Read the book: «Һәркемгә бер кояш»
Zuhra. Төн күзеннән йолдыз түгел, кояш эзләп утыруым.
Ялгыш әйттем. Кояш түгел, үз-үземне эзләвем лә.
Яшәүнең һәр мизгеле үз-үзеңне эзләүдән тора.
Көн саен. Сәгать саен…
Миннән йокы качкан.
Хәер, миннән генә түгелдер. Күпләрегез, минем шикелле үк, кулына телефон яки ноутбук алып, инстаграм битендә тынычлык эзләп утыра, ахры.
Тагын ялгыш әйттем. Кулымда – язмышым йомгагы. Мин аны, еш кына, төн җитүгә, тәгәрәтәм, сүтәм, җыям. Кагылган саен ул йомгак тагын да ныграк чуала, төйнәлә, сүтәргә теләп ул төеннәргә теш-тырнагым белән ябышсам, җеп очын бөтенләй югалтырмын шикелле тоела.
Көзгегә текәлеп, үз-үзем белән сөйләшсәм, шул халәтемнән куркып, үзем үк өйдән яланаяк чыгып чабар идем.
Миңа тынлык… һәм аның тавышын тою кирәк.
Тынлыкның тавышын ишетергә теләвем үзе үк сәер иде.
Төн кочагына керүгә, тормышның бер өлеше бөтенләй сүнеп кала. Кайдадыр исә кемдер тәүге тапкыр кычкырып дөньяга аваз сала. Кемдер, киресенчә, гомер буе тартып барган йөгеннән арынып, китеп бара. Кемдер, көн дәвамында талчыккан тәнен яки җанын ял иттерергә теләп, ниһаять, дип сөенә-сөенә, караватына ава да, юрганын башыннан ук бөркәнеп, татлы йокыга тала.
Ә миннән йокы качкан. Бармакларым ихтыярