Read the book: «Бер гаилә сурәте»

Font::

Бер гаилә сурәте
Повесть

I

Безне, түләргә акча булмау сәбәпле, административ ялга җибәрделәр. Ни кылырга икән дип эч пошып йөри. Бакча туйдырды. Бер урында казыну минем өчен түгел. Ничек буш вакытны уздырырга? Шушы уйлар белән мин Бауман урамыннан атлыйм. Халык ташкыны ага. Безгә хәтле дә шулай кешеләр каядыр чапкан, бүген без, иртәгә бөтенләй башка кешеләр агылачак. Башка кыяфәтлеләр, башка киемлеләр…

Бу урамның өске ягында гына минем кадерле уку йортым – университет урнашкан. Бәхетле студент чаклар инде артта калды. Хәзер барыбыз да төрле җирләргә таралып дөнья куабыз.

– Әй, Хәниф, сәлам, брат, – дигән тавышка уйларымнан арынып киттем. Карасам, университетны бездән бер ел алдан тәмамлаган Рәкыйп басып тора.

– Ә, сәлам, Рәкыйп, хәлләр ничек?!

– Әйбәт, әле яңа гына «Татарстан яшьләре» ндә тагын ике шигырем чыкты, укыдыңмы?

Икесенең дә берәр юлын гына укып чыккан идем. Берсе аның «Авылымны сагынам» булса, икенчесе «Айсылу, син кайда?» дип атала иде бугай. Бу темалар чәйнәлеп бетеп, башка язар бизәкләр калмаганга, мин аларның бары берме, икеме юлын укуга ук эшнең нидән торганын шәйли идем. Рәкыйпнең дә күп кенә шигырьләре:

 
Менәр идем авылым тауларына,
Кайтыр идем мәңгегә яннарыңа,
Мин гашыйк бит синең таңнарыңа.
 

Бу әле минем бераз яхшырак та чыкты кебек. Шулай да Рәкыйп талантсыз шәхес түгел, ул бик матур җырлый белә, шуңа күрә күңелен төшерәсем килмәде: «Дөресен әйтим, Рәкыйп, шигырьләрең начар түгел. Бигрәк тә теге „Айсылу, син кайда?“ дигәне. Мәхәббәт темасы – ул мәңгелек! Әйе, туган. Карале, яшьти, теге синең белән студент кичәләрендә парлап җырлап йөргән Гөлсылумы әле, кайларда ул, күргәнең бармы?» – дидем.

Дөресрәге, бу сорауны мин тизрәк шигырьләр тирәсеннән китеп, башка темага күчәргә теләүдән биргән булсам, икенчедән, мине, чыннан да, теге кызның язмышы кызыксындыра иде. Ошый иде ул кыз миңа. Кап-кара күзле, кара толымлы, йөзеннән нур бөркеп торган, моңлы тавышлы бу кызны мин бик еш уйлый идем.

– Сез бит, Рәкыйп, өйләнешергә йөрдегез шикелле?

Рәкыйп нишләптер үзгәреп китте. Агарды.

– Беләсеңме, Хәниф, ул бит вафат булды. Исеме аның Айсылу иде.

– Ничек?

– Дөресрәге, аны үтерделәр.

– Кит әле! Соң, андый чиста күңелле адәм баласын үтерергә ярыймыни?!

Чыннан да, миңа Айсылу бик кызганыч. Андый тәртипле, матур гаилә төзи алырдай кызлар сирәк була шул.

– Теге минем «Татарстан яшьләре» ндә чыккан «Кайда соң син хәзер, Айсылу?» дигән шигырем аңа багышланган иде.

– Авыр кайгыңны уртаклашам, дустым. Белмәдем, гафу ит!

– Шулай, – дип, Рәкыйп авыр сулады.

– Ә үтерүчене тоттылармы соң?

– Әйе.

– Кем инде ул?

– Яңа гына төрмәдән чыккан бер бәндә. Авылдашы…

– Бик кызганыч!

– Шулай! – дип, Рәкыйп яңадан авыр сулады.

– Карале, Рәкыйп, кечкенә шигырьләр язганчы, прозага күчеп кара. Яз шушы вакыйгага багышланган берәр әсәр. Калдыр Айсылу турында бер истәлек.

– Яза алмыйм.

– Алайса үзем алынам. Тик бар белгәнеңне миңа сөйлә!

– Булмый, искә төшерәсем килми! Кирәкми! Ярый, сау бул, мин киттем.

Ул шулай дия-дия, мине аптырашта калдырып, ничек кинәт килеп чыкса, шулай кинәт юкка да чыкты. Бу ни булды инде тагын? Тик шулай да ниндидер шик уянып калды. Нишләп ул минем бу эштә казынуымны теләмәде?! Нишләп? Сәер. Ул үзе үк үтермәгәндер ич инде?! Тфү-тфү, Аллам сакласын! Рәкыйп турында начар уйлыйм. Кая инде аңа кеше үтерергә. Өстәвенә өйләнергә йөргән кызы. Куркак Рәкыйпкә тагын кеше үтерү!

II

Рәкыйп белән күрешкәннән соң, ике көн вакыт үтте. Менә мин Айсылуның адресын табып, алар авылына барыр өчен автобуска утырдым. Кемне башта күрергә? Әти-әниләре белән ничек сөйләшергә? Үтерүченең туганнары белән ничек сүз башларга? Кая урнашырга? Кемдә тукталырга? Миңа калса, бу эш күп вакытны алырга да тиеш түгел. Хәзер бер аем материал тупларга китсә, язарга бер ай вакытым кала. Аннан эшкә инде, Алла боерса. Күптән бер әйбер язганым юк. Иң соңгы әсәрем чыкканга да шактый гомер узды. Ходай Тәгалә миңа бераз талант бирсә дә, шуңа өстәп шактый гына зур ялкаулык та бүләк иткән. Шулай да үземне җиңеп, тик ятканчы дип, чыгып киттем. Тагын бер уңай ягымны оныта язганмын икән, миңа каршылыклар күбрәк очраган саен, мин үҗәтләнеп ныграк бара торган кеше. Тыныч диңгездә йөзәргә яратмыйм, дулкынлысы кирәк. Анысы күтәреп-күтәреп ыргыта, йә яр кырыена илтеп ташлый, йә төпкә алып китә.

Автобуста кеше күп түгел иде. Берничә марҗа, ике исерек абзый. Тагын берничә кеше бар, алары телсезләр, ахры, сөйләшмиләр. Ярты сәгатьләп баргач, машина урман эченә килеп керде, алда кара тасма булып асфальт юл сузылган. Димәк, барып җитәргә дә әллә ни күп калмады. Әйтүләре буенча, Айсылу нәкъ шушы урманның бер төшендә көчләнеп, соңыннан кыйнап үтерелгән.

Менә Чишмәле авылы. Тиз киленде. Сәгать иртәнге сигез генә әле. Башлап кемне күрергә? Ә күрәсе кешеләр күп. Шулай да колхоз рәисеннән башларга ниятләдем. Беренчедән, хуҗа кеше, икенчедән, кунарга урын сорарга кирәк.

Бәхеткә каршы, ул идарәдә иде. Олы гына гәүдәле, ит белән аракыны күп кабул иткәне күренеп тора, кызыл зур борын, кабарынкы бит.

– Исәнмесез, Фатих Кәримович. Сезне Казаннар борчый әле…

Рәис селкенеп куйды.

– Яхшы, узыгыз! Тик минем вакытым күп түгел, ашап-эчәргә дә, районга китәргә, глава җыя.

– Фатих Кәримович, мин – язучы кеше, Казаннан. Миңа бүген төн кунарга урын кирәк булачак, борчыганым өчен гафу итегез!

– Булыр. Минем исемнән әнә авыл сәвитенә әйтерсең. Сез ни турында язарга ниятлисез соң?

Мин кыска гына аңлатып бирдем. Рәискә бу тема ошамады, ахрысы, тыңлаганда «кхем-кхем» дип тамак кыргалады, боргаланып утырды. Мин сөйләп бетергәч: «Энем, бер дә кирәкле эш белән йөрмисең икән. Беренчедән, кызның туганнарының ярасын кузгатасың, икенчедән, гаепле малайның ялгыз әнисен борчыйсың. Йөрмә кирәкмәгәнгә! Әнә яз матуррак әйберләр турында! Ярый, хуш», – дип, ул торып чыгып китте. Кызык. Эшнең беренче минутыннан ук каршылык. Нишләргә? Тукта, авыл советын күрим дә Айсылуларның әниләренә барыйм әле.

Авыл советы чибәр генә бер ханым булып чыкты, елмаеп-көлеп кенә сөйләшә. Күбрәк ул сөйли, мин сораштырам гына. Төп темага килеп җиткәч, ул җиңел генә аны әйләнеп уза да тагын үзенекен сөйли. Йөз баш сарыклары бар икән, илле каз бәбкәсе алганнар, Венгрия нәселеннән. Имеш, бавыры деликатес. Дүрт сыерлары, унсигез оя бал кортлары бар икән. Яшәргә бик авыр. Печәне, утыны кирәк, ял күргәне юк икән. Ул мине ташландык бер сарайга урнаштырып, чәй эчәргә дә чакырмыйча, казларымны ашатасым бар дип, өенә ычкынды. Мин өй эченә күз салдым. Тәмәке төтене сеңгән, ишегендә мәңге биге булмаган, стеналарына төрле хәшәрәт сүзләр, рәсемнәр төшерелгән бу бүлмәдә, белмим, кемнәр яши ала торгандыр, аңламыйм! Ярый әле, бер генә тәүлеккә килдем дип, эчтән шатланып куйдым.

Минем монда бер генә эш тә пешми әле. Рәкыйп качты, колхоз рәисе язганны теләми, авыл советы рәисе үзенекен лыкылдый. Сасы бүлмә. Әллә нинди сәер хәл әле бу…

Термостан чәй салып, колбаса белән ипи ашагач-эчкәч, кузгалдым. Авыл матур гына күренә. Йортлары да төз. Татар бай яшәргә, матур яшәргә ярата инде ул. Бая озата килгәндә, авыл советы рәисе Айсылуларның йортын күрсәтә киткән иде, аны табуы кыен булмады. Йорт таза күренә, димәк, мал җанлы, тырыш хуҗа яши. Капканы ачып эчкә үтәм. Ишегалдында кара «Жигули» тора. Үзләренеке микән, йә булмаса, берәрсе кайтканмы? Зәңгәргә буялган чолан ишеге янәшәсендәге кыңгырау төймәсенә басам. Озакламый аяк тавышлары ишетелә, ишекне ябык кына чырайлы, күз төпләре каралып чыккан илле-илле биш тирәләрендәге бер апа ача.

– Исәнмесез, апа! Мин кайчандыр сезнең Айсылу белән бергә укыган идем.

– Ә, шулаймы! – дип, апа тагын катып калды.

– Менә сезне күреп, хәлегезне генә белеп чыкмакчы идем. Әллә абый өйдә юкмы?

– Ул өйдә дә. Ни…

– Алайса, кереп, аны да күреп чыгыйм.

Өйдә илле яшьләрендәге бер ир кеше утыра иде. Басынкы гәүдәле, авыр эштән тупасланган юан, нык бармаклы, усал күзле бу кеше Айсылуга бик охшамаган.

– Нихәлләрегез бар?

– Ярый әле! – диде абый, башын да күтәрмичә.

– Мин сезнең кызыгыз белән бергә укыган идем.

Абый бераз башын күтәрде:

– Сезгә ни кирәк соң монда?! Үткән-беткәнне кубарып йөрисең!

– Бу коточкыч вакыйганы беләсем, хәлегезне генә уртаклашасым килгән иде.

– Нәрсәгә сиңа безнең хәл?

Бу сүзләр миңа бигрәк тупас булып яңгырады. Бу сүзләр, бар ычкын моннан, дигәннән бер дә ким түгел иде. Теге якта апаның үксеп алганы ишетелеп китте. Абзый шунда, теге бүлмәгә борылып: «Нәрсә анда үксегән буласың, зараза! Тагын бер генә ишетим!» – дип җикерде. Апа шым булды. Минем бүтән сүз әйтергә телем әйләнмәде. Нишләргә? Нәрсә соң бу? Әллә көне шулай туры килдеме?

– Ярый алайса, сау булыгыз! – дип чыгып киттем. Ишегалдындагы теге «Жигули» тагын да карарак, авыл урамы элеккедән шыксызрак булып күренде. Апаның ишегалдына хәтле озата чыкмавы гына да күңелгә әрнү өсти иде. Ничек итеп Айсылу шушы ата-анадан туды икән?! Менә хәзер Рәкыйпнең ачылып бетмәве аңлашыла. Ярый Рәкыйп йомшаграк кеше, миңа түзәргә кирәк!

III

Искереп беткән бу йортка күптән ирләр кулы тимәгәне күренеп тора. Димәк, үтерүче шушы йортта үскән. Ишегалдына узам. Өй ишегенә йозак эленгән. Әллә мин килгәнне күреп чыгып качкан инде?! Бар микән бу авылда адәм рәтле бер кеше? Шулай да ындыр артларын карыйм әле. Сарайга керәм, мине күреп сарыклар өркелә, икенче капканы ачып артка чыксам, котым алынды. Каршымда кулына урак тотып бер апа басып тора. Мин артка чигенә башлаганны күргәч, апа телгә килеп:

– Ишек ачылганны ишетеп, кем керде икән дип, каршы алырга гына килүем, курыкма, улым. Әнә чүп үләннәрен утап, сарыкларга бирәм, яшь бәрәннәре бар.

Апаның миңа карата бернинди кара нияте булмавына төшенгәч, телгә килдем:

– Котны очырдыгыз, апа!

Апа елмаеп җибәрде. Йөзе матураеп, ачылып китте. Яхшылабрак карагач, аның, чыннан да, элек бик чибәр, шул чибәрлеген әле хәзер дә югалтып бетермәгәнлеген чамаладым.

– Апа, мин сезнең авылда булган хәлләр белән кызыксынып килгән идем. Без Айсылу белән Казанда бергә укыдык.

Апа күз яшьләрен сөртеп:

– Алтын кыз иде, бәгърем. Трай типмәде. Килде-китте белән йөрмәде. Чибәр, тырыш, укымышлы иде… – диде.

– Шулай да сезнең малаегыз…

– Юк, улым, ул үтермәде аны. Ул андый эшне эшли алмый. Ул аны яратты гына.

– Ничек?!

– Улым, син бик ашыкмыйсыңдыр ич?

– Юк, иртәгә генә китәм.

– Алайса әйдә, чәй дә куйган идем, ташып ята торгандыр, кереп башта чәй эчик, шунда сөйләшеп утырырбыз. Үзең кая туктадың соң, улым, колхоз хуҗаларындамы?

– Юк, апа, кунакханәдә.

– Кем кертте инде анда сине?

– Колхоз рәисе.

– Оятлары да юк икән. Бер көнгә килгән кешене. Ярар, әйдә, чукынсыннар.

Без кергәндә газга куелган чәйнек дөбер-шатыр кайнап утыра иде. Әллә ни байлыгы булмаган бу өйнең чисталыгына шаккаттым. Әллә апаның җылы каршылавы тәэсир иттеме, миңа бу өйдәге тәртип ошый иде.

– Син, улым, әнә түргә уз. Менә монда. Илсур улымның яраткан урыны.

Апа суыткычтан сөт, каймак, кәрәзле бал, аертылган бал чыгарды.

– Балны колхоздан аласызмы, апа?

