Read the book: «Күңелемнең иләс-миләс чагы…», page 3

Font::

Бу дөньяда барсы да бар

Бу дөньяда барсы да бар:

Агы да, карасы да.

Йөрәкләрдә бар җылылык,

Бар анда ярасы да.

Бер карасаң, дөнья бик киң,

Бер карасаң, тар сыман.

Кешеләрнең яхшысы бар,

Яманы да бар сыман.

Игътибар нигә юнәлсә -

Без шуларны күрәбез.

Дөньяны һәркем үзенчә

Матур итеп үрәбез.

Күңеле изге булган кеше

Яхшыны күрә белә.

Ә начарлык уйлаганы

Барыннан явыз көлә.

Бу дөньяда бар нәрсәне

Ничек бар, шулай итеп

Кабул итергә өйрәнсәк,

Күңелләр булмас китек.

2020 ел.

Дүртъюллыклар

Караңгылык, сүнгэн утлар,

Төнге җиле салкын хәтәр.

Бу дөньяда калган төсле

Ай, йолдызлар, мин һәм шәһәр…

***

Һәркемнең дә күңел төпкелендә

Үзе генә белгән сагыш бар.

Ул сагышны җиңеп чыга алсак

Матур булыр иде язмышлар.

***

Тормышның рәхәтен, яшәүнең ләззәтен,

Тоям туган якта.

Кадерләрен белик, матурлыгын күрик

үзебез яшь чакта.

***

Уйласыннар, әйдә, тиле диеп

Уйласыннар әле бүтәннәр.

Әмма алар түгел минем юлдан

Минем тормыш юлын үткәннәр.

***

Юлга чыктым, бәхетемне эзләп

Бәхеткә илткән юл катлаулы.

Ышанам, бәхетем көтәдер

Булмаса уйларым хаталы.

***

Язмышларның якты мизгелләрен

Хәтер сандыгыма җыямын.

Кыен чакта күңелемнән барлап

Авыр уйларымны җуямын.

***

Күңел елый… Бар да яхшы -

Күңел урынында түгел.

Сәбәбен дә таба алмыйм,

Янә ни булды бүген?

Күңелемнең иләс-миләс килгән,
Шигырь туа торган халәте…

Күңелемнең иләс-миләс чагы…

Күңелемнең иләс-миләс килгән,

Шигырь туа торган халәте.

Андый чакта миңа бик рәхәт тә,

Бик авыр да була кайвакыт.

Кайчак бу хис кинәт кенә килә,

Кайчак килә хәйран көттереп.

Килә дә ул, мине көтмәгәндә

Баштан аяк ала бөтереп.

Качып калып булмый бу халәттән,

Ул кайдан да сине табачак.

Табачак та, я бетмәс шатлыкка,

Я сагышка урап алачак.

Бу халәтнең иясе мин түгел.

Мин тик үзем аша үткәрәм.

Ул килгәндә мин дә башка төрле,

Андый чакта мин дә үзгәрәм.

Бу халәтне һәркем кичермидер,

Аңлый алмас мине бар галәм.

Ярый әле күңел бушатырга

Ак кәгазь бар, һәм дә бер каләм.

22.11.22.

Минем күңел

Нәни шатлыктан да күңелемдә

Бөтен дөнья китә яктырып.

Әйтерсең лә бары минем өчен

Кояш сибә җиргә яктылык.

Шатлыкларым хәтта эчкә сыймый

Ташып чыга читкә ярыннан.

Яхшылыкны гына күрә башлыйм

Әйләнә-тирәмдә барыннан.

… Әмма кечкенә бер начарлык та

Боза ала шушы халәтне.

Нигә Ходай миңа бирде икән

Нечкә күңел, тою сәләтен?

Тәүлегенә әллә ничә тапкыр

Күңелемдә үлеп тереләм.

Ә башкалар мине аңлый алмый…

Мин генәме шулай тилергән?

Күңелемне әгәр күлмәк кебек

Киеп карарга дип алсалар,

Күпме вакыт түзә алырлар да

Һәм нинди нәтиҗә ясарлар?

Зарлануым түгел язмышыма,

Бар да яхшы минем бүгенгә.

Тик бәхетле итеп тою өчен

Тынычлык та кирәк күңелгә.

2017 ел.

Мин Җир кызы

Мин Җир кызы! Мин Ходайның

Яраткан кызы!

Иркәләп-сөеп үстергән

Якты йолдызы.

Кояш нурларыннан алдым

Йөрәк җылысын.

Шул җылым белән җылытам

Кечесен, олысын.

Мин Ходайның җирдәге бер

Урынбасары.

Кулларымда гөлчәчәкләр:

Кызыл, ак, сары.

Минем куллар гади түгел -

Ходай куллары.

Ярдәмен күрә Ходайның

Кыз һәм уллары.

Ходай биргән мәхәббәтне

Сезгә өләшәм.

Җирдәге начарлык белән

Шулай көрәшәм.

Җаным Ходайдан бирелгән,

Яшимен җирдә.

Бу гомер белән чикләнмәм

Шикелле бер дә.

Ходай – атам, Җире – анам,

Мин – гади кеше.

Гадилектән тылсым табу -

Һәркемнең эше.

Бәхет өчен килдек янә

Шушы дөньяга.

Бу тормыш миңа бик ошый,

Рәхмәт Ходайга.

27.06.20.

Яратам тормышны!

Яратам тормышны!

Кояшлы көннәрен,

Йолдызлы төннәрен

Яратам!

Шатлыклы көндә дә,

Сагышлы төндә дә,

Дөньяга шат җырым

Яңгыратам!

Яратам тормышның җәен дә, кышын да,

Чәчәкле язын да

Яратам!

Карагыз, офыкта ничек матур булып,

Өр-яңа көн туа,

Ата таң…

Яратам тормышның агын һәм карасын,

Яратам искесен, яңасын.

Бары яратканда дөнья учагында

Пыскып түгел, дөрләп янасың.

Сагышы, кайгысы – ансы да кирәктер,

Бу дөнья тормый гел шатлыктан.

Бары аермасын Ходаем күңелне

Сөюдән, аклыктан, сафлыктан.

Сагышы, кайгысы – ансыз булмый тормыш,

Булмый шатлык гелән.

Әмма яңгырдан соң һәрчак кояш чыга,

Хәзер инде беләм.

Шатлыгы, сагышы, барысы да минеке,

Минем юл – үтә алмас бүтәннәр.

Бәхеткә ирешмәс, җинел юл сайлаган,

Тик ятып бәхетен көткәннәр.

6.08.17.

Монда минем якын кешеләрем,

Монда яши минем күңелем…

Чургылдым

(җыр)

Туган авылым, газиз Чургылдыма

Бүген тагын кайтып килүем.

Монда минем якын кешеләрем,

Монда яши минем күңелем.

Туган ягым – яшел бишегем син,

Бу дөньяга синдә мин тудым.

Ераклардан сине сагынып кайтам

Туган авылым – газиз Чургылдым!

Авылымның даны – ике герой.

Исемнәре мәңге күңелдә.

Алар батырлыгын хәтерләтә

Мәрмәр бюстлар авыл түрендә.

Авылымның тирә-ягын бизи

Чишмә-таулар, кырлар урманнар.

Табигате генә түгел гүзәл

Кешеләре шундый уңганнар!

Туган авылымда якын миңа

Һәрбер йорты, һәрбер кешесе.

Еллар үтсә, тормыш үзгәрсә дә

Газиз авылым мәңге яшәсен!

2017 ел.

Туган якка кайту

Вагон тәрәзәсеннән үрелеп

Кояш карый минем күземә.

Эсседәнме, әллә шатлыктанмы

Ят алсулык чыккан йөземә.

Сәгать теле сыман келтер-келтер

Поезд чаба туган ягыма.

Бик сагындым туган авылымны!

Ул да микән шулай сагына?

Көткән чакта минуты да аның

Бер сәгать шикелле тоела.

Туган якта үткән һәрбер мизгел

Хәтеремә мәңге уела.

Әле дә истә: бала чакта уйнап

Көннәр буе тышта йөрелгән.

Су буйлары, басу, каенлыклар

Бар да хатирәгә үрелгән.

Тынып калган хәзер су буйлары

Сукмакларны чирәм каплаган.

Ә шулай да авылым табигате

Балачагым төсен саклаган.

2018 ел.

Age restriction:
12+
Release date on Litres:
09 June 2023
Writing date:
2023
Volume:
22 p. 1 illustration
Copyright Holder::
Автор
Download format: