Free

Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)

Text
Mark as finished
Font:Smaller АаLarger Aa
8

Кырлайлар, ниһаять, имана турында үзләренең каты һәм нык сүзләрен әйттеләрме-юкмы, Ваһаби Кырлайга кайттымы, Рәҗәп абзый белән Әсәт бай арасында җир ызгышы ни белән очланды, Гөләнвәр белән нәрсә булды, Җаббар абзыйның язмышы ни белән бетте – боларның берсен дә Габдулла белә алмады. Ул Кырлайдан китеп барды.

Бу китү Өчиледән Кырлайга килү кебек үк ярты сәгать эчендә хәл кылынды.

Көзнең коры, җылы, кояшлы көннәреннән берсе иде. Сәгъди абзый белән Зөһрә апа ындырда ашлык сугалар. Габдуллага Садри янында өйдә утырырга кушылган. Садри йоклый. Габдулла ян тәрәзә төбендә хәлфәдән алып кайткан «Рисаләи Газизә» дигән китапны укып утыра. Китапта Аллаяр Суфи мөнәҗәтләре, гарәп, фарсы сүзләре катнаштырып, бик авыр тел белән язылган. Габдулла аны төшенергә һәм ярым аңлаешлы сүзләр эченнән йөрәккә ятарлык берәр мәгънә табарга тырыша: ни дисәң дә, бу – аның кулына төшкән яңа китап бит!

Шулвакыт Сәгъди абзыйлар капкасына читән арбалы ат килеп туктады. Арбадан ир урталарындагы берәү төште дә, атын капка алдында калдырып, өйгә керде:

– Әти-әниең кайда? – дип сорады ул үзен гаҗәпләнебрәк каршы алган Габдулладан.

– Ындырда, – диде Габдулла.

– Бар, чакырып кайт әле үзләрен, – диде ят кеше.

Габдулла әтисе белән әнисен ындырдан дәшеп алып кайтты. Сәгъди абзый, кунакның байларда гына була торган киемен, читән арбасын, тибенеп торган яхшы күк айгырын күреп: «Бу ни җитте кеше түгел, безгә тикмәгә килмәс», – дип уйлап алды һәм, хатынына тиз генә самавыр куярга кушып, кунакның атларын йортка алып керде.

Самавыр килгәнче, хәл-әхвәл сорашылды. Кунакның Кушлавычтан килүе мәгълүм булды.

– Мөхәммәтгариф хәзрәт белән бик әшнәләр идек, бик тәкъва, бик галим кеше иде, мәрхүм! Аллаһы Тәгалә вә Тәбарәкә урынын оҗмахта кылсын, – диде кунак һәм, Габдуллага карап: – Аның улы шушымы инде? – дип сорады.

– Габдуллабыз шушы үзе инде, – диде Сәгъди абзый, Габдулланы үзенең алдына тартып, – бик акыллы, бик тәүфыйклы булып үсә, Аллага шөкер, китаптан күзен алмый, хат яздырырга киләләр инде үзенә…

Өстәлгә самавыр килеп утырды. Гадәтчә булмаса да, кунак янына Габдулланы да утырттылар. Алдына, гадәттә, бик сирәк тия торган бер шакмак шикәр куйдылар.

Габдулла, бу эшне сәерсенеп, чәйгә, бигрәк тә шикәргә, шактый озак кагылырга кыймый утырды.

Ниһаять, Сәгъди абзый, сүз башлап, кунакның Кырлайга ни йомыш белән килеп чыгуын сорады.

– Менә бу баланы алырга килдем! – диде Кушлавыч кунагы.

Габдулла «дөрт!» итеп китте һәм ирексездән әтисенә карады.

Сәгъди абзый башта моңа каршы ни әйтергә дә белмәстән тынып калды. Зөһрә апаның да мич алдында кыштырдавы кинәт тукталды.

«Уйнап сөйләмиме?» дигән сыманрак, Сәгъди абзый кунакның йөзенә карады. Мәсьәләнең җитди төс алуын күреп, ул да җитдиләнде, аның каш араларына калын гына ике җыерчык чыкты. Әмма кинәт таралып киткән фикерләрен ул берьюлы гына җыйнап өлгерә алмады, шуңа күрә аның беренче сүзләре әллә ничек керделе-чыктылы булды:

– Ничек ул, ниме, нигә алай? Ни өчен син алырга килдең?

Кунак мәсьәләне җентекләргә тотынды:

– Без бу баланы ничәмә еллардан бирле югалтып, кайда икәнлеген белми йөри идек. Эзләп килә торгач таптык. Ул сездә икән. Җаек каласында аның атасы белән бертуган апасын алган җизнәсе бар. Бик бай, бик дәүләтле кеше. Менә шул җизнәсе, каенесенең кара кешеләр кулында йөрүен ишетеп, аны Җаекка үз янына чакырмакчы һәм зур мәдрәсәгә биреп укытмакчы була. Быел мин ул якка сәүдә белән барып кайттым. Әшнәлегем булганга, Галиәсгар бай, миңа ышанып, үзенең каенесен табуны һәм үзенә алып килүне тапшырды. Мин бабасы Зиннәтулла хәзрәттә булдым. Ул баланың сездә икәнен әйтте һәм җизнәсенә җибәрүне бик дөрес тапты.

Сәгъди абзый фикерләрен җыеп өлгергән иде инде. Ул бәхәскә урын калдырмаслык «кисеп» әйтә торган тавыш белән әйтеп ташлады:

– Ярар, менә без икмәк кыйбат елларны аны ашатып торыйк та, инде эшкә ярар вакыты җиткәч, аннан соң җир бүлү алдыннан гына сиңа биреп җибәрик, имеш. Юк, булмас. Әгәр ул аның җизнәсе икән, апасы да әле исән икән, нигә аны әүвәлрәк күрмәгәннәр? Бабасы да моны белергә тиеш иде ләбаса. Без аңардан баланы көчләп алмадык.

Зөһрә апаның да бу сөйләшүдән читтә торып каласы килмәде, иренең һәр сүзен «ие, ие, бик!» дип җөпләп торды-торды да:

– Юк. Бездә кешегә бирә торган бала юк! – дип кырт кисте.

Әтисе һәм әнисенең кунак сүзен кире кагулары Габдулланы канатландырып җибәрде. Ул, аларга ялгап, үзе дә кунакка каршы: «Ишеттеңме, әһә!» – дип, усал гына шатланып куймакчы иде. Тик Бәдретдин абзый (кунакның исеме шулай иде) Габдуллага сүз дәшәргә юл куймый кызып алып китте:

– Юк, сез ни имеешь права кеше баласын тотып торырга, – диде ул, үзе әйтмешли, кара мужикларны куркытыр өчен рәсми сүзләр кыстыргалап. – Мин хәзер үрәтниккә барып әйтәм. Без баланы таба алмый йөрсәк, ул сездә икән әле, шулай икән. Мин сезне моның өчен патсут җибәрермен.

Урядник һәм суд белән куркыту шактый көчле чыкты. Сәгъди абзый да, Зөһрә апа да кинәт йомшадылар.

– Алай димәле син, кем, – диде йомшак кына итеп Сәгъди абзый, – закунга каршы баручы без түгел, закун шулай куша икән, нишләмәк кирәк. Әмма безгә дә кыен, без иркен тормышлы кешеләр түгел, икмәгебезнең һәр гөрәнкәсе исәпле. Безнең өскә бик каты хөкем булып төшә бу, менә нәрсәне әйтәбез без. Бала, әлхәмделилла, бездә дә начар яшәми. Өсте бөтен, тамагы тук, укымышы белән йөзгә оят китерерлек түгел, Аллага шөкер…

Зөһрә апаның күңеле йомшап китте:

– Йә атасы, шулай язгандыр инде. Бирик. Алла сакласын, әллә ниләр күрербез, – диде ул һәм елап та җибәрде.

Габдулланың да күңеле йомшап китте. Тамагына кинәт килеп тыгылган төерне йотып җибәрергә теләде ул, әмма төер йотылмады, һәм Габдулла ирексез рәвештә әрнүле тавыш белән авыр гына сулыш алып куйды.

– Тукта әле, син тик тор әле, – диде хатынына Сәгъди абзый, – минем дә «бөтенләй бирмик» дип кырт кискәнем юк лабаса. Әмма кинәт кенә, көтмәгән җирдән баланы тот та биреп җибәр – җиңел эшмени?! Аннан соң мин аны бабасыннан алдым. Кайтарсам, иң элек аңар кайтарырга кирәк.

– Ул яктан курыкмагыз, – диде Бәдри абзый, – мин әле барыбер Өчилегә керәм, бабалары белән күрештерми алып китәргә исәбем юк…

Сәгъди абзыйның да бу йомшак кына тартышуы озакка бармады. Җил басылгач та, су өстенең бераз дулкынланып торуы шикелле чәпченеп торды-торды да, ул да бирелде. Бәдринең баланы бабасы белән күрештерү вәгъдәсе аны тәмам җиңде.

Габдулла баштарак әтисенә барып сыенмакчы, аны бик нык кысып кочаклаган хәлдә: «Әти, җибәрмә мине үзеңнән, җибәрмә мине!» – дип ялвармакчы иде. Әтисенең бу көчле кунак алдында тәмам җиңелүен күреп, ул бер урында хәрәкәтсез катып калды. Әйтерсең моннан алда гына үзен әтисенә бик нык тарткан җеп бушап калды. Өчиледә бервакыт ындыр артына качкан кебек качып калуны инде ул килештермәде. Ул вакыттагы бөтенләй нәни Апуш түгел бит инде ул. Шулай да аны җибәрми алып кала торган бер очраклы хәл булуы мөмкин иде бит әле – ул шуны көтте. Әйтик, кунак кинәт авырып китә йә аның атының аягына су төшә һәм йөри алмас була, ә?! Әй, шулай гына булса иде!

Ләкин болар булмый калды.

Ниһаять, иске-москы бишмәтләрен, тишек киез каталарын кидереп, Габдулланы арбага чыгарып утырттылар.

Сәгъди абзый да, Зөһрә апа да, күзләренә тулган яшьне яшерә алмый, басу капкасына кадәр Габдулланы озата бардылар.

Сәгъди абзый, башына төшкән бу хәлгә тәмам буйсынган хәлдә, бер сүз дә әйтә алмады. Зөһрә апа түзмәде, ире өчен дә, үзе өчен дә йөрәгеннән чыгарып:

– Онытма безне, онытма, безне онытсаң, тәмуг кисәве булырсың! – дип, соңгы тапкыр кычкырды.

Кинәт булып алган бу хәл турында үз хөкемен чыгарырга, кардәшләре, күршеләре, дус малайлары белән саубуллашырга да өлгерә алмаган Габдулла ят арбада, ят кеше белән янәшә утырып, Кырлайдан чыгып китте.

Сигезенче бүлек

1

Өчилегә алар караңгы төшкәндә генә барып керделәр. Тау битенә утырган Өчиле өйләренең бер-икесендә генә тычкан күзе кебек ут елтырый, калганнары көзге кичнең күңелсез эңгере эчендә күмелеп, боек кына күләгәләр булып утыра иде. Юл буе әлеге борчылу һәм Кырлайда калган якын кешеләр белән аерылу тәэсире астында моңсынып килгән Габдулланың йөрәген кинәт яңа тойгы сискәндереп җибәрде: аны бабасы семьясында ничек каршы алырлар? Дөрес, Саҗидә апасы аны элеккечә сагынып, теләп каршы алыр, ә бабасы артык куанмаса да, һәрхәлдә, аның кайтып килүенә борчылмас. Әмма әби аны һичшиксез үгәйсетеп, аның кире әйләнеп кайтуыннан куркып каршылар. Балалар да шулай ук…

Былтыргы җыен вакытында Габдулла Нәфисә апа белән Өчилегә кунакка кайтканда нәкъ шулай булды. Саҗидә апасы гына аның сагынып кайтуына үзенең җылы тойгысы белән җавап бирде. Ул инде кияүгә чыккан, ире белән өйнең бер ягында, тактадан корыштырган кечкенә бүлмәдә тора иде. Ул Габдулланы шунда алып кереп чәй эчерде, ире өйдә юк иде. Алар шактый күп сөйләштеләр, хәтта елашып та алдылар. Әмма Габдулла моның белән генә канәгатьләнмәде, ул апасын бик-бик сагынган иде чөнки. Шулай булуга карамастан, аңа кырын карап торган әбисе өендә озак калырга туры килмәде. Нәфисә апа да, кереп, кайтырга ашыктырды. Саҗидә апасы белән күрешкән кебек тә булмады…

Аннан соң бервакыт Габдулла Нәфисә апа аркылы апасы Саҗидәдән күчтәнәч алды. «Апаң сине бик сагына, бик күрәсе килә, бәлкем әле ураза бәйрәменә үзе үк килеп чыгар», – дип хәбәр итте Нәфисә апа. И көтте Габдулла шуннан соң апасын, көн-төн зарыгып көтте. Апасы ни өчендер килә алмый калды. Шуннан соң…

Габдулланың уйлары шунда бүленеп калды. Ат таныш капка алдына килеп туктады. Габдулланың гаҗәпләнүенә каршы, әбисе аны баскычтан ук шатланган сыман «әйдүк!» дип каршы алды. Бабасы һәм балалар белән күрешү Габдулла өчен катлаулы мәсьәлә булмады. Ә Саҗидә апа кайда? Ә аның кияве?

Бар да мәгълүм булды. Саҗидәне кияве үзенең торган һәм эшләгән җиренә, Казанга алып киткән булып чыкты. Ул анда завод мәктәбендә балалар укытып тора икән…

 

Саҗидә апасын очратмау Габдулланы нык кына боексындырды. Шулай да бабасының:

– Менә Казанга барсагыз очратырсыз әле, – дигән сүзе аны бераз юатты.

Әбисенең:

– Йә, нихәл, Габдулла, нигә бер дә дәшми утырасың? – дип соравын Габдулла ни өчендер: «Йә, китәсеңме, әллә торырга кайттыңмы?» – дигән сорау шикелле иттереп аңлады. Ул, әбисенең кәефен җибәрмәс өчен, дөрес хәлне тизрәк аңлатып бирергә ашыкты һәм Бәдри абзыйдан ишеткәнен ярып салды:

– Мин Җаекка, апаны алган җизнигә торырга барам. Мин аның каенесе икән! Ул мине зур мәдрәсәгә биреп укытмакчы була. Без чәй эчкәч тә китәбез.

Ул, сүзен бетерү белән үк, әбисенең йөзенә карады, «чәй эчкәч тә китәбез» дигән сүз аңа яхшы тәэсир итәргә тиеш бит! Ләкин әбинең чырае үзгәрмәде. Бабасы гына көлеп җибәрде:

– Бәрәкалла! Бик әйбәт икән, карале, безнең Габдулла бөтенләй олылар кебек сөйли башлаган бит, бәрәкалла! Җаекның мәдрәсәсе зур инде аның. Ишетүебезгә күрә, анда Мотыйгулла хәзрәт икән. Галим кеше инде югыйсә… Бөтен эш хәзер үзеңнең зирәклегеңә һәм тырышлыгыңа бәйләнгән инде, улым. Югыйсә безнең һәркайсыбыздан сиңа изге фатиха. Атаң мәрхүм дә галим кеше иде синең… Менә исемен екма инде атаңның. Атың барда ил таны, атаң барда ир таны, дигәннәр бит олылар. Ходай, берүк, тәүфыйгың белән бәхетеңне генә бирә күрсен!..

– Амин! – дип куйды Бәдри абзый.

Чәйдән соң бабасы Габдуллага зур бакыр бер тиен тоттырды. Аннан соң түгәрәкләнешеп утырдылар. Зиннәтулла, иреннәрен тибрәтеп, озак кына эченнән ниләрдер укыды да, һәммәсе, кул күтәреп, битләрен сыйпадылар. Аннан бар да, кузгалышып, йортка чыктылар.

2

Тынлык. Ай калыкмаган әле. Көзнең ачык күгендә йолдызлар аеруча кыю җемелдиләр. Тирә-якта урылган кыр җәелеп ята, һәм аның чит-чите үзенең серле караңгылыгы белән күңелне шомландырып тора. Озак һәм зарыктыргыч юлда сүнеп, бөкшәеп утыра торган караңгы авыллар очрый. Бәдри абзый Габдуллага аларны әллә нинди эчпошыргыч бертөрле исемнәр белән атый бара: Югары Аты, Урта Аты, Түбән Аты… Алдагы авыллар Габдуллага ни өчендер бетмәс-төкәнмәс «Аты» булыр төсле: Олы Аты, Кече Аты, аннан Яңа Аты, Иске Аты, Аты, Аты, Аты…

Арбада селкенә-селкенә бара торгач, Габдулла калгып, оеп китә.

– Тор, улым, килеп җиттек, – ди бервакыт ниндидер таныш түгел тавыш.

Ул күзләрен ача. Кайда ул? Кырлайдамы? Юк, ул Кырлайдан чыгып китте бит… Аннан Өчиле… Аннан Аты, Аты, Аты… Ә! Бу— Кушлавыч, ә тавыш – Бәдри абзыйныкы!..

Юл килеп ватылган Габдулла, йокы белән миңгерәп, Бәдри абзый артыннан сукыр лампа белән яктыртылган өйгә керде. Бәдри абзыйның:

– Ачыккансыңдыр инде, бала? – диюенә, ул:

– Юк! – дип җавап бирде. Аның тизрәк һәм кайда гына булса да башын төртәсе һәм бөтен дөньясын онытып йоклап китәсе килде.

…Иртә белән күзләрен ачканда, ул үзен бер кара өй эчендә күрде. Монда табак-савыттан һәм камыт, шлея кебек нәрсәләрдән башка берни дә юк иде. Габдулла, моны күреп, «ярлылар икән» дигән нәтиҗә чыгарып куйды.

Зур гына гәүдәле, күк күзле, ачык чырайлы бер хатын, Габдулла янына килеп, аңа иелә төште дә:

– Кунак егет, чәй эчәргә тор, әнә комганга җылы су салдым, битеңне юып ал! – дип дәште. Бу Бәдретдин абзыйның хатыны Гайшә апа иде.

Габдулла, битен-кулын юып, өй кешеләре белән бергә чәй янына утырды. Табынга Габдулладан башка янә ике бала килеп утырды. Аларның берсе ун яшьләр чамасындагы малай, икенчесе унике-унөч тирәсендәге кыз иде.

Габдулла мөмкин кадәр балаларга карамаска, чәйне алдына гына карап эчәргә тырышты. Ләкин балалар аны йотылып күзәттеләр. Алар үз авылларында кайчандыр зур мулла булып торган кешенең улы киләчәген ишеткәннәр һәм аны кара мыек чыгарган олы шәкерт итеп күз алларына китергәннәр иде. Шуңа күрә яше һәм гәүдәсе белән үзләреннән дә кечкенә малайны күрү һәм аның өстендәге мужикча иске-москы киеме аларны бик гаҗәпләндерде.

Чәйдән соң Габдулланы бу өйдән икенче бер өйгә алып керделәр. Бусы теге өйгә караганда бөтенләй башка: бүрәнәләре сап-сары нараттан, җиһазлары төгәл, зур гына аш өстәленнән тыш өстенә китаплар тезеп өйгән тагын бер матур гына өстәле бар.

– Бу да сезнең өйме? – дип сорамый булдыра алмады Габдулла гаҗәпләнебрәк.

– Әллә ошадымы? – дип сорады, мактанган сыман елмаеп, Бәдри абзый. – Ошаса, Казанга киткәнче менә шунда торырсың.

Аннан соң Габдулла бу өйдә балалар белән генә калды. Малайның исеме – Камалетдин, кызның Кәшифә икәнлеген белеп алды ул һәм, яңа танышкан чакта була торган үзара ятсыну һәм уңайсызлык үтү белән үк, сүзгә дә кереште.

– Нинди китапларыгыз бар? – диде ул кечкенә өстәлгә таба ымлабрак.

Бу, әлбәттә, аны иң башлап кызыксындырган мәсьәлә иде. Балалар аңа бик теләп өстәлдәге китапларны күрсәттеләр. Монда «Рисаләи Газизә», «Кисекбаш», «Ахырзаман» кебек таныш китаплардан тыш, «Йосыф-Зөләйхә», «Таһир-Зөһрә», «Бүз егет» кебекләре дә бар иде. Аларны күрү белән үк, Габдулланың күзләре янып китте. Ул бу китапларны күптән үк ишетеп белә һәм ничек кенә булса да кулга төшереп уку белән хыяллана иде бит!

Китаплар арасыннан тагын, моңарчы исеме ишетелмәгән калын бер китап килеп чыкты. Габдулла, аның катыргылы тышын ачып, исемен укырга теләде, әмма читән үрелеше сыман чуалтып, кыен итеп язылган исемне уку берьюлы гына мөмкин булмады. Балалар, үзләре дә белер-белмәс кенә булырга кирәк, китапның исемен әйттеләр. Габдуллага ул «Факиһә еласа» дигән кебек булып ишетелде. Шуңа күрә ул, гаҗәпсенгән күзләрен киерә төшеп, кайтарып сорады:

– Кем, кем еласа? Факиһә?

Камалетдин белән Кәшифәгә китапның Габдулла авызыннан ишетелгән исеме бик кызык тоелды – алар рәхәтләнеп көлештеләр һәм, озак кына шуннан мәзәк табып, сүз уйнатыштылар:

– Факиһә еласа?..

– Ә еламаса?

– Ә Кәшифә еласа?

– Юк, Кәшифә көлсә, Камалетдин еласа?

Бу Каюм Насыйриның кыска хикәяләр, шигъри парчалар, җырлар, мәкальләр, тапкыр сүзләр, тарихи һәм фәнни белешмәләрдән торган һәм үзе бастырып тараткан «Фәвакиһел-җөләса» дигән китабы иде.

Исеменең һәм исем астындагы сүзләрнең аңлаешсызлыгы белән бу китап башта Габдулланың күңелен үзенә тарта алмады. Шулай да ул, аның эчен ачып, күзе төшкән бер урынны укып карады. Ләкин бер ике сүзен генә укып карыйм дип башлаган Габдулла өченче сүзен дә укып карады, дүртенче сүз бишенче сүзне укырга кызыктырды, аннан ул, башлаган хикәясен укып чыкмый торып, китаптан аерыла алмады…

Балалар аны тышка уйнарга чакырдылар. Ул, китапны соңыннан иркенләп укырга булып, Камалетдин белән йортка чыкты.

3

Йортка чыгу белән, Камалетдин кунак егетне каршыда гына ишекләре киң булып ачылып тора торган келәткә алып керде. Келәтнең бөтен почмаклары ондыр, ярмадыр, борчактыр тутырып куйган капчыклар белән тулган, стеналарга симез-симез сыер кабыргалары һәм ботлары эленгән, капчыклар белән рәттән май һәм бал тәпәннәре басып тора иде. Бу вакыт келәттә Бәдри абзый зур бизмәнгә салып он үлчи һәм үлчәгән берсен Гайшә апа тотып тора торган капчыкка сала иде. Балаларны күрү белән, ул:

– Камалетдин, йөрмәгез монда онга буялып. Бар, кунак егеткә бакчаны, умарталарны күрсәт! – диде.

– Камалетдин, кунак егеткә үзенең туган өен алып барып күрсәт! – дип өстәде Гайшә апа.

Камалетдин, почмактагы капчыкка тыгылып, ике уч борчак алды һәм, келәттән чыгып, борчакның яртысын Габдулланың түбәтәенә салды. Аннан алар бакчага чыктылар. Көзге бакчаның яме шактый киткән булса да, умарталарның күплеге, бер очтан бер очка казылып ташланган түтәлләр рәте бакчаның зурлыгы белән байлыгын күрсәтеп тора һәм җәй көне аның нинди булганлыгын күз алдына китерергә җитә иде. Габдулланың кичә кич кара өйдән алган тәэсире бөтенләй үзгәрде: ул Бәдри абзыйның бу авылда иң хәлле кешеләрдән берсе икәнлеген белеп алды.

Аннан соң алар, бакчадан тыкрыкка чыгып, Габдулланың туган йортын карарга киттеләр. Ул башка өйләрдән артык берние белән дә аерылмый торган, гади генә иске бер өй булып чыкты һәм Габдуллада бернинди тәэсир калдырмады.

Камалетдин белән урамда тагын бераз әйләнгәннән соң, Габдулланың тизрәк өйгә кайтасы килде. Өстәлдә калдырып чыгып киткән әлеге китаплар, бигрәк тә соңгы калын китап аны өйгә кире керергә кызыктырып, котыртып тора иде.

…Әлбәттә, бу китапның кызыгы бер көн һәм бер кич белән генә бетмәде, ул аңа Бәдри абзыйда торган бер айлык гомеренә җитте, китапның соңгы битләрендәге шигырьләр һәм җырлар аны бөтенләй сихерләделәр. Ул аларны көйләп тә, көйсез генә дә кабат-кабат рәхәтләнеп укыды, укыган саен, аларның мәгънәсе һәм матурлыгы аңа бөтен тулылыгы белән ачыла барды. Соклану белән бер үк дәрәҗәдә ул гаҗәпләнде дә. Моңарчы китаплар кешеләр яши торган гадәтчә тормыштан каядыр еракка өстериләр, бу дөнья турында түгел, ниндидер икенче дөнья турында яки шушы дөньяның ахыры турында сөйлиләр. Алар арасында Габдулланы иң дулкынландырган «Кисекбаш» та, бу калын китапны укыганнан соң, ничектер төссезләнеп калды. Монда аны бигрәк тә гаҗәпләндергән нәрсә теленең гади крестьян теленә якын, урыны белән нәкъ аныңча яңгыравы, хәтта китапка ят кайбер сүзләрне крестьянча тартынмый чатнатып әйтеп бирүе булды. Аннан соң Габдулланың моңарчы, нинди генә китапны укып та, анда язылган кызыклы сүзләр тәэсире белән кычкырып көлгәне юк иде. Әгәр дә аңардан моңарчы: «Көлдерә торган сүзләр язылган китап буламы?» – дип сорасаң, ул: «Каян булсын, көлке сүз язылгач, китап буламыни ул?» – дип җавап бирер иде. Ә бу китаптагы «Уңмаган килен» бәете, бигрәк тә аның:

 
Ятадыр мисле туар,
Торса пешерә чумар,
Бәрсә, колагың тонар,
Каты була тидия, –
 

дигән юлларын укып, көлми ничек чыдый аласың?

Ә җыр? Габдулла аны моңарчы китапка языла торган сүзләргә капма-каршы бер әйбер итеп, аны китап юк җирдә, мулла белән хәлфәдән һәм, гомумән, олылардан качып кына җырлый торган әйбер итеп аңлый иде бит.

 
Аяз булса гына, айга көч,
Болыт булса гына, көнгә көч,
Кая да гына барсаң, ай, бер кояш,
Күбәләктәй газиз җанга көч…
 

Бу җырны, картлар йокыга талгач, авылның тышына, Какылы алан буена чыгып, Фазыл скрипкага йә гармунга кушылып җырлый торган иде. Аңардан отып алып, Габдулланың да, ындыр артына чыгып, кеше ишетмәсен дип, сак кына тавыш белән үзе өчен генә җырлаганы бар. Тормыш тарафыннан, кагылып, куылып дигәндәй йөртелгән Фазыл белән кулдан-кулга күчеп йөргән Габдулла кебек үксезләр җырламый кем җырласын соң мондый җырны? Аның алардан башка кемгә кирәге бар? Шулай дип уйлый иде Габдулла. Бар икән шул. Кирәге булмаса, аны ак кәгазь өстенә кара белән китап сүзләре белән беррәттән ташка басып чыгарырлар идеме? Менә! Теләсәң, бөтен кеше алдында тартынмый кычкырып укы, теләсәң – кычкырып җырла!

 
Питербур каласы – таш кала,
Барча калаларга баш кала;
Егет өчен егет кеше
Баш китәрлек эшләр башкара.
 

Юк, бу китап Габдулланың бөтен тойгыларын биләп алды, аны баштанаяк үзенә әсир итте.

Әгәр дә Габдулла бу китапны чыгаручының теге алтын көзне Яңа бистәдә: «Каләм белгел, каләм изгегә тартыр», – дип, аңа каләм төпчеге бүләк иткән камчат бүрекле кеше икәнен белсә, болай гына гаҗәпләнер идеме әле?!