Free

Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)

Text
Mark as finished
Font:Smaller АаLarger Aa
3

Беркөнне сабакның иң кызу вакытында абыстайны ашыгыч рәвештә өшкерергә чакырдылар.

– Сабакларыгызны укый утырыгыз, мин хәзер кайтырмын, – дип, ул чыгып китте.

Үзләре генә калган кызлар, китапларын бер якка куеп, утырган җирләреннән «арка сугыш» уйнарга керештеләр. Әмма бер нәнирәк кызның аркасы авыртуына чыдый алмый елап җибәрүе бу уенның шунда ук киселүенә һәм икенче уенга күчүгә сәбәп булды. Фәйрүзә исемле ундүрт яшьлек усал гына кыз абыстай урынына барып утырды һәм яулыгын нәкъ абыстайча маңгаена төшереп бәйләде дә, кулына аның чыбыгын тотып, тавышын аныңча калынайтып, сабак тыңлатырга кереште. Гомуми көлеш астында икенче кыз аңа сабагын тыңлатты:

– Кәлимәтен таибәтен, безнең әни бай хатын, изүе тулы тәңкә, борыны тулы…

Сәкедәге кызлар һәм малайлар егыла-егыла көлештеләр.

Кызык моның белән генә бетмәде әле. Ике кыз Габдулланы мич ягына алып кереп, аңа корым белән мыек сыздылар, башына, сөлгедән урап, чалма кидерделәр, кулына комган тоттырдылар да үзләре, тиз генә кереп: «Мулла абзый кереп килә» – дип, сәкегә менеп утырдылар. Бу хәйләне сизгәне дә сизмәгәне дә – һәммәсе, китапларын кулларына алып, укыганга салыштылар һәм, куркынган сыман, күз кырыйлары белән генә ишеккә төбәлделәр. Мич артыннан мулла абзыйча, ләкин нәзек кенә тавыш белән кемдер тамак кырды. Шуның артыннан ук аралыктан, комган күтәреп, зур чалма кигән кечкенә гәүдәле, корым белән мыеклар сызган Габдулла килеп чыкты. Сәкедәгеләрнең алданганнары да, алданмаганнары да шаркылдап көлә башладылар. Габдулла, комганын куеп, нәкъ хәзрәтчә «әшһәде» сен укый-укый, җиңнәрен сызганды да, абыстай булып утырган кызга карап:

– Карале, син, комганга җылы су салып бирче, тәһарәтемне яңартып алыем, – диде.

Тыелгысыз көлеш астында комганга су салынды. Аннан соң кызлар: «Хәзрәт, хәзрәт, акылың бармы әзрәк?» – дип, аның киеменнән һәм чалма койрыгыннан тарткаларга тотындылар. Габдулла бүлмә буйлап аларны куып йөрде, чәч толымнарыннан эләктереп тартты. Уен тагын белмим нинди төсләргә кергән булыр иде, әмма шунда абыстай кайтып керде. Һәммәсе «эһ!» дигәнче сәкегә менеп утырдылар һәм, берни дә булмаган төсле, иелә-иелә, сабакларын такмаклый башладылар. Габдулла, әлбәттә, үзенең кыяфәтен алыштырып өлгерә алмады. Ул абыстайны башындагы сөлге чалмасы һәм кап-кара мыеклары белән каршылады.

– Бу нәрсә бу? – дип кычкырып җибәрде абыстай һәм ачулы күзләре белән кызларга карады.

Кызлар Габдулланы яңа гына күргәнгә һәм берни дә белмәгәнгә салыштылар. Нәтиҗәдә бөтенесе өчен Габдулла үзенең колагы белән җавап бирде.

– Икенче тапкыр борып кына калмам, өзеп чыгарырмын колагыңны! – дип кисәтте абыстай.

Ләкин борган хәтлесе дә Габдуллага артыгы белән җитте. Ул, колагының әрнүенә түзә алмый, үртәнеп, өенә китте һәм юл буе абыстайны үзенчә каргап кайтты:

– Апара, апара, апара…

Әмма бу ут булып кызып торган колак белән ничек өйгә кайтып керергә? «Кем борды?» – дип сорарлар, кем икәнен әйткәч, ни өчен икәнен әйтеп бирергә туры килер. Шуңа күрә ул, колагының кызуы бераз суына төшсен өчен, ындыр артыннан уратып кайтты.

Ләкин бу саклыкның кирәге булмады. Ул, ишекне акрын гына ачып, өйгә килеп кергәндә, анда беркем дә юк, әнисе куна өстенә иләп куйган онын сәкедә калдырып, үзе каядыр чыгып киткән иде.

Габдулла букчасын элеп куйды да ни өчендер куна янына килде. Иләнгән онның чит-чите тип-тигез булып, такта өстенә җәелә төшеп тора иде. Габдулланың шул тигезлек өстенә бармагы белән сызасы килде, һәм ул үзенең теләген шунда ук җиренә дә җиткерде. Ул сызган сызыгына бераз карап торды да аның өстенә очып барган кош сыман бер кечкенә сызык сызып куйды. Бу «Иман шарты» нда күрсәтелгән калын әлифкә охшап чыкты. Юл буе кабатлап кайткан сүзнең баш хәрефе шушы бит инде. Аннан соң Габдуллага «п» хәрефе кирәк булды, ул уйланып калды. Китапта андый хәреф юк иде. Ниһаять, Габдулла аны «ф» хәрефе белән алыштырды, «р» һәм «а» хәрефләре үз-үзләреннән язылдылар. «Афра» дигән сүз килеп чыкты. Зөһрә апа килеп керде. Ул, он өстенә язылган язуны күреп:

– Бу нәрсә? Ни яздың болай? – дип сорады.

– Апара, – дип җавап кайтарды Габдулла.

4

Беркөнне Габдулланы мәктәптән кайтуына өйгә кертмәделәр. Ишекне ачуга, эчтән күрше Җаббар хатыны Миңлебикә йөгереп килде дә, аны җиңел генә күкрәгеннән этәреп:

– Габдулла, күгәрченем, бар әле, син безгә кереп тор, монда керергә ярамый, – диде һәм ишекне ябып, хәтта бикләп куйды.

– Әллә Сабира апаның җене әйләнеп кайтты микән? – дип курыкты Габдулла һәм тиз-тиз Җаббар абзыйларга йөгерде.

Җаббар, Сәгъди абзый йорты белән янәшә генә, үзенең җир идәнле кечкенә алачыгында хатыны һәм берсеннән-берсе вак биш баласы белән бик ярлы көн күрүче кызык кына холыклы кеше иде. Саргылт-җирән мыегына һәм кашларына карап, аны авылда «Сары Җаббар» дип йөрттеләр. Гомер буена ул җирсезлек һәм атсызлык белән интекте. Шулай да Иябашның Әсәт бай ялчылыкка чакыргач, ул бармады.

– Чакыруыңа рәхмәт, Әсәдулла абзый, әмма бара алмыйм, әти картның васыятен тотам, – дип җавап кайтарды ул тегенең тәкъдименә.

Аның атасы, чынлап та, Кышкарда кытат суккан җирдә тамак ялына эшләгән. Сәламәтлеге бетеп, үзенең атасы Сәет карт йортына кайтырга теләгәч, бай аны җибәрмәгән, яллаган чакта, мин сиңа унҗиде сум акча бирдем, шуны түлә, дигән. Каян алып түләсен, эшләгән дә эшләгән бу. Ниһаять, Сәет карт, ничектер акча табып, улын байдан түләп алган һәм: «Байга бармагыз, кайта алмассыз, чабата тукыгыз», – дип, балаларының балаларына васыять әйтеп калдырган.

Җаббар ялкау булмаган. Ул чабатасын да тукыган, чана табанын да бөккән, көянтәсен дә… Тик һаман да дөньясына җиткерә алмаган.

Беркөн моның өенә атасы белән бертуган тутасы, кибет тотучы Сәхипҗамал (авылда аны «Юан Сәхип» дип йөртәләр) килеп чыккан.

