Read the book: «Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти»

Font::

Миркасыйм Госманов
Хәтер мизгелләре. Истәлекләр

Төзүчеләре:

Д. М. Госманова, Д. Г. Мостафина


Усманов Миркасым Абдулахатович

Мгновения памяти


Составители:

Усманова Диляра Миркасымовна

Мустафина Дина Абдулбаровна



© Татарстан китап нәшрияты, 2019

© Госманова Д. М., Мостафина Д. Г., төз., 2019

© Госманов М. Г., варислар, 2019

Аның күңеле таулы иде

Мин аны беренче тапкыр Казан университетына керү имтиханнары биргәндә күрдем. Тарихтан имтихан алучы укытучылар арасында әллә каян аерылып тора. Куе чәй йөгерткән төсле карасу-кырыс йөзле, юка иреннәрен кысып, утлы күмер кебек янган күзләрен зәһәр очкынландырып утыра… «Бик усал күренә бу, чиратны үткәреп, хатын-кыз укытучыларның берәрсенә утырасы булыр», – дип ният кылганым хәтергә уелган… (Соңыннан белүебезчә, күзгә ташланып торган кырыслык битлеге аның миһербанлы, уенчак, гаҗәеп нечкә җепселләрдән үрелгән күңеленең пәрдәсе, калканы гына булган икән.)

Ул борын-борынгыдан төрки-татарлар җирләре саналган Кытайның төньягында, ягъни Бөек Кытай диварының тышкы – төньяк-көнбатыш ягында гомер кичерүче милләттәшләребез кавеменнән булып чыкты. Аның кыяфәтеннән, күз карашыннан, үз-үзен тотышыннан борынгы бабаларыбызга хас экспрессив көч-дәрман, үз-үзенә ышану, эчке максатчанлык ташып торганын күрми калу, аңа «буйсынмау» мөмкин түгел. Миңа калса, ул Алтай-Саян төбәкләре, Тарбагатай далалары аша, сак(скиф) – сармат бабаларыбыз, Атилла һуннары, түркләр җилдереп узган япан дала буйлап тояк эзләрен барлап, сүнгән учак урыннарын тергезеп, халкыбызның мең еллар буена килгән күркәм гадәт-сыйфатларын сеңдерә-сеңдерә, мәелләрен төшенә-төшенә җәяүләп килгәндер кебек. Килгәндер дә, ихтыяр көчен җыеп, Казанның фән дөньясы ишеген каккандыр (университет колонналары арасыннан узып, студент эскәмиясенә утырганда Миркасыйм Госмановка инде 24 яшь була). Татарстанга китергән юллар, ул аралашкан төрки халыклар аның йөз-төсмеренә үзенчәлекле чалымнар өстәгән сыман, ул гомумтөрки кыяфәтле: уйгурлар – үзенеке, кыргызлар – үзенеке, казахларүзенеке дип санарлык. Аларның тел үзенчәлекләренә дә ул, бәһале баян регистрында көйне үзгәрткән кебек, бик тиз күчә ала иде. Уйгур белән уйгурча, казах белән казахча, үзбәк белән үзбәкчә, төрек белән төрекчә гәпләшә белгән, гомумтөрки тел байлыгын аң-белеменә сыйдыра алган булачак галимебез әнә шулай итеп мәркәзебез Казанга тел-әдәбият, иҗат серләрен өйрәнер өчен килә дә… әдәби телен чарлар өчен, Чыңгыз Айтматовның «Җәмилә»сен тәрҗемә кыла да… әдәби иҗаттан фәнни эзләнүләр юнәлешенә кереп китә. Аспирантурада укыганда ук җирле халык игътибарыннан читтә кала килгән рухи хәзинәбезне – борынгы кулъязмаларны эзләү-барлау, җыю-өйрәнү, хәтеребезне уяту мәшәкатенә чума. Бу гамәл ифрат вакытлы башлана, тарихи хәтерен җуя барган варислар борынгы кулъязмаларны укый да, кадерен дә белми башлаган, фәнни җәмәгатьчелек борын төбендәге «кече» болгар тарихыннан гайрегә үрелергә кыймаган чорда, ул татарның иң гайрәтле, иң гыйбрәтле, дөньяви танылган дәүләт оештырып, югары кимәлдәге мәдәни җәүһәрләр, гүзәл архитектура үрнәкләре, гаҗәеп әдәби әсәрләр тудырып калдырган чоры – шөһрәтле Алтын Урда дәүләте тарихын фәнни кулланышка кертелми килгән чыганаклар нигезендә тасвирлап бирә.

Картлар күңеленә сак кагыла белү сыйфатына ия булуы, җор-үткен теле, сүзен мантыйклы кистереп әйтә алуы аны археографик эзләнү юлында бәһасез табышларга ирештерсә, чыганакчылык өлкәсендәге хезмәтләре исә аны дөньякүләм таныта, фәнни дәрәҗәләр яуларга мөмкинлек бирә (юл ача), академик исеменә лаек итә. Урта гасырга караган гарәби язулы чыганакларны өйрәнү серләренә төшенә алуы да аның шул ук барча төрки телләрне нигезле белүе аркасында була. Шунысы да әһәмиятле: ул безнең миллиләшә башлаган гадәтне – татар йортын, тарихын большевиклар канлы каләм белән сызган республика чикләренә генә кертеп карауны тар караш буларак бәяли килде. Кара диңгездән алып Татар бугазына чаклы җәелгән кыйтга ул – безнең ата-бабаларыбызның уртак җире булганлыгын исбатлады, географик атама өстәп, этносны милли төркемнәргә бүлгәләүне кабул итмәде. Аның белән әңгәмә корган вакытларда бу шәхесне безгә – битарафлык баса башлаган, курку-сагаю томанын ерып чыга алмаган, зирәк аң-акыл казаны саега башлаган мәркәзебезгә – Ходай үзе илче итеп юллагандыр кебек тоела иде.

Еллар узгач, Миркасыйм аганың үзе исән чакта туплап калдырган «Хәтер мизгелләре: истәлекләр» дигән исемдәге кулъязма җыентыгы кулыма килеп керде. Мин аны йотылып укып чыктым һәм үземне бимазалап йөргән күп сорауларыма җавап таптым шикелле. Ул үзе аралашкан, якыннан танышып, хезмәттәшлек иткән шактый шәхесләр турында җентекләп язып калдырган икән. Алар һәрберсе Миркасыйм ага күңеле аша узып, аның дөньясы аша бәяләнеп сурәтләнгәннәр. Җыентыкта ул узган гасырның 60  нчы елларыннан башлап җәмгысы ярты гасырны эченә алган вакытны, шул дәвердә эшләгән фән кешеләрен, тарихчыларны, югары уку йорты педагогларын һәм әдәбият-мәдәният өлкәсенә караган без күреп-белгән яисә исемен ишетеп калган татар зыялылары даирәсен сурәтли.

Төзүчеләр ихтыяры буенча бу җыентык Миркасыйм аганың үзеннән күпкә өлкән булган Әмирхан Еники, Гомәр Бәширов, Якуб Агишев һәм Хәй (Габделхәй) Хисмәтуллинга багышланган истәлекләрдән башлана. Беренчеләре күренекле әдипләребез булса, галимнәрнең берсе – университетта тарих-филология факультетының Татар бүлеге доценты, икенчесе – Тел, әдәбият һәм тарих институты гыйльми хезмәткәре. «Алар матур кешеләр, хәтта матур картлар, гыйбрәтле шәхесләр рәвешендә һаман хәтердә яшиләр икән», – дип яза ул бу галимнәр турында. Якыннанрак аралаша торгач, ул, яшьлек кайнарлыгы белән, Хәй Хисмәтуллин төзегән дәреслекләрдә җөмлә саен диярлек «матур» сүзенең кулланылуын галимнән, моның сәбәбе нәрсәдә иде, дип сорый. Шунда Хәй Хисмәтуллин аңа болай ди: «Син, энем, кешедән көләргә бик яратасың шул. Сәбәбен белмәсәң дә көләргә тырышасың. Алай ярамый… Сталин чорында, аннан соң да цензураның бездә ничек ажгыруын белмисең генә түгел, күз алдына да китерә алмыйсың. Тарихи, әдәби хезмәтләр генә түгел, хәтта тел белеме буенча язылган китапларны да кырык иләктән иләп, сөзеп чыгаралар иде… Шуңа күрә мисалларны үзебездән ясарга, еш кына «бизәп, матурлап» куярга туры килә иде… Ә син «төчеләнү» дисең. Беләсең килсә, ул төчелекләр чын-чынлап ачыргалану нәтиҗәсе иде…»

Бу сөйләшүдән соң Миркасыйм ага тетрәнеп кала, хәтта гафу да үтенергә оныта. Икенче вакыт аңа Хәй Хисмәтуллин болай ди: «Син, Миркасыйм энем, гомумән, кешеләр, күренешләр хакында кырыс, кискен фикер йөртергә яратасың. Алай катгый хөкем чыгарырга ашыкма син. Дөреслек синең милкең генә түгел бит. Гомумән, кешеләр, аларның эшләре хакында сүз әйткәндә, арада тагын берәр кешегә җитәрлек урын калдырып сөйлә. Арадан башкалар да үзеңне бәреп екмыйча гына узып китәрлек булсын. Дөнья катлаулы ул. Анда бер син генә яшәмисең бит…»

Шагыйрь, фольклорчы галим, драматург, «халык академигы» Нәкый Исәнбәт белән аралашулары турында мавыктыргыч итеп яза Миркасыйм ага. Сүз иярә сүз чыгып, Сталин терроры, 30  нчы еллар хакында Нәкый Исәнбәт аңа болай ди: «Әлхасыйль, безнең баштан кичкән ул хәлләрне аерым кешеләрнең генә җүнсезлеге түгел, ә куркыныч эпидемия, үләт китерә торган бәла-каза, кешеләрне тулаем кыра торган үтә дә йогышлы ваба яки тагун үләте кебегрәк кабул итәргә кирәктер… Әгәр сиңа 20–30  нчы еллар турында язарга туры килсә, шул коточкыч чорда яшәгән, көрәшкән, җәфаланган, корбан булган кешеләрдән берәүләрен генә мактап, икенчеләрен яманлап, сүгеп язудан саграк булырга тырышырсың. Гаеп аерым кешеләрдә түгел, бәлки шундый шартларны, психозны тудырган сәяси системада, большевиклар партиясе уздырган кабахәт, әйе, кабатлап әйтәм, чын-чынлап кабахәт, кешелексез сәясәттә иде. Ниһаять, егетем, тагын бер мөһим сәбәпне дә онытма, адәм баласы дигән җан иясенең табигатенә көнчелек, хөсетлек, башкалар өстеннән хуҗа булырга омтылу, карьеризм дигән начар сыйфатлар хас булуын һәрвакыт истә тотарга тырыш. Мин сөйләгәннәрне үзең генә хәтерләп кал. Белеп торуыңның файдасы булыр. Киләчәктә барлык серләр ачылыр – тәмам яланбот килеш калырбыз әле. Ә хәзергә сак бул, шымчылар, доносчылар һаман да адым саен».

Бу шаукымнардан еракта үскән Миркасыйм ага тынсыз кала һәм олпат аганың ачыктан-ачык әйтелгән дәһшәтле фикерләрен ярты гасырга якын вакыт беркемгә дә ачып салмый. Әмма өлкәннәрнең нәсыйхәтеннән яшь галим «30  нчы еллар «сират күпереннән» ничек болар исән-сау уза алды икән?» дигән сорауга җавап таба һәм ул чорны кичергән кешеләр язмышына, эшчәнлегенә сак килергә кирәклеген аңына сеңдереп кала.

Без бу җыентыкта дистә еллар буена Казан университетының Татар кафедрасын җитәкләгән, Миркасыйм абыйга фән юлына фатиха биргән профессор Хатип Госман турында бик тәфсилләп язылган истәлекне күрәбез. Үзенең остазы итеп санаган галимнең холык-фигыле, эшчәнлеге, укучысының кечкенә генә уңышына да куанып, рух биреп, очындырып кабул итүе хакында тормышчан мисаллар белән җентекләп, үтә ихтирам белән язылган очеркларның берсе бу.

Миркасыйм ага үсмер чактан ук әдәбият белән кызыксынган, үзе дә шигырьләр язып караган. Шуңа күрә аңа язучы-әдипләр дөньясы аерата якын. (Юкка гына ул татар канлы кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматов әсәрләре белән «саташып» йөрмәгән…) Ул үзенә тормыш сабаклары биргән, дөньяга фәлсәфи күзлектән караган Аяз Гыйләҗев, мәгънәле паузалар белән сөйләшә торган морза, тиңдәшсез югары сәнгатьле тел белән иҗат итүче Әмирхан Еники, Европада сәяхәт иткән чакта Эйфель манарасыннан «Татар теле» дигән атаклы шигырен Париж өстенә яңгыраткан Наҗар Нәҗми, нәшриятның алыштыргысыз редакторлары: гаҗәеп тел белгече, эрудит Рәис Даутов һәм Татар мәҗмугасының беренче тасвирламасын төзегән Рәшат Гайнанов, тапкыр сүз остасы, йөгерек акыллы, халык зирәклеген табигый үзләштергән Илдар Юзеевлар белән якыннан аралашкан һәм тирән хөрмәт белән сугарылган хатирәләрендә аларны хәерхаһлы искә ала.

Җыентыкка кертелгән тагын бер бәйләм очерклар үзәгендә төрле өлкә-тармакларда исем казанган, мәгърифәткә, мәдәнияткә мәгъсуманә хезмәт иткән шәхесләр: яшь Миркасыймны Казан университетының беренче археографик экспедициясен оештыруга җәлеп итүче, егерме биш ел дәвамында бу саваплы шөгыльне дәвам итәргә аңа этәргеч-фатиха бирүче талантлы тарихчы, Казан университеты профессоры, Ватан тарихы кафедрасы мөдире Шамил ага Мөхәммәдьяров, күренекле галим, татар китабын өйрәнүгә ныклы нигез салган әтрафлы монографияләр авторы Әбрар ага Кәримуллин, авторның сабакташы, гомерен рухи мирасыбызны җыю, саклау, тасвирлау эшенә багышлаган Альберт Фәтхи, соңгы елларда үтә якыннан аралашкан, гарәп теле белгече, искиткеч тирән белемле шәхес – Санкт-Петербургтагы Шәрык институты профессоры Әнәс Бакый улы Халидов (аның Казанга кайтып төпләнүендә Миркасыйм аганың өлеше искиткеч зур), Галиәсгар Камал исемендәге Татар драма һәм комедия театры режиссёрлары – киң карашлы кызыклы шәхес, театрыбызны дөньякүләм сәхнәгә алып чыгучы Марсель Сәлимҗанов, театрга яңа төр сулыш, яңа башлангычлар, яңа дәрт алып килгән, тик бик иртә бакыйлыкка күчкән Дамир Сираҗиев…

Кыскасы, әлеге китап гади укучының да, белемгә бай зыялы укучының да күңеленә хуш килер. Чөнки бу истәлекләр җыентыгы, кабатлап китәргә җөрьәт итәм, узган гасырның 60  нчы елларыннан башлап, ярты гасырдан артык гомерне эченә алган, хәзерге заман яшь буынга бик үк таныш булмаган дәвердә яшәгән зыялыларыбыз хакында. Бу галереяга кергән шәхесләрнең фәнни, әдәби, сәнгати эшчәнлеге академик күзлегеннән карап сурәтләнсә, йөз-кыяфәтләре чын каләм иясе тарафыннан, мавыктыргыч хикәяләү стилендә, юмор-мәзәк хәлләрне дә читкә тибәрмичә, бай тел белән табигый өслүбтә тасвирланган.

Җыентыкка кергән очерк геройларының күбесен Миркасыйм ага үзе «тормыш мәктәбе» мөгаллимнәре буларак кабул итә. Шуңа да, күрәсең, бу язмалар олы ихтирам хисе белән сугарылган. (Бу инсаннар белән аралашу аның үз табигатенә хас кешелеклелек, киң күңеллелек, ярдәмчеллек кебек сыйфатларны тагын да баеткан, үстергән. Сөйләүләргә караганда, ул Казан дәүләт университетының проректоры булып эшләгән елларда, кабул итүен үтенеп килгән кешеләрне (дәрәҗәсенә карамый) буш, коры «тәмле вәгъдә» белән генә борып чыгармый, ә гозерләрен чишү юлларын табып, һәрчак миһербанлы ярдәм кулын суза торган була.)

Тауларны сагына иде ул… Миркасыйм аганың миңа үзенең туган ягында Хинган тауларында сайгак атып йөргәнен сөйләгәне бар. Тауларда бит кеше җанын рәхәт котырта торган илаһи кодрәт бар. Үз йөрәген таулар биеклегенә куеп карый алганнарда бу тормышны, кешеләрне ярату хисе бай була.

Миркасыйм аганың күңеле таулы иде.

Аның бу китабы – кешеләрне олылау, кадерен белү, үзара мәрхәмәтлелек хакында инсафлы үрнәк, бәһасез рухи хәзинә.


Марсель Галиев,

Татарстан Республикасының

халык язучысы

Беренче бүлек

Аның дәшми калуы да мәгънәле иде1
Әмирхан Еники (1909–2000)

Әллә ни якыннан булмаса да, шактый озак вакытлар очрашкалап, аралашып йөргән олы яшьтәге кешеләрнең, ягъни замандаш аксакалларымның берсе Әмирхан ага Еники булгандыр. Аны беренче мәртәбә 1962/63 уку елында үзебезнең фәнни түгәрәгебезнең бер утырышында якыннан күргән һәм, түгәрәкне оештырып йөрүчеләрнең берсе буларак, танышып та калган идем.

Әмирхан аганың очрашуга килүе очраклы түгел иде. Соңгы вакытларда әдипнең кайбер әсәрләре тирәсендә студентлар арасында да фикер алышулар, хәтта бәхәсләр булгалый иде. Бигрәк тә күптән түгел дөнья күргән «Рәшә» повесте тирәсендә. Кайберәүләребез әсәрдән соклануларын белдерсәләр, икенчеләребез андагы кайбер образларның, фикерләрнең социалистик реализм принципларына туры килеп җитмәвен әйткән булалар. Мондый төрле карашлар бигрәк тә тәнкыйтьлерәк фикерләр яңгырауга, хәзер уйлап карасам, рәсми матбугаттагы төрле чыгышлар сәбәп булгандыр… Һәрхәлдә, бездә аның белән очрашу, үзен тыңлап карау теләге туган иде. Шуңа күрә укытучыларыбыздан Ибраһим ага Нуруллин, әдип белән сөйләшеп, аның ризалыгын алган иде.

Кышкы суык, зәмһәрир дип әйтерлек көннәрнең берсе булуга карамастан, түгәрәк утырышына студентлар күп җыелган, шуңа күрә гадәти уртача зурлыктагы аудиториядән киңрәгенә күчеп утырган идек. Күпчелек пәлтәдән, хәтта туннан. Әмирхан ага үзе дә шактый җылы киенгән – костюм астыннан калын свитердан, галстук-мазарсыз. Шулай да чын интеллигент кыяфәтендә…

Гадәттәгечә, бер студент аның иҗаты буенча кыскача доклад кебегрәк бер нәрсә укыды, аннары сораулар, чыгышлар, фикер алышулар китте. Кайбер бәхәс сыманрак нәрсәләр дә яңгырады. Аларның берсенә минем бер сүзем дә сәбәп булды шикелле: сүз уңаенда әдипнең кайбер әсәрләрендә, әйтик, «Рәшә» повестенда артык хислелек бар» диясе урынга «сентиментальлеккә урын бирелә» дигән идем шикелле. Башка шәрикләремнән ике-өч кеше, киресенчә, чын әдәби әсәрләр «шулай сентименталь булырга тиеш» дигән фикерне алга сөрделәр, юкса, диделәр, күпчелек әсәрләр «бик коры», хиссез, шуңа күрә «җансыз» килеп чыгалар… Кыскасы, әдәби атамаларның, төшенчәләрнең мәгънәләрен җитәрлек дәрәҗәдә аңлап бетермәү шундый предметсызрак бәхәскә сәбәп булган иде. Моның шулай икәнлеген әдипнең үз чыгышы бик гади һәм ачык итеп күрсәтте.

Әмирхан аганың чыгыш ясавы, сөйләү өслүбе дә бик үзенчәлекле икән. Ул, тавышын күтәрмичә генә, салмак сөйләр, фикерләрен катгый карар рәвешендә кистереп әйтмәс, бәлки, үзеңә дә уйланыр өчен урын калдырыр. Аның үзен тотышы, сөйләве чын интеллигентларча иде.

Күпләгән сорауларга җавап бирә-бирә, шактый озак сөйләде ул. Минем истә уелып калган фикерләренең берсе әлеге «сентиментальлек» хакындагы бәхәс кисәгенә карый иде. «Менә бер чыгышта, – диде ул, – минем хискә бирелү күп, хәтта әсәремдә сентиментальлек чагылышы барлыгы хакында әйтелде кебек. Әгәр шулай икән, бу яхшы түгел, билгеле. Мин үз әсәрләремдә андый сыйфатның булуын теләмәс идем. Икенче бер чыгышта, киресенчә, әдәби әсәрләр хиссез, коры булмасын иде, дигән фикер яңгырады. Димәк, мәсьәлә бик үк гади түгел икән. Әйе, җәмәгать, шуны да онытмыйк: кеше дигән җан иясенең эчке дөньясы, күңел, хис дигән нәрсәләре дә бар бит әле. Көндәлек гадәти тормышта булсын, башка катлаулырак шартларда да ул һәр яңалыкны, һәр үзгәрешне, башкаларның үзенә мөнәсәбәтләрен көенеп тә, сөенеп тә яки битарафлык белән тыныч кына да каршы ала. Ягъни үзенең теге яки бу хәлгә мөнәсәбәтен белдерә. Билгеле бер хис белән. Адәм баласы бит югарыдан төшерелгән күрсәтмәләр, инструкцияләр буенча гына яшәми, бәлки, һәр күренешне, вакыйганы үзенчә, үзенең хисе белән кабул итә, аларга карата үз мөнәсәбәтен белдерә. Мин үз әсәрләремдә менә шуларны истә тотарга, калкурак итеп күрсәтергә тырышам… Әлбәттә, боларны тасвирлаганда, чама дигән нәрсәне дә онытмаска кирәктер. Шул ук вакытта әсәрләрне хисле итеп язу ул сентиментальлек булмаска тиеш. Мин шулайрак уйлыйм… Ә инде «Рәшә»гә килсәк, мин аны бөтенләй үк кимчелексез әйбер дип исәплим. Ул – шактый күптән язылган әсәр, аны миңа яңадан укып карарга кирәк булыр, ахрысы…»

Язучының үз әсәре хакындагы соңгы сүзләре безнең өчен шактый кызыклы булып тоелган иде: ничек инде үзе язган әсәрне онытсын!

Моннан соң Әмирхан аганы гомуми җыелышларда, юбилей кичәләрендә күргәләргә, тыңларга туры килә иде. Аның үзен тотышы, сөйләү рәвеше башкалардан нык аерылып тора иде. Шулай ук аның безнең түгәрәкне онытмавы, мине дә хәтерләве сизелеп алды. Болайрак килеп чыкты бу.

Ул елларда мәгълүм Бауман урамының бер почмагында, хәзерге ике-өч катлы купшы ресторан урынында, бер катлы гына агач йортта «Татар ашлары» дигән һәм гади, һәм үзенчә затлы бер ашханә эшли иде. Анда пешекче булып техникум тәмамлаган сары чәчле профессиональ замана кызлары түгел, бәлки Яңа бистәдән чакырылган олы яшьләрдәге гап-гади апалар – хуҗабикәләр эшли иде. (Казанда татарча милли аш-суларның популярлашуы шул ашханә эшчәнлегеннән башланды бугай.) Өй ризыгын сагынганда яисә кесәдә «артык» биш-ун сум кыштырдаса, студент башыбыз белән дә шунда кереп чыгарга тырыша идек.

Шул ашханәгә Әмирхан ага да йөргәли икән. Беркөнне аны күрүгә ерактан гына баш изәп сәлам биргән идем, ул, кулы белән ишарәләп, мине үз янындагы буш урынга чакырды. Укулар, фәнни түгәрәккә тагын кемнәр килүе хакында сорашканнан соң, укытучылардан кемнәрнең нинди фәннәр буенча дәрес бирүләре белән кызыксынып утырды. Шулай беркадәре сөйләшеп утыргач, ул: «Сезнең бик ерактан килүегез хакында миңа Ибраһим абыегыз сөйләгән иде», – дип куйды. Аннары, үзалдына уйланган төсле: «Хәзер Башкортстаннан берән-сәрән килүчене исәпкә алмаганда, читтәге татарларның Казанга тартылулары юкка чыгып бара», – дип көрсенеп алды. Әмирхан аганың ни өчен көрсенүен мин соңрак кына аңладым. (Аның хакта, үзем укытучы булып эшли башлагач, Якуб ага Агишев минем колакка яхшы ук тәфсилләп салган иде…)

Әлеге ашханәдә тагын берничә мәртәбә очрашкаларга, чәй янында әңгәмәләшеп алгаларга насыйп булды. Һәрвакыт ул якты чырай күрсәтте. Беркөнне мин аңар үземне кызыксындырган бер мәсьәлә хакында сорау бирергә җөрьәт иттем, аның морзалар нәселеннән булу-булмавын белергә теләвемне әйттем. (Ул вакытта, тарих белән якыннан шөгыльләнмәгәнгә, татар морзаларының фаҗигале язмышлары миңа бик үк таныш түгел иде әле.) Чак кына сүзсез торганнан соң, ул: «Нинди морзалык ди! Чабатадан гына калган халыкка нинди морзалык тагын?!» – дип, кулын селтәп алды һәм, читкәрәк карап, башка дәшмичә генә утыра башлады…

Соравымның аңа ошамаганлыгын, «авызым пешкәнлеген» сиздем. Минем белән башка сөйләшмәс инде дип уйлап та куйган идем, тик монысы белән ялгышкан булып чыктым. Ә соралмыш мәсьәләгә килгәндә, бераз соңрак, белем ягы чак кына киңәя, тирәнәя төшкәч, әлеге җавапта, гәрчә ул формаль яктан тискәре булса да, анда тарихи җәһәттән дөреслеккә ишарә дә булганлыгын аңладым. Чөнки XVII–XVIII йөзләрдә христиан диненә күчүдән баш тарткан татар аксөякләре, нигездә, морзалар катлавы һәм җирбиләүчеләр үзләренең утарларын, башка байлыкларын югалталар. Алардан алынган милек нәселнең чукынган өлешенә күчкән яки рус дворяннарына бирелгән. Шул рәвешчә, ярлыланган, гадәти игенчеләр – крестьяннар катлавына әверелгәннәренә карата беркадәре мыскыллы төсмергә ия булган «чабаталы морзалар» дигән төшенчә барлыкка килгән икән.

Әмирхан аганың минем сорауны өнәп бетермәвенең җитди сәбәбе булган иде, әлбәттә. Моны аңлар өчен, совет чорында иҗат иткән язучыларның тәрҗемәи хәлләренә күз салу да җитә: аларның күпчелегендә каләм ияләренең «ярлы» (ара-тирә «урта хәлле») крестьян гаиләләреннән икәнлекләре әйтелү кагыйдәгә әверелгән булыр. Нәселнең морзаларга барып тоташуы түгел, хәтта морзалар, бәк-солтан вә ханнар хакында әдәби әсәрләр язу да хәвефле булган элекке елларда (мисал өчен, Садри Җәләл, Фәтхи Бурнаш, Кәрим Тинчуриннарны 30 – 40нчы елларда ни өчен һәм ничек гаепләүләрен искә төшерү дә җитә). Димәк, әлеге сорауга карата «ычкынып киткән» табышмаклы җаваптан соң Әмирхан аганың башка дәшмәве үзенчәлекле мәгънәгә ия булган икән. Әлеге сөйләшүнең һәм дәшмәүнең 60нчы елларда, сәвитчә тәртипләрнең ажгырып торган заманында барганлыгын онытмыйк.

Әмирхан Еникинең үз вакытында вә кирәк урынында шулай дәшмичә кала алуы, бәлки, 1930–1940 һәм 1950 елларда аның үзенең дә сакланып калуына сәбәп булгандыр?..

Укуны филолог буларак башлап, тарихчы дигән диплом белән тәмамлап, археографик экспедицияләргә йөри башлагач та, Әмирхан ага белән берничә мәртәбә очрашырга, сөйләшергә насыйп булды. 1964 елның көзендә, Рязань-Касыйм якларыннан кайткач, Тукай клубында аны күрүгә, янына барып күрештем һәм Касыйм шәһәреннән алып килгән сәламне тапшырдым. «Кемнән?» – диде ул, гаҗәпләнә төшеп. Яшьлек чорындагы әшнәләреннән берсе Әхмәтша дигән кешедән дидем һәм аның белән Касыйм шәһәрендә очрашуыбыз хакында әйттем. «Әхмәтша? – дип кабатлап сорады ул. – Исән икән, алайса!» – диде, 20нче елларда аның белән якыннан аралашуын искә төшерде. Әмирхан ага шактый дулкынланган иде бу хәбәрдән. «Исән икән әле, мескенем! – дип гаҗәпләнү белдергән төсле булды. – Әйе, бик якыннан аралашкан идек берара аның белән. Белемле, культурабызга файда китерерлек өметле, сәләтле егет иде ул Әхмәтша… Затлы нәселдән, бай гаиләдән чыкканга күрә, үзенә юл бирмәделәр, көн күрсәтмәделәр шикелле. Бигрәк тә безнең Казанда. 30нчы елларда кинәт Ташкент якларына китеп барды һәм шулай юкка да чыкты… Күпме татар шулай Урта Азиягә китеп югалды. Хәер, мин үзем дә ул якларда йөреп кайтырга мәҗбүр булган идем…» Аннары Әмирхан ага аның кайда, ничек яшәве белән кызыксынды, адресын сорады. Тик, кызганыч ки, ниндидер авылдан килеп, безнең белән очраклы күрешкән, кыскача гына сөйләшкән кешенең адресын алып тормаган идем. Аның да Әмирхан белән якыннан дус булуын искә төшереп моңаеп алуын, киткән чакта «әгәр мәшәкать булмаса, аңар сәлам тапшырырсыз» дип үтенүен әле дә хәтерлим.

Икенче юлы Әмирхан ага белән көтмәгәндә Әстерханда, анда кулъязмалар эзләп йөргәндә очрашырга, сөйләшеп утырырга туры килгән иде. Ул Идел буйлап теплоходта гизәргә һәм «сөякләрне җылытыр өчен» Әстерханда берничә көн торып карарга дип, сәфәргә чыккан икән. Бер кунакханәгә урнашканбыз булып чыкты. Кичен бүлмәсенә килергә кушты. Сүз башта минем монда нишләп йөрүем, күпме кулъязма табылуы, аларның эчтәлекләре хакында барды. Халыкның кулъязма җыюга мөнәсәбәте белән кызыксынды. «Башка җирләрдәге татарлардан үзгә буларак, мондагы халык иң элек акча мәсьәләсе, ягъни сатып алу мөмкинлегебез белән кызыксына. Татарстанда, Башкортстанда исә сату түгел, акча тәкъдим итүеңне дә ошатып бетермиләр. Ата-бабаларыбыз истәлеген сатмыйбыз, дип, бушка бирәләр яки бөтенләй коры кул белән чыгарып җибәрәләр», – дидем. «Кызык, – диде әңгәмәдәшем, – моның, бәлки, тарихи сәбәпләре бардыр. Әстерханны элек-электән зур сәүдә үзәге булган диләр бит… Карале, – диде аннары, теманы үзгәртеп, – теге узган очрашуда, Әхмәтша хакындагы хәбәрдән дулкынланып, синең Касыйм якларында нәрсәләр табуың хакында сорашмаганмын. Гомумән, анда халкыбыз, китапларыбыз сакланганмы соң?» Мин Касыймнан Казанга 300 данә тирәсе, тулаем авырлыгы ике йөз килодан артык кулъязма һәм сирәк басма китапларны гәзит-журнал төпләмнәрен багаж итеп Казанга җибәрүне, арада XIV гасыр күчермәләре дә булуны әйткәч, Әмирхан ага тел шартлатып куйды: «Карале, Касыйм ягы татарлары бөтенләй үк бетмәгән икән әле!» Кулъязмаларның эчтәлекләре хакында да кызыксынгач, ул тагын Әхмәтшаны искә төшерде: «Соңгы вакытларда нигәдер аның хакта уйлап алгалыйм: сәләтле, өметле егет иде, мескенем… Андый әрәм китүчеләр аз булмагандыр инде бездә…»

Студентлык, аспирантлык елларымда, шулай ук университетта эшли башлаган чакларымда Әмирхан ага Еники белән очрашулар, сөйләшүләр менә шундый очраклы күрешүләрдән, кыскача фикер алышулардан әллә ни ары узмады шикелле.

* * *

Әмирхан ага белән якыннанрак, даимирәк аралашулар 1980 еллар ахырына туры килде. Моңа берничә сәбәп өлеш кертте шикелле. Шуларның берсе Габдулла Тукайның 100 еллык юбилеена туры килде. Тантаналы чараларның берсе Тукай туган якларда – Кырлай һәм башка авылларга барудан гыйбарәт иде. Мин дә ниятләдем һәм, кирәге чыга калса, тизрәк кайтыр өчен дип (ул вакытта мин университет ректоратында эшли идем, ректор урынбасары булып), җиңел машинада аерым барырга булдым.

Язучылар союзы яныннан башкаларга да кушылырга, дөресрәге, шуннан ияреп барырга дип, идарә янына килдем. Халык күп җыелган иде. Ярыша-ярыша ашыгып, автобусларга утыралар. Җитәкчеләр төркеме җиңел машиналар тирәсендә маташа. Әмирхан ага берүзе генә читтәрәк басып тора иде. Аңа игътибар итүче күренми шикелле. Мин аны үз машинама чакырдым. Шулай итеп, Кырлайга җиткәнче янәшә утырып, рәхәтләнеп әңгәмәләшеп бардык.

Әмирхан ага университеттагы тәртипләр, дәрәҗәләр, галимнәр арасындагы үзара мөнәсәбәтләр, аралашу кагыйдәләре хакында төпченеп сорашты. Аны галим-голәмә дөньясында хөкем сөргән гадәтләр кызыксындыра иде. Бигрәк тә әхлак-әдәп мәсьәләләре, көндәшлек, көнчелек күренешләре, гыйльми эшләрдәге кыенлыклар һәм башкалар. Үзе шунда: «Галимнәр турында бер хикәя яза башлаган идем, шуңа күрә сорашуым. Сезнең дөньяның нечкәлекләрен бик үк белеп бетермибез бит…» – дигән иде. (Бу әңгәмә вакытында яңгыраган кайбер фикерләр, телгә алынган детальләр аның бер хикәясендә – «Тынычлану» да чагылыш тапты шикелле.)

Шулай сораша-сөйләшә бара торгач, Кырлайга килеп җитүебезне сизми дә калган идек.

Тукай-Кырлайдагы музейда һәм башка тиешле урыннардагы рәсми чараларны уздыргач, һәммәбезне зыяфәткә2 чакырдылар. Яшь чыршы урманы янындагы бер матур аланда тезелеп киткән бихисап өстәлләр янында йөздән артык урын бар иде…

Ашап-эчеп утырган вакытта, сәгатемә еш-еш карап алдым шикелле, Әмирхан ага әкрен генә әйтеп куйды: «Әгәр ашыксагыз, әйдәгез, алданрак кайтып китик: ашарыбызны ашадык, ерактан килгән кунакларны тыңладык, моннан ары гел кабатлаулар китәчәк…»

Кайту юлына чыккач, сәфәрдән, нигездә, канәгать калган Әмирхан ага: «Аллага шөкер, Тукайны чын-чынлап олылый башладык, әйе… 1920–1930 елларда аның дәрәҗәсен төшерергә омтылуларны, милләтчелектә, буржуазчылыкта гаепләп маташуларны күрергә туры килгән иде, хәзер Аллага шөкер…» – дип куйган иде.

Беркадәр вакыт шулай сүзсез генә утыргач, ул яңадан университеттагы эшләр турында сораша башлады, аерата минем ректораттагы эшләрем нәрсәдән гыйбарәт булуы, проректорның вазифалары авыр түгелме икәнлеге белән кызыксынды. Мин төп бурычымның нәрсәләрдән гыйбарәт икәнлеген кыскача тасвирлагач, кыен мизгелләрнең дә булуы, бигрәк тә ректор сәфәргә китеп (ул СССР Югары Советы депутаты сыйфатында еш кына Мәскәүдә яши) аның вазифаларын башкарганда авырга килгәләвен әйттем. Ни өченме? Бик гади, дидем, мәсьәлә катлаулы булырга, аны нигездән хәл итәр өчен урынбасарның вәкаләтлеге җитмәскә мөмкин. Аннары аны уңышсызрак хәл кылган булсаң, ректор кайткач төзәтергә туры киләчәк… «Ала-а-ай икән, – диде сузып әңгәмәдәшем. – Ярый, алайса, өйрәнә торыгыз шулай. Вәкаләтле ректор булгач, эшләве җиңеләер үзегезгә».

Мин көлеп җибәрдем һәм күптән түгел булган бер вакыйга хакында сөйләп бирдем. Ленин исемендәге атаклы университетка килүче кунаклар күп була. Рәсми затлар да. Уфада яшәүче мәгълүм шагыйрь Мостай Кәримгә ияреп, өлкә комитетының беренче секретаре Гомәр Исмәгыйлевич Усманов үзе дә килгән иде күптән түгел.

Ректор Мәскәүдә булгач, зур кунакларны миңа каршыларга туры килде. Музейны күрсәтеп, ректор кабинетында, чәй янында, кунакларны университет белән тәфсилләбрәк таныштырып утырган вакытта, Мостай Кәрим: «Ленин университеты башында үзебезнең кешене күрүе күңелле, әлбәттә, – диде һәм, миңа карап, сорау биргән төсле өстәп куйды: – Беренче татар ректоры булу сезгә насыйп булыр, бәлкем?»

Мин, җавап бирү-бирмәү мәсьәләсен хәл итә алмыйча, ык-мык килеп утырганда, сүзгә Гомәр Усманов кушылды: «Юк, алай булмаячак, Ленин университетында һәрвакыт ректор рус кешеләреннән булган, шулай булачак та!» – дип өздереп әйтте.

Әмирхан аганың реакциясе: «Шулай ук дип әйттеме?!» – дигән сораудан ары узмады. «Ләкин Гомәр Усмановның сүзләрендә бер төгәлсезлек бар: 1930 елларда университет ректорлыгына профессор Гыйлем Камай билгеләнгән була», – дидем. Моңа каршы да Әмирхан ага: «Шулаймыни?» – дигән сорауны кабатлады. Аны тагын да гаҗәпләндерергә теләгән төсле, мин: «Ике-өч айдан соң аны төрмәгә ябалар… Аның билгеләнүе министрлык югарылыгында махсус әмер-фәрман белән расланмады микән, әллә «халык дошманы» н билгеләү кәгазьләре юк ителгәнме, һәрхәлдә, киң таралган ректорлар исемлегендә Гыйлем Камай исеме очрамый диярлек», – дип, темага йомгак ясап куйдым.

Әмирхан ага тагын дәшмәде…

* * *

Административ эш корбаны булып, ректораттагы кысан бүлмәмдә кәгазь боткасында чүпләнеп утыра торган көннәрнең берсе иде. Телефон шалтырады. Әмирхан ага Еники икән.

– Карагыз әле, – диде ул, исәнлек-саулык сорашкач, аннары уңайсызланган кебегрәк тавыш белән: – Әгәр сезнең янга Наҗия исемле бер ханым барып чыкса, кабул итәрсез микән?

Мин җавап биреп өлгергәнче, Әмирхан ага өстәп тә куйды:

– Борчылмагыз, сезгә артык мәшәкатьләр тудырмас ул…

Олы гына яшьтәге гади кыяфәтле кеше булып чыкты ул Наҗия дигән ханым. Тәкъдим ителгән урынга татар хатыннарына хас бер тыйнаклык, әдәплелек белән килеп, урындыкның кырыена гына утырды. Алда университетка керү имтиханнары булганга, мин таныш мәсьәлә буенча сөйләшергә Әмирхан аганың катнашы булуын да исәпкә алырга әзер идем. Ләкин кунагым, үгезнең мөгезеннән алгандай, сүзне бөтенләй көтмәгән темадан башлап җибәрде:

– Сезнең китапта Хөсәен Фәезхановның мәдрәсәләр хакындагы әсәре югалган дип язылган. Ялгышрак әйтелгән шикелле…

Мин «Хөсәен Фәезхановның якты хыялы» дигән русча китабымда әйтелгән дәлилләрне, Хөсәен үлгәч, «Ислахы мәдариснең» («Мәдрәсәләр реформасы») кулъязмасын Шиһабеддин Мәрҗанинең соратып алдыруын, 1915 елда аның исән булуын, 1929 елда Сәет Вахиди әйткәнчә, берничә ел элек Мәрҗанидән калган йорт-җирнең, галим китапханәсенең дә янып бетүен – барлык белгәннәремне тезеп киттем. Наҗия апа сабыр гына тыңлап утырды да әкрен генә тавыш белән кырт кистереп әйтеп куйды:

– Алар хакында китабыгыздан укыдым инде… Шулай да Хөсәен Фәезхан әсәренең кулъязмасы исән-сау! Үз күзләрем белән күргәнне әйтәм.

– Кайда, кайчан күрдегез?!

– Казанда. Мәрҗанинең оныгының улында… Мин үзем дә анам ягыннан Шиһаб хәзрәтнең оныгыннан туган кыз булам. Минем әти Таһир Ильяси иде…

Утырган җиремнән шуып төшә яздым. Беравык тел-авызларым коргаксып, өнсез-сүзсез калдым. Ниһаять:

– Ул кулъязманы миңа да… күрергә мөмкинме соң?

Наҗия апа мөлаем гына елмайды:

– Шундый теләк белән килдем дә яныгызга…

Иртәгесен, ягъни 1986 елның 6 июнендә, Наҗия апа белән бергә Казан химия-технология институтының доценты Даниял әфәнде Әмирханов та килгән иде. Мин Даниял әфәнде биргән кулъязманы актарам, ә ул, Шиһабеддин Мәрҗани оныгының улы, серле генә елмаеп мине күзәтә. Минем исә бармакларым калтырый. Уенмыни: егерме елдан артык җир теттереп эзләгән, ичмасам, берәр күчермәсе, хәтта аерым өзекләре генә булса да табылса иде дип хыял иткән әсәрнең нәкъ үзе ята минем алда! Күчермә-мазары түгел, бәлки автографы – Хөсәен Фәезханның үз каләменнән чыккан төп нөсхәсе!!!

Миңа, 1960 еллар башыннан алып Хөсәен Фәезхан эзләреннән иснәнеп диярлек дәрәҗәдә эзләнеп йөргән кешегә, Хөсәеннең хат-почеркы үз каләмем кебек таныш иде… Җитмәсә, Фәезхан автографының бит кырыйларында Шиһаб хәзрәт Мәрҗанинең миңа таныш кулы белән язылган текстлар да бар. Хөсәен фикерләренә өстәмә, аңлатма, төзәтмә вә тәкъдимнәр рәвешендә язылган кыска искәрмәләр…

– Ничек… кайда сакланган бу кулъязма?!

– Кулъязмалар, – диде Даниял әфәнде, мине төзәткән төсле күплек санында, елмаеп, һәм портфеленнән тагын бер язма китапны чыгарып бирде.

Монысы да автограф! Болай да исәнгерәп утырган башым пыр-пыр әйләнә башлаган төсле булды. Әгәр беренчесе «Ислахы мәдарис» дигән язылуы мәгълүм проектның нәкъ үзе булса, икенчесе – «Рисалә» («Трактат») дип исемләнгәне – тарихи-публицистик рухтагы, моңарчы бездә аның барлыгы да мәгълүм булмаган, фән өчен өр-яңа әсәрнең текстыннан гыйбарәт иде!

Мин шулай шаклар катып, «Рисалә»не карап утырам, 95 кәгазьдән гыйбарәт кулъязмада әсәр текстының өч варианты теркәлгәнлеген, аның битләрендә Шиһаб Мәрҗани искәрмәләрен дә күрәм, ә Даниял әфәнде исә ашыкмыйча гына минем баягы соравыма җаваплар биреп утыра.

1920еллар башында Мәрҗанидән калган китапларның бер өлеше якын туганнары арасында өләшенгән икән. 1930 елларда, Казаннан күченеп китәргә мәҗбүр булган вакытта, бу кулъязмаларны Урта Азиягә, Сәмәрканд шәһәренә алып китәләр. 1970 елларда алар яңадан Казанга кайталар. Даниялның әнисе Разия Шиһаб хәзрәтнең углы Борһанетдиннең кызы була. Әтисе ягыннан аның тамырлары Фатих Әмирханнар нәселенә барып тоташа, дип аңлатты Наҗия апа. Аның үз әнисе Нәгыймә исә Мәрҗанинең кызы Галиядән туган икән. Галия исә Таһир Ильясиның никахында була. Шәҗәрәләр, аларны белү хикмәте менә шулай серләрне ачып бирде!

Мәгърифәтле нәселләренә – Мәрҗаниләр, Әмирханнар, Ильясилар нәселе вәкилләренә хас туганлык мөнәсәбәтләренә хөрмәт, ихтирам хисе кыйммәтле тарихи ядкярләребезне менә шулай саклануын, ниһаять, табылуын тәэмин иткән икән. Яшәсен туганлык хисе, туганлыкка хөрмәт хисе!..

Егерме елдан артык җир теттереп эзләгән, мәгәр таба алмаган, ахыр чиктә табудан өмет итмәгән кулъязмалар үзләре менә шулай мине эзләп килделәр, искитәрлек дәрәҗәдә көтелмәгән табыш булдылар. Күп булды минем гомеремдә төрле табышларга ирешеп сөенгән бәхетле минутларым, ләззәтле сәгатьләрем. Төрле сирәк, кыйммәтле кулъязмалар, уникаль документлар, ярлыклар, энҗе төсле җырлар, хикәятләр, дастаннар… Әмма алар арасында 1986 елның 6 июнендә Наҗия апа белән Даниял Әмирханов бүләк иткән изге сәгатьләрем аерым урын алып тора. Һәм шулай торып калачак та! Рәхмәт аларга!

Ә аларны миңа Әмирхан ага җибәргән, димәк, рәхмәтнең иң зуры Әмирхан Еникигә тиеш. (Аның «Наҗия дигән ханым» өчен гафу үтенгән төсле аудиенция соравы һаман колак төбендә яңгырап торган сыман…) Юкса ул кулъязмаларның һаман да хосусый сандык төпләрендә ята бирүе (болай да илле еллап яткан бит) яки берәр китапханә яисә музей киштәләренә менеп, тыныч кына тузан җыеп ятулары да бик ихтимал иде. Ә иң тырышып, иң озак эзләгән кешесенә шулай үзләре эзләп килделәр. Аксакал әдипнең юнәтүе буенча.

Рәхмәт Әмирхан ага Еникигә!..3

Мин ул көннәрдә Наҗия апаның Әмирхан агага кем булуын белми идем әле. Соңрак кына Әмирхан аганың беренче хатыны үлгәч, тол калган карт әдипнең Наҗия Ильясия белән никахлашкан булуларын аңладым. Белмәвем өчен үзем гаеплемен, күрәсең. Кайчандыр шәхескә кагылышлы тиешсезрәк сорау биреп авызым бер пешкәнгә күрә, мин шуннан соң Әмирхан агага аның шәхси тормышына бәйлерәк сорауларны бирми идем.

* * *

Йомшак холыклы, бервакытта да кешегә бәрелерлек итеп сүз әйтмәс, үз фикерләрен яклап бәхәсләшкәндә дә кызмас, әдәплелек, зыялылык сыйфатларын һәрвакытта саклый ала торган кеше иде Әмирхан ага. Күпләр аны шулай хәтерлидер. Ошамаган, килешмәгән сүз-гамәлләргә карата ул күп очракта, белгәнебезчә, мәгънәле рәвештә дәшми калу гадәтенә ия иде. Әмма, кирәге чыккан чакларда, тоткан җиреннән умырып алгандай итеп, гадәти йомшак сүзләр белән дә кистереп әйтә алу сәләтенә дә ия булган икән ул. Бер мәртәбә миңа моны ишетү һәм күрү очрагы насыйп булган иде. Миңа гына да түгел. Галимнәрдән, әдип-язучылардан беркадәр халык җыелган бер тантаналы зыяфәт мәҗлесендә, ягъни банкетта булды андый хәл.

Ресторанда уздырылган зыяфәткә җәмәгатьчелекне Илбарис Надиров җитәкчелегендәге фольклорчы галимнәр төркеме чакырган иде. «Татар халык иҗаты» дигән унике томлы басмага Тукай бүләге бирелү уңае белән. Күптомлыкның редакция коллективы әгъзаларының берсе сыйфатында мин дә әлеге банкетка чакырулы идем. Шактый язучылар да бар иде анда. Җөмләдән Әмирхан ага Еники дә.

Нәкъ шул вакытларда бер күңелсез хәбәр таралган иде. Нәкый ага Исәнбәтнең 1930 елларда, имештер, кешеләр өстеннән язуы хакында иде ул хәбәр. Андый документның фотокүчермәсен миңа тарихчы Алтер (Алексей) Литвин күрсәтеп, «менә сезнең мактаулы кешегез нишләгән» дигән төсле тел шартлаткан иде. Күрсәтү миңа гына да булмаган икән. Нәкый Исәнбәтне өнәп бетермәүче яки аңа ачулы (андыйлар да була бит) кешеләр, җөмләдән кайбер яшьрәк әдәбиятчылар, журналистлар арасында чыш-пыш килеп гаҗәпләнүләр, сөйләшүләр, фикер алышулар булган икән.

Әлеге мәҗлескә чакыручылар арасында да андый «активистлардан» берничә кеше бар, диделәр. Шуларның берсе әлеге кичәдә, форсаттан файдаланып, махсус чыгыш ясарга җыенуы да билгеле булды. Шул рәвешчә, ул, «30нчы елларда донос язучыны фаш итү», түбәнсетү юлы белән – бездә киң таралган гадәт шундый бит – мәҗлес хуҗаларын күтәрү ниятендә булган булса кирәк.

Һәрхәлдә, берәр күңелсезлекнең килеп чыгуы бик ихтимал иде әлеге кичәдә.

Шуңа күрә, чакырылучыларның һәммәсе дә килеп җитмәгәнгә, бер читтә аулаграк утырган Әмирхан ага янына килдем. Аның, гадәттәгечә: «Ни яңалыклар бар?» – дип соравыннан файдаланып, әлеге документ һәм аның тирәсендә куерган сүзләр, бүгенге кичәдән дә шөбһәләнүем хакында әйттем. «Мин дә ишеткән идем, – диде Әмирхан ага, – тик үземә күрсәтүче булмады… Ул үзе язган микән? Кем адресына, кемнәр өстеннән язылган ул язу?» Мин документның фотокүчермәсен күрүем, анда авторның үз имзасы, хәтта төгәл адресы булуын әйттем һәм сорауның төп өлешенә җавап бирдем: «Хат СССР Язучылар союзы җитәкчеләренә адресланган. Анда Татар АССР язучылары идарәсенә әдәби тормышка зарар гына китерүче очраклы кешеләрнең килүе хакында әйтелә. Чын әдипләр, язучылар турында бер сүз дә юк анда». – «Шулаймыни? – диде Әмирхан ага, җанланып. – КГБга түгелмени?.. Димәк, донос диюләре дөрес түгел булып чыга! Шикаять кенә булган ул… Хәзер дә язалар бит вак-төяк җитәкчеләр өстеннән шикаятьләрне… – Әмирхан ага чак кына уйга калды һәм әкрен генә әйтеп куйды: – Ярар, алайса, белүем әйбәт булды әле, бүген үк берәр чарасын күрергә тырышырмын».

Банкет башланып, бер-бер артлы тостлар, котлаулар, мактаулар әйтелә башлады. Рәсмирәк өч-дүрт чыгыштан соң Әмирхан ага да торып басты. Гадәттәгечә, сүзләрен тыныч кына башлап, ул унике томлы җыелманың дөньяга чыгуы өчен тырышкан галимнәргә рәхмәтләр укыды, аларны бу зур казанышлары белән котлады.

– Татар фольклор белеменең мондый басмалары хәзерге яшь буын галимнәрнең нык үскән булуын күрсәтсә, моның сәбәпләрен дә онытмаска иде. Чөнки хәзерге галимнәр үзләренең элгәргеләре ирешкән казанышларга таяналар. Хуҗа Бәдигый, Латыйф Җәләй, Гомәр Бәширов, Хәмит Ярмиләр җыеп туплап калдырган бай мирас, зур тәҗрибә булмаса, мондый нәтиҗәләргә ирешеп булыр идеме? Әйе. Әллә ни еракка китеп тормыйча, бүгенге өлкән буын фольклорчы галимнәрне дә искә алыйк. Мәсәлән, Нәкый ага Исәнбәтнең хезмәтләре ни тора! «Идегәй» дастанын җыеп бастырып чыгару, ниһаять, татар мәкальләренең өчтомлыгын алыгыз. Мондый җыелма, әйтүләренә караганда, союздаш республикалар халыкларының да күпчелегендә әлегә юк икән. Әйе, шулай шул… – диде дә чак кына пауза ясап алды һәм икенче темага күчте: – Тик, кызганычка каршы, бүген кайберәүләр, әллә нинди шөбһәле документларга таянып, Нәкый аганың исеменә тап төшерергә җыеналар бугай. Минем ишетүемчә, безнең союзның язмышын кайгыртып, югарырак түрәләргә язган шикаятен кайберәүләр донос дип аңлаганнар шикелле… Дөрес, Нәкый ага исеменә тап төшерергә теләүчеләр, минемчә, обкомдагы кайбер кешеләргә ошарга телиләр булса кирәк. Әйе, хәзергеләренә, Исәнбәтне яратмаучыларга ошарга мөмкин ул. Ләкин алар урынына килүчеләр моңа ничек карар икән киләчәктә? Җәмәгать, шулай, киләчәк турында да уйларга кирәк, 30нчы еллар узып киткән сыман, бүгенге хәлләр дә иртәгә артта калачак. Үзебездән соң нәрсә калдырырбыз? Әләкләшүнеме? Менә шуны да онытмасак иде…

Шул рәвешчә, кем әйтмешли, йомшак җәеп катыга егып салган төсле, гап-гади сүзләр арасына ике-өч кырыс, усал җөмлә кыстырып, Әмирхан ага әлеге имеш-мимешләргә чик куя алды. Дөрес, бер кешенең дә исемен атамыйча, шәхескә тиеп тормыйча, мәсьәләне гомуми планда, тулаем хәл итте.

Кичәдә көтелгән «фаш итүче» чыгыш булмыйча калды шулай итеп. Әлеге кичәдән соң да донос-монос кебек уйдырмалар хакында башка әллә ни ишетергә туры килмәде.

Бу вакыйга бернинди рәсми өстенлеккә ия булмаган Әмирхан аганың чын абруй дәрәҗәсен күрсәтә иде. Табигый абруйның кодрәтен…

Шул көннәрдә мин, Нәкый ага Исәнбәт хакындагы истәлекләремдә язганымча, мәгърифәтче әдипнең 1930 еллардагы матавыклар хакында сөйләвен, әйтергә теләгән фикерләрен ни өчен әйтеп бетермәвенең сәбәпләрен бераз аңлаган төсле булдым…

* * *

Әмирхан ага белән ешрак очрашу, якыннанрак аралашулар 90нчы елларның башына туры килде һәм даими диярлек дәвам итте. Бигрәк тә ул Чехов урамындагы яңа фатирына күчкәч, бер тирәдәрәк күршеләр булып яши башлагач. Бу вакытларда мин дә ректораттан киткән, шуңа күрә вакытларым иркенрәк иде. Бер очрашуда ул өйләренә килеп чыгарга чакырды, сөйләшеп тә утырырбыз, диде. Алдан хәбәр итәр өчен, телефонын бирде, минекен дә алды.

Беркөнне билгеләгән сәгатьтә килеп, кыңгырау төймәсенә бастым. Ишекне: «Кем бар?» – дип сорашып, бер хатын-кыз ачты. Ни күзләрем белән күрим, «Рәхим итегез!» – дип, Наҗия апа елмаеп тора иде. Аңладым: 1986 елда аны минем янга Әмирхан ага чит-ят кеше итеп кенә җибәрмәгән икән…

Әмирхан ага белән күрешеп, бераз сөйләшеп утыруга, Наҗия апа безне икенче бүлмәгә чәй янына чакырды. Анда әле генә табадан төшкән гәрәбәдәй сап-сары, кайнар өй пәрәмәчләре – чын татар пәрәмәчләре! (Моннан соңгы һәр килүләремдә дә шулай пәрәмәч яки берәр әле генә пешерелгән нәрсә, әйтик, чит-читләре челтәрләнеп торган кайнар коймак яисә эченә нәрсәдер кыстырылган белен белән сыйлыйлар иде. Әмирхан аганың ашау-эчү ягыннан «майда йөзүен» сиздерә иде бу чәй яны ризыклары…)

Әңгәмәләшеп утыруларыбыз аның эш бүлмәсендә аулакта була. Ара-тирә килеп сырпаланып, иснәнеп йөри торган зур ак мәчене, мәшһүр Аппакны исәпләмәгәндә, бернинди комачау, ят нәрсә булмас анда. Аппак күбрәк бутала башласа, язу өстәленә менсә, хуҗасы аны, «кит әле» дип, кулы белән этеп җибәрә. Аңлаган Аппак читкәрәк китеп, күзәтеп ята башлый…

Эш бүлмәсен искә алгач, шуны да әйтергә кирәк: анда артык бер әйбер дә юк, бары язу өстәле, телефон, кечкенә генә китап шкафы, ике кәнәфи белән журнал өстәле генә. Бүлмәнең башка иң зур «байлыгын» бик җитди кыяфәт белән иснәнеп, тикшеренеп йөрүче Аппак кына тәшкил итә шикелле. Әллә нинди затлы мәче иде ул…

1990 еллар башы. Мәгълүм булганча, элек тыелган татар язучылары, аларның әсәрләре кайта башлаган, шулар тирәсендә бәхәсләр, тартышулар гөрләп торган чак. Бер килүемдә Тел, әдәбият һәм тарих институтында Гаяз Исхакый мирасын кайтару буенча барган бәхәсләр һәм кайбер матбугат чыгышлары турында сөйләдем. Нык каршы чыгучыларның берсе – махсус мәкаләләр бастыручы Камил Фасиев икәнлеген әйттем. Моны ишеткәч, Әмирхан ага гаҗәпләнүен яшермәде:

– Карале, Гаязга карата бу кадәр үҗәтләнеп каршы тору аңар нигә кирәк булды икән? Бер карасаң, акыллы гына кеше үзе! Әллә теге заманнардагы гарасатларның кайтуыннан курка микән?.. Ә Гаяз барыбер кайтачак!

Әмирхан ага элегрәк Гаязны кайтару хакында беренче булып сүз башлаган Ибраһим Нуруллинны ничек эзәрлекләүләрен, кимсетү фактларын искә алды. Шул эшләрне башкарган «элекке чинауник, хәзер сезнең академиягез башлыгы Мансур Хәсәнев» бик үк өнәп бетерми шикелле… дип йомгаклап куйды. Шунда ук:

– Гали Халит нәрсә ди? Кайсы тарафны яклый? – дип кызыксынды.

– Ул, – дидем мин, – бер якка да кушылмыйча, тик тыңлап кына утырды. Үзеннән сораган идем, моңарчы бер яндым инде, хәзер бернәрсәгә дә тыгылмыйм, дип әйтте.

– Аның да куркуы һаман бетмәгән икән, – дип, Әмирхан ага үзенчә нәтиҗә чыгарды.

Шулай сөйләшеп утыру дәвамында Әмирхан ага Г.Исхакыйның «Зөләйха» исемле әсәрен яңадан укып карарга теләвен, тик кулында аның тексты булмавын, соңгы вакытта әле басылмавын әйтте. Мин үземдә ул әсәрнең элекке автографлы бер басмасы булуын, аны китерәчәгемне белдереп, хуҗаны сөендергән идем.

Ибраһим Нуруллин турында сүз чыккач, шуны да билгеләп үтәргә кирәктер. Әмирхан ага бу кешене ихлас ярата, хөрмәт итә иде. Бер мәртәбә аның турында: «Шаблон сүзләр белән чикләнмичә гел эзләнә торган, әдәбиятыбыз тарихын яхшы белгән, тирән аңлый торган галим ул», – дигән иде.

Ибраһим абыйга инсульт булып, хастаханәдән бераз савыгып чыккач, аны ханымы белән кунакка чакырган иде Әмирхан ага. Телефоннан миңа:

– Ибраһимга – ул, шөкер, бераз савыккан икән – яңа өебезне күрсәтәсе килә. Син дә килсәң, күңелле булыр иде, – диде.

Нуруллиннардан тыш Әмирхан ага өйләренең якын күршесендә яшәүче Ренат Харис та чакырылган икән ул көнне. Шулай итеп, мул, затлы табын янында сыйланып, озак кына әңгәмәләшеп утырган идек.

* * *

Очрашкан саен, исәнлек-саулык сорашканнан соң, гадәттә: «Йә, нинди яңалыклар бар дөньяда?» – дигән сораудан башлый иде. Күбрәк өйдә генә утыра торган, мәгәр һәрнәрсә белән кызыксынучан, аерата милли мәдәният өлкәсендәге хәлләр турында белеп торырга теләгән кешенең сораулары бер-бер артлы ява торалар. Галим-голәмә дөньясындагы хәлләр вә аның игътибар үзәгендә булыр. Соңгы елларда ул Казан тарихын, аның кайчан нигезләнгән булуы тирәсендә куерган мәсьәләләр, шул тема буенча башкарылган эшләр, күрелгән чаралар, оештырылган вә уздырылган халыкара конференцияләр хакында төпченеп сораша торган булды. Татар галимнәре арасында купкан кайбер бәхәсләр турында сүз кузгалгач, ул әкрен генә, елмаеп: «Татарга хас көнчелек белән татар үз башына җиткән дә инде. Әйе шул. Дәүләтчелеген югалту хакында әйтүем».

Җаен китереп, кайбер чит ил галимнәренең дә Казан тарихы белән кызыксынуларын әйткәч, ул чак кына сөенеп тә куйган төсле итте: «Шулардан оялу, бәлкем, безнең көнчелекне бераз авызлыклар, – дип елмайды, аннары мәсьәләнең икенчерәк ягына күчте: – Гаҗәпләнәм мин безнең халыкка: үзара талашып күпме көчен сарыф итсә дә, чит җирләргә барып яңа эш башларга, өендә эшли алмаганны чит-ят җирләрдә башкарырга булдыра, көч, егәр таба бит үзендә! Чит җирләргә, мәсәлән, Казахстан, Урта Азия өлкәләрендә, хәтта Кытайга барып баеган татарларны, юмарт хәйриячеләрне күздә тотып әйтүем. Монысын китабыңны укып әйтүем, үз акчаларына мәчет-мәдрәсәләр салганнар, җәдитчә мәктәп тәрбияләп тотканнар… Әгәр үз җирләрендә бер-берсен чәйнәгәнче шулай тырышкан булсалар…»

Мин, бу күренешнең социаль-иҗтимагый, сәяси сәбәпләренә игътибар итеп, монда татарларның махсус кысрыклануы хакында сүз башлаган идем, ул моның белән бик үк килешеп җитмәде: «Анда да кочак җәеп торган шартлар булмагандыр бит? Минемчә, татарның бер-берсенә карата булган хөсетлеге, нәфрәте аны харап итә булса кирәк».

Һәрхәлдә, соңгы елларда Әмирхан аганы милләт язмышы, үз халкының үзенчәлекләре хакында элеккеге вакытларга караганда ачыграк, ешрак сөйләшә башлаган иде.

Дөрес, кайвакытларны ул минем яңалык турында сөйләгән хәбәрләремне тулыландырып, төзәтеп тә куя иде. Күрәсең, миннән башка кешеләр белән дә аралашып, әңгәмәләшеп торган, матбугатны да күзәтеп барган ул. Кемнәр белән очрашулары хакында мин гадәтемчә сорашмадым. Үзе ике-өч мәртәбә элегрәк Нәкый Исәнбәт, Бакый Урманчелар белән очрашкалап алуларын, кем әйтмешли, «мальчишник» оештырып утыруларын искә алгалаган, «хәзер исә бер-береңне аңлап серләшерлек Нәкый дә, Бакый да юк инде» дип көрсенгән иде.

Үз элгәргеләре, чордашлары китеп беткәч, ялгызы калган олы яшьтәге кеше кичерә торган авыр хисне, фаҗигане беркадәр сиземләгән төсле булдым, әлеге көрсенүле сүзләрне ишеткәч. Минем ише үзеннән яшьрәкләр белән аралашырга, сөйләшергә омтылуы шул олы югалтуларны бераз киметү теләгеннән туган ярым чара гына булган булса кирәк…

* * *

Соңгы елларда Әмирхан аганың миңа карата булган мөнәсәбәтенең яхшыра төшүен, дөресрәге, омтылышының көчәя баруын күрсәтә торган бер-ике хатирә дә бар миндә. Шуларның берсе, мәсәлән, 1996 елда чыккан кечкенә форматлы «Кояш баер алдыннан» исемле китабын «Замандашым Миркасыймга тирән хөрмәт белән: Әмирхан. 30.Х.96» дигән автографлы, ни өчендер почта аркылы җибәреп биргән китабы иде.

Икенче зур истәлеге дә чак кына элегрәк бүләк ителгән китап белән бәйле. 1994 елны, үземнең 60 яшьлегемне билгеләгәндә, мин кичке зыяфәткә Әмирхан аганы Наҗия апа белән бергә чакырган идем. Килделәр, университет ашханәсенең зур залында уздырылган кичәдә түрдә утырып, нур өстенә нур өстәделәр. Бүләк итеп атаклы җәмәгать һәм дин эшлеклесе, сәясәтче, күп илләрдә йөргән илгизәр Габдерәшид казый Ибраһимның «Дәүре галәм» дигән, 1909 елда Истанбулда госманлы телендә нәшер ителгән, ике кисәге бергә төпләнгән 700 битле зур китабын китергәннәр иде. Аның титул битенә каршы кәгазендә гарәп язуында Наҗия апа кулы белән матур итеп мондый сүзләр язылган иде: «Мөхтәрәм Миркасыйм! Сиңа, борынгы язмаларның һәм китапларның чын кадерен белүче олуг галимгә, туган көнеңне котлап, ошбу тарихи китапны ихлас күңелдән бүләк итәбез. Бу китап безнең арада күптән яшәп килгән чын дуслык һәм тирән хөрмәт билгесе булып саклансын!

Әмирхан Еники [имза]

Наҗия Ильясия

31. V.1994»

Бу китап моңарчы эшчәнлеген, иҗатын без чамалап кына белә торган Рәшид казый Ибраһимның кемлеген, аның катлаулы тормыш юлын миңа киңрәк аңларга ярдәм итте. «Җыен» фонды тарафыннан «Шәхесләребез» сериясендә аның хакта китап әзерләгәндә, әлеге бүләкнең файдасы гаять зур булды. Кыйммәтле, бездә бик сирәк очрый торган бу басма Наҗия апаның атасы – лингвист галим, педагог Таһир Ильяси китапханәсеннән калган булырга тиеш.

Юбилей хакында сүз чыккач, шуны да махсус әйтеп узуны кирәк табам. 1999 елның башында Әмирхан аганың 90 еллыгын билгеләү тантанасы булды. Камал театры халык белән шыгрым тулы иде. Кичәгә республика җитәкчесе дә килеп, юбилярны матур, җылы итеп котлады, аңар, затлы морзабызга, хөкүмәт исеменнән зур бүләкләр тапшырды. Котлаулар, гомумән, хаклы рәвештә күп һәм ихлас иде. Хәзер барысын да хәтерләп булмый. Тик бер чыгыш гомергә онытылмас дәрәҗәдә истә уелып калган. Ул – юбилярның соңгы сүзе иде.

Гадәттә, бәйрәм ияләре мондый чыгышларда, эшләнгән эшләрен әйткәләп, үзләрен тагын бер кат мактап алалар. Моның бер үзенчәлекле алымы бар. Ул хөкүмәт, хакимият тарафыннан бирелгән зур бүләкләр өчен, иелеп-бөгелеп дигәндәй, рәхмәтләр әйтүдән гыйбарәт. Юбилярлар шул рәвешчә үз дәрәҗәсенең «партия һәм хөкүмәт» югарылыгында икәнлегенә ишарә итәләр. Әмирхан аганың чыгышында мондый алымның кечкенә генә дә әсәре булмады. Әйтерсең лә алар аның өчен хәзер бөтенләй юк, элек тә булмаган. Кичәгә килүче зур түрә дә шул исәптән.

Юбиляр үз иҗаты, аның әһәмияте турында да сүз куертмады. «Эшләдек инде» дип әйтү белән чикләнде. «Киләчәктә нишләргә?» дигән сорауга да җавап эзләп тормады. Үз гомеренең очлануына тыныч кына, бернинди үкенүсез, зарланусыз ишарә ясап, калганнарга хәерле озын гомерләр, уңышлар, якты, нурлы киләчәк теләде, аларның барысы белән хушлашу сүзен әйтеп, залга карап башын иде…

Ул белеп хушлашкан икән. Моннан соң бер елдан азрак яшәде олуг әдип.

Шул 1999 елда башланган кыш суык та, чирле дә иде. Ике-өч мәртәбә телефоннан Наҗия апа белән сөйләшкәләп алдым. «Хәлсез, күп йоклый», – диде ул. Үзем керергә ашкынып тормадым: грипп йоктыруың бар. Казанда кизү котырына иде. Бер шалтыратуымда Наҗия апа: «Һаман йоклый шул, ара-тирә үзем уятып алып чәй эчерткән, бераз ашаткан булам», – диде.

Вафатыннан, җирләп кайтканнан соң, Наҗия апа, шул элекке сүзләрен кабатлап: «Гел йоклады, үзе уяна алмады. Газаплануы да сизелмәде. Бик тыныч, йоклаган килеш китеп тә барды…» – дигән иде.

Аны озатуга халык күп килгән иде. Көн гаять салкын, үзем әле генә томаулап алган булсам да, зиратка бардым. Берничә хушлашу чыгышларыннан соң миңа сүз бирделәр. Игълан ителүгә, моңарчы читкә карап торган Наҗия апа миңа таба борылып басты. Сүз әйтүчеләр исемлегенә мине ул тәкъдим иткән булса кирәк.

Нәрсә әйтәсең мондый очракта? Гадәти купшы сүзләр урынлы булмас, андыйлар мәрхүмнең табигатенә дә хас түгел иде. Шуңа күрә мин аның турында түгел, бәлки үзебез, үзебезнең тарихи язмышыбыз хакында берничә сүз әйтүне лаек таптым. ХХ гасыр башында туып үскән, формалашкан, шул Яңарыш чоры традицияләрен әдәбиятыбызда сәнгатьчә сыйфатлы дәрәҗәдә дәвам иткән әдипләребезнең берсен бүген җир куенына тапшырдык. Әдәби фикеребезнең аксөяк морзасын – соңгы чын морзаларыбызны җирләдек бүген. Аның китүе белән әдәбиятыбызның, мәдәниятебезнең һәм, гомумән, тарихыбызның үзенчәлекле, кабатланмас бер сәхифәсе бөтенләйгә ябылды…

…Март ахыры – апрель башларында аның кырыгына җиде-сигез якын кешесе чакырылган, арада мәрхүмнең Мәскәүдән килгән якын дусларыннан Әкъдәс ага Борһанов та бар иде. Бернинди формализмсыз, тыйнак итеп уздырылган искә алу мәҗлесеннән соң кешеләр таралгач, җаен китереп, Наҗия апаның планнары хакында белергә теләвемне сиздердем. «Мин дә китәм инде моннан, – диде ул. – Минем үземнең фатирым бар. Әмирхан ага карт көнендә ялгызлык күрмәсен дип, никахка риза булган идем. Бер дә үкенмим, ялгызлыкны әллә ни артык сизмәде шикелле мәрхүм…»

Затлы гаиләдә үзебезчә, чын татарча тәрбияләнеп үскән кешенең, хатын-кызның үзенчә фидакярлеген күрсәтә торган бу гап-гади сүзләрнең ихлас күңелдән әйтелгәнлеге миндә бернинди шик тудырмады.

Хәзер дә тудырмый.

* * *

Аксакаллар хакындагы истәлекләрем башында алардан ишеткән хикмәтле, күңелле сүзләр хакында да әйтәчәгемне белдергән идем. Әмирхан агадан да бер мизгел истә уелып калган.

1996 елның көзендә Ираннан кайткан гына көннәрем иде. Таҗеддин Болгариның «Әт-Тирйак әл-кәбир» исемле әсәреннән күчермәләр алып кайткан сәфәрдән соң. Татар академия театрының директоры Шамил Закиров шалтыратты:

– Монда бер киңәшмә була, килсәгез иде. Әмирхан ага Еникигә машина җибәрәбез. Урамга чыгып торсагыз, сезне дә ала килер иде.

Машинага кереп утыргач, хәл-әхвәл сорашкач, Әмирхан ага сорап куйды:

– Әле генә Ираннан кайткансың дип ишеттем. Йә, нәрсәләр күрдең анда?

Мин кайларда булуыбыз, ниләр эшләвебез хакында сөйли башладым. Ул гадәтенчә «шулай икән» дип тыңлап кына утырды. Театрга җиткәч, үзәк ишеккә таба баскычтан менәр алдыннан Әмирхан ага, туктап, тагын бер сорау бирде:

– Анда хатын-кызларга яңадан пәрәнҗә япкан, диләр, дөресме шул?

– Әйе, – дидем. – Пәрәнҗә белән йөрүчеләр күп, гомумән, хатын-кызларның баш-күзен дә, аяк-кулын да яхшы ук каплау киң таралган анда. Күбрәк кара җилән белән ябынып йөриләр. Бары зур борыннары белән аякларының башмаклы тәпиләре генә күренә. Кара каргалар кебек…

– Шулхәтле үкме? – диде гаҗәпләнүдән баскычның урта төшендә туктап калган Әмирхан ага.

– Әйе, – дидем, – җилән итәкләре җиргә кадәр үк төшкән булыр…

Ул күзләремә туры карады, аннары, күңелсез генә кулын селтәп:

– Хатын-кызның аяклары да күренмәгәч, ул Иранда күңелле түгел икән… – дип, әкрен генә баскычтан менеп китте.

Яше 85 тән узып киткән олы кешенең сүзләре 60ка җиткән Хәсән Туфанның «Тәнәкә» исемле мәгълүм шигырендәге кайчандыр үземне нык уйландырган бер серле, хикмәтле юлларын искә төшерергә, аларның тирән мәгънәсе хакында тагын да кат-кат уйланырга мәҗбүр итте:

 
Мин түгел,
Сукмаклар көтәләр
Шигырьнең җанлысы килгәнне…
Ялангач аякка – татарча
Чигелгән башмаклар кигәнне…
 

Казан  – Наратлы

2003; 2010, сентябрь

Бәхәсле уйлар тудырган истәлек4
Гомәр Бәширов (1901–1999)

Бу кечкенә истәлегемдә хикәя ителәчәк бер вакыйга хакында моңарчы бер җирдә дә, бер кемгә дә, бернәрсә дә әйтмәгән, сөйләмәгән идем. Хәтта әлеге вакыйгага катнашкан кеше аның хакында сүз кузгаткан очракта да, аны җавапсыз калдырган идем. Бәлкем, дөрес үк булмагандыр бу. Ә бәлкем, киресенчә…

* * *

1990 елларның ахырлары бугай, хәзер төгәл хәтерләмим, телефонда Илбарис агай Надиров иде:

– Кичә генә хастаханәдән чыктым әле. Анда Гомәр ага Бәширов та дәваланып ята. Ул синең хезмәтләрең хакында кызыксынып сорашты. Анда синең китапларың юк икән. Кертеп бир әле үзенә китапларыңның кулда барын. Олы кешенең күңеле булыр иде, ичмасам…

Икенче көнне үк, әллә нәрсә уйламыйча, «күңеле булсын» дигән теләккә кушылып, хастаханәгә юнәлдем, өйдә нөсхәләре булган берничә китабымны, традицион җимеш суларын да алып.

Гомәр ага белән моннан күп еллар элек үк бер очрашкан, әз-мәз генә булса да сөйләшеп алганым бар иде. Студент елларында ук. Үзебезнең иҗади-фәнни түгәрәгебезнең бер утырышына чакырган идек. Ялындырып тормыйча килде ул. Әйбәт кенә чыгыш ясады, сорауларыбызга канәгатьләнерлек итеп җаваплар бирде. Минем игътибарны җәлеп иткән нәрсә аның ашыкмыйча гаҗәп матур, мәгънәле итеп сөйләве иде. Артык сүзе булмас, тышкы эффектка, ялтыравык сүзләргә омтылмас. Сөйләү алымы да, үзен тотышы да гади, гадәти. Студентлар тарафыннан бирелгән сорауларны игътибар белән тыңлар, сабыр гына үз фикерен әйтер.

Сорауларның, әлбәттә, төрлесе булды. Нәфисә һәм кайбер башка геройларның соңгы «язмышлары» белән «бүгенге хәлләре» хакындагы кебекләре дә. Бер югары курс студенты язучының тел осталыгына ничек ирешүе, Гомәр аганың үз тәҗрибәсе турында да белергә теләде.

– Иң элек, – дип җавап бирде олы әдип, – тел дөрес булырга тиеш. Дөреслеккә исә үз элгәргеләреңнең казанышларыннан өйрәнергә мөмкин. Классик язучыларның әсәрләрендә халык теленең күп гасырлы тәҗрибәсе тупланган. Шулай ук телгә халыктан, аның дөрес һәм матур сөйләүче вәкилләреннән дә өйрәнергә кирәк. Андый дөрес, матур сөйләүчеләр авылларда еш очрый.

Үзе тикшерүче булып эшләгән чорында, соңра авыз иҗаты әсәрләрен җыйган, бигрәк тә әкиятләрне тыңлап, язып йөргән вакытларда да аңа матур, дөрес сөйләүчеләрне очратырга, рәхәтләнеп тыңларга насыйп булган икән (шундый бер-ике кешенең исемен дә атарга онытмады).

– Тел байлыгы халыкта җитәрлек, – диде ул, йомгак ясап, – оригиналь булам дип, үзеңә «тел ясап», сүзләр уйлап чыгарырга кирәкми. Әдәби телебез саф һәм дөрес булырга тиеш…

Җыеп әйткәндә, зур әдипнең безнең түгәрәк утырышындагы чыгышы үзенең саллы иҗатына тәңгәл рәвештә олпатлылык сыйфаты белән истә калган.

Җыйнаулашып, Гомәр аганы уртага алып, рәсемгә дә төшкән идек…

Хастаханәгә кереп, тиешле каттагы Илбарис ага атаган (үзем дә яткалап чыккан) ике кешелек палатаның ишеген шакып эчкә керүгә әллә ничек булып китте: элек үзем өчен «ярыйсы» гына түгел, бәлки шактый әйбәт тә булып тоела торган палата бөрешеп кенә утырган Гомәр ага Бәширов фонында артык гадәти, хәтта ярлы, шыксыз да булып тоелды… Күрәсең, күңел олы әдип өчен башкачарак шартлар лаеклыгын теләгәндер…

Ишектә үк исәнләшүгә, начар күрә торган күзләр белән сөзеп караган Гомәр ага якынрак килгәч танып та алды, исемемне атап, кул биреп күреште дә урындыкка ишарәләде.

Традицион хәл-әхвәл, саулык турында сорашулардан соң Гомәр ага, гадәттәгечә, «дөньяда» нинди вакыйгалар булуы, фән-гыйлем, мәдәни тормыш өлкәсендәге яңалыклар хакында сорашты. Шунда ук икенче темага күчеп, моннан берничә ел аның планга кертелгән мәкаләләр җыентыгына язган эчке рецензиямне искә төшерде. «Рецензиягездә тәкъдим ителгән фикер гаять урынлы һәм файдалы булып чыкты. Хәзер ул җыентык дүрттомлыгыма иш булып, алар янында бик матур басып тора. Рәхмәт сезгә ул тәкъдимегез өчен!» – дип, моңарчы да Матбугат йорты коридорында бер әйтелгән рәхмәтен кабатлады.

Әлеге рецензия һәм рәхмәтнең, кечкенә генә булса да, тарихы бар. Әсәрләренең дүрт томы чыгып берничә ел узгач, Гомәр ага үзенең элегрәк гәзит-журналларда басылган, радиодан яңгыратылган төрле мәкаләләрен аерым җыентык рәвешендә тәкъдим иткән икән. Ул елларда, мәгълүм булганча, басылачак һәр китапның кулъязмасына «эчке рецензия» дигән махсус бәяләмә яздыру тәртибе хөкем сөрә иде. Аннан максат иң элек «беренчел» цензура уздыру, әлбәттә. Шулай ук кулъязмалардагы булуы ихтимал кимчелекләрне, ялгышларны киметү, бетерү чарасы да иде ул. Нәшрият планында чыгарылачак китапларның һәммәсенә дә шундый эчке рецензияләр өчен махсус акча фонды каралган була. Гади авторларныкына да, классик әсәрләр өчен дә. Бары басылган китапта соңгыларына рецензия язучыларның исемнәре күрсәтелми. Ә планлаштырылган акча тотылган булырга тиеш… Менә шундый сәер тәртипкә муафыйк рәвештә Гомәр аганың җыентыгы миңа эләккән иде. Редакция мөдире Кыям Миңлебаев: «Басылуы бәхәссез икәнлеген белеп язарсың…» – дип кисәтмәсә дә,белә идем, әлбәттә. Шуңа күрә машинисткадан киткән хәреф хаталарын күрсәтү, ике-өч урында артык кабатланулар булуын әйтү белән чикләндем дә җыентыкның тышкы бизәлеше һәр яктан да дүрттомлыклар рәвешендә булсын иде дигән тәкъдим-теләк белән очлаган идем сүзләремне…

Гомәр ага, бераз уйланып утыргач, сүзне минем туып үскән якларыма таба борып, Казанга кадәр кайларда, нинди мәктәпләрдә укуым хакында сорашты. Шуннан соң:

– Моннан күп еллар элек, төгәл хәтерләмим инде, миңа Кытайдагы Тибет якларыннан бер яшь кешедән хат килгән иде. Исем-фамилиясен оныттым хәзер… – диде һәм, нәрсәнедер хәтерләргә теләгән төсле маңгаен җыера төшеп, беравык сүзсез утырды.

Бу сүзләрне ишетүгә, хәтеремдә әллә кайчан булып узган бер вакыйга, шулчак кичергән хисләр яңарды. Алай гына түгел, яшен тизлеге белән аның һәрбер детале искә төште, хәтта әлеге хисләр өермә кебек аңда бутала башлады. Әмма ни дип сүз кыстырырга белмичәрәк аптырап калдым. Гомәр ага исә өзелгән фикерләрен әйтеп бетерергә, үзе дә нәрсәнедер искә төшерергә теләгән төсле өзек-өзек җөмләләр белән дәвам итте:

– Нәрсәләр хакында язганлыгын да төгәл хәтерләмим хәзер… Әдәби әсәрләр, шигырьләр җибәргән идеме шунда… Күп еллар узды бит инде…

Ниһаять, әйтергә яраклы сүз тапкан төсле булдым:

– Читтә яшәүче татарлар күп бит, – дидем, – берәрсе язгандыр шунда…

Ләкин мин әлеге мәлдә төгәл җавап бирмәгән идем. Дөресрәге, төгәл һәм туры җаваптан качкан, чынын әйтергә теләмәгән идем. Моның берничә сәбәбе бар иде. Беренчедән, Гомәр ага: «Ул кеше сез идегезме?» – дип турыдан ярып сорамады. Бәлки: «Кем икән ул?» – дигән сыманрак сорауны кыеклап кына һәм әдәпле рәвештә куйды.

Икенчесе… Монысы инде катлаулысы иде. Әле генә яшен тизлеге белән күңелдән кичкән уйларга, хәтердә элеккечә бер өерелеп, яңарып алган хисләргә барып тоташа иде ул икенче сәбәп. Әмма кайчандыр кичерелгән әлеге хисләр үзем өчен хәзер көлкеле дә булып тоела иде. Ирексездән иронияле рәвештә елмая да башладым, тик шунда ук кыегая төшкән иреннәремне җыеп алдым… Ә вакыйга болайрак булган иде.

…1950–1951 еллар. Үсмер чактан исән-имин кичеп, ваемсыз, мул тормыш аркасында соңгарып кына килә торган егетлек дәверенә узган чор. Берничә елдан бирле әдәбият, шигърият белән мавыгуның иң кызган, саташу дәрәҗәсенә җиткерә язып «җенләндергән» чагы. Аңда туа барган «Без кем, ник болай, мин кем булырга, нәрсә эшләргә тиеш?» дигән сорауларга иҗтимагый, сәяси мәсьәләләрнең дә кушылган, өстәлгән еллары. Болары җитмәгән төсле, алардан уздырып берьяклы мәхәббәт тә кабынды. Ул исә аң-хисләрне генә түгел, бәлки бөтен вөҗүдемне – тәмам барлыгымны – бер учка җыеп йомарлап, теләсә ничек әвәли иде…

Менә шулай бер-бер артлы туа бара торган бихисап сорауларның, боларга кушылган сагышлы хис-омтылышларның җаваплары, юанычы бары әдәбияттан, сүз хикмәтеннән табылыр сыман. Шуңа күрә гаҗәп күп укыла. Татар әдәбияты әсәрләрен, нигездә, гасыр башында иҗат ителгәннәрен, шулай ук сирәк-мирәк кулга кергән совет чоры әйберләрен дә «чәйнәмичә» йота барам. XIX гасыр рус әдәбияты үрнәкләре дә «су кебек эчелә». Тургеневның минем халәткә аваздаш повестьлары исә кат-кат укылды шикелле. Болардан тыш, казах, уйгыр, үзбәк әдәбиятлары үрнәкләрен дә читләтеп узмыйм. Һәрхәлдә, «китап җене» мине тәмам биләп алган чор иде…

Табигый, башкалар тарафыннан язылганнарны йотылып уку белән бергә үзем дә язгалап маташкан булам. Монысы аз дигәндәй, очраган – укыган һәм ишеткән – һәр җыр текстын терки барам, мәкаль-әйтемнәрне яза бару өчен дә бер дәфтәр ачылган…

Шул рәвешчә, мавыгып, исәрләнеп йөри торгач, язганнарымның кайберләрен Казанга җибәреп, андагы «чын язучылар» ның берәрсенең фикерен белергә теләү уе да барлыкка килде. Тик кемгә генә җибәрергә? Уйлана торгач, иң мөһиме «Совет әдәбияты» журналындагы кайбер мәгълүматлардан күренгәнчә, иң лаек кеше булып «Намус» романының авторы Гомәр Бәширов тоелды. (Аның ише зур дәрәҗәле кешегә шундый вак мәсьәлә белән мөрәҗәгать итүнең мәгънәсезлек икәнлеген, Татарстан Язучылар оешмасында махсус әдәби консультантлар булуын кем белгән ул вакытта…)

Әйе, җибәрдем хатны Казанга үзем әвәләгән берничә шигырь кисәге белән. Бер-ике айдан соң җавап киләсенә өмет тә өзә башлаган идем. Ләкин дүрт-биш ай узуга килеп төште бит җавап хаты. Үзем укып йөргән рус гимназиясе адресына. Димәк, шул адресны күрсәткән булганмын…

Кулларымны «пешерә язган» конвертны әйләндереп карый-карый озак торуымны хәтерлим. Ниһаять, калтыранган бармаклар белән конвертны ачтым.

Ярты битле генә кәгазь. Аның уртасында өч-дүрт юллы гына текст. Җавап хаты никадәр кыска булса, шул дәрәҗәдә үк кырыс хөкемле: татарча түгел! Янәсе, татарлар хәзер «өмид» дип әйтмиләр… Башка бер фикер дә юк. Ни эчтәлек, ни техника, ни мәгънә хакында…

Телең татарча булмагач, димәк, үзең дә татар түгелсең дигән сүз… Димәк, башка язып, безгә җибәреп маташма дигән сүз… Димәк… Тукай да «өмид» сүзен дөрес кулланмаган булып чыгамыни?! Мисал итеп китерелгән шул бер генә сүз, тирән кадалган шырпы төсле, бик озак хәтердән чыкмады…

Җыеп әйткәндә, Гомәр Бәширов имзасы белән килгән җавап тәмам айнытып җибәрде мине. Конвертны алуга дулкынланудан кызышкан тән-бәдәнемә бер чиләк бозлы су ишелеп төшкән сыман…

Әйе, айныдым айнуын…

Әмма ләкин барыбер әдәбият белән җенләнүдән, ата-бабалар чыккан асыл Ватан (ул вакытта әле «тарихи Ватан» дигән төшенчә кулланылышта юк иде), татар дигән бер гаҗәеп, аңлаешсыз халык, аның рухи дөньясы, үзгәчә бер хикмәткә ия теле хакында уйланулардан айный алмадым мин.

Үземне гарьләндергән җаваптан соң мин Казан ягына башка хат-мазар язмаска булдым. Әдәбият, шигърият дигән нәрсә бары үзем өчен, үз дөньям гына булып калыр дип уйладым, шулай дип шарт куйдым. Ләкин… биш-алты елдан соң ул шартымны да бозарга мәҗбүр булдым (моның хакта «Аяз әкә сабакларында» беркадәр яздым шикелле). Димәк, әлеге хат тудырган кискен хисләр әкренләп юашланган, сүрелгән, онытыла башлаган дигән сүз.

Тагын берничә елдан андый җавапларның ни өчен, ничек барлыкка килү серләре, фәнчә әйтсәк, язылу технологиясе минем өчен билгеле иде. Дөрес, моның беренче серләре Казахстанда ук сизелә башлаган булса, мәсьәләнең чын-чынлап ачылуы университетта укып чыгып, гыйльми хезмәткәр, педагог сыйфатында белем һәм фән дөньясында кайнаган чорга туры килде. Баксаң, СССР дигән дәүләттә, мәшһүр җырдагыча, «кеше шул кадәр иркен сулый торган» гаҗәеп «киң илдә» үз гражданнарына чит илләрдә яшәүче кешеләр белән нормаль мөнәсәбәткә керү тыелган икән. Төрле анкеталар тутырган чакта, чит илләргә бару һәм ул якларда туган-тумачалар булу-булмау хакында төгәл мәгълүмат бирү, хәбәрләшү-хатлашу очраклары булган тәкъдирдә аларның махсус исәпкә алыну тәртипләре ни тора! Сугыш вакытында Германиягә сөрелгәннәрнең, әсирлектә булып кайткан кешеләрнең кабат төрмәгә ябылулары, Себергә куылулары хакында әйтеп тә торасы юк.

Мондый «тәртипләр» илдәге барлык гражданнарга караса, милли республикалардагы халыклар өчен алар тагын да кырысрак булган иде. Мәсәлән, үзгәртеп коруларга кадәр чит илләрдәге татарлар, аларның диаспоралары хакында бернинди мәгълүмат бирелми иде. Әйтерсең лә андыйлар дөньяда бөтенләй юк. Әгәр ялгыш матбугатта берәр нәрсә чыга калса, редакторларына шактый эләгә иде. Әйтик, 1959 елда «Азат хатын» журналында Голҗа татарлары хакында минем уч төбе кадәрле кечкенә генә бер белешмәм басылгач, баш редактор Асия ханым Хәсәневаның сүзләренә караганда, өлкә комитетында аңар шелтә белдергәннәр икән. Нахакка «ак эмигрант» тамгасы сугылган Йосыф Акчураны телгә алганы өчен, Хәй Хисмәтуллинга да эләгүе, аның «тәүбәләр укуы» мәгълүм. Әйтерсең лә андый татарлар булмаска тиеш.

Кайбер фактлар күрсәткәнчә, халыкның бер өлеше үзе дә мондый тәртипләр белән килешкән иде. Мәсәлән, үзгәртеп кору елларында чит илләрдәге милләттәшләр хакында материаллар күренә башлагач: «Андый эмигрантлар, үз вакытында илне ташлап китүчеләр хакында ник язып торырга, киткән – беткән, тарих ябылган инде», – дип язучылар да булды. Артында кайбер дәрәҗәле галимнәр торган журналист кисәкләре дә каләмгә тотындылар…

«Ерак» чит илләрдәге татарлар гына түгел, хәтта СССРның үз эчендәге башка төбәкләрдәге милләттәшләр дә төрле, гадәттә, яшеренрәк чаралар ярдәмендә читкә тибәреләләр иде. Татарстан Республикасы оешкан чакта, аның чикләре ясалма рәвештә тарайтылу, татарлар күпләп яшәгән шактый җирләрнең «кисеп ташлануы» да шул тенденциянең бер чагылышы иде. Моңа башка республикаларда, өлкәләрдә яшәүче татарларның саннарын азайтып, нык киметеп күрсәтү дә өстәлде. Әйтерсең лә «Сез татарваларның урыны автоном республика дип аталган менә шушы кишәрлектә генә! Башка җирләрдә сез юк, булсагыз да бик аз!..» дигән карашны, ышанычны аңнарга сеңдерергә тырыштылар. Һәм сеңде дә алар. Мәсәлән, Бауман урамында беркадәр кызып алган өч яшь шагыйрьнең (өчесе дә мәрхүмнәр инде) сөйләшүен ишеткәнем бар. Үзләренә ошап бетмәгән бер каләмдәшләре хакында: «Ул Башкортстанда туган, Татарстанның табигатен, үзенчәлеген белми. Аннан нинди татар шагыйре чыксын!..» – дигәннәр иде.

Кайбер тарихчыларыбыз: «Чын татарлар алар Казан артында гына яши», – дип, махсус мәкаләләр дә язганнар иде.

60 нчы еллар башында Ташкентта яшәүче, шул якларда туып үскән бер «пинзәк» нең сүзләрен хәтерлим: «Элек әдәбият белән кызыксынып, Казанга бер-ике шигыремне дә җибәреп караган идем. Камал дигән бер әдәби консультант, сез татарча шигырь язардан элек телегезне яхшылап үтүкләгез, дип җавап биргән иде. Шуннан соң кул селтәдем Казаныгызга…»

Әйе, ясалма рәвештә оештырылган республикалар, өлкәләр эчендәге халыкларның реаль саннарын бозып күрсәтү, аларның үзара киңрәк аралашу мөмкинлекләрен кыса бару СССР дигән илдә тоталь сәясәт рәвешендә хөкем сөргән иде. Дөрес, мондый хәл бер татарларга гына карата түгел, бәлки башка «нацменнар» га да кагылган иде. Үзбәкләрнең, молдова һәм Балтыйк буе милләтләренең язмышында алар тагын да ачыграк күренде. Әмма артык киң таралган, сибелгән татарларның күбрәк зыян күрүе дә бәхәссез.

Менә шундый тоталь сәяси шартлар ажгырып хөкем сөргән илдән ерак Кытайдагы «әллә кемгә» килгән, Гомәр Бәширов имзасы куелган әлеге хаттагы җан өшеткеч, гарьләндерерлек мәгънәдәге җаваптан бүген – мин хастаханәдә утырган чакта – гаҗәпләнергә, рәнҗергә, үпкәләргә бернинди сәбәп, җирлек юк иде. Дөресен әйткәндә, минем хат Казанга килгәч, өлкә комитетында, хәтта КГБ бүлмәләрендә аның бер почмагыннан гына ике бармак белән чеметеп тотып, әллә кемнәрнең танышкан, тикшергән, киңәшкән булуы шик тудырмый хәзер. Бары шуннан соң гына җавап язылган. Дөресрәге, яздырылган…

50 нче елларда түгел, бәлки күпкә соңрак та Советлар Союзына килгән чит ил кешеләре белән очрашулар, аларның хатларына язылган җаваплар даими контроль астында була иде. Ректоратта эшләгән чактагы тәҗрибәмнән чыгып әйтәм моны. Үзгәртеп кору чоры башланып, хәбәрдарлык тәртипләре канат җәя башлагач та, 1987 елга хәтле хөкем сөргән иске тәртипләрне исәпкә алырга мәҗбүр идек. Мин үзем, мәсәлән, чит илләрдән килгән хатларга биргән җавапларымның (бер тәҗрибәле коллеганың киңәше буенча, кирәк була калса дип) күчермәләрен саклап барган идем. Әле дә саклыйм аларны, элек «кирәге чыкса» дигән булсам, хәзер билгеле бер чорның, хөкем сөргән тәртипләрнең характерлы фактлары дип исәплим…

Тик 1952 елда Казаннан килгән хатның тексты сакланмаган. Ул вакытта әле документ дигән нәрсәнең кадерен, кыйммәтен белмәгәнмен. Яшь, тәҗрибәсез, белемсез чагым иде бит. Бер мәлне Хуҗадан: «Өйләнгән чагыңда сиңа ничә яшь иде?» – дип сораганнар икән. «Ничә яшь булганын хәтерләмим, әмма ахмак булуым хак иде», – дип җавап кайтарган Хуҗа…

…Хастаханә палатасында Гомәр ага тарафыннан кыеклап куелган сорауга туры җавап бирә алмыйча аптырап утыруым менә шундый катлаулы сәбәпләр белән бәйле иде.

Нинди җавап бирергә иде соң? Әйе, мин идем, сезнең җавабыгыздан гарьләнгән идем, дип, үземнең ул чактагы аңсызлыгым, белемсезлегем өчен хәзер хәл белергә, олы кешенең күңелен күрергә дип башкарган гамәлемнең мәгънәсен бетерергәме? Яки хәзер аңлыйм, тәмам аңладым инде, ул җавапны шул чорда хөкем сөргән вазгыять яздырган, дип, могтәбәр аксакалның дәрәҗәсен төшерергәме?..

Юк, мин язмаган идем Казанга хат, дип, ялганны да әйтә алмадым ул көнне…

Гомәр аганың барып чыкмаган аңлашу һәм әңгәмәгә чик куярга теләве сизелде: «Ерак җирләрдән килеп, үз халкыбызга хезмәт итүегез матур күренеш, әлбәттә… Китергән китапларыгыз өчен рәхмәт. Күзләрем начар булса да, караштыргалармын аларны».

Наратлы

2008, июнь

Гыйбрәтле язмышлар5
Хәй Хисмәтуллин (1895–1977) һәм Якуб Агишев (1899–1972)

Була шундый кешеләр: бер караганда, алар синең тормышыңа, язмышыңа әллә ни тәэсир итмәгән кебек. Гади танышларың сыман гына шунда. Ләкин син нигәдер аларны бер дә онытмыйсың, оныта алмыйсың. Вакыт-вакыт булса да, аларның гадәт-холыклары, әйткән сүзләре хакында уйланасың. Фәлсәфәләрен, тормышка карашларын, эш нәтиҗәләрен тулысынча үз итмәгән, кабул кылмаган хәлдә дә исеңнән һич тә чыгармыйсың аларны. Кылган гамәлләрен, әйткән сүзләрен үз вакытында әллә ни җитди кабул итмәгән, хәтта үзләреннән бераз көлгәләп йөргән булсаң да, аларны гел истә тотасың.

Димәк, элегрәк үзең әллә ни сизмәсәң дә, тәэсирләрен татыган булып чыгасың.

Андый, үзләренә күрә кызыклы дип әйтимме, гыйбрәтле дип бәялимме икән, «җитди һәм сәеррәк» кешеләр, бу очракта, дөресрәге, картлар, гадәттә, күп тә түгелдер, аз да булмастыр. Ихтимал, һәрвакытта да җитәрлек буладыр андыйлар. Минем үз тормышымда шундыйрак булып тоелган берничә картның хатирәсе һаман да күңелдә саклана. Үз вакытында көлкелерәк тоелсалар да, хәзер төптәнрәк уйласаң, алар матур кешеләр, хәтта матур картлар, гыйбрәтле шәхесләр рәвешендә һаман хәтердә яшиләр икән.

Шулардан, әйткәнемчә, ике картны мин аерата истә тотам. Аларның берсе – университетның татар бүлегендә эшләгән укытучыларымнан доцент Якуб ага Агишев, икенчесе – Тел, әдәбият һәм тарих институтының гыйльми хезмәткәре Хәй, дөресрәге, Габделхәй ага Хисмәтуллин.

Икесе ике төрле, бер-берсенә бөтенләй диярлек охшамаган кешеләр. Буй-сыннары, бит-кыяфәтләре буенча да башка. Ләкин аларны бер үк вакытта нәрсәдер үзара якынайта да, охшашрак итә дә иде. Нинди сыйфатлары белән шулай бер-берсенә охшаганнардыр алар – анысын хәзер дә төгәл өзеп әйтә алмыйм.

Уйлануларым һаман дәвам итә.

Алар белән аралашуы, сөйләшүе дә күңелле һәм җиңел була иде. Яшь араларыбызда зур аерма барлыгына карамастан, кордашлар кебек шаярышып алгалаган вакытлар да булгалый иде.

Бәлки, истәлекләремне бераз тәртипкә салып, кәгазьгә төшерсәм, үзем өчен дә аңлаешлырак булыр. Башкаларны да, ихтимал, уйландырыр.

Болардан Хәй Хисмәтуллин белән элегрәк, үзен күргәнче үк танышырга туры килгән иде.

Хикмәтле карт

1956–1957 елларда, әле Казахстанда яшәгән чакта ук, Казан университетына укырга керергә ниятләгәч, миңа татар теле һәм әдәбияты буенча мәктәп программалары нигезендә әзерләнә башларга кирәк иде. Казаннан, «Книга – почтой» хезмәте аркылы соратып, татар мәктәпләре өчен чыгарылган дәреслекләр алдырдым. Чөнки үз сөйләшемдә җирле, ягъни диалекталь үзенчәлекләр һәм шул яклардагы кардәш төрки телләрнең тәэсире шактый булуын белгәнгә, миңа ана телемне бераз «үтүкләү», аруландыру зарур иде. Шуңа күрә әдәбият һәм грамматика дәреслекләрен җентекләп өйрәнергә тотындым.

Дәреслекләрнең икесе дә миндә шактый сәер хисләр уятты. Мәсәлән, татар әдәбияты буенча төзелгән китаплардагы татар язучыларына карата бирелгән билгеләмәләрдә аларны рус әдипләре белән чагыштырып бәяләү очраклары бар иде. Әйтик, «татар Пушкины», «татар Островские», «татар Горькие» һ. б. Димәк, татар тормышындагы әдәби күренешләргә, аерым иҗатларга шулай рус культурасы күзлегеннән бәя бирерлек дәрәҗәдә булгач, татар мәктәпләренә кергәнче, ягъни балалар бакчасыннан ук безнең халык балалары рус әдәбиятын шулай шәп беләләр булып чыга?!

Һәрхәлдә, төрле яклап уйланырга туры килде. Уйлануларның нәтиҗәсе генә күңелле түгел иде, әлбәттә… Шулай да урта мәктәпне русча тәмамлаган, гомумән классик рус әдәбиятыннан бераз хәбәрдар булган минем өчен әлеге алым файдалы да булып чыкты – күп баш ватып торасы юк…

Грамматика дәреслекләрендә исә икенче төрдәге сәерлекләр игътибарны җәлеп итте. Һәрбер кагыйдәдән соң мисал рәвешендә китерелә торган сүз тезмәләренең, җөмләләрнең һәр өченче-дүртенчесендә диярлек «матур» дигән сүз очрый иде. «Тормыш матур», «хезмәт матур», «колхоз матур», «көн матур» һ. б. Катлаулырак җөмләләрдә дә шул ук бер бәя – «матур» сүзе гел «сакта торган» булыр.

Мондый алымның еш кулланылуы тәшвикать6 тәэсиреме, әллә китап язучыларның дөньяны шулай гел матур итеп күрергә теләүләре нәтиҗәсеме – болар минем өчен ачык түгел иде ул чакта. Ләкин бер сүзнең шулай адым саен кабатланып торуы «тешкә тия» бит. Өстәвенә эчке Русиягә караганда тормыш шартлары күпкә яхшырак булган Казахстандагы чынбарлыкны үз күзләрең белән күреп торгач… Шулай да миндә ул чакта бер шаян кызыксыну да барлыкка килгән иде. Һәр ясалма тел мисалын шулай эзлекле рәвештә «матурлаган» авторларның үз төс-кыяфәтләре ниндирәк икән соң? Матурмы икән?!

Авторлар дигәч тә, әлеге дәреслекләр, нигездә, ике кеше тарафыннан язылган иде. Ләкин мин алардан нигәдер Хәй Хисмәтуллинны гына хәтерлим. Күрәсе килә иде матурлыкка сусаган шул кешеләрнең үзләрен! Һәм, күп тә узмый, аларның берсен миңа еш күрергә, хәтта соңрак аның белән беркадәр аралашырга да насыйп булган иде.

Университетта укый башлауга ук, без, беркадәр хезмәт стажы белән укуга кергән олырак яшьтәге студентлар, шул елларда яңадан активрак оештырыла башлаган төрле әдәби, музыкаль кичәләргә йөрергә тырыша идек. Кызыксынучанлык, иҗтимагый активлык безне хәтта гыйльми конференцияләргә дә кертеп утырта иде. Шундый конференцияләрнең берсендә сүз филология фәннәре кандидаты Хәй Хисмәтуллинга биреләчәге игълан ителгәч, мин сагаеп көтә башладым.

Трибунага тәбәнәк кенә буйлы, әгәр тагын бераз тазара төшсә, квадрат ук дип әйтерлек базык гәүдәле бер карт килеп басты. Ул, биек трибуна артыннан бөтенләй күренми каласын үзе дә сизгән сыман, трибунаның янына басып сөйли башлады. Түгәрәк йөзен калын пыялалы күзлек бизәгән. Чәчләре чак кына агара башлаган, кыска итеп кыркылган мыеклы. Буе кечкенә булуга карамастан, йөз-чырае эре гәүдәле кешенеке кебегрәк иде. Пөхтә ак күлмәге, карарак төскә якын костюм-чалбары аның кыяфәтенә җитдилек өстәгән шикелле. Җыеп әйткәндә, зур яшьтәге кешеләргә хас матур гына кыяфәтле иде ул. Яшьрәк чагында, күрәсең, тагын да чибәррәк булгандыр. Дөрес, шактый олы яшьтә булгангадыр, бераз башы селкенгәләп ала иде. Селкенгән саен, күзлек пыялалары да ялтырап куйгалый. Мин, үземнең Казахстанда чактагы ирония катыш кичергән уйларымны искә төшереп, үз алдыма елмаеп куйдым.

Конференция әдәбият тарихы мәсьәләләренә багышланган иде бугай. Һәрхәлдә, Хәй агай, борынгы текстларны өйрәнү, гыйльми хәрәкәткә яңа истәлекләр кертү хакында сүз башлап, «Дастаны Бабахан» дигән бер әсәрне телгә алды. Аның татар җирлеге истәлеге икәнлеген раслый торган дәлилләр китерде. Мин, дөресен әйткәндә, ул мәлне Хәй ага фикерләренә сокланып утырдым, үземнең элегрәк, аны күрмәгән килеш, аңардан көләргә теләвемнән уңайсызланып та куйдым. Ләкин соңрак нәкъ шул истәлек хакында аның белән кызу бәхәскә керәсемне, дастанның татар җирлеге әсәре булмавын әйтеп, аның кәефен кырасымны ул мизгелдә әле белми идем, әлбәттә.

Бу очрашудан соң да Хәй ага Хисмәтуллинны тагын берничә кат тыңларга туры килде. Бер яктан карасаң, ул – заманча фикер йөртә торган чын совет чоры галиме. Шул ук вакытта аның кайбер сүзләреннән, фикерләү үзенчәлегеннән элекке чор зыялыларына хас сыйфатларны да чамаларга мөмкин иде. Моңа игътибар итүнең, бәлки, үз сәбәбе дә булгандыр. Мәсәлән, укытучыларыбыздан Якуб ага Агишев бер әңгәмә вакытында аның хакта болайрак әйтеп куйган иде: «Безнең хәзерге галимнәр арасында чын мәдрәсә белеме алган бер генә кеше калды, ул – Хәй Хисмәтуллин. Гомумән, күпне күргән тәҗрибәле кеше, үзенә күрә хикмәтле, мудрыйлыкка ия карт». Бу сүзләрне беркадәр раслый торган очракларга соңрак үзем дә якыннан шаһит булдым. Чөнки яшьләребез арасында аерма зур булса да, Хәй ага белән әкренләп якынлаша башлау барлыкка килде. Моңа, ихтимал, интересларыбызның бер тирәдәрәк йөрүе, мәсәлән, язма истәлекләр белән кызыксыну да сәбәп булгангадыр.

1964 елның җәе иде. Касыйм ягына археографик экспедициягә җыенып йөргән көннәрем. Университет капкасы каршындагы кечкенә генә Лобачевский бакчасы янында озын буйлы Әбрар Кәримуллин белән тәбәнәк сынлы Хәй ага Хисмәтуллин, «Кәтүк белән Багана» исемле артистлар образын хәтерләтеп, кыза-кыза сөйләшеп торалар иде. Яннарына килеп исәнләшкәч, бәхәснең ни хакында баруы белән кызыксындым.

– Менә Әбрар, – диде Хәй ага, бераз дулкынланып, – беткә ачуланып, тунны ягарга җыена. Үзен эштән куганы өчен үпкәләп, шәхси китапханәсен, архивын университетка түгел, безнең институтка калдырырга тели. Үзе үлгәч. Мин исә, университет китапханәсенә бирү дөресрәк булыр иде, дим. Чөнки университетны император хәзрәтләре нигезләгән. Ул яши, тагын да яшәячәк. Унҗиденче елдан соң да исән кала алды. Ә безнең институтны сәвит ясаган, сәвит бетүгә, ул да бетәчәк. Яки үзебез үк бетерәчәкбез аны!

Университет китапханәсендә директор урынбасары булып эшләгән Әбрар Кәримуллин үзе төзегән бер библиографик күрсәткечкә Сталинга багышланган китапларның исемнәрен кертә. Шуның өчен ул өлкә комитеты бюросының карары буенча эштән чыгарыла. Ул көннәрдә эшсез йөргән, үз хезмәткәрен якламавы өчен университетка, бигрәк тә аның проректоры Мансур Абдрахмановка нык үпкәләгән Әбрар ага ХәйХисмәтуллинның әлеге сүзләрен дә, башка дәлилләрне дә колагына элмәде. Аның үз фикерендә нык торуын күргән Хәй ага, башын бераз чалкайта төшеп, биегрәк буйлы Әбрарга астан өскә таба карап, соңгы хөкемен чыгарды:

– Кызма әле син, Әбрар энем, архивны биргәнгә хәтле әле яшисе дә, үләсе дә бар бит! Үлгәнчегә кадәр фикерең дә үзгәрер, бәлкем. Ничек диләр әле урыслар, «чилавек предпалагает, бух распалагает» диләрме?..

Лобачевский бакчасы янындагы бу сөйләшү искә төшсә, хәзер дә елмаеп куям. Хәй аганың Совет дәүләте, Тел, әдәбият һәм тарих институты бетү хакында әйткәннәре ул чакта миңа тормышка ашуы катгый рәвештә мөмкин булмаган дуамал, мәгънәсез сүзләр сыманрак ишетелгән иде. Әмма утыз ел да үтмәде, совет хакимияте дә җимерелде, башка үзгәрешләр дә барлыкка килде. Дөрес, элек СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы составында булган Тел, әдәбият һәм тарих институты исә яңа оешкан Татарстан Фәннәр академиясенә алынды. Ул, хәзер нигездән үзгәреп, ике институтка бүленде. Ягъни «үзебез үк» үзгәрттек.

ӘбрарКәримуллинның шәхси китапханәсенең язмышы да башкача хәл кылынды: китапларның бер өлеше Төркиягә китте, акчасы хуҗасының дәвалануына тотылды. Икенче өлеше һәм архивы Татарстан Милли китапханәсендә саклана.

Шулай итеп, Хәй аганың «үлгәнчегә кадәр үзгәрү», «предполагает, располагает» хакындагы сүзләре тулысынча диярлек расланды…

Әлеге очрашуның тагын бер истәлеге калды: шул әңгәмә бетүгә, эшсез интегеп йөргән Әбрарны бергә-бергә кулъязмалар эзләр өчен Касыйм ягына сәфәргә чакырдым. Ул сөенеп риза булды…

* * *

Хәй Хисмәтуллин белән икенче бер сөйләшү дә онытылмый. Аның «Азат хатын» журналында басылган бер мәкаләсендә әллә ни тәфсилләмичә, дөресрәге, совет чорында кабул ителгәнчә, махсус тәнкыйтьләп, ягъни гаепләп, сүгеп тормыйча, Йосыф Акчура телгә алынган була. Кемдер, әләкләп, партиянең өлкә комитетына хәбәр итә. Анда исә ду кубалар: ничек инде ак эмигрант, Русия һәм русларның явыз дошманы булган «буржуаз милләтче», пантюркист хакында язып торырга? Кайда соң монда «партияле принципиальлек»?!

Журнал редакторларына шелтә белдерү белән бергә өлкә комитетында мәкалә авторының да «кирәген бирергә» дигән карарга киләләр. Шул юнәлештә кайбер әзерлекләр дә башлана сыман. Әлбәттә, күңелсез имеш-мимешләр хакындагы хәбәрне Хәй агага да ирештерәләр. Ул исә шул ук төнне, үзенең «зур ялгышлар» җибәрүе хакында тәүбәләр укый-укый, өлкә комитеты секретаре исеменә махсус хат яза, иртәгесен аны тиешле адрес буенча тапшыра. Моның хакта әдәпле карт редакциягә дә кереп сөйли һәм журналны уңайсыз хәлгә төшерүе өчен гафулар үтенә.

ХәйХисмәтуллинның болай эшләве кайберәүләргә, җөмләдән миңа да ошамаган иде. Мондый гамәлне куркаклык яки принципсызлык дип бәяләү ягында идек. Шуңа күрә бер очратуда мин аның әлеге эшеннән риза түгеллегемне белдердем, кыза-кыза, үз дәлилләремне саный башладым:

– Сезнең мәкаләдә бернинди дә сәяси, тарихи хата, тәүбә итәрлек бернәрсә дә юк бит! Йосыф Акчура да советлардан качкан ак эмигрант түгел ләбаса! Ул 1908елда ук Русиядә башланган реакциягә протест йөзеннән Төркиягә һиҗрәт иткән, ягъни законлы рәвештә күченеп киткән кеше бит! Аннары Яңа Төркия белән ул вакытта күп илләр тарафыннан танылмаган СССР арасында дипломатик мөнәсәбәтләр, хезмәттәшлек урнашуга да зур өлеш керткән шәхес ул Акчура! Совет дипломаты Аралов истәлекләрендә моның хакта бик ачык әйтелә…

Калын пыялалы күзлеген ялтырата-ялтырата тыңлап торган Хәй аганың башы ешрак селкенә башлады. Аннары «тукта!» дигән сыман кулын изәп алды да бер-бер артлы тезеп китте:

– Син генә түгел, мин дә яхшы беләм боларны! Акчураның Бишенче елдан соң рус политиклары белән ихлас хезмәттәшлеккә омтылуын да. Җиденче елдан соң Русиядә демократик үзгәрешләргә тәмам өмет өзелгәч, чын реформалар юлына баскан Яңа Төркиягә китүен дә шулай ук әйбәт беләм мин! Ә инде тәүбә хатына килгәндә, алай кырыс хөкем чыгарырга ашыкма син, энем. Ярар, шуны да уйлап кара: мин ул хатны язмаган, гаепне үз өстемә алмаган булсам, нәрсә килеп чыгар иде? Уйладыңмы шуны?! Иң киме – рәсми гәзиттә бер редакцион тәнкыйть мәкаләсе басылыр, журнал редакторы эшеннән алыныр иде. «Совет әдәбияты» нда Әмир Нәҗипнең Алтын Урда хакындагы мәкаләсе, дөрес эчтәлекле мәкаләсе өчен Гази Кашшафны эштән алуларын, аның урынына әдәбиятка бөтенләй катнашы булмаган чиновник куелуын белмисеңмени?.. Алай гына түгел, «кайбер идеологик хаталар» дигән чираттагы карарның да чыгуы, тагын гомумэзәрлекләүләр башлануы да ихтимал иде бит, егетем. Редакция хезмәткәрләренә, шәхсән миңа да эләгүдән тыш, янә Йосыф Акчураның гайбәтен чәйнәү, пычрак төкерекне башкаларга да чәчү бик ихтимал иде бит! Үзең беләсең, обкомның бер ишарәсе булуга һаулый башларга әзер торучы кутыр кәнтәйләр җитәрлек бездә! Ә болай бер мин генә, бары бер кеше генә гаепле булып калды. Моннан гына тарихи дөреслек җимерелмәстер бит, шулай бит?!

– Ул хатыгызны киләчәктә укырлар да… – дип, киная белән үз позициямне акларга тырышкан идем, Хәй ага тагын сүзләремне бүлдерде:

– Ярар, синең ише тормышны яхшы белмәгән бер сары авыз кызу башлысы укыр да: «ХәйХисмәтуллин дигән бер куркак бәндә булган икән», – дип әйтер, ди. Йә, шуннан нәрсә үзгәрде?! Мин исә җәнҗалның хәзер чын-чынлап зурга китүеннән, башкаларга зыян килүдән курыктым. Тора-бара үзең дә аңларсың әле моны. Йосыф Акчура хакында да адәм рәтле итеп яза башларсыз. Вакыты җиткәч, әлбәттә. Ә мин бераз ашыкканмын шул…

Бәхәсне дәвам итәрлек урын калмаган иде. Саубуллашып китә башлагач, Хәй ага тагын өстәп куйды:

– Әйтүләре дөрес булса, минем хатны укыгач, обком секретаре: «Вопрос не будем раздувать, старик пусть доживает», – дип әйткән, имеш. Эткә бер сөяк тә җитә икән!

Соңгы сүзләр мине тетрәндереп җибәрде. Хөкем сөргән идеологик, сәяси системага тугрылыклы булып тоелган, күп еллардан бирле шул системага хезмәт итеп килә торган, утызынчы еллар «сират күпере» ннән дә ничектер исән-сау чыга алган кешенең әлеге системага нәфрәте дә ярылып ята иде…

Башкалардан ни көтәргә?..

Хәй аганың «вакыты җиткәч» дигән фаразы да расланды: Йосыф Акчура турында хәзер «адәм рәтле» языла башлады инде. Казандагы бер урам, кечкенә генә булса да, хәзер аның исеме белән атала…

* * *

Якуб ага Агишев әйтмешли, үзенә күрә «мудрыйлыкка», хәтта, мин әйтер идем, хәйләкәрлеккә дә ия булган Хәй ага кайвакытларны балаларча садәлек (наивлык) тә күрсәтә иде. Бәлки, шул садәлек, беркатлылык артында хәйләкәрлек тә яткандыр?

1968 елны Шиһабеддин Мәрҗанинең тууына 150 ел тулу уңае белән «Казан утлары» журналында (№ 1) минем «Мәрҗани турында берничә сүз» дип исемләнгән мәкаләм басылып чыккан иде. (Ренат Харисның тәкъдиме белән, аның бик популяр эшләнгән варианты шул ук гыйнвар аенда «Яшь ленинчы» гәзитендә дә дөнья күргән иде.) Гомумән, совет чорында дип әйтерлек, һәрхәлдә, Ватан сугышыннан соң Мәрҗани хакында басылган беренче махсус мәкалә булды ул. Җәмәгатьчелек тарафыннан ул мәкалә олуг галимебез эшчәнлеген, аның бай мирасын яңа баштан өйрәнә башлауның беренче кыю адымы кебегрәк кабул ителгән иде. Күпләргә «баш өстендәге чалмага гына карамыйча, чалма астындагы башка да игътибар итәргә иде» дигән сүзләр ошаган булуы ачыкланды.

Бу очракта шуны да истә тотарга кирәктер, мөгаен. Моннан ел ярым элек Хөсәен Фәезханов хакында «Казан утлары» нда чыккан «Олы мирас» исемле күләмле мәкаләм дә файдаланылган чыганакларның муллыгы, яңалыгы, төплелеге белән тиешле яңгыраш тапкан иде. Шуңа күрә Мәрҗани хакындагы әлеге махсус чыгышым, кайбер кимчелекләре булуга карамастан, тагын да саллырак яңгыраган иде. Гәрчә һәр икесе дә танылган мәгълүм галим тарафыннан түгел, бәлки моңарчы билгесез аспирант каләме белән язылган өйрәнчек әйберләр булса да.

Дөрес, Мәрҗани мирасын олылау өчен сөенүчеләр күп булган шикелле, бу адымга шикләнебрәк караучылар да табылды. Кайберәүләр үземнән «Парткомга чакырмадылармы үзеңне?» яисә «КГБ егетләре килмәдеме яныңа?» дип сораштыргалаган иде. Ләкин, әллә заманасы алышынуга таба йөз тоткан, әллә кешеләре үзгәрә башлаган, һәрхәлдә, бернинди «ул-бу» килеп чыкмады әлеге публикацияләрдән соң. Бәлки, киресенчә, буылып торган буа ерыла башлаган төсле, башка чыгышлар да барлыкка килгәләде. Мәсәлән, «Казан утлары» журналы, «Яшь ленинчы» гәзитенең саннары таралып, атна-ун көн узуга, өлкә комитетының рәсми органы булган «Социалистик Татарстан» гәзитендә дә Мәрҗани хакында бер мәкалә чыккан иде. Аны редакциянең соравы буенча Шакир Абилов язган иде. Шулай боз кузгалган кебегрәк булды әлеге 1968 елда.

Моның шулай икәнлеге тиздән үзен тагын да яхшырак сиздерә башлады.

Беркөнне ишек шакыдылар. «Керегез, ачык!» – диюгә, ишектә иң элек күзлек пыялалары, шома итеп кырылган түгәрәк чырай пәйда булды, аннары кара костюм-чалбарлы, ак күлмәкле Хәй аганың базык гәүдәсе күренде. Култык астында папкасы бар иде.

– Өең якын булгач, алдан сөйләшеп тормыйча гына килдем әле, – диде ул.

«Өй» дигәч тә, анысы ул вакытта университет китапханәсенең (яңасы түгел, ишегалдындагы искесенең) артындагы элекке ат абзарыннан хезмәткәрләр өчен хәстәрләнгән «көнбатыш ярымциркуль» дагы тулай торакның унике-унөч метрлы бер кечкенә бүлмәсе иде. Диван-карават, кием шкафы, тактадан оештырган китап киштәсе, балалар ятагы, аш өстәле, арзанлы карсак суыткыч белән тыгызланган бүлмәдә бер урын табып, Хәй аганы шунда чакырдым. Табуретка утыргач, ул игътибар белән бүлмә буйлап бер күз йөртеп алды. Аннары буйыйсы урынга обой белән генә тышланган такталардан оештырылган киштәгә, йокы диваны өстендә гел «бармак янатып тора торган» китапларга озак кына карап утырды.

– Торагың әйбәт кенә икән, – диде. – Иң мөһиме – китапханә янында гына. Әллә кайларга барып йөрисе түгел. Гыйлем кешесенә ни кирәк тагын?! Болай фатирыңа бәреп керүгә гаҗәпләнмә син. Бер мөһим эш килеп чыкты әле. Шиһаб хәзрәт Мәрҗанинең сайланма әсәрләрен басмага әзерләргә дигән карарга килдек. «Мөстәфадел-әхбар…» китабының беренче томын, почти тулысынча, башка хезмәтләреннән дә сайланма өзекләр алырга исәп. Әлбәттә, хәзерге әдәби телгә күчереп, гарәпчә текстларны тәрҗемәләп бирербез. Менә шул китапка сине гыйльми редактор итеп чакырырга исәп. Шуңа ризалыгың кирәк иде.

– Кызык идея, – дидем мин һәм сорап куйдым: – Дирекция, бигрәк тә директор үзе нинди фикердә? – Чөнки институт директоры Мидхәт Мөхәррәмовның бик сак кеше икәнлеген белә башлаган идем.

– Ничек дим инде, ул, чыннан да, бик сак кеше шул. Ләкин Альфред Халиков, Җәмил Гыйльманов, Сәлам Алишлар, шулай ук башка тарихчылар да бик уңай карыйлар бу мәсьәләгә. Өстә дә каршы булмаслар шикелле. Мәкаләләр чыкты бит инде.

– Мәкаләләрнең үз дәрәҗәсе, – дидем мин, шик-шөбһәмне белдерергә теләп, – китапка карата мөнәсәбәтләрнең икенчерәк булуы ихтимал. Муллалык тамгасы нык сугылган бит…

– Алай ук түгел инде хәзер, – диде ул көр тавыш белән, – заманалар әкренләп булса да үзгәрә. Әнә моңарчы чыккан мәкаләләрне дә әйбәт кенә «йоттылар» бит. Аннары обкомда да тарихны аңлый торган фән кандидатлары, хәтта докторлар да бар. Алар арасында аңлы кешеләр дә җитәрлек бит. Син, давай, артык шикләнмә, ризалыгыңны бир!

Авызы әллә ничә кат пешкән картның мондый наив өметеннән гаҗәпләнсәм дә, өлкә комитетында утырган әлеге кандидат-докторларның үзләреннән күбрәк шикләнсәм дә, артык бәхәсләшмәскә булдым. Соңра, эшләр барып чыкмаса, «син дә карыштың» диюләре мөмкин бит. Шуңа күрә сүзне икенчерәк якка бордым:

– Кем әзерли ул җыентыкны? Китап кайчан өлгерер икән?

– Дөресен әйткәндә, мин күптән эшли башлаган идем. Бөтенләй әзер дип әйтергә дә ярый. Кайбер вак-төяк өстәмәләр генә калды.

Төп мәсьәлә буенча килешенгәч, Хәй ага култык астындагы папкадан машинкада басылган бармак калынлыгы кулъязма чыгарып, миңа сузды:

– Мәрҗани хакында бер популяр китап та язып куйган идем. Аны да карап чыгарсың инде.

Монысына да риза булдым. Тәҗрибәле галим күрсәткән ышанычтан горурланып та куйдым хәтта. Язманың кайбер битләренә күз ташлап утырганда, Хәй ага торып басты:

– Кара аны, бу әсәрем үземә бик тә ошый! Яратып яздым мин аны! Шуны онытма, ярыймы?

Монысы инде «тәнкыйтьләп, бәйләнеп маташма» дип әйтергә теләведер. Ирексездән елмаеп җибәрдем. Хәй ага исә аны үзенчә аңлады бугай, канәгать чырай белән горур гына китеп барды. Орчык кадәре кечкенә, дөресрәге, тәбәнәк буйлы картта никадәр егәр, көч һәм алга таба матур омтылыш дип сокланып калдым. Омтылган нәрсәләренә ирешүен теләдем.

Әмма Мәрҗани китабы дөньяга чыкмыйча калды. Китапның эшләнеп беткән кулъязмасын өлкә комитетына соратып алдыралар һәм аны рецензиягә философия фәннәре докторы, университетның фәнни эшләр буенча проректоры, профессор Мансур Абдрахмановка бирәләр. Күрәсең, махсус күрсәтмә-теләк белән бергә биргәнгә охшый. Шуңа күрә ул үз рецензиясенең ахырында «Билгеле Казан мулласының, нигездә, мәчетләр һәм муллалар хакында XIX гасырда язылган бу китабының бүгенге көн совет җәмгыяте өчен кыйммәте, кирәге бар микән соң?..» дигән рәвештәрәк нәтиҗә ясаган диделәр.

Коммунистларча партиялеге, партияле принципиальлеге белән автоном республикада киң танылган, депутат һәм Югары Советның рәисе дә булып торган мөхтәрәм профессорның мондый кырыс хөкеменнән соң, билгеле, китап турында сүз кузгатырга урын калмый.

(Җәяләр эчендә булса да шуны өстәргә кирәк табам. 1972 елда бугай, миңа бер эш белән Мансур ага Абдрахмановның өендә булырга туры килгән иде. Төп тема буенча сөйләшү тәмамлангач, ул, җаен китереп, әлеге рецензиясе өчен кыеклап дигәндәй аклана башлады. Кулъязмада китап төзүче җибәргән «кимчелекләр, методологик җитешсезлекләр» булуын әйтте. Сүзләрен, ниһаять, шундыйрак фикер белән очлады: «Берәр сәләтле, белемле егет булса, үземә аспирантурага алып, Мәрҗани хезмәтләре буенча диссертация яздырыр идем. Аның мирасы, һичшиксез, өйрәнелергә лаек. Ләкин искечә түгел, яңача өйрәнергә кирәк аны. Хөкем сөргән гомумидеология, политика белән дә исәпләшергә кирәк. Өлкә комитетында мәсьәләнең менә шул ягына игътибар иттеләр».)

Шулай да Мәрҗани китабы икенчерәк, Әнвәр Хәйри әзерләгән вариантта, барыбер дөнья күрә алды. Дөрес, егерме еллар чамасы узгач кына (1989), Яхъя Абдуллин редакциясендә. Хәй ага язган, әлеге «үзенә бик тә ошаган» Мәрҗани турындагы популяр китабы исә 1968 елда ук басылып чыккан иде. Чорына хас чикләнгәнлекләре, тиражының ул чор өчен чамалы булуына карамастан, Хәй аганың ул хезмәте Мәрҗани мирасын киңрәк белдерү юлында үз бурычын беркадәр үтәде дип әйтергә мөмкин. Аның бер нөсхәсе авторының «Миркасыйм дус! Карт көнемнең бер истәлеге. Хисмәтуллин. 26.VI.68» дигән кечкенә автографы белән хәзер дә китапханәмдә саклана.

* * *

Хәй ага Хисмәтуллин белән соңгы очрашуларның берсе тагын Лобачевский бакчасына туры килде. Әкрен генә атлап, эштән кайтып баручы карт мине күрүгә кулын изәп чакырды һәм якындагы утыргычка барып чүкте.

– Аяклар… – дип куйды, мин янына килеп утыргач, аннары шаяртып та алды: – Йә, нәрсәләр җимергән булып йөрү? Үзгәртәсеңме соң бу фани дөньяны?

Минем дә кәеф шаянрак дулкында иде:

– Сез бизәп, тәмам матурлап бетергән дөньяны үзгәртеп тору кирәк булыр микән соң?

– Аңламадым, – диде ул, җитдиләнә төшеп, – минем алай дөньяны бизәүгә дәгъвам булмады шикелле…

– Дәгъва булмаса да, нәтиҗәсе ташка басылган бит, Хәй ага!

– Тагын да аңламадым. Нәрсәгә ишарә итәсең? Ачыграк итеп әйт! – Үзе күзлеген салып, яулыгы белән сөртә башлады.

Мин кайчандыр татар теле кагыйдәләренә ул язган дәреслекләр буенча өйрәнүемне, аларда исә һәр җөмлә саен диярлек «матур» сүзенең кулланылуын әйтеп, мондый төчелекнең сәбәбе нәрсәдә, әллә үзегез дә шулай дөньяны үзгәртергә теләдегезме, дип сорадым. Соравым шаян гына түгел, усалрак та килеп чыкты бугай, картның күзлек пыялалары кичке кояшта берничә кат ялтырап алды. Бераздан башы селкенгәләве дә сирәгәйде.

– Алай икә-ән, – диде ул, суза төшеп, аннары, бераз уйланып торгач, хикәя сөйләгән төсле салмак кына сөйләп китте: – Син, энем, кешедән көләргә бик яратасың шул. Сәбәбен белмәсәң дә көләргә тырышасың. Алай ярамый… Сталин чорында, аннан соң да цензураның бездә ничек ажгыруын белмисең генә түгел, күз алдыңа да, бәлкем, китерә алмыйсың. Тарихи, әдәби хезмәтләр түгел, хәтта тел белеме буенча язылган китапларны да кырык иләктән иләп, сөзеп чыгаралар иде. Ни өчен, ничек итеп дисеңме?

Бик гади: хатаны, этлекне мисаллардан эзлиләр иде. Әйтик, үрнәк рәвешендә китерелә торган җөмләләр кемнеке? Кайсы авторның нинди әсәреннән алынган? Берәр тыелган, сәяси гаепләнгән кешенең сүзләре түгелме?.. Алай гына түгел, исән-имин язучыларның әсәрләреннән дә мисалларны чамалап файдаланырга кирәк икән. Янәсе, берәрсеннән күбрәк мисаллар алып, аны классикка әверелдермәс өчен. Шулай ук ул мисалларда сүзлекләрдән куылган гарәп-фарсы сүзләре дә булмасын… Кыскасы, төрле яклап чикләүләр. Шуңа күрә күп очракта мисалларны үзебезгә ясарга, мәгънәләре чиновникларда шик тудырмасын өчен мөмкин кадәр гади, хәтта примитив итәргә, еш кына «бизәп, матурлап» та куярга туры килә иде… Ә син «төчеләнү» дисең. Беләсең килсә, ул төчелекләр чын-чынлап ачыргалану нәтиҗәсе иде… Йә, аңладыңмы инде?

Мин сорауга тиз генә җавап бирү халәтендә түгел идем. Кайчандыр көлкеле, хәтта мәгънәсез булып тоелган күренеш артында никадәр зур фаҗига дә ятканлыгын аңладым. Тетрәнүдән гафу да үтенә алмадым ул мәлдә.

– Аннары шуны да сиңа әйтергә теләр идем, – диде Хәй ага уйчан кыяфәт белән. – Син, Миркасыйм энем, гомумән, кешеләр, күренешләр хакында кырыс, кискен рәвештә фикер йөртергә, сүз әйтергә яратасың. Алай катгый хөкем чыгарырга ашыкма син. Дөреслек синең генә милкең түгел бит. Гомумән, кешеләр, аларның эшләре турында сүз әйткәндә, арада тагын берәр кешегә җитәрлек урын калдырып сөйлә. Арадан башкалар да үзеңне бәреп екмыйча гына узып китәрлек булсын. Дөнья – катлаулы нәрсә ул. Анда бер син генә яшәмисең бит…

Бу нәсыйхәтне тыңлап утырган чакта, мин Хәй ага Хисмәтуллин 30  нчы еллар «сират күпере» ннән ничек сау-сәламәт уза алды икән дигән табышмакка «ачкыч» таба язган шикелле булдым…

Якуб ага Агишев та Габделхәй аганың «ара калдыру» хакындагы әлеге сүзләрен, исемен әйтеп үк, искә төшерергә ярата иде.

Шулай ук Лобачевский бакчасында әлеге нәсыйхәтне ишеткән чакта, мәрхүм әтиебезнең бер сүзе дә кылт итеп искә төшкән иде. Берәр кешене яисә нәрсәнедер артык мактый яки яманлый башласаң, ул бүлдерә иде: «Әкрен, әкрен, чамалап. Кирәге чыга калса, яманларга да яки мактарга да урын калсын!»

Мондый сәнгатькә өйрәнер өчен, әлбәттә, күп көч, озын гомер кирәк икән…

Ләкин синең үзеңә «узып китәрлек урын калдырмасалар» нишләргә соң?..

Мәгънәле үкенү

Татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кергән студентларны укытучыларыбыз белән таныштырган чакта, доцент Якуб ага Агишевны яше буенча андагы иң олы кеше дип тәкъдим иткәннәр иде. Йөз-чыраеннан аның шулай икәнлеге беркадәр сизелеп тора иде торуын. Чалара башлаган чәчләре, маңгаендагы тирән җыерчыклары шуны расласа да, буй-сынының җыйнаклыгы, төзлеге, хәрәкәтләренең чираклыгы, җитезлеге, бигрәк тә фикерләү һәм сөйләшүдәге җанлылыгы, активлыгы әлеге хәбәргә бераз шикләнеп карарга да урын калдыра иде. Лекцияләрен тыңлый башлагач, шикләнүләр инануга да әйләнә язды.

Лекция дигәннән, бер-ике ел дәвамында аны төрле кешеләрнең төрлечә укуларын да күрергә, белергә туры килде безгә. Берәүләре, мәсәлән, чанада шуып кына барган кебек бик шома укыйлар икән үз лекцияләрен. Тик, чана эзе калмаучан яисә тиз генә юкка чыгучан булган шикелле, андый лекцияләрдә нәрсәләр хакында сүз баруы да хәтердә җүнләп калмый икән. Икенчеләренең лекцияләрендә сине тәмам йокы баскан булыр. Өченче берсенең ык-мык килүеннән, каты арбада чокыр-чакырлы, сикәлтәле юлдан барган шикелле, тыныч кына калгып-йоклап та утыра алмыйсың. Андыйларны кафедрадан куып төшерердәй, урынына үзең үк барып басардай буласың. Тик… предметны гына бераз… белсәң икән…

Лекторларыбыз арасында, әлбәттә, дәресләрен матур итеп оештыручылар да юк түгел иде. Гәрчә мондый «матурлык» кайбер очракта бары тышкы культурага, тышкы эффектка гына корылган булса да. Андыйлар, билгеле, әлеге «ык-мыклар» фонында ялтырап торучан булалар. Ләкин берничә дәрестән соң андыйларына да йөрү теләге кими башлый.

Дөрес, мәсьәләнең асылын ачып, материалларның иң кирәкле төшләрен калку итеп күрсәтеп әйтә белә торган, фактларны истә калырлык дәрәҗәдә аңлатып сөйләгән лекторлар да бар иде бездә. Боларның кайберләре үз эрудицияләренең киң һәм тирән икәнлеген күрсәтү белән генә чикләнмиләр. Алар фактлар, бигрәк тә әлеге фактларның тарихи, фәлсәфи әһәмиятләре, эчке мәгънәләре белән кызыксындыра алулары аркасында тыңлаучыларның да белем ягыннан баеп калуына җирлек тудыралар.

Мондый лекторларның дәресләреннән, гадәттә, уйга калып чыгасың, «нигә бу шулай, ә тегесе алай түгел» дип төпченә башлыйсың, уйлануны дәвам итәсең. Менә шундый чын-чынлап истә кала торган, уйланырга мәҗбүр итә торган лекторлар исәбенә мин иң элек шул елларда безнең бүлектә эшләгән мәрхүмнәрдән Үзбәк Байчураны һәм Хатип ага Госман белән Якуб ага Агишевларны кертер идем. Ләкин боларның һәрберсе үзенчә, үзләренә генә хас сыйфатлар белән кызыклы иде.

Аудиториягә Якуб ага, гадәттә, кызу-кызу адымнар белән килеп керер. Биек кафедра янына барып басар да, мөлаем гына бер елмаеп, аудиториягә карап торыр. Шунда ук аның калын дип әйтерлек, ләкин бераз карлыга төшкән ягымлы тавышы да яңгырый башлар.

Вакыт-вакыт кафедра өстендәге кәгазьләренә дә күз салгалар. Аудиториягә мөрәҗәгать итеп сөйләгәндә, күзләрендә бер күзлек булса, конспектларына карар өчен, түш кесәсеннән икенчесен алыр. Берәр документ яки чәчмә өзекне укып бетергәннән соң, тагын беренче күзлеген кияр. Шул рәвешчә, ике күзлек чиратлашып гел алмашынып торыр.

Күзлекләрнең шулай туктаусыз «мендем-төштем» хәрәкәте иң истә калган тышкы күренешләрнең берсе иде. Әле дә хәтердә: Якуб аганың 60 еллык бәйрәменә багышланган әдәби кичәдә шәкертләреннән берсе, мәрхүм Шәйхи Садретдин, шул күзлекләр хакында язылган бер шигырен, дөресрәге, остазына карата ихлас ярату хисе белән сугарылган мәдхиясен укыган иде.

Ләкин Якуб ага лекцияләренең үзенчәлеген, кызыклылыгын бер күзлекләр алышынуга гына кайтарып калдыру дөрес булмас иде. Аның дәресләренең үзенә тарту көче, беренчедән, тарихыбыздагы гаять эчтәлекле чорларның берсенә – ХIХ йөзнең икенче яртысы һәм ХХ гасыр башындагы мәдәни, әдәби хәрәкәткә багышланган булуындадыр. Социаль яктан яңару кичергән, иҗтимагый аңлылык, җәмгыяви активлык көчәйгән, шулар нәтиҗәсендә яңа әдәбият оешкан, күпкырлы матбугат, халыкчан театр-сәхнә сәнгате туган чор хакында иде аның лекцияләре.

Икенчедән, лекторның материалны, ул чакта хөкем сөрә торган сәяси догмалар белән артык авыз чайкап тормыйча, һәм гади, һәм җанлы итеп оештыра алуы да безнең кызыксынуны көчәйтә иде, әлбәттә. Лекция дәвамында Заһир Бигиев һәм Муса Акъегетне, Тукай белән Сәгыйть Рәмиевне яисә Дәрдемәндме булсын – кайсысы хакында сүз барса да, аларның төс-кыяфәтләренә кадәр күз алдына килеп баса иде. Чөнки Якуб ага әлеге иҗат ияләренең әдәби фикеребез тарихында тоткан урыннарын декларатив рәвештә генә билгеләү белән чикләнми, бәлки аларның һәрберсенең үзләренә хас сыйфатлары, холык-гадәтләре хакында да мәгълүмат биреп бара иде. Якуб аганы тыңлаган чакта, лекторның иҗатлары яктыртыла торган шәхесләрнең мирасларын яхшы белүдән тыш, аларның үзләрен дә ихлас яратуы сизелеп тора иде.

Өченчедән, аның бик күп шигырьләрне, бигрәк тә Тукай, Сәгыйть Рәмиев, Дәрдемәнд һәм Һади Такташ әсәрләрен оста итеп гел яттан сөйләве сокландыра иде. Кайчакларын лекция вакытының дүрттән яисә өчтән берен диярлек шигырь сөйләүгә бирә. Электән таныш шигырьләр дә, яңа сыйфатларын ачып, башкачарак яңгыраган кебек була иде…

Якуб ага лекцияләрендә хәтердә озаграк саклана торган кызыклы, хәтта образлы дип әйтерлек детальләр дә еш була иде. Аларны лектор, гадәттә, лекция тукымасына мул итеп кыстырып барырга тырыша, шунысы белән үз сүзләрен җанландырып җибәрә. Мәсәлән, ХХ гасыр башында иҗтимагый тормышка көчле тәэсир ясаган, дөресрәге, аның җитәкчесе, бәлки, иҗатчысы да булган татар буржуазиясен характерлаган чакта, аның яңалыкка ашкынуын, киң дөньяга чыгарга омтылуын, шул ук вакытта үз милли традицияләрен дә сакларга тырышуын болайрак тасвирлаган иде:

– Бу чордагы татар сәүдәгәрләренең кыюлыкларын, Яурупага үзләренчә «тәрәзә ачарга» тырышуларын, шул юнәлештә күп нәрсәләргә ирешүләрен һәрвакыт истә тотарга кирәк. Шул ук вакытта аларның үз гореф-гадәтләренә, милли традицияләренә дә тугрылыклы булып калуларын да онытмыйк. Мәсәлән, Париж кадәр Парижга барып сәүдә иткән татар байлары анда да чын татар булып калырга тырышканнар. Шул теләкләренә ирешкәннәр дә. Яурупаның гел христианлык тәртипләре хөкем сөргән нәкъ уртасында бия симертеп, елкы итеннән казы эшләп, шуны ашап ятканнар. Христианнар өчен ат ите ашауның бөтенләй ят, хәтта тәмам «кыргыйлык» галәмәте икәнлеген белгән хәлдә дә үз теләкләрен үтәгәннәр! – Бу сүзләрдән соң ул горурланган һәм бер үк вакытта кисәткән кыяфәттә имән бармагын югары күтәреп көр тавыш белән әйтте: – Буржуй-буржуй дигәч тә, безнең татар байлары белән бик шаяртмагыз: алар үзләренчә дөньяны селкетеп яши белгәннәр… Андый көчкә, ихтыярга ия булмасалар, дәүләт, христиан чиркәве тарафыннан хупланмаган, хәтта тыелган шартларда йөзләгән, меңләгән мәктәп-мәдрәсәләр, мәчетләр асрап, үз халкын алга җибәрү чарасын эзләрләр идемени?! – Шулай әйтеп, аудиториягә сынаулы бер караш ташлап алгач, үзенең әлеге сүзләрен ялгыш аңламасыннар дигәндәй, дөресрәге, политик яктан да «хата» килеп чыкмавын теләгәндәй, сүрәнрәк тавыш белән өстәп куйды: – Әлбәттә, болай итеп татар буржуазиясе иң элек үзенә эшләргә кирәкле укый-яза белә торган, ягъни белемлерәк хезмәткәрләр, приказчиклар җитештерүне күз уңында тоткан. Ләкин моннан ахыр чиктә гади халык, хезмәт ияләре дә файда күргән: андый күзләре ачыграк хезмәткәрләр, приказчиклар капитализмга каршы көрәшкә актив катнашканнар…

Тәнәфес вакытында Якуб аганың янына барып, әлеге «Парижда бия симертеп, казы ашап ятуга» карата үземнең аңлавымны әйтеп карадым:

– Бәлки, рестораннарында дуңгыз ите генә була торган шартларда шулай эшләгәннәрдер?

– Анысы да ихтимал, ләкин ул гына түгел төп сәбәп, – диде Якуб ага һәм челемен суырып куйды. – Татар байлары Яурупа шәһәрләрендә, гадәттә, берәр йәври рестораны булган җиргә якынрак фатир табарга тырышканнар, чөнки йәври ресторанында дуңгыз-фәлән булмый. Дуңгыз ите аларда да хәрәм саналган.

(Шунысы кызык: 1995 елда, Финляндиядәге татар җәмгыятендә лекцияләр укып йөргәндә, миңа шундый ук сүзләрне кабат ишетергә туры килгән иде. Мәсәлән, Окан Даһирның бабасы да Аурупадагы зур шәһәрләрдә сәүдә йөрткән вакытларында, таксига утырып, «нах йүдин ресторан» дип кенә әмер бирә торган булган.)

Якуб аганың лекторлык сыйфатлары хакындагы сүзләремне шулайрак йомгаклыйсым килә: XIX гасырның нәкъ соңгы елында туган, XX йөзнең беренче чирегендә үскән, ир-егетлеккә ирешкән, җитлеккән кеше буларак, ул шул чорны бик әйбәт белә, шунысы белән башка укытучыларыбыздан нык аерылып тора иде. Яшьли бәхет эзләп күп юлларны таптау, төрле җирләрдә була-була, Пенза якларыннан алып Архангельскига кадәрге араларны узу да, Казанга килгәч, мондагы әдипләрнең, артистларның, галим-голәмәләрнең шактыйларын күреп белү дә аның лекцияләрендә чагылыш таба иде. Шуңа күрә безнең алда китаплардан гына укып белем туплаган «кабинет-бүлмә галиме» түгел, бәлки үз язмышы белән җанлы тарихны гәүдәләндергән шәхес – чорның шаһиты да басып тора иде…

* * *

Якуб ага Агишевның истән чыкмый торган тагын бер сыйфаты бар. Ул аның гаҗәп ярдәмчел булуы иде. Бигрәк тә кешеләрнең сорауларына, үтенечләренә карата искитмәле дәрәҗәдә игътибарлы булуы.

Сорау, үтенеч дигәч тә, югары уку йортларында эшләүчеләргә күбрәк нинди мәсьәләләрдә мөрәҗәгать итүләре билгеле инде. Аеруча кабул итү имтиханнары бара торган чорларда.

Аспирантурада укыган, аннары яшь укытучы сыйфатында эшли башлаган елларда миңа да кабул итү имтиханнарына катнашырга туры килгәли иде. Менә шул вакытларда Якуб ага миңа да, теге яки бу егеткә яисә кызга ярдәм кирәк, дип мөрәҗәгать иткәләде. Ел саен диярлек. Сирәк-мирәк булса да, үзенең төп Ватаны булган Пенза ягы кешеләренең балалары өчен дә сорый. Казандагы танышлары, дус-иптәшләре өчен дә килә иде.

Менә шундый «дус-иш» баласы өчен сораган бер очракта, мин бераз каршылык күрсәтү (бәлки, үземнең «бәямне» күтәрү) теләге белән:

– Ата-анасы сорый дигәч тә… Болай эшләп, авыллардан килүче сәләтле яшьләрнең юлларын кисәбез түгелме соң? – дидем «важный» кыяфәт белән.

Якуб ага, ирен читләрен кыегайтып, елмайган сыманрак итте дә сораудан һөҗүмгә үк күчте:

– Үзеңчә, гаделлек сакларга телисеңме? Әллә сораучылар бер мин генәме? Башка укытучылар да шундый ук үтенечләрне алмыйлармыни? Аларга игътибар булганда, калганнарына игътибар кирәкмимени?! Бу – бер. Икенчедән, шуны да онытма: мин ата-аналарын, әби-бабайларын яхшы белгән ышанычлы кешеләр өчен сорыйм. Агачы ничек – алмасы шундый. Ә авылдан килүчеләрнең сәләтлеләре болай да узачак. Аларның узулары сезнең үзегез өчен кирәгрәк. Мин бит, боларын «тәгәрәтегез», минекен генә алыгыз, дип әйтмим бит, бары игътибарлы булуыгызны гына сорыйм. Юкса бит махсус «батырасыз». Аңлыйм: дүрт-биш кешедән бары берсен генә сайлап алырга булгач, ике-өчен махсус төшереп калдыру кирәк була. Юри генә «батырмагыз», дип әйтүем… – Аннары боерык биргән төсле кырыс рәвештә өстәп куйды: – Ярар, телеңә күп салынып утырма, әйткәнне онытма!

Аның кешеләргә ярдәм итүенең ихласлыгында бернинди шигем юк иде минем. Һәм ышанып әйтә алам ки, мондый арадашчылыгы бернинди матди мәнфәгатьләргә бәйле түгел иде. Гомумән, ул елларда, соңгы чорның ямьсез күренешләреннән үзгә буларак, укуга керү өчен күрсәтелгән ярдәм (дөресрәге, «игътибарлылык») өчен ала торган «әҗер» ихлас рәхмәттән ары узмый иде. Гәрчә монысы да үзенә күрә беркадәр тәртип бозу булса да…

Икенче юлы, бер якташының Пенза ягыннан килгән «оныкасы» өчен ярдәм сораган чакта, мин Якуб агага башка яктанрак килеп «бәйләнергә», дөресрәге, бераз шаяртып алырга теләдем:

– Кайчан булса да бетәрме соң бу пинзәкләр?..

Якуб ага, гәүдәсен турайта төшеп, миңа өстән генә карады:

– Ничә пинзәкне укырга керттең соң?! Моңарчы бер генә кызый керүгә катнаштың түгелме? Аннары күпсенмә син: читтәге татарлар килүдән бөтенләй туктасалар, синең үз гомерең дә кыска булачак!.. Туктале, син үзең дә читтән килгән кеше түгелме соң?!

Авызым ябылды, әлбәттә.

Ирексездән исемә бер әңгәмәләшеп утырган чакта аның ачыргаланып әйткән сүзләре төште: «Егерменче гасыр башы иҗтимагый тормышыбызның бер мөһим үзенчәлеге төрле җирләрдә, чит өлкәләрдә яшәүче татарларның Казанга тартылуында иде. Алар монда тупланып, кулга-кул тотынышып дигәндәй, элегрәк кризис кичереп торган татар культурасын, әдәбиятын кузгатып, алга таба этеп җибәргәннәр иде. Әйтик, башкорт якларыннан Галимҗан Ибраһимов, Мирхәйдәр Фәйзи, Себердән Габдерәшид Ибраһимов, безнең «Мишәрстан» нан Заһир Бигиев, Шәриф Камал, Һади Такташ, Фәхрелислам Агиев, Кәрим Тинчурин, ниһаять, Гадел Кутуй, Кави Нәҗмиләр… Әгәр төптәнрәк уйлап карасак, Тукай булып Тукай үзе дә – сабый чакта ук моннан китеп, Җаек якларында ир җиткән, шагыйрь булып формалашкан, шуннан соң гына Казанга кайткан кеше бит!.. Менә шулай килүчеләр, кайтучылар күбәю аркасында татарның «каны яңарды». Нәтиҗәдә яңа әдәбиятыбыз гөрләп үсте, бай матбугатыбыз, театр сәнгатебез туды. Туктале, әтрафлырак фикер йөртсәң, әлеге саналган исемнәрне сызып ташласак, бик ярлыланып, бөтенләй үк өтекләнеп калабыз түгелме соң?! Кызганычка каршы, соңгы вакытларда андый килүчеләр азая, сирәгәя бара. Нәтиҗәсе дә күзгә күренә башлады инде. «Казан арты, Казан арты» дип шапырынулар басып китте хәзер дөньяны. Татар ул бер Казан арты, бер Татарстан гына түгел ул!..»

Шулай итеп, Якуб аганың «Казанга читтән килүче татар яшьләренә карата игътибар кирәк» дигән фикере минем аңыма нык кына сеңеп калды. Шуңа күрә имтихан вакытларында кемнең кайдан килүе хакында да белешергә тырыштым. Ректоратта эшләгәндә дә, чит өлкәләрдән килүчеләргә карата деканат тарафыннан игътибарлык таләп итүне онытмадым.

Дөрес, читтән килеп безнең факультетка имтихан бирүчеләрнең, нигездә, рус мәктәпләреннән чыккан яшьләр булуы мәсьәләне бераз кыенлаштырып җибәрә иде. Мәсьәләгә шушы яктан караганда, үзебезнең Казанда рус мәктәпләрен тәмамлаучы һәм татар факультетына керергә теләүчеләр дә шулай ук игътибарга лаек булып чыгалар түгелме соң?..

Якуб аганың «кан яңарту» хакындагы сүзләре дә, образлы тәгъбир рәвешендәрәк әйтелгән булса да, мәгънәле һәм дөрес иде. Аның хакта уйлануны һаман дәвам итәм.

Кешеләр җәмгыяте өчен дә зарур бу канун-законның кайбер күргәзмәле мисаллары да күз алдында. Әйтик, хәзерге безнең авыллардагы сарыкларга күз салыгыз. Бигрәк тә көтүдәге берле-ярылы тәкәләренә. Мөгезләре урак кадәрле, бот араларындагы хикмәтле «капчыклары» җиргә үк тию дәрәҗәсендә. Ләкин үзләренең буйлары мәчедән чак кына зуррак, әйбәт эттән кечерәк. Менә шундый тәкә кисәкләре үзләренең «апа-сеңелләре» нә, хәтта тудырган үз аналарына да нәсел орлыгы сиптерәләр…

Мин Тянь-Шань тауларында малчылык белән көн күрүче күчмән казахларның, монголларның көтүләрен искә төшерәм. Аларның куй тәкәләре көзгә таба үсә төшкән бозаулар, хәтта кечерәк таналар кадәр булалар иде. Һәрхәлдә, унике-унөч яшьлек үсмер малай чакларыбызда андый тәкәләргә атланып уйнарга ярата идек. Үзебезне егып, аннары сөзеп, көтүдән куганга кадәр…

Күчмәнлектә яшәүче малчы халыклар да нәсел өчен тәкәләрне үз көтүләрендәге бәрәннәрдән калдырмыйлар. Бәлки, сайланган бәрәннәрне башка көтүләрдән алмашып алалар. Шул рәвешчә, көтүләрдә кан яңарып тора. Өстәвенә алар сарык һәм кәҗә тәкәләрен җәен аерым көтәләр, бары кара көздә генә өергә кушалар. Бездәге сыман ел тәүлегенә «уйнашка» юл куймыйлар. Димәк, бездә мондый сәнгать тәмам онытыла язган икән.

Бер карауга бары җан-җанварлар өчен генә хас булып тоелган мондый гомумбиологик канун кешелек җәмгыятендә дә бәхәссез көчкә ия. Күпчелек халыкларда якын кардәшләр арасында өйләнешүне хупламау, хәтта тыю гадәтләре шул канунның танылуы. Үз кавемнәре эчендә генә йомылып яшәргә мәҗбүр ителгән, шуңа күрә үзара өйләнешеп яшәгән кечкенә диаспораларның дүрт-биш буыннан соң сүнеп югала барулары да – шул кануннан килеп чыга торган күренеш, нәтиҗә.

Халыкларга хас рухи дөньяларының, мәдәни традицияләренең дә үзләренчә «каннары» була. Шартлы рәвештә аны этник-милли мәнфәгать һәм тарихи традиция белән чагыштырырга (бәлки, «дип әйтергә» дә) мөмкиндер. Йомылган кавемнәрнең мәнфәгатьләре тарая, ваклана, традицияләре дә ярлылана, саега, тәмам корый.

Кавем үзе дә бетүгә таба йөз тота…

Димәк, җыеп әйткәндә, Якуб ага тарафыннан «кан яңару» хакында узып барышлый гына әйтелгән фикер буш сүз, матур образ гына түгел икән.

* * *

Кешеләргә Якуб ага күрсәтә торган ярдәмнең бары киң күңеллелектән, ихлас теләктәшлектән килүен раслый торган тагын бер фактка тукталу артык булмастыр. Аны миңа шул вакыйганың сәбәпчесе үзе сөйләгән иде.

Татар бүлеген әйбәт тәмамлаган бер егетне аспирантурага тәкъдим итәләр. Ләкин ул елларда Мәскәүдән тамчылап кына бирелә торган урыннарның аз булуы, җитмәве аркасында егетебез туган авылына кайтып китәргә мәҗбүр була. Анда ул бераз мәктәптә укыткалый, күбрәк комбайнда эшли…

Икенче елны, урак өсте кызган көннәрнең берсендә, егет исеменә аспирантурага керү имтиханына чакырган телеграмма килеп төшә. Ашыгыч рәвештә Казанга юнәлгән егетнең кайбер документлары җитеп бетми. Мәсәлән, эшләгән җиреннән тиешле характеристикасы булмый. Бу факт соңгы имтиханны бирәсе көнне генә ачыклана. Егетне имтиханга кертмиләр. Шул ук көнне Мәскәүгә җибәреләсе исемлектән аны сызып та ташлаган булалар. Егет, тагын авылга кайтып китәргә туры килер, дигән фикер белән коридорда уйланып торганда, әллә кайдан Якуб ага килеп чыга. Мәсьәләне аңлауга ук, ул, егетне ияртеп, туп-туры ректор бүлмәсенә керә.

Мәсьәләнең сәбәбен ишеткән ректор алдында кул куяр өчен әзерләнгән, Мәскәүгә китәчәк исемлеккә карап ала һәм документ таләп ителүен үтәлергә тиешле кагыйдә булуын әйтә.

– Бар андый документ! – ди Якуб ага һәм егеткә дәшә: – Әйдә, күрсәт кулларыңны! – Сарырак чәчле, ак тәнле егетнең мазут-солярка сеңүдән каралып беткән учларына ишарәләп, доцент Агишев өстәп куя: – Комбайннан төшеп, ашыгыч килү аркасында характеристикасын алырга өлгермәгән ул.

Ректор Михаил Тихонович Нужин бер әлеге каралып беткән кулларга, бер Якуб агага карап тора да шаркылдап көлеп җибәрә:

– Дәлил ышандырды, Якуб Хәлилович, исемлекне яңадан төздерермен. Ә сез, Альберт Яхин, тизрәк барып, имтиханыгызны бирегез!

Ректор шунда ук имтихан алучыга күрсәтмә язылган кәгазь кисәген дә тоттыра.

Аспирантураны Альберт Шамил Усманов иҗатына багышланган диссертация белән тәмамлый. Доцент Агишев җитәкчелегендә эшләнгән ул хезмәт нахакка репрессияләнгән әдипнең эшчәнлегенә гадел бәя бирелүгә, мирасы кайтарылуга үз өлешен кертә. Филология фәннәре кандидаты АльбертЯхин күп еллар «Чаян» журналының баш мөхәррире булып эшли, аннары университетта татар әдәбияты кафедрасына җитәкчелек итә. Соңгы ун-унбиш ел дәвамында ул мәктәпләр өчен әдәбият буенча дәреслекләр язу белән мәшгуль. Укучыларда әдәби әсәр турында уйлану, мөстәкыйль фикер йөртү сәләте тәрбияләүне максат итеп куя торган яңача язылган дәреслекләр. Беренчедән алып унберенче сыйныфка кадәр икешәр дәреслек, ягъни егерме ике китап чыгарып өлгерде инде ул. Хәзер югары уку йортлары өчен дә әдәбият буенча кулланма яза.

– Боларны эшләгәндә, – ди Альберт Яхин, – күз алдында гел ике кеше торды: Хатип ага Госман, Якуб ага Агишев. Соңгысының тавышын һаман ишетеп торам кебек тоям үземне!

Ниһаять, шуны да өстәп куясы килә: Альбертны имтиханга чакырган телеграмманы, кафедра мөдире булмаса да, үзенең җәйге ялда икәнлегенә карамастан, Якуб ага үзе җибәргән икән. Ул, димәк, шулай узган елны университетны бетереп киткән, урын җитмәү аркасында укуын алга таба дәвам итә алмаган егетне истән чыгармаган!

* * *

Якуб ага ярдәмчелегенең күңелле, хәтта көлкеле дип әйтерлек мисаллары да бар иде. Шулардан берсе.

Совет чорында үз вакытында ук бирелеп тора торган хезмәт хакларын ирләре, әгәр тәүфыйклы булсалар, хатыннарына төгәл итеп кайтарганнар. Хатыннары исә, көн саен иртә белән транспортка һәм көндез ашханәдә бер ашарлык кына акчаны санап биреп, ирләрен эшкә озатканнар. Такы-токылы гына эш хакы исәбенә яшәгән гаиләләрдә киң таралган гадәт шундый иде.

Мондый гадәт Агишевлар гаиләсендә дә хөкем сөргән, күрәсең. Ләкин Якуб агабызның хатыны Хәдичә апа исәпкә ала торган (ягъни таныган!) көндәлек чыгымнарыннан тыш өстәмә хаҗәтләре дә булган икән. Ул, мәсәлән, эштән арып кайтышлый, берәр кафега кереп, ничектер «эконом иткән» акчасына бокалы өч кенә сум тора торган арзанлы кызыл шәрабтан берне йотып, шулай җылынып кына кайтырга ярата торган була. Тик кайбер вакытларда анлык та акчасы калмаса, ул бурычка алып торгалаган.

Студентлар да акчаны шулай кысып тоту юлын тапканнар икән. Мәсәлән, бер бүлмәдә яшәүче дүрт студент стипендияләрен, бергә кушып, арада эчми, тәмәке тартмый торган берәрсенә тапшырганнар. Аңар көндәлек ипи, ярма, чәй-шикәр, ара-тирә кильки консервысы алу кебек бурыч та йөкләнгән. Менә шундый «хәзинәче» егетләрнең берсе Якуб ага белән якынрак аралашкан, аның ышанычын казанган. Шуңа күрә бокал өчен акчасы үзендә калмаган чакларда Якуб ага әлеге егеттән бурычка алып торгалаган. Анысын да ул үзенчә башкарган: егетнең янына килеп сүзсез-нисез генә өч бармагын күрсәткән, янәсе, өч сум кирәк. Егет тә берсүзсез өч саргылт берлекне яки бер яшькелт өчлекне (Хрущёв сумнары!) әкрен генә картның кесәсенә шудырган. Мондый әҗәт тәртипле рәвештә кайтарылып тора иде, диде бу хикәяне миңа сөйләүче каләмдәшем.

Әмма беркөнне Якуб аганың өч бармак күрсәтүе хикәяченең тәмам «банкрот булган», ипи алырлык та тиеннәре калмаган, стипендия исә ике көннән соң гына тиячәк вакытына туры килә. «Хәзинәче» шуны әйтүгә, Якуб ага: «Шунда тор», – дип китеп бара. Дүрт-биш минут та узмый, ышанмады микән, үпкәләмәде микән дип аптырашта торган егетебез янына тагын килеп чыга Якуб ага һәм, әкрен генә аның кулына егерме сум тоттырып: «Ашагыз, әҗәткә түгел, шаулама!» – дип китеп тә бара.

Күрәсең, кафедрага кереп, берәр укытучыдан оялмаслык дәрәҗәдә зуррак күләмдә әҗәт алып, шуннан ач студентларга да мул итеп өлеш чыгарган икән шәраб яратучы карт…

* * *

Якуб ага ярдәменең җимешләрен мин үзем дә мулдан татыган идем. Моның бер мисалын «Шура» журналына төзелгән библиографик күрсәткеч язмышында да күрергә мөмкин.

Моңарчы бер кат язып чыкканымча, студент елларында ук (1959–1963), Әбрар Кәримуллинның «котыртуы» буенча, «Шура» журналында басылган материалларның тулы күрсәткечен төзегән идем. Эш процессында миңа, әлбәттә, кайбер укытучылар, бигрәк тә чорны әйбәт белгән Якуб ага белән әллә ничә кат очрашырга, киңәшергә туры килгән иде.

Күрсәткечнең сайланма өлешен һәм кереш мәкаләнең текстын машинкада бастыргач, соңгы фикерләрен белер өчен, кулъязманы берничә укытучыга, җөмләдән Якуб агага да бирдем. Өч-дүрт көн узгач, ул:

– Укып утырам, әйбәт кенә бара хәзергә. Иркенләп сөйләшер өчен, өйгә килерсең, – диде.

Аларның Каюм Насыйри урамындагы фатирларында моңарчы да берничә кат булганым бар иде. Билгеләнгән көнне килдем. Мин керүгә үк, Якуб ага җәмәгатенә дәште:

– Хәдичә, чәеңне, пәрәмәчләреңне бирсәң дә була. – Бер-ике чынаяк чәйдән соң: – Кулъязмаңны төгәл карап чыктым, – диде Якуб ага, чынаягын этебрәк куйды. – Әйбәт кенә нәрсә килеп чыккан икән. Риза казый турындагы сүзләреңнән, фикерләреңнән канәгать калдым. Мин дә аны төрле яклап мактауга лаек кеше дип исәплим. Маладис, һәрхәлдә! Ләкин бүгенгә сүзне артык куертып тормыйм. Дөресен әйткәндә, син «Шура» ны хәзер миннән әйбәт беләсең инде: һәр мәкаләсен, тышлык битләрендәге игъланнарына кадәр укып чыккансың икән. Ә мин нәрсә? Соңгы елларда аерым мәкаләләрне генә караганым бар. Яшь чакларда укыганнарның күбесе онытылган инде. Заманында аны без чиратлашып укый идек. Библиографияне караганда, кайберләрен искә дә төшереп утырдым. Тик күбесе онытылган икән… Шуңа да сүзне куертмыйм дип әйтүем. Дөрес, синең мәкаләңдә миңа ошап җитмәгән төшләре дә бар. Син кайбер фикерләреңне әйткәндә, бигрәк тә кайберәүләргә дәгъва белдергәндә, артык катгый рәвештә хөкем чыгарасың. Алай ярамый, улым, башкаларны үзеңә дошман ясарга ашыкма. Андыйлар син тырышмасаң да җитәрлек булыр. Фикереңне әйт әйтүен, тик башкаларга да урын калдыр. Хәй карт әйтмешли, арадан башкалар да узып китәрлек булсын… Кулъязманың кырыйларында андый төшләренә күрсәтә бардым. Шуларны игътибар белән укып, төзәтеп чык. Килештекме?

Мин ризалык белдереп баш изәдем. Канәгать булган Якуб ага шкафтан бер шәраб шешәсе алып, ике рюмка да китерде. Гаҗәпләнүдән күзләрен зуррак ачып караган Хәдичә апа:

– Нишләвең бу, Йакып, оныкаң тикле бала белән чудит итмә инде!.. – дип куйды.

Ә ул, чукраграк карчыгы алдында гафу үтенгән сыман елмаеп, катырак тавыш белән:

– Ярар, анасы, ачуланма инде. Бу егет зур эш башкарган бит, шуны бер билгеләп алырга кирәк! – диде.

Чәй-мәйләр шул рәвешчә тәмам булып китәргә дип кузгала башлагач, Якуб ага бераз туктап торырга кушты, икенче бүлмәгә кереп китте. Аннан журнал сыманрак зур форматтагы бер китап алып чыкты. Мин шунда ук танып алдым. Бу – Исмәгыйль Рәминең «Татар вакытлы матбугаты» дигән мәгълүм альбом-китабы иде. Сирәк очрый торган әйбер. Аның белән мин кулъязмалар бүлегендә танышкан, шунда җентекләп укып чыккан идем.

– Мә, истәлек булсын үзеңә. Миңа караганда, сиңа күбрәк кирәк булыр ул.

– Сакланып калган икән! – дидем мин, сокланып.

– Очраклы гына сакланып калды монысы, – диде Якуб ага, – бик күбен үзем үк яндырган идем…

– Ничек үзегез?..

– Утыз җиденче елны, әнә алып китәрләр, менә алып китәрләр дип, төн саен энкебеды кешеләрен көтеп яшәгән көннәрдә. Гаеп тагар өчен өстәмә дәлилләр булмасын дип, элекке китап-журналларны яндырырга туры килде шул. Ике көн яндырдым. Хәтта кызудан галанка миче ярылып чыккан иде… Һи, нәрсәләр генә юк иде элек миндә!.. Монысын берәү алып торган булган, соңра астыртын гына кайтарып биргән иде үземә… Ярар, файдасын гына күр!

Түбәм күккә җитәрдәй булып сөендем әлеге бүләк өчен. Шәхси китапханәмдәге иң кадерле китапларның берсе булыр дип уйладым. Тик…

Моннан соң дүрт-биш ел узып, үзем дә укытучы булып эшли башлаган елларның берсе иде. Яз айларының ахыры, җәйнең башы икәнлеген әле дә яхшы хәтерлим. Университет ишегалдындагы (дөресрәге, иске китапханә артындагы) бүлмәбезгә бераз арыган, тыннары кысыла төшкән Якуб ага килеп керде. Исәнлек-саулык сорашып бераз утыргач, сулышы да басыла төшкәч, әлеге альбомны сорады:

– Бер әйбәт дус кешенең оныкасы быел аспирантура бетерәсе, кандидатлык минимумын тапшырасы икән. Шуңа кирәк иде ул китап. Сорап, бабасы үзе килгән бит. Беразга биреп тор инде. Эш беткәч, үзем үк кайтарырмын.

Бирдем, әлбәттә. Күп тә узмый, үзем бер командировкага китеп бардым. Аннан кайтуга, археографик экспедициягә юнәлдем. Җәйге тәгътыйльләр7 дә узды. Көзен Якуб аганың чирләп хастаханәгә эләгүен, аннан туберкулёзларны дәвалый торган махсус шифаханәгә озатылуын ишеттем. Альбом турында уйларлык та түгел иде.

Шулай итеп, Хуҗа әйтмешли, ничек килгән булса, шулай ук китеп тә барды әлеге кадерле китап.

* * *

«Шура» библиографиясенә килгәндә, аның сайланма вариантын тулысынча хуплаган Якуб ага – ике җаваплы редакторның берсе (икенчесе доцент Әнвәр Әфләтунов иде) – әлеге чәйдән соң атна-ун көн узгач, мине ияртеп, гыйльми эшләр буенча проректор, профессор Мансур Абдрахманов янына алып керде. Анда Якуб ага гына сөйләде, әлбәттә. Проректор мәсьәлә хакында игътибар белән тыңлады. Эшнең нәрсәдән гыйбарәт, нәрсәгә терәлеп калуын аңлагач (аның Якуб аганы чын-чынлап ихтирам итүе ачык күренеп тора иде), ул сүзне гадәтенчә кыска тотты. Нәтиҗәдә күрсәткечнең сайланма өлешен аерым китап итеп бастырып чыгару мәсьәләсе хәл ителде, ягъни планга кертеләчәк булды. Өстәвенә нәшрият белән төзүче арасында махсус килешү төзелү һәм беркадәр гонорар да түләнү хакында күрсәтмә дә бирелде. Шулай итеп, мәсьәлә бик җиңел хәл ителде диярлек.

Мин ректораттан канатланган сыман очынып чыктым, әлбәттә. Якуб ага да канәгать иде. Тик…

Корректурасы да килгән китапның язмышы кискен борылышка дучар булды: махсус күрсәтмә нигезендә корректура сүтелде, аның хакта уйлау да «башка вакытлар» га калдырылды…

Күңелсез хәбәр ишетелүнең икенче көнендә коридорда очраган Якуб ага, «нишләргә дә белмим инде» дигән төсле, сүзсез генә кул учларын җәеп, иреннәрен кыса төшеп, мәгънәле рәвештә башын чайкап торды. Күзләре әллә ничек моңлы иде аның.

1963 елда булган иде бу хәл. Элегрәк Сталин төчкерүеннән һушларын җуя торган, аннары Хрущёв җикеренүеннән калтырап яшәүче өлкә комитеты түрәләренең сач урынына баш та ала торган заманнары иде шул.

Кыскасы, журнал үзе чыгып кырык биш-илле ел узгач кына, төзелгән библиографик күрсәткечнең сайланма өлеше дә шулай «корсакта килеш буып» үтерелгән иде. Бары типографик хаталар белән чуарланган корректураның ике нөсхәсе генә торып калган иде. Берсе – китапханәдәге кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә, икенчесе – үземнең архивымда.

Бу күрсәткечнең һәм күңелсез, һәм көлкеле дип әйтерлек гыйбрәтле язмышы хакында тәфсиллерәк мәгълүматны аның 2000 елда чыккан тулы вариантындагы кереш мәкаләдән табарга мөмкин (кабат басмасы «Гасырдан – гасырга» исемле китапның 416–431 битләрендә).

Менә шулай сайланма варианты сүтелеп, тагын кырык ел узгач кына, Раиф Мәрданов белән бергә чыгарган тулы күрсәткечтәге кереш сүземдә мин хезмәтне 1950–1960 елларда Казан университетының татар бүлегендә укыткан бер төркем остазларның якты истәлекләренә багышладым.

Исемлек «һәрвакыт яшьләргә хәерхаһ булган Якуб Агишев» белән башлана…

* * *

Тулаем алганда, Якуб ага илгәзәк табигатьле, ягъни ачык күңелле, башкаларга карата һәрвакытта диярлек теләктәшлектә булучы, бер сүз белән әйткәндә, чын хәерхаһ кеше иде. Шул ук вакытта аның холкына кызып китү, хәтта кинәт дөрләп кабыну, андый чакларда дуамалрак гамәлләр, хәтта тупаслык күрсәтү дә ят түгел иде. Моңа, ихтимал, аның даими туры сүзлелеге, фикерләрен ярып әйтү гадәте дә җирлек булгандыр. Холкының мондый сыйфаты аның пенсия яше тулгач кафедрада артык озак эшли алмавының да бер сәбәбе иде бугай.

Студентлар үзен бик яраткан, үзе дә шундый ук хискә ия булган укытучы кешенең эштән шулай «иртәрәк» китүенең тагын бер сәбәбе дә бар шикелле. Монысы, минемчә, кафедра мөдире Хатип ага Госманга бәйлерәк иде. Чөнки үзенчә көчле характерга ия кафедра мөдиренең баш бирмәүчән холыклы кешеләрне бик үк өнәп бетермәве билгеле иде. Аларның һәр икесе табигатьләре буенча бер-берсенә охшамаган, хәтта антагонистик рухтагы шәхесләр иде. Бер үк вакытта икесе дә үзләренә хас ихтирамга лаек әйбәт сыйфатларга ия, ягъни һәр икесе дә үзләренчә матур, гүзәл затлар иде (Хатип ага турында аерым сөйләргә дә кирәк булыр әле).

Якуб ага холкының әлеге дуамалрак үзенчәлекләрен күрсәтә торган мисалларга мөрәҗәгать итүне урынлы табам. Ләкин мин монда аның холкының «тискәре» якларын «фаш итү»не максат итеп куймыйм, юк (кемнең генә шәхси кимчелекләре булмас!). Бәлки, болай итү аның үзе тап булгалый торган шундый мизгелләрдә үзен ничегрәк сизүен, ничегрәк тотуын күрү өчен дә кирәктер дип уйлыйм.

Бер мәсьәлә буенча киңәшү теләге белән, алдан телефонда килешеп, икенче көнне кичкырын аның янына өйләренә бардым. Ул шактый кәефсез кыяфәттә, хәтта бөтенләй караңгы дип әйтерлек чырай белән утыра иде.

– Авырыйсыз бугай, бәлки, башка вакытта килермен, – дип гафу үтенеп, чыгып китәргә дә уйлаган идем.

– Юк, утыр! – диде ул, кырт кисеп. Бераз сүзсез утыргач, кулын бер селтәп әйтеп куйды: – Әй шунда, кәефем бик кырылды әле бүген. Обкомга барган идем. Теге элекке шәкертем (исемен генә атады) янына. Бер өметле яшь галимгә ярдәм күрсәтүен сорар өчен. Кердем керүен, утырдым. Берәүгә шундыйрак ярдәм кирәк иде, дидем. Тик әлеге егетнең исем-фамилиясен генә әйтә алмыйм бит шунда – оныттым! Тел очында гына әйләнә үзе. Тик әйтә генә алмыйм. Тирләп тә чыктым!.. Ә ул, җүнсез, ачы елмаеп, «исемен дә белмәгән кешегә адвокат булып йөрисең икән» димәсенме!.. Җеннәрем чыкты, сикереп тордым да: «Минем яшькә җиткәч карарбыз әле, үзең ничек булырсың икән!» – дип, ишекне шарт ябып чыгып та киттем. Ә ул артык мәшәкатьтән котылуын сизгәндәй елмаеп кала бирде… Уңмадым шәкертләрдән, уңмадым… Вакытында аның үзенә дә мин ярдәм кулын сузмаган булсам… Уңмадым шул…

– Шәкертләрегез бер ул гына түгел бит, – дидем аны юатырга теләгән төсле.

– Шулаен шулай, ләкин иң өметлесе, иң югары дәрәҗәгә ирешкәне шул иде бит. Болай булгач, калганнарыннан ни өмет!.. – дип, беркадәр вакыт башын изәп утырды.

Шулай кәеф кырылу сәбәбен сөйләп алгач, эче бераз бушады бугай, алай юк нәрсәдән кызып китүенең сәбәбен дә үзенчә тапты шикелле:

– Обкомга барганчы ук кәефем кырылган иде кырылуын. Тагын шул Рөстәм килеп ачуландырган иде…

Картның ачуланып әлеге шәкертенә бәреп әйткән сүзләре фәрештәнең «амин» дигән мизгеленә туры килгән икән, күрәсең. Әлеге түрә үзе дә, җитмешләрдән узгач, тәмам маразмга батты, кәнәфиенә ябышып ятса да, эшли алмаслык хәлгә калды…

Икенче бер вакыйга да характерлы.

* * *

Җәвад Алмаз дигән укытучыбыз татар әдәбиятының иң борынгы катламнарына кереп, әйтик, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» китабын җентекләп өйрәнә башлаган галим иде. Истәлекнең яңа кулъязмаларын табып, текстның басма вариантка кермәгән сыйфатларын ачып, җитди рәвештә сүз әйтү мөмкинлекләренә ирешә барган кеше иде ул.

Ләкин аның шулай тирәннән казынуы һәм башка мәсьәләләр буенча да «иреклерәк» рухтагы сүзләр ычкындыргалавы рәсми даирәләргә ошап бетмәгән, күрәсең. Аның соңгы елларда гына Ташкент якларыннан килгән булуы, ягъни «килмешәклеге» дә, ихтимал, билгеле роль уйнагандыр.

Җәвад Алмазның оригиналь фикер йөртүгә сәләтле кеше булып, кайчакларын шактый кыю сүзләр дә әйтү гадәте чыннан да бар иде. Беренче курста аның җитәкчелегендә «Кыйссаи Йосыф» дастанының бер кулъязма күчермәсе буенча курс эше язганлыктан, янына консультациягә барган чакларда, миңа да ишетергә туры килә иде кыю-кыю фикерләрне. Башка студентлар да шулай турысын әйтә торган сыйфаты өчен аны яраталар, хөрмәт итәләр иде, минемчә. Һәрхәлдә, югарыдагы оешмалардан андый теле артык озын вә «шөбһәле» кешене «укыту-тәрбия эшләреннән читләштерү кирәклеге» хакында махсус күрсәтмәләр булганлыгы бик тиз расланды.

Бәйләнер, җәзалар, ягъни эштән куар өчен сәбәбе дә табылды. Кырык яшьлек тол ир кешенең бер студент кызга гашыйк булуы, аңар өйләнергә теләге барлыгын белдерүе җитә калды шунда. Китте җыелышлар оештырып бәйләнүләр. Әйтерсең лә хатынсыз укытучыларның үз студентларына өйләнүләре яки студентларның укытучыга гашыйк булу фактлары бер дә булмаган төсле!

Шул вакытта бүлектәге партия оешмасы секретаре булып торган кешенең активлыгы күзгә ап-ачык күренеп тора иде. Моңарчы Җәвад Алмаз янына кергәләп йөргән, аңардан вак-төяк бүләкләр дә алгалаган кызыйга басым ясап, махсус чыгыш ясарга әзерләүләре хакында студентлар арасында чыш-пыш сүзләр дә ишетелгәләгән иде. Башка укытучыларның уйга батулары, борчылулары фонында әлеге активлык аерата ачык сизелде.

Ә уйланулар, борчылулар нигезсез түгел: Җәвад Алмазның җәзалануы белән бергә «Кыйссаи Йосыф» китабының өйрәнелүе туктала, димәк, язма культурабыз тарихы өчен мөһим бер тема да ябыла дигән сүз иде. Кыскасы, татар әдәбияты, язма культурасы тарихы, вакытлыча булса да, зур югалту, чын әзерлекле белгече китү алдында тора иде. Күпчелек укытучылар, яшь белгечләр, нигездә, менә шундый фикердә булдылар.

Килеп чыккан вазгыятьне иң авыр кичергән кешеләрнең берсе, һичшиксез, Якуб ага иде. Җәвад Алмаз эштән сөрелеп, бераз вакыт узып тынычлана төшкәч, ул өлкә комитетына махсус барып аны якларга, аңа башка җирдән берәр эш бирүләрен сорарга ният кыла. Шул рәвешчә, кирәкле белгечне дә, ул эшли торган теманы да Казанда саклап булмасмы дип өметләнә. Алдан яхшылап киңәшеп, килешеп куяр өчен, Казаннан бөтенләй китәргә җыенып йөргән Җәвад Алмазны үз янына чакырта.

Авыр хәлдә калуыннан нык ачыргаланган һәм үзен бөтенләй гаепсез дип санаган, шуңа күрә бер университетка гына түгел, хәтта бөтен Казанга үпкәләгән Җәвад Алмаз, сүз башлануга, кайнап торган гасабилыгын тыя алмыйча: «Сез барыгыз да сволочьлар», – дип әйтеп сала. Сискәнеп киткән Якуб ага гаҗәпләнгән төстә: «Мин дәме?» – дип сорый. Үзен әхлаксызлыкта (аморальлектә!) «фаш итү» җыелышында мәсьәләнең «серен», ягъни процесс технологиясе сәбәпләрен белгән, хәтта утызынчы еллар «җиле» исүеннән котлары чыккан укытучыларның үзен яклап бер сүз дә әйтә алмауларыннан хәтере калган, тәмам рәнҗегән Җәвад Алмаз: «Әйе, син дә!» – дип җавап бирә. Якуб аганың «җененә килеп тия» бу бер генә сүз. Ул корт чаккан кебек сикереп тора да: «Алайса, ник килдең монда? Ник килдең?! Кит моннан! Бар, чык!» – дип, үзе чакырган кешене үзе үк куып та чыгара.

– Тыелып кала алмадым бит шунда! Ә теге җүнсез, әдәпсез фәлән дә… – дип сүгенеп үк җибәрде Якуб ага, аннары борчылуының төп сәбәбен дә әйтте: – Аның җүнсезлеге, әдәпсезлеге аркасында мин дә әдәбиятыбызның, культурабызның дошманына әверелдем бит! Юкса бит обкомга барып, Фикрәтнең үзенә үк кереп, саклап кала алган булыр идем аны. Табеев бит – обкомга кадәр безнең университетта эшләгән кеше. Мине әйбәт белә, хөрмәт итә. Күптән түгел бер очрашканда яныма ук килеп, кулын биреп күреште, хәлләремне сорашты. Мин үтенсәм, архивтан, Китап палатасыннан булса да берәр урын табып бирер иде ул… Хәзер инде утыз җиденче ел түгел ләбаса!..

«Утызынчылар» ны болай телгә алу Якуб агада, башкалардан үзгә буларак, гомумән, сирәк очрый иде. Репрессияләрне телгә алу белән кәефе кырыла, үз кәефен үзе кырмас өчен, минемчә, алар хакында сөйләшергә дә теләми иде ул.

Әлеге сүзләрдән соң Якуб ага беркадәр вакыт башын түбән иеп, идәндәге әллә нинди ноктага төбәлеп утырды. Ул чын-чынлап, ихлас күңелдән борчыла, көенә иде.

Хәзер бездә «Йосыф китабы» н аның шикелле нечкәлекләренә кереп өйрәнә алырлык кеше калмады бит инде. Тиз генә булмас та андый кеше. Аның гарәпчәсе дә, фарсычасы да, үзбәкчә белән иске төркичәсе дә бергә иде… Ә «Йосыф китабы» – әллә ничә буын татарны әдәп-әхлакка өйрәткән, аларда зәвык хисе тәрбияләгән бөек китап ул!..

– Бәлки, тагын чакырырсыз үзен… – дидем мин, мәсьәләне җүнләп белмәгән килеш.

Якуб ага өметсез рәвештә кулын гына селтәде:

– Юк шул инде… Бераз тынычлангач, кичә эзләтеп караган идем үзен. Өченчекөнне үк Ташкент ягына китеп барган икән…

Җәвад Алмазның лингвистик яктан әзерлекле, күп телләр белүе хакындагы сүзләр нигезле иде. Үзе яки нәселе Сембер якларыннан чыккан булса да, яшьлек чоры һәм күп гомере Урта Азиядә узган иде аның. Шуңа күрә табигый рәвештә үзбәк һәм таҗик телләрен үзләштергән бу кешегә гарәпчәдән дә төпле белем алу мөмкинлеге туа.

Икенче дөнья сугышы тәмамлану чорында, мәгълүм булганча, Берләшкән Милләтләр Оешмасын оештырган чакта, Советлар Союзы бу оешмага СССР составындагы союздаш республикаларны да кертү ниятендә була. Урта Азия республикалары өчен әлеге оешмада эшләрлек кадрлар әзерләү буенча да тиешле чаралар күрелә. Мәсәлән, гарәпчә һәм инглизчә яхшы сөйләшә алырлык белгечләр әзерләү өчен махсус төркемнәр оештыралар. Бу эшкә Ленинград ориенталистларын да җәлеп итеп укыта да башлыйлар. Ялгышмасам, моңарчы да югары юридик белеме булган Җәвад Алмаз да, үзе кат-кат әйткәнчә, шундый сайланган төркемгә эләгә. «Телне тирәнтен үзләштерер өчен шарт дип, Коръән текстын ятлаттылар», – дип искә ала иде ул.

Ләкин Украина һәм Белоруссиядән башка союздаш республикаларны БМОга кертү насыйп булмый.

Җәвад Алмазның тагын бер сүзе истә калган: «Берара диннәрнең фәлсәфәсе белән кызыксынып, шул тема буенча Ташкентта шактый бай әдәбият – төгәл бер китапханә туплаган идем. Беркөнне энкебеде кешеләре килеп, төяп алып киттеләр аны. Үземне дә шактый вакыт интектерделәр…»

Моннан соң Казанга килеп, тел белеме буенча аспирантура уза ул. Ялгышмасам, профессор Латыйф Җәләй җитәкчелегендә. Илленче елларда Казан университетында безгә гарәп теле буенча дәресләр биргән һәм, шартлатып дигәндәй, Казаннан сөрелгән (1961), белемен кирәкле урында файдалана алмыйча, Ташкент якларында эшсез тинтерәп йөреп дөньядан киткән (1976) Җәвад Алмаз менә шундый катлаулы язмышлы кеше иде.

Димәк, Якуб аганың борчулы сүзләре нигезле булган икән.

* * *

Әле тасвирланган хәлләрдән күренгәнчә, Якуб аганың холкында үзенә генә хас кытыршылыклар булса да, ул, гомумән, бая гына әйткәнемчә, сүзнең чын мәгънәсендә илгәзәк, кешеләр белән тиз һәм матур аралашучан, төгәлрәк әйткәндә, күңелле итеп аралаша белүчән шәхес иде. Башкаларның күңелен күрү аның үзе өчен дә күңелле иде, минемчә. Шундый үзенчәлеген күрсәтә торган бер сәфәр һаман хәтердә саклана.

1962 елның җәендә Казахстаннан әти белән әниебез килгән иде. Киленнәрен, кодагый-кодачаларын күреп, Казанда бераз кунак булгач, бергә-бергә Уфа – Салават якларына барырга ният кылдык. Төп теләк – Үзәк Азиянең сахраларында гына гомерләре узган картларга кодрәтле Идел-Чулман дәрьяларын, гел җырланган серле «ямьле Агыйдел буйларын» күрсәтү иде. Әтиебезнең Салаваттагы күптән күрешмәгән апасын күрергә дә теләге бар икән. Шулай ук үзебез өчен дә бераз соңарган туй сәяхәте булыр дидек. Шул ният белән билет алырга дип, елга портына бардым. Һәм Якуб аганы очраттым. Ул да Уфага җыена икән. Көлешә-көлешә, бер пароходка билетлар алдык.

Каюталарга урнашып, ак пароходыбыз кузгалып китүгә үк, Якуб аганы туганнарым белән таныштыра башладым. Әти-әниебез белән ул ихтирам саклап, тәкәллефле рәвештә күрешеп чыкты. Хатыным Салисәне, исемен әйтеп, тәкъдим иткәч:

– Салисә, салисәтөн, сөласә8, сөласәтөн, – дип, гарәп теле дәреслекләрендәге мәгълүм күнекмәне кабатлады һәм әтиебезгә карап әйтте: – Аллага шөкер, киленегез үзебезнең халыктан, хәтта безнең үк кавемнән икән. Бәрәкалла!

Узган елны көзен дә ул, коридорда очрашкач, миннән турыдан ярып сораган иде:

– Өйләнгәнсең икән дип ишеттем. Кемгә? Кәләшең үзебезнең халыктанмы диюем?

Мин җавапны шаяртыбрак биргән идем:

– Хәтта үзегезнең мишәрдән үк!

Шуннан соң гына Якуб ага «бәрәкалла» дип котлаган иде. Ул минем шул шаяртуымны да онытмаган булып чыкты. Һәрхәлдә, моннан соң ул Салисәгә карата гарәпчә исемнең «сөласә» вариантын күбрәк куллана иде: «Сөласә киленнең хәле ничек?..», «Сөласәңә дә сәлам әйт» һ.б. Шуны ул пароходта барганда ук башлап җибәрде:

– Сөласә кызым, чәй пешереп җибәрсәң иде…

Мондыйрак шаяртуның яңа танышлар арасында булуы, табигый ки, рәсмилеккә, тәкәллефкә баштан ук урын калдырмаган иде.

Якуб аганың да, әтиебезнең дә күңелләре булсын дип, мин Казанда ук җиңел шәраблардан берничә шешә алып куйган идем. Сәфәр башлануны һәм танышлыкны «юыйк» дип, берсен өстәлгә чыгарып куйдым. Канәгать булган картларның күзләре ялтырады.

Өстәл янында төп сорашучы, төп сөйләшүче, әлбәттә, Якуб ага булды. Ерак бабалардан алып, бүгенге оныкларга кадәр сорашып утырды ул. Шаяртып та алгалады. Бераз вакыт шулай каютада гына гөрләшеп утыргач, палубага чыктык. Якуб ага элек Иделнең кайлардан ничегрәк агуы, хәзер исә аның киңлеге никадәрле икәнлеге хакында тәфсилләп сөйләп барды.

Берара, әйдәгез, сезнең ише «чүл дөяләре» нә кызык булыр, дип, әти белән әнине пароход буенча «экскурсиягә» алып китте. Кечкенә генә пароходның өч палубасын трюмына кадәр карап чыктылар.

Картларның чын-чынлап хозурланулары музыкаль салонда башланды. Без кергәндә, анда бер яшь чибәр ханым пианинода татар көйләрен уйнап утыра иде. Якуб аганың танышы да булып чыкты үзе: мәгълүм гарәпчә-фарсыча алынмалар сүзлеге авторларыннан Касыйм Хәмзиннең кызы Гөлнара туташ икән.

Җыйнак салонның түрендә торган, ак чехол белән тышланган диванга барып утырган Якуб ага безнең картларны да үз янына чакырып алды. Дүрт-биш көй уйнаганнан соң, беркадәр арыган Гөлнара туташ, бармакларын угалап, китәр өчен урыныннан тора башлаган иде, диванда байларча җәелеп утырган Якуб ага аның тагын уйнавын сорарга тотынды. Беркадәр әмер биргәнчә дә итеп, шул ук вакытта матур, тәмле сүзләр белән мактый-мактый, кул-аягына аның саулык, тазалык тели-тели үтенде ул. Карыша алмады Гөлнара, тагын уйный башлады. Халык җырларыннан соң композиторларның әсәрләре яңгырады. Якуб ага Салих Сәйдәшев җырларын башкаруны сорады. Алар яңгыраган чакта, ул әллә ничек моңаеп, башын түбән игән, күзләрен йомган хәлдә уйга батып утырды. (Мин соңрак кына башка кешеләрдән аның үз заманында Салих Сәйдәшев белән якыннан аралашкан дус булганлыгы турында ишеткән идем.)

Мин ул кичәдә үзебезнең картларның ничек утыруларына, һәр көйне ничегрәк тыңлауларына күбрәк игътибар итәргә тырыштым. Бу үзешчән экспромт концерт Якуб ага өчен, асылда, хәтер яңарту гына иде. Әмма моңарчы андый тамашаны бары кино һәм телевизорларда гына аз-маз күргән «чүл дөяләре» өчен мондый «җанлы» башкару күктән эзләгәнне җирдән табу шикелле чын могҗиза иде. Үзе дә вакыт-вакыт моңлы итеп җырларга ярата торган әниебез күзләрен бер ноктага төбәгән хәлдә уйга калган. Әтинең исә чак кына ачылган авызы һәр көйнең буеннан-буена кадәр ябылмый диярлек. Бер көйдән икенчесенә күчкән арада гына ул, беленер-беленмәс елмайган чырай белән, бер Якуб агага, бер үз карчыгына карап ала иде. Аннары тагын алга таба омтыла төшеп, яртылаш ачык авызын йоммаган килеш, уйнаучыга карап хәрәкәтсез кала…

Ниһаять, тәмам арыган Гөлнараның куллары салынып төште, «зинһар, җибәрегез инде» дигән сыманрак, ул Якуб ага ягына ялварулы кыяфәт белән карап торды. Йокысыннан уянып киткән төсле айнып алган Якуб ага, сикереп торып, Гөлнараның янына барды. Аның бер кулын алып, тәкәллефле рәвештә бармакларыннан үпте, пышылдап кына рәхмәтләрен әйтте. Чын артистларча матур килеп чыкты картның бу эше. Мондый ук реакцияне көтмәгән Гөлнараның йөзләре алсуланып китте. Үзе тиз-тиз атлап китеп тә барды…

* * *

Иртәгесен картлар белән минем арада бер кечкенә конфликт кисәге чыга язды.

Рестораннан иртәнге ризыкны ашап чыккач, бүген дә күңелле генә йөрсеннәр дип, картларны тагын шәраб белән сыйладым. Җиңел шәрабтан берәр чынаяк кына салдым. Ләкин төшке ашка барганда, әтинең шактый әлҗе-мөлҗе килүенә, Якуб аганың исә кирәгеннән артык әсәрләнгән, «әтәчләнгән» кыяфәтенә игътибар иттем. Үзләренә бер чынаяк шәраб та җитә калган икән, дип нәтиҗә чыгардым. Картларча хәлсезлектер, күрәсең, моннан соң чынаякны тутырмыйчарак салырга кирәк булыр, дип тә уйладым.

Ресторанга кергәч, Якуб ага официантны урынсызрак шелтәләп алды. Күрше өстәлдәге бер рус егетенең «чё без конца калякаете?» дигән сүзләренә тозлап-борычлап җавап бирергә тотынды. Әрепләшүгә миңа да катнашырга туры килә язды.

Төштән соң карасам, әтиебез тәмам мәлҗеп ятакка ауган, Якуб агабыз исә һаман палубада шаулап йөри иде. Өстерәп дигәндәй каютасына кертеп, түшәгенә яткыздым. Бары кичке чәйгә чыкканда гына алар бераз нормальрәк хәлгә килгәннәр иде. Шуңа күрә шелтә беләнрәк:

– Болай бер чынаяктан гына исерә торган булгач, шәраб эчүне туктатырга кирәк! Башка кешеләрдән, Гөлнарадан да оят бит! – дидем.

Әйттем әйтүен, ләкин үзем Якуб аганың күтәрелеп бәрелүен, хәтта кирәгемне үк бирә башлавын көткән идем. Тик реакция бөтенләй киресенчә булды. Якуб ага, ике учын да күтәреп, тәмам килешкән, буйсынган кыяфәт белән:

– Ярар, ярар, башка бирмә, эчмибез. Чыннан да, ямьсез килеп чыга икән. Эчмибез бүтән! Шулай бит, Габделәхәт? Әйе, эчмибез башка… – диде.

Мин җиңел сулап куйдым: Аллага шөкер, көтелгән конфликт шома гына узып китте.

Бу кичнең дә бер өлешен музыкаль салонда уздырдык. Якуб ага көндезен бик арыгангамы, Гөлнараны артык җәфаламады, өч-дүрт көйдән соң рәхмәтләр әйтеп, чыгып китәр өчен аңардан рөхсәт тә сораган булды. Тәмам артистланды «баудан ычкына язган» картыбыз!

* * *

Иртәгесен уянсак, Агыйделгә кергәнбез икән. Дөнья манзарасы бөтенләй үзгәргән Идел һәм Кама-Чулманнан үзгә буларак, монда җир, елганың ярлары тәмам якынайган иде. Агачлары, үлән-куаклары да кул җитәрлек җирдә генә. Чәчәкләренә кадәр ап-ачык! Вакыт-вакыт тугайларда көтүләр күренә. Чалгы тоткан кешеләр дә очрый. Кизәнеп-кизәнеп печән чабалар. Чалгы кайрауларына кадәр күренә. Кайберләре, кулларын изәп, сәламләп калалар…

Ирексездән бала чакта дәреслектән укыган, шуннан ятлап алган бер шигырьнең аерым юллары искә төшә, аларны кабатлыйм:

 
Идел буйларында киң болында
Елкыларым утлый чабында.
Оҗмахларың торсын бер ягында,
Шул болында йөргән чагында…
Ары башта шунда бер тугайда
Тезелеп кенә печән чабалар;
Чаба торгач, алар туктыйлар да,
Моңландырып, чалгы җаныйлар…
 

– Карале, Фазыл Туйкинны да беләсең икән, кайдан укыдың? – диде Якуб ага.

– Голҗадагы татар мәктәбе өчен 1930 елларда чыгарылган «Туган тел» дәреслегеннән. Мәктәптә укыган чакта ятлаган идек. Калган өлешләрен онытканмын… ӘФазыл Туйкин кем соң ул?

– Фольклорчы галим, шагыйрь кеше дә иде. 1937 елда харап иттеләр үзен…

Әңгәмәнең күңелсезрәк якка кереп китүен теләмәде шикелле Якуб ага: «Әйдәгез, күләгәрәк җиргә барып утырыйк», – дип, палубаның кояш төшми торган җиренә алып китте барыбызны. Тал чыбыкларыннан үрелгән кәнәфиләргә җайлашкач, ул элекке Пенза ягы авылларындагы гореф-гадәтләр хакында көлкеле һәм гыйбрәтле хәлләрне сөйли башлады. Төрле йолалар турында сөйләгәндә, җыр-такмазалардан мисаллар китерә, аларны көлкелерәк итәр өчен мишәрчә әйтелештә яңгырата. Безнең картлар аңламаган диалекталь сүзләрне әдәби телгә күчереп бирергә дә онытмый. Шул рәвешчә, ул гомерләре чит халыклар арасында узган, үзе әйтмешли, «чүл дөяләре» ише кунакларның белемнәрен дә арттыра, күңелләрен дә күтәрә иде.

Кайбер очракларда кызык өчен аның шыттырып, ягъни арттырыбрак җибәрүе дә миңа сизелеп тора иде. Хикәянең андый төшләрендә «син дәшмә әле» дигән сыман, миңа карап күзләрен кысып куйгалый. Шунда ук мәзәк-анекдотларны кыстырып, аларны реаль тормышта булган хәл кебегрәк тәкъдим итәргә дә өлгерә. Аның кайсы авылда булганлыгын да «күрсәтергә» онытмый.

Бигрәк тә Якуб ага шәкерт чакларын яратып хикәя итә иде. Мәдрәсә ятагындагы уеннар, шаярулар хакында сөйләгәндә, хикәя аерата җанлы килеп чыга иде.

Моңарчы исләре китеп тыңлап утырган әниебез:

– Карагыз әле, Якуб агай, кайда, ничек ашап-эчә идегез соң? – дип сорады.

– Үзебез пешерә идек, чиратлашып. Дөресрәге, зуррак малайлар пешерә, ә без ярдәм итәбез, – дип җавап бирде хикәяче һәм, тыңлаучыларның шулай игътибар итүләреннән канәгать булган хәлдә, хикәясен тагын да «бизәп җибәрергә» теләде. – Ашарга бик тиз әзерләү әмәлен дә белә идек. Мәсәлән, күкәй, ягъни йомырка пешерергә кирәк булса, кәрәсин лампасының пыяласы өстенә куя идек үзен. Тиз пешеп чыга иде шунда, учак-мазар ягып, казан асып торасы түгел!

Ләкин нәкъ шул төштә үз гомерендә «кәрәсин» лампасыннан шактый файдаланган әниебез аның шыттыруын тотып алды:

– Алай булмас, Якуб агай, – диде ул, тураебрак утырып, җитди төс белән, – лампаның корымы чыгып, куыгы корымлана, өйгә дә начар ис чыга бит, алай пыяла очына әйбер куйгач!

Якуб ага сискәнгән кебек бер мәлгә тукталып калды, аннары шаркылдап көлеп җибәрде:

– Карале, Габделәхәт, сүзгә ышанмый торган мондый хатын белән утыз-кырык ел ничек тора алдың син?.. Әйдә, киттек, үзебез генә йөрик әле! – дип, урыныннан торды һәм өстәп тә куйды: – Дөрес тоттың, Гөлҗиһан сеңлем, безнең үзебезнең дә авызыбыз шулай бер пешкән иде. Шул исемә төште бит әле!..

Моңа җавап итеп әни дә көлеп алды:

– Яшьрәк чагымда балага бирәсе сөтне үзем дә шулай «җылытып», лампа куыгын каралткан, аны юам дип шартлаткан идем!

Якуб аганың «үзебез генә йөрик әле» дигән сүзләренең серен төш вакыты җиткәч, дөресрәге, ашарга кергәч аңлагандай булдым: картларның икесе дә ярыйсы гына кызып алган иде. Якуб аганың үз запасы да булган икән дип уйладым башта.

Кызмачалыклары исә төштән соң тагын да арта төште…

Шулай итеп, мин алып бара торган «тәрбия» чаралары челпәрәмә килгән иде.

Ничек шулай килеп чыгуның сәбәбен Уфага җитеп, Якуб ага белән кочаклаша-кочаклаша аерылышкач, дөресрәге, шул көнне үк автобуска утырып, Салават ягына юнәлгәч кенә белдем. Дөресрәге, серне әти үзе көлә-көлә сөйләп бирде: мин салып биргән бер чынаякны эчкәннән соң, палубага чыккач, Якуб ага: «Тамакны чылатырга да җитмәде бу! Кытыклап кына куйды. Әйдә, үз көнебезне үзебез күрик әле», – дип, пароходтагы мөмкинлекләрне белмәгән әтине аскы каттагы буфетка алып төшкән. Шул гадәтләрен көн саен кабатлап торганнар икән.

…Алма-Атага барган саен, картларым гел Якуб аганың хәлен сорашып, сәламнәр әйтергә кушалар, күкәй «пешерү», буфет маҗараларын искә төшереп көлешәләр, ак пароход белән музыкаль кичәләрне сагынып, күзләрен яшьләндереп алалар иде.

Инде менә кырык елдан артык вакыт узгач, ул чакларда үземә гадәти генә кебек тоелган шул сәфәр, шул көннәр искә төшсә, гомеремнең матур мизгелләренең берсе күптән узган икәнлеген аңлап, мин дә елмаю катыш көрсенеп куям…

* * *

Карчыгы Хәдичә апаның үлеп китүе Якуб ага өчен, һичшиксез, тирән хәсрәт, төзәлмәс җәрәхәт булды. Хатыны үзеннән шактыйга олырак, шуңа күрә алданрак картайган булса да, алар, минемчә, соңгы көннәренә кадәр бер-берсен аңлап, хөрмәтләшеп, тату яшәделәр (тормыш булгач, төрле чаклар булгандыр, әлбәттә). Үзара кычкырышып сөйләшүләре дә бер-берсенә ачудан түгел, бәлки һәр икесенең дә, бигрәк тә Хәдичә апаның, колаклары авыраюдан иде. Кайчакларын, без әңгәмәләшеп, киңәшеп утырганда: «Йакып, Йакып, дим, нәк дәшмисең?» – дип килеп керә. Якуб ага исә: «Нәрсә, анасы, нәрсә?» – дип, аңа ишеттерә төшеп җавап бирә, артык сүз әйтеп куймасын дигәндәй, көлә-көлә, беркадәр алҗый башлаган карчыгын икенче бүлмәгә алып китә иде.

Кайберәүләрнең әйтүләренә караганда, аларның кушылулары да үзенчәлекле булган икән (бу хакта Якуб аганың үземә берәр нәрсә сөйләгәнен хәтерләмим). Коточкыч кытлык, ачлык хөкем сөргән егерме беренче елда булган икән бу хәл.

Ерак җирдән туган якларына җәяүләп кенә кайтып баручы, озакка сузылган ачлыктан, чирдән тәмам йончып беткән, башка бер адым да атларлык хәле калмаган егет, ягъни Якуб, юл читендә аңын югалтып яткан була. Кайдандыр пар атлы тарантаста кайтып баручы бер ханым – миллионер Дибирдиевләрнең яшьли тол калган кызы Хәдичә – кызганудан әлеге егетне арбасына салып, өенә алып кайта. Дәвалый, ашата-эчертә, тәрбияли, тырыша торгач, аны аякка бастыра. Булдыклы, чибәр генә егетне үзендә эшкә дә калдырганга охшый Хәдичә. Тора-бара алар бер-берсен ошаталар, яратышалар, аннары, табигый, кушылып та куялар. Хәдичәнең беренче иреннән калган улы Абдулланы Якуб үз баласы кебек кабул итә.

Димәк, Хәдичә апаны күмгәндә, Якуб ага үзен үлемнән коткарган, аннары баласының анасы булган, илле еллап бергә гомер кичергән иң якын кешесеннән аерылган икән…

Таяк өстенә тукмак дигәндәй, Рөстәм исемле яраткан улының бәхетсезлеге, ниһаять, үлеп тә китүе картның тез артларына да, җилкә тамырларына да суга. Элек тә хастаханәләргә эләккәләгән Якуб ага соңгы күңелсез хәбәрне шәһәрдәге туберкулёз диспансерында яткан чакта ишетә. Шуннан бер малайны җибәреп хәбәр иткәч, мин дә барып җиттем. Күмәргә нибары җиде-сигез кеше генә килгән иде.

Кабер өстендә елап торган Якуб ага бөтенләй бөрешеп, кечерәеп калган иде. Ә бит элегрәк ата кешенең Рөстәмгә, аның киләчәгенә өмете зурдан иде. Улының математик булуы, доцентлык дәрәҗәсенә ирешүе өчен бик горурланып сөйли иде ул. Анасы үлеп, үзе дә ешрак «авырый» башлаган Рөстәмнең чире көчәйгәннән-көчәя, чираттагы запойдан чыга алмый…

* * *

Соңгы мәртәбә Якуб аганы Арча кырындагы алтынчы хастаханәдә күрдем. Бер кешелек тар палатада ята иде ул. Шәһәрдән шактый ерак махсус шифаханәдән китереп салганнар, чире артык көчәеп киткәнгә, хастаханәгә күчергәннәр икән.

Үзе мине салкын гына каршылады. Теләмичә генә исәнләшүдән соң шактый вакыт сүзсез калды. Гел тәмәке пыскытып ятты. Бер папиросы бетүгә, икенчесен кабызды. Түшәк янындагы тумбасы өстендә – унбиш-егерме кап иң арзанлы «Север» папиросы өеме. Карават янындагы төкерек савытында исә төберчекләр тау булып өелгән. Минем ни өчен күп тартасыз дип сорарга теләвемне сизгән төсле, әкрен генә әйтеп куйды:

– Яшәүнең мәгънәсе калмады инде, тизрәк китәсе иде…

Димәк, тәмәкене ул үзен агулар, үлемен тизләтер өчен шулай күп тарта икән…

Беркадәр шулай сүзсез яткач, минем хәлләрем, эшләрем хакында да сорашкан булды. Тик элеккечә кызыксынып түгел, бары формаль рәвештә генә.

Аны бернәрсә дә хәзер кызыксындырмый иде…

«Берәр нәрсә кирәкмиме?» – дигән соравыма башын гына чайкап җавап бирде (алып килгән әйберләремә дә карамады – үзем генә тумбочка эченә куйдым).

Унбиш-егерме минут чамасы шулай утыргач, китәргәдер дип ниятләп кузгала башлаган идем, ул кулы белән ишарәләп утырырга кушты. Әкрен генә сөйли башлады:

– Ашап-эчеп кенә, лекцияләр укып, сөйләп кенә йөрүдән тәм табып, гомерне заяга уздырган икәнмен. Үзеңнән соң өметле нәсел, ичмасам, җүнлерәк берәр китап та калмагач… Тукай турындагы бер брошюра гынамы? Дәреслекләр язган да булды… Үзем исән чакта ук искерделәр алар… – Тагын бер папирос алып кабызды. Аны тартып бетергәнче, башка дәшмәде. Төберчекне ташлагач кына: – Ичмасам, истәлекләр дә язмаганмын. Кайларда гына йөрмәдем, кемнәрне генә күрмәдем мин… Барысы да үзем белән бергә китә хәзер. Югала…

Аны юатыр өчен ни булса да ниятләнеп, «юк, Якуб ага…» дип кирәкле сүзне эзли-эзли авызымны ача башлаган идем, ул, чыраен сытып, кулы белән ишарәләп дәшмәскә кушты:

– Кирәкми… Мәгънәсез инде… Ярый, син кайт инде. Бар, артык утырудан мәгънә юк. Бүтән килеп йөрмә. Хуш…

Аптыраган килеш хушлашыр өчен кулымны суздым. Тик ул үзенекен бирмәде, кирәкмәс дигәнне белдереп, учын гына селеккәләп алды:

– Килүең өчен рәхмәт. Башка килмә…

Дүрт-биш көннән соң Хатип ага Госманны очраттым.

– Әле генә Якуб ага янында булган идем, – диде ул күңелсез генә. – Килүемне яратмады. Сөйләшмәде дә… Кечерәеп, куырылып кына калган…

Тагын берничә көннән аның шәһәр тышындагы махсус хастаханәгә озатылуын ишеттек.

Шунда йөрәге тибүдән туктап, күзе дә йомылган икән.

