Хуш күреп ул Җыланны, шундук менде.
Уйламаган җирдән мондый эш булганга
Шатланды Патша, рәхәтләнде, көлде.
 
 
Инде Җылан ашау кирәклекне аңлата;
Патша бирә һәр көн аңар ике Бака.
Шулай итеп, бакаларның Патшасыны
Алдаштырып, тыныч кына ашап ята.
 
 
Патша да үз-үзенчә гаять эре,
Җыланны кирәк чакта менеп йөри –
Кызыгып уенчыкка, халкын сатып
Алданган нәкъ бу көнге Фас әмире.
 

Түгелгән яшь

 
Ява яңгыр, сеңә җиргә, сеңү берлән югалмый ул,
Җир астына сеңеп, һич файдасызга мәңге калмый ул.
 
 
Бераз вакыт үтү берлән яшәртә кап-кара җирне –
Шулайтеп үстерә ул төрле гөлләрне, үләннәрне.
 
 
Бу эш, мәгълүм, табигыйдер, моны һәркем белә, иптәш,
Шулай ук мәңгегә сеңмәс ике күздән түгелгән яшь.
 
 
Мәхәббәт берлә тулган саф күңел аһ итсә-сызланса,
Чын ихлас берлә аккан яшь өмид бакчасына тамса,
 
 
Үсәр гөлләр, ярыр яфрак, бара торгач атар чәчкә –
Бу чәчкә чын гаһед иткән[748] җиһанда мәңге шиңмәскә.
 
 
Әгәр дә бу мәхәббәт бәндәләргә чын урынлашса,
Хакыйкатькә восүл[749] өчен үзенә яхшы юл ачса,
 
 
Җиңә алмас моны һич башка куәт, чөнки бу көчле –
Булыр шунда кешеләр һәммәсе нәкъ бертуган төсле.
 
 
Бетәр шунда бу көндәге хәсәд[750], нифакъ[751] вә дошманлык,
Туар дөньяга дуслыклар – менә шунда чын инсанлык[752].
 
 
Җиңү-җиңмәү сүзе беткәч, керер дөньяга зур бер ямь –
Итәрмен шул вакытта мин гаҗәп шатлык белән бәйрәм.
 

Йолдыз

 
Еракта, бик еракта… күк читендә күренә бер йолдыз –
Югары, күккә күтәрелми, офыкта калган ул ялгыз.
 
 
Итә җем-җем, югарыга менәргә талпына, ашыга,
Көлә дә җылмая – барган саен, бер моңлы сер ачыла.
 
 
Мин уйлыйм: әллә күптәннән югалган йолдызым шулмы?
«Бәхет йолдызысыңдыр…» дим, өмид берлән сузам кулны.
 
 
«Җә булмаса халыкларның югалткан бәхтесеңдер, – дим. –
Гомерлек, мәңгелек рәхәт, сәгадәтләре синдер», – дим.
 
 
«Караңгы төндә монда булмыйча, шул җирдә булсам, – дим, –
Япа-ялгыз балыккан нурлы йолдызга кушылсам», – дим.
 
 
Шушы йолдыз кебек мәңгегә сүнми, ялгызым шунда
Гомер итсәм, теге бик якты йолдыз торса каршымда,
 
 
Хисап итәр идем шунда үземне чын бәхетле дип,
Хәятем мәгънәле булды, бу инде мәңге бетми дип…
 

Күңелсез минутлар

 
Була шундый минутлар: һичбер әйбергә күңел бармый,
Була шундый күңелсез чак: сөйләргә бер дә тел бармый.
 
 
Авыз кыймый көләрлек көлке эшләргә күп очрыйсың,
Моның ахры начарлыктан – сөйләшми сүзне очлыйсың.
 
 
Мохитне уйлаган чакта дисең шунда: «Бәхетсез без,
Күңелсез без, рәтсез без, тавышсыз без, тәхетсез без».
 

Сарыкны кем ашаган?

 
Бер Аучының бер Сарыгы кырда калган,
Эзләп тә тапмаганнар – ул югалган.
Бер-ике көн үтеп киткәч, безнең Аучы
«Бүре ашаган Сарыкны» дип хәбәр алган.
 
 
Моны ишеткәч, Аучы чиксез ачуланды,
Ерткычларның бу эшенә көйде, янды.
«Сарыкның үчен алмый калмамын», – дип,
Җанварларга шушылай дип хәбәр салды:
 
 
«Кызганып тора идем үзем сезне,
Ачулансам – калдырмамын һичберегезне.
Сарыгымны кем ашаган булса, шуны
Таләп кыйлам миңа тотып бирүегезне!»
 
 
(Аучыны белә урманда һәр җанвар.)
Бу хәбәрне ишеткәчтен таң калдылар.
«Аучыны тизрәк риза итәек», – дип,
Киңәш өчен зур урынга җыйналдылар.
 
 
Мәҗлестә Төлке – кятиб, Бүре – рәис,
Рәис сүз башлап әйтте: «Бу нинди эш?
Аучының Сарыгыны кем ашады? –
Танмаенча ушбу җирдә әйтү тиеш.
 
 
Шул эш өчен чакырдым мин монда сезне,
Ачуланса – Аучы кырыр һәммәбезне.
Кем ашаса, шуны биреп котылаек,
Тугърылыктан аермагыз үзегезне…»
 
 
Әүвәл Бүре «ашамадым» диде, танды,
Төлке дә тугърылыгын сөйләп алды;
Һәммә ерткыч үзләрене сафладылар,
Бер як читтә ерткыч түгел куян калды.
 
 
Диде Бүре: «Читтә торып ялгыз үзең,
Бур кешенең күзе төсле ике күзең.
Сарыкны ашаган кеше син түгелме?
Әйтеп кал, монда килеп, әйтер сүзең!»
 
 
Куян мескин куркуыннан калтырады,
«Ашаучы мин түгел», – дип чак әйтә алды.
Шөбһәле кеше төсле җавап биргәч,
Барча ерткыч: «Ашаучы шул!..» – дип аваз салды.
 
 
(Ашамый Куян һичбер вакытта ит.)
Әйтә алмады «ашаучы мин түгелдер» дип.
Диде Бүре: «Сарык ашап йөргән кеше
Шушы икән, китерегез бәйләргә җеп!»
 
 
Шул минутта әллә кайдан җеп таптылар,
Куянның муенына җеп тактылар.
«Явызлыкның җәзасын күр менә инде!» – дип,
Аучының авылына озаттылар!
 
 
 –
Бүре төсле ерткычларга киңдер җиһан,
Һәркайда золым күрер мескин Куян.
Зарарлы бәндә булып күренерсең,
Башкаларга кыйлмасаң да һичбер зыян.
 
701Булды… мәкъбүл – кабул ителде.
702Таки – өчен.
703Ибтидасында – башында.
704Рәҗа – өмет, теләк.
705Тәсхир кыйлынган – биләгән.
706Ниһаять булдылар мәмнүн – соң дәрәҗәдә шат булдылар.
707Мөҗримнәр – җинаятьчеләр.
708Фәсад – бозыклык.
709Изне – рөхсәте, юл куюы.
710Мөбһәм – аңлаешсыз, ачык түгел.
711Гаһдеме – антымны.
712Кател кыйлды – үтерде.
713Кателгә җөрьәт иткәнгә – үтерүгә барганга.
714Иртикяб иткәч кәбаиргә – зур гөнаһлар эшләгәч.
715Гадәвәт кыйлмаңыз – дошманлык кылмагыз (күрсәтмәгез).
716Мөнкадь – тыңлаучы.
717Фәйзым – рәхимлелегем.
718Ингыйкяс иткән – чагылган.
719Әрыз – җир.
720Икътибас иткән – алган (файдаланган).
721Хафи – яшерен.
722Гыйзмәтемә – бөеклегемә.
723Нәһан – яшерен, серле.
724Изһар кыйлыр – ачып бирер, күрсәтер.
725Мәгъсыятьтән – гөнаһ кылудан.
726Сирате мөстәкыймнән – туры юлдан.
727Сөкүт итте – дәшмәде, тын калды.
728Әнвагын – төрлеләрен.
729Ихвәт – туганлык, кардәшлек.
730Үгрәнәм – өйрәнәм.
731Җыюга – налогка.
732Мәймүн – маймыл.
733Искәй – исни.
734Мәҗнүндер – юләрдер.
735Шәрреннән – усаллыгыннан, явызлыгыннан.
736Калебләргә – күңелләргә.
737Җәсарәт – батырчылык, кыюлык.
738Мөбһәм – билгесез, ачык түгел.
739Истикъбале мәҗһүл – киләчәге билгесез.
740Мәсгуд – бәхетле.
741Фида иткән – кызганмаган, корбан иткән.
742Ләгыйньгә – каргыш төшкәнгә, юньсезгә.
743Мотлакан – һичшиксез.
744Булды… парә-парә – кисәкләргә таралды.
745Частька – полициягә.
746Һибә кыйлдым – бүләк иттем.
747Шәрәф белде – бәхет дип белде.
748Гаһед иткән – вәгъдә биргән, ант иткән.
749Восүл – ирешү.
750Хәсәд – көнчелек.
751Нифакъ – икейөзлелек.
752Инсанлык – кешелек.