Моңарчы туган итеп бер килеп карамаган Сәхипнең кинәт килеп чыгуына Җаббар һәм аның хатыны аптырап калганнар. Тутасы белән энесе арасында шундый әңгәмә булып алган:

– Йә, ярар, белмәгәнгә салышып, бозау кебек мөгрәп утырма! Җизнәң мине өеннән куып чыгарды. Ярар, хәерле булсын, әллә ни үпкәм юк. Үземнең дә катымша белән тору тәкатем калмаган иде. Менә бүген, менә иртәгә китәм дип тора идем. Эш анда түгел. Эш менә нәрсәдә, туганкай. Миңа үз башыма бер оя корып, кереп утырырга кирәк.

– Шулай инде, тутакай, шулай…

– Син быел иманаңның яртысын Хафизга уҗым көе саткансың дип ишеттем…

– Саттым шул, анысы дөрес!..

– Нигә саттың? Нәрсә ашарсың?

– Менә шул, ашарыма булмаганга саттым.

– Ашарына булмаган кеше җир сатамыни?

– Сезнең кебек акчалы, икмәкле кешеләр сатмый шул.

– Җир бит ул?

– Күк түгел инде… Мин әле, мөлкем булса, җирем өстендәге күкне дә сатар идем.

– Әнә син ниләр сөйлисең!

– Сөйләрсең шул, башыңа төшкәч… Нигә сиңа минем җирем кирәк булды әле?

– Син тәкәббер инде. Авылда сине бер дә юкка «Ярлы тәкәббер» дип атамаганнар…

– Ярлы шул. Тәкәббер шул.

– Ярар, мин синең белән талашырга килмәдем, Җаббар! Мин сиңа агай-эне итеп, яхшы ният белән килдем…

– Килгәнсең икән, төкле аягың белән…

– Җаббар, карале, игенең, мал-туарың булмагач, сиңа ындыр белән абзар-каралты нигә?

– Ә ул сиңа нигә кирәк?

– Сат миңа ярты урыныңны, каралтылары-ниләре белән. Күпме сорыйсың?

– Хак ярым хак, пот ярым борчак. Үзеңнең чама ничек?

– Мин болай уйладым, Җаббар: ун сум акча, малайларың ыштансыз йөри, шуларны бөтәйтеп бирим, хатыныңа шәльяулык, үзеңә биш гөрәнкә шикәр, бер такта чәй. Булдымы? Алдын-артын уйламый, күп әйтеп ташладым, ахры…

Шушы урында Җаббарның хатыны Миңлебикә, түземсезләнеп, сүзгә катыша:

– Юк, юк, сатаммы соң, шулар өстенә яңадан биш пот он кушып бирсәң дә сатасым юк. Җирдән дә колак как, инде килеп йортыңны пыран-заран китер, ул ни дигән сүз? Кит, тузга язмаганны!

Шул сөйләшүдән килешә алмый, Сәхип чыгып китә һәм, табакка аслы-өсле ике кат кәрәзле бал салып, староста хатынына бара.

– Ирең өйдә юк икәнне белеп килдем, Миңлекамал! Әйдәле, аулак өй итеп, бер чәй эчеп алыйк, – ди ул.

Бер табак балны күргәч, Миңлекамал, йөгерә-йөгерә, самавыр куеп йөри.

Чәй янында бар да хәл кылына. Староста волостьтан кайткач, беренче эше итеп, Җаббарга килә һәм аңа түләнми калган имана акчасы белән страховойны иртәгә үк китереп түләү шартын куя. Югыйсә эшнең волостька җитү ихтималы бар, эшең шәптән булмас, арка тиреңне суеп алырлар, ди ул.

Җаббар тегендә йөгерә, монда йөгерә, Сәхипкә барып җитә, каралтыларын сатарга була. Әмма Сәхип инде «кире уйлаган». Көч-хәл белән Сәхипнең бер көн биргән бәясенең яртысына төшеп, Җаббарның нигезендәге ярты урыны абзар-каралтылары белән сатыла. Җаббар көч-хәл белән бурычтан котыла.

– Елама хатын, – ди ул, Миңлебикәне юатып, – сер бирмә! Баш исән булса, мал табылыр. Шуларның чыбыгы астына ятаммы соң, Аллам сакласын!

5

Каралтысыннан колак каккан Җаббар кәҗәсе белән кош-кортны да өенә кертә.

– Менә хәзер бөтен хуҗалык күз алдында, – дип, ул хәтта бу хәлне үзенчә аклап та куя.

Кырлайның мәзәкчесе Заһит, Җаббарның өен күреп:

– Җаббар күрше, әйт әле син миңа: бу кош-корт синең өеңдә яшиме, әллә син аларның кетәклегендә яшисеңме? – дип сорый.

– Тәкъдирең шул булса, тавык кетәклегендә дә яшәрсең, – ди Җаббар, – ярый әле патша хәзрәтләренең мәрхәмәте киң, менә бу көн нурына имана түләргә боерык чыгарса нишләрсең? Әнә кала җирендә суны сатып ала башлаганнар, ди, инде…

Өе тар булса да, күңеле киң Җаббарның. Балалар белән сер бүлешүгә хәтле кече күңелле ул! Авылның бер-бер баласы аның өенә килеп кердеме, ул аны чәй эчерми җибәрми. Габдулланың да аңа кереп, бер-ике тапкыр чәй эчеп чыкканы бар.

Бу юлы да ул Габдулланы күптән көтеп алган кунагы шикелле итеп каршылады:

– Йә Әптелкәрим, нихәл, әйдүк, түрдән уз, – диде.

– Ул Әптелкәрим түгел, Габдулла, – дип төзәтте аны улы Тимри һәм көлеп җибәрде.

Тимринең сеңлесе Әсма белән энесе Гыйлемхан өчен дә бу кызык булды. Алар Габдуллага юри «Әптелкәрим, кара әле!», «Әптелкәрим, кил әле!» дип, берничә тапкыр дәштеләр һәм үз сүзләреннән үзләре кызык табып көлештеләр. Аларга кушылып, Габдулла да елмайды.

 

– Әйе ләбаса, Габдулла, – диде, таркау гына елмаеп, Җаббар. Аның мәзәк якларыннан берсе, кешеләрнең, бигрәк тә бала-чаганың исемен бутавы иде. Заһит мәзәк итеп сөйлиме, чынлапмы, Җаббар абзый үзенең кызына Тимерхан дип, улына Әсмабикә дип, балаларының исемнәрен ялгыштырып дәшә, имеш!

Кечкенә кунагын түргә менгереп утырткач, Җаббар абзый, Габдулланың исемен шунда ук оныткан хәлдә, сорау бирде:

– Йә Әптелкәрим, кем синең туган: малаймы, кызмы?

Габдулла, үзенә төбәлгән сорауны төшенмичә, Җаббар абзыйга карады.

– Ә, әле син белмисеңмени? Менә син өеңә кайтуга, әниең сиңа энекәшме, сеңелкәшме әзерләп куя инде, – диде Җаббар һәм, хәйләкәр генә елмаеп, күзен кысып куйды. Аннан соң җитди генә итеп нәтиҗә ясады. – Энекәш булсын инде, шулай булсын! Ир бала анасы – губернатор, кыз бала анасы посып ятар, дип белми әйтмәгәннәр.

– Кайда посып? Нигә? – дип, кинәт кызыксынып куйды Габдулла.

– Посып ятар, дип әйткән сүз ул, ягъни кыз бала җирсез калыр, нигә дисәң, хатын-кызга закон буенча җир бүленми, алар ирләрнең сул кабыргаларыннан яратылганнар, сугышка бармыйлар, янәсе. Менә ничек бит ул. Син инде, бәлкем: «Ни өчен кызларга җир чыкмый, алар ашамый торамыни?» – дип сорарсың. Бусына инде мин сиңа берни әйтә алмыйм. Моны сиңа шул законны чыгарган патша хәзрәтләре дә әйтә алмый. Шулай, улым! Яле, менә бу чәйне эчеп җибәр!

Габдулла өенә кайтып кергәндә, чыннан да, түр башына кабык бишек асылган, аның эчендә Габдулланың энекәше «үә! үә!» дип, авызы белән ияген бер итеп елап ята иде…

6

Ниһаять, кыш та үтте, укулар да бетте. Үзенең матур килүе белән күп нәрсә вәгъдә иткән яз кешеләрнең күңелләрен күтәреп җибәрде. Алар Сабан туена әзерләнә башладылар.

Иң элек быел наборга керәсе никрутлар, өй саен бүләк җыеп, Сабан туе өчен махсус ачытылган балны эчеп, күңел ачып йөрделәр. Иртәгә Сабан туе дигән көнне кичкә таба малайлар Миркәйләр тыкрыгы янындагы бүрәнәләр янына җыелып, йөгерешеп һәм көрәшеп карадылар. Монда яшьтәшләре Әһли, Тимри, Гариф белән бергә Габдулла да катнашты. Ул җиңнәрен сызганып, нечкә генә беләкләрен малайларга күрсәтеп мактанды:

– Минме? Моның белән суксаммы? Теләсә кемнең җенен өзәм! Йөгерешсәм, сезне бер чакрым артта калдырам…

Көрәштә дә, йөгерештә дә ул, әлбәттә, иң артта булмады булуын, әмма шул ук вакыт берәүнең дә җенен өзә алмады һәм берәүне дә бер чакрым артта ташлап килмәде. Ләкин шулай да малайлар Габдулланың мактануыннан көлмәделәр. Алар аның уены-чыны бер, мәзәкчел, шуның белән бергә, акыллы малай икәнен беләләр һәм аңа ниндидер эчке мәхәббәт саклыйлар иде.

Сабан туе дигән көнне әнисе Габдулланы гадәттәгедән иртәрәк уятты.

– Улым, әнә малайлар Сабан туе котлап чыкканнар инде, син дә чык! – дип, ул Габдуллага авызын бөрмәләндереп бау белән тарттырган кечкенә капчык тоттырды.

Габдулла «күкәй җыю» ны тегермән янындагы урамнан башлады. Иң элек ул яңа гына башка чыгып, кечкенә өй салып кереп утырган Бикчәнтәй Миргалименең коймасыз өенә керде. Кыяр-кыймас кына баскычка якынлашкан Габдулланы Миргалимнең яшь кенә хатыны өй эченә чакырып алды. Өй эчендә җиһаз әле юк дәрәҗәсендә әз, әмма булган кадәресе – кечкенә калай самавыр, җиз комган белән ләгән һәм киштәдәге бер-ике савыт-саба – бик якты итеп тазартылган, ике тәрәзәнең берсе өстенә башы чуптарлы бирнә сөлгесе атландырып эленгән иде. Әлеге хатын, күптән таныш кешеләр сыман, ягымлы чырай белән Габдулланы сәкедә киез өстендә аяк бөкләп чәй эчеп утыручы ире Миргалим янына табынга чакырды. Габдулланың тартынып, утырырга теләмәвен күреп, аны артык кыстамады, киштәдәге буяп куйган берничә күкәйнең берсен, алып, Габдуллага китереп тоттырды.

– Башка көннәрне дә кил. Сыебыз булмаса, ачык чыраебыз булыр, – дип, килен кеше һәм аның артыннан Миргалим Габдуллага елмаеп карадылар.

Бу карауда яңа гына бергә яши башлаган ике яшьнең Габдулла кебек кечкенә, матур гына ул булдыру теләге чагылып тора иде. Габдулла анысын аңламады, әмма аларның якты чырае йомырка җыярга беренче ел гына чыккан Габдуллага кыюлык бирде. Икенче йортка инде ул батыррак керде…

Дөрес, бөтен өйләрдә дә буялган йомырка булмады. Кайберсе бармак сыман озынча кызыл билле прәннек, кайберсе сәдака итеп ярты тиен яки бер тиен бакыр тоттыргалап чыгардылар. Әмма бөтенесеннән бигрәк Габдулланы кергән бер өйнең үзенә башкалыгы, аның төрле-төрле кешеләре һәм аларның бәйрәмгә мөнәсәбәтләре кызыксындырды. Күп кенә өйләрдә бүген җанлылык, күтәренкелек күзгә чагыла, кешеләр гадәттәгедән кычкырыбрак, көлешебрәк сөйләшәләр, бер-берсенә җор сүзләр әйтешәләр, өйләрдә шаулап утырган самавыр белән мичтәге коймакның таба өстендә майга кызып четердәү тавышлары бергә кушыла. Кайбер өйләрдә башка авыллардан килгән кунаклар, сәке тутырып, чәй эчеп утыралар. Ирләр Сабан туе өчен махсус ачытылган балдан авыз итеп куйганнар да кызарышып та өлгергәннәр.

Ләкин бу бар өйдә дә түгел.

Үткән көзне тимер юл сала торган җиргә эшкә киткән Хәйрулланың өендә анасы карчык кына калган… Ул улыннан килгән азмы-күпме акча белән авылда шактый авыр гомер кичерә. Сабан туе шатлыгы аның өенә килеп җитми – нәрсә аңа Сабан туе?

Габдулла аның хәлен белмичәрәк килеп керде. Карчык аның ни өчен килгәнен дә аңламады. Күзенең зәгыйфьлеге өстенә ул колакка да катырак иде.

– Ни дисең, улым? – дип каршылады ул әле берни дә дәшәргә өлгермәгән Габдулланы. – Әниең җибәрдеме? Бирәсе тозым бар иде шул. Теге чүпрәк җыючы килеп чыкса дип, җыеп куйган чүпрәкләрем бар инде барлыкка. Шуларны сатсам, тозлык кына булыр иде. Әниеңә шулай дип әйтерсең инде, яме? Ачуланмасын…

Нишләсен? Габдулла «йә» дип башын селекте дә карчык өеннән чыгып китте. Аннан ул хуҗалары каядыр читкә эшкә чыгып киткән һәм тәрәзә-ишекләре бөтенләй кадакланган берничә өй яныннан узды.

Авылның яңа бае Белмим Хафиз йортына килеп җиткәндә, Габдулла иптәше Әһлине очратты. Әһли шулай ук күкәй җыярга чыккан һәм, Хафиз өе янында тукталып, керергәм-юкмы дигән сыман аптырап тора иде. Габдулланы күргәч, ул шатланып китте һәм аның икеләнүе дә бетте.

– Әйдә, керәбез, – диде ул, – үткән ел ул безгә бал ашатып чыгарган иде. Былтыргы балы бетмәгәндер әле аның…

Ике иптәш Белмим Хафиз йортына кереп киттеләр…

8

Хафизның йорты, чынлап та, башка йортларга караганда иркенрәк, мал-туар белән тулы, биек нигезле кара-каршы ике өй, бакча, аның эчендә ак мунча, өйләре дә, мунчасы да таза, эре бүрәнәләрдән салынган, келәтләре дә шулай ук. Келәт ишекләрендә икешәр бик, икешәр йозак. Йозаклары да ниндирәк: һәрберсе яртышар потлы гер ташлары кебек асылынып тора…

Ләкин шул гынамы?

Казанның Ибраһим бай йортын һәм аның бакчасын күргән Габдулла өчен бу аз. Бәлки, Хафизны шаккатырырлык байлыгы ындыр артындагы бакчасында һәм умарталыгындадыр?

Габдулла моны уйлап бетерергә өлгермәде, келәтнең лапаска караган ишеге янында кемнәрдер шаулатып алдылар:

– Сала төш, сала төш, Хафиз абзый.

– Булды, булды. Менә киртләчтән дә узып китте.

– Капчык исәбеңә дә бераз.

– Ун ярым гөрәнкә. Китер капчыгыңны!

Балалар тавыш ягына борылдылар. Келәтнең ачык ишеге алдында, зур гына бизмән янында бит-куллары онга буялып беткән берничә кеше он үлчи иде. Арадан ак яулык бөркәнеп, аның өстеннән киез эшләпә кигән карт кына хатын, сукранган сыман:

– Ярар, Хафиз, Алла разый булсын, тарттыру белән китереп тапшырырбыз, көттермәбез, Алла насыйп итсә. Әҗере белән бергә… – диде дә, капчыкны тотып, капкадан чыгып китте.

Битенә һәм борынына он буялган, шуның аркасында мәзәк сыйфатка кергән Хафиз бай, карчыгының рәхмәтенә җавап биреп тормастан, икенче бер кара сакаллы кеше белән он үлчәргә тотынды. Шуңа күрә аның Габдулла һәм Әһли белән мавыгырга вакыты булмады.

Габдулла иптәшенә карап алды, ягъни: нишлибез? Әһли аның җиңеннән тотып ак өй баскычына тартты. Ләкин ул арада бер хатын (хезмәтче хатын булса кирәк), ялт итеп торган җиз ләгән күтәреп, баскычтан ашыгып төште дә, аны-моны күрмәстән, юл өстендә торган Әһлигә килеп бәрелде.

– Йөрмәгез әле монда комачаулап, – дип, ул җитез генә сукранып алды һәм, балаларны бер якка тибәреп, келәткә таба узып китте.

Габдулла белән Әһлигә бер генә нәрсә калды: чыгып китү, һәм алар капкага таба борылдылар. Ләкин шунда бер хәл аларны кызыксынып тукталып калырга мәҗбүр итте. Келәт белән капка арасындагы койма ышыгыннан кемдер, тәкәрлек тавышына охшатып, шыпырт кына «тррр-тррр!» дип куйды. Балалар борылып карадылар. Анда койма күләгәсенә кертеп туарылган һәм керт-керт печән ашап торган ат, аның янында зур гына тарантас. Тарантас эчендә кырын яткан килеш, егерме яшьләр чамасында бер таза гына егет малайларга карап көлеп тора…

Егетнең хәйләкәр генә елмаеп кысылган, шул ук вакыт яхшы ниятле күзләре балаларны берьюлы үзенә тартты. Габдулла белән Әһли бер-берсенә карашып куйдылар, ягъни бу кешегә без нинди мөнәсәбәттә булырга тиеш? Ул арада егет, бармагы белән изәп, тегеләрне үз янына дәште. Малайлар тарантаска якынлаштылар. Егет кесәсеннән бер уч чикләвек алып, аны малайларның учларына салып чыкты.

– Сез бүген Хафиз абзый тирәсендә йөрмәгез, – диде ул шыпырт кына, – аның бүген күзенә ак-кара күренми. Ник дисәң, ул берьюлы әллә ничә төрле эш алып бара. Йорт тулы кунак, аларны хөрмәт итәсе, сыйлыйсы бар, монда алыш-биреш, сәүдә, җитмәсә, ак өйдә зимләмир белән урман караучы утыра. Әнә никадәр эш әйләндерә Хафиз абзагыз, уен эшмени?

Аннан соң ул, бөтен әйткәнен мәзәккә әйләндереп, тагын бер тапкыр тәкәрлек тавышы чыгарып куйды.

Егет Габдулланың тәмам күңеленә ятты, һәм ул ихтыярсыз:

– Абый, син кем? – дип сорады.

– Минме? – диде егет һәм рәхәтләнеп бер көлеп алды. – Мин шундый бер кирәкле кишер яфрагы…

Алар өчәүләп көлештеләр. Аннан егет чынын әйтеп бирде:

– Казанның Сәгыйтьҗан байны ишеткәнегез бармы? Булса – менә шул. Мин аның кучеры идем. Үз авылыма каралырга дип кайттым менә. Аннан соң монда Сөнгать дигән шәкертне алып килдем. Сәгыйтьҗан байның якын кешесе ул. Бик укымышлы кеше югыйсә. Бай мәдрәсә салдыра. Бу инде шуның хәлфәсе. Хәзер ул, авыл саен йөреп, шәкертләр җыя. Шәкерт булырга теләсәгез, пажалыста, ул сезне утырта да алып китә. Һи, ул аңа Сабан туеннан да җиңел! Менә мине дә алар бер тапкыр шулай, шәкерт итәбез, дип алып киткәннәр иде…

– Иттеләрме соң?

– Иттеләр! Кызларга хат язарлык та укып булмады!..

– Укытмадылармы?

– Кай-я!..

Аннан соң алар тагын бер тапкыр очрашырга булып аерылыштылар.

9

Габдулланың капчыгы күкәйләр белән тулган, аннан, Хафиз бай йортыннан соң, аның башка йортларга кереп йөрү теләге дә сүнгән иде. Ул чатта дусты Әһлидән аерылды да инеш буйлап өенә таба юнәлде һәм, үз урамнарына чыгу өчен, Җаббарлар тыкрыгыннан борылып менеп китте. Юл буе ул үзенең Сәгыйтьҗан бай кучеры белән очрашуын һәм аның әйткәннәрен уйлап кайтты. Сөнгать шәкерт? Кем икән ул? Шәкерт булгач, ул инде, мөгаен, безнең теге Сәхәби төсле күзләрен йомып, бәет укый беләдер? Тик менә аның кебек күзләрен борын төбенә китерә яки колакларын селкетә белә микән? Сәгыйтьҗан бай? Туктале, тукта… Теге кышны Әптелбәрне сеңлесе Нәсимә белән чанага утыртып алып киткән кеше дә Сәгыйтьҗан бай иде бит? Юк, Сәгыйтьҗан бай түгел, аның кучеры иде. Кучеры? Әллә шушы абыймы? Юк, Габдулла аны хәтерләми, дөресрәге, ул аңа анда әһәмият бирмәгән, дусты Әптелбәр белән аерылышу кайгысына тарыган иде ул анда…

– Туктале, кем, Әптелкәрим бит әле син? – дип дәште шулвакыт кемдер.

Габдулла уйларыннан айнып китте һәм тавышка таба әйләнде. Үзенең капкасы төбендә бишмәтен иңенә салган, башындагы кәнәтилле иске кәләпүшен кырынайтып кигән Җаббар басып тора һәм сөйләнә иде:

– Әгәр дә мәгәр минем өйгә дә кагылып китсәң, Җаббар абзыеңның сиңа биреп чыгарырлык күчтәнәче булмас идемени? Ярамый алай, бер дә ярамый! Үзең мәхзүм кеше. Әйдә әле!

Габдуллага керергә туры килде. Өйдәгеләр кайсы кая таралып беткән, әмма өйдә бер җан иясе дә калмаган дип әйтеп булмый, ябык кына, хәйләкәр һәм усал күзле кәҗә бәтие мич башында, ал аякларын ике якка аерып баскан хәлдә, керүчеләргә карап тора иде.

– Һайт сине! Кая мендең анда? – дип кычкырды, аны күрүгә, Җаббар.

Бәти шунда ук тиз генә кире борылып, мич артына төшеп китте һәм, әледән-әле кабыргасына төшкәли торган каен таякны чамалап булса кирәк, ябык кына сыртын җыера төшеп, ишектән чыгып качты.

– Син минем турыда алай начар уйлама, кем, Әптелкәрим, – дип, сүз башлады Җаббар. – Әйтик, Әсәт байныкы яисә Белмим Хафизныкы хәтле дәүләтем юк минем. Анысы дөрес. Әмма ләкин мин байларның бәхетен көнләмим. Нигә дисәң, байның үз карунлыгы үзен ашый бит. Аждаһаның эчкән саен сусыны кабара, ди, әнә. Бай бит ул, бирән йоткан кебек, ашаган саен ашыйсы, эчкән саен эчәсе килеп азап чигә. Мин алай интекмим бит, Әптелкәрим! – Ул рәхәтләнеп бер көлеп алды һәм өстәп куйды: – Дәшмә инде, әйдә, шым бул, теләсә нишләсеннәр үзләре!.. – Җаббар мич алдына тезелгән биш күкәйнең икесен, алып, Габдуллага сузды. – Ал менә бу күкәйләрне! Җиңгәң, үзе ашамый, тозга алыштырыйм дип җыйган күкәйләр бу. Ләкин, мин әйтәм, Миңлебикә, пешереп куй әле син аларны миңа. Ә тозны нәрсәгә алыйм, ди бу. Мин әйтәм, бераз тозсыз да түзәрбез, әмма Сабан туе көнне малайларны сөендермәгәч, мин әйтәм, бу нәрсәгә ярый? Ягъни Хафиз байдан минем кайсы җирем ким? Ярлы тәкәббер син, ди миңа җәмәгатем. Юк, мин әйтәм, бу тәкәбберлек түгел. Мин тегеләр төсле кап-йот түгел, менә шул гына!..