Read the book: «Тәрҗемә һәм дөрес сөйләм мәсьәләләре»

Р. А. Юсупов
Font::

КЕРЕШ СҮЗ

Хәзерге вакытта сөйләмебездә, татарча газета-журналларда, радио-телевидение тапшыруларында, фәнни хезмәтләрдә һәм рәсми кәгазьләрдә, төрле документларда, хәтта матур әдәбият әсәрләрендә дә телебезне бозып куллану күренешләренә шактый еш тап буласың. Хакыйкать шул: телдән һәм язма сөйләмебездәге ялгышлар көннән-көн арта бара.

Моның бер сәбәбе туган телне начар белү булса, икенчесе – бер телдән икенче телгә дөрес тәрҗемә итә белмәү.

Безнең тормышыбызда русчадан татарчага тәрҗемә итү әһәмиятле урын били. Мәгълүмат чараларындагы материалларның күбесе рус теленнән тәрҗемә итеп алына, тәрҗемә фәнни эшләрдә, документ һәм канцелярия кәгазьләрендә, рекламада һәм башка өлкәләрдә дә киң кулланыла. Әмма боларны, нигездә, бу эшкә өйрәтелмәгән кешеләр башкара, шунлыктан тәрҗемәдә еш кына чыганак телдә (оригиналда) белдерелгән мәгънә дә, тәрҗемә теле үзе дә бозылуга дучар була.

Бу китап, шушы проблеманы истә тотып, тәрҗемәчеләрнең сыйфатлырак итеп эшләвенә ярдәм итү максатында әзерләнде. Монда бер телдән икенче телгә тәрҗемә итүнең иң әһәмиятле кагыйдәләре (принцип, метод һәм ысуллары) бәян ителә, бүгенге көндә тәрҗемә материалларында очрый торган күп санлы тел ялгышларына анализ ясала, уңай мисаллар үрнәгендә алардан арыну юллары күрсәтелә.

Укучылардан, китапка карата фикерләрен, тәкъдимнәрен белдереп, нәшрият адресы белән авторга мөрәҗәгать итүләрен үтенәбез. Алар, рәхмәт хисләре белән кабул ителеп, киләчәк басмаларда исәпкә алыныр.

ТӘРҖЕМӘНЕҢ ТӨП ТАЛӘПЛӘРЕ
(ПРИНЦИПЛАРЫ)

Һәртөрле тәрҗемәгә куелган иң әһәмиятле, хәлиткеч таләп шуннан гыйбарәт: ул тәрҗемә ителә торган материалның (оригиналның) эчтәлеген, мәгънәсен әдәби телдә мөмкин булганча дөрес һәм тулы итеп бирергә тиеш.

Мәгънәне, эчтәлекне тулы бирү принцибы тәрҗемә төгәл булырга тиеш дигән таләп белән аерылгысыз. Тәрҗемә төгәл булмаса, анда оригиналның мәгънәсе тулы бирелә алмый һәм, киресенчә, оригиналның мәгънәсе тулы бирелмәсә, тәрҗемәнең төгәл булуы мөмкин түгел.

Төгәллек проблемасы элек-электән үк тәрҗемә мәсьәләләре белән шөгыльләнүчеләрнең игътибар үзәгендә торган һәм еш кына бәхәсләр дә китереп чыгарган…

Бу хакта В. Г. Белинский бик әһәмиятле фикерләр әйтеп калдырган. Ул тәрҗемәчеләргә оригиналның уңышлы яклары да, уңышсыз яклары да үзгәртелмичә, төгәл бирелергә тиеш дигән катгый таләп куя. Аның «Матур әдәбият тәрҗемәсендә бернинди төшереп калдырулар да, өстәүләр дә, үзгәртүләр дә булырга тиеш түгел. Әгәр әсәрдә кимчелекләр бар икән, алар да нәкъ шулай, үзгәртелмичә бирелергә тиеш» дигән сүзләре хәзерге заман тәрҗемәчеләре өчен лозунг булып торырга тиеш, ул матур әдәбият тәрҗемәсе өчен генә түгел, башка төр тәрҗемәләр өчен дә әһәмиятле.

Безнең хәзерге шартлардагы тәрҗемә практикасында аңлы рәвештә җитди сәяси хаталар җибәрү юк кебек, хәер, аның җирлеге дә калмады дияргә була. Әмма шулай да төрле сәбәпләр: тәрҗемәченең игътибарсызлыгы, оригинал телен яхшы белмәве, тәҗрибәсе җитмәве һ. б. аркасында кайбер тәрҗемәләрдә җитди генә мәгънә хаталары очрый әле. Мәсәлән, хатын-кызның иреннән яки егетеннән кечерәк булуы – гадәти хәл дигән җөмләдә кечерәк сүзе ялгыш мәгънәдә кулланылган. Тексттан аңлашылганча, җөмлә …егетеннән яшьрәк булуы – гадәти хәл рәвешендә төзелергә тиеш иде.

Мәгънә ялгышлары татар теленнән рус теленә сүзлек буенча, сүзгә-сүз (подстрочник) тәрҗемә ителгән матур әдәбият әсәрләрендә дә сизелерлек урын алып тора. Шундый хаталар аркасында, мәсәлән, Ф. Хөснинең «Җәяүле кеше сукмагы» романының русчага тәрҗемәсендә әсәрнең милли колориты, сәнгатьлелек дәрәҗәсе шактый түбәнәйгән.

Эчтәлек формадан башка булмый: алар аерылгысыз бәйләнештә. Матур әдәбият әсәренең дә тәрҗемәдә мәгънәсен, эчтәлеген, фикерен бирү турында гына сүз йөртеп, икенче телгә аның формасын да күчерү турында онытырга мөмкин түгел. Югыйсә эчтәлек һәм форма бердәмлеге бозылыр иде. Шуңа күрә оригиналның форма элементларын икенче телдә гәүдәләндерү тәрҗемә принципларының иң әһәмиятлеләреннән санала.

Форманы бирү үзмаксат түгел, аны икенче телгә күчерү оригиналның эчтәлеген тулы гәүдәләндерү бурычы белән бәйләнгән.

Тәрҗемәдә әсәрнең формасын бирү форманы тәшкил итә торган образлылык элементларын, сурәтләү чараларын, җөмлә төзелешен, сүз тәртибен, интонацияне һ. б.ны икенче телгә күчерүне, дөресрәге, икенче телдә аларга тиң чаралар табуны күздә тота. Тәрҗемәдә матур әдәбият әсәренең формасын бирү – аның сәнгатьлелек үзенчәлеген, интонациясен, эмоциональлеген, автор стилен гәүдәләндерү дигән сүз.

Оригиналның форма үзенчәлекләрен гәүдәләндерүгә күренекле тәрҗемәчеләр, теоретиклар элек-электән игътибар итеп килгәннәр һәм, тулы кыйммәтле тәрҗемәгә ирешү өчен, форма элементларын да мөмкин кадәр тулы сакларга кирәк дип исәпләгәннәр. Данлыклы «Адольф» әсәренең тәрҗемәчесе П. А. Вяземский бу хакта менә ничек язган: «Тәрҗемә ике ысул белән башкарыла: берсе бәйсез, икенчесе бәйле. Беренчесе белән эшләгәндә, тәрҗемәче, оригиналның мәгънәсен һәм рухын үзенә сеңдереп, аңа үз формаларын сала; икенчесе белән эш иткәндә, оригинал формаларын да сакларга тырыша, шул ук вакытта ул телнең стихияләрен дә исәпкә ала, әлбәттә. Беренче ысул уңайлырак, икенчесе җайсызрак, мин икенчесен сайлап алдым».

Россия тәрҗемә теориясе дә оригиналның форма үзенчәлекләре икенче телдә максималь тулы сакланырга тиеш дип өйрәтә, һәм тәрҗемәчеләр шул принципка таянып эш итәләр.

Форманы тулы гәүдәләндерү турындагы кагыйдә оригинал тәрҗемәгә стиль ягыннан туры килергә тиеш дигән принципка кайтып кала. Чыннан да, оригиналның үзенчәлекләре: сурәтләү чаралары, образлылык элементлары, интонациясе һ. б. икенче телдә тулы кыйммәтле итеп бирелә икән, бу – тәрҗемә оригиналга стиле буенча тиң дигән сүз. Икенче төрле әйткәндә, тәрҗемәче үзе эш иткән телдә авторга хас язу алымнарына: әйтик, билгеле бер характердагы тропларга, гади сөйләм сүзләренә, диалекталь сүзләргә, җөмлә төзелешенә һ. б.га туры килерлек чаралар таба һәм, шулай итеп, оригинал стиленә тиң стиль булдыра.

Сөйләгән сүзләргә йомгак ясап, матур әдәбият тәрҗемәсенә тагын бер шарт куярга мөмкин. Оригиналга мәгънәсе, эчтәлеге, формасы һәм стиль үзенчәлекләре буенча тиң тәрҗемә аңа эстетик яктан да туры килә. Чөнки матур әдәбият әсәренең эчтәлек һәм форма бердәмлеге укучыда билгеле бер эмоцияләр, кичерешләр тудыра, аңа тәэсир итә, икенче төрле әйткәндә, ул билгеле бер эстетик әһәмияткә ия була. Ә инде эчтәлек белән форма бердәмлеге икенче телгә тулы кыйммәтле килеш күчерелә икән, тәрҗемә оригиналга эстетик яктан да тиң була, һәм ул шулай булырга тиеш тә. Бу сыйфат тәрҗемәнең төп принципларыннан берсен тәшкил итә.

Тәрҗемәдә кайчак ялгыш төгәллеккә тиңләштерелә торган, ләкин, асылда, аның белән уртаклыгы булмаган бер төшенчә – хәрефкә-хәреф тәрҗемә (буквализм) төшенчәсе бар.

Тәрҗемә теориясе хәрефкә-хәреф тәрҗемә итү булмаска тиеш дип өйрәтә. Чөнки, болай эшләгәндә, оригиналның эчтәлеген, мәгънәсен, сәнгать үзенчәлекләрен, авторның стилен тулы биреп булмый, шуның өстенә тәрҗемә теленең нормалары бозыла, һәм ул укучыга авыр аңлашыла.

Хәрефкә-хәреф тәрҗемә методы белән эш иткәндә, тулы кыйммәтле, оригиналга тиң тәрҗемәгә ирешеп булмавы турындагы фикер элекке вакытлардан ук күп кенә күренекле әдәбият, тел әһелләре тарафыннан әйтелгән. Мәсәлән, А. С. Пушкин ук инде хәрефкә-хәреф тәрҗемәләрне тәнкыйтьләп чыккан булган. Мильтонның «Югалган оҗмах» әсәренең тәрҗемәсе турында ул болай дип язган: «Һичшиксез, Шатобриан, Мильтонны сүзгә-сүз бирергә тырышса да, тәрҗемәсендә мәгънә һәм әйтелеш дөреслеген саклый алмаган. Сүзгә-сүз тәрҗемә беркайчан да дөрес була алмый». Хәрефкә-хәреф тәрҗемәне төгәллек белән бутарга ярамый. Тәрҗемәдә төгәллек принцибы ул – оригиналның мәгънәсен, форма үзенчәлекләрен мөмкин кадәр дөрес итеп, ягъни оригиналны максималь тулы итеп бирүгә юнәлтелгән принцип. Шушы бурычны үтәү процессында оригинал теленең теге яки бу элементлары икенче телгә сүзгә-сүз күчерелергә мөмкин. Ләкин бу аңлы рәвештә оригинал үзенчәлекләрен бик төгәл, тулы бирү максатында эшләнелә, һәм монда оригиналның эчтәлегенә дә, формасына да зыян килми, тәрҗемә теле дә бозылмый. Хәрефкә-хәреф тәрҗемә ул шундый тәрҗемә: анда оригинал теле элементларын калькалаштыру аның эчтәлек һәм форма бердәмлеген тулы бирүгә хезмәт итми, киресенчә, аны ялгыш, буталчык итеп күрсәтә, шуның өстенә тәрҗемә теленең нормаларын боза. Димәк, төгәллек төшенчәсе тулы кыйммәтле, дөрес тәрҗемәне күздә тотса (төгәл тәрҗемә составына, аның бер өлеше буларак, урынлы сүзгә-сүз тәрҗемә керергә мөмкин), хәрефкә-хәреф тәрҗемә начар тәрҗемәне, тискәре күренешне белдерә.

Тәрҗемә хәрефкә-хәреф булмаска тиеш дигән принцип иҗадилыкны күздә тота. Оригиналга тиң тәрҗемәгә иҗади эшләгәндә генә ирешергә мөмкин. Машина тәрҗемәсеннән кала һәртөрле тәрҗемә – иҗади процесс. Бу – төзелешләре буенча һәр телнең төрлечә, үзенчәлекле булуы һәм шунлыктан алар арасында һәр очракка яраклы даими эквивалентлар табарга мөмкин булмау белән аңлатыла. Билгеле бер тел чаралары белән белдерелгән мәгънәне, фикерне, сәнгатьлелекне икенче бер тел чаралары ярдәмендә чиксез күптөрле вариантларда бирергә мөмкин. Тәрҗемәченең бурычы – шул күптөрле вариантларның берсен, эчтәлеге, формасы буенча оригиналга мөмкин кадәр якынрагын эзләп табу. Әнә шул эзләү иҗадилыкны тәшкил итә дә инде.

Иҗадилык тәрҗемә ителә торган материалның төрле жанрларында төрле дәрәҗәдә чагыла. Матур әдәбият тәрҗемәсендә, бигрәк тә поэтик тәрҗемәдә, күбрәк сурәтләү чаралары, образлылык элементлары белән эш ителгәнгә, иҗадилык башка төр материаллар тәрҗемәсендәгегә караганда шактый көчлерәк була. Фәнни әдәбият һәм аеруча эш кәгазьләре тәрҗемәләрендә, күбрәк терминнар белән эш ителгәнгә, иҗадилык чагыштырмача кечкенәрәк урын ала. Ләкин анда да сүз сайлау, җөмлә төзү мөмкинлекләре шактый зур.

Тәрҗемә теориясе һәм практикасы өчен тәрҗемәченең иҗат иреге белән үзиреклелеген, башбаштаклыгын бутамау, алар арасында чик үткәрә белү бик әһәмиятле.

Тәрҗемәче иҗаты бары тел өлкәсенә генә карый. Оригиналның эчтәлегенә, мәгънәсенә, сәнгатьлелегенә, стиль үзенчәлекләренә килгәндә исә, тәрҗемәче иҗаты турында бернинди сүз булуы мөмкин түгел. Тәрҗемәченең бурычы – оригиналның эчтәлеген, авторның фикерләрен, стилен икенче телгә мөмкин кадәр тулы, төгәл итеп күчерү. Тәрҗемәнең асылы шуннан гыйбарәт. Бу принципиаль әһәмияткә ия. Югыйсә кайбер тәрҗемәчеләр, иҗат иреге дигән төшенчәне ялгыш аңлап яки белә торып, оригиналны үзләренә ошаганча үзгәртәләр. Нәтиҗәдә әсәрнең мәгънәсе бозыла, автор стиле югала, ул тәрҗемәче кулы белән алмаштырыла. Монда инде тәрҗемәче иҗаты тел өлкәсенә, оригиналны икенче телгә мөмкин кадәр тулырак бирү максатында тел чаралары эзләү, сайлауга гына кайтып калмый, бәлки оригиналның бөтен эчтәлегенә, образларына, сурәтләү чараларына һ. б.га кагыла. Ягъни оригинал, тәрҗемәче теләгәнчә үзгәртелеп, яңадан эшләнелә.

Тәрҗемә тарихында авторны «төзәтү», әсәрне «бизәү», «шомарту» хәлләре шактый күп булган. Россиядә XIX гасырда «үз табигатеңә җайлаштыру» принцибы белән тәрҗемә итү зур урын алып торган. Андый тәрҗемә нәтиҗәсендә, әйтик, Көнбатыш язучылары руслаштырылган, әсәрләрдәге вакыйгалар Россия җирлегенә күчерелгән, Париж – Мәскәүгә, Пьер Иванга әверелдерелгән. Мондый төзәтүнең, ягъни әсәрнең үз җанын алып икенче җан кертүнең чын тәрҗемә эше белән бернинди уртаклыгы юк. Шунлыктан әдәбиятның алдынгы вәкилләре «төзәтеп» тәрҗемә итүләрне тәнкыйтьләп килгәннәр. Мәсәлән, А. С. Пушкин «матурайтып» тәрҗемә итүләргә каршы чыккан, тәрҗемәдә оригиналның милли сәнгать үзенчәлеген сакларга кирәк һәм мөмкин дип санаган, моны үзенең тәрҗемә практикасы белән раслаган.

Тәрҗемәченең иҗат иреге турында В. Г. Белинский сүзләре дә бик әһәмиятле. Ул, В. А. Жуковскийның мәгълүм формуласы белән бәхәскә кереп, тәрҗемәче иҗаты тел өлкәсеннән ары китмәскә тиеш дигән фикер белдерә: «Проза тәрҗемәчесе – кол, шигырь тәрҗемәчесе – көндәш, диләр. Көндәш дип әйтү яртылаш кына дөрес: тел, стиль, шигырь юлы, кыскасы, әйтелеш буенча гына көндәш, ләкин фикер, эчтәлек буенча түгел. Монысында ул – кол. Тәрҗемәче таланты ул – форма таланты, чит әсәрләрнең рухына төшенү һәм аларның матурлыгын тою сәләте булганда гына, әлбәттә».

Үзирекле тәрҗемә итүнең сәбәпләре берничә. Шуларның беренчесе укучылар чит әдәбият әсәрен туган телләрендә укысыннар, җиңелрәк үзләштерсеннәр, тулырак аңласыннар иде дигән теләктән гыйбарәт. XIX гасырда Россиядә үзенә күрә бер принципка әверелгән «төзәтеп» тәрҗемә итүнең нигезендә шушы сәбәп яткан.

Икенче сәбәбе тәрҗемәченең оригиналны ошатмыйча, теге яки бу урынын килештермичә, үзе теләгәнчә төзәтүендә, аерым урыннарын кыскартуында яки бөтенләй төшереп калдыруында. Мондый хәл хәзерге вакытта, мәсәлән, Россия халыклары телләреннән, шул исәптән татарчадан русчага тәрҗемәләрдә шактый еш күренә. Кайбер рус тәрҗемәчеләре, үзләренең иҗат иреген, тәрҗемәче хокукын кирәгеннән артык кулланып, чама хисен югалтып, тәрҗемә итә торган әсәрләрне үзләре теләгәнчә төзәтәләр, үзгәртәләр. Мәсәлән, Россия халыклары телләреннән рус теленә тәрҗемәләрнең кайберләре үзирекле эшләнә һәм шуның нәтиҗәсендә әсәрләрнең милли колориты, сәнгать көче кими.

Тәрҗемәченең үзиреклелегенә китергән сәбәпләрнең тагын берсе тәрҗемә эшенең авырлыгында: кайчак хәтта бер телдә әйтелгән фикерне икенче телдә белдерү үзеңчә, яңача әйтүдән дә кыен була. Менә шул сәбәпле кайберәүләр тәрҗемә итәсе урында язучы өчен иҗат итә башлыйлар. Бу хакта «Илиада» әсәренең (Гомер) тәрҗемәчесе Н. И. Гнедич гыйбрәтле сүзләр әйтеп калдырган: «…үзирекле тәрҗемә оригинал өчен түгел, тәрҗемәче өчен файдалырак… Бизәү, дөресрәге, Гомер шигырен безнең төскә буяп җибәрү бер дә авыр эш түгел, ул купшырак, зиннәтлерәк булып күренәчәк һәм безгә ныграк ошаячак, ләкин аны нәкъ Гомердагыча итеп, начаррак та, яхшырак та итмичә саклау – шактый кыен эш. Тәрҗемәченең вазифасы һәм хезмәте (бу хезмәт җиңел түгел) менә шуннан гыйбарәт. Квинтилиан моны аңлаган булган: «Шундый ук итеп эшләүгә караганда арттырыбрак эшләве җиңелрәк».

Үзиреклелек тәрҗемәченең оригинал телен яхшы белмәве яки бөтенләй белмичә сүзгә-сүз эшләве аркасында да була: тәрҗемәче, оригиналны аңлап бетермәгәнлектән, кайбер урыннарны бозып тәрҗемә итә яки, фантазиясен эшкә җигеп, язучы урынына үзе өстәп яза.

Нинди генә сәбәпләр булмасын, үзиреклелек чын, дөрес тәрҗемә принциплары белән сыеша алмый, һәм ул тәрҗемә практикасыннан бөтенләй төшеп калырга тиешле башбаштаклык күренеше итеп санала. А. Агатов сүзләре белән әйткәндә, тәрҗемәчегә чикләнмәгән ирек бирү тәрҗемәнең тәрҗемә икәнлеген онытуга китерә. Тәрҗемәченең иреклелеге икенче нәрсәдә – оригиналны югалтусыз бирү өчен, туган телдә тиешле чаралар эзләп табуга чикләнмәгән хокукы булуда. Димәк, тәрҗемәченең иҗат иреклелеге оригиналны – аның мәгънәсен, эчтәлеген, сәнгать үзенчәлекләрен – башка телдә мөмкин кадәр тулы итеп бирү өчен тиешле тел чараларын сайлап алу мөмкинлегендә.

Оригиналны икенче телдә дөрес, тулы гәүдәләндерүнең төп һәм беренче шарты – тәрҗемәченең ике телне дә камил белүендә. Бик яхшы тәрҗемә итү өчен, оригинал һәм тәрҗемә телләренең әдәби формаларын гына түгел, халыкның сөйләм телен, диалектларны һ. б.ны да белергә кирәк. Кыскасы, тәрҗемәче ике телне дә бөтен тулылыгы, нечкәлеге белән белергә тиеш.

Шуның өстенә тәрҗемәчедән оригиналда сурәтләнгән халыкның тормышын, тарихын (әгәр дә оригинал матур әдәбият әсәре яки, әйтик, тарих китабы икән) һәм, гомумән, оригиналда сүз барган вакыйга-хәлләрне шактый әйбәт белү таләп ителә.

Тәрҗемәдә бик әһәмиятле принципларның тагын берсе шуннан гыйбарәт: тәрҗемә дөрес, аңлаешлы, әдәби телдә булырга (аңлы рәвештә кертелгән гади сөйләм элементларын исәпкә алмаганда), тел нормалары бозылмаска, шуның өстенә матур әдәбият тәрҗемәсенең теле оригинал теле кебек үк җанлы, образлы, бай, эмоциональ булырга тиеш.

Йомгаклап әйткәндә, тәрҗемәнең төп принциплары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

• Тәрҗемәдә оригиналның эчтәлеген, мәгънәсен һәм идеясен максималь тулы, төгәл бирү зарур.

• Тәрҗемәдә оригиналның форма үзенчәлекләре, автор стиле, сәнгатьлелек, милли үзенчәлеге (матур әдәбият тәрҗемәсендә) мөмкин булганча тулы гәүдәләнергә тиеш.

• Тәрҗемә оригиналга стиле буенча һәм эстетик яктан тиң булганда гына матур була.

• Хәрефкә-хәреф тәрҗемә булырга тиеш түгел.

• Тәрҗемә – иҗади процесс.

• Тәрҗемәченең иҗат иреге – оригиналны тулы гәүдәләндерү өчен тел чараларын сайлауда чиксез зур мөмкинлекләр булуда.

• Тәрҗемәченең үзиреклелеге, башбаштаклыгы дөрес, төгәл тәрҗемә принципларына каршы килә.

• Тулы кыйммәтле тәрҗемәгә ирешүнең төп һәм беренче шарты – тәрҗемәченең ике телне дә: оригинал һәм тәрҗемә телләрен бик яхшы белергә тиешлеге. Тәрҗемәчедән шулай ук тәрҗемә ителә торган материалның эчтәлеген белүе, анда сөйләнгән вакыйга-хәлләрдән хәбәрдар булуы да таләп ителә.

• Тәрҗемә теле әдәби нормаларга туры килергә, аерым алганда, матур әдәбият тәрҗемәсенең теле оригиналдагыча җанлы, бай, эмоциональ булырга тиеш.

ТӘРҖЕМӘ БЕРӘМЛЕКЛӘРЕ

Тәрҗемә теориясе һәм практикасы өчен тәрҗемәнең төп берәмлеге яки тәрҗемәнең беренче элементы дигән төшенчәне билгеләү әһәмиятле, чөнки кайбер мәсьәләләрне дөрес яки ялгыш хәл итү әлеге төшенчәне төрлечә аңлауга бәйләнгән.

Бөтен әсәрне, текстны, хәтта бер битне генә дә тоташ тәрҗемә итеп булмый. Шунлыктан тәрҗемәче, гадәттә, оригинал текстын билгеле бер кисәкләргә, берәмлекләргә бүлгәли дә аларның мәгънә һәм сәнгатьлелек эчтәлеген икенче телгә шулай ук аерым берәмлекләр ярдәмендә күчерә. Әнә шул берәмлекләрне – тәрҗемә берәмлекләре дип, аларның иң күп кулланылганын исә тәрҗемәнең төп берәмлеге дип йөртәләр.

Л. Бархударов фикеренчә, телдәге һәртөрле берәмлек – фонемадан алып бөтен бер текстка кадәр – тәрҗемә берәмлеге булып тора ала. Шул ук вакытта тәрҗемә берәмлеге бер текст эчендә үк даими үзгәреп тора – ул әле сүз, әле сүзтезмә, әле җөмлә була. Бу фикер практикада раслана.

Тәрҗемәнең төп, чагыштырмача даими берәмлегенә килгәндә, теориядә бердәм фикер әлегә юк. Андый берәмлек – В. Россельс сүзләре белән әйткәндә, текстның тәмамланган кисәге яки текст кисәге; Е. Эткинд һәм Л. Н. Соболевча – фраза; В. Е. Шор, Н. И. Фельдман, С. Фәйзуллин фикеренчә – җөмлә, кайбер галимнәр карашынча – период (тезем).

Текстның тәмамланган кисәге яки текст кисәге дигән төшенчә аермачык түгел, шунлыктан аны төп берәмлек мәгънәсендә куллану тәрҗемә методларын эшләү өчен максатка ярашлы була алмый: ул үзирекле тәрҗемәгә юл ача.

Фраза, период терминнары еш кына җөмлә мәгънәсендә кулланыла, ә кайчакта алар параллель дә йөриләр. Бу әлеге терминнарның мәгънәләре аерылып бетмәү белән аңлатыла булса кирәк. Ләкин монда бернәрсә ачык билгеле: авторларның бик күбесе, тәрҗемәнең төп берәмлеге турында сүз йөрткәндә, җөмләне күздә тота.

Җөмләнең лингвистик категория буларак тәрҗемәдәге төп берәмлек функциясендә йөрүе бигрәк тә шуның белән аңлатыла: һәртөрле телдә дә сөйләмнең тәмамланган, бөтен, төп берәмлеген җөмлә тәшкил итә.

Тәрҗемәнең төп берәмлеге итеп җөмләне алу тел белән фикерләүнең бердәмлеге турындагы марксистик фикергә кайтып кала. Материалистик диалектика, төп логик категорияләр төрле халыклар өчен уртак, дип карый. Шуның белән бергә, логик һәм синтаксик категорияләр арасында билгеле бер бәйләнеш тә бар. Төп логик категорияләр төрле халыклар өчен уртак булганга күрә, бер тел җөмләсенә салынган фикерне икенче тел җөмләсе ярдәмендә тәрҗемә итү мөмкинлеген академик В. В. Виноградов тарафыннан бәян ителгән кагыйдә дә – җөмләнең субъект-предикат структурасы гомумкешелек характерда дигән кагыйдә – ачык раслый.

Төп берәмлек мәсьәләсе тәрҗемәдә оригиналның синтаксик бүленешен саклау проблемасы белән турыдан-туры бәйләнгән. Ә бу проблеманы дөрес хәл итү – төп нөсхәнең мәгънәсен, форма үзенчәлекләрен, автор стилен тулы бирү өчен әһәмиятле шартларның берсе.

Әйтергә кирәк, оригиналның синтаксик бүленешен, нигездә, җөмләләрен саклау мәсьәләсе һәрвакыт бертөрле генә хәл ителми.

Кайбер теоретиклар һәм практиклар оригиналның синтаксик бүленешен тәрҗемәдә сакламау ягында торалар. Моны алар, төрле телләрнең грамматик төзелешләре төрлечә, шуның аркасында оригиналның синтаксик төзелешен тәрҗемә теленә күчерү туган тел нормаларын җимерүгә китерә һәм, димәк, тәрҗемәнең сыйфатын түбәнәйтә, дип дәлиллиләр. Ләкин монда ике нәрсә исәпкә алынып җитми. Беренчедән, тәрҗемәдә оригинал җөмләсен саклау аның структур төзелешен дә икенче телгә күчерү дигән сүз түгел, бу очракта сүз барыннан да бигрәк оригинал җөмләсен тәрҗемә телендә дә җөмлә итеп саклау турында бара. Икенчедән, төрле телләрдә, хәтта кардәш булмаган телләрдә дә уртак синтаксик үзенчәлекләр бар. Ә бу хәл тәрҗемәдә оригиналның структур төзелешен гәүдәләндерү мөмкинлеген дә бирә.

Бик күп авторлар, менә шушы фикерне исәпкә алып, тәрҗемәдә оригинал җөмләсе, кагыйдә буларак, сакланырга һәм шулай ук җөмләнең структур төзелеше дә (әгәр ул туган тел нормаларын бозуга китермәсә) мөмкин кадәр тулы гәүдәләнергә тиеш дигән карашта торалар. Тәрҗемәдә оригинал җөмләсен саклауның оригиналдагы синтаксик сурәтләү чараларын гәүдәләндерүгә һәм мәгънәне төгәлрәк бирүгә нык ярдәм иткәнлеген исәпкә алсаң, ул карашның һичшиксез дөреслегенә шикләнергә урын калмый.

Тәрҗемә турындагы күп кенә хезмәтләрдә, оригиналның синтаксик бүленешен саклау юлы белән тәрҗемәдә аның ритмын, интонациясен гәүдәләндерүгә ирешергә мөмкин, дип әйтелә. Л. Н. Соболев, оригиналның ритмын гәүдәләндерү өчен, төп нөсхәдәге кыска җөмләләрне – тәрҗемәдә дә кыска итеп, озын җөмләләрне тәрҗемәдә дә озын итеп бирергә кирәк, дигән фикердә. Кайбер белгечләрнең озын җөмләләрне тәрҗемә итү кыен һәм мөмкин түгел дип әйтүләрен истә тотып, ул, оригиналның катлаулы конструкцияләрен бирү өчен, һәр телдә дә тиешле синтаксик формалар бар, һәм аларны эзләп табарга тырышырга гына кирәк, ди.

Тәрҗемәдә оригиналның озын җөмләләрен бүлгәләмичә бирергә кирәк дигән фикер В. Станкевич мәкаләсендә бик ышандырырлык итеп әйтелгән: «Әле дә булса озын җөмләләрне автордагыча итеп бирергәме, әллә кечерәк җөмләләргә бүлгәләргәме дигән бәхәсләр бара. Җанлы, бөтен бер җөмләне алай ясалма рәвештә бүлгәләү белән килешеп булмый, чөнки киселгән, өзелгән фразалар суммасы күптармаклы агачка охшый: бөтен кисәкләре дә үзара автор фикеренең (ә ул фикер үзен белдерү өчен нәкъ менә шушы ысулны сайлап алган) бердәм агымы белән бәйләнгән; озын җөмләләр (периодлар) алар – сәнгатьле фикерләүнең үзенә бер төре, үзенә бер сурәтләү алымы, язучы стиле».

Җөмләнең озынлыгы яки кыскалыгы билгеле бер телгә генә хас үзенчәлек түгел, чөнки һәр телдә җөмләләрнең озыны да, кыскасы да бар. Озын яки кыска җөмләләр белән язу – язучының үзенчәлеге, шәхси стиле. Шуңа күрә дә тәрҗемәдә автор стилен, оригиналдагы синтаксик бүленешне үзгәртеп биреп булмый. Л. Н. Толстой, Н. В. Гоголь әсәрләрен тәрҗемә иткәндә, җөмләләрне бетерсәң, анда автор кулын танып булмас иде.

Моннан тыш, оригиналдагы озын, катлаулы җөмләне тәрҗемәдә бүлгәләп бирү фикер бөтенлеген, эзлеклелеген боза, димәк, оригиналның мәгънәсенә зыян китерә.

Безнең илдәге күп телләрне берсен икенчесенә тәрҗемә итү практикасыннан күренгәнчә, төрле жанрдагы материалларда тәрҗемәнең төп берәмлеге функциясен, нигездә, җөмлә үти, ягъни оригинал җөмләсе тәрҗемә телендә күпчелек очракта саклана. Поэтик тәрҗемә генә әлеге караштан берникадәр читтә тора. Бу поэтик тел төзелешенең үзенчәлеге белән бәйләнгән.

Русчадан татарчага тәрҗемәдә дә оригиналның синтаксик бүленеше, кагыйдә буларак, саклана. Дөрес, кайчакта төрле сәбәпләр аркасында рус җөмләләре, бигрәк тә озын, катлаулы җөмләләр, кирәксезгә бүлгәләнеп бирелә, һәм нәтиҗәдә оригиналдагы фикернең диалектик бердәмлеге, органик бәйләнеше йомшара, бөтенлеге, эзлеклелеге бозыла, шулай ук төп нөсхәнең ритмы, интонациясе бирелеп җитми. Мәсәлән: В ту ночь приехал я в Симбирск, где должен был пробыть сутки для закупки нужных вещей, что и было поручено Савельичу (А. Пушкин) дигән иярченле кушма җөмлә тәрҗемәдә бүлеп, ике мөстәкыйль җөмлә итеп бирелгән: Шул ук төнне Сембергә барып җиттем; кирәк-яракларны алу өчен, мин анда бер тәүлек торырга тиеш идем. Әйберләр алу эше Савельичка тапшырылган иде. Оригиналда кирәк-яраклар сатып алу эшенең Савельичка тапшырылуы турындагы фикер өстәмә рәвештә, сүз уңаенда гына әйтелә, ә төп фикер – яшь Гринёвның Сембергә китүе һәм анда бер тәүлек торырга тиешлеге. Тәрҗемәдә исә, что и было поручено Савельичу дигән иярчен җөмлә мөстәкыйль булып киткәнгә, икенчел дәрәҗәдәге, өстәмә фикер төп фикергә әйләнгән. Өстәвенә оригинал җөмләсеннән бүленеп чыккан җөмләләрнең икенчесе сүз барышындагы эзлеклелекне җуя, һәм ул җөмлә белдергән фикер белән алдагы җөмләдән аңлашылган фикер арасында органик бәйләнеш югала. Что и было поручено Савельичу дигән иярчен җөмләне кереш җөмлә итеп, оригинал җөмләсен бөтен килеш тәрҗемә иткәндә, әйтелгән җитешсезлекләрдән котылырга мөмкин. Ул чагында тәрҗемә мондый яңгыраш алыр иде: Мин ул көнне Сембергә барып җиттем, анда кирәк-яраклар алу өчен (бу эш Савельичка тапшырылган иде), бер тәүлек торырга тиеш идем.

Шуны ачыклап әйтергә кирәк: тәрҗемәдә оригинал җөмләсен саклау принцибының хәрефкә-хәреф тәрҗемә белән бернинди уртаклыгы юк, чөнки ул оригиналның синтаксик структурасын тәрҗемә теленә күчерүне һәм хәрефкә-хәреф тәрҗемә итүне мәҗбүри итеп куймый. Монда сүз билгеле бер телдәге җөмлә белдергән мәгънәне икенче телгә җөмлә рәвешендә күчерү турында бара. Ул ике җөмләдәге сүзләр төп мәгънәләре белән бер-берсенә бөтенләй туры килмәскә дә мөмкин. Ләкин тәрҗемә телендәге җөмлә гомуммәгънәсе буенча оригинал телендәге җөмләгә туры килергә тиеш.

Шулай итеп, без тәрҗемәнең төп берәмлеге – җөмлә, һәм тәрҗемәдә оригиналның синтаксик бүленеше, кагыйдә буларак, сакланырга тиеш дигән нәтиҗәгә килдек. Ләкин бу кагыйдәнең чыгармасы да бар. Эш шунда: телләр төзелешендә специфик үзенчәлекләр булу сәбәпле, кайчак оригинал җөмләсен, мәгънәгә зыян китермичә һәм тәрҗемә теле нормаларын бозмыйча, бөтен килеш саклап булмый. Шунлыктан аны бүлгәләп тәрҗемә итәргә туры килә.

Русчадан татарчага тәрҗемә практикасында була торган оригинал җөмләсен бүлеп тәрҗемә итү очракларының кайберләре рус, татар телләренең синтаксик төзелешендәге, аерым алганда, иярченле кушма җөмләләр структурасындагы специфик үзенчәлекләр белән бәйле. Әйтик, рус телендәге который, чей, где теркәгечләре ярдәмендә төзелгән иярченле кушма җөмләләр – татар теле белән чагыштырганда, бик үзенчәлекле күренеш, һәм шуңа күрә аларны күп очракта бөтен килеш тәрҗемә итеп булмый. Берничә мисал карыйк: Матушка отыскала мой паспорт, хранившийся в её шкатулке вместе с сорочкою, в которой меня крестили, и вручила его батюшке дрожащею рукою (А. Пушкин). – Минем паспорт әнкәй шкатулкасында мине чукындырган чагында кидертелгән күлмәк белән бергә саклана иде. Әнкәй, аны эзләп алып, калтыранган кулы белән әткәйгә бирде; Мне хочется коротко рассказать о некоторых наших депутатах, чьим трудолюбием, неуёмностью характера и душевной щедростью можно только восторгаться («Ә.т.»). – Мин кыскача гына үзебезнең депутатлар турында әйтеп китәргә телим. Аларның эшчәнлегенә, тынгысызлыгына һәм киң күңеллелегенә сокланмый мөмкин түгел. Бу мәсьәләдә тәрҗемәчегә шуны истә тоту әһәмиятле: оригинал җөмләсен бүлү – ирексездән күрелә торган чара, һәм ул практикада чагыштырмача сирәк очрый. Тәрҗемәче башта оригиналдагы синтаксик бүленешне саклауның бөтен мөмкинлекләрен барлап чыгарга (ә андыйлар, гадәттә, шактый күп була) һәм бер мөмкинлек тә булмаган очракта гына оригинал җөмләсен бүлеп бирергә тиеш.

Тәрҗемә практикасында оригиналдагы мөстәкыйль җөмләләрне берләштереп, кушып бирү очраклары да бар. Берләштерелгән җөмләләр, гадәттә, күләмнәре белән зур түгел һәм төзелешләре буенча гади булалар. Җөмләләрне берләштерү мондый факторларга бәйле: 1) җөмләләр арасында бәйләнеш бик тыгыз; 2) җөмләләрдә фикер бердәмлеге бар; 3) җөмләләрдә фикер тәмамланмаган; 4) берләштерүне стиль кагыйдәләре таләп итә; 5) берләштерүне тәрҗемә теленең грамматик үзенчәлекләре таләп итә. Бу факторлар аерым-аерым да, бергә дә килергә мөмкин. Мәсәлән: Небо прояснилось. Сразу стало светло (Н. Носов) җөмләләрен кушып тәрҗемә итү (Күк йөзе ачылып, дөньялар яктырып китте) ике фактор белән аңлатыла: 1) җөмләләр арасында тыгыз бәйләнеш бар (алар үзара сәбәп-нәтиҗә мөнәсәбәте белән бәйләнгән); 2) татар теле синтаксисына кечкенә күләмле ике гади җөмләне -ып/-еп хәл фигыль кушымчасы ярдәмендә берләштерү хас.

Түбәндәге мисалда да берничә факторның бергә килүен күрәбез:

Вот в чём, собственно, смысл моей профессии. Приносить радость людям, приближать осуществление их мечты («Т. н.»). – Кыскасы, монтажчы һөнәренең асылы менә шунда, ягъни кешеләргә шатлык китерүдә, хыялларын тормышка ашыруны тизләтүдә («Т. х.»).

Ләкин оригинал конструкцияләрен кушып тәрҗемә итү белән мавыгырга ярамый. Югыйсә бу теманың башында ук әйтелгән принцип – оригинал җөмләсе мөмкин булганча сакланырга тиеш дигән принцип – бозылачак.

ТӘРҖЕМӘ ТЕОРИЯСЕНЕҢ ЛЕКСИКА МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ

Төрле телләрдәге сүзләрнең гомуми һәм үзенчәлекле сыйфатлары һәм аларның тәрҗемәдә чагылышы

Сүзләрне тәрҗемә итү ысуллары төрле телләрдәге үзара тәңгәл сүзләрнең башка берәмлекләр белән бәйләнешендәге лексик мәгънәләренең үзенчәлекләренә нигезләнә.

Аларның төп мәгънәсендәге даими тәңгәллеге яки тәңгәл булмавы һәм бер телдән икенче телгә тәрҗемә иткәндә эквивалентлыгы яки эквивалент булмавы турыдан-туры сүзгә һәм аның лексик мәгънәсенең билгеләренә бәйле.

Сүзнең асылын ачып бирү аның грамматик һәм лексик мәгънәләрен билгеләү өчен нигез булып тора.

Сүзнең лексик мәгънәсе төп ике фактор белән билгеләнә. Беренчесе – сүзнең предмет һәм күренешләрнең гомуми һәм әһәмиятле билгеләре чагылыш таба торган төшенчә белән бәйләнештә булуы. Икенче фактор – һәрбер сүз телнең башка элементлары белән шундый мөнәсәбәтләрдә була: ул мөнәсәбәтләр әлеге сүзнең теге яки бу күренешләрне билгеләү өчен кулланылыш мөмкинлекләрен һәм аның башка лексик берәмлекләр белән бергә килә (бәйләнешкә керә) алуын хәл итә.

Сүзнең мәгънәләрен әлеге факторларга нигезләнеп билгеләү төрле телләрнең сүзләрен чагыштырып өйрәнүдә, аларның гомуми һәм үзенчәлекле сыйфатларын ачып күрсәтүдә һәм тәрҗемә мәсьәләләрен дөрес хәл итүдә зур роль уйный.

Төрле тел сүзләренең охшаш, бертөрле лексик-семантик сыйфатлары барыннан да бигрәк аларның туры, ягъни төп, беренчел, бәйсез, номинатив мәгънәләрендә чагылыш таба. Һәм киресенчә, үзара бәйләнештәге телләр сүзләренең аермалы лексик-семантик үзенчәлекләре, нигездә, күчерелмә, ягъни икенчел, фразеологик һәм синтаксик яктан бәйле, экспрессив-синонимик мәгънәләрендә чагылыш таба.

Сүзләрнең номинатив мәгънәләре – нигездә, предмет, сыйфат, эш-хәрәкәтләрне һ. б.ны атау өчен файдаланыла торган мәгънәләр. «Сүзнең номинатив мәгънәсе, – дип яза В. В. Виноградов, – аның башка мәгънәләренең һәм кулланылышларының терәге һәм иҗтимагый аңлаешлы нигезе».

Сүзнең лексик мәгънәләренең бу төрләре үзара бәйле, бер-берсенә керешәләр һәм берсен берсе тулыландыралар. Шуның өчен дә төп һәм номинатив мәгънәләрне, гадәттә, гомумиләштереп, номинатив мәгънә дип атыйлар, һәм аннан чыганак һәм номинатив мәгънәләр аңлашыла.

Нәкъ менә шушы – барыннан да күбрәк парадигматик һәм барыннан да азрак синтагматик яктан нигезләнгән төп номинатив мәгънә аркасында, төрле телләрнең семантик структуралары еш кына туры килми торган күп мәгънәле сүзләрен чагыштырып була. Д. Н. Шмелёв әйткәнчә, «бер телдәге сүзнең икенчел мәгънәләре икенче телдәге сүз үрнәгендә бу сәбәпле барлыкка килергә мөмкин: бу сүзләр, аларның гомумән семантикаларында аерма булуга карамастан, нәкъ шушы мәгънәләре буенча тиңләштереләләр дә инде».

Төп номинатив мәгънәле сүзнең предметны (күренеш, эш-хәрәкәт, сыйфатны һ. б.) турыдан-туры күрсәтүе, ягъни төшенчә белән туры бәйләнештә торуы, төрле телләрдә күп сүзләрнең төп мәгънәләрендәге тәңгәллекләре хөкем сөрүгә нигез була, һәм бу күренеш, бер телдән икенче телгә тәрҗемә иткәндә, төрле тәңгәллекләр билгеләргә мөмкинлек бирә.

Төрле телләрдә төп номинатив мәгънәләрендә туры килә торган сүзләр булу, аларны бер телдән икенчесенә тәрҗемә иткәндә, эквивалент тәңгәллекләрдән файдалану мөмкинлеге тудыралар.

Ике тел сүзләре арасында тәңгәллекләр табу – иҗади, катлаулы эш, һәм аны дөрес, уңышлы хәл итү өчен, үзара мөнәсәбәттәге телләрне, аларның лексик-семантик системалары нисбәтенең кануннарын, ике телнең дә сүзләре арасындагы бертөрле, охшаш якларны һәм специфик үзенчәлекләрне белү әһәмиятле.

Әйтергә кирәк, билингвлар һәм тәрҗемәчеләр телендәге хаталар барыннан да бигрәк ике телнең лексик-семантик системасындагы үзенчәлекләрне исәпкә алмау һәм ике телдәге бертөрле күренешләрне үзенчәлекле яклардан аера белмәү аркасында килеп чыга.

Лексик-семантик системаның үзенчәлекле булуын Л. В. Щерба болай күрә: «…безгә үзебезнең турыдан-туры тәҗрибәбездә бирелгән дөнья, бөтен җирдә дә бертөрле булып калып, төрле телләрдә төрлечә үзләштерелә».

Төрле телләрдәге сүзләр һәр очракта индивидуаль һәм специфик кулланыла. «Агач белән эш итә торган барлык халыкларның да телләрендә, – дип яза В. М. Солнцев, – агачны билгели торган сүзләр бар. Ләкин төрле телләрдә агачларны билгеләү белән бәйләнешле сүзләрнең мәгънәләре туры килмәскә дә мөмкин».

Төп мәгънәләре бердәй төрле телләрдәге сүзләрнең мәгънә күләмнәре бер-берсенә туры килмәү бу телләрнең семантик төркемнәре арасында катлаулы мөнәсәбәтләр китереп чыгара. Ике тел сүзләренең үзара нисбәтен киңәйтә барганда, бер-берсе белән кисешә һәм өлешчә бер-берсенә туры килә торган семантик төркемнәрнең чиксез күп тармаклары барлыкка килә. Мәсәлән, төп сүзе горячий булган төркем берәмлекләре татар теленең кайнар, кызу, көчле, ялкынлы, мәшәкатьле һ. б. лексемалардан төзелгән төркем сүзләре белән өлешчә нисбәткә керә: кайнар чәй – горячий чай; кызу (канлы) кеше – горячий человек; көчле теләк – горячее желание; мәшәкатьле көн – горячий день. Бу семантик төркем сүзләре рус телендәге башка төркем сүзләре белән нисбәткә керәләр. Мәсәлән, көчле сүзенең төрле мәгънәләре югарыда күрсәтелгән горячий сүзе белән килгән пардан тыш башка төркем элементлары белән нисбәти парлар төзи: сильный, мощный, могучий, крепкий, бурный, тяжкий һ. б. Бу сүзләрнең һәркайсы үз чиратында татар телендәге башка семантик төркемнәрнең төрле лексик берәмлекләре белән нисбәти парлар ясый, һәм шулай чиксез дәвам итә. Шул рәвешчә, төп мәгънәсе буенча үзара мөнәсәбәткә кергән төрле тел сүзләренең мәгънә күләмнәрендәге аерма бер-берсе белән нисбәткә керә торган эргәдәш семантик төркемнәр барлыкка китерә, ул төркемнәр үз чиратында башка төрле юнәлешләрдәге охшаш төркемнәр китереп чыгара.

Ике тел сүзләреннән төзелгән семантик төркемнәрнең шулай бик катлаулы үрелеп баруы җирлегендә бу телләрдәге лексик тәңгәллекләрнең берничә төре аерылып чыга. Аларны өйрәнү һәм белү сөйләм культурасы, тәрҗемә теориясе һәм практикасы өчен, шулай ук туган телне һәм рус телен икетеллелек шартларында укыту методикасын эшләү өчен мөһим.

Татар-рус телләре практикасы өчен аеруча әһәмиятле тәңгәллекләрне карап китик:

1. Рус сүзенең төрле мәгънәләренә татар теленең төрле семантик төркемнәрендәге сүзләр туры килә. Мәсәлән: убрать – 1) җыештыру (бинаны җыештыру – убрать помещение), 2) урып-җыю, җыеп алу (игенне җыеп алу – убрать урожай), 3) бизәү (бүлмәне чәчәкләр белән бизәү – убрать комнату цветами), 4) көрәү (кар көрәү – убрать снег) һ. б.; острый – 1) үткен (үткен пычак – острый нож), 2) очлы (очлы сәнәк – острые вилы), 3) үткен, зирәк (үткен күз – острый глаз), 4) ачы (ачы тел – острый язык), 5) көчле, каты (көчле ис – острый запах, каты авыру – острая болезнь), 6) кискен, чиктән тыш, киеренке (киеренке хәл – острое положение) һ. б.

2. Рус сүзенең төрле мәгънәләренә татар телендәге бер үк семантик төркем сүзләре туры килә: чистить – 1) чистарту (тәрәзә чистарту – чистить окно), 2) әрчү (бәрәңге әрчү – чистить картошку); дружный – 1) дус, тату (дус малайлар – дружные ребята, дус яшәү – жить дружно), 2) бердәм (бердәм эш – дружная работа) һ. б.

3. Рус теленең төрле мәгънәләренә татар телендәге төрле семантик төркем сүзләре туры килә: резать – 1) кисү (пычак белән кисү – резать ножом), 2) турау (бәрәңге турау – резать картошку), 3) яру (кабак яру – резать тыкву), 4) сую (каз сую – резать гуся) һ. б.

4. Рус телендәге төрле семантик төркем сүзләренә татар теленең күпмәгънәле бер сүзе туры килә: 1) знать – белү (много знать – күп белү), 2) уметь – белү (уметь читать – укый белү); 1) готовить – әзерләү (готовить пищу – ашарга әзерләү), 2) делать – әзерләү (делать уроки – дәрес әзерләү).

5. Рус сүзенең нинди дә булса бер мәгънәсенә татар сүзе үзе туры килә, барлык башка мәгънәләрен белдерү өчен алынма сүз кулланыла: цель – 1) максат, теләк (максатыбыз – яхшы уку – наша цель – хорошо учиться), 2) цель (цельгә ату – стрелять в цель); статья – 1) мәкалә (мәкалә язу – написать статью), 2) статья (закон статьясы – статья закона).

6. Рус сүзенең нинди дә булса бер мәгънәсен белдерү өчен алынма сүз кулланыла, барлык башка мәгънәләренә исә төрле семантик төркемнәргә караган татар сүзләре туры килә: 1) эффект (театрдагы тавыш эффектлары – шумовые эффекты в театре), 2) нәтиҗә, файда (азыктан нәтиҗәле файдалану – эффективное использование кормов), 3) тәэсир, йогынты (тамашачыларга тәэсир итү – произвести эффект на зрителей).

Төрле телдәге төп мәгънәләре бердәй лексик берәмлекләрнең специфик булуы аларның эчке мәгънәви мөнәсәбәтләрендәге үзенчәлекләр белән аңлатыла. Академик В. В. Виноградов бу хакта болай дип яза: «…сүзләрнең төп өлеше үзенең бәйләнешләрендә телнең үз системасының эчке мәгънәви мөнәсәбәтләре белән чикләнгән. Бу лексик (семантик) мәгънәләр бары тик мәгълүм бер төшенчәләр һәм аларны билгеләүче сүзләр белән бәйләнештә генә ачылырга мөмкин». Димәк, гадәттә, һәр сүзнең предмет белән нисбәттә торган мөстәкыйль лексик (төп номинатив) мәгънәсе булса да, аның өстәмә һәм күчерелмә мәгънәләре, нигездә, бары тик башка сүзләр белән бәйләнештә, ягъни контекстта гына ачыла. Бу – төрле телләрнең лексик берәмлекләре арасындагы тәңгәллекләрне билгеләгәндә һәм аларның характерларын өйрәнгәндә һичшиксез исәпкә алынырга тиешле мөһим кагыйдәләрнең берсе.

Тәңгәллекләр тапканда, контекстны төгәл исәпкә алу зарурлыгы бигрәк тә тәрҗемә процессында ачык чагыла. Күренекле тәрҗемә теоретигы А. В. Фёдоров әйткәнчә, «…чынлыкта тәрҗемә бервакытта да оригиналның билгеле бер сүзенә тәңгәллек буларак сүзлекләрдә (хәтта иң тулыларында да) теркәлгән берәмлекләр арасыннан сайлап алу белән генә чикләнми. Тәрҗемә эшендә күп очракларда сүзлектә исәпкә алынмаган сүзләрдән файдаланырга туры килә, чөнки сүзлек теге яки бу сүзнең башка сүзләр белән бәйләнешкә кергән һәм ул сүзнең эчтәлеген бик нык үзгәртә торган барлык конкрет тезмәләрен алдан күреп бетерә алмый».

Бу фикер русчадан татарчага тәрҗемәләрдән алынган мисаллар белән ачык раслана. Матур әдәбият, мәгълүмат чаралары һ. б. жанр тәрҗемәләрендә ике тел лексик элементларының мондый тәңгәллекләре бар: аларны беренче карашка тәңгәллек дип уйларга да кыен һәм бернинди сүзлектән дә табып булмый. Хәлбуки алар һич кенә дә тәрҗемә хаталары түгел, бәлки телләр арасында, киң контекстны исәпкә алып, лексик-семантик тәңгәллекләр урнаштыру нәтиҗәсе.

Мисаллар:

Я занимался у Олега Курешова – Мин Олег Курешовта укыдым (заниматься – уку).

С начала учебного года в неё записалось 370 человек. – Уку елы башында 370 кеше укырга кергән иде (записаться – укырга керү).

Девочку помог поднять. – Кызны үстереште (помочь поднять – үстерешү).

Робкий свет месяца – тонык ай яктысы (робкий – тонык); сытый конь – көр ат (сытый – көр); болезнь повторяется – авыру яңара (повторяться – яңару); старая школа – иске мирас (школа – мирас).

Телләрнең үзенчәлекле булуы сәбәпле, аерым гына алганда мәгънәсен билгеләү мөмкин булмый торган кайбер татар һәм рус сүзләре арасындагы тәңгәллекләрне бары тик контекстта гына табарга мөмкин. Мәсәлән, рус телендә хатын дигән татар сүзенә тәңгәллек контекстка таянып кына билгеләнә, чөнки бу сүз, нинди сүз белән бергә килүенә карап, жена мәгънәсен дә, женщина мәгънәсен дә белдерә. Рус телендәге брат, сестра, идти кебек сүзләрне татарча биргәндә дә шулай эшләнә, чөнки аларның да мәгънәләре контекстта гына ачыклана.

Тәрҗемә процессында бер телдәге сүзгә икенче телдә мәгънә һәм стиль ягыннан һәрвакыт туры килә торган даими тәңгәллекләрдән файдалану мөмкинлеге аз була. Даими тәңгәллек төшенчәсе лексиканың кайбер катламнарына: терминнарга, ай, көн исемнәренә, кайбер туганлык атамаларына, хайван, эш кораллары исемнәренә, зат алмашлыкларына һ. б.га карата гына кулланыла.

Күпчелек очракта сүзнең мәгънәсе мөстәкыйль булмый: ул оригиналда да, тәрҗемәдә дә контекстка (җөмләгә, абзацка, бүлеккә һ. б.) бәйле һәм шунда гына ачыклана. Шунлыктан теге яки бу сүзне бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү һәр очракта аерым хәл ителә: бирелгән сүзнең мәгънәсе оригинал контекстына нигезләнеп билгеләнә һәм аңа тәңгәллек тәрҗемә теле контекстын исәпкә алып табыла. Тагын шунысы бар: оригиналның бер сүзе ике яки берничә сүз белән һәм, киресенчә, ике яки берничә сүзе бер сүз белән дә тәрҗемә ителергә мөмкин. Кайчакта оригинал сүзе, алдагы тексттан аңлашылмаганлыктан, тәрҗемәдә төшереп тә калдырылырга яки алмашлык белән бирелергә һәм, киресенчә, оригиналда булмаган очракта да тәрҗемә телендә теге яки бу сүз өстәлергә һәм оригиналдагы алмашлык тәрҗемәдә исем белән алмаштырылырга мөмкин.

Телләр арасында даими лексик эквивалентларның сирәк очракларда гына табылуы түбәндәге сәбәпләр белән аңлатыла:

1) телләрнең сүзлек составлары күләмнәре буенча бертөрле булмый;

2) сүзләрнең зур күпчелеге барлык телләрдә дә күп мәгънәле һәм төп мәгънәләре буенча бер-берсенә туры килә торган сүзләрнең мәгънә күләмнәре төрле телдә төрлечә: сүзләр бу билгеләре (мәгънә күләмнәре) буенча милли үзенчәлеккә ия. Лексик-семантик системаның милли үзенчәлеге шунда чагыла: мәгънәсе буенча тәңгәл сүзләр төрле телдә төрле урын алып торалар, бертөрле функция башкармыйлар һәм, димәк, абсолют бер мәгънәле булмыйлар;

3) билгеле бер мәгънәләре буенча үзара тәңгәл сүзләрнең сөйләмдә башка сүзләр белән бәйләнеше төрле телдә төрлечә, ягъни гомуммәгънәләре белән эквивалент саналган сүзләр фразеологик бәйләнешләре буенча тәңгәл килмиләр.

Менә шушы факторлар тәрҗемәдә еш кына оригиналга сүзлек буенча туры килә торган сүзләрдән файдаланырга мөмкинлек бирми. Әйтик, төп мәгънәсе кайнар сүзенә туры килә торган горячий сүзенең мәгънә күләме кайнарның мәгънә күләме белән бертөрле түгел. Горячийның башка сүзләр белән бергә килү мөмкинлекләре дә кайнар сүзенең башка сүзләр белән бәйләнешкә керү мөмкинлекләреннән аерыла. Шунлыктан горячая вода сүзтезмәсендә бу сүз кайнар дип бирелсә, горячие аплодисменты да көчле кул чабулар дип тәрҗемә ителә. Монда, димәк, рус теленең горячий сүзе кайнар мәгънәсеннән һәм сүзлектә теркәлгән башка мәгънәләрдән тыш көчле мәгънәсен дә бирә һәм кул чабулар мәгънәсендәге сүз белән дә янәшә килә ала. Татар телендәге кайнар сүзе бу очракта көчле мәгънәсен бирми һәм кул чабулар белән табигый мәгънә бәйләнешенә керә алмый.

Русча-татарча сүзлекләрнең берсендә дә живой сүзенең эквивалентлары арасында чын сүзен очрата алмыйсың. Тәрҗемәдә исә мондый хәлне күрергә мөмкин: живые цветы сүзтезмәсе татарча тере чәчәкләр түгел, чын чәчәкләр. Бу мисалда да без живой һәм тере сүзләренең, бер яктан, мәгънә күләмнәре, икенче яктан, башка сүзләр белән бәйләнешкә керү мөмкинлекләре төрле булуын күрәбез.

Жирные буквыны – калын хәрефләр дип, глубокая благодарность – зур рәхмәт, целая трагедия – чын фаҗига, возрастать значением – әһәмияте арту, тонкое делоны катлаулы эш дип тәрҗемә итү һәм башка йөзләгән мисаллар шуны ачык раслый: тәрҗемәдә еш кына оригиналның аерым сүзләренә тәңгәллек булып аларның сүзлекләрдә теркәлгән гадәти эквивалентларыннан ерак торган сүзләр хезмәт итә. Шулай булгач, тәрҗемә процессында бер телдәге сүзнең лексик һәм стилистик мәгънәсен икенче телгә бирү турында сөйләгәндә, гомумән, теге яки бу сүз, изоляцияләнгән сүз күздә тотылмый. Аерым сүзне тәрҗемә итү мәсьәләсе конкрет, тар һәм киң контекстка нигезләнеп хәл ителә. Тәрҗемәче тәрҗемә теленең сүзлек составыннан оригинал сүзләренә аеруча туры килерлек сүзләрне аларның үзара бәйләнешен, бөтен җөмләне яки тагын да зуррак контекстны күздә тотып сайлап ала. Тәрҗемә эшенең иҗадилыгы, тәрҗемәченең сүз сайлау осталыгы билгеле дәрәҗәдә менә шушы хәл белән бәйләнгән дә инде.

Русчадан татарчага тәрҗемә практикасындагы күп кенә хаталар нәкъ әнә шул лексик-семантик системалардагы милли үзенчәлекләрне исәпкә алып бетермәү аркасында килеп чыга. Еш кына тәрҗемәчеләр оригинал сүзләренең тәңгәллекләре буларак сүзлекләрдә теркәлгән, ягъни билгеле, гомумкабул ителгән эквивалентлар белән генә эш итәләр, оригинал мәгънәсен контекстка карап ачыкламыйлар, икенче телдә аны белдерерлек сүзне, аның башка сүзләр белән бәйләнешен исәпкә алып билгеләмиләр. Шуның аркасында тәрҗемә теле кайчак үзенчәлекле, кытыршы, ясалма булып чыга.

Бу уңайдан сүзгә-сүз яки механик тәрҗемә төшенчәсен ачыклап китү әһәмиятле. Сүзгә-сүз тәрҗемә, исеменнән күренгәнчә, оригиналны тәрҗемә теленә сүзгә-сүз күчереп бару белән генә билгеләнми. Монда бәла сүзгә-сүз тәрҗемә итүдә түгел, сүзләрне дөрес тәрҗемә итмәүдә. Тәрҗемәче бу очракта сүзлек составыннан оригинал мәгънәсен аеруча тулы бирерлек чара эзләп тормый, бәлки башына беренче килгән яки сүзлектә теркәлгән эквивалент белән генә эш итә. Әйтик, татар телендә глубокийның төп мәгънәсен тирән сүзе бирә, һәм ул аның эквиваленты буларак сүзлекләрдә дә теркәлгән. Механик рәвештә эшләүче тәрҗемәче глубокийның башка мәгънәләре дә булуы мөмкин һәм, аларны төгәл белдерү өчен, татар телендә тирән сүзеннән башкалары да кирәктер дип уйланып тормый, һәр очракта да шул бер сүз белән эш итә. Нәтиҗәдә елга, диңгез, кое, чокыр һ. б. гына түгел, кайгы да, шатлык та, ихтирам да, рәхмәт тә, канәгатьләнү дә, мәхәббәт тә, игътибар да һ. б. дистәләгән, йөзләгән төшенчәләр дә тирән булып чыгалар. Бу дөрес түгел, әлбәттә. Чөнки татар телендә кайгы, шатлык, ихтирам, рәхмәт, мәхәббәт, игътибар кебек төшенчәләрнең югары дәрәҗәләре зур, олы, кечкенә, көчле, нык һ. б. шундый сүзләр белән белдерелә.

Развитие, рост сүзләрен мәгълүмат чараларында күпчелек очракта үсү дип тәрҗемәләштерүдә дә механик эшләү чагыла. Мәсәлән, кайбер тәрҗемәчеләр инициативасы белән гарантияләр дә, саннар, җинаятьләр, бәяләр дә, руда чыгару да, журналларның тиражы да һәм тагын башка шундый күп нәрсәләр үсә. Мондый сүзтезмәләрдә татар теленең кагыйдәләре бозылмасын һәм мәгънәгә зыян килмәсен дисәң, гарантияләр ныгый, саннар арта, бәяләр күтәрелә һ. б. дияргә кирәк.

Оригинал сүзенә тәңгәллек сирәк очракларда гына табылмый. Андый хәл, нигездә, икенче бер халыкның көнкүрешендә яисә төшенчәләрендә булмаган җирле көнкүрешне белдерә торган сүзләрне тәрҗемә иткәндә була. Гомумтаралган күренешләрне, әйберләр, эшләр, хисләр, тойгылар һ. б.ны белдерә торган сүзләрне тәрҗемә итү, гадәттә, зур кыенлык тудырмый. Хәзерге милли телләрнең үсә баруы чорында бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү, аерым алганда, оригиналның лексик чараларына тәңгәллекләр табу мөмкинлекләре арта бара. Мәсәлән, Совет властеның беренче елларында татар телендә кулланылган күп кенә чит тел сүзләренең хәзер тәңгәллекләре бар.

Телләрнең лексик-семантик системаларының милли үзенчәлекләргә ия булуы лексик чараларны тәрҗемә итү эшен катлауландыра. Тәрҗемә процессында ике тел сүзләре арасында төрле характердагы мөнәсәбәтләр урнаша һәм тәңгәллекләр табыла.

Беренчедән, оригиналның бер сүзенә тәрҗемә телендә берничә сүз туры килә. Мәсәлән, голова татар теленә бер очракта баш, икенчесендә башлык, өченчесендә хуҗа, дүртенчесендә башлы кеше (вот это голова! – менә бу башлы кеше!), бишенчесендә акыл (человек с головой – акыллы кеше), алтынчысында ми (у него же нет головы – аның мие юк бит) һ. б. күптөрле сүзләр белән тәрҗемә ителергә мөмкин (без монда голова сүзе белән килгән фразеологик берәмлекләрне исәпкә алмыйбыз).

Икенчедән, оригиналның берничә сүзенә тәрҗемә телендә бер сүз туры килә: 1) переводить, 2) передавать, 3) воспроизводить, 4) воссоздать – тәрҗемә итү; 1) рождаться, 2) пробуждаться, 3) зарождаться, 4) возникать һ. б. – туу; 1) дыра, 2) отверстие, 3) пробоина, 4) брешь, 5) глазок – тишек; 1) есть, 2) кушать, 3) разъедать, 4) размывать, 5) подмачивать, 6) кусать – ашау һ. б.

Өченчедән, төп нөсхәнең бер составлы сүзенә – тәрҗемә телендә кушма яки тезмә сүз, кушма яки тезмә сүзенә бер составлы сүз туры килә. Структур яктан лексик чаралар арасында башка төрле тәңгәллекләр дә булырга мөмкин, әйтик, кушма сүзгә – кушма сүз, тезмә сүзгә – тезмә сүз һ. б. Мәсәлән: крикун – бушбугаз; ладонь – уч төбе; несбыточный – тормышка ашмаслык; мгновенно – күз ачып йомганчы; домработница – асрау; время от времени работать – эшләштергәләү; боеприпасы – сугыш кирәк-яраклары; однобокий – берьяклы.

Тәрҗемәдә оригинал сүзләренең мәгънәләре бозылу,
табигый булмаган, ясалма сүзләр куллану

Тулы кыйммәтле тәрҗемә принципларының иң әһәмиятле шарты – оригинал сүзен башка телдә дөрес бирү. Чыганак тел сүзенә зур саклык белән карап, тәрҗемә телендә аңа төп-төгәл туры килерлек тәңгәллек табу – оригиналның мәгънәсен һәм стиль үзенчәлекләрен тулы бирүдәге иң беренче таләп. Андый тәңгәллекне табуга исә югарыда сөйләнгәннәрне һәрвакыт истә тотып эшләгәндә генә ирешергә мөмкин. Русчадан татарчага тәрҗемә ителгән материалларда оригинал сүзенең мәгънәсен контекстка карап билгеләмәү, сүзлекләрдә теркәлгән эквивалентлар белән генә эш итү аркасында, беренчедән, мәгънә хаталары китә, икенчедән, авыр аңлаешлы яки бөтенләй аңлаешсыз, кытыршы әйләнмәләр, ясалма сүзләр барлыкка килә. Моңа мисаллар күп:

Сафин Илдарның һәм Әхмәтҗанов Альбертның мәкерле хәрәкәтләре барып чыкмый («Т. х.»); – Рейган, – диде ул шул ук программа буенча ясаган чыгышында, – мондый хәрәкәтләр өчен шәхси җаваплы, һәм ул аларны туктатырга тиеш («В. Т.»). Бу җөмләләрдә хәрәкәт сүзе дөрес кулланылмаган, ялгыш мәгънә нәкъ шуның нәтиҗәсендә килеп чыккан. Действие сүзенең берничә мәгънәсе бар. Шуларның берсе – кешенең гамәлләре, эшләре, икенчесе – физик җисемнәрнең, кеше әгъзаларының, бөҗәкләр һ. б.ның төрлечә хәрәкәтләнүе, нинди дә булса энергия сарыф ителү. Беренче мәгънә татар телендә эшләү, эш сүзләре белән, икенчесе хәрәкәтләнү, хәрәкәт сүзләре ярдәмендә белдерелә. Китерелгән җөмләләрдә действие беренче мәгънәдә – кешенең аңлы эше мәгънәсендә кулланыла, һәм аны татарчага эш сүзе белән (мәкерле эшләре, мондый эшләр өчен) бирергә кирәк иде. Тәрҗемәченең бу очрактагы хатасы – действие сүзенең контексттан аңлашыла торган мәгънәсен исәпкә алмауда һәм ул мәгънәне төгәл бирерлек сүз тапмауда.

Мәгълүмат чараларында да, башка төрле материалларда да дистәләрчә еллар буе кисәтү сүзе актив кулланылып килә. Бу – предупредить сүзен ялгыш тәрҗемә итү нәтиҗәсе.

Предупредить сүзенең дә берничә мәгънәсе бар. Берсе – кешене нәрсәдән булса да кисәтү, саклау, нәрсә турында булса да алдан хәбәр итеп кую. Мәсәлән, баланы, шырпы белән уйнамасын өчен, ут чыгу ихтималы барлыгы турында кисәтеп кую. Икенчесе – алдан күрелгән чаралар ярдәмендә нәрсәне дә булса, мәсәлән, берәр төрле авыруны булдырмый калу. Өченчесе – берәр хәл булганчы, нәрсәне булса да алдан эшләп өлгерү, мәсәлән, берәр вакыйга булганчы, тиешле әзерлек күреп өлгерү. Татар телендә бу мәгънәләрнең һәркайсын белдерерлек аерым чаралар бар. Ләкин кайбер тәрҗемәчеләр, күпчелек очракта сүзнең мәгънәләрен ачыклап һәм тиешле тәңгәллеген эзләп тормыйча, һәрвакыт бер сүз – кисәтү сүзе белән генә эш итәләр. Мәсәлән: Һава торышына бәйле чирләрне кисәтүдә төрледән-төрле физиотерапия процессларыннан да шәбрәк чара юк («В. Т.»); Төп максат – хокук бозуларны кисәтү («В. Т.»). Беренче җөмләдә чирләрдән саклануда, икенчесендә хокук бозуларны булдырмау дисәң, татарча дөресрәк булыр иде.

Учиться сүзенең мәгънәләре татар телендә уку һәм өйрәнү сүзләре белән бирелә. Әмма кайбер каләм ияләре бу хакта онытып җибәрә: Ниндидер яңа нәрсә белән шөгыльләнә башлаганчы, башта моңа укырга кирәк («В. Т.»). Тексттан аңлашылганча, монда сүз өйрәнү турында бара, димәк, өйрәнергә кирәк булырга тиеш.

Рус телендәге сократить сүзе кыскарту, киметү, азайту мәгънәләрен белдерә, һәм аларны татарча шул сүзләр белән бирергә кирәк тә. Ләкин соңгы вакытларда матбугатта һәр очракта да кыскарту сүзе кулланыла: Күп санлы хезмәткәрләрне кыскарта башларга мөмкиннәр («В. Т.») (дөресе – киметә (азайта) башларга мөмкиннәр); Мәктәпләр кыскаргач, авылда төпләнгән укытучы чит җирләргә чыгып китәргә мәҗбүр була («М. җ.») (мәктәпләр кимегәч яки азайгач кирәк); Шушы кыска гына вакыт эчендә Татарстан китап нәшрияты… (аз гына вакытта кирәк).

Армиягә чакырылгач исә, Айрат хыялына кабат якынайды («Ш. К.»). Монда сүз армиягә алыну турында бара, һәм җөмлә Армиягә алынгач… рәвешендә төзелергә тиеш иде.

Чара барышында … Президент академикларны … таныштырды («В. Т.»). Чара мероприятие сүзенең уңышсыз калькасы буларак күп урында ялгыш кулланыла һәм аңлашылмый да: ул һәр конкрет очракта тиешле тәңгәллек белән белдерелергә тиеш – әлеге очракта сүз Фәннәр академиясе утырышы турында бара һәм җөмлә дә Утырыш барышында… формасында булырга тиеш иде.

20 июнь көнне Лесхоз авылында театрлар сабантуеның өченчесе үткәрелде. Алдагылары Әлдермештә һәм Арчада булган иде («В. Т.»). Бу җөмләдә журналист ал белән артны бутаган. Сүз үткән сабантуйлар турында бара һәм аларны шулай үткәннәре яки элеккеләре дип әйтергә кирәк иде: алар берничек тә алдагы була алмый.

Камил Зыятдинов республика халкына социаль ташламалардан баш тартмаска чакырып мөрәҗәгать итте («Ш. К.»). Бу җөмләдә сүз халыкны өндәү турында бара, һәм текст та …халкына …баш тартмаска өндәп мөрәҗәгать итте рәвешендә булырга тиеш. Тәрҗемәчеләр, журналистлар, гомумән, күбесенчә өндәү урынына ялгыш чакыру (русча призыватьның уңышсыз калькасы) сүзен кулланалар.

Авыл җирлекләрен тотрыклы төстә үстерү – ил иминлегенең нигезе («В. Т.»). Монда җирлек ялгыш кулланылган: авыл җирен яки авылларны кирәк иде.

Мөслимә хатын-кызларының беренче пленумы… җанлы үтте («Ш. К.»). (Ни өчендер мөселман хатын-кызлары түгел, ә мөслимә хатын-кызлары?!)

Остаз министры Ли Куан Ю килгәнен хәбәр иткән идек («В. Т.»). (Кем була торгандыр ул остаз министры – аңлашылмый!)

Элек мондый шартларда шөгыльләнү өчен Финляндия, Швеция һәм Канадага барырга мәҗбүр булганнар («В. Т»). (Нәрсәне аңлатадыр шөгыльләнү бу очракта – аңлашылмый: аны конкретлаштырып язарга кирәк иде.)

…операция аркасында кан агышы тулысынча торгызылды («В. Т.»). Кемнеңдер кан әйләнеше (йөреше) туктап торган икән дип уйларга мөмкин, шуңа күрә кан йөреше дияргә кирәк иде.

Яшьләр хәзер аракыны шешә тамагыннан гына эчәләр («Т. х.»). Рус телендәге горло (горлышко) сүзен ялгыш тәрҗемә итү нәтиҗәсе: шешә авызыннан дияргә кирәк иде.

Татарстанның кече һәм зур елгаларында… (радио). Татарча кече (яки олы) елга булмый: кечкенә елгаларында дип әйтергә кирәк.

Мәгълүмат чараларында көн урынына һава сүзен куллану гадәткә керде. Бу – рус телендәге погода сүзен ялгыш тәрҗемә итү нәтиҗәсе: ул татарча һава (һава хәле) яисә көн дип тәрҗемә ителә. Саф татарча җылы көн, салкын көн формасы кулланылырга тиеш. Әмма монда туган тел нормасы бозыла: Декабрьдә җылы, җепшек һавалар да күзәтелә («Ш. К.») (җылы, җепшек көннәр дә була дип әйтелергә тиеш).

25 яшемдә инде минем беләгем, кул чукларым, аркам җитди имгәнгән иде («В. Т.»). Бу җөмләдәге кул чукларым – кисти рук сүзенең сүзгә-сүз тәрҗемәсе: татарча – кул бармаклары.

Подполье сүзе татарча, идән астыннан тыш яшерен сүзе белән дә белдерелә. Әмма каләм ияләре еш кына бу турыда онытып җибәрәләр: Идел буе районында ялган аракылар җитештерүче идән асты цехы табылган (телевидение). (Ә ни өчен яшерен цех түгел?!)

Күп журналистлар оригинал телендә тиешле мәгънә бер сүз белән белдерелгән икән, ул икенче телдә (тәрҗемә телендә) дә бары бер сүз белән генә бирелергә тиеш дип уйлый. Нәтиҗәдә аңлаешсыз, сәер сүзләр барлыкка килә. Бер телдәге һәр сүзнең мәгънәсен икенче телгә барлык очракларда да аерым сүзләр белән генә бирү мөмкин түгел, шуның өчен дә алар – төрле телләр.

Оригиналның бер сүзен берничә сүз, ягъни сүзтезмә белән дә тәрҗемә итәргә, кайбер очракта исә, аерым бер сүзне генә тәрҗемә итмичә, оригиналның берничә сүзен бергә алып (сүзтезмәне) тәрҗемә телендә бер сүз белән генә дә белдерергә туры килә. Әмма практикада бу әһәмиятле кагыйдәләр еш кына үтәлми. Мисалларга тукталыйк:

Халык үз бөеген зурлады («Ш. К.»). Татарча бөек (сыйфат) үзе генә исем вазифасын башкармый: ул, гадәттә, зат исеме белән бергә килә. Әлеге җөмләне дә Халык үзенең бөек кешесен (бөек шәхесен, бөек шагыйрен) зурлады (олылады) рәвешендә язарга кирәк иде.

Редакциягә дә көн саен берничә өлкәнебез шалтырата («В. Т.»). Өлкәнебез дип әйтү татар теле өчен табигый түгел: берничә өлкән кеше дияргә кирәк.

Чиста татар сыйныфы җитәкчесе Диләрә Нигъмәтуллина… («Ш. К.»). Монда чиста сүзе русча чисто татарский класс сүзтезмәсеннән тәрҗемә итеп алынган, күрәсең. Чиста сыйныф табигый түгел, татар балалары гына укый торган сыйныф җитәкчесе дип әйтелергә тиеш.

Торак-төзелеш, газлаштыру өлкәсендә башкарган эшләребез сөенерлек («А. оф.»). Бу җөмләдәге газлаштыру сүзе – газификация сүзенең тәрҗемәсе, һәм ул татарча сәер яңгырый, аңлашылып та бетми. Шуңа күрә аны газ кертү (газ үткәрү) рәвешендә әйтергә кирәк иде.

Тере табигатьне чамадан тыш саклауларын күргәч тә, ирексездән елмаясың («Ч.»). Мондагы тере табигать – живая природаның тәрҗемәсе, һәм ул татарча табигый яңгырамый. Аны тере сүзеннән башка табигать дип кенә атасаң да, мәгънәгә бернинди зыян килмәячәк: үле табигать булса, аны саклыйсы да булмас иде!

Һәлак булучыларның 50 сен тапканнар, шулар арасыннан 41 кешенең шәхесе ачыкланган («Т. я.»). Бу җөмләдәге шәхесе ачыкланган әйтелмәсен русчага тәрҗемә итеп карасаң гына аңларга мөмкин (установлены личности). Җөмлә саф татарча булсын өчен, аны 41 кешенең кемнәр икәнлеге (булуы) ачыкланган формасында төзергә кирәк.

Миндә әлеге фоторәсемне киндергә күчерү теләге туды («М. җ.»). Русча перевести на холост; киндер тукымага күчерү дисәң, аңлаешлырак булыр иде.

Мәгълүмат чараларында да, сөйләм телендә дә тере чәчәкләр дигән әйтелмә очрый. Бу – живые цветының сүзгә-сүз тәрҗемәсе. Аны, тере сүзеннән башка, ягъни чәчәк дип кенә әйтергә кирәк: татар кешесе өчен чәчәкнең тересе дә, үлесе дә юк, бәлки живые цветы мәгънәсендә кулланыла торган чәчәк, шиңгән чәчәк, ясалма чәчәк һ. б. гына бар.

Аларга төрле корылмаларны: күперне, заводны һәм башкаларны сакларга туры килә («Ш. К.»). Татарча башкалар сүзе кешеләргә карата кулланыла, монда исә башка нәрсәләрне дияргә кирәк.

Иң эссе айның (июль) уртача температурасы – плюс 21,7 градус… («В. Т.»). Бу җөмләдәге эссе – русча тексттагы жаркий (жаркий месяцтан) сүзенең тәңгәллеге, ләкин ул бу очракта дөрес кулланылмаган: 21,7 градус эссе түгел ул. Шуңа күрә әлеге җөмләдә иң җылы ай дияргә кирәк иде.

Бу тема беркайчан да картаймый («В. Т.»). Монда картаю сүзе ялгыш кулланылган, чөнки журналист бу очракта рус телендәге стареть тәңгәллегенең сүзлектә теркәлгән бер мәгънәсен генә кулланган, әлеге контекстта аның урынлымы-урынсызмы икәнлеген уйлап та карамаган. Дөресе – Бу тема беркайчан да искерми.

…кирпеч стенасын сүтеп эчкә узганнар да… («В. Т.»). Бу җөмләдә эчкә узганнар сүзтезмәсе – проникли внутрьның калькасы (татарча – эчкә кергәннәр).

Рус телендәге крупный сүзе зур һәм эре әйберләрне тәгъбир итә, ягъни крупный кайбер очракларда большой сүзенең синонимы булып та йөри: большой город – крупный город; большое предприятие – крупное предприятие. Әмма татар телендә зур – эре сүзен, эре зур сүзен алмаштыра алмый, чөнки, зур, кечкенә сүзенең антонимы буларак, гомумән, предметның зурлыгын белдерә; эре исә, вак сүзенең антонимы буларак, кагыйдә нигезендә, данәләп исәпләнә торган әйберләрнең зурлыгын белдерә. Димәк, крупный сүзенең мәгънәсе эре сүзенекенә караганда киңрәк: крупное зерно – эре орлык; крупный картофель – эре бәрәңге; крупный завод – зур завод; крупный город – зур шәһәр; крупный учёный – зур галим. Кайбер тәрҗемәчеләр, рус һәм татар телләренең бу үзенчәлеген исәпкә алмыйча, русча крупный сүзен татарчага эре дип тәрҗемә итәләр. Нәтиҗәдә татарча табигый булмаган әйләнмәләр барлыкка килә: эре дәүләт, эре предприятие, эре төзелеш, эре объект, эре шәһәр, эре завод һ. б. Ләкин әлеге сорауларга җавап бирүчеләр Япониянең мода һәм стиль буенча Көнбатыштагы эре илләрдән артта калуын да таныйлар («Ш. К.»). Көнбатыштагы зур илләрдән кирәк иде, әлбәттә, татарча эре һәм вак ил була алмый, бәлки зур яки кечкенә ил генә була.

Ә иң мөһиме – кешеләр арасындагы аралашу, милли бердәмлек. Боларның бәһасе юк («Ш. К.»). Бу текстта, беренчедән, стиль кытыршылыгы бар: арасындагы аралашу. Ләкин безнең хәзерге темага караганы һәм аңлашылмый торганы Боларның бәһасе юк җөмләсе. Ул алдагы җөмләдән ясалырга тиешле нәтиҗәнең капма-каршысын бирә: кешеләрнең бер-берсе белән аралашуының, милли бердәмлекнең бәһасе юк, ягъни кирәге, кадере юк булып чыга. Алай булырга тиеш түгел, әлбәттә. Хата – бесценный сүзен ялгыш, механик рәвештә тәрҗемә итүдә; бәһасе юк түгел, киресенчә, бәһасе чиксез (зур) булырга тиеш. Шул ук хата бу җөмләдә дә бар: Рафик абыйның куйган хезмәтенең бәһасе юк (радио). (Рафик абый хезмәтенең бәһасе чиксез (бик зур) кирәк).

Телебезнең лексик-семантик нормалары кайчакта сүзләрнең (татар теленең үз сүзләренең) ялгыш мәгънәдә кулланылуы аркасында да бозыла. Мәсәлән, без гомер-гомергә кече калибрлы винтовка дигән спорт коралын белеп, күреп яшәдек. Әмма беребезнең дә нигә кече калибрлы соң ул дип уйлаганы булмагандыр. Баксаң, кече сүзе бу урында бөтенләй ялгыш кулланыла икән ләбаса. Чөнки кече, олы сүзенең антонимы буларак, гадәттә, яшь ягыннан кимрәк (түбәнрәк) булуны аңлата: олы абыем, кече абыем, олы апам, кече апам һ. б. Димәк, кече сүзенең винтовкага бернинди мөнәсәбәте була алмый. Кече калибрлы винтовка атамасындагы кече сүзе мелкокалиберная винтовка терминындагы мелкий сүзен ялгыш тәрҗемә итү аркасында килеп кергән булса кирәк. Аның татарча дөрес исеме вак (яки кечкенә) калибрлы винтовка булырга тиеш.

Соңгы елларда телебездә иске яңа ел дигән сәер әйтелмә урнашып бара. Ул – рус телендәге старый новый год тәгъбиренең уңышсыз калькасы: яңа ел иске була алмый (аның русчасы да табигый түгел): Быел иске яңа елны Россия халкының 62 проценты каршы алырга җыена (радио) (дөресе – искечә яңа ел).

Атабай кешеләренең тормыш хәле, көнкүреше турында бик нечкәләп сорашты («Ш. К.»). …бик җентекләп сорашты булса, татарча дөресрәк булыр иде.

Бер сарыктан йон кыркып алу 2,4 килограммнан 4,9 килограммга кадәр артты (газета). Бу җөмләдә йон кыркып алу дөрес кулланылмаган: халыкта бу тәгъбир йон алу дип йөртелә. Аннары монда кадәр сүзе дә артык. Ул текстка рус телендәге до предлогын хәрефкә-хәреф тәрҗемә итүдән килеп кергән.

«Победа»да буаз сыерлар өчен тудыру бүлеге яхшылап ремонтланган (газета). Сыерларга карата тудыру сүзен куллану дөрес түгел, ул рус телендәге родильное отделение әйтелмәсен механик тәрҗемә итү аркасында килеп чыккан. Буаз сыерлар өчен бозаулату бүлеге дияргә кирәк.

Оригинал сүзенең мәгънәсен төгәл белдерү өчен кирәгеннән артык тырышу, ягъни хәрефкә-хәреф тәрҗемә итү еш кына мәгънәгә дә зыян китерә, туган телне дә боза. Бу хәл мәгълүмат чараларында да күренә. Газета-журнал битләрендә дә, радио-телевидение тапшыруларында да ассызыклау, билгеләп үтү, белдерү, күрсәтү кебек сүзләр бик күп кулланыла. Алар – подчеркнуть, отметить, заметить һ. б. сүзләрнең хәрефкә-хәреф тәрҗемәләре, туган тел нормаларына туры килмиләр, телгә ниндидер артык рәсмилек, ясалмалылык төсмере бирәләр. Аларның мәгънәләрен саф татарча дию, дип әйтү, дип сөйләү кебек сүзләр белән бирергә мөмкин.

М. Шәймиев, иң мөһиме – өйрәнүләрне тиешенчә үткәрү, дип ассызыклады («В. Т.») (дип әйтте яки диде кирәк).

Илсур Метшин, без зур батырлык эшләгән бабаларыбызны беркайчан да онытмыйбыз, дип белдерде («Ш. К.») (саф татарча – диде).

Менә бу җөмлә дә татар укучысы күңеленә ятарлык түгел: Рөстәм Мөрсәлимов, үзе тыйнак кына раслаганча, сугышта бернинди батырлык та кылмаган («Ш. К.»). Җөмләне Рөстәм Мөрсәлимов, тыйнак кына итеп, мин сугышта бернинди дә батырлык кылмадым, диде рәвешендә төзесәң, гади генә, әмма саф татарча җөмлә килеп чыгар иде (анда бернинди дә раслау мәгънәсе юк лабаса).

В. Зорин ассызыклаганча, күрәсе килгән икән («В. Т.») (ассызыклаганча – ясалма сүз).

– Авылыбыз кунакка ошады, – дип билгеләп үтте Кыязыйм Дебердиев («В. Т.») (диде кирәк).

Рус сүзләрен хәрефкә-хәреф, механик рәвештә тәрҗемә итү аркасында телебездә сәер, мәгънәсез шаблон сүзләр, әйтелмәләр барлыкка килә, һәм алар мәгълүмат чараларында да иркен кулланыла. Мәсәлән, кызганычка каршы, бәхеткә каршы әйтелмәләре дә шундыйлардан. Алар – рус телендәге к сожалению, к счастью сүзләренең уңышсыз калькалары, һәм аларда бернинди кызгану, бәхетле булу мәгънәсе юк. Аларны күбесенчә текстта төшереп тә калдырырга мөмкин. Әгәр дә инде мәгънәләрен белдерү бик мөһим икән, җөмләне үзгәртеп, ул сүзләрне башкача да белдереп була.

Закон кысаларында эшләгәнлектән, кызганычка каршы, кайчак бик җентекләп эшләргә туры килә («В. Т.»). Мондагы кызганычка каршы сүзен төшереп калдырсаң да, мәгънәгә зыян килмәячәк, җөмлә исә татарча табигый яңгырашлы булачак.

Әйтергә кирәк, к сожалению әйтелмәсен кызганычка каршы дип тәрҗемә итү гомумән дөрес түгел, чөнки анда кызгануга караганда үкенү (үкенеч) мәгънәсе күбрәк. Шуңа күрә к сожалению сүзе белән төзелгән җөмләләрне татарча шунысы үкенеч(ле) формасында тәрҗемә итү төгәлрәк булыр иде.

Оригинал теленең һәр сүзе тәрҗемә телендә аерым сүз белән бирелергә тиеш дигән ялгыш фикер еш кына татар теленең лексик-семантик нормаларын бозуга китерә.

Беренче елларда шалкан чәчеп үстергәннәр, ә соңга таба бөртеклеләр игә башлаганнар («Т.»). Монда бөртеклеләр сүзе рус телендәге зерновые сүзенең калькасы булса кирәк. Һәр сыйфат исемгә әверелми. Бу очракта да бөртекле культуралар яки иген дисәң, татарча булыр иде.

Мәгълүмат чараларында бик еш кулланыла торган эшчәнлек, эшчәннәр, хезмәтчәннәр, хезмәтчелләр сүзләрен алып карыйк. Алар – рус телендәге деятельность, труженик сүзләренең уңышсыз калькалары.

Деятельность – работа сүзенең синонимы. Әмма тәрҗемәче работа сүзен, курыкмыйча, эш дип тәрҗемә итсә дә, деятельность сүзен эш дип тәрҗемә итәргә кыймыйча, деятельность сүзенә ияреп, махсус сүз ясаган: деятельный – эшчән тәңгәллегенә таянып, эшчәнлек сүзен төзегән.

Яңа сүз ясау – бигрәк тә чит тел сүзенә нигезләнеп ясау – тыелган эш түгел, әлбәттә. Әмма бәла шунда: безнең кайбер каләм ияләре, яңа сүз белән мавыгып, туган телнең үз сүзләрен оныта, санга сукмый башлыйлар; эшчәнлек белән дә шул хәл. Аны кайбер язучылар урынлы-урынсыз куллана. Мәсәлән, күп эшләр эшләгән яки зур эшләр башкарган дип әйтәсе урында зур эшчәнлек күрсәткән дип яза газета: Ул мәгърифәт өлкәсендә дә зур эшчәнлек күрсәткән («Т. я.»).

Тырыш, эшчән кеше мәгънәсендә эшчәннәр, хезмәтчәннәр, хезмәтчелләр сүзләрен куллану исә туган телебезнең лексик-семантик нормаларын бозуга китерә: татар теленең сүз ясалыш кагыйдәләре буенча эшчән, хезмәтчән сыйфатларыннан исемнәр ясалмый: Безгә бик эшчән (хезмәтчән) кешеләр килде дип әйтеп була, ләкин Безгә эшчәннәр (хезмәтчәннәр) килде дип әйтелми.

Хезмәтчел сыйфаты да исемләшми: хезмәтчел кеше, хезмәтчел халык дип әйтеп була, ләкин кеше(ләр) мәгънәсендә хезмәтчел(ләр) дип әйтелми. Әмма кайбер журналистлар бу кагыйдәләр белән исәпләшеп тормый.

«Вахитов» исемендәге кооператив хуҗалык хезмәтчелләре шушы көннәрдә яшь производствочыларны армиягә озаттылар («Ә. т.»).

Бу көннәрдә ферма эшчәннәре, хуҗалык елын уңышлы төгәлләү өчен, барлык көчләрен куялар («А. оф.») (дөресе – ферма эшчеләре).

Шунысы үкенечле: туган телнең лексик-семантик нормалары бозылу күренешләре, очраклы яисә вакытлыча гына булып калмыйча, матбугат битләрендә дистәләрчә еллар буена ныклы урын ала бара. Шундыйлардан татар телендәге сүз ясалыш нормаларына туры килми торган сөтчелек (товарлыклы-сөтчелек) (фермасы), сарыкчылык, дуңгызчылык, савымчы кебек сүзләрне әйтергә була. Мәсәлән:

Бу сөтчелектә эшнең торышын бик үк дөрес бәяләмәсә дә… («Ә.т.») (Сөт җитештерүдә кирәк!)

Чөнки бу хуҗалыкларда сарыкчылык белән шөгыльләнүдән бөтенләйгә туктаганнар («Т. х.») (саф татарча – сарык асрау).

Узган елда дуңгызчылык фермасы төзелде («Т. х.») (саф татарча – дуңгыз фермасы).

Савымчыларның яше елдан-ел яшәрә бара икән («В. Т.») (саф татарча – сыер савучыларның яше).

–чылык/-челек кушымчасы, гомумиләштерү мәгънәсендәге исемнәргә ялганып, нинди дә булса һөнәрне белдерә торган сүз ясый: игенчелек (иген, төрле иген культураларын гомумиләштереп атый) диләр, әмма арышчылык, бодайчылык һ. б. дип әйтелми – бу татарча булмас иде; терлекчелек (терлек, төрле йорт хайваннарын гомумиләштереп атый), ләкин сыерчылык, кәҗәчелек, сарыкчылык һ. б. дип әйтелми. Сөтчелек тә татарча түгел. (Ярый әле майчылык, каймакчылык, итчелек, бәрәңгечелек, балыкчылык һ. б. сүзләр ясамыйлар һәм кулланмыйлар!) Теләсә кайсы сүзгә теләсә нинди кушымча ялгап, яңа сүз ясап булмый: татар теленең сүз ясалыш законнары, кагыйдәләре бар, һәм аларны бозарга беркемнең дә хакы юк!

Кайбер журналистлар яратып куллана торган савымчы сүзе дә саф татарча түгел (дөресе – сыер савучы), чөнки монда да татар теленең сүз ясалыш кагыйдәсе бозылган. Анализ ясап карыйк. Сау фигыленә -ым кушымчасы ялганып, (сыер) саву процессының нәтиҗәсен белдерә торган предмет (продукт) исеме ясала: савым (савылган сөт). Матбугат теленә таянып эш иткәндә, савымчы сүзе савым сүзенә -чы кушымчасы ялганып ясалган зат исемен белдерә (сыер савучы кеше). Әмма бу татар теленең сүз ясалыш кагыйдәсенә каршы килә: процессны белдерә торган сүзгә (фигыльгә) -ым кушымчасы ялганып ясалган предмет (продукт) исеменә -чы/-че кушымчасы өстәлеп, затны белдерә торган сүз ясалмый: керем (кер+ем), әмма керемче түгел; чыгым (чык+ым), әмма чыгымчы була алмый.

Яшьләрдән Корбанбикә Булатова, Нәфыйга Вәлиева да пешекче серләрен яхшылап үзләштергәннәр («А. оф.»). Бу җөмләдәге пешекче сүзе дә әдәби сүз түгел (дөресе – аш-су пешерүче).

Яңа сүз ясау белән бик сак булырга кирәк. Бу – бик җаваплы эш, һәм кайбер язучы яки журналистларның тота-каба бу өлкәдә яңалык күрсәтүе еш кына уңышсызлыкка китерә. Мәсәлән, соңгы елларда мәгълүмат чараларында сыем, агымдагы кебек авыр аңлаешлы яки бөтенләй аңлашылмый торган сүзләр кулланыла башлады:

Ярый әле, газ магистрале зарарланып, сыемдагы абсорбентка ут капмаган («Нок.»). Бу җөмләдәге сыем рус телендәге ёмкость сүзенә ияреп (калькалаштырып) ясалган булса кирәк. Ләкин ул аңлашылмый һәм татарча дөрес тә түгел. Бу очракта тиешле сүзне ёмкостьның конкрет мәгънәсен ачыклап, иҗади кулланырга иде: махсус зур савыт, цистерна һ. б.

Шуңа күрә монда агымдагы төзекләндерү эшләрен тизрәк тәмамларга тырышалар («Ш. К.»). Агымдагы сүзе бу җөмләдә быелгы мәгънәсен белдерә, һәм аны шулай саф татарча итеп атарга кирәк тә иде. Быел яки бу ел дип әйтәсе урында агымдагы ел дип әйтү бар, мәсәлән, телевидение тапшыруларында.

Журналистлар – игелекле һөнәр ияләре, халыкны даими рәвештә яңалыклар белән таныштырып торалар һәм, димәк, үзләре дә яңалыкка омтылалар. Аларның бу сыйфатлары тел белән эш итүләрендә дә чагылыш таба булса кирәк (кулланылышка яңа, үзенчәлекле, «кызыклы», «ялтыравыклы» сүзләр, әйтелмәләр (әйләнмәләр) кертеп җибәрергә тырышалар), һәм шушы омтылыш кайчак тискәре күренешләр тудыра. Кайберәүләр, бу мәсьәләдә артык тырышлык күрсәтеп, бер үк сүзләрне, әйләнмәләрне чамасыз еш кулланып (алар арасында уңышсызлары да шактый), ялыктыргыч стиль барлыкка китерәләр. Аларның кайбер «оригиналь» сүзләре, «шаккатыризм»нары халыкның табигый, аңлаешлы сүзләрен оныттыруга китерә, кулланылыштан кысрыклап чыгара.

Соңгы елларда ярыш, конкурс сүзләренең урынын тулысынча диярлек бәйге сүзе алды: спортта да бәйге, сәнгатьтә дә бәйге – бөтен җирдә бәйге. Мәсәлән: Иң яхшы фәнни хезмәткә ачык республика бәйгесе уздырыла (радио) (конкурсы уздырыла кирәк). «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә бәйге – 1) ат чабышы, 2) ат чабышлары үткәрелә торган мәйдан, 3) ат чабышында, ярышта җиңүчегә бирелгән бүләк, 4) күчерелмә мәгънәләре – ярыш, көрәш, көч сынаш; нинди дә булса бер өлкәдә җигелеп эшләү. Шулай булгач, саф татар сүзе ярышны кулланылыштан чыгарырга кирәкме икән? Телнең иҗатчысы халык белән исәпләшмәү булып чыга түгелме соң бу?

Журналистларның күңеленә бик хуш килгән сүзләрнең тагын берсе – әлеге. Аны бу урынына да, ул, теге урыннарына да, тагын әллә нинди сүзләр урынына да кулланалар: Экипаж һәм барлык пассажирлар һәлак булган. Әлеге уңайдан 5 май көн матәм көне дип игълан ителгән («В. Т.») (бу уңайдан кирәк); Әлеге көнне «Болгар кызлары» – Айгөл, Камилә һ. б. – концертта булдылар («Ш. К.») (ул көнне тиеш); Әлеге корылтайда җитди мәсьәләләр каралды («Мәгър.») (дөресе – бу корылтайда).

Соңгы елларда беренче, баштагы мәгънәсендә бик күп кулланыла торган сүз – тәүге. Ул, барыннан да бигрәк, Татарстанның көнчыгыш районнарында яшәүчеләр һәм Башкортстан халкы өчен популяр сүз иде. Хәзер язучылар, журналистлар ярдәме белән Казан татарларына да якын сүз булып китте. Тик беренче сүзе дә онытылмасын иде.

Татарча гына булсын дигән принцип белән эш итү

Кайбер тәрҗемәчеләр, телдәге рус алынмаларын киметү нияте белән булса кирәк, аларны һәрвакыт татарның үз сүзләре белән генә бирү өчен кирәгеннән артык тырышалар, нәтиҗәдә яңа татарча терминнар барлык очракларда да тиешле мәгънәне белдерә алмыйлар. Мисаллар:

Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен күкрәк билгесе белән бүләкләнде («Ә. х.»). Нәрсә ул күкрәк билгесе: орденмы, медальме, значокмы?

Җинаятьчел яшьләр төркемнәренең орышлары белән Татарстан, бигрәк тә башкала яшьләре элек-электән дан казанып килде («В. Т.»). Текстка караганда, монда сүз сугыш турында бара дип уйларга була. Орыш – архаик сүз, борынгы телдә орышу сүзе сугышу мәгънәсендә йөргән, ләкин хәзерге телдә ул тиргәү, ачулану мәгънәсен белдерә. Ни өчен, һәркемгә аңлаешлы, киң таралган сугыш сүзеннән качып, архаик сүз кулланырга?!

1981 елны әлеге шәһәрдә очкычларны һәм очкычлар двигательләрен төзекләндерүче завод сафка бастырыла («Ш. К.»). Нәрсә ул очкыч: самолётмы, вертолётмы, дирижабльме, ракетамы? Ни өчен аны үз исеме белән атамаска?! Самолёт яки вертолёт мәгънәсендә очкыч сүзен куллану телевидение тапшыруларында да күренә.

Казан шәһәрендә хисапчы һөнәрен үзләштерде («Ә. х.»). Хисапчы – исәп-хисап эшләрен башкаручы кеше, ягъни гомуми мәгънәле сүз: бухгалтер, экономист һ. б. Аны махсус исем белән атарга кирәк.

Иң яхшы бозлыклар, һәм аларда күмәкләшеп шууны оештыру («Ш. К.»). Монда автор каток сүзен татарча белдерим дип ялгышкан: бозлык ул, «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә (Казан: «Матбугат йорты» нәшрияты, 2005) әйтелгәнчә, хәрәкәт итә торган тоташ, тыгыз боз массасы (тауларда һәм поляр өлкәләрдә).

Сүзем бокс буенча Россиянең спорт остасы Омар Абдуллин турында («Ш. К.»). Спорт остасы – спортта зур күрсәткечләргә ирешкән кеше мәгънәсендәге гомуми сүз. Бу очракта сүз спорт мастеры турында бара, һәм аны шулай атарга кирәк тә иде.

Икенче төркемгә караган инвалид (телевидение). Монда төркем тезмә термин составындагы группа мәгънәсен бирми: бу очракта икенче группа инвалиды дияргә кирәк иде.

Кайбер мәгълүмат чараларындагыча, Дәүләт премиясе лауреатын Дәүләт бүләге иясе дип «татарчалаштырып» атау да үзен акламый: премия ул бүләк түгел, лауреат та ия түгел; премия лауреаты – тезмә интернациональ термин.

Кайбер каләм ияләренең киң кулланылыштагы интернациональ һәм рус алынмаларын ясалма сүзләр белән: компьютерны – санак, вертолётны – боргалак, менюны – сайлак, принтерны – басак, тонерны – буяу, клавиатураны – төймәсар, картриджны буяк дип атарга тырышулары бүгенге көн таләпләренә һич кенә дә җавап бирми.

Икетеллелек шартларында иҗат итүче язучыларга алынма сүзләр кабул итү мәсьәләсендә фәнни хезмәтләрдә яктыртылган әһәмиятле фикерләрдән хәбәрдар булу зарур. Татар телендәге рус алынмаларын махсус җентекләп өйрәнгән күренекле галим Ә. М. Ахунҗановның «Русские заимствования в татарском языке» дигән монографиясеннән бер өзектәге фикерне бәян итик. Ул, татар теленә рус сүзләрен дүрт очракта алырга мөмкин, ди:

1) туган телнең үзендә чит тел сүзен бер сүз белән генә белдерерлек чара булмаганда;

2) туган телдә чит тел сүзенә тәңгәллек өлешчә генә булганда, ягъни ул оригиналның барлык мәгънәләрен дә белдерә алмаса;

3) күп мәгънәле чит тел сүзенең бер мәгънәсе туган тел сүзе белән бирелгәндә;

4) чит тел сүзенең бер мәгънәсе алынма сүз белән тәгъбир ителсә.

Беренче очракта Ә. М. Ахунҗанов мондый мисаллар китерә. Бүгенге көн өчен дә гыйбрәтле булганлыктан, без алардан файдаланырга булдык: отставка (бу сүзне Ф. Әмирхан да кулланган), практика, дисциплина, тенденция, инструкция, резолюция, стаж, тип, брак, процент, порция һ. б. Әгәр бу сүзләрне телгә кабул итмәсәк, ди Ә. М. Ахунҗанов, стаж сүзен – хезмәттә үткәрелергә тиешле вакыт, бракны – бозык, эшкә ярамый торган әйбер, типны – бер группа әйбернең сыйфатларын җыйнаган төп форма, процентны – нинди дә булса санның йөздән бер өлеше, порцияне – ризыкның бер өлеше, премия сүзен нинди дә булса эштәге казанышлар өчен бүләкләү дип әйтергә туры килгән булыр иде.

Аңлашыла ки, болай хәрефкә-хәреф тәрҗемә итсәк, күп кенә җыйнак, төгәл рус алынмаларын озын, кытыршы, уңайсыз әйләнмәләр белән алмаштырырга туры килер иде.

Андый алынма сүзләр турында заманында Ф. Энгельс болай дип язган: «Күпчелек очракта гомумкабул ителгән фәнни-техник терминнарны тәшкил иткән чит тел сүзләре, тәрҗемә ителә торган булсалар, кирәк тә булмаслар иде. Димәк, тәрҗемә мәгънәне боза гына, ачыклыйсы урында буталчыклык кына кертә».

Гарәп һәм фарсы алынма сүзләре

Узган гасырның 90 нчы елларында булган социаль-тарихи үзгәрешләргә бәйле рәвештә татар теленең сүзлек составында да кайбер үзгәрешләр башланды. Хәзер телебездә, шул исәптән тәрҗемә телендә дә, рус алынмаларын, шулар белән бергә халыкара сүзләрне дә, татар теленең искергән яки искерә барган сүзләре, шул исәптән гарәп-фарсы алынмалары белән алмаштыру тенденциясе чагылыш таба.

Бу күренешнең уңай ягы белән бергә тискәре ягы да бар. Уңай ягы шул: татар теленә рус сүзләренең күп үтеп керүенә саклык, чама хисе белән карый башладылар. Тискәре ягы шунда: туган телне сафландырырга, чит тел сүзләреннән арындырырга дигән изге ният чамасызрак гамәлгә ашырыла башлады, ягъни телдә инде күптәннән кулланылып килгән, халык тарафыннан үзләштерелгән рус алынмаларын, шулар арасында кайбер халыкара сүзләрне дә, тел ияләренә аңлаешсыз, искергән, кайчандыр иске әдәбиятта кулланылса да, хәзер инде халык теленнән төшеп калган сүзләр белән алмаштыру омтылышы арта бара.

«Сызма геометрия» дәреслегеннән, мәсәлән, мондый сүзләрне күп табарга мөмкин: һәндәсә (геометрия), рәкым (цифр, сан), рәкымдәшлек, түңгеллек (?), фәза (пространство), рәкымле (математик), уйгырлык (ачыш), кәшефчелек (уйлап табу), җәйрәү (?), битләү (күңелдән ятлау), күзәфәллеге (?), садәләштеру (?), мөгаммә (проблема), әсрар (?), җәдвәл (таблица, расписание), сукай (?), даир (бәйләнешле) һ. б. Бу башваткыч терминнарны кем аңлар икән дә, болай реформалаштырылган телдә язылган дәреслекне кемнәр укыр икән?! Геометрия, цифр, математик, проблема кебек йөзләрчә телләрдә кулланыла торган интернациональ сүзләрне үзгәртүнең нигә кирәге бар?

Әлеге тенденция мәгълүмат чараларында да, шул исәптән тәрҗемә материалларында да чагылыш таба. Мәсәлән, «Идел» журналының искергән, кулланылыштан чыккан сүзләрне тергезергә омтылуы аңлашылып бетми: телевидение белән гаммәви мәгълүмат чаралары; бу җитди моназара (диспут) ачуны сорый; монда ислам зиһнияте булуы яхшы; икенче мәшһүр әсәре – дөнья харитасы (картасы); гомсар (компонент); тәфтиш (фәнни тикшеренү); гамил (фактор); мөэррих (тарихчылар); фикер хәяты (идеология); һөнәрмәнд (профессионал).

Кайбер журналистлар, халыкка аңлашылмый һәм мәгънәне төгәл бирми торган сүзләр уйлап, аларны мәйданга чыгару буенча берсен берсе уздырырга тырышып ярышалар сыман: Югары хөкем (суд) әгъзаларына хөкемдар (судья) итеп эшкә чакыралар; Рәшит ага быелдан 1 класслы хөкемдар (судья); Дин вә мәгыйшәт (тереклек, көнкүреш) сәхифәсе; Җиңел сәнәгатькә (промышленностька) җиңел түгел («Ш. К.»); Татар телен дәүләт теле буларак гамәлгә ашыруның нәзари (теоретик) һәм гамәли мәсьәләләре; фәһем секциясе; шәкли фәһем; Сүз Дума тарафыннан әзерләнгән РФ мәхкәмә (суд) системасы кануны турында бара; Экран аша аның сәркатибе (секретаре) С. Ястержембский сөйли («Т. я.»); Ул Мюнхен шәһәрендә Александр Уралов тәхәллүсе (псевдонимы) белән 1952 елда басылып чыга; Татар гимназияләре, көллиятләр (колледжлар) ачыла («М. җ.»); Гали әфәнде – 40 тан артык патент һәм кәшеф (уйлап табу) авторы («Ф. т.»); Төрле сәүдә нокталары булдыру мәсьәләсен кәшефчелек итәргә кирәк; Тән сату белән шөгыльләнүчеләр рәкыме (саны) 5 тән алып 20 гә кадәр җитә (газета).

«Заводым – горурлыгым» дигән шигарь астында узган смотр 500 ләп мотор төзүчене сәхнәгә күтәрде («В. Т.»). Шигарь – лозунг дигән сүз. Ләкин аны хәзер беркем дә аңламый, шулай булгач, татар телендә күптән кулланылып килгән һәм һәркемгә яхшы аңлаешлы лозунг сүзен аңлашылмый торган гарәп алынмасы белән алмаштыруның кирәге юк.

Җәсәде туган авылы зиратында дәфен ителде («Ш. К.») (күмелде яки җирләнде кирәк).

Тутыя табутлар еш кайтып тора («А. оф.») (цинк табутлар аңлаешлырак булыр иде).

Халыкара архитекторлар түбәндәге проектларны ясап тәкъдир иттеләр («Т. я.»). Монда сүз презентация турында бара; тәкъдир итү – башка мәгънәдәге сүз (дөресе – тәкъдим иттеләр).

Әнфисә Григорьевна педагогика көллиятен уку елына әзерләде, яңа талиб һәм талибәләр кабул итте («Ш. К.»). Көллиятне – колледж дип, талиб һәм талибәләрне студентлар дип атасак, дөресрәк булыр иде.

М. Шәймиев фәрманы нигезендә әлеге район башлыгы вазифаларын башкару Александр Тимофеевка йөкләнде («Т. я.») (указы нигезендә кирәк).

Мәхкәмә залына аларны 18 көн дәвамында ач торганнан соң алып килгәннәр («М. җ.») (суд залына кирәк).

130 елдан соң инкыйраз? («В. Т.»). Инкыйраз – үлү, бетү, регресс һ. б. Бу очракта мәгънәне төгәлрәк белдерә торган татар сүзләрен кулланырга кирәк иде.

«Хокук һәм хәят» журналы редакциясе шурасы («М. җ.»). Шура сүзе Г. Тукай заманнарыннан бирле кулланылмый инде! …редакциясе советы кирәк.

Гарәп-фарсы алынмалары мәсьәләсендә хәл ителәсе нәрсә – больница, клиника, госпиталь, профилакторий, амбулатория, поликлиника мәгънәләрендә йөри торган хастаханә, шифаханә, сырхауханә сүзләре. Монда буталчыклык хөкем сөрә: кайсысы нәрсә икәнлеген белү дә авыр, бәлки, мөмкин дә түгелдер. Мәсьәләне сүзләрнең русча (халыкара) исемнәрен кулланып кына хәл итәргә мөмкиндер, мөгаен.

Кайбер газеталарда бөтенләй аңлашылмый торган сүзләр күреп гаҗәпләнергә генә кала:

Ел йомгакларында ясалган докладлар барысы да фәнни югарылык кимәлендә язылган («М. җ.»); «Мәдәни җомга» гәзите «Батырша мулла һәм аның чоры» дип исемләнгән мәкаләләр шәлкемен тәкъдим итәргә ниятли («М. җ.»). Бу җөмләләрдәге кимәл һәм шәлкем сүзләре әдәби тел сүзләре исәбендә дә, сөйләм телендә дә, гарәп-фарсы алынмалары сүзлегендә дә, диалектологик сүзлектә дә юк. Шулай булгач, нигә кулланырга кирәк иде аларны газетада?!

Урынсыз кулланылган рус сүзләре

Телебезнең сүзлек составы, лексик-семантик нормалары еш кына кирәксезгә рус теле сүзләре кулланылу аркасында да бозыла. Гади сөйләм телендә һәм хәтта әдәби телдә дә – газета-журнал битләрендә, радио-телевидение тапшыруларында – татар теленең тиешле төшенчәне белдерерлек үз сүзләре яки телдә алар кебек үк үзләштерелгән гарәп һәм фарсы алынмалары була торып та, рус сүзләрен кушып сөйләү һәм язу очраклары шактый күп. Монда алынма сүзләрне куллануның төп принцибы бозыла. Бу принцип исә шуннан гыйбарәт: туган телнең тиешле төшенчәне белдерә алырлык үз сүзлек хәзинәсе яки үз лексик байлыгыннан яңа сүз ясау мөмкинлеге булганда, чит тел сүзләре кулланылырга тиеш түгел.

Алда зур бурыч – татар телен саклау һәм үстерү бурычы торган хәзерге чорда, уйлап-нитеп тормыйча, телебезгә бөтенләй кирәксезгә рус теленнән йөзләрчә сүзләр кертү дөрес эш түгел, әлбәттә.

Кайбер газеталарда, киң кулланылышта, шул исәптән тәрҗемә материалларында, татар сүзләре була торып та, рус сүзләреннән (араларында интернациональ сүзләр дә очрый) файдалану хәлләрен күреп гаҗәпләнергә туры килә. Урынсыз рус сүзләрен куллану күренеше район газеталарында аеруча күп. Мисалларга мөрәҗәгать итик:

Казан шәһәрендәге йортның бер долясы сатыла («Т. я.») (дөресе – бер өлеше сатыла).

Ульяновка урта мәктәбендә «Нинди профессия сайларга» дигән темага кичә үткәрелде («К. т.») (дөресе – нинди һөнәр сайларга).

«Балкыш»ның бер номерын аерым мәктәпкә багышлау яхшы нәрсә («Т.») (дөресе – бер санын).

Җитештерү сфераларында эшләүче коллективлар («Т. х.») (дөресе – җитештерү өлкәсендә яки тармакларында).

Низамов дигән кеше шул моментта гына геройлык күрсәтте («Ә. т.») (дөресе – шул чагында гына батырлык күрсәтте).

Сыерларның югары продуктлылыгы нәкъ менә шушы периодка бәйле («Т. х.») (дөресе – шушы чорга).

Суган салып төнәтелгән аракыны сөзеп әбәд алдыннан унар тамчы эчү («Ш. К.») (дөресе – төшке аш алдыннан).

Радик Ильясович бәрәңге плантацияләрен эшкәртү юллары белән таныштырды («Нок.») (дөресе – бәрәңге басуларын).

Жнейка өстерәп урып йөргәннәрем бүген дә исемдә («Т. я.») (дөресе – урдыргыч өстерәп).

Андый төзелешләргә зур специалистлар да килде («В. Т.») (дөресе – белгечләр дә килде).

Экология катастрофасы («В.Т.») (дөресе – экология һәлакәте).

Ай саен 5 миллион сумлык продукция реализацияләнә («Т. х.») (дөресе – продукция сатыла).

Занятиеләрдә техник средстволар файдаланыла («Т.») (дөресе – дәресләрдә техник чаралардан файдаланыла).

…академиясе белән «Сарат» лесничествосы арасында килешү төзелә («Т.») (дөресе – «Сарат» урман хуҗалыгы).

Шуны да учётка алырга кирәк иде («Ә. т.») (дөресе – исәпкә алырга).

Азыкларны эффектлы файдалану («Ә. х.») (дөресе – нәтиҗәле файдалану).

Илдус абый үз эшенең мастеры булып чыкты («Т. х.») (дөресе – үз эшенең остасы).

Шулай ук ул мәктәптә математика кружогы алып бара («К. т.») (дөресе – математика түгәрәге).

Владимир Путин кытай кухнясын бик ярата икән (кухня сүзе бу текстта ашлар мәгънәсендә кулланылган, шуңа күрә кытай ашлары дияргә мөмкин иде).

Сәбәп – заманнар авырлыгы, средстволарның җитмәве («Т.») (дөресе – акчаның җитмәве).

Бәйрәмдә почта работниклары да актив катнашты («К. т.») (дөресе – почта хезмәткәрләре).

Бер тел сүзенә икенче телдәге тәңгәллекне тексттагы сүз сөрешен исәпкә алып кына билгеләргә кирәк дигән принцип – алынма сүзләр мәсьәләсен хәл итү өчен дә бик әһәмиятле шарт. Бу шартның үтәлмәве мәгълүмат чаралары теленә дә зыян китерә:

Көн тәртибен тупас бозулар буенча да тәнкыйть замечаниеләре яңгырады («Т.»). Бу җөмләдәге тәнкыйть замечаниеләре – критические замечаниянең ярымкалькасы. Һәм ул – уңышсыз әйтелмә. Журналист аны тәнкыйть сүзләре дип алса, әйләнмә татарча килеп чыккан булыр иде. Ләкин сүзлектә замечаниенең сүз дигән тәңгәллеге булмаганлыктан, ул алай эшләмәгән һәм ялгышкан. Бу очракта замечание сүзен шулай ук гадәти булмаган (сүзлектә күрсәтелмәгән) җитешсезлек сүзе белән бирү дә максатка ярашлы булыр иде: Әйтелгән замечаниене бер ай эчендә бетерергә (дөресе – әйтелгән җитешсезлекләрне).

Рус телендәге изделие сүзенә тәңгәллек табу җиңел түгел, чөнки ул киң мәгънәле сүз, һәм аңа сүзлекләрдә дә тиешле тәңгәллек күрсәтелмәгән (эшләнмә сүзе уңышлы түгел). Ләкин бу – мәсьәләне хәл итеп булмый икән дигән сүз түгел, аның мәгънәсен төрле текстта төрле чаралар белән белдерергә мөмкин:

Хуҗалык изделиеләренә аерым тукталып үтәргә кирәк («Йолд.») (дөресе – хуҗалык әйберләренә яки (контекстка карап) товарларына).

Икмәк-булка изделиеләре пешерү («В. Т.»). Бу очракта изделие сүзен тәрҗемә итүнең бөтенләй кирәге юк: икмәк пешерү генә дияргә була.

Бу исә төп нагрузка «Дон»нарга төшә дигән сүз («Б. х.»). Бу очракта төп эш «Дон»нарга төшә дисәң, туган тел дә бозылмас, мәгънә дә тулы бирелер иде.

Нәкъ менә шушы самооблажение акчасына урманнар төзекләндерелә («Т.») (дөресе – халык үз теләге белән биргән акчага).

Гадәттәгечә, иң күп аварияләр исерек хәлдәге водительләр гаебе буенча була («Ә. х.») (дөресе – бәрелешүләр шофёрлар гаебе белән була).

Административ бинасы бу көннәрдә тагын бер вывеска белән бизәлде («Нок.») (дөресе – бинасына… язу эленде).

Умарта кортлары семьялары сатам («Т. я.») (дөресе – бал кортлары сатам).

Монда китерелгән мисаллар гына да кайбер каләм ияләренең сүзгә бик талымсыз икәнлеген ачык күрсәтә. Рус сүзләрен урынсыз куллану радио-телевидение тапшыруларында катнашкан кешеләр телендә тагын да күбрәк. Хәер, чыгыш ясаучы, интервью бирүче кешенең сөйләмен тикшереп, төзәтеп бетерү мөмкин түгел. Шулай да аларны дөрес сөйләргә алдан әзерләп куярга иде.

Соңгы берничә елда матбугатта рус алынмаларының һәм халыкара сүзләрнең чыганак телдәгечә әйтелеш һәм язылыш нормаларын үзгәртергә омтылу – «татарчалаштыру» тенденциясе хөкем сөрә. Мисаллар:

Милләтләрне, укмаштырып, бер сәвит халкына әверелдерергә маташтылар («В. Т.») (совет халкына кирәк).

Бик салкын иде. Калын пәлтә, олтанлы итек кидем («Т. я.»). Укымышлы татарлар инде күптәннән пальто диләр.

Сыер итеннән кәтлит («М. җ.») (кәтлит – гади сөйләм сүзе, әдәби норма – котлет).

Биредә кәнфитләр җитештерелә (конфетлар кирәк).

Керәчен лампасы кулланучылар… (керосин кирәк).

Анда җәгърафия, хисап, япон теле кебек дәресләр бирелгән («Т. я.»). (Ничә буын татар география дип сөйләшеп килә, аны бозып әйтүдән ни файда?!)

Быел нимес телен өйрәнә («М. җ.») (нимес – гади сөйләм сүзе, әдәби норма – немец).

Россия халкы картая. Болай барса, 2015 елда ук пенсия реформасы тупыйкка юлыгачак («В. Т.») (әдәби норма – тупик).

Газета сүзен бер журналист – газета дип, икенчесе – гәзит дип, өченчесе гәҗит дип яза. Рәсми кабул ителгәне – газета.

Үктәбер инкыйлабы карак малайлар тудыра («М. җ.») (октябрь кирәк).

Узган елда тауар әйләнеше 100 миллион доллардан артып китте («Т. х.») (товар кирәк).

Тупыллар яктылыкны томалый (дөресе – топольләр).

Ә бу исемлекнең башында, әлбәттә, күренекле галим, фәйләсүф һәм дин эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗани тора («М. җ.») (дөресе – философ).

Шәйморза крәстиән хуҗалыгына җитәкчелек иткән («Т. я.») (әдәби норма – крестьян).

КДУ профессоры Җ. Сөләйманов та татар теленең кампитрда эшләү өчен яраклы икәнлеген исбат итте («М. җ.») (компьютерда кирәк).

Скрипка сүзен – эскрипкә дип, шкафны – ышкаф, рекламаны – реклам, репликаны – реплик, афишаны афиш дип язарга һәм әйтергә тәкъдим итүче кешеләр дә бар.

Татар телендә күренекле тел галимнәребез тарафыннан алынма сүзләрнең әдәби телдә кулланылуына карата төптән уйланылган әһәмиятле принциплар, кагыйдәләр эшләнгән. Аларның берсе шуннан гыйбарәт: узган гасырның 20–30 нчы елларына кадәр кабул ителгән рус сүзләре һәм интернационализмнар сөйләм телендә үзләштерелгәнчә әйтелә һәм языла (эскәтер, камыт, буразна, өстәл һ. б.), телебезгә соңгырак чорда кергәннәре исә, нигездә, чыганак телдәге әйтелеш һәм язылыш формаларында кулланыла. Бу принцип телебездә күп дистә еллар буена сакланып килде, һәм аны ясалма рәвештә үзгәртергә омтылу хәзерге чорның хосусиятенә туры килми.

Хикмәт шунда: икетеллелек шартларында республикабызда яшәүчеләр уртак сүзләрнең татарча әйтелешен һәм язылышын махсус үзгәртү, шул рәвешле рус һәм татар телләрендәге гомуми лексика арасында ясалма рәвештә аерма китереп чыгару практика өчен дә, телләрне өйрәнү һәм алардан файдалану өчен дә уңайсызлык, тотрыксызлык китереп чыгарыр иде. Шуңа күрә телебез лексикасында реформа үткәрергә маташуның кирәге юк.

Шушы фикергә таянып гамәл кылганда, телебездә күптән үзләштерелгән кайбер топонимика исемнәрен үзгәртергә яки аларны искергән исемнәр белән алмаштырырга омтылыш та бүгенге көн табигатен чагылдырмый һәм халык мәнфәгатенә туры килми. Бу шулай ук телнең бердәм нормаларын бозуга китерә һәм сөйләмебездә башбаштаклык тудыра. Мисалларга мөрәҗәгать итик:

Хәзер Россияне берәүләр – Русия дип, икенчеләр Рәсәй дип яза һәм сөйли, кайбер газеталар Азов диңгезен – Азак диңгезе, Европаны – Аурупа дип, Германияне – Алмания, Венгрияне – Маҗарстан, Пакистанны – Пакыстан, Пакъстан, Грузияне – Гөрҗестан, Палестинаны – Фәләстыйн, Ижевскины – Ижау, Ярославльне – Ярослау, Саратовны – Сарытау, Бакуны – Бакы, Ульяновскины – Ульян, Астраханьны – Әчтерхан, Свердловскины Свердлау дип язалар. Алайга китсә, бәлки, Азияне дә Асия дип йөртә башларгадыр? Иске татар әдәбиятында шулай аталган бит ул! Телдәге прогресс ул (ул булырга тиеш бит!) искегә кайтудан гына гыйбарәт түгел!

Кыскасы, татар телендәге рус алынмаларының һәм интернационализмнарның, шулай ук топонимика исемнәренең орфоэпик һәм орфографик үзләштерелү, кулланылу мәсьәләсендә ул сүзләрнең чыганак телләрендәге формаларыннан минималь аерма, ягъни ике телдәге уртак (гомуми) сүзләрнең максималь якынлыгы принцибы гамәлдә булырга тиеш.

Тәрҗемәдә ялгызлык исемнәренең бирелеше

Ялгызлык исемнәре түбәндәге төркемнәргә бүлеп йөртелә:

1) ономастика – кеше исем-фамилияләре, кеше һәм хайван кушаматлары;

2) топонимика һәм гидронимика – географик исемнәр;

3) астрономика – йолдыз, планета, комета һ. б. исемнәр;

4) учреждение, оешма, завод-фабрика, газета-журнал исемнәре.

Без, аларны аерым-аерым җентекләп тикшерүне бурыч итеп куймыйча, гомумән, ялгызлык исемнәренең татар һәм рус телләрендәге нисбәтен һәм аларны тәрҗемә итүдәге кайбер әһәмиятле нәрсәләргә тукталып узарбыз.

Ялгызлык исемнәрен бер телдән икенче телгә күчерүнең төрле телләр арасындагы тәрҗемәләр өчен уртак яклары да, үзенчәлекле яклары да бар.

Ономастика, топонимика, астрономика исемнәре билгеле бер мәгънә белән бәйләнмәгән булсалар, кагыйдә буларак, тәрҗемә ителмиләр, бәлки оригиналдагы язылышын саклап күчереләләр. Бу русчадан татарчага тәрҗемәгә дә карый. Ләкин монда Көнбатыш телләреннән рус теленә тәрҗемәнең русчадан татарчага тәрҗемәдән аермасы бар: без, рус теленнән ялгызлык исемнәрен күчергәндә, аларның язылышын гына түгел (транслитерация), әйтелешен дә (транскрипция) саклау турында сүз алып барабыз.

Ләкин бу төп кагыйдәдән чыгармалар да бар. Кайбер шәһәр исемнәре традиция буенча татарчалаштырып алына. Мәсәлән: Москва – Мәскәү, Челябинск – Чиләбе, Чебоксар –Чабаксар, Кокчетав – Күкчәтау. Хәер, болай үзгәртеп алына торган исемнәр бик аз. Чөнки безнең илдә төрле милли телләрнең бер-берсенә тәэсир итүе, бер-берсен баетуы шартларында ялгызлык исемнәрен унификацияләү тенденциясе көчәя бара. Шуның нәтиҗәсендә, мәсәлән, татарлар элекке Әчтерхан, Тәшкин, Орынбур, Спас, Самар, Өргәнеч кебек исемнәрне хәзер русча язалар һәм сөйлиләр. Мондый шартларда русча шәһәр исемнәрен үзгәртеп куллануның хаҗәте бетә бара.

Топонимикада Забайкалье, Закавказье, Прибалтика кебек исемнәр приставкалар ярдәмендә ясалганлыктан, тәрҗемә ителергә тиеш кебек булсалар да үзгәртелмичә алына. Ләкин Подмосковье – Мәскәү яны, Закамье Кама аръягы дип татарчалаштырыла.

Тарихи хәлләрне сурәтләгәндә яки персонажлар сөйләмендә топонимика исемнәре элеккечә кулланылырга мөмкин: Варшау (Варшава), Ижау (Ижевск), Әчтерхан (Астрахань).

Астрономикага килгәндә, кайбер йолдыз, планета исемнәре (мәсәлән: Җир, Кояш, Ай, Зөһрә йолдыз, Чулпан, Җидегән йолдыз) тәрҗемә ителә.

Мәгънәле ялгызлык исемнәре тәрҗемә ителергә дә, ителмәскә дә мөмкин. Дефоның «Робинзон Крузо» әсәрендәге Пятницаны Җомга дип тәрҗемә итеп дөрес эшләгәннәр, чөнки Робинзон Крузо Пятница исемен ул кешегә аны беренче мәртәбә җомга көнне очратканы өчен биргән була, ягъни бу очракта ялгызлык исеменең мәгънәсе әсәрнең эчтәлегенә бәйле.

Кеше кушаматлары, кагыйдә буларак, тәрҗемә ителә, чөнки алар, гадәттә, нинди дә булса мәгънә белдерәләр. М. Шолоховның «Күтәрелгән чирәм» әсәренең тәрҗемәсендә Щукарьны Чуртан дип алырга кирәк булгандыр, бәлки, чөнки аңа Щукарь кушаматы билгеле бер хәл-вакыйгага бәйләнешле бирелгән.

Патша Иван Грозный, Екатерина II шул килеш тә кулланыла, тәрҗемә дә ителә (Явыз Иван, Әби патша); Пётр Первый Пётр Беренче дип йөртелә.

Нинди дә булса мәгънәгә нигезләнгән топонимика исемнәре дә тәрҗемә ителә. Мәсәлән, Урта диңгез өч континент – Европа, Азия, Африка урталыгында урнашканга, Кара диңгез суы – кара булып, Ак диңгез – ак булып, Кызыл диңгез кызыл булып күренгәнгә шулай аталган булган, һәм алар шуңа күрә тәрҗемә дә ителәләр. Моңа Өмет Борыны (Мыс Надежды), Кызлар тавы (Девичьи горы), Аю тавы (Медвежьи горы), Аккош күле (Лебяжье озеро), Зәңгәр күл (Голубое озеро), Түбән Кама (Нижнекамск) һ. б. исемнәр дә мисал була ала. Исемгә салынган мәгънә инде онытылган очракта, топонимика исемнәре тәрҗемә ителмәскә дә мөмкин: Красный Бор, Вятские Поляны.

Күмәклек исемнәре белән аталган ялгызлык исемнәре тәрҗемә ителми: «Берёзка» ансамбле, «Юность» кинотеатры, «Осень» кафесы, «Сирень» одеколоны.

Учреждение, оешма, предприятие, уку йортлары һ. б. исемнәр күбесенчә фразеологик сүзтезмәләр була, һәм алар составындагы күмәклек исемнәре, гадәттә, тәрҗемә ителә: Татарстан китап нәшрияты, Казан мех берләшмәсе, 2 нче төзү-монтаж идарәсе, Казан дәүләт медицина университеты, 25 нче балалар бакчасы һ. б.

Газета-журнал исемнәре тәрҗемә ителми, китап исемнәре тәрҗемә ителә: «Республика Татарстан», «Комсомольская правда» газеталары, «Нива» журналы, «Тын Дон», «Күтәрелгән чирәм» дигән китаплар һ. б.

Рус телендәге аергыч-аерылмыш мөнәсәбәтендәге тезмә исемнәрне тәрҗемә иткәндә, аергыч функциясендәге исемнең баш килеш формасын табарга туры килә. Бу зур игътибарлылык таләп итә. Мәсәлән, Раифский заповедник дигән тезмә исемдә беренче сүзнең нинди родта икәнлеген шушы сүзтезмәдән генә белеп булмый. Шуның аркасында Раифа (Раифа заповеднигы) ялгыш Раиф дип алынырга мөмкин.

Русчадан тәрҗемә иткәндә, гарәп-фарсы топонимика исемнәрен татарчага күчерүдә бердәмлек җитми һәм төгәлсезлекләр хөкем сөрә. Мәсьәлә шуның белән катлаулана: гарәп-фарсы ялгызлык исемнәре рус теленә, ул телләрдәге авазлар арасында аерма булу аркасында, фонетик яктан шактый үзгәртелеп алына. Татар теленә күчергәндә исә, бездә гарәп-фарсының рус телендә булмаган авазлары булганга һәм татар халкына гарәпләрнең күп исемнәре таныш һәм бердәй булганлыктан, рус телендәге ялгызлык исемнәрен элекке формасына кайтару мөмкинлеге һәм ихтыяҗы туа. Менә шунда инде башбаштаклык, төгәлсезлекләр китә.

Русчадан татарчага тәрҗемә иткәндә, гадәттә, тәрҗемәчеләр, гарәп телен белмәгәнлектән, еш кына теге яки бу кеше исемен, аның беренчел формасын дөрес билгели алмыйча, татар калыбына салып кына куялар. Мөхәммәт, Вахит, Камил кебек күп кенә исемнәрнең әйтелеше гарәп, татар телләрендә нигездә бертөрле булса да, гарәпләрдә татарлардан үзгә әйтелә торган исемнәр дә аз түгел. Мәсәлән, Анвар Садатның беренче сүзен Әнвәр дип үзгәртеп дөрес эшләсәк тә, икенче сүзен Сәгъдәт дип татарчалаштырсак ялгышыр идек, чөнки гарәпләр аны алай әйтмиләр. Тәрҗемәчеләр ул исемне үзгәртмичә алып дөрес эшләгәннәр. Юсефны, татарчалаштырып, Йосыф дисәк тә, ялгыш булыр иде, чөнки гарәпләр аны алай атамыйлар – Юсеф диләр. Шунлыктан гарәп-фарсы ономастика исемнәрен татарчалаштырганда, беренчел формаларын тәгаен белеп, татар авазлар системасы мөмкинлек биргән кадәр әйтелешләрен чыганак телдәгечә төгәл бирергә тырышырга кирәк. Ә инде беренчел формасын тәгаен белмәгәндә, оригиналда (рус телендә) бирелгәнчә алу дөрес булыр.

Топонимика исемнәрен бирүдә буталчыклык тагын да зуррак. Моннан берничә ел элек безнең телдәге Көнчыгыш исемнәренең күбесе «татарчалаштырылып» бетерелгән иде. Моның уңай ягы да, тискәре ягы да булды. Уңай ягы шунда: элек-электән татар телендә яхшы таныш булган ил, шәһәр исемнәре татарча яңгырашына кире кайтарылды: Һиндстан, Дәһли, Мисыр, Каһирә, Согуд Гарәбстаны һ. б. Тискәре ягы шунда: татар халкында элек тә бик үк кулланылмаган, хәзер инде күпчелек халыкка бөтенләй аңлашылмый торган исемнәр барлыкка килде. Аларны татарчалаштыру чыганак телдәге әйтелешенә туры китерү принцибыннан түгел, бәлки калын сузыкларны нечкәртү һ. б. принциплардан чыгып эшләнде: Аман – Әмән, Аддис-Абеба – Аддис-Әбәбә, Сана – Сәнга, Афган – Әфган, Иерусалим – Йөрсәлим һ. б.

Гарәп-фарсы һәм башка Көнчыгыш топонимика исемнәрен татар теленә күчерүдә билгеле бер тәртип сакланырга тиеш. Беренчедән, бөтен әдәби тел өчен бердәм ныклы нормалар кирәк. Әйтик, газетада Дәһли, китапта Дели дип, бер үк газетада бүген бер төрле, иртәгә икенче төрле язу була алмый. Чыгарма стиль буларак, матур әдәбият әсәрләрендә генә кулланылырга мөмкин. Ике вариантның берсен сайлаганда, исемнең аңлаешлылык, халык телендә кулланылу дәрәҗәсе, икетеллелек тәэсире исәпкә алынырга тиеш. Исемнәрнең еш үзгәреп торуы уңай күренеш түгел. Мәсәлән, телебездә күп еллар кулланылып, халык тарафыннан үзләштерелгән Абиссинияне бернинди нигезсез Хәбәшстан сүзе белән алмаштыруның дөрес эш түгеллеге көн кебек ачык. Монда С. Фәйзуллин сүзләрен искә төшерү уңайлы булыр: «Көнчыгыш илләренә карата бөтен очракларда да аларның гарәпчә яки фарсыча исемнәрен сакларга кирәк дип кую дөрес булмас иде. Аларның күбесенең гарәпчә исемнәре безнең халыкка чит, һәм андыйларын русча формасында куллану уңайлырак».

Рус телендә татарчага грамматик бәйләнеше үзгәртелмичә күчерелә торган тезмә ялгызлык исемнәре дә бар. Мәсәлән, Белорусский вокзал, Казанский собор дигән исемнәрнең компонентлары арасындагы бәйләнешне татарчалаштырып булмый, югыйсә оригиналның мәгънәсе үзгәрер иде: Белоруссия вокзалы дисәк, Белоруссиядәге вокзал, Казан соборы дигәндә, Казандагы собор мәгънәсе аңлашылырга мөмкин.

Тәрҗемәдә рус телендәге кечерәйтү, иркәләү исеме формалары да саклана. Мәсәлән, «Корыч ничек чыныкты» романының татарчасында Павел да, Павка да, Павлуша да очрый.

Ялгызлык исемнәрен тәрҗемә итү уңае белән, татар, төрки фамилияләрен язуда һәм укуда төрлелек хөкем сөрүен әйтеп китәргә кирәк: Навои – Нәваи, Ахмеров – Әхмәров, Гумеров – Гомәров, Ахметзянов – Әхмәтҗанов, Ахметҗанов, Хадиуллин – Һәдиуллин, Идиятуллин – Һидиятуллин, Салахов – Сәләхов һ. б. Татарча текстларда мондый фамилияләр татарча яңгырашлы итеп кулланылырга тиеш, әлбәттә.

ФРАЗЕОЛОГИК ӘЙТЕЛМӘЛӘРНЕ ТӘРҖЕМӘ ИТҮ

Фразеологик чаралар телне бизиләр, җанлы, сурәтле итәләр. Сөйләмнең тотрыклы әйләнмәләрен тәшкил иткән фразеологизмнарда тел ияләре узган тарихи юл, халыкның милли үзенчәлеге чагылыш таба. Фразеологик әйтелмәләрне бер телдән икенче телгә тәрҗемә итүнең кыенлыгы шуның белән аңлатыла.

Фразеологизмнарны тәрҗемә итүнең катлаулылыгы төрле телләрдәге бердәй төп мәгънәле сүзләр башкара торган мәгънәви һәм стилистик вазифаларда (функцияләрдә) аерма булуга, шулай ук төрле телләрдәге андый сүзләр кергән әйләнмәләрдә аерма булуга нигезләнгән. Билгеле бер телгә хас әйтелмәләрнең специфик үзенчәлекле булуы нәкъ менә тәрҗемә иткәндә күренә дә инде.

Фразеологик әйтелмәләргә саф фразеологик әйләнмәләр (берәмлекләр, сүзтезмәләр) һәм мәкаль-әйтемнәр керә. Дөрес, алар арасында берникадәр аерма бар. Мәкаль, фразеологик берәмлектән үзгә буларак, дидактик характерда була, логик эчтәлеге белән хөкемнән гыйбарәт, формасы буенча – җөмлә (ә саф фразеологизм – сүзтезмә). Ләкин мәкаль-әйтемнәр белән фразеологизмнарның уртак сыйфатлары аермалы якларыннан күбрәк: аларның икесе дә тотрыклы, бөтен әйтелмә; гомуми мәгънәне аерым сүзләр мәгънәләренең суммасы тәшкил итми. Фразеологизмнарга да, мәкаль-әйтемнәргә дә күчерелмә мәгънәлелек (метафоралылык), образлылык, экспрессив-тәэсирлелек (сурәтлелек-бизәклелек) хас.

Фразеологик әйтелмәләргә канатлы сүзләр белән афоризмнар да якын тора. Шуңа күрә бу бүлектә сүз, фразеологизм, мәкаль-әйтемнәр белән бергә, алар турында да барачак.

Фразеологик әйтелмәләр телдә, шул исәптән мәгълүмат чаралары телендә дә, гаять әһәмиятле роль уйный. Алар, гади сүз һәм сүзтезмәдән аермалы буларак, төшенчәне, фикерне сурәтле, бизәкле, тәэсирле итеп белдерәләр, димәк, коммуникатив вазифа башкарудан тыш эстетик бурыч та үтиләр. «Сүз күрке – мәкаль» ди халык. Кеше үзенең сөйләмендә мәкаль-әйтемнәрдән, фразеологик берәмлекләрдән ни дәрәҗәдә мул һәм уңышлы файдаланса, аның фикере кешеләргә шул дәрәҗәдә җиңелрәк, тизрәк һәм тәэсирлерәк барып җитә.

Фразеологизмнарда, бигрәк тә мәкаль-әйтемнәрдә, халыкның тормыш тәҗрибәсе, фикер йөртүе, милли үзенчәлекләре чагылыш таба. Шуңа күрә бу тел җәүһәрләреннән тулы һәм оста файдалану, аларны үстерү каләм ияләренең мөһим бурычларыннан санала.

Татар-рус икетеллелеге шартларында фразеологик фондның баюы, тапкыр, хикмәтле тәгъбирләрне дөрес куллану мәсьәләсе аеруча зур әһәмияткә ия.

Фразеологик әйтелмәләрдә телләрнең үзара бәйләнеше һәм бер-берсенә тәэсир итүе нәтиҗәсендә үсеш бигрәк тә нык чагылыш таба. Татар һәм рус телләренең бер-берсенә, аеруча рус теленең татар теленә бу мәсьәләдә уңай йогынтысы зур. Татар телендә рус теле тәэсирендә ясалган бик күп фразеологизмнар кулланылышта йөри. Русчага тәрҗемә ителгән матур әдәбият әсәрләрендә татар теле чаралары үрнәгендә төзелгән фразеологик әйтелмәләр дә шактый күп.

Фразеологизмнарның бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү юлларын, бер тел чаралары өлгесендә икенче телдә яңа фразеологик әйтелмәләр ясалу ысулларын, бу процесстагы уңышлы һәм уңышсыз якларны тикшерү ике тел ияләренең сөйләм культурасын үстерү өчен әһәмиятле.

Төрле телләрнең күчерелмә мәгънәсе һәм образлылык үзара туры килә торган һәм, димәк, тәэсирлелек, сурәтлелек көче дә бердәй фразеологик әйтелмәләре гомуми чаралардан санала. Гомуми фразеологизмнар компонентларының (аерым сүзләрнең) төп номинатив мәгънәләре буенча тәңгәл киләләр яки бер-берсенә якын булалар. Бердәй мәгънәле, ләкин төрле образларга корылган һәм төрле мәгънә белдерә торган фразеологизмнар телләрнең специфик чараларын тәшкил итә. Специфик фразеологизмнарның аерым элементлары, гадәттә, төп, туры мәгънәләре буенча бер-берсенә туры килми.

Татар һәм рус телләрендә мәгънәләре һәм образлары бердәй яки якын фразеологик әйләнмәләр меңнәрчә.

Ике тел фразеологизмнарындагы мондый зур гомумилекнең ике җирлеге бар. Беренчесе – фикерләү процессындагы төп элементлар барлык халыклар өчен дә бер. Шул исәптән төрле халыкларның сәнгатьле фикерләвендә дә гомуми сыйфатлар күп. Тотрыклы әйләнмәләрнең иң зур күпчелеге сүзтезмә һәм җөмләләрнең күчерелмә мәгънәдә кулланылуына нигезләнгән. Бу исә кешеләр тормышындагы, аларның эшләрендәге, үз-үзләрен тотышындагы, иҗтимагый мөнәсәбәтләрдәге күренешләрне табигать күренешләренә охшатуга, чагыштыруга, шулай ук кешенең бертөрле эшләрен икенче төрлеләре белән, бигрәк тә физик эшләрен акыл эшләре белән чагыштыруга кайтып кала. Реаль чынбарлык, табигать күренешләре барлык халыклар өчен дә, нигездә, бердәм һәм төрле телдә сөйләшүче кешеләрнең характерында, үз-үзләрен тотышында, мөнәсәбәтләрендә, яшәү рәвешендә уртаклыклар зур булганлыктан, боларның барысын да чагылдыра торган фразеологик әйләнмәләрдә дә гомуми сыйфатлар булмый кала алмый.

Икенче җирлек үзара мөнәсәбәттәге тел ияләренең күптәннән дәвам итеп килә торган тыгыз бәйләнешләреннән гыйбарәт. Ул бәйләнешләр сәнгатьле фикерләүнең бердәм характерына нигезләнгән ике тел фразеологик гомумилекләренең артуына ярдәм итә.

Гомумилек, барыннан да бигрәк, төрле халыкларда бердәй мәгънәле тотрыклы әйтелмәләр булуда күренә. Күп кенә халыкларда, хәтта бер-берсеннән бик ерак яшәгәннәрендә дә бер үк фикер, бер үк мораль белдерә торган мәкаль-әйтемнәр бар. Мәсәлән, һәр халыкта дуслыкка тугрылыклы булу, тату яшәү, гаделлек, тырышлык, акыллылык, батырлык, кыюлык, укымышлы, белемле булу, изгелек, ягымлылык һ. б. сыйфатларны белдерә торган образлы чаралар табарга мөмкин.

Әйтик, ялгыз гына уңышка ирешеп булмый, бердәмлек кирәк дигән фикер рус һәм испан телләрендә: Бер карлыгачтан яз булмый; татар телендә: Бер тарыдан ботка пешми; данияле телендә: Бер җептән ситсы булмый; хакас телендә: Ялгыз агач җилдә тиз сына; бенгаль телендә: Бер чәчәктән яз булмый; гарәп телендә: Бер йон сакал түгел; кумык телендә: Бер таш стена түгел; абхаз телендә: Бер казыктан киртә кормыйлар; серб телендә: Бер имән имәнлек түгел; сингал телендә: Бер куак бакча түгел дигән мәкальләр белән белдерелә.

Үзенә күрә эше, үзенә күрә дусты һәм иптәше дигән фикер татар телендә: Чиләгенә күрә капкачы; әфган телендә: Урманына күрә җиләге, агачына күрә җимеше; кытай телендә: Казанына күрә чүмече; корея телендә: Боравына күрә тишеге; вьетнам телендә: Җиренә күрә җимеше; тат телендә: Һәр корабның үз дулкыны; рус һәм немец телләрендә: Сәламе нинди, җавабы шундый дигән мәкальләр ярдәмендә тәгъбир ителә.

Бер үк вакытта ике эшне эшләп булмый дигән фикер рус телендә: Берьюлы ике куянны куып булмый; татар телендә: Берьюлы ике көймә койрыгын тотып булмый; әфган телендә: Берьюлы бер итеккә ике аякны тыкмыйлар; чуваш телендә: Ике тәртә арасына берьюлы ике ат җигеп булмый; украин телендә: Берьюлы ике туйда биеп булмый; осетин телендә: Ике җәнлекне кусаң, берсен дә тота алмассың; немец телендә: Бер сугуда ике чебенне үтереп булмый; француз телендә: Бер ташны ике кошка тидереп булмый; кытай телендә: Берьюлы ике көймәдә торуы кыен дигән мәкальләр белән белдерелә.

Мәгънәләре бердәй, образлары төрле мәкаль-әйтемнәрне телләрнең семантик гомумилеге дип атарга мөмкин.

Татар һәм рус телләренең үзара күп гасырлар буена бәйләнештә булуы аркасында бу ике телдә күп санлы семантик-структур фразеологик тәңгәллекләр урнашкан. Алар – төрле телләрдә бердәй мәгънә белдерә торган һәм бер үк образга корылган тотрыклы әйтелмәләр.

Рус һәм татар телләрендәге күп санлы семантик-структур фразеологик тәңгәллекләр арасында аеруча киң кулланылган әйтелмәләрдән торган төп фондны аерып карарга мөмкин. Бу фондка кергән тотрыклы әйләнмәләр чыганагы буенча төп ике төркемгә: 1) гомумкешелек логикасы нигезендә барлыкка килгән фразеологизмнарга һәм 2) рус теле әйтелмәләренең семантик-структур өлгеләре белән ясалган фразеологизмнарга бүленә.

Мәгънәсе, образлылыгы һәм башка сыйфатлары белән рус теле фразеологизмнарына туры килгән тотрыклы әйтелмәләрдән чыганагы буенча татарларның үзләренеке дип фараз ителерлекләрен карап китү кызыклы. Бу чаралар төрле семантик төркемнәргә керә һәм күбесенчә аерым предметларны, кешенең төп эш-хәрәкәтен белдерә торган сүзләрдән төзелгән була. Шунысы игътибарга лаек: ике тел ияләренең дә тормышында аеруча киң кулланыла һәм күп очрый торган предмет, күренешләрнең мәгънәләрен белдергән сүзләр ярдәмендә ясалган фразеологизмнарда тәңгәллекләр күбрәк очрый. Мәсәлән, ике телдәге соматик фразеологизмнар арасындагы тәңгәллекләрне карыйк:

1. Баш (голова) сүзе белән төзелгән фразеологизмнар: баш вату (ломать голову); башка килү (приходить в голову); баштан сыйпау (гладить по головке); баш югалту (терять голову); баш белән җавап бирү (отвечать головой); баш әйләндерү (вскружить голову); баш салу (сложить голову); башымны кисәргә бирәм (голову даю на отсечение); баш күтәрү (поднимать голову) һ. б.

2. Аяк (нога) сүзе белән ясалган фразеологизмнар: аяксыз калу (остаться без ног); аякка бастыру (ставить на ноги); аяк сузу (протянуть ноги), аяк чалу (подставлять ногу); аяк басмаган (нога не ступала); сул аяк белән тору (вставать с левой ноги); бер аягың монда, икенчесе тегендә (одна нога здесь, другая там); аяк астында җир яна (земля горит под ногами) һ. б.

3. Кул (рука) сүзе белән төзелгән фразеологизмнар: кул күтәрү (поднимать руку); кул селтәү (махнуть рукой); кул кычыта (руки чешутся); кул җитми (руки не доходят); кулга ирек бирү (давать волю рукам); кулга өйрәтү (приучить к рукам); кул кушырып утыру (сидеть сложа руки); ике кулсыз калу (как без рук); кулдан-кулга (из рук в руки); кулы җиңел (лёгкая рука); уң кулы (правая рука); кулда тоту (держать в руках); кулга алу (взять в руки); алтын куллы (золотые руки); ярдәм кулы сузу (протянуть руку помощи); кул астында (под рукой); кулга эләгү (попадать в руки); кулы кыска (руки коротки); кулны бәйләү (связывать руки) һ. б.

4. Тел (язык) сүзе белән ясалган фразеологизмнар: тел әйләнми (язык не поворачивается); телнең сөяге юк (язык без костей); теле(-м, -ң) корысын (отсохни язык); уртак тел табу (находить общий язык); тел йоту (проглотить язык); теленнән тартып сөйләтү (тянуть за язык); телне тешләү (прикусить язык); тел кычыта (язык чешется); озын тел (длинный язык); усал телле (злой на язык); телеңә тилчә чыккыры (типун тебе на язык) һ. б.

5. Күз (глаза) сүзе белән төзелгән фразеологизмнар: күзгә-күз (с глазу на глаз); күз алдында (перед глазами); күз уйнату (играть глазами); күзгә карау (смотреть в глаза); күз яна (глаза горят); күз йому (закрывать глаза); күзем күрмәсен (глаза бы (мои) не видели); күз ачыла (глаза открываются); күзгә ташлана (бросается в глаза); күзгә керү (лезть в глаза); күздән яшерү (скрывать от глаз) һ. б.

6. Авыз (рот) сүзе белән ясалган фразеологизмнар: авыз ачу (открывать рот); авыз томалау (затыкать рот); авызга карау (смотреть в рот); авызга алмау (в рот не брать) һ. б.

7. Борын (нос) сүзе белән төзелгән фразеологизмнар: борын тыгу (совать нос); борын күтәрү (задирать нос); борын астыннан (из-под носа) һ. б.

8. Муен (шея) сүзе белән ясалган фразеологизмнар: муенга камыт кию (надевать хомут на шею); муен сындыру (сломать шею); муенга менеп атлану (садиться на шею); муенга асылыну (вешаться на шею) һ. б.

Татар һәм рус телләрендә кешенең башка әгъзаларын (йөрәк, күкрәк, җилкә, арка, йөз, ирен, чәч, бармак, колак, маңгай, корсак, эчәк, үкчә һ. б.); хайван, кош-корт гәүдәсенең кайбер өлешләрен (койрык, канат һ. б.), көнкүреш предметларын, каралты-кура һәм аларның төрле кисәкләрен, үсемлекләрне һәм аларның өлешләрен, хайваннарны, табигать күренешләрен, кыйммәтле ташларны, кием-салым, ашамлыкларны һ. б.ны белдерә торган сүзләр ярдәмендә төзелгән фразеологизмнарда да тәңгәллекләр күп: җилкәдән тау төшү (гора с плеч); чәчләре үрә торды (волосы дыбом встали); теш кайрау (зубы точить); иңгә-иң (торып) (плечом к плечу); тиресен тунау (шкуру снимать); терсәкне тешләп булмый (локоть не укусишь); җиң сызганып (засучив рукава); бугазга ябышу (взять за глотку); стенага борчак сипкәндәй (как об стенку горох); койрыгына басу (наступить на хвост); канатларын кисү (подрезать крылья); судан коры чыгу (выйти сухим из воды); ике ут арасында (меж двух огней); камыт кию (надевать хомут); диңгез тубыктан (море по колено); энә өстендә утыру (сидеть на иголках); тамыр җибәрү (пускать корни); комы коела (песок сыпется); тавык көләр (курам на смех); тавык төшенә тары керә (голодной курице просо снится); күркә кебек кабарыну (надуться как индюк); сай йөзү (мелко плавать); су сибеп тә аера алмау (не разлить водой); утка-суга керү (в огонь и в воду); җир белән күк арасында (между небом и землёй); каракның бүреге яна (на воре шапка горит); җиде кат үлчә, бер кат кис (семь раз отмерь, один раз отрежь); чебешләрне көз көне саныйлар (цыплят по осени считают); алма агачыннан ерак төшми (яблоко от яблони далеко не падает); без капчыкта ятмый (шило в мешке не утаишь); кем эшләми, шул ашамый (кто не работает, тот не ест); ни чәчсәң, шуны урырсың (что посеешь, то и пожнёшь); күп белсәң, тиз картаерсың (много будешь знать, скоро состаришься) һ. б.

The free sample has ended.

Age restriction:
16+
Release date on Litres:
05 March 2022
Writing date:
2014
Volume:
332 p. 38 illustrations
ISBN:
978-5-298-02640-6
Download format:

Similar books