Акча күктән яумый / Деньги с неба не падают

Text
From the series: Татар прозасы
Read preview
Mark as finished
How to read the book after purchase
Font:Smaller АаLarger Aa

Хәл белергә райком секретаре Байназаров килде. Үз гомерендә бер мәртәбә Халикъның да сөенгәнен күрдем. Сүнеп барган күзләренә нур керде, кайнар кулы белән беләгемнән тотып әйтә:

– Хәл белергә Галим Саттарович үзе килгән. Ә син әйтәсең, минем берәүгә дә кирәгем юк, дисең. Менә бит, килгән.

Райком секретаре баш врачны чакыртып алды да:

– Терелтегез безнең председательне, чыксын тизрәк! Монда аунарга ярамый аңа, – диде. Халикъка карап, иптәшләрчә елмайды: – Борчылма, Саматов, ныгытып терел, колхозыңа вәкил калдырам, эшләрең артка китмәс…

Әнә шул сүз ошамады Халикъка. Ни пычагыма кирәк ул вәкил, ди. Парторг бар, бригадирлар бар, идарә бар. Телефоннан колхоз хәлләрен сораша башлады. Хәлләрне парторг Тавилов хәбәр итә. Ул яшь кеше, алдаша белми, юатып та маташмый, туп-туры әйтә.

Секретарь килеп киткәнгә ике көн үткән иде, шулай телефоннан сөйләшә минем Халигым, күрәм, телефон трубкасын тоткан кулы дерелди, йөзе көл кебек агара бара.

– Ни булды? – дим, әйләнеп тә карамый.

– Сез нәрсә, кем кушты? Башың бармы синең, юкмы? Мин синнән сорыйм, кем кушты? Үтердегез, пычаксыз суйдыгыз?!

Күзләре урыннан чыгар дәрәҗәгә җитеп шашына башлагач, телефон трубкасын йолкып алдым. Врачны чакырдым. Көч-хәл белән урынына яткырдылар. Баксаң-күрсәң, орлыкка дип әзерләнгән сигез йөз центнер бодайны дәүләткә озатканнар икән. Кем кушканмы? Уполномоченный. Имеш, тагын җыярсыз! Җыярсыз! Җыярсың, бар, яңгыр астында яткан бодайдан орлык җыеп кара.

Халикъ ярсына, үзен-үзе белештермәс дәрәҗәгә җитеп дулый. Мине дә, сестраларны да, врачны да тыңламый, киемнәрен эзләп, коридордан чаба. Ниһаять, мин аның сабырлыгы беткәнен, үләр чиккә җитеп ярсыганын күрдем. Аны больницада алып калу мөмкин түгел иде.

Кайту белән вәкилне идарәгә чакыртып китерде. Бер генә кычкырды:

– Бүген үк китегез! Вон! Юкса эт өстереп куармын!

Шул ук көнне кайтып китте вәкил. Шул ук көнне райбашкарма председателе Фәхриев килеп җитте. Анысы да Халикъ кебек кайнар адәм. Ләкин башта, Халикъның ачуын кабартыр өчен, сабыр тавыш белән сөйләшеп маташты:

– Партия карарларын үтәмәскә булдыңмы, Саматов? Власть вәкилен куып җибәрәсең! Бик шәп… – Кинәт өстәлгә йодрык белән китереп орды: – Саботажник! Райком күрсәтмәсе сиңа бер тиен дә тормый! Менә сиңа мең ярым центнер өстәмә задание – үтәмәсәң, үзеңә үпкәлә!

– Өстәмә планны күптән үтәдек.

– Тагын үтәрсез. Үзеңдә глубинка ачасың. Тирә-як колхозлардан икмәк кабул итә башла.

Халикъ та курка торганнардан түгел.

– Син үз кабинетыңда түгел, Фәхриев. Йодрык төймә миңа. Әгәр колхозга килеп командовать итәргә телисең икән, мә – ачкыч, мә – печать, итә бир.

Әнә нинди хәлгә китереп җиткерделәр авыру Халикъны.

Фәхриев сүрелә төште. Саматовның тирләп чыккан битенә карап:

– Кызынма, Саматов. Киттек амбарга, – ди. Киттеләр. Мин дә ияреп бардым. Халикъ бит чыгырыннан чыгып бара, Алла сакласын, һуштан язып егылуы бар. Юк, мин инде аны миһербансыз адәмнәр кулына бүтән калдырасым юк. Шушы бәлаләрдән исән-аман алып чыксам, алып китәм Казанга. Җитәр, күп мыскыл иттеләр, элекке заман түгел.

Амбарга киләбез. Дүрт мең центнер ашлык амбар алдында ята. Тау-тау көшел.

– Икмәгең күп бит, – ди Фәхриев.

– Аз түгел.

– Ә нигә карышасың?

– Дәүләткә бармый ул, фуражга гына яраклы.

– Ник?

– Кызган.

– Карарбыз. Барырмы, юкмы?

Фәхриев бездән туп-туры Пәнҗәргә киткән. Заготзернодан лаборатория килеп төшә: бер автомашина, өч лаборант кыз.

Халикъ начаррак төшләрен күрсәтә. Аңар фураж кирәк. Ашлыкны яраксыз тапсалар, фуражлы була, янәсе. Беркатлы сабый. Үзе чиста күңелле булгач, бүтәннәр дә шулай дип уйлый. Нәтиҗәсе нәрсә? «Кызыл таң»да икмәк чери. Саматов дүрт мең центнер икмәкне бозган. Менә кайчан район аппараты хәрәкәткә килде. Биш көннән бюро. Халикъ аңлап алды: икмәк черетте дип төрмәгә тыгачаклар. Фәхриев тә, вәкил дә Халикъны гафу итмәячәк. Ләкин Халикъның анда эше юк. Икмәкне сакларга. Икмәкне сакларга!!!

Биш көн Халикъ кебек тиз уйлый белә торган кешегә бик озак гомер ул. Кырдан дүрт комбайн-самоходканы кайтартты, бер-бер артлы тезеп куйды да комбайннар аша үткәреп тора. Өч сортировка белән җилләтәбез. Ир бирмәк – җан бирмәк, ди, мин дә җиң сызганып тотындым, кипшергән ашлыкны чутлап кабул итәм. Ашлык кипшереп кенә калмый, чистара да. Колхозчылар да дәртләнеп тотынды. Бердән, икмәкле булалар, икенчедән, Саматовны кулдан ычкындырасылары килми. Азмы булышты ул аларга, азмы алар өчен хәсрәт чикте? Аларның тырышканнарын күреп, минем күңелләрем нечкәрә. Сортировкадан чыккан ашлыкны ябык ындырга кертеп, зернопульттан үткәрәбез. Аннан сушилкага озатасы. Тәүлек буе, өч смена эшли сушилка. Өч көн тулды дигәндә, бер мең җиде йөз центнерны киптереп бетерә яздык. Тагын өч көн тырышсак, дүрт мең центнер икмәкне коткарып калабыз.

Фәхриевкә кемдер җиткергән: Саматов икмәкне киптереп бетерә!

Халикъны биш көннән түгел, иртәгесен үк чакырталар бюрога. Парторг Тавилов белән икесе иртә таңнан машина куып, Пәнҗәргә киттеләр. Халикъ бюродан курыкмый, аның бар борчылганы – икмәк! Китәр алдыннан, ул колхоз механигын чакыртып алды. Мөбарәкша абзыйны чакыртты, сушилкага эшкә күчкән Мөбинәне чакыртты:

– Туганнар, бер генә минутка да эшне туктатмагыз. Бу – минем приказым да, үтенечем дә. Миннән башка бер кешене дә тыңларга хакыгыз юк, – диде.

Пәнҗәр бездән егерме чакрым. Юллар бозык. Кайчан барып җитәләр дә кайчан кайтып җитәләр. Күңелемдә ут, сулыгып-сулыгып, күз кабагым тарта. Юк, мин Халикъны эшеннән алырлар дип курыкмыйм, алсыннар, мин хәтта шуны телим, ичмасам, адәм рәтле тыныч эшкә күчәр иде. Тырышып ярамый кеше, койрык болгап ярый. Халикъта аларның берсе дә юк. Аның үзе ышанган иманы бар, ул – дөреслек. Ул – намус. Ул – булсынга эшләү. Аны аңламадылар, аны көчләргә, ирексезләргә теләделәр, аның сырт йоннары кабарды. Бәлки, ул үзенең үлеменә киткәндер. Ходаем, бик артык тискәреләнмичә, дуламыйча, ипләбрәк сөйләшсә, ичмасам, эшеннән алу белән туктарлар иде, көрәгең таза булса, эш беткәнмени? Мин аңар Казанда йөз эш табып бирәм. Бу юлы инде ул, бәлки, карышып та тормас. Җитәрлек сабак укыттылар аңа. Шыр тиле булмаса, аңларга тиеш. Төрмәгә генә башын тыга күрмәсеннәр, эшеннән алу берни түгел, эшеннән алганга сөенәм генә. Күңелемнән мин кырыкмаса кырык тапкыр шул уйны уйладым. Халикъны үзем белән Казанга алып китәр өчен, әллә ниләр эшләргә әзер идем мин.

Кич җиткәнче, ике-өч тапкыр идарәгә барып кайттым, парторг Тавилов хатыны Хәдичәдән белештем. Хәдичә – яшь хатын, дөньяның ачысын-төчесен татымаган, мондый тәшвишне беренче тапкыр күрүе булганлыктан, кайгыра да белми. Нәрсә булсын аларга, юри эшләмәделәр бит, ди, мине юатып маташа.

Авыл өйләрендә утлар кабынып, берничә көн яумый торган яңгыр тагын сибәли башлагач, балчыкка, ләмгә батып, машиналарын Җайлангар урманында калдырып, Халикъ белән Әнвәр кайттылар.

Мин хәл сорашырга ташландым.

Халикъ теләр-теләмәс кенә әйтте. Бюро булган. Аны председательлектән алалар икән. Бар сөйләгәне шул булды. Мин бик ялынгач, тагын ике сүз өстәде: дөбердәтеп аласылар!

Тагын бер сәгатьтән Халикъны партактивка чакырып алдылар. Активны Халикълар белән килгән прокурор ярдәмчесе Хәмзин үткәрә. Карар чыгаралар: райком бюросы карарын дөрес дип табарга, шул хакта парторг Тавилов иртәгә гомуми җыелышка хәбәр итә. Колхозчылардан биш кеше – коммунистлар – райком карарын яклап чыга.

Җыелышны иртән сәгать унга билгеләделәр. Сәгать сигезләр тирәсендә райком секретаре Байназаров килеп төште. Үзе белән яңа председатель дә алып килгән.

Унга чакырган халык тугызда ук килеп тулды. «Саматовны төшерәләр!» дигән хәбәр олысын-кечесен урыныннан кузгаткан. Тик амбар янында, ашлык җилләткән төштә Мөбинә, Мөбарәкша абзый, механик Нурмөхәммәт торып калган. Халикъ аларга, ни ялынсалар да, җыелышка килергә рөхсәт итмәгән.

Ул җыелыш гомердә онытылмаслык булып хәтеремдә калды. Бүген, ничәмә еллар узганнан соң да, мин аны яттан сөйләп бирә алам. Райком секретаре Байназаров, яшел япмалы өстәл янына чыгып баскач, клубка күз төшерде. Биек. Якты. Сулышларың иркенәеп китәрлек. «Кара, кара, – дидем күңелемнән үчегеп. – Саматов салдырган клуб. Культура сарае. Бүген син аны алып ташларга тиеш. Эшләгән ярамый сезгә, ялагай ярый».

Секретарь үзен олы итеп тота. Унлап кеше президиум өстәле янына чыгып утырганчы, залдагыларга сүз катмады. Клубны күзәтә, йөзендә елмаю. Менә прокурор ярдәмчесе Хәмзин чыгып утырды, парторг Тавилов чыкты, алдынгы колхозчылар чыктылар. Миңа таныш түгел кара костюмлы яшь кенә бер егет, тубал чаклы чәчен куллары белән баскалап, өстәл янында күренүгә, минем арттан хатыннар:

– Котдусов. Яңа персидәтел, – дип пышылдашып алдылар.

Халигым никтер кызганыч булып китте. Эшлә, эшлә дә, ватык арба кебек чүплеккә атсыннар, имеш. Әллә югыйсә президиумга да утыртмаскамы исәпләре? Юк, утырттылар. Байназаров үз янына чакырып алды. Халикъның утырып җитүе булды, парторг Тавилов, шундук залга төбәлеп:

– Иптәшләр, – диде.

Рәттән рәткә кыштырдау, чыш-пыш килүләр шуылдап узды. Биш йөз кеше сыешлы зал тын калды. Мин чигә тамырымның сулкылдап тибүен ишетә башладым.

– Иптәшләр! Гомуми җыелышны ачык дип белдерәм. Көн тәртибендә председатель мәсьәләсен карау. Каршылар юкмы?

Тынлык.

– Алайса башлыйбыз. Мин сезне мәсьәлә белән таныштырып узыйм.

Әнвәр бик тырышып кырынган. Өстенә зәңгәр костюм, ак күлмәк кигән, галстук таккан. Кәгазь тоткан кулы сизелерлек дерелди. Ул тотлыгыбрак чыккан кыюсыз тавыш белән, сүзләрне азапланып эзли-эзли, председатель Саматов турындагы райком бюросы карарын аңлатып бирде, аннары партоешма карарын сөйләргә тотынды. Аның хәле авыр, ул Халикъны да екмаска, райком каршында да начар булып күренмәскә тырыша. Яшь шул әле, тәҗрибәсез. Тормышта алай булмаганын белми. Элек кенә ул берьюлы ике байга хезмәт иткәннәр.

«Тәлгатев булса, алай эшләмәс иде», – дип уйлыйм.

Яшь парторгның үзен тотуы халыкка ошамады. Моңарчы тыныч кына утырган зал умарта күче кебек гөжли башлады.

 

Байназаров сулы графинның бөкесен алып, аңар карандаш белән озак кына кагып торырга мәҗбүр булды. Алай да халык тынычланмагач:

– Иптәшләр, вакытны әрәм итәбез, шауламыйк, – диде. – Минемчә, мәсьәлә ачык: дүрт мең центнер икмәкне бозганы, алтмыш җиде дуңгыз баласын һәлак иткәне өчен, председатель Саматовны эшеннән алырга. Райком бюросының карары шундый. Кемдә нинди сорау бар? Кем чыгып сөйләргә тели?

Арткы рәтләрдән кемдер:

– Мәсьәлә ачык түгел! – дип кычкырды. Халык дөбердәшеп шул якка таба борылып карады. Мөбарәкша абзыйның олы улы Сөләйман басып тора.

– Сезгә нәрсә аңлашылмый, иптәш… фамилиягезне белмим.

– Миңа, Галим Саттарович, менә нәрсә ачык түгел, – диде Сөләйман һәм, кулына тоткан кепкасын йомарлаштыргалап, беркавым дәшми торгач, сүзен ялгап алып китте, – ягъни быел кыш көне, мал кырыла башлагач, безгә районнан биш кешелек комиссия килде. Алтмыш җиде дуңгыз баласының ящурдан үлгәнлегенә акт язып, кул куеп, печәт басып киттеләр. Монда Саматовның ни гаебе бар? Мин һич кенә дә аңламыйм, сез нигә председательне ул эшкә китереп кыстырасыз?

– Чистый! Тапканнар апалнай кеше!

– Саматов тырышмаса, ярты ферма кырылып бетә иде. Әнә күршеләргә карагыз, өч йөз илле баш дуңгыз малы аягын сузды.

– Әлбәттә, шулай. Дөресен сөйләргә кирәк, ничу!

Кызыша барган залны тынычландыру өчен, тагын байтак көч түгәргә туры килде. Шуннан соң, бер-бер артлы чыгып, кыска-кыска гына итеп, биш кеше сөйләде. Күрәсең, кичә партҗыелышта билгеләп куелган кешеләр булгандыр. Саматовның эшләгән эше дә бар, радиодан да күп аңлатты, өйләребезгә кереп хәлебезне белде, дип, бигүк әһәмиятле булмаган якларын санап киттеләр. Аннары райком бюросының карарын дөрес дип тапканнарын әйтеп, Саматовны эшеннән азат итәргә, яңа килгән яшь кешегә эшне тапшырырга кирәк, дип нәтиҗә ясадылар.

Инде барысы да көйләнгән кебек иде. Парторг Тавилов мәсьәләне тавышка куйды. Саматовны председательлектән алырга дип, алты кеше кул күтәрде. Биш йөздән артык кеше Саматов ягында торып калды.

Китте бәхәс, китте сүз көрәштерү. Авыл советы председателе Исмәгыйлев Даут күтәрелде. Озак еллар шушы эштә эшләп, халык акылын үзенә туплый барган, соңгы елларда корсак үстереп җибәреп, тынычрак, гамьсезрәк тормышка күчкән бу абзый сөйләсә сөйли дә, ышандырса ышандыра да белә иде. Сүзен ул өлкәннәрдән башлады:

– Җәмәгать, ил картлары! Нишләп без болай үзебезне үзебез азаплыйбыз? Саматов Халикъка начарлык телибезмени? Ул егылып үлсен, тарта-тарта сеңере өзелсен дип әйтәбезмени? Саматов Халикъ эшләде үзенә тиешлесен. Рәхмәт. Инде калганын булдыра алмый икән – бигайбә. Көчәндермик. Үзебез дә гаепле, вакытында ярдәм итә алмадык, булышмадык, аның эшләгән эшенә контроль дә ясап бетерә алмадык. Озын сүзнең кыскасы, Саматов Халикъны без кулдан ычкындырдык, алга таба җитәкли алырдай олы җитәкче итеп тәрбияли алмадык. Менә шуңар күрә, гаепне үзебезгә дә алып, бушатыйк эшеннән, куйыйк яңа иптәшне, яшь иптәшне, көчле иптәшне…

Авыл советы башлыгы никадәр оста сөйләмәсен, күпме генә хәйләләмәсен, азаккы нәтиҗәсе белән эшне бозып ташлады.

Ул сүзен сөйләп бетереп, урынына да утырып җитмәгән иде әле, балта остасы Ахунҗан сикереп торды, агач ботакларын балта белән чапкандай селтәнеп, сүзне вак йомычка кебек чәчә башлады:

– Туктап тор, туктап тор син, энем Даут! Авыл советы булсаң да, кулыңда пичәт тотып утырсаң да, мин барысын да дөрес сөйлим дип ялгыша күрмә, и шулай ук безне, авыл картларын, үз арбаңа җигеп куярга да ашыкма. Кем безгә авыз тутырып ипи ашатты – Саматов! Кем безгә йорт салып бирде – Саматов! Саматов безгә килгән чагында, без кем иек? Авызыбызны ачсак, үпкә-бавырыбыз күренеп тора торган хәерче идек. Эш көнебезгә безнең кайчан да булса бер акча алганыбыз барыемы? Яле, күзгә карап әйтегез, барыемы?

– Ю-у-уук, – дип гү килде зал.

– Дөрес әйтәсегез, юк ие. Хәзер безгә Саматов кирәк булмый башладымыни? Без аны бер селтәнүдә агачыннан кисеп төшергән ботак кебек алып ыргытмакчы булабызмыни? Шаярмыйк, җәмәгать. Ничу! Амбар алдында арыш кызып ята икән, бер Саматов кына гаепле түгел, ул гүпчи дә гаепле түгел, әгәр беләсегез килсә. Саматов Гаптелхаликъ булсынга йөреп аяктан егылды, бүлнискә кереп ятты, аны аннан, адәм рәтле дәваланырга да ирек бирмичә, атылып-бәрелеп чыгарга мәҗбүр иттеләр. Кем дип сорыйсызмы? Районнан китерттергән упалнамучынный. Аның райком алдында бик тәти егет булып күренәсе килә, и шулай ук мидал аласы килә, и тота да бу безнең күз карабыз кебек итеп әзерләгән сигез йөз центнер бодаебызны, задание өчен дип, җиңел кулдан гына җиппәрттереп тә куя. Әл-лә-лә-лә, акыллы баш! Син әле аны башта чәч, аннары ур, аннары өч трит сартировкадан үткәр, амбарга яңгырларга чылатмыйчан салып куй, менә шуннан ары күрербез, син ул симәнә бодаен җиңел кулдан гына өстәмә план исәбенә җибәрергә праваң бармы-юкмы? Менә шул, җәмәгать, минем кара акыл белән уйлый торган фикерем шундый. Байназаров иптәш, син миңа кырын карама, и шулай ук бу алама карт сүз урынына йомычка чәчте дип, кашыңны да җыерып утырма, дөресен дөрес итеп сөйләргә кирәк. Мин персидәтелебез Гаптелхаликъ эшеннән бик тә канәгать, ул эшләсә, әле үзем дә кулга балта тотып, сарык бәрәннәренә абзар салып бирергә ниятләп йөрим, и шулай ук яңа мәктәп салынасы дип ишетеп торам. Ходай гомеремне биреп, аңар да катыша алсам, гүпчи дә начар буласы түгел. Инде килеп аңлатып бирә алмаган булсам, әйтим: мин, «Кызыл таң» колхозының балта остасы, җитмеш яшьлек Ахунҗан, персидәтелебез Саматов Гаптелхаликъны эшеннән алуга гүпчи дә каршы.

Балта остасы Ахунҗаннан соң халыкның ярсынуы шул дәрәҗәгә җитте, Байназаров тагын сөйләми булдыра алмады.

– Биредә кайбер иптәшләр Саматовны яклау юлына бастылар, – дип, тыныч һәм сабыр булырга тырышып сүз башлады ул. – Әйтерсең райком Халикъ Габдрахмановичның эшләгән эшен күрми, аның эшенә әйтерсең без күз йомабыз. Юк, иптәшләр, эшләгән эш югалмый. Саматов җиде ел эчендә бик күп эш эшләде. Фермаларны яңартты, уңыш алуны яхшыртты, колхозны кадрлар белән ныгытты һәм башкалар, һәм башкалар. Ләкин без, барысын да Саматов кына эшләде дип, сәяси хата ясыйбыз түгелме? Күзләрегезне киереп ачып, тирә-юньгә игътибар беләнрәк карагыз әле: кругом күтәрелеш, кругом үсеш! Юк, хөрмәтле иптәшләр, колхозлар Саматов ихтыяры белән түгел, партия һәм хөкүмәт ихтыяры белән, әгәр беләсегез килсә, колхозчылар, эшчеләр, бөтен халык ихтыяры белән үсәләр. Әлбәттә, Саматовның да, оештыручы буларак, бу эштә катнашы бар, тик аны күпертеп, әллә ниләр ясап күрсәтмәскә кирәк. Ирешелгәннәр белән канәгать булып яшәү коммунист өчен, партия члены өчен ят бер нәрсә. Райком әйтә, Саматов тынычланды, ди. Саматов таләпчәнлеген югалтты, ди, андый сыйфатлар белән хәзерге этапта зур бер производствоның, алты мең гектар җире булган колхоз производствосының командиры булып булмый, ди.

Логикасы начар эшләми Байназаровның. Ораторлык куәсе дә Ходайга шөкер. Ләкин нигә соң әле ул ялыныр дәрәҗәгә җитеп әгъвалый колхозчыларны? Ул бит бюрода Саматовка: «Дөбердәтеп алырбыз!» – дигән. Әгәр залда Саматовның эшен үз күзе белән күргән кешеләр утырмаса, бер хәер иде, Байназаров аларны кайнар сүзе белән ышандырып та куйган булыр иде. Мисал таләп итә залдагылар, ярты сүздә бүлеп кычкыра. Мисал ягына киткәч, эшләр саега. Язгы отчет чорыннан бирле текә күтәрелеш булмады, ди Байназаров. Биш-алты ай эчендә текә күтәрелешне ничек булдырасың? Әнә бит колхозларны илле өченче елдан бирле текә күтәрү бара. Ләкин бик текәләнеп китмиләр бит, текәләнеп китсәләр, Үзәк Комитет ел саен авыл турында сөйләп, ике пленумның берсен авыл хуҗалыгына багышламас иде. Урып-җыю күрсәтелгән срокта үтәлсә дә, югалту бар, ди Байназаров. Кемдә юк ул югалту, дип карыша зал. Атналар буе баш өстендә явып торсын да – югалту да булмасын. Ашлык кыза, ди Байназаров. Кызмый хәле юк. Басудан коры килеш кермәде бит, тизрәк кайтару, дымлы булса да, ындыр табагына аудару ягын карадык. Үз җае белән барса, Саматов авырмаса, өстәмә ашлык түләтергә дип, вәкил маталанып йөрмәсә, җилләтеп тә, киптереп тә бетергән булыр идек.

Барлык тавышларны ярып, зал өстенә Мөбарәкша абзый күтәрелде:

– Әгәренки, Байназаров иптәш, Саматовны урыныннан алырга дип каныккансыгыз икән, сез аны алмыенча туктамассыгыз инде. Анысын гына беләбез. Иллә дә мәгәр бу эшне безнең «Кызыл таң» колхозчыларының ихтыярыннан башка эшлисез икән, райком әле соңгы чик түгел, дөреслекне таба торган бүтән төрле юл да бар. Безнең ише буразнага бил бөккән кешенең дә сүзен бик һәйбәтләп тыңлый белә партия.

Монысы Ахунҗан карт сөйләгәннән дә кайнаррак булып чыкты. Йөрәк түреннән чыккан сүзгә халык гөр китереп кул чапты.

Аннан соң Тавилов торып аңлатып маташты, Байназаров тагын үзенең ораторлык куәсен эшкә җикте, берсе дә ярдәм итә алмады. Кул күтәрткәннәр иде – алты уңай, биш йөз каршы.

Менә шунда мине Байназаровның мәсьәләне бөтенләй көтелмәгән яктан китереп куярга маташуы сагайтты. Ул халык гөжләгән арада Халикъка таба иелеп, аның белән озак кына сөйләште, тегесе башын чайкаштыргалап торды, нигә чайкый – аңламадым.

Халикъ аягүрә басты. Үтә дә якын итеп, үзен эштән азат итүләрен, бик тә арыган булуын, сәламәтлеге җитмәвен, райком карарына буйсынырга кирәклеген әйтте. Тик шунда гына аңлап алдым. Байназаров, тәмам хурлыкка кала башлагач, Халикъны әгъвалаган, башлаган эше барып чыкмаса, авторитеты бетүдән куркып, хәтта ялынудан да тайчанмаган.

Саматовның колхозчыларга сүз кушуы янә аптырау тудырды. Халык икеләнә. Җибәрер иде – Саматов кирәк, җибәрмәс иде – каныгалар Саматовка.

Ир-ат арасыннан сөйләрдәй кеше калмагач, хатын-кыз сүз алды. Монда инде акыл түгел, йөрәк сөйли.

Карасам, теге заманда каз-үрдәге белән иза чиккән тол хатын Мөбинә кулларын бутый.

– Зерә дә кирәкмәс эш белән вакыт уздырабыз. Амбар янында ашлык кыза! Кем җавап бирә? Клевер басуларын сөрдереп бетердегез. Кем җавап бирә? Мал-туар курмысыз калды, кем җавап бирә? Чыдаган Саматовка рәхмәт. Мин булсам, күптән тилеләр йортына керер идем. Йә асылынып үлгән булыр идем.

Зал тып-тын булды.

– Нинди тәкъдим әйтәсез? – диде Тавилов.

– Азапламагыз Саматовны, ике айга ял бирегез. Эшләмәде түгел, эшләде. Үзе әйтеп тора, авырыйм, ди, дөрес бит инде авыруы, персидәтел башы белән уборка өстендә больниска кереп ятмас иде авырмаса. Барсын Кавказга йә Кырымга, ял итеп кайтсын да тагын эшләсен. Саматовның бездән артканы юк. Вәйт!

Бу тәкъдим халыкка бик тә хуш килде. Ул тик ике кешегә генә хуш килмәде. Берсе – Байназаровка. Байназаров үтенүе белән – Халикъка.

Байназаров халыкны үгетли-үгетли хәлдән тайды. Тавилов халыкка аңлата-аңлата арып бетте. Ә халык үзе акны кара дип аңлатуларыннан гаҗиз иде. Һәр ике як инде хәлдән тайган, кичке җиделәр булып килә иде инде, минем сантый Халигым тагын үзе торып басты:

– Иптәшләр, минем сезгә бер генә үтенечем бар. Азат итегез мине. Иптәшләрчә әйтәм: сугышны буеннан-буена йөреп чыктым. Сугыш беткәнгә унҗиде ел, бер көн дә ял иткәнем юк. Менә авыл хуҗалыгы институтын бетергән япь-яшь иптәш килгән, энергиясе бар, белеме бар, аңар мин килгәндәге төсле өшәнгән колхоз калмый, бергә-бергә алып барырсыз. Булмый миннән, коткарыгыз.

Заманында Халикъка бик нык ярдәм иткән кеше, механизаторларга ашлыкны гектардан түгел, центнердан түләүгә риза булган комбайнчы Габдулла Маликов торды.

– Чыннан да, алҗытмыйк, иптәшләр, Саматовны. Арыса да арыгандыр, машина түгел бит, адәм баласы. Бушатыйк эшеннән. Тик минем сүзем шул: рәхмәтле булыйк. Хезмәт кенәгәсенә рәхмәт язып җибәрик. Райком аның кызыл билетын пычратып җибәрмәсен, әгәр шуңар риза икән, райком секретаре Галим Саттарыч җыелыш алдында сүз бирсен.

Бирми кая бара ала? Ипләп кенә әйтергә мәҗбүр булды секретарь.

– Моңарчы райкомга бар җирдә дә буйсыналар иде. Бар җирдә дә партия җитәкчелек итә. Әгәр без Саматовның партия билетына тап төшерергә уйласак, бюрода ук партиядән чыгарган булыр идек. Борчылмагыз, ул эш булмас. Инде яңа председатель мәсьәләсенә килгәндә, без сезгә начар кеше тәкъдим итмибез, – дип, булачак председательнең биографиясен сөйләп чыкты. Аннары колхозның төзелеш эшләренә ярдәм итәргә, нәрәттән тыш материал табып бирергә вәгъдә итте.

Ниһаять, кичке ун тулганда, председатель Саматовны эшеннән азат итеп, аның урынына Котдусовны сайлап, сүлпән генә таралыштылар.

Башка чакта булса, мин бу хәлгә сөенер генә идем. Иремнең председатель газаплары мәңгегә бетте! Безгә генә тишек-тошыкны томалап, ала канат булып йөрергә димәгән, үз кайгыбызны кайгыртырга да вакыт. Ие, башка вакытта булса, мин нәкъ шулай уйлаган, шулай фикер йөрткән булыр идем. Бүген мин алыштырып куйгандай үзгәргәнмен. Күңелемдә кем беләндер ут ягып кычкырышасы килү уе яши. Халикъны рәнҗеттеләр. Гадел кыланмадылар. Ул гомерендә беренче мәртәбә йомшаклык күрсәтте. Мин моңа каршы. Каршы мин! Һәм мин моны болай гына калдырмаячакмын. Шөкер, миңа хәзер обком юлы таныш. Халикъны яклап, мин беренченең үзенә барырмын. Бу юлы инде мине ансат кына борып җибәрә алмаслар. Мин үз кайгымны кайгыртып йөрмим…

 

Халикъка белдерми генә юлга җыена башладым.

Тик миннән дә өлгеррәкләр бар булып чыкты. Колхозчылар җыелыш беркетмәсен туп-туры обкомга җибәргәннәр. Шау-шулы көннән соң атна-ун көн дә узмады, Халикъны Казанга чакырып алдылар. Халикъ авыл хуҗалыгы секретаре янына барып керә. Караса – Байназаров та шунда.

Секретарь нык итеп әйтә боларга:

– Икегез дә дөрес эшләмәгәнсез. Сез, Байназаров иптәш, колхоз җитәкчесен иң кирәк чагында эшеннән аергансыз, халык җыеп шаулагансыз, персональ җавап бирергә туры килер. Ә сез, Халикъ Габдрахманович, номенклатурадагы работник. Сезне халык ихтирам иткән, урыныгызда калырга иде, колхозчыларны кыен хәлгә китереп куймаска иде. Конфликтны без чишкән булыр идек. Ярый, эшләнәсе эш эшләнгән, аны хәзер кире кайтарып булмый. Сезгә тагын Кама буендагы бер колхозны тапшырабыз. Тәҗрибәгез бар. Чыныгу алдыгыз. Бер ай ял итегез дә яңа коллективны кабул итәргә әзерләнегез. «Кызыл таң»га булышу шулай ук сезнең өстә кала.

Шулай итеп, Саматов тагын колхозга башын китереп тыкты. Мин бу юлы гаҗәпләнмәдем, тик тагын авыр көннәр кичерәсебезне күз алдына китереп, аңардан сорадым:

– Әйт әле, Халикъ, шулхәтле мыскыл иткәннән соң да, ничек синең колхоздан җаның бизмәде?

Ул миңа бик тә үз итеп карады, беркавым дәшми торгач әйтте:

– Беләсеңме, Рокыя, – диде, – тормышта төрле хәл булуы мөмкин. Әгәр кешенең үзәге чын булса, ягъни чикләвекнең төшенә зыян килмәсә, ул тагын тернәкләнә, тагын яңа үсенте бирә. Син минем иң якын кешем, минем белән бергә күп җәфалар чиккән хатыным. Яшермим синнән, әйтәм: үзәгемне саклыйм мин, төшемне. Мине туктаусыз дөмбәсләп чыныктыралар. Мин бит егерме яшьтән партиядә, һәм гел сынап киләм. Халык партия дип карый. Югарыда кем генә утырмасын, хикмәт утыручыда түгел, фундаментта. Безнең партиянең фундаменты нык, әгәр шушы фундаментка ялгышып кына ватык кирпеч яки черек агач эләксә, ул барыбер фундаментны үзгәртә алмый, чөнки аны алып ташлыйлар…