– Безнең кебекләр ала алмый аннан, улым. Сөте дә, мае да, балы да үзебезнеке. Унике оя кортым бар. Иремнең истәлеге. Ул үлгәч, үземә калды. Илсур кайтканчы саклый алсам. Үлеп ярата иде бал кортларын. Нәкъ атасы инде. Бал кортының чисталыгы, уңганлыгы, осталыгы башка беркемдә дә юк дия иде. Дөресе дә шулай аның, улым. Агуы да, балы да, башка нәрсәләре дә файдалы. Әйдә, суынганчы чәеңне эч, бәрәкәте китмәсен.

– Апа, Илсур элек тә утырып чыккан идемени?

– Әйе, ике елга утырттылар. Бер елдан чыкты.

– Ә ни өчен?

– Казанда бер кешене чишендерделәр. Берсе – әнә шул колхоз рәисе малае, берсе – склад мөдиренеке. Өченчесе – Илсур.

– Тегеләре күпме утырды?

– Утырмады. Илсурны күндерделәр. Бер генә кеше эшләгән булса әзрәк бирәләр, диделәр. Үзләре таланучыга балын, итен, милициягә 3 миллион бирделәр дә – вәссәлам. Ә безнең мескен, тегеләргә ияреп кенә йөрсә дә, утырып кайтты.

– Хәзер сезнең хәлне килеп белгәлиләрме соң? Әтиләре булышамы?

– Кемне әйтәсең, колхоз хуҗасынмы? Нишләп килсен ул безгә? Миңа үпкәле ул.

– Ни өчен?

– Ирем үлгәч, көн саен бәйләнеп йөрде. Нинди генә явызлыклар күрсәтмәде, үзенекен эшләр өчен. Улыма укырга керергә язу бирмәде. Күпме хезмәт хакыбызны кисте. Сөйләсәң чиге юк. Барыбер үз дигәненә ирешә алмады. Илсур гына кызганыч…

– Шулай да, нидән чыгып Илсур үтермәде дисез?

– Бер-берсен яраткан, инде өйләнешергә дип йөргән кешеләр үтерәме бер-берсен? Әйт әле шуны?

– Ничек өйләнешергә?!

– Әйе!

– Соң, Айсылу бүтән кешегә, бергә укыган егеткә чыгарга йөрде!

– Әйе. Ата-анасы белән дус кызлары башын бутадылар Айсылуның. Имеш, төрмәдә утырган! Имеш, атасыз бала! Төрмәдә дә утырмады бит инде ул, теге «условно» дигәнендә. Соңыннан барыбер ярату җиңде.

– Монысы бөтенләй яңалык. Алайса нишләп Илсурны алдылар?

Апа бераз уйланып калды. Күзләрен яшь пәрдәсе каплады.

– Йа Ходаем, берсен – теге дөньяга, берсен төрмәгә озаттылар! Ни өчен?! Алардан явызраклар яши бит! Ни өчен?! Кемгә начарлыгыбыз тиде икән? Кем каргады соң? – Апа алъяпкычы очына күз яшьләрен сөртте. – Төрмәдән кайткач, Айсылуның бүтән кеше белән йөрүен Илсурга сөйләгәннәр. Ә ул салган баштан бөтен клубка: «Әгәр дә Айсылу бүтән кешегә чыга икән, мин аны үтерәм», – дип кычкырган. Айсылу үләсе көнне Казаннан кайтырга тиеш иде, Илсур каршы алырга китте. Авыл башындагы урманда Айсылуны таба. Ул вакытта әле үлмәгән булган, җан кисәгем, урман эченнән юл кырыена шуышып чыккан. Илсур аны барып кочаклап ала, күлмәкләре канга буяла, бармак эзләре кала. Ул бит аны үтерергә түгел, каршы алырга гына киткән иде…

Хуҗа хатынның күзләреннән яшь ага. Аның кайгысының чиге юк. Ниндидер кабахәт, күпме кешегә кайгы китергән. Мин бу апаның сүзләренә ышандым. Чөнки ышанмаска мөмкин түгел.

– Тынычланыгыз, апа! Барысы да әйбәт булыр. Бәлкем әле Илсур гаепсез булса, котылыр, – дип, тынычландырырга тырышам…

– Белмим инде, улым.

– Апа, мин хәлемнән килгәннең барысын да эшләрмен.

– Рәхмәт, улым! Булыр микән?!

Димәк, Илсур үтерүче түгел. Ә кем? Очраклы бер явызмы, Рәкыйпме? Нигә теге көнне куркып качты ул? Нигә минем язарга теләвемне өнәмәде?! Күңелдә шик калды. Бәлкем, кызның әти-әниләрен дә куркытканнардыр? Шуңа күрә мине каршы алулары да… Аларны да аңларга була. Сизәм, бу эш катлаулана бара. Хәзер нишләргә? Тикшерүчене күреп сөйләшергәме?

– Апа, бу эшне кем тикшерде соң?

– Әскәров дигән кеше. Үзебезнең районныкы.

– Миңа иртәгә аны күрергә кирәк. Иртән районга автобус бармы?

– Юк. Иртән сөт машинасы белән китсәң генә инде, улым.

Яхшы. Димәк, иртәгә районга, әгәр анда эшләр бетсә, Казанга. Соңрак ничек тә булса Илсур белән күрешергә кирәк. Бу эштә булышырга милициядәге дустым Гамил ярдәм итә алыр дип уйлыйм.

– Ярый, апа, бик зур рәхмәт, кайтып ятарга кирәк. Караңгы да төшеп килә.

– Улым, шул ташландык өйдә ятканчы, әйберләреңне җый да монда гына кил.

– Яхшы булыр микән соң?

– Булмаган кая, бар, бар, әнә Илсурым урынына ятарсың. Бер белмәгән кеше булсаң да, ышанычлыга охшагансың. Бар, бар, улым!

Мин бу апаның олы күңеллелегенә шаккатып чыгып киттем. Теге ташландык өйгә кайтып җиткәндә, тәмам караңгы төшкән иде. Термосны алып, дипломатка тыктым, ашамлыкларны нәрсәдер тетеп салган. Күсе дусларга бәйрәм булган, күрәсең. Инде утны сүндереп китәргә җыенганда, тәрәзәдән өй эченә ярты кызыл кирпеч килеп төште. Утны тиз генә сүндереп, өй почмагына чумдым. Димәк, минем монда килүем кемгәдер ошап җитмәгән, тик кем ул? Әкрен генә тәрәзә кырыена килеп, урамга күз салдым. Ерактан төшкән ут яктысында беркем дә күренми. Кара ниятче бәргән дә качкан, йә булмаса берәр җирдә посып ята. Нишләргә? Ничек чыгып китәргә? Берәр җирдә качып торып, башка тондыра күрмәсеннәр. Ишек төбенә килеп, тирә-якны тыңлыйм. Йөрәк дөп-дөп тибә. Бер 10–15 минуттан, ул-бу ишетелмәгәч, әкрен генә ишекне ачып, тәвәккәлләдем. Иелеп кенә, рәшәткә артларына кача-поса, Илсурларга таба киттем.

Өйгә шулай дулкынланып кайтып кергәнне күргәч, хуҗа апа:

– Ни булды, улым, әллә әйберләреңә тигәннәрме? – дип сорады.

– Юк, тәрәзәгә кирпеч җибәрделәр.

– Булмас ла, бездә алай җүләрләнеп йөрүчеләр юк. Бәлкем, берәр исерек башы, йә булмаса бала-чага бу йортта барыбер кеше тормый дип ташлагандыр.

– Анда бит мин ут кабызган идем.

– Белмим, алайса кем булыр икән?

Без тагын ярты сәгатьләп сөйләшеп утыргач, йокларга яттык. Шулай да минем күңел тыныч түгел, сизәм, бу әле башы гына. Күзгә һич йокы керми. Ике-өч сәгать вакыт үтмәгәндер, чаң кага башладылар. Апа: «Йа Алла, ни булды икән, – дип, тәрәзәгә капланды. – Йа Хода, кунак йорты яна! Ярый әле, улым, монда килеп калдың!» – диде.

– Минем сезнең авылга килеп төпченеп йөрү, кемнәрнеңдер тынычлыгын бозган, күрәсең. Очраклы гына хәл түгел болар!

Апа авыр сулап:

– Кемнәр булыр икән? – диде.

– Кем белгән инде аны. Апа, минем сездә икәнне беркем дә белергә тиеш түгел! Сорасалар, караңгы капкач китеп барды, диярсез. Ә иртәгә иртүк кузгалырга булыр. Уен чынга китте!

– Яхшы, улым. Безнең бәрәңге бакчасыннан туп-туры олы юлга чыгып китәргә мөмкин. Аннан районга баручы берәр машинаны туктатырсың.

IV

Таң атып килә. Әтәчләр берсен-берсе уздыра-уздыра кычкыра башлады. Илсурларның арт капкаларыннан бик сагаеп кына чыгып, бәрәңге буразналары арасына иелә-иелә, бакча башындагы талларга таба чаптым. Таллык уртасында әллә ни зур булмаган чишмә ага. Суда чәчелеп яткан ташларга баса-баса, ниһаять, ярның теге ягына сикердем. Тагын ун минуттан олы юлга чыктым. Алланың рәхмәте яусын, өченче машина туктап мине алды. Бу үз машинасы белән районга баручы урта яшьләрдәге бер ир кеше булып чыкты. Абый кеше бик сүзчән булмаганлыктан, үз уйларыма чумдым. Кем булды икән ул кичә кирпеч ыргытучы, ут төртүче? Бәлки, бу эшне бөтенләй туктатыргадыр. Юк, мин бу эшне барыбер ачыкларга тиеш.

Менә район үзәгенә дә килеп җиттек.

Мин абыйга акча биргәч, милиция бүлеген сорадым. Ул әллә ни ерак булып чыкмады.

Иртәрәк иде әле. Кече лейтенант Әскәров килмәгән. Район үзәге болай җыйнак кына күренә. урамнары да әллә ни чүпле түгел, яшеллек тә җитәрлек. Бер сәгатьләп йөргәч, кире килсәм, дежурный Әскәровның килүен әйтте.

Әскәров дигәннәре кечкенә генә буйлы, кара чәчле, өстәл артында әллә кем булып утырырга ярата торган бер авыл егете булып чыкты. Мине күргәч, бер кирәкмәгәнгә телефон номеры җыйган, ниндидер кәгазьләр актаргалаган итте. Мондый бәндәләрне мин хезмәт иткән җирдә «кепкасы белән бер метр» дип үртиләр иде. Шушы сүзләр исемә төшеп, үзем дә сизмәстән көлеп җибәрдем.

– Сез нәрсә, гражданин, монда маймылланып утырасыз? Циркка килмәгәнсездер ич. Бу сезгә кәмит күрсәтә торган урын түгел, бу районның Эчке эшләр бүлеге!

– Гафу итегез, иптәш лейтенант, бер кызык хәл искә төште дә…

Теге боргаланып-сыргаланып алгач, бәлки, лейтенант дип эндәшү дә тәэсир иткәндер, тынычлана төште. Мондый бәндәләрне яхшы беләм мин, алар – үртәлүчән, гарьчел, үчле бәндәләр. Алар белән үзеңне мескенрәк, түбәнрәк тотсаң әйбәтрәк. Әгәр үзеңнең өстенлегеңне әз генә сиздердеңме, ул синең кан дошманыңа әйләнергә мөмкин.

– Сезне бик яхшы эшли, тырыш егет, диделәр. Шуңа күрә сездән бер эштә ярдәм сорап керүем иде, иптәш Әскәров.

Теге үзгәрде, димәк, минем «борчак патроннар» кирәкле урынга тиде.

– Әйе, әйе, әйтегез! Тартынмагыз.

Мин эчтән генә каян җыеп бетерәләр икән шундый йолкышларны дип уйласам да елмаеп:

– Мине Чишмәледә булган Айсылу вакыйгасы кызыксындыра.

Әскәровның йөзе үзгәреп китте. Бу сорау аңа ошамады, ахры. Нигә икән?

– Ул җинаять инде ачылды. Монда сезне нәрсә кызыксындыра соң? Кичә миңа хәбәр иткәннәр иде шул, бер язучы килгән, нидер язмакчы була, дип, димәк, ул сез инде.