* * *

Соңгы көннәрендә шулай хастаханәдән хастаханәгә сөрелгән картның үз фатирына да сыймыйча интеккәнлеге хакында ишетергә туры килде. Карчыгы үлгәч, иске фатирын тапшырып, җайлырак булмасмы диптерме, шунда бер бүлмәле квартирага күчә. Анда асрау рәвешендә янына сыендырган бер кардәш тиешле ятим кыз белән тора. Анысы кияүгә чыгып бәбиләгәч, чирең балага йога дип, авыру картны элек кухняга чыгара, аннары бөтенләй үк өйдән дә кысрыклый башлый…

Шул рәвешчә, чир көчәйгәннән-көчәя.

Вафаты алдыннан ул «мин үлгәч, шушы телефон белән хәбәр итәрсез» дип язып калдырган була. Альберт Яхин телефонын. Ә ул бу вакытта сәфәрдә була. Атна-ун көн узгач кына кайта.

Җәсәдне суыткычтан алалар.

Аны җәйнең эссе бер көнендә, университетта читтән торып укучыларның кызу сессияләре барган вакытта, химик корпусның актлар залыннан чыгардылар. Ул көнне минем өч лекциям бар иде. Тәнәфес вакытында гына залга кереп, аның бәләкәйләнеп калган гәүдәсе алдында башымны бер иеп, тагын лекциягә кереп киттем.

Ә халык, бик җайсыз вакыт булуга карамастан, гаҗәп күп җыелган иде аның җеназасына.

Лекция вакытында да, аннан соң да мәрхүмнең «барысы да үзем белән бергә китә» дигән фаҗигале сүзләре колак төбендә яңгырап торган кебек булды. Бәлки, үземә шулай тоелгандыр. Чөнки хастаханәдән чыккач та, соңрак та Якуб аганың әлеге сүзләре хакында гел уйлаган, аларның фәлсәфи мәгънәләрен эзләгән, барлаган, бер табып, бер югалткан идем.

«Югалту» дигәч тә, минем үземнең дә, кечкенә генә булса да, гаебем бар андый югалтуда. Ул – Якуб ага белә торган кайбер элекке җырларны, халык шигырьләрен, мөнәҗәт кебек әйберләрне үз вакытында язып алмавым.

Арада «Йосыф китабы» калыбында элекке шәкертләр иҗат иткән бер пародия сәнгатьчәлеге белән аерата гыйбрәтле иде, минемчә. Анда Зөләйханың көянтә асып суга барулары, нәрсәгәдер ачуы чыккан Йосыфның көянтә белән аны бәреп егулары тасвирлана иде.

Асылда, элекке чор татар тормышы күренешләрен көлкеле пародия алымнары белән гәүдәләндергән юмористик һәм сатирик әсәр иде ул. Аны мәрхүм әйбәт кенә белә иде.

Язып алыйм дигән чакларымда: «Башка берәр вакытта», – дип, гел артка чигәрә барды ул.

Үзем дә нык була белмәгәнмен шул…

Шул рәвешчә, шәкертләр иҗатының бер кызыклы, оригиналь истәлеге дә китеп барды аның белән. Югалды…

Югалтулар бер ул гына микән әле?!

* * *

Язманы башлаганда, үзеңә «әллә ни тәэсир итмәгән кешеләр дә була» диебрәк әйткән, ләкин шунда ук әлеге сүзләремә карата шик тә белдергән идем. Кулга каләм алып, уйлана-уйлана кәгазь тырный торгач, әлеге раслауның да, шикләнүнең дә – һәр икесенең дә бер үк вакытта дөреслекне чагылдыруын аңладым. Әйтик, гадәти очрашу-сөйләшүләрдән, аларны аерым-аерым алганда, бер төрлерәк, хосусый факт сыманрак нәтиҗә чыкса, шуларның һәммәсен бергә кушып карасаң, икенчерәк нәтиҗәләрне, тәэсир дип әйтерлек күренешләрнең булганлыгын тоясың икән. Әйтелгән уй-фикерләрнең, кылынган яисә тормышка ашмый калган гамәлләрнең кабул ителгәнлегенә яки кире кагылган булуларына карамастан. Чөнки син аларны барыбер хәтерләп калгансың, хәтта онытмыйсың да. Ягъни һәрвакытта диярлек исәпкә аласың. Кабул итсәң дә, кире каксаң да. Мондый күренешләргә карата бездә бик кулай сүз бар – гыйбрәт.

Гыйбрәтле сүз, гыйбрәтле эш, гыйбрәтле күренешләр кебек үк гайрәтле язмышлар да була икән.

Хәтер «китабым» ның битләрен актаруга сәбәп булган ике шәхес тә – Якуб ага Агишев белән Габделхәй ага Хисмәтуллин да (бер алар гына түгелдер әле!..) шундый гыйбрәтле язмышка ия шәхесләр иде, минемчә. Нәрсәләре беләндер бер-берсенә якын торган, шул ук вакытта үзара бөтенләй охшашмаган бу шәхесләрнең язмышларында, әгәр игътибар беләнрәк карасаң, алар яшәгән чорның уртак сыйфатлары да чагылыш таба. Берсе үз чорының әшәкелекләреннән көлемсерәп яисә ачыргаланып сөйләшкәләгән, икенчесенең исә алар турында искә дә алырга теләмәгән хәлдә дә.

Аларның гадәт-холыкларын, эш-гамәлләрен төрлечә бәяләргә, төрлечә нәтиҗә чыгарып, язмышларыннан да төрлечә гыйбрәт алырга мөмкин.

Шул ук вакытта бер гыйбрәтнең уртак булуы да бәхәссез сыман.

Ул охшашлык тормыш-язмышның бик үзгәрүчән, ышанычсыз һәм үзенчә «мәкерле» булуыннан гыйбарәт. Моның шулай икәнлеге Хәй аганың шик-шөбһәләре белән үзенчә киң карашка дәгъва иткән рәвештә шартларга яраклашуы һәм «хәйләкәрлегеннән» дә сизелә. Якуб ага кичергән катастрофик үзгәрешләрдән исә әлеге «мәкерлек» ап-ачык күренеп тора.

Шул ук вакытта сау-сәламәт чорың, яраткан эшләрең белән, үз кәсебең буенча шөгыльләнә алуыңның вакытлы гына очрак булуы, әмма вакытлы гына булса да, бу якты дөньядагы чорыңда кичергән бәхетле мизгелләрең икәнлеге дә бәхәссездер, әлбәттә…

Наратлы  –  Казан

2005, август – октябрь

Беренче редакторым9
Рәшат Гайнанов (1925–1990)

2004 елда «Милли китап» нәшриятында бер библиографик күрсәткеч чыккан иде. Ул тулысы белән диярлек минем исем белән басылган китаплар, эреле-ваклы мәкаләләр, әдәби тәрҗемәләр, интервью-әңгәмәләрнең һәм, ниһаять, минем тарафтан төзелгән яки редакциямдә дөньяга чыккан хезмәтләрнең исемлеген эченә алган. Җәүдәт Миңнуллин тарафыннан тупланган әлеге белешмәдә 2004 елга кадәр дөнья күргән биш йөзләп хезмәтнең исемлеге теркәлгән. Болар арасында махсус монографияләр, җыентыклар, күләмле мәкаләләр белән бергә, әлбәттә, кечерәк язмалар, вак-төяк нәрсәләр дә бар. Бәлки, соңгылары күбрәктер дә. Ләкин нәкъ менә шул вак-төякләр арасындагы бер язманы үзем өчен аерата истәлекле дип әйтер идем.

Ул – минем Казанда дөнья күргән беренче әйберем – уч төбе кадәре кечкенә генә язма. Менә шул нәрсәнең ничек язылуына, дөньяга чыгуына, дөресрәге, аның барлыкка килүенә сәбәп булган бер очрашу, танышу, хәтта, өзек-өзек рәвештә булса да, нәтиҗәле генә дәвам иткән хезмәттәшлек хакында тәфсилләбрәк язу гыйбрәтле булыр иде дип уйлыйм.

* * *

1958 елның җәендә Казанга килеп, университетка укырга кергәч, бушрак вакытларымда, моңарчы бер кат язганымча («Аяз әкә сабаклары» нда), «Чаян» журналының «йомышчы малае» кебегрәк булып йөргән чакта булды әлеге очрашу һәм танышу. Бауман урамындагы Матбугат йортының икенче катында, фойеда, Аяз Гыйләҗев яныннан чыгып килгәндә, чамалы гына буйлы, чандыр гәүдәле бер ыспай кеше, исемемне атап, «сез шулмы?» дип дәште. Уңай җавап алуга ук, исәнләшер өчен кулын сузды:

– Мин «Азат хатын» журналының секретаре Рәшат Гайнанов булам, – диде ул, чак кына елмая төшеп. – Вакытыгыз мөмкинчелек бирсә, биш-ун минут сөйләшеп утырыр идек, сорашасы нәрсәләр бар.

Бер-ике секунд эчендә баштан төрле уйлар өере кичеп узды. Чит илдә туып үскән, Казанга күптән түгел генә килгән кеше булганга, минем кемлегем, ни өчен бу якларда йөрүем хакында сорашулар болай да җитәрлек иде. Төрле имеш-мимешләр, кыю фаразлар белән мәгънәсез дип әйтерлек уйдырмалар да шактый таралган иде бугай. Бергә укый башлаган группадашларның кайберләре үземә дә ишеттереп торалар иде алар турында. Бигрәк тә шул вакытлардагы гадәт буенча «потенциаль антисоветчик» дип атарлык, хәзергечә әйткәндә, диссидент диярлек рухта булган бер олырак яшьтәге егет, Зыя Ситдиков (бер ярсыган чакта үз-үзенә кул салган дуамал холыклы кеше) гаҗәпләнеп тә, хәтта беркадәр гарьләнеп тә әйтә иде андый имеш-мимешләр, шикләнүләр хакында.

Күпләр өчен ул вакытта минем СССРга, бигрәк тә Казанга кайтуым беркадәр табышмак та иде бугай. Паспорт-мазар эләктерүгә үк авыл яшьләренең иң элек берәр шәһәргә китәргә, хәтта шахталарга яисә Урта Азия, Казахстан яки Себер якларына ук ычкынырга тырышулары тәмам туктамаган чор иде бит әле. Өстәвенә озак еллар дәвамында чит илләргә, чит ил кешеләренә карата ят караш, дошманлык, шикләнүчәнлек хисләре тәрбияләнгән, андый тәрбия әле бетмәгән шартларда… Ә син нәкъ шундый чорда Казанга кил, имеш… Җитмәсә, чит илдә туып үскән кеше, янәсе, «ак эмигрант калдыгы»… «Сорашучылар күп булыр, – дигән иде беркөнне икәү генә калгач әлеге Зыя сабакташ һәм кисәтеп тә куйган иде: – Сак бул, бездә бит шымчы өстенә шпион да утыра».

Моның шулай икәнлеген мин үзем дә сизә башлаган идем инде. Беркөнне, сентябрь ахырларында, ниндидер сәбәп белән мине Тел, әдәбият һәм тарих институтына чакырганнар иде. Башта телче галимнәрдән ике-өч кеше, җөмләдән профессор Латыйф Җәләй дә, минем нинди мәктәптә укуым, татар теленә кайда өйрәнүем, Кытайдагы татарларның ниндирәк телдә сөйләшүләре хакында сорашкан булдылар, аннары әңгәмә өчен икенче бүлмәгә алып керделәр. Андагы «телче» исә сүз арасында ата-бабаларымның кем булулары, нинди эш белән шөгыльләнүләре, кайсысының кайчан, кайда үлүе хакында сорашып бетергәч, Бобинский (!) дигән берәү турында төпченә башлаган иде. Минем әллә ни белмәвемне күргәч (ул чакта, чынлап та, күп нәрсәләр хакында җүнләп белми идем әле), үзе үк аңлатып бирде: «Ул – Русиянең, русларның кан дошманы булган атаклы панисламист, пантюркист, националистларның берсе. Моннан качып китеп, сез яшәгән Кульджада мәктәп ачып маташкан милләтче!» Шунда гына сүзнең Габдулла Буби хакында барганлыгын аңладым. (Соңрак ачыкланганча, жандармерия документларында мәгърифәтченең «фамилиясе» шулай Бобинский дигән вариантта да кулланылган икән.)

Бу «телче» не нигәдер башка очратырга туры килмәде миңа…

Казанга кайту дигәннән, тагын бер «вакыйга» истә ныграк сакланып калган. Матбугат йортының ишегалдында бәләкәй генә буйлы, зур күзлекле бер журналист ханым, ике-өч җөмлә белән ничек укый башлавым хакында белешкәч, турыдан ярып сорау да бирде: «Казанга ни өчен кайттыгыз соң?!»

Сорау ачуымны китерде шикелле. Шуңа күрә, әлеге «кыю фаразлар» белән имеш-мимешләрне «расларга» теләгән төсле, кырыс кына әйтеп куйдым: «Мин бит милләтче, шуның өчен кайтканмындыр!» Ханым күзләрен зуррак ачып карап алды да, артык бер сүз дә әйтмичә, читкә тайпылды. (Бары 1990 еллар уртасында гына, Австралиядән кайткач, яныма килеп, интервью бирүемне сорады.)

Дөрес, әлеге сорауның икенче вариантын да ишетергә туры килгән иде миңа. Әле генә исеме аталган, үз язмышыннан һәм илдәге тормыш шартларыннан гел канәгать булмаган сабакташым Зыя Ситдиков мәсьәләне бөтенләй башкача яңгыраткан иде: «Ни пычагыма кайттыгыз бу җүнсез илгә?! Китәргә иде башка берәр җир төбенә! Адәм шикелле яшәр идегез, ичмасам…»

Әмма шуны да әйтергә кирәк: «төп Ватанга», хәзергечә әйтсәк, «тарихи Ватанга» кайтуны дөрес санаучылар, хуплаучылар да бар иде. Аз түгел иде андыйлар…

Кыскасы, Рәшат Гайнановның биш-ун минут сорашып утыру турындагы тәкъдимен ишетүгә, бер-ике секунд эчендә үк, әйткәнемчә, баштан шундый төрле уйлар, шик-шөбһәләр кичеп өлгергән иде. Шулай да «монысы нәрсәләр турында төпченер икән әле» дигән кызыксыну белән сөйләшергә ризалыгымны биреп тә өлгергән идем.

Әлеге кечкенә фойедан сул якка борылып, тар коридор буенча дүрт-биш адым атлауга, беренче ишеккә – редакция бүлмәсенә кердек. Эш көненең ахыры булганга, бүлмәдә башка кеше юк иде.

Сөйләшүгә шик-шөбһәләр белән ризалык биргән булсам да, ул тиздән нормаль рәвештә аккан дустанә әңгәмә кыяфәтен алган иде. Моңа, ихтимал, иң элек Рәшат Гайнановның үзе белән тәфсилләбрәк таныштыруы, үзен нәрсәләр кызыксындыруы хакында ачыграк әйтүе сәбәп булгандыр. Аның ХХ гасыр башы татар культурасы, әдәбияты тарихы белән кызыксынуы, Фатих Әмирхан иҗатын өйрәнүе дә (минем искә кылт итеп «Мәхәббәтсез үрдәк баласы» төште!), күрәсең, әңгәмәне җайлы юлга кертеп җибәргәндер. Шулай ук боларга, бәлкем, аның башкалар кебек Кытайга барып чыгуның социаль-иҗтимагый, политик сәбәпләренә кереп тормавы, байлык-ярлылык хакында да кызыксынмавы, ниһаять, чит илдәге татарларга карата, кыеклап булса да, өстән карарга омтылмавы да өстәлгәндер. Ихтимал.

Рәшат аганы Голҗадагы татарларның мәктәп-мәгариф мәсьәләләре күбрәк кызыксындыра иде. Мәсәлән, нинди язу кулланылу, укытучыларның кемнәр булуы, кайда белем алулары, нинди дәреслекләрдән файдалануы һ.б. Татар мәктәбе укытучылары, үземә дәрес биргәннәре арасында да Габдулла Бубидан укыган кешеләр булуын ишеткәч, ул елмаеп кына мине бүлдерде:

– Димәк, аның тырышлыгы бушка китмәгән икән!.. Тик моның хакта башкаларга сөйләмәгез; бездә хәзергә Бубига карата тискәре мөнәсәбәт хөкем сөрә… Ә дәреслекләр нинди иде соң?

Дәреслекләрнең, нигездә, совет чорында Казанда басылган булуын, өлешчә иске китаплар да укылуын әйткәч, ул ни өчендер «монысы әйбәт икән» дип хуплап куйды. Аннары совет чоры татар язучыларыннан кемнәр күбрәк укылу хакында да сорады. Гомумән алганда, аның сораулары эшлекле дә, зыялыларга хас рәвештә әдәпле, төпле һәм конкрет та иде. Шулай ук революциягә кадәр чыккан гәзит-журналларда да Голҗа татарлары хакында шактый материаллар булуын әйтеп, минем үземә дә кайбер мәгълүматларны бирде. Һәрхәлдә, аның күп мәсьәләләрдән хәбәрдар булуы, аларны тирәнрәк аңлавы сизелеп тора иде.

Шул рәвешчә, сәгать ярым чамасы сөйләшеп утырудан соң, Рәшат Гайнанов конкрет тәкъдим дә ясады:

– Әйдәгез, Голҗа татарлары хакында берәр материал әзерләгез әле. Тарихларын, соңгы чордагы хәлләрен дә яктыртып дигәндәй. Тик артык озын булмасын иде. Озын әйбер озаграк чыга. – Минем уйланыбрак торуымны күргәч, ул: – Икеләнмәгез, – диде. – Сез язмасагыз, кем язарга тиеш аны? Безнең халыкның зур өлеше Татарстаннан читтә яши. Тик монда алар хакында аз белергә кирәк! Ике дә уйлап тормагыз – языгыз. Озакка гына сузмагыз…

Икенче көнне үк уку залының читтәге бер өстәлендә, алдыма КПСС съездлары резолюцияләреннән торган калын томнарның берсен куеп, конспект дәфтәрен дә ачкан килеш, Голҗа татарлары хакында уйлана-уйлана, «кәгазь тырный» башладым. Сөйләве җиңел булса да, язуы ул кадәр үк ансат түгел икән. Яздым, сыздым, күчердем һәм тагын сыздым, дигәндәй. Һәрхәлдә, бер атнадан соң текстны күтәреп, «Азат хатын» редакциясенә килдем.

Текст димәсәң, хәтере калыр: машинкадан соң хәреф хаталары төзәтелүдән тәмам чуарланып беткән ике-өч битле әйбер инде шунда. Татар теле һәм әдәбияты бүлегенең ул чактагы машинисткасы Асия апа – кечкенә генә буйлы, чандыр гәүдәле шадра әби – шулай өч-дүрт юлда биш-алты хата белән баса икән. Кем әйтмешли, «таудан тычкан туган» иде.

Ләкин Рәшат Гайнанов, якты чырай белән каршылап, олы бүләк кебек кулына алды әлеге текст кисәген: «Булган икән, булган икән, рәхмәт сезгә», – дип кабатлый-кабатлый, урынына барып утырды.

Башта бер мәртәбә текстка күз йөртеп чыкты. Аннары кулына каләм алып, аны төзәтә дә башлады. «Әгәр каршы булмасагыз, болай үзгәртик әле» яки «бу исемне әлегә атарга ярамастыр», «монысы турында киләчәктә язарсыз әле» дип, кайбер сүзләрне алыштырып, икенчеләрен сызып ташлап, мин язганнарны ботарлый да башлады. Әлбәттә, кайсы исемне ни өчен телгә алырга ярамаганлыгын аңлатып та бара иде.

Тел чатаклыклары да миндә шактый икән. Мәсәлән, Казахстан һәм Урта Азия якларында «мин өчен, без өчен» кебегрәк сөйләсәк, әдәби телдә «минем өчен, безнең өчен» кирәк икән…

Шул рәвешчә, мин нәрсәләр, нинди исемнәр тыелган булуы хакында да беренче мәртәбә белә башладым шикелле. Шулай ук гадәти сүзләрнең дә ниндиләре ничегрәк кулланылуы, үз телемдәге аерым кытыршылыклар хакында да уйланырлык «азык» туплана башлады ул көнне.

Һәрхәлдә, аз гына вакыт эчендә дә язу-сызу эшләренең кайбер «серләре» хакында сабак ала башладым дип әйтерлек булды. Дөрес, текстларны чын-чынлап редакцияләү кәсебенә мин күбрәк Фәрваз Миңнуллиннан өйрәндем дип әйтер идем. Әмма Рәшат Гайнанов төзәтүләренең иң беренче адымнардан икәнлеген дә онытмыйм.

Аның бер исемне төзәтүе истән чыкмый. Мин безнең тарихтагы билгеле бер мәгърифәтче исемен, аннан бер җәй дәресләр тыңлаган әниебезнең сүзләре буенча, «Закирел Кадыйрый» дип язган идем. Рәшат ага исә аны «Закир әл-Кадыйрый» дип төзәтте һәм хатаның «серләрен» дә аңлатты.

Шул рәвешчә, үзем үк шактый чуарлап китергән текст кисәге тәмам «бизәкләнеп» беткән иде. Тырыша-тырыша язганнарымның бу кадәр сызгалануыннан кәефем ярыйсы гына кырылган иде бугай, моны сизгән редакторым мине юата да башлады:

– Борчылмагыз болай төзәтүгә, башкаларның әйберләрен дә шулай төзәткәлибез инде, – диде ул һәм өстәлдәге кулъязмалардан шулай ук чуарланып беткән бер кәгазьне алып күрсәтте. – Без шуның өчен утырабыз инде монда, редакторларның бурычы шуннан гыйбарәт. Ә бу сезнең матбугат өчен беренче әйберегез, ялгышмасам. Әле шома язарга да өйрәнерсез. Һәрхәлдә, сезгә зур рәхмәт, вәгъдәдә торганыгыз өчен. Бастырырбыз монысын!

Шулай итеп, уку залында минем сызгалаган, бозган, Рәшат Гайнанов редакцияләгән-төзәткән беренче язмам, ягъни матбугатка текст әзерләүдә узган беренче тәҗрибәм һәм зурдан кубып «Голҗа татарлары» дип аталган әйберем ике-өч айдан соң, «Азат хатын» журналының 1959елгы 2 нче санында дөньяга чыкты.

Ул язманы кем ничек укыгандыр, укып ни уйлагандыр, гомумән, укучы булгандырмы – анысын ул чакта белмәдем. Дөресрәге, берәр сүз әйтүчене хәтерләмим. Шулай да бер нәрсә сизелгәндәй булды: тора-бара төрле примитив сораулар бирү кими төшкәндәй итте. Ләкин мондый үзгәрүнең икенче сәбәпләре дә булуы ихтимал. Мәсәлән, «кытай татары кайту» хәбәренең искерә баруы, күзләрнең дә «ят чырайга» күнегә төшүе…

Язмам шулай үз алдымда ук тиз генә редакцияләнеп, китәргә дә ярар дип хушлаша башлагач, редакторым тагын нәрсәләр язарга җыенуым, язылган әйберләрем дә булу-булмау турында сорашты. Шигырьләр язгалавым хакында әйткәч, аларны да китерергә кушты. (Минем Казанга 1958 елда ук килеп чыгуыма, бер әйткәнемчә, шулай шигырьләр язу белән дә мавыгуым сәбәп булган иде бит.) Китердем дә. Берничә тәрҗемә үрнәкләрен дә. Язмаларымнан ике-өчен сайлап алып, аларны да бастырырга ниятләвен белдерде Рәшат ага. Шунда ук аларның ике-өч сүзен төзәтеп тә куйды.

Ләкин ни өчендер алар басылмыйча калды. Бары үзбәк шагыйрәсе Зөлфиянең шигырьләреннән эшләнгән әйберләрем шул ук 1959 елда басылып чыккан иде.

Бу вакытта миндә кайбер эчке үзгәрешләр барлыкка килеп, гамәлдәге матур әдәбиятка, җөмләдән шигърияткә карата да күңелдә әллә нинди аңлаешсыз мөнәсәбәт урнаша башлаган иде. Суыну хисе дип әйтимме шунда. Әллә интересларның икенчерәк юнәлешкә керүе сәбәп булуы микән. Бәлки, шагыйрьлек «җененең оеткысы» шуның кадәр генә булгандыр миндә. (Һәрхәлдә, бу вакытта мин тел белеме белән күбрәк кызыксына башлаган идем.) Шуңа күрә мин махсус сорашып тормадым әлеге ике-өч әйберем хакында. Рәшат абый да алар турында, авызына су капкан кебек, башка сүз кузгатмады. Ягъни икебез дә бер-беребездән, үз-үзебездән «сер саклаган» төсле, әлеге билгесезлекне сакладык. Мин үзем исә ул чакта, хәзер дөресен әйткәндә, аларның чыкмауларын теләп йөргән кебегрәк халәттә идем.

Мондый «билгесезлекнең серләре» бик соң, кырык елдан соң гына ачылды. 90нчы елларның ахырларында бер зур җыенда «Азат хатын» журналының элекке баш мөхәррире Асия ханым Хәсәнева (сугыш вакытында чыгудан туктаган, ягъни «үлгән» басманы яңадан «тергезгән», ныклап аякка бастырган мөхтәрәм зат) белән очрашырга туры килгән иде. Исәнләшеп, хәл-әхвәл сорашкач, Асия ханым үз хәтеренең шәп икәнлеген раслаган төсле:

– Сезнең иң беренче әйберегез бездә басылган иде бит! – диде һәм сәер генә елмаеп өстәп куйды: – Ул мәкаләгез чыккач, беләсезме, мине, өлкә комитетына чакыртып алып, өстәлгә төя-төя: «Тапмадыгызмы бастырырга берәр башка нәрсә?!» – дип орышканнар иде…

Бу сүзләрне ишетүгә, кылт итеп дигәндәй, минем искә әлеге ике-өч шигырь кисәгенең серле язмышы килеп төште. Рәшат абыйның авызына су капкан кебек йөрүен дә аңладым шунда.

Әмма Асия ханымнан аны кемнәрнең шулай өстәл төеп орышуы, ягъни түбәнсетүе хакында сорашырга базмадым. Кайчандыр «серне йотуы» белән минем күңел тынычлыгын саклаган кешенең күңел ярасын яңартып тоз салырга теләмәдем бугай. Ә Рәшат абый исән булган булса, ихтимал, аңардан сораштырып карар идем.

Әлеге «Голҗа татарлары» дигән язмадан соң ике ел узгач кына, минем Чыңгыз Айтматовның «Җәмилә» повестен тәрҗемә итеп йөрүемне ишеткән РәшатГайнанов, махсус чакыртып алып, аннан берәр өзек бирүемне сорады. Шул рәвешчә, 1961 елда «Азат хатын» да «Җәмилә» повестеннан «Җыр» дигән өзек басылып чыкты.

Дөрес, ул чакта әле киң танылып өлгермәгән ЧыңгызАйтматов әсәреннән алынган өзеккә (ихтимал, тәрҗемәгә) карата редакциядә беркадәр шөбһә, бәхәс тә туган иде бугай. Рәшат абый мыгырданган кебек кенә борчулы кыяфәт белән шуны сиздерде. Шул форсатны гына көтеп торган кебек, мин портфелемнән атаклы француз әдибе, халыкара абруйлы коммунист Луи Арагонның «Җәмилә»гә багышланып, «Мәхәббәт хакында дөньядагы иң гүзәл бәян» («Самая прекрасная на свете повесть о любви») дип аталган мәкаләсен чыгарып бирдем. Аңа бер күз йөртеп чыгу белән, Рәшат абыйның йөзләре яктырып китте: «Шәп булды бу!» – дип көлеп тә җибәрде. Хәзер уйлап карасам, әлеге бәхәскә кайчандыр «өстәлгә төя-төя» орышу да сәбәп булганга охшый…

Моннан соң күп елларга кадәр «Азат хатын» белән элемтәләр өзелеп торды диярлек. Беркадәр вакыттан соң Рәшат Гайнанов та аннан киткән, минем әдәби-гыйльми интересларым да шактый үзгәргән иде. Шулай да Рәшат абыйның үзе белән шәхсән самими мөнәсәбәтләр өзелмәде. Очрашкан чакта ихлас сөенеп кул кысыштык, әңгәмәләшеп тә алгалый идек. Шулай бер-беребезгә карата изге теләктә кала килдек. Шул ук вакытта безнең арада билгеле бер дистанция дә сакланды – яшь ягыннан аерма булуның нәтиҗәседер, күрәсең. Без әллә ни артык якынлашмадык дип әйтүем.

Мине иң кызыксындырган, хәтта сокландырган нәрсә ул – Рәшат Гайнановның ХХ гасыр башы татарларының алтын чоры тарихы буенча гаҗәеп киң колачлы, искитәрлек тирән белеме иде. Аның тырышлыгы белән кайбер «онытылган», дөресрәге, махсус рәвештә оныттырылган исемнәрнең кайтарылуы, Газиз Гобәйдуллин, Нәҗип Думави ише күренекле әдипләрнең җыентыклары чыгарылу яңа чор әдәби фикеребезгә сизелерлек өлеш булды. Фатих Әмирхан иҗаты да аның тарафыннан эзлекле рәвештә өйрәнелә иде. Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимовларның гыйльми югарылыкта эшләнгән томнары чыгуда да аның өлеше зур икәнлеге һәммәбезгә мәгълүм иде. Хәтта моны танырга теләмәгән хөсет кешеләр өчен дә.

1.Авторның шәхси архивында саклана.
2.Зыяфәт – кунак.
3.Бу табыш хакында минем тәфсиллерәк язмаларым да бар: Сөембикә. – 1994. – № 5; Каурый каләм эзеннән. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 301–308 б.; Хөсәен Фәезханов. Тарихи-документаль җыентык. – Казан: Җыен, 2006. – 306–613 б.
4.Авторның шәхси архивында саклана.
5.Авторның шәхси архивында саклана.
6.Тәшвикать – пропаганда.
7.Тәгътыйль – каникул.
8.Салисә – өченчегә, сөласә – өчәрләп дигән мәгънәгә туры килә. Бу исем дә, Вахидә (беренче), Сания (икенче), Рабигъә (дүртенче), Халисә (бишенче) кебек, гадәттә, балаларның туу тәртибе буенча бирелгәнгә охшый.
9.Авторның шәхси архивында саклана.

The free sample has ended.

Age restriction:
16+
Release date on Litres:
04 October 2022
Writing date:
2019
Volume:
491 p. 3 illustrations
ISBN:
978-5-298-03852-2
Download format:

Similar books