Free

Нәниләр китабы

Text
Mark as finished
Font:Smaller АаLarger Aa

Бу китапны язу минем үз баламны туган татар телебездә уйнатып үстерү

максатыннан башланды. Эш барышында биредәге шигырьле-җырлы

уеннар башка кешеләрнең балалары өчен дә бик файдалы булыр дигән

фикергә килдем.

Хөрмәтле укучым!

Сезнең дә балаларыгыз, үзебезнең бөек татар теленә өйрәнеп,

җырлап-биеп, исән – имин үссеннәр!

ЭЧТӘЛЕК

Хөрмәтле әти-әниләр!

Безнең уен һәм җырлар ярдәмендә балагыз:

– уйный-уйный уяныр, юыныр, уенчыкларын җыяр, ашарга пешерер, кошларны ашатыр һәм йокларга ятар,

– 1дән 5кә кадәр санарга өйрәнер,

– кул астындагы әйберләрне (шакмак, яулык, тасма, каләм, курчакларны) кулланып уйнар,

– хайван, яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең атамаларын өйрәнер,

– беренче аваз ияртемнәреннән башлап сөйләшергә өйрәнер,

– хайваннар турында күбрәк белер, аларның балалары ничек аталганын өйрәнер.

Бала белән җиңел һәм күңелле итеп, шул ук вакытта сөйләмен, күзаллавын, эре һәм вак маторикасын үстереп шөгыльләнә алырсыз, тирә-як белән таныштырырсыз.

Уеннар 6 айдан 4 яшькә кадәр балалар белән шәхси дәресләр һәм төркемнәрдә шөгыльләнер өчен туры килә.

***

КҮБӘЛӘК

Уен тән әгъзаларын өйрәнергә һәм хәрәкәтләрнең координациясен үстерергә ярдәм итәр.

Бик гүзәл бер күбәләк. Беләзекләрне тоташтырабыз.

Таңнан яныма килде. Учлар як-якка карый. Кулларны канатларны сыман хәрәкәтләндерәбез.

Талпына-талпына очып, борыныма ул тиде. Имән бармак белән борын очына кагылабыз.

Аннан маңгайга, авызыма, Маңгайга, авызга Колакларга, кулыма, күрсәтәбез.

Тезгә кагылып үтте. Колакларны тотабыз, кулга кагылабыз.

Һәм: “Сау бул! Сау бул!” – диеп, Бармаклар белән тез буйлап “йөгерәбез”. “Сау бул!” – диеп, кул болгыйбыз.

Еракка очып китте. Кул белән югарыга үреләбез.

Балага аяк очларына басарга кушабыз.

***

ӘНИЛӘР ҺӘМ БӘБИЛӘР

Әлеге бармак уены баланы йорт хайваннары белән таныштыра, ике кулның да координациясен үстерә.

Учлар ачык, бер-берсенә карап торалар. Ике кулның һәр охшаш бармагын тоташтырабыз (чәнти бармактан башлап).

Песинең – песи баласы, Чәнти бармакларны тоташтырабыз.

Тавыкның чебие бар. Исемсез бармакларны тоташтырабыз.

Куянның – нәни куяны, Урта бармакларны тоташтырабыз.

Үрдәкнең бәбкәсе бар. Имән бармакларны тоташтырабыз.

Ә әниләрнең кечкенә бәбие бар. Баш бармакларны тоташтырабыз.

***

ШАЯН ТЫЧКАН

Әлеге уен вак моториканы, хәрәкәтләрнең координациясен

һәм игътибарны арттыра.

Безнең шаян тычканыбыз Имән һәм урта бармак әкренләп алга “атлыйлар”.

Оясына качырган: Учны култык астына яшерәбез.

Кабартманы, китапны, Чиратлаштырып, бармакларны бер-бер артлы бөгәбез һәм әйберләрне саныйбыз.

Ике кашык каймакны,

Курчагымның башлыгын,

Кәбестәнең яфрагын,

Савытымның капкачын,

Кызыл җепле кәтүкне,

Сары саплы үтүкне

Һәм каурыйлы мендәрне.

Усал песи тотканчы

Биредән үт капкынны! Йодырыкка “тычкан койрыгын” (калган 10-нчы бармакны) тотарга тырышабыз.

***

ГНОМНАР ҺӘМ ЙОРТЛАРЫ

Уен дәвамында балада ритмны тою хисе үсә, “югары” һәм “түбән” төшенчәләре белән танышу була; бала ике бармагын күрсәтергә өйрәнә.

Кечкенә, җитез гномнар Җитез итеп йодырыклар белән әле бер, әле икенче учка суккалыйбыз.

Төзиләр матур йортлар. Ике бармакны күрсәтәбез.