Free

Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)

Text
Mark as finished
Font:Smaller АаLarger Aa
4

Беркөнне Габдулла өенә кайтып кергәч аптырап китте. Гомеренә бу йортка аяк басмаган Хафиз түрдә, алдына тастымал салып, чәй эчеп утыра. Сәгъди абзый аны өтәләнә-өтәләнә кыстый. Мич ягында Зөһрә апа чыш-пыш ниндидер таба ашы пешерә…

– Әнә шәкерт тә кайтты! – дип сөенгән сыман кычкырып алды Хафиз һәм кулына тоткан чынаяк астын өстәлгә куйды.

Сәгъди абзый, бик коры тотарга тырышып:

– Сәлам биреп кер! Шәкерт кеше бит син! Күрмисеңмени, кунак бар. Бик кадерле, бик хөрмәтле кунак, ие… Хафиз абзыең, – диде.

Габдулла сәлам бирде һәм ни өчендер бу якта каласы килмәде, әнисе ягына кереп китте. Әнисе аңа, пышылдап: «Морҗа тазарттыңмы әллә? Кайдан болай каралып кайттың, кунак алдында оят», – дип, чылатылган чүпрәк белән аның битен, муенын, колакларын авырттырганчы ышкып алды.

Монда да ягымсыз каршы алынуын күргәч, Габдулланың бөтенләй чыгып китәсе килде һәм ул җәһәт кенә ишеккә юнәлде.

Әтисе аны туктатты:

– Кил әле, улым, сиңа сүзем бар.

Габдулла гаҗәпсенебрәк бер әтисенә, бер Хафизга карап алды һәм теләр-теләмәс кенә әтисе янына килде.

– Менә сиңа күчтәнәч! – диде Хафиз, Габдуллага өстәлдән өсте кып-кызыл итеп буялган прәннек алып биреп. Үзе бер дә сәбәпсезгә кеткелдәп көлеп куйды.

– Әнә Хафиз абзыең сине ничек үз итә, – диде Сәгъди абзый, – ә син юньсез малай әллә нинди тузга язмаган сүзләр сөйләп йөрисең икән.

– Әти, мин берни сөйләмәдем ич?

– Тик тор, олылар сөйләгәндә… Син мин сораганга гына җавап бир. Ерак болынга ат белән кунарга барганда, ниләр сөйләдегез?

– Төрлесе төрлене. Әүхәди Әптерие бик кызык сөйләде…

– Нәрсә?

– Борын-борын заманда бар иде, ди, юк иде, ди, ач та түгел, тук та түгел бер кеше, аның карчыгы таштан тары, боздан бодай чәчкәндә үк, аларны балталар белән урганда ук, орлыкны кашыклар белән җилгәргәндә үк үлгән иде, ди…

– Миңа синең Әптериең кирәк түгел… «Еланнар» дип кем сөйләде?..

– Нинди еланнар, әти? Ә, аны әйтәсең. Ул бит еланнар түгел… юхалар дипме? Елан, мең ел яшәсә, аждаһага әйләнеп, кешеләрне, терлекләрне йота, аждаһа меңгә җиттеме – юхага әйләнә, юхага әйләндеме – ул, теләсә нинди сурәткә кереп, адәмиләрнең канын эчә башлый… Әти, ул бит безнең арада ук йөри, ди: ул, мәче, ат, кеше, бай, хәерче төсенә кереп, әллә ниләр эшли, ди… Чын, чын, Әптери шулай сөйли…

Хафиз кинәт сорап куйды:

– «Хафиз бай адәм сурәтенә кергән юха түгел микән?» дип, кем әйтте? Йә, йә! Яшермә, яхшы түгел, әйтсәң, тагын бер прәннек сиңа!

Сәгъди абзый да кыстады:

– Нинди юньсезе әйтте бу тузга язмаган сүзне, йә?

– Әти, алай түгел. Берәү дә Хафиз бай адәми сурәтенә кергән юха дип әйтмәде. Аны мин сорадым…

– Нәрсә дип сорадың? Йә!

– Мин әйттем, елан, мең ел яшәгәч, аждаһага, аждаһа, мең ел яшәгәч, юхага әйләнә. Ә менә юха, мең ел яшәгәч, кемгә әйләнә? – дидем…

– Йә, йә!

– Шуны берәү әйтте, Хафиз байга әйләнә, диде.

– Кем әйтте шул акылсыз сүзне, йә?! – дип кычкырды Сәгъди абзый.

– Әти, нигә ул акылсыз булсын, «ай акыллы әйттең» дип, бөтенесе кычкырып көлде әле. Берәү әле өстәп тә куйды: «Безнең Хафиз бай булдыра ул, Җаббарны йорты-җире белән кабып йотты бит», – диде…

Хафиз бик нык тамак кырып куйды һәм алдына салган сөлге белән маңгаендагы тирне сөртеп алды. Аннан соң, сөлгене бер якка ташлап, урыныннан торды да янындагы кама читле бүреген алып, башына кия-кия сөйләнде:

– Ярар, күрше, мин китим әле, намазга соңга калам. Тәүфыйксыз малай үстерәсең. Мәчеттә сирәк күренәсең шул. Ярамый болай, күрше! – диде.

Һәм ул авыз эченнән тагын нидер мыгырданып, җәһәт кенә чыгып китте.

Сәгъди абзый Хафизның капкадан чыгып китүен тәрәзәдән карап торды һәм, аның өйдән шактый ераклашканлыгына тәмам ышангач, анда да шыпырт кына, шәпләнеп алды:

– Алдыңнан артың хәерле! Бик узынып йөрмә әле монда, әллә кем булып!.. Ие! – Габдулланы да сүзсез калдыруны килештермәде, ахры: – Син дә, малай актыгы, кем белән сөйләшкәнеңне белеп, артыңны чамалап сөйләшергә кирәк. Бай кешенең, морҗасы кыек булса да, төтене туры йөри… Ә синең белән минем нәрсә… И, сиңа кая әле аны аңларга… башың яшь әле синең…

Габдулланың яшьтәш малайлар белән капма-каршы җырлашуда өстен чыгуы, күп уйлап тормый, теге йә бу хәлгә карата җырмы, такмакмы әйтеп алуы кешеләрне сокландырды да, сискәндерде дә… Хафизның Сәгъди абзыйга килеп чыгуы бу сөм тоймас кешенең дә үткен сүзгә каршы тора алмавын, туры гына әйткәндә, җиңелүен күрсәтте.

Тора-бара авылда чыккан һәрбер тапкыр сүзне, җырны, такмакны Габдуллага сылтый башладылар. Шуның аркасында хаксызга бәйләнүләр дә булды. Бер егет бер кызны алам дип йөреп тә, алмыйча, аның сеңлесенә күз төшерә башлагач, авылда бер бәет чыккан иде:

 
Аклы ситсы күлмәгеңне карайтканчы ник кидең?
Алырдай булып йөрмәгәч, саргайтканчы ник сөйдең?
 

Беркөнне шул кызларның атасы Сәгъди абзыйга килеп бәйләнде бит:

– Синең малай гына чыгарган моны, башка берәү дә түгел. Бик тел бистәсе малай, бик күпне белә…

Әмма бу бәеттә Габдулланың бер катнашы да юк иде. Ләкин Сәгъди абзыйга һәм Габдулланың үзенә бу нахак гаепне кире кагу һәм шикне юкка чыгару җиңел булмады…

5

Ләкин менә хат язу осталыгына килгәндә, Габдулла авылда беренче булып китте. «Әссәламегаләйкем, вәгаләман ләдәйкем, сез ки гыйззәтлү вә хөрмәтлү улып торгучы…» дип башланган хатларында кемнәрдән, кемнәрдән сәлам тезеп китүне Габдулла, хат яздыручылардан сорап тормый, үзе язып чыга; әгәр дә бу «сәлам хаты» гына булса, хат шуның белән төгәлләнә; әгәр дә анда берәр хәбәр йә берәр сорау кыстырырга кирәк булса, Габдулла аны мөмкин кадәр «китап теленә» охшатып, җентекләп язып бирергә тырыша иде.

Әүхәди, аңа килеп хат яздырганда: «Шунда бер җиренә сыерыбыз бозаулаганны да кыстырып куй», – дигәч, Габдулла аны «Вә кәнә ул дә мәгълүм булсын: изге Гашура бәйрәме көнне үзегезгә мәгълүм ала сыерымыз бер бик матур һәм сәламәт тере бозау дөньяга китерде. Без һәммәбез, бигрәк тә балалар, Мәфтүхә илә Вәлиәхмәт, бик сөенделәр. Бәрәкәте белән туган мал булып, сөте мул булса иде, дәүләтебезнең артуына сәбәп булса иде, дию бик зур теләктә калабыз. Амин!» дип, «китапча» матурлап язып бирде һәм Әүхәдинең исен китәрде.

Тимер юл эшләренә китеп олаккан Хәйрулланың әлеге колакка каты анасы, улыннан бернинди җавап ала алмагач, инде өченче тапкыр хат яздырырга килде. Ул хатына үз иманаларын сатуны кыстырып язарга кушкан иде, Габдулла аны «…Соңгы елларыбызда җир ягыннан күп кысынкылыклар күрмәктәбез, чәчәргә орлыгыбыз юк вә һәм дә имана түләргә хәлебездән килмиенчә, Бүре чокыры янындагы җиребезне күршебез Хәбибуллага саттык, ахыры хәерле булсын» дип язды һәм җир сатуының сәбәпләрен үзе дә әле төбеннән аңлап җиткермәгән карчык язганны тыңлагач аптырап калды.

Хат язуның остасы булып китүе һәм олы кешеләрнең бу мәсьәләдә үзенә мохтаҗлыгы, әлбәттә, Габдулланың аз булса да горурлыгын китерми булмады. Шул ук вакыт бу аңа кайчандыр Фазылның Гөләнвәргә хат яздырмакчы булып мөрәҗәгать итүен, үзенең әле ул вакытта яза белмәвен исенә төшерде һәм бу аны үкендереп, ачындырып куйды. Ләкин тора-бара Габдулла моның да үкенечен калдырмады. Гөләнвәр аңардан Фазылга хат яздырып алды. Бу болай булды…

Корбан гаете көнне Гөләнвәр Сәгъди абзыйларга керде һәм, мич ягында Зөһрә апа белән нидер чыш-пыш сөйләшкәннән соң, Габдулланы үзләренә алып чыгып китте.

Рәҗәп абзый белән Хөбәйбә апа башка авылга кунакка киткәннәр икән, Гөләнвәр өйдә берүзе генә калган. Ул килеп керү белән, Габдулланы, олы кунакны утырткан кебек, түргә үк менгезеп утыртты һәм аның алдына бәйрәм юачалары куйды.

– Ашый утыр, Габдулла җаным, үз өеңдәге кебек утыр, тартынма, мин хәзер… – диде ул һәм, тиз генә сандыкны ачып, аннан яңа күлмәкләр, яулыклар, эре гәрәбәдән тезгән муен төймәсе, яңа резин галош, бер кисәк исле сабын һәм бер-ике кечкенә тартма чыгарды. Сабынны алып, ул комган янына килде һәм, каядыр ашыккан сыман, тиз-тиз сабынлап юынырга кереште. Юынып сөртенгәннән соң, ул сандыктан чыгарылган киемнәренә барып тотынды һәм шулай ук ашыгып берсен сала, берсен кия башлады. Киенер өчен башка урынның юклыгы һәм эшнең гаять ашыгычлыгы аркасында аңа шунда ук киенергә туры килде, һәм ул, Габдулланы бәләкәйсетеп, аңардан тартынуны кирәк тапмады. Тик өстендәге күлмәкне яңасы белән алыштырган арада: – Габдулла җаным, миңа карамый тор, – дию белән чикләнде.

Гөләнвәр, киенеп, ясанып, җиңел генә кершән һәм иннек ягып, миң төртеп, өстәл алдына килеп утырды:

– Габдулла җаным, – диде ул, – язып бирче миңа бик матур итеп, бик матур сүзләр табып, өзелеп сагындырырлык хат… Беләсеңме, ничек дип яз…

Бер минутка ул, иренен тешләп бер ноктага караган хәлдә, әллә нинди көчле уйга талды. Габдулла шунда гына аңа керфекләрен күтәреп карарга кыйды. Аның күз алдында, гадәттә, чабата киеп уракка йөри торган йә көянтәсен асып суга бара торган Гөләнвәр түгел, җырларда:

 
Кашларың нечкә әйләнгән
Казаннарда бөккән дугадай;
Йөзең күркәм, буең зифа
Банкаларда үскән кынадай, –
 

дип җырлана торган матур һәм ят бер кыз утыра… Юк, ят түгел, үзе… Гөләнвәр үзе утыра… Ләкин нигә Габдулла аны моңарчы менә шундый итеп күрмәгән? Күрә белмәгән?!

Габдулланың кинәт Фазыл өчен йөрәге чеметеп, күңеле әрнеп куйды: китте бит, кайтырмы, кайтып өлгерерме, әллә Әсәт тилгәне бу матур кызны тибеп алырмы?

Шуннан соң… Хат язылып беткәч, аны укыган чагында һәм укып беткәннән соң, Габдулла үзенә үзе аптырап торды: карале, ничек язылган болар? Ничек яза алган ул болай? Каян мондый сүзләр аның каләм очыннан түгелгәннәр?..

Ул бит хатны кемгә язарга, ниләр язарга дип сорап та тормады. Тотты да баштанаяк үзе язып чыкты, ә язган чакта, аның кечкенә йөрәге и типте, и типте!.. Аннан ул аны укып бирде. «Тирәбездә кара тилгәннәр оча, таң атканнарын көткән кебек, исән-сау йөреп кайтуларыңны көтәбез» дип бетерде ул хатын һәм соңыннан бер җыр язып куйды:

 
 
Туп-туп итеп баскан туры атның
Тубыклары яшел тут икән;
Беребез генә анда, беребез монда,
Сагыну түгел, сүнмәс ут икән.
 

Гөләнвәр, хат укылып чыгу белән, бераз исенә килә алмый тып-тын утырды. Аннан соң ул, иреннәрен бик нык тешләгән хәлдә, күкрәген буган яшьләрен тыярга тырышты, тавыш чыгармаска тырышып, тешләрен кысты, калын чәч толымы белән авызын каплады. Яшь һәм елау тавышын тыярга теләгән саен, күкрәгенең эченнән нәрсәдер ныграк басты, тышка атылып чыгуны сорады… Аны чыгармый, күкрәктә тыеп калдыру авыр, бик авыр иде. Әмма Гөләнвәр аны җиңде. Күзләрендәге яшьне ашыгып сөртте һәм Габдулланы кочагына кысып бик нык үбеп алды.

– Рәхмәт, Габдулла җаным! – дип пышылдап кына әйтергә көче җитте аның.

Аз гына җылы сүз ишетергә мохтаҗ Габдулла өчен бу рәхмәт бик, бик кыйммәт, бик, бик кадерле иде.

Габдулланы озатканда, ул болай диде: «Акыллым, мин хәзер киемнәремне салып куям, битемдәге кершәнне сөртеп ташлыйм, син минем киенгәнемне, исле сабын белән юынып, кершән ягынганымны берәүгә дә әйтмә, җаным, әтиләргә ишетелсә, яхшы түгел, яме?»

Кырлай кызларының, Сабан туеннан кайтканда, инешкә төшеп кершәннәрен юып төшерүләре, калфакларын кесәләренә яшерүләре Габдулланың исенә килеп төште. Бу монда борынгыдан хатын-кызның кешеләр, бигрәк тә ирләр алдында матур күренергә хаклары юклыкны билгели торган табигый хәл иде. Әмма Сабан туенда йә утырмада кызлар бер-берсенә бизәнеп, ясанып күренүдән тартынмыйлар иде бит. Ә бу: «Берәү дә белмәсен, сизмәсен», – имеш. Алайса, нигә киенергә дә нигә бизәнергә?

Рәҗәп абзыйлардан чыккач, Габдулла шулай дип уйланды. Бу уй соңыннан ничәмә тапкыр аның башына килде. Фазылга хат язып утыру Гөләнвәр өчен сөйгәне белән кара-каршы сөйләшеп утырудай булуын, Фазыл өчен генә, үзенең югары мәхәббәте өчен генә аның шушылай киенеп һәм бизәнеп утыруын Габдулла күп вакытлар узгач кына төшенде.

Җиденче бүлек

1

Кырлайга каладан Гарәфи кайтып төште. Бу – авылда төрле сүзләргә сәбәп булды:

– Яхшы ният белән кайтмаган инде ул, мөгаен…

– Йортының януын Хафиздан күрә икән. Имеш, аның кулы уйнаган монда…

– Киткәндә янап киткән бит. Имеш, бер кайтмасак, бер кайтырбыз, моны кайберәүнең исенә төшерербез әле, янәсе…

Аннан соң кешеләр Белмим Хафизның өендә кичләрен утның гадәтчәдән элегрәк сүнүен, йорттагы гомергә ычкындырылмаган этнең төннәрен чылбырдан ычкындырылуын, юан таяк тоткан бер таза егетнең тәүлекләр буе диярлек Хафиз кибете алдында каравыл торуын күрделәр.

Ләкин борчылу, тынгысызлану бушка чыкты. Гарәфи берәүнең дә өенә ут төртмәде һәм берәүнең дә якасына ябышмады. Ул гына да түгел, үзе турындагы әлеге имеш-мимешләр колагына килеп җиткәч кычкырып көлде.

– Аллам сакласын, – диде ул, – селәгәй Хафизга кагылып кулымны пычратаммы соң? Аларның берсе дөмексә, икенчесе синең җилкәңә менеп атланырга тора.

Әүхәди өендә кич белән ут яктысында барды бу әңгәмә. Бу вакытны Җиһан апа мич алдында сәкедә, әңгәмәгә колак салып, җеп эрләп утырды. Ул миченә ике зур һәм бер кечкенә икмәкне әвәләп тыккан да хәзер, җеп эрләп, шуларның йөзе килгәнне көтеп утыра иде. Әңгәмә аны шулкадәр кызыксындырды, ул ирләр сүзенә тыкшынмый булдыра алмады.

– Сөйләмә инде, Гарәфи! Син яхшы иттең, киттең дә котылдың бу этлекләрдән. И-и-и, авыл халкының җәфа чиккәне! Ходай Тәгалә дошманыңа күрсәтмәсен, берүк.

– Син алай димә әле, кодача, ашыкма әле син алай дип әйтергә! Кара сакалың, кая барсаң да, артыңнан калмый. Этлек дигәнең кала җирендә дә әлхәмделилла! Ярты гөрәнкә икмәк сатып алыр өчен, мачтиравай халкы кара тиргә төшеп эшли. Бер караңгыдан икенче караңгыга хәтле эшләп алган акчасы ачлы-туклы яшәргә генә җитә. Әле шуннан фатир хакын штрафы-ние белән тирене суйган кебек суеп алып кала хуҗа… Әгәр дә мәгәр шунда без ачык авызланып торсак, бердәмрәк тавыш күтәрмәсәк, өскә менеп таптарга гына торалар.

– Ә монда таптыйлар! Монда өстеңә менеп таптыйлар, Гарәфи.

– Схут җыярга кирәк… Күпнең сүзе тимер талкый.

– Җыеп та карадылар.

– Соң?

– Тиле Ваһабины Кырлайга кайтарырга булдылар. Шуның белән эш бетте.

– Соң нигә үз сүзегезне әйтеп карамадыгыз?

– Карадылар. Кулсыз Гайнулла әйтте. Җаббар, Заһит… Авызларын шунда ук томаладылар… Становой белән генә куркыталар. Хафиз староста белән эшне үз якларына борды…

Әүхәди кыска гына итеп сход турында сөйләп бирде. Гарәфи ачыну катыш көлү белән көлде һәм:

– Ваһаби, диген, ә? Менә әйттем бит мин… Ваһаби, ә? – дип телен шартлатты, башын чайкап куйды. Аннан соң ул шундый нәтиҗәгә килде: – Башлап йөрүчесе юк шул. Эх, алып кайтыр идем мин монда безнең Гөргери Иванычны!

– Кем соң ул?

Гарәфи Алафузов заводына килеп йөри торган, мастеровойларга авыр хәлдән чыгуның юлларын өйрәтә торган бер кеше турында сөйләп бирде.

2

Тимринең әтисе Җаббар абзый Габдуллага җәй көне үк, менә дигән мунчаладан чыбыркы ишеп алып кайтырмын, дип вәгъдә иткән иде. Габдулла аның мунчала сала торган күлдән кайтканын ишетте һәм әнисеннән Тимриләргә кереп чыгарга рөхсәт сорады. Бәрәңгеләр казылып беткән, Зөһрә апа, сәкегә корама, мамык, сүс кисәкләре җәеп, иске юрганны яңарту хәстәрен күрә, Садри аның янында уйнап утыра иде. Озак мавыгып йөрмәү шарты белән, анасы Габдуллага иптәше янына кереп чыгарга рөхсәт бирде.

Габдулла Тимриләргә барып кергәндә, Җаббар абзый сәкедә авырып ята иде: сап-сары булып саргайган, күзләре эчкә баткан, иреннәре күм-күк, үзе как сөяккә калган. Сәлам биреп, сәлам алганнан соң, Габдулла тизрәк чыгып китү ягын караган иде: чыбыркы кайгысымыни боларда хәзер? Ләкин Җаббар абзый ябынып яткан керле, сәләмә юрган астыннан башын күтәреп дәште:

– Ә, бу синмени, Әптелкәрим дус! Тукта әле, утыр әле бераз!

Үзенең «Әптелкәрим» түгеллеген төшендереп торуны Габдулла кирәк тапмады, ул үзенең бу яңа исеменә күнегеп килә иде инде. Җаббар абзыйның кыставына күнегеп, аңа утырырга туры килде. Шунда аның күзе почмакта яңа гына суелган сап-сары юкә тасмаларына һәм аның өстендә кашагага кыстырылган берничә яңа гына ишелгән чыбыркыга төште.

Чабата туку белән беррәттән, чыбыркы ишү Җаббар абзыйның гадәтенә кереп киткән һөнәре иде. Аның ни өендә, ни йортында кулга тотарлык бер әйбере дә юк, ә менә ишелеп ташланган иске һәм яңа чыбыркылар дисәң – әллә нихәтле! Озын йә кыска итеп ишелгән чыбыркылар, көтү чыбыркысы, ат куа торган йә билгеле бер хезмәткә яраштырып түгел, болай, ишәсе килеп ишелгән, ике-өч чатлы чыбыркылар… Ул аларны сатарга дип тә ишми, шулай да бөтен авыл аның чыбыркылары белән яши.

– Кичә базардан кайтканда, чыбыркыны җуйдым. Җаббарга барып, бер чыбыркы сайлап алып кайтыйм әле…

– Җаббар күрше, өйдәме, чыбыркым өйдә онытылып калган, кире әйләнеп кайтсам, юлым уңмас, биреп торыгызчы бер чыбыркы…

Мондый сүзләрне Кырлайда еш ишетергә туры килә иде. Ә авызына иблис төкергән Заһит:

– Җаббар агай, бу хәтле чыбыркы белән дөньяны чыбыркыларга була, ничек алай дөнья сине чыбыркылый әле? – дип көлә яки: – Их, Җаббар абзый, бу кадәр чыбыркың булып та атсыз яшәгәнче, бер атың булып, чыбыркысыз яшәү шәбрәк булмас идеме? – дип сорый иде.

Җаббар да, үзенчә җорланып, аңа җавап кайтара иде:

– Чыбыркы булгач, аты да булыр, нигә? Юраган юш килә, ди, бит…

Габдулланың «авыруны борчыйм» дип уңайсызлануы бер дә юкка булган икән, Җаббар абзый, аның керүенә шатланган сыман, әңгәмә куертып алып китте:

– Утыр әле, Әптелкәрим дус! Мин сиңа вәгъдә иткән чыбыркыны ишеп алып кайттым бит! Тимерхан, кая, китер әле!

Тимри кашагага кыстырылган берничә чыбыркы арасыннан берсен суырып алды да Габдуллага китереп тоттырды.

– Менә бу чыбыркы дигәндә дә чыбыркы! – дип уйлап куйды Габдулла, аны кулына алып.

Бу озын түгел, әмма төбеннән биш чатлап ишелгән һәм бик үткер очлаеп бетә торган кыска гына калын саплы чыбыркы иде. Моның белән ялангачрак урынга берне ягып алсаң, «эммм!» дип торырсың үзең дә!

Габдулла аны шунда ук шартлатып карамакчы иде, ләкин тартынып, тукталып калды. Аның тиз генә Тимри белән тышка йөгереп чыгасы һәм үз чыбыркысын аныкы белән узыштырып, шартлатып карыйсы килде. Ләкин Җаббарның күтәренке әңгәмәсе аны тотып торды.

– Менә хәзер җиңгәң кайтыр, чәй куеп җибәрер, – дип дәвам итте Җаббар абзый. – Хафиз байга әҗер сорап китте әле ул. Хафиз миңа бик күп тиеш бит югыйсә. Кечкенә арба тартып китте Миңлебикә җиңгәң. Бу әле болай гына, үзем кузгалганчы гына. Аннан без әле анда ике арба тартып өчәүләп барабыз. Төяп алып кайтырлык нәрсә бар инде барлыкка. Аллага шөкер. Ел ярым бит инде, өчәүләп дигәндәй, эшлибез Хафиз байга. Мин мунчала салуда, җиңгәң белән Тимри монда. Алар урак урдылар, җитен йолыктылар, әвенгә көлтә ташыдылар, күпме бәрәңгесен казып, аны, икешәр потлы капчык белән җилкәләрендә илтеп, Хафизның келәтенә аудардылар. Уйлап кара син, бу бит безнең кебек таза ирләргә дә таманга килә. Бу бит менә өрсәң егылырга торган малай актыгы белән Миңлебикә җиңгәң эшләгән эш! Утыз капчык бит ул! Уен эшмени! Мин инде Миңлебикәнең Хафиз бай җәмәгатенә кер уып, мал карап, сыер савып йөрүләрен әйтеп тә тормыйм. Дөрес, Хафиз бай – бик каты, бик кырыс кеше! Ләкин бит син күпме кырыс булма, хезмәт – хезмәт бит! Күренеп тора, яшереп булмый!

Җаббар абзый бу урында хәлсез генә, ләкин бик кинәнеп көлеп алды. «Көләрлек нәрсә булды соң әле?» – дип уйлап карады Габдулла, әмма берни тапмады…

3

Җаббар дәвам итте:

– Ә син беләсеңме, Әптелкәрим дус, мунчала сала торган күлне? Белмисең шул. Синең күргәнең юк аны. Кирәкми, күрмә! Без аны «Мунчала күле» дип йөртәбез, ә тирә-як аны «Зәхмәтле күл» йә «Бизгәкле күл» дип йөртә. Аның янына килергә куркалар. Ник дисәң, бизгәк, зәңгелә, күкрәк авыруы, эт имчәге, тагын әллә нәмәстәләр, әллә нәмәстәләр, мин сиңайтим, шул күлдән тарала икән. Аның пычраклыгы, аның сасылыгы, мин сиңайтим, Ходай дошманыңа күрсәтмәсен!.. «Кеше нигә керә соң анда?» – дип сорарсың инде син. Мохтаҗлыктан керә кеше. Ачка үләсе килми кешенең. Тамак тәмугка кертер, дип белми әйтмәгәннәр, ай, белми әйтмәгәннәр йөзе караны! Менә егылып ятам бит. Нигә ятам! Дөрес, үзең дә керәсең барып. Керми чара юк. Әмма нигә ул карун, Хафизны әйтәм, кешене кызганмый икән бер дә?! Эшлим дисәң, җәйнең аяз көннәре дә күп бит, җылы көннәре дә әлхәмделилла Ходай Тәгаләнең. Юк, имеш, ул көнлекләп түләми, бетереп түли, син дә аңа бетереп эшлә. Кортлап торган кап-кара сазлы су эчендә тәүлек буе лычкылдап йөз-йөз дә, чыккач, утырып кибенерлек бер коры урының булмасын! Кәнишне, аякка да китереп суга, күкрәккә дә… Ә быел бит әнә нинди яңгырлар булды, үзең беләсең. Ярый ла ятып-ятып, менә яңадан аякка торып баса алсаң… Гарип булып калдың, ди, кемгә кирәк син? Хафизларга бит син тере, исән-сау чагында гына кирәк!

Җаббар абзыйның соңгы сүзләре аеруча тирән ачыну һәм эчке әрнү белән әйтелделәр. Шулвакыт капка ачып ябылган тавыш һәм йортка кечкенә арбаның шалтырап кереп туктавы ишетелде.

– Әнә җиңгәң кайтты, – дип кычкырды Җаббар шатланган сыман, һәм аның әрнүле тавышыннан берни калмады. Ул, көч-хәл белән башын ишеккә борып, аннан хатынының килеп керүен түземсезлек белән көтәргә тотынды. Менә хәзер ишек ачыла да аннан әйтерсең хатыны түгел, бәхет үзе килеп керә!

Ишек ачылды. Бер пот сыешлы капчыкның яртысына нәрсәдер салып тоткан килеш, Миңлебикә апа килеп керде.

– Йә, булдымы? – дип, шатлык катыш кызыксыну белән сорау бирде Җаббар.

Хатыны җавап бирү урынына сәкегә утырды да битен куллары белән каплап елап җибәрде.

– Йә, туктале, ни бар, юньләп сөйләсәнә! – дип кыза төште Җаббар абзый.

– Әнә… нибары… эшләп тапканыбыз… – диде, яшенә буыла-буыла, хатыны һәм сәкегә куйган капчыкка күрсәтте. – Ике капчык борчак оны…

– Адәм рәтле генә сөйлә, дим мин сиңа! – дип шактый кызу һәм коры дәште аңа ире.

– Тагын… ничек… сөйлим? – диде әрнеп хатыны. – Син… белмисеңмени… ул карунны?..

Җаббар торып ук утырды.

– Бәйнә-бәйнә сөйләп күрсәтә белмәгәнсең син, чүпрәк баш, – дип сүгенде Җаббар. – Арыш урагы ике дисәтинә, сабан ашлык, җитен, утыз капчык бәрәңге… Атаң башы!..

– Бар, үзең барып сана. Ул синең белән миннән болайрак саный! – диде хатыны. Аның елау тавышы ачуга әйләнде.

– Нәрсә саный? Ничек саный? – дип аптырап сорады ире.

– Нәрсә саный? Бөтенесен исәпкә тыга. Хатыны сәдака итеп биргән күкрәкчәләргә кадәр…

– Анысын тыгар… Хафизны беләм мин. Йә, күкрәкчә әллә нәрсә түгел. Күкрәкчә дә булдымы әйбер… Тагы нәрсә?

– Мунчала ташыганда, тәртәне сындырдыңмы, тәҗе бавын өздеңме?

– Соң быел нинди яңгырлар булганны белә бит? Тәҗе бавы түгел, тимер белән тарттырсаң да өзелер иде, җүләр! Кара, кара! Тәртә, имеш, тәртә сындырган, тәртәдән болайрак дәүләт бирдем мин аңа, сәламәтлегемне бирдем! Менә мин үзем сындым. Шуңа ни ди ул?

– Кәҗәгезне бакчабыздан ничә тапкыр тоттым, имеш. Кулында чут, барын да «шалт-шолт» салып кына тора. Тимри мәдрәсәдә, имеш, ул куйдырган тәрәзәнең өлгесен бәреп ваткан…

 

– Аны ул ватмады! – дип, үзе дә сизмәстән кычкырып җибәрде Габдулла, – аны десятник малае ватты.

– Десятник малае ватты бит, нигә ул… – дип башлаган иде Тимри, әйтеп бетерә алмады, әрнеп елап җибәрде.

Җаббар, ни әйтергә белми, авызын кыймылдатып торды-торды да каядыр, кемгәдер, еракка карап кычкырды:

– Кара-а-ак! Разз-бун-ник!

* * *

Габдулла, кызулап, өенә кайтып җиткәнен сизми дә калды. Әле генә күргән һәм ишеткәне белән ул чиктән тыш ярсыган, башы ут кебек кызган иде. Капка келәсенә тотыну белән, ул кинәт исенә килде һәм тукталып калды. Юк, ул өйгә кергәнче нидер эшләргә тиеш иде, ул аны эшләмәде әле. Шунда гына аның кулына бик нык кысып тоткан чыбыркы күзенә чалынды. Карале, ул аны кулына тотып кайтканын да сизмәгән, ә бит ул, Җаббардан йортка чыгу белән, аны шартлатып карарга уйлаган иде. Их, хәзер шушы чыбыркы белән теге әшәке юханы телгәләп, өзгәләп ташларга! Менә болай! Менә болай!

Һәм әллә каян килгән ярсу белән Габдулла капка алдына үскән куе һәм биек кычытканлыкны чыбыркы белән телгәли башлады. Бер минут эчендә кычытканлык өзгәләнеп бетте.

Өйгә килеп керүгә, әнисе, аңа карап:

– Сиңа кем тиде? Ник еладың? – дип сорады.

– Берәү дә тимәде, елаганым да юк!.. – дип гаҗәпсенде Габдулла.

Артык ярсудан күзләренә чыккан яшьне Габдулла үзе дә сизмәгән иде. Ул ашамый-эчми урынына менеп ятты. Ләкин йоклый алмады. Ачынумы, үкенүме, нәрсәдер аның йөрәген кысканнан-кысты.

– Әх, теге юханы! Телгәләп ташларга! Әйтеп-әйтеп: «Син Җаббарны менә шулай мыскыл иткән идеңме, аңа менә шундый ялалар яккан идеңме? Менә сиңа шуның бөтенесе өчен! Менә! Менә! Әһә, авыртамы? Елыйсыңмы? Юк инде! Егыл Җаббарның аягына, юха! Билләһи, тимәм, диген! Нәселеңә-нәсәбеңә кагылмам, диген! Балаларымның балаларына тимәскә әйтеп калдырырмын, диген! Йә, әйт! Әһә! Шулаймы? Ач абзарыңны! Чыгарып бир үз кулың белән атларыңны Җаббарга! Ал, Җаббар абзый, ал, тартынма, алар синеке, син аларны хәләл күкрәк көчең белән эшләп алдың…»

Габдуллага бераз рәхәт булып китә. Ләкин шунда ук хыялыннан айный, һәм үкенечле әрнү яңа көч белән аның йөрәген китереп кыса. Ул тәмам үзенең көчсезлеген төшенә һәм ачынып, үксеп җибәрә… Ләкин ул үз тавышыннан үзе сискәнеп китә дә җиңен тешләп тына. Тыңлый. Ярый әле, берәү дә ишетмәде. Бар да йоклыйлар…

Бу хәлләр Габдуллага кайчандыр Яңа бистәдә булып узган хәлләрне, Нигъмәтҗан белән «кәрлә»не андагы ике зур янгынны һәм башкаларны хәтерләтте.

Авыл белән шәһәр бер-берсеннән бик күп яклары белән аерылсалар да, гаделсезлек, көчлеләр белән көчсезләр бәрелеше аларның икесендә дә бер үк төсле икәнен Габдулла менә шунда төшенде.