Free

Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)

Text
Mark as finished
Font:Smaller АаLarger Aa
7

Икенче көнне Гомәр хәлфә шәкертләре сабакка бөтенләй килмәделәр. Габдулла, буш сыйныфта бераз уйланып, утырганнан соң, ниндидер карарга килгән сыман, кискен хәрәкәт белән урыныннан торды. Аның күңелендә хәзер бернинди төшенкелек һәм үкенеч юк, киресенчә, ул үзсүзлелек белән, башны ими, үчегеп, авырлыкка каршы бару тойгысы белән тулы иде.

Сыйныфтан чыгып, ул мәдрәсәне караучы Хәмидулла абзый янына керде. Хәмидулла абзый Гомәр хәлфә сыйныфында булып узган вакыйганы белә иде инде. Ләкин ул сүзне үзе башламады, аны Габдуллага тапшырды.

– Хәмидулла абзый, – дип, сүз башлады Габдулла, – минем сыйныф таралып бетте…

– Ничек таралып бетте?

– Шулай. Алар минем укытуны яратмый өйләренә кайтып киттеләр һәм, минем фикеремчә, яңадан мәдрәсәгә килмәячәкләр…

– Бу бит бездә моңарчы булган хәл түгел, Габдулла әфәнде!

– Беләм. Мондый хәлне минем дә күргәнем, ишеткәнем юк иде. Ләкин нишләмәк кирәк? Менә шулай булды…

– Димәк, сез мөгаллимлектән ваз кичмәкче буласыз?

Һәм шунда Габдулла Хәмидулла абзый өчен көтелмәгән җавапны бирде:

– Юк, мин ваз кичмим. Мин сыйныфны яңадан җыярга телим.

– Яңадан җыярга?! – дип, гаҗәпләнеп кайтарып сорады Хәмидулла абзый.

– Әйе. Мин моны эшләргә тиеш. Бернигә карамастан.

– Белмим, белмим, – дип, баш чайкап торды Хәмидулла абзый һәм өстәп куйды: – Хәзер инде балалар үзләре килергә теләсәләр дә, ата-аналары җибәрмәс…

– Сез миңа нишләргә киңәш итәсез соң?

– Минме? Минемчә, хәзер бу мәсьәләне үз уңаена куярга кирәк. Бу вакыйгага артык зур әһәмият бирү аны җәгъли[80] рәвештә күпертү булыр иде. Балалар яңадан җыелсалар җыелырлар, җыелмасалар – юк, ләкин, һәрхәлдә, бу мәсьәлә акрын гына тынарга һәм онытылырга тиеш. Мин моны сезгә карата ихтирамым булганга күрә әйтәм, Габдулла әфәнде!

– Рәхмәт, Хәмидулла абзый, сезнең миңа карата булган яхшы теләгегездә минем шигем юк. Ләкин мин балаларны җыям.

– Әгәр дә җыя алмасагыз? Аннан соң бу скандалга әйләнәчәк. Дуслар арасында да, дошманнар арасында да бу никадәр сүзләр тудырачак. Белмим, белмим…

– Мин ул сүзләрдән курыкмыйм, Хәмидулла абзый! Минем моңа каршы үз дәлилләрем бар. Сыйныфны мин Гомәр хәлфәдән ничек алып калган булсам, аңа шул көе тапшырырга тиешмен.

Бу әңгәмәдән һәр ике як үз фикерләрендә калып аерылышты.

Габдулла шәкертләрен җыеп алырга карар кылды. Ләкин ничек? Мәктәп күршесендә торучы сәгатьче Камали малаеннан башка бер укучының да торган өен ул белми иде. «Камалиларга кереп, аның малаеннан укучыларның торган өйләрен сорашып белергә кирәк», – дип уйлап алды ул һәм шул ниятен җиренә дә җиткерде.

Камали малае Сафуан үзенең укырга йөрмәве малайларга ияреп кенә икәнен әйтте, малайлар килсә, мин дә килермен, дип вәгъдә итте һәм Габдуллага өч шәкертнең адресын бирде. Габдулла аларны бер кәгазьгә язып чыгып китте.

Иң башлап ул Габдерахман һәм Рәүф дигән малайлар торган йортның адресы белән китте. Алар икесе дә Җаек күпереннән ерак түгел, яр өстендәге бер йортта торалар, тик берсенең атасы – йорт хуҗасы, икенчесе аның фатирчысы иде.

Җаекның теге ягыннан искән каршы ачы җил Габдулланың шәкерт җиләнен салдырып алырга теләгәндәй өзгәли. Габдулла, уң кулы белән җиләненең якаларын күтәреп, аның эченә иякләрен яшерергә тырыша, сул кулы белән итәкләрен җыеп, үзенең тезләрен капларга азаплана. Җил бит алмаларын ашый, бармаксыз йон бияләйнең тишекләреннән кереп, бармакларны куыра, аларны йомарланырга мәҗбүр итә. Габдулла кулын авызына тери, тыны белән бияләй аша бармакларын җылытырга тырыша. Әмма алар җылы сулыштан дымланалар гына, ә дымлы кулны суык бигрәк тә аяусыз өтә. Җилдән Габдулланың күзләре яшь белән томалана, суык җил, аның җиләне аша кереп, үзәккә үтәргә тырыша.

– Хәч-ч-ч! – дип, әллә каян үзәгеннән чыгарып, әрнеп куя Габдулла, бөгәрләнә төшеп.

Ниһаять, ул йортны номеры белән эзләп таба һәм туңып каткан капканы күшеккән куллары белән көчкә генә ачып керә дә йорттагы беренче ишекне шакый. Аның күңелендә хәзер Рәүф тә, Габдерахман да, мәктәп кайгысы да юк. Аның күңелендә бары җылы өйгә килеп керү һәм җылыну…

Аңа ишек ачалар. Өйдән җылы һава аның битенә килеп бәрелә. Ул тизрәк, үзен өертеп китергән суыкны тышта калдырып, артыннан ишекне ябарга, җылы белән икәү генә калып, рәхәт кенә эрергә ашыга.

Йорт чиста, идәне сары лак белән ялтырап тора, ишектән түргә таба тар гына палас сузылып киткән. Җитмәсә тагын, кухнядан чыш-пыш таба тавышлары чыга, борынны яңа гына пешкән кабартма исе кытыклый…

– Сезгә кем кирәк иде? – дип, ишек чаршавы артыннан яшеренә төшеп дәшкән хатын-кыз тавышы җылыга эреп киткән Габдулланы тиз генә зиһенен җыеп алырга мәҗбүр итә: ә, чынлап та, аңа ни кирәк?

– Ә, әйе… Миңа Габдерахман дигән егет кирәк иде…

– Нигә кирәк иде ул?

– Ул бүген мәктәпкә килмәде. Нигә килмәде икән? Менә мин шул турыда үзе белән, мөмкин булса, ата-анасы белән сөйләшмәкче идем…

– Нигә, син аның хәлфәсе мәллә?

Габдулла, үзе дә сизмәстән, үзенең өс-башын карап алды. Бу шикләнү катыш сорау, чынлап та, урынлы иде. Яше һәм гәүдәсе белән дә, килеш-килбәте белән дә ул чын хәлфәгә охшаудан ерак иде.

– Мин аның хәлфәсе урынына калган кеше…

Чаршау артында чыш-пыш сөйләшеп алдылар.

Аннан калынрак тавышлы хатын, – әле сөйләшкән хатынның анасы булырга тиеш, – үпкәләгән сыман дәште:

– Килмәсә дә килмәс шул: ата-бабадан калган уку белән укытмыйча, баланың йөрәгенә ятмаган әллә нинди ят уку белән укыткач…

– Нинди ят уку? Нигә йөрәгенә ятмасын? – дип, сүз башлады Габдулла. Ул яңача укуны теше-тырнагы белән якларга әзер иде.

Ләкин аны шунда ук бүлдерделәр:

– Малай өйдә юк хәзер. Атасы янына кибеткә киткән иде.

– Тиз кайтыр микән соң ул?

Габдулла «тиз» дигән сүзне болай гына әйтте лә! Ул аны менә бу май кебек җылы өйдә озаграк та көтеп утырырга риза иде.

«Юк, ул озак тормас, хәзер кайтып җитәр, тышта ачы җил, туңгансыздыр, менә җылы кабартма белән берәр чынаяк чәй эчеп алыгыз!» – дип әйтсә, ни булган. Юк! Хуҗа хатын кырт кисте:

– Ул әле тиз кайтмас. Атасы, аны тегүчегә алып барам, тун үлчәтәм, дип сөйләп торган иде.

Габдуллага бу йортта тагын Рәүф Мирвәлиевнең кайда торганын сорап белүдән һәм чыгып китүдән башка эш калмады.

8

Мирхәйдәр абзыйның өе йортның түрендә, хуҗаның ике катлы өеннән түбәнрәк мунча белән рәттән иде. Дөрес, бу өй хуҗаның элекке мунчасы иде. Хуҗа яңа мунча салырга уйлагач, иске мунчаны сүттермәде, яңасын аның белән янәшә китереп салдырды да монысына фатир җибәрде. Аена өч тәңкә фатир хакы китереп торырлык бер нәрсәне нигә сүттерергә, дип уйлады ул. Мирхәйдәр абзый үзенең алты кешелек семьясы белән кереп тулгач, мунча бөтенләй кечерәеп калды. Мирхәйдәр абзыйга өйалдын икенче кат такта белән әйләндереп, ике такта арасына пычкы вагы тутырып, өстәмә бүлмә ясарга туры килде. Шуңа күрә өйалдына керәм дип ишек ачкан Габдулла өйнең үзенә килеп керде.

– Ишекне ябыгыз тизрәк, суык кертәсез! – дип кычкырды түрдән бер карт кына хатын-кыз тавышы.

Габдулла тиз генә ишекне япты һәм тыштан кергән суыкның томаны таралгач кына, түр бүлмәдә тимер мич алдында тезләнеп, аны ягып азапланган карчыкны күрде.

– Рәүф дигән шәкерт шушында торамы?

– Чыгып киткән иде, хәзер кайтыр, – диде карчык һәм кулындагы ботаклы агачны тимер мичнең кечкенә авызына сыйдыра алмый сукранып алып китте. – Утыны да чи булгач инде, ичмасам, адәм рәтле кискәләп кертсеннәр иде, юк! Куллары корыгандыр шул…

Габдулла карап торучы булып кала алмады, «сез аны менә болай» дип, карчыкның эшенә тыгылды һәм агачны алып, аны икенче башы белән мичнең авызына этәреп җибәрде. Аннан ул калган коры-сарыны да мичкә тутырды. Карчык, бу көтелмәгәндә килеп чыккан ярдәмче аркасында беразга бушап калган кулларын үз иркенә куеп, чүгәләгән хәлендә калды һәм утыннан зарлануын, гомумән, тормыштан зарлануга әйләндереп җибәрде.

– Кыен инде, кыен, дөньяны берүзеңә алып барырга калгач… Минем булышлыгым нәрсә дә, Рәүф белән Сәрвәрнең булышлыгы нәрсә? Ярый әле өлкәне тимер юлда эшли, тапканын берсен алып кайтып биреп тора. Ул да булмаса, нишләр идең?..

Карчык тагын әллә ниләр, әллә ниләр сөйләнде. Ул сөйләнгән арада, Габдулла бүлмәнең эчен, җиһазын күзәтеп чыкты һәм бер нәрсәгә гаҗәпләнде. Бу бүлмәдәге әйберләр кешедәге төсле түгел, әллә нинди үзенә башка бертөрле. Өстәлдәге гади лампа өстенә кружка куеп чәй җылытыр өчен калай түгәрәкләр беркетелгән, урындыклар һәм өстәлләр туры аякларда түгел, бәлки аркылы-торкылы беркетелгән аякларда басып торалар. Күрәсең, алар тупсалар белән беркетелгәннәр дә, аларны теләсә кайчан җыеп алырга, бөкләп куярга була. Стенада нәзек кенә тимер кыршаулар асылынып тора, ә аларга әллә нихәтле ачкычлар, йозаклар, боҗралар, тагын әллә нәрсәләр кидерелгән. Тагын да гаҗәбрәк: шулар белән беррәттән скрипка эленеп тора. Габдулланың скрипка күргәне бар, әмма бу әллә нинди кызык төзелешле, яшелгә буяган, ә колаклары агач түгел, җиз… Кем уйный икән соң бу скрипкада!

Карчык тынып калды. Инде Габдуллага ни булса да әйтергә кирәк иде.

– Сез Рәүфнең әбисе буласызмы? – дип сорады ул.

Карчык җавап бирми бераз алдына карап торды да:

– Юк. Мин аның әнкәсе булам, – диде.

Габдулла үзенең ялгышын сизеп алды. Кешене, бигрәк тә хатын-кыз халкын, карт итеп сөйләргә ярамауны ул белә иде инде. Ләкин карчык моңа үпкәләп тормады, сөйләп китте:

– Әби булып беттем шул инде. Иртә картайтты мине бу каһәр суккан тормыш. Югыйсә әнә тәрбиядә торгач, безнең хуҗа хатыны Бибилатыйфа белән бер яшьтә без… Бер елны диярлек кияүгә чыктык… Аңа кара да миңа кара. Кем аңа кырык бишне бирер? Утыз биштән ары берәү дә бирмәс. Ә миңа инде алтмышны бирүчеләр бар. Менә ул гомер дип әйтеп әйткән нәрсә… Хәзер ул, Бибилатыйфаны әйтәм, кордаш итеп кереп караганы да юк. Ә яшь чакта без аның белән ахирәт дуслар идек бит. Икебез дә бертөсле җиләк кебек кызлар идек… Бертуганнар кебек дип йөртәләр иде үзебезне.

 

Габдулла бу бетәшеп бетә язган карчыкның җиләк кебек кыз чагы булуын күз алдына китереп бетерә алмады, ишек шыгырдап ачылды, һәм өй тагын тыштан кергән суыкның пары белән томанланды. Карчык тагын бая Габдуллага кычкырган тавыш һәм шул ук сүзләр белән тизрәк ишекне ябарга боерык бирде. Ишек ябылу белән, томан да таралды һәм, нәкъ әкияттәге сыман, аның эченнән бер кыз килеп чыкты… Кызарып туңган бит алмалары һәм үзенең туңуына да карамастан, елмаеп торган күзләре белән менә бу кыз, ичмасам, чынлап та, җиләккә охшый иде!

– Йомышка җибәрер хәл юк инде сезне, – дип, аңа ташланды карчык, – китәсез дә олагасыз. Чишенеп торма, чиләк белән су алып кер дә тимер мич өстенә утырт, абыеңның эштән кайтуына кияр күлмәге юк, юып алырсың…

– Туктале, әнкәй, кулларымны җылытыйм бераз, өзелеп төшә язды, – диде кыз һәм, елмаеп, Габдуллага карап алды. Ул чишенеп-нитеп тормастан мич янына килеп чүгәләде дә, уа-уа, кулларын мичкә якынайтты. Арзанлы муслиннан теккән иске бишмәтеннән яше белән күптән чыккан иде инде ул. Инде килеп чүгәләгәч һәм кулларын мичкә сузгач, бишмәт бөтенләй өтек булып калды.

«Минем җиләннән дә өтек, ничек түзә бу кыз суыкка?» – дип уйлап алды Габдулла.

Тимер мичнең инде кыз килеп чүгәләгән ягы ут кебек кызарып, янып тора иде. Нәкъ шуның уртасына кыз малайларча җиңелчә генә төкереп куйды, мич сырты чышт итеп китте.

– Төкермә утка, авызың чабырыр, юньсез! – дип ачуланды карчык.

– Әй, күпме төкергәнем бар, ичмасам, бер генә дә чабырганы юк әле! – дип көлде кыз һәм тагын Габдуллага карап алды.

«Ничә яшь соң бу кызга? – дип уйлап куйды Габдулла. – Буйга-сынга уналты-унҗиде яшь бар, ә кыланышлары унике-унөч яшьлек балаларныкы сыман. Үзенә килешеп тора тагын…»

Ул арада кыз чыгып китте дә, тыштан чиләк белән су алып кереп, аны мич өстенә утыртты. Шунда ук өстендәге бишмәтен салып ыргытты һәм үзенең ябык кына, ләкин төз һәм сыгылмалы буен кысып торган иске соры күлмәктән калды.

Аннан ул, шүрлеккә үрелеп, ашъяулыкка төргән икмәк түтәрәмен алды да аны күкрәгенә куеп кисте һәм, түтәрәмне тагын ашъяулыкка төреп, шүрлеккә куйды. Шүрлеккә үрелгәндә, аның күкрәкләре киерелеп, матур гына калкып куйдылар һәм бу хәл яшь шәкертнең күзеннән читтә кала алмады.

– Ул нинди вакытлы-вакытсыз ашап утыру ди ул? – дип сукранды карчык.

Ләкин кыз аңа әһәмият бирмәде.

– Илаһи ачыктым соң, әгузе бисмилла… – диде ул һәм утырып, икмәк валчыгын алдына төшермәскә тырышып, телемне авызына китерде…

Начар гына җиһазлы шыксыз өйгә бу кыз белән бергә ниндидер тыныч ягымлылык иңде. Габдулланың үзенең дә җиләнен салып, мич янына аякларын бөкләп утырасы килде. Ләкин аны берәү дә җиләнен салырга кыстамады. Шул ук вакыт аның монда ни өчен килүе белән дә берәү дә кызыксынмады. Әйтерсең бу өйгә теләсә кайвакыт, теләсә кем керә һәм теләгәнчә утырып чыгып китә ала, монда «Нигә килдең?» дип тә, «Кая китәсең?» дип тә сорамыйлар, монда тәртип шундый… Шулай да Габдулла болай тик кенә утырырга уңайсызланды.

– Рәүф тиз кайтыр микән? – дип, сорау бирде ул.

Шуңа җавап биргән кебек, ишек артында шыгырдаулар, кеше тавышлары ишетелде, һәм ишек ачылып, ике кеше ниндидер зур гына әрҗә кебек әйберне ишектән кертә башлады.

– Почмагы белән, почмагы белән! – диде олылар тавышы.

– Почмагы белән кертсәң, аягы сыймый, – диде яшь тавыш.

Ниһаять, алар көч-хәл белән әрҗәне бүлмә уртасына кертеп утырттылар. Озак кына ишек ачылып торудан һәм бозланып торган әрҗәдән өй кинәт суынып китте. Карчык, бертуктаусыз сукранып, әрҗә өстенә ябышкан карны сыпырырга, чүпрәк белән сөртергә тотынды.

Бу – ниндидер авыл хуҗалыгы машинасының бер өлеше, дөресрәге, машинаның механизмы бушатылган агач тартмасы иде.

9

– Шаулама, карчык, син бернәрсә дә белмисең, – диде карт. – Менә монда әлеге чормадагы тәгәрмәчне утыртып, аны менә бу кечкенә тәгәрмәчкә каеш белән ялгап җибәрдеңме, бернинди токарный станок кирәк түгел. Теләсәң – «Зингер» машинасы кебек, аяк белән әйләндер, теләсәң – моторга ялгап җибәр…

Бу уртача буйлы, ләкин киң сөяклелеге белән карсак күренә торган илле биш-алтмыш яшьләр арасындагы кеше иде. Аның ир уртасыннан картлыкка авышып баруын битен каплап алган сакалындагы ярым кара, ярым соры, ярым чал төсләр әйтеп тора. Мәчет белән тыгыз бәйләнеше юк бугай бу картның: мыеклары, мөселман картларыныкы сыман, җеп кебек кенә калдырып кырылмаган, бәлки рус мыегы кебек күпереп һәм бераз бөтергәләнеп чигә сакалына килеп тоташалар. Ә чәч күптән кыркылмаган һәм кәләпүш белән капланмаган, югарыдагы өч төрле төс белән ала-кола булып бераз тырпаеп тора. Шулар янына ниндидер тискәрелек белән янып торган зур күзләрне китереп кушсаң, бу карт башта кечкенә баланы куркытып елатырлык коточкыч булып күренә. Ләкин менә ул сиңа текәлеп карады, сакал-мыекларын тибрәтеп куйды, сөйләшеп алып китте һәм коточкыч карттан берни калмады. Аның күзләренә җылылык җәелде, аларда балаларча беркатлы ышану, өмет, шатлык очкыннары елтырады. Биш-ун минут та үтмәде, ул инде үзе белән сөйләшергә кызыксындыра торган ягымлы әңгәмәдәш булып китте. Тик карчык кына аның әңгәмәсе белән кызыксынмады.

– Бетмәде инде, бетмәде, таманысы, – дип кыркулашты ул, – сезнең станокларыгыз белән минем чәчем агарды инде. Миңа дисә, җыенысын, яргалап, мичкә ягасы! Бүтән файдасы юк сезнең җен әкәмәтләренең. Акылга утырмый картайдың инде. Әнә синең кордашлар, базарда сәүдә итеп, үзләренә йорт салдылар. Галәви әнә кибет ачып җибәрде. Яшь чакта син алардан ким идеңмени? Көчең бар иде, акылың бар иде…

– Йә, җитте, хатын! Кеше күзенә карап тормыйбыз бит? Тормыйбыз. Әлхәмделилла! Акылга утырмый картайдың дигәнең менә анысы дөрес. Минем әти карт авылның яртысын салып биргән балта остасы, мич чыгаручы, ат дагалаучы, шуның өстәвенә сөяк утыртучы иде. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр аз, ди торган иде, мәрхүм. Әгәр дә мәгәр яшьләй минем башка уку исе кергән булса, мин икенче төсле картаер идем, акылга утырып. Укып булмады, мат частна!

Шунда аның күзе Габдуллага төште. Ул, аңа карап, күптән аның белән сөйләшеп утырган кеше сыман дәвам итте:

– Әнә теге Михайловскийдагы бизмәннәр, машиналар сата торган Потап Михайлыч бармы? Шул әйтә, Мирвәлиеч, ди, напрасно укымагансың син, ди… Сиңа физика белән химия укырга кирәк иде, шаккатыргыч машиналар ясар идең син, ди. Шулай дими, бервакыт мин аңа двигательнең агач уенчыгын ясап илттем. Су да кирәкми, пар да кирәкми, пружин да кирәкми, шундый двигатель. Бернисез үзен үзе әйләндерә. Тәгәрмәчкә шундый кечкенә герләр тагыла, берсе төшеп киткәндә, гернең икенчесе менеп өлгерә дә тәгәрмәчне әйләндереп төшеп китә, ә аңынчы тегендә өченче гер менеп өлгергән, шайтан икән чисти!.. – Мирхәйдәр абзый рәхәтләнеп көлеп куйды һәм дәвам итте: – Ну көче күпкә бармый, кәнишне, туктый. Нигә дисәң, уенчык. Ә менә син аны нәстәяшни итеп ясап кара әле… Өй биеклеге итеп… Герләренең авырлыгын төгәл үлчәп, бөтен җирен төгәл утыртып, эшне җиңеләйтә торган тагын берничә хикмәт уйлап табып… Билләһи, туктата алмыйсың!

– Соң, Потап Михайлыч ни диде ул машина турында? – дип кызыксынды Габдулла. Аны инде бу йөзе куе төк белән капланган, фанатик күзле кеше гаҗәпсендерә башлаган иде.

Мирхәйдәр абзый бер сүз дә әйтми урыныннан торды да, өстен салып, киемен чөйгә элеп куйганнан соң, яңадан килеп Габдулланың каршысына утырды һәм үзен тыңлаучы табылуына бик канәгать хәлдә сөйләп алып китте:

– Потап Михайлычмы? – дип, башта кайтарып сорады ул. Күрәсең, бу сорау шактый озын аңлатма бирүне таләп итә иде. Ләкин ул сүзен шундук ялгап алып китә алмады, карчыгы аның шактый җиткән чәчле ялан башына түбәтәй китереп кидерде.

– Түбәтәеңне киеп сөйләш, ичмасам, адәм тәганәсе! Шәкерт кеше гаеп итеп китәр үзеңне…

Мирхәйдәр абзый, онытылган бер гадәтне исенә төшергән сыман, түбәтәен басып, аны арткарак чөеп куйды да сөйләп китте:

– Потап Михайлыч үзе берни дә әйтмәде. Ул минем машинаны алып калды да ике көннән килергә кушты. Шуннан, ярар, килдем мин моңа ике көннән соң. Мирвәлиеч, ди, бу миңа әйтә, әйдәле, минем конторга керик, ди. Керәбез конторга. Керсәк, пуф итеп тора торган калын кара мыеклы, ак якалы бер атвакат сыман кеше утыра. Мирвәлиеч, ди миңа Потап Михайлыч, менә бу кеше химик-механик була… Җаек өстенә тимер юл күпере салган кеше бу… Укуның чигенә чыккан кеше инде, сүзнең кыскасы… Ярар… Ну, знаком, мин әйтәм, как? Бик эре сөйләшә бу минем белән. Теләр-теләмәс кенә сөйләшкән шикелле… Әллә нинди мин аңламаган сүзләр кыстыра. Мин Потап Михайлычка карыйм, ягъни нәрсә сөйли бу? Потап Михайлыч әйтә, бу адәм сине мондый эшләргә конарлыгы бар, дип әйтә. Тик моңа гыйлем генә җитми, бернәрсәсез, үзлегеннән әйләнә торган машина уйлап табу белән дөньяда бик күп гыйлем кешеләр әллә кайчаннан бирле баш ваталар инде, вә ләкин аны уйлап табу мөмкин түгел, ди… Ну, мин моңа каршы төшәм, мөмкин! Мин әйтәм, сез теләсәгез нишләгез! Мин барыбер, мин әйтәм, моның очына чыгам… Шуннан соң теге химик-механик миңа кәгазьдә әллә нинди сызыклар сызып, сыйфырлар сугып күрсәтә. Мөмкин түгел, дигәнне әйтмәкче була, ягъни… Ну минем аңа каршы җавабым юк, мин аның сызыкларын да белмим, сыйфырларын да төшенмим… Эх, мин әйтәм, сыздый-быздый китерергә өйрәнеп булмады бит яшь чакта. Әйтеп бирер идем мин бу «мыек батыр» га!

Бу урында Мирхәйдәр абзый ачынып, тел шартлатып, йомарланган куллары белән һаваны кисеп куйды.

«Сүз ачарга уңае килеп тора», – дип, Габдулла эченнән генә шатланып алды һәм шунда ук үз мәсьәләсенә күчүне кирәк тапты.

– Бик дөрес нәтиҗә ясадыгыз, Мирхәйдәр абзый, – диде ул. – Картайгач менә болай үкенеп утырмас өчен, яшь чагында укып калырга кирәк, дөрес!

– Бик дөрес, бик дөрес! Һай, кадерен белмәгәнбез яшьлекнең. Соң, аның мөмкинлеге дә шулхәтле генә булган шул, туган! «Иман шарты» белән «Әфтияк» укыттылар да безне, укудан алып, олау йөртергә җиктеләр. Без Казан белән Әгерҗе арасында олау йөрттек. Дөньясы шулай кушты.

Мәсьәлә дөрес эздән читкә тайпыла башлады, һәм Габдулла аны яңадан дөрес сызыкка төшерергә тырышты.

– Менә мин мәдрәсәдән сезнең улыгыз Рәүф турында сорашырга килдем, Мирхәйдәр абзый! Яхшы гына укып барган җиреннән мәктәпкә йөрмәс булды. Моны ничек дип аңларга боерасыз?

Миңниса җиңги (карчыкның исеме шулай иде) Мирхәйдәр абзыйга авыз ачарга да бирмәде, үзе тезеп алып китте:

– Аңлап торасы юк. Әнә безнең хуҗаның улы Габдерахман бөтен җире җитеш, өсте бөтен, ашаганы бал да май була торып, укуын ташлады да кибеттә атасына булышырга тотынды. Бездән акыллырак кешеләр шулай иткәч, безгә ни кала? Укып-укып та адәм рәтле көн күрә белмәгән кешеләр бик күп. Бер дә укымый кеше булган кешеләр дә бар…

Мәсьәлә кинәт чуалып китте, һәм тормыш тәҗрибәсе күбрәк булган бу олы кешеләр белән бәхәскә керү һәм аларны җиңеп чыгу Габдулла өчен җиңел түгел иде. Ул, берьюлы гына сүз таба алудан гаҗиз булып, тирә-якка карап алды, һәм аның күзләре Сәрвинеке (кызның исеме шулай иде) белән очраштылар. Сәрви оек бәйләп утырган җиреннән маңгай аша Габдуллага текәлгән һәм аның мыскыллы елмайган күзләре: «Әйтер сүзең калмадымы? Шулардан җиңдереп торасыңмы?» – дигән сыман үртәп торалар иде. Габдуллага әллә каян көч кереп китте, әллә каян сүзләре табылды:

– Әгәр дә сез малаегызны укудан күршегез Фәйзерахман аерган кебек аерсагыз, дөрес булмас. Фәйзерахман бай аерган булса, ул үзенең байлыгына, дәүләтенә ышанып аера. Сез нәрсәгә ышанып аерасыз? Кибетче малае кибетче булып калыр. Сез улыгызга нинди байлыгыгызны мирас итеп калдырасыз? Мин беләм: Рәүф тә менә шулай, атасы кебек картаер. Ул да киләчәк көнендә: «Эх, яшь чагымда укымаганмын бит», – дип үкенеп утырыр. Менә шундый үкенечне мирас итеп калдырасызмы сез аңа?

Карчыгының каты басымыннан соң тынып калган Мирхәйдәр абзый янә телгә килде:

– Дөрес әйттең, шәкерт! Гомер буе атасы белән анасына нәгъләт укыр. Терсәкне тешләрдәй булыр, әмма инде эш үткән, шабаш!

– Шуны әйтегез әле миңа, – дип мәсьәләне суытмаска, киресенчә, аны дөрләтеп җибәрергә тырышты Габдулла. – Сезнең күрше үзенең улын нәрсә дип укудан туктаткан?

Миңниса җиңги сүзне Габдулланың авызыннан өзеп алды:

– Дингә каршы укыталар, дип туктатты. Шулай итми, берәүнең дә үзенең хак диненә каршы барасы килми…

– Дингә каршы анда берни дә әйтмәделәр, – дип, сүзгә катнашмый булдыра алмады Рәүф. – Габдерахманның әтисе үзенең приказчигын куып чыгарган, кибеттә кеше калмагач, улын укудан алган. Хәзер Габдерахман кибеттә әтисенең кул астында йөри…

– Алайса, син ни дип укуыңны ташлап кайттың? – дип, дәшми торган арада көч җыеп алган Мирхәйдәр абзый кычкырып куйды.

– Без өч малай кайтмый идек. Бар да кайтып киткәч, без дә киттек. Бүген мин бармакчы идем дә…

 

– Мин җибәрмәдем, – дип, улының сүзен бүлде Миңниса җиңги. – Дингә каршы укытыр хәлем юк.

– Дөньялык өчен кирәк гыйлемне укыту ул дингә каршы укыту дигән сүз түгел, җиңги! Сез бит балагызны мулла ясарга түгел, дөньялыкка ярый торган кеше ясарга, укымышлы, һөнәрмәнд кеше ясарга укытасыздыр? Мирхәйдәр абзый хәзер генә менә шул турыда үкенеп сөйләп утырды түгелме?

Мирхәйдәр абзый башындагы түбәтәен үк ыргытып бәрде:

– Дөрес әйтте бу, мат честна! Син бутама, карчык, эшне моннан болай, яме? Мин улыма мәктәпне ташларга рөхсәт иткәнем юк һәм итмәм. Башымдагы чәчем коелып беткәнче укытырмын, әмма укытырмын! Молчайт! Белдеңме шуны? Ирме мин сиңа, кем? Мин өйрәтермен сезне! Менә мин үләрмен, мине, кәфенгә төреп, кабергә илтеп тыгарсыз, аннан соң үз белдегегез белән яши башларсыз… Ә хәзергә мин – сезнең командир. Ир хакы белән ата хакы нәрсә – беләсезме шуны?

Бу юлы Миңниса җиңги бер сүз дә дәшми почмакка барып утырды һәм, ачу белән кабасындагы сүсне йолка-йолка, сүзе ишетелер-ишетелмәс мыгырданды:

– Белмәгән кая!.. Бик!.. Эш кырдың инде…

Ләкин аның бу төртмәле сүзләре баягыча көчле басым ясау теләге белән түгел, бәлки соңгы сүз минеке булсын, дигән сыман үзсүзләнеп әйтелгән көчсез каршылык кына иде. Бу ир белән хатын бер-берсенең темпераментын, кайчан кызарга, кайчан туктарга кирәклекне бик яхшы беләләр иде, күрәсең.

80Җәгъли – ясалма.