Менә мин шушы урында кичермәслек зур хата ясадым, үземнең уен картасын ачып салдым. Бу хата әле миңа киләчәктә үзен искә төшерәчәк.

– Иптәш лейтенант, менә мин кайбер кешеләрне күреп сөйләшкәч, шуны аңладым. Илсур бит берничек тә үтерүче була алмый. Алар бит 15 көннән туй ясарга җыенганнар. Мөмкин хәлме бу?!

– Нишләп мөмкин булмасын? Ачуланышканнардыр. Йә теге Айсылуы хыянәт иткәндер.

– Ничек хыянәт иткән?!

Әскәров шунда үзенең бу өлкәдә дә белемле икәнен күрсәтеп алды.

– Ничек дип, берәрсе белән йөри башлагандыр.

– Ә сезнең дәлилләрегез бармы соң, иптәш лейтенант?

– Бу булырга мөмкин хәл генә.

– Булырга мөмкин хәл, булган хәл түгел бит әле.

Әскәров бөтенләй чыгырдан чыга башлады. Ул ярсып:

– Гражданин, сез әгәр ул хәлләрне язарга килдегез икән, языгыз. Ләкин тикшерүчеләргә ничек эшләргә икәнен өйрәтеп йөрмәгез. Үтерүче билгеле, Айсылу янында Илсурның аяк эзләре, күлмәгендә – бармакларыныкы. Үз күлмәгендә – Айсылу каны. Монда Отелло белән Дездемона хәле кабатланган. Ә хәзер, зинһар, минем вакытны алып утырмагыз, эш күп.

Димәк, бу кеше нәрсәдер яшерә. Илсурның гаепсезлеге ачыклана башлады. Мин лейтенантка:

– Ярый, алайса Казанга кайткач, бу эшне яңадан торгызып тикшерүләрен сораячакмын, – дидем.

Лейтенант торып ук басты:

– Яхшы, барыгыз! Без дә сезнең өстән эш ачтык. Чишмәле кунакханәсенә ут төрткәнсез. Әгәр тикшерү кабат башлана икән, сез йә йорт бәясен түлисез, йә шул ук Илсур янына бер камерага…

Менә инде монысы минем өчен көтелмәгән хәл иде. Каян китереп сугасын беләләр. Иң яхшысы – дәшмәскә, китәргә кирәк.

– Сау булыгыз!

– Хушыгыз, гражданин Хәниф иптәш!

Мин урамга чыктым. Әлеге сөйләшүдән миңгерәп калган башны саф һавада җилләтеп алырга уйладым.

Тирә-якта йортлар, кибетләр. Мәдәният сарае янында ике исерек сугыша. Район базары. Кеше кайный, гөр килә. Төрле кешеләр: сары чәчле, кара чәчле, сакаллы, түбәтәйле, шәлле… Тукта, нинди таныш йөз булды әле бу? Кем иде соң? Мин тирә-якка күз салып танышымны эзли башладым. Әнә ул ашыга. Нигә ашыга? Ул бит мине белә. Ә ник исәнләшмәде? Өстендә шул ук кара костюм. Бу бит Рәкыйп! Димәк, бу эшне эшләүче – ул. Йортны яндыручы да, кирпеч бәрүче дә. Мин аның артыннан ашыгам. Тотып, телен ачтырасы иде. Теге, минем тизләгәнне сизеп, тагын да ашыга. Менә ул ниндидер ишегалдына кереп китте. Артыннан керсәм, юк. Ух, ычкынды кабахәт. Ычкынды. Менә килеп каптым мин суның болганган җиренә. Тукта, иң яхшысы Казанга кайтып, Черек күлдәге Гамил дус белән киңәшергә кирәк.

The free sample has ended.

Age restriction:
18+
Release date on Litres:
17 March 2026
Writing date:
2023
Volume:
110 p. 1 illustration
ISBN:
978-5-4494-0141-0
Copyright Holder::
ТАТМЕДИА
Download format: