Read the book: «Көлеп яшик дөньяда»
Авызыңны белеп ачмасаң…
Гайфинең күңеле күтәренке, кәефе шәп иде. Шуның ише вакытта шатлыктан дөньяны кочасы, кычкырып җырлыйсы килә. Һәм ул юл читендәге эскәмиягә килеп утырды да, ирексездән уена килгән беренче җырны шыңшый башлады. Аннан соң, тулып ташыган күңеле түзмәгәч, кычкырып ук җырларга кереште:
Мәк чәчәген өздем ялгыш кына,
Чүп үләне диеп бутадым…
Тик аңа җырын дәвам итү насыйп булмаган икән, шулчак ике як иңсәсеннән кемнәрдер тотып алды. Гайфи башта моны берәр танышы шаярта гына дип уйлаган иде. Тик артка каерылыбрак караса, милиция формасы кигән таныш түгел ике адәм. Кем беләндер бутаганнардыр да, хәзер, күргәч җибәрерләр, дип уйлады Гайфи. Тик ычкындыру тегеләрнең уйларында да юк.
Көн саен берәр яңа закон чыга торган бу заманда, әллә соң җәмәгать урынында кычкырып җырларга ярамау турында да берәр закон әмәлләп ташладылар микән депутатлар, дигән уй йөгереп узды Гайфинең башыннан. Аның уйларын бүлеп, тегеләрнең берсе сүз башлады:
– Наркобизнеска керештем, дисең инде, алайса?
Эшнең мондый борылыш аласын көтмәгән Гайфи тотлыга-тотлыга акланырга тотынды:
– Нинди нар… наркобиз… бизнес, кем беләндер бутыйсыз бугай. Мин бернинди бизнес белән дә шөгыльләнмим.
Тик теге адәмнәргә бу сүзләр тырнак очы кадәр дә тәэсир итмәде.
– Әле яңарак кына, мәк чәчәген өздем, дип кычкырып торучы син идең түгелме?
Гайфи шунда гына аңлый башлады.
– Әйе, мин! – диде ул, эшнең нәрсәдә икәнлеген тиз генә төшендереп, боларны оялтачагын уйлап, авызын җәеп елмаеп та куйды хәтта. Тик формалы кешеләрнең йөзләре җитди иде. Сул яктагысы кесәсеннән кызыл тышлы ниндидер таныклык алды да, Гайфинең борынына терәде:
– Без полициядән. Наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре, – диде ул, кырыс кына. – Мәкнең наркотик ясау өчен чимал итеп файдаланылуын беләсеңдер, шәт? Мәк өзүеңне яшермисең инде димәк?..
– Әйе, тик ул ялгыш кына… әй лә ул бит…
Тегеләрнең җитди кыяфәте Гайфине тәмам буташтырды. «Ул бит җыр гына» дип әйтмәкче иде дә, югыйсә.
– Чүп үләне дип бутаганыңны да әйттең бугай? Димәк, бакчаңда чүп үләне утаганда, ялгышып кына мәк чәчәген дә өзгәнсең. Ә бакчада мәк үстергән өчен нинди статья ка-ралганлыгын беләсеңме соң?
Бу сүзләрне әйткән адәм, инде боргаланырга урының калмады, килеп каптың асыл кош дигәндәй, Гайфинең кулын тагын да кысыбрак тотты.
– Бакчам юк минем, белдегезме? Җибәрегез! – Гайфи ычкынырга теләп кулларын йолкып карады, тик юкка гына.
– Әһә, үз бакчаң юкмы? Кеше бакчасына кергәнсең алайса. Кеше милкенә кул сузган өчен тагын бер статья чәпәргә була. Я, әйт кайдан өздең ул мәкне? Урынын күрсәт безгә…
Кулларын ычкындырырга маташуын, качарга җыену дип аңлап булса кирәк, полицейскийларның берсе Гайфинең кулларына богау кидереп алырга да өлгерде.
– Я, гаебеңне таныйсыңмы?..
– Нинди гаебем булсын минем, җыр гына бит ул, – дип акланып маташты Гайфи.
– Карале, кара, җыр гына, диме?! Үзе дә наркотик кулланадыр бу. Юкса, өстендә шундый статья торган кеше шулай битараф була аламыни?! Өстәвенә, җыр гына ул, дип торган була бит әле…
Шул арада, сиреналарын яман ачы кычкыртып, милиция машинасы да килеп туктады. Гайфи каршылык күрсәтеп маташмады. Болар белән тарткалашуның мәгънәсезлек икәнен төшенгән иде инде ул. Эткәли-төрткәли машина эченә керткәндә, тиз арада җыелып өлгергән халык төркеме ара-сыннан ике хатын-кызның әңгәмәсен генә ишетеп калды ул.
– Тагын кемне эләктергәннәр?
– Наркотиклар белән сәүдә итүче, ди. Кесәсеннән бер килога якын наркотик алганнар, беләсең килсә!
– Күр инде син, тәки азындылар бит болар. Судсыз-нисез урында терәп атасы шуларны…
– Әй, бездә законнар катымыни соң?..
Бутаган
Искәндәрнең бүген кәефе яхшы, дөньясы түгәрәк иде. Нишләп шулай булмасын, эшләре гөрләп бара, сәламәтлегенә зарланмый, гаиләсендә иминлек...
Гаилә дигәннән, бүген иртән хатыны: «Отгул алдым, көне буе өйдә булам», – дигән иде. Кая, шалтыратып хәлен белим, нәрсәләр майтара икән, дип, Искәндәр телефонга ябышты. Гадәттәгечә, телефон төймәләренә «шалт-шолт» басып, номер җыйгач, трубкада пипелдәгән тавыш ишетелеп торды да, Искәндәрне гаҗәпкә калдырып, ниндидер ят ирнең: «Алё», – дигән карлыккан тавышы яңгырады. Искәндәр каушавыннан ни дияргә дә белмәде. Бары тик:
– Миңа Җәмилә кирәк иде,– дип кенә әйтә алды.
Ә үзе күңеленнән: «Кем ул? Нишләп трубканы Җәмилә алмады икән?» – дип уйлады.
– Нәрсәгә сиңа Җәмилә?
Телефоннан сөйләшүче мужикның тавышы катгый иде. Искәндәрнең шалтыратуына бераз гына ачуы да килгән кебек. Югыйсә, кем кемгә ачуланырга тиештер бит?..
– Кирәк иде! Чакыр телефонга үзен!
Теге адәм дә бирешергә җыенмый, бераз эндәшми торгач:
– Кем син? Нигә кирәк сиңа Җәмилә? – дип кабатлап сорады ул.
Вәт нахал, нәрсә дип тора бит! Искәндәр үз-үзен кулга алырга тырышты. Шулай да, дулкынланудан аның тавышы калтырана башлаган иде инде.
– Мин аның закунный ире, бик беләсең килсә. Я, күңелең булдымы? Ә хәзер тиз генә Җәмиләне чакыр!
Трубкадан теге ирнең кычкырып көлгәне ишетелде.
– Ха-ха-ха! Ире? Җәмиләнең ире юк аның...
«Болай булгач, мин өйдә юкта хатын читләр белән чуала инде. Бу җирбиткә, ирем юк, дип, алдаган, димәк» дигән уй яктырып алды Искәндәрнең баш миендә.
– Нәрсә хахылдыйсың? Хәзер кайтам да муеныңны борып, башыңны кесәңә тыгып куям бит, – дип җикерде ул трубкага.
Тик теге баштагы мужик кешнәвеннән туктамады.
– Теге дөньядан кайткан кеше юк әле хәзергә, – диде ул, артык исе китмичә генә.
Әлеге сүзләр Искәндәрне бөтенләй чыгырыннан чыгарды.
– Ыслуши, син кайчаннан бирле Җәмилә белән чуаласың? – диде ул, ачуына буылып.
– Күптәннән очрашабыз. Шуннан ни әйтмәкче буласың?
Димәк, Искәндәр күптән «мөгез йөртә» булып чыга инде. Кайбер көннәрдә, эштән кайтканда, хатынының күзләре май ашаган мәченеке шикелле ялтырап торуыннан шикләнгәләгән иде аны.
– Көн саен очрашасыз штоли?
– Почти. Куна калган көннәр дә булгалый. Әле бүген дә...
– Тукта, тукта, ничек инде бүген дә?..
– Ә менә шулай, бүген дә мин аның янында кундым.
Искәндәр аптырап калды. Ничек була соң бу? Ул үзе бүген хатыны куенында йоклады түгелме соң? Ә бу җирбит Җәмилә янында кундым, ди.
– Әйт әле, агайне, телефон номерыгыз ничек анда сезнең?
– Ике, утыз дүрт, илле алты!
Бу алар телефонының номеры түгел бит! Искәндәр, шунда гына, телефон номерын буташтырып җыйганын аңлап, ботына чабып куйды.
– Тфү, шайтан, нишләп башта ук шулай димисең аны, башны буташтырып ятасың?
Ул кабат ашыкмыйча гына өй телефонының номерын җыйды. Озак та үтмәде, трубкадан Җәмиләсенең былбыл сайравына охшаган ягымлы тавышы ишетелде...
Шифоньерда очрашу
Ул көнне Барый эштән эт булып арып кайткан иде. Инде караватка тәгәрәргә дип торганда, телефон шалтырады.
– Ал-лё!
Бераз көттереп, телефон трубкасында ниндидер хатын-кызның чытлык тавышы ишетелде.
– Ал-лё! Боря, кадерлем, синме?
Барый шунда ук танып алды. Бу күршеләре Сәкинә ха-ным иде. Төгәлрәге, Барый эшли торга эт оясыннан да кече-рәк бер кече предприятиенең генераль директоры Салих Сәйфиечнең хатыны инде ул Сәкинә. Төскә-биткә әлләни булмаса да, деловой хатын үзе. Ут уйната. Бизнес белән шөгыльләнә. Иң мөһиме, Барыйга күзе төшкән бит иблис то-кымының. Үткәндә-сүткәндә гыйшык-мыйшык уйнап алга-лыйлар. Салих Сәйфиеч өйдә булмаганда кунакка да чакыргалый үзе.
Өч көн элек Сәкинәне командировкага киткән дип ишеткән иде Барый. Кайтып та җиткән икән.
– Барый, җаным, шушы өч көн эчендә сине ничек сагынганымны белсәң икән. Үләм дип торам. Менә коман-дировкадан ашыгып кайтуым да синең өчен. Тизрәк кил, бәгърем.
– Салих Сәйфиеч өйдә түгелмени? Кайтып керсә?!
– Мин аны машинаны гаражга куярга җибәрдем. сыра эчеп кайтырсың дип, кесәсенә бер-ике кипкән балык та салдым. Так что, бер-ике сәгатьсез духы да булмаячак әле ул бозауның. Кер давай, бәгырь кисә-ге-ем!
Сәкинә песи баласыдай мыраулаган, мияулаган авазлар чыгарды, иреннәрен чәпелдәтеп, телефон трубкасын «чүп» итеп үбеп алгандай итте...
Күршеләр генә булгач, ара ерак түгел. Барый, кем әйтмешли, ике сикерде, бер атлады, биш минуттан килеп тә керде. Ул кергәндә Сәкинә үтә күренмәле материалдан тегелгән халатын киеп, караватта чалкан ята иде. Аның шактый киң итеп ачылган изүләреннән калкып торган күкрәге, дулкынланудан булса кирәк, бер төшеп, бер күтәрелеп, ымсындырып, егетне үзенә чакырып тора. Берничә минуттан Барый белән Сәкинә, икесе бергә берегеп үскәндәй, куллары, бот-чатлары белән бер-берсенә уралып, караватта әү-мәкләшәләр иде инде.
Гөнаһ шомлыгына каршы дигәндәй, шулчак ишек шакыдылар. Барый да, Сәкинә дә моны көтмәгән иде. Башта тыныч кына уздырмакчылар иде, тик шаку тагын да катгыйрак кабатлангач, Сәкинә: «Кем бар анда?», – дип сорамыйча булдыра алмады.
Ишек артында Салих Сәйфиечнең, «мин идем», дигән тавышын ишетүгә, ни чая Сәкинә дә куркуыннан нишләргә белмичә, бөтен кием-салымын җыеп, Барыйны шифоньерга озатты. Ә үзе, чәчләрен төзәткәләп, ишекне ачты.
– Нәрсәгә гаражга барып йөрергә. Машинаны иртәгә иртән тагын барып аласы бит. Ярты юлдан борылдым да, ишек алдында гына калдырдым. Ә сыра?.. Холодильникта кичә алган дүрт шешә бар әле.
Салих Сәйфиечнең чыгып китәргә исәбе юк иде. Шуңа күрә, Сәкинә, сагынып көткән хәләл җефет роленә кереп, тиз генә чишенергә булышты да, ирен урынына яткырды...
Шифоньер эче кап-караңгы иде. Күзгә төртсәң, берни күренми. Барый башта тын алырга да куркып утырды. Биш минут үттеме-юкмы, янәшәдә генә ниндидер хәрәкәт сизелде. Куллар ирексездән шул якка үрелде.
– А-а-ах!
Кинәт кычкырып куйган хатын-кыз тавышыннан Барый сискәнеп китте. Ә теге якта караваттан ахылдаган тавышны басып, Салих Сәйфиечнең тамак кыргалаганы, көчәнеп йөткергәне ишетелде. Барый шифоньерда аннан башка ниндидер хатын-кыз да бар икәнлеген тәгаен төшенгән иде инде. Ул кабат кулын шул тарафка юнәлтте. Тирләп дымсуланган тәнгә орынуга, каршы яктагы хатын-кызның:
– Кагылмагыз, мин шәрә! – дигән сүзләре ишетелде.
Тик Барыйның куллары, ирексездән, йомшак тән буйлап шуышуын дәвам итте. Шунда теге шайтан аздыргыч, Ба-рыйның корсагыннан борып чеметеп алмасынмы!
– Кулыгыз белән уйнамагыз, дидем бит инде мин сезгә!
Егет, авыртуга түзә алмыйча, ахылдап куйды. Ул да шә-рә иде шул. Күрше бүлмәдә Сәкинәнең бөтен бүлмәне яңгыратып, тиктомалдан кыткылдап көлгәне ишетелде. Бу Барыйның тавышын каплау өчен шулай итүе инде.
– Кем син? – дип пышылдады Барый, авыртудан айныр-айнымас.
Хатын-кыз борынын мышкылдата башлады.
– Мәдинә-ә-ә, – дип сузды ул ярымпышылдап.
– Салих Сәйфиечнең секретаремы? – диде Барый кызга якынрак иелеп. Аның иреннәре кызның колак яфракларына кагылып китте.
– Әйе, ә сез кем буласыз?
– Мин Барый абыең булырмын, сеңлем, – диде, бермәл үзенең кайда икәнлеген оныткан Барый. – Ничек монда килеп эләктең соң әле син, асылкош?
Кыз берара эндәшмичә торды.
– Салих Сәйфиеч бит, хатыным командировкага китте, өйдә үзем генә, дип, өенә чакырды. Килмәсәң, эштән куарга сәбәп табармын, дип, шантажировать итеп тә маташты әле. Ярый әле, Сәкинә апа вакытында кайтып керде. Югыйсә... Калганын үзең беләсең инде, – диде Мәдинә кинәт сингә күчеп.
Барый кызның чәчләреннән сыйпап, юаткандай итте. Аңлаштылар.
Барый егет кеше бит:
– Әйдә, иртәгә үк ЗАГСка барабыз, – дип әйтеп салмасынмы. Кыз дәшмәде. Эндәшмәү – ризалык билгесе. Егет Мәдинәне кочаклап алды. Караңгы булса да, иреннәр–иреннәрне эзләп таптылар...
Бу вакытта, йокы бүлмәсендәге карават шыгырдаудан туктап, Салих Сәйфиеч тә, Сәкинә дә тирән йокыга талганнар иде инде. Барый белән Мәдинә, киемнәрен җыештырып, шыпырт кына ишеккә юнәлделәр.
Кыз белән егет әнә шулай танышканнар иде. Гаилә корып яши башлауларына да инде бер ел узды. Әйбәт кенә яшәп яталар.
Макаров пистолеты
Подъезд ишеге төбендә ике карчык сөйләшеп утыра. Мәрзия әби шушы йортта яши, ә Шәмсиясе шәһәрнең икенче почмагыннан аның хәлен белергә килгән ахирәте. Өйдә чәй эчеп чыкканнар да, язгы кояш җылысында рәхәтләнеп ярты шәһәрнең гайбәтен сөйләп, гәп куерталар. Дөресрәге, куертканнар да, хәзер сөйләр сүзләре беткән, күрәсең, сүз юктан – сүз, ата казың күкәй саламы, кодагый, дигәндәй, әллә нигә берәр җөмлә алышалар да тынып калалар.
Шулчак ишек ачылып китә. Аннан чүп чиләге тоткан бер ир заты чыга. Яннарыннан үтеп баручы бу кешегә Мәрзия карчык бик түбәнчелек белән баш иеп исәнләште:
– Здрастуй, Симун Стипаныч!
Аннан, сүз азыгы табылганга куанып, үзләренең подъездындагы фатирларның берсендә яшәүче әлеге ирне күкләргә чөеп мактый башлады.
– Симун Стипаныч бу, Макарыф. И-и, яхшы кеше дә соң инде, ахирәт. Карт-корыга ярдәмчел, кулыннан килмәгән эше юк, ачык йөзле...
Тик дәртләнеп сөйли башлаган карчыкны Шәмсия ярты сүздән туктатты:
– Фамилиясе ничек дидең әле, ахирәт?
– Макарыф, дидем бит инде!
Шәмсия карчыкның йөзе кинәт караңгыланып китте. Як-ягына караңгалап:
– Әстәгъфирулла, – дип куйды ул. Аннан пышылдауга күчеп. – Алайса, ахирәт, бик мактарга ашыкма әле син аны. Беләсеңме, кичә тилебизырдан нәрсә сөйләп тордылар? Паркта бер кешене үтергәннәр икән. Аның яныннан беләсеңме нәрсә тапканнар?
– Нәстә, ахирәт?
– Пистәлит тапканнар!
– Шуннан, шуннан?..
– Шуннан шул, ул пистәлит Макарыф дигән адәмнеке икән бит, ахирәткәем.
– Китче?! Ялгыш ишеткәнсеңдер, ахирәт...
– Син бигрәк инде, Мәрзиякәем, шушы яшемә җитеп колакка зарланганым юк, анысы. Тилебизырдан сөйләүче теге тәти кыз Ма-ка-рыф пистәлите дип, өздереп әйтте. Хәзер үтерүчене эзлиләр, дип тә өстәде әле.
Мәрзия карчык әлеге хәбәрдән бөтенләй телсез калды. Шулай да:
– Бәлки, бүтән Макарыфныкыдыр, ахирәт? – дип сорарга үзендә көч тапты.
– Парк сезнең йорт янәшәсендә генә бит, шуңа шикләнеп әйтүем.
Мәрзия, аклангандай:
– Үзе гел әйбәт кеше кебек, югыйсә, – дип куйды.
The free sample has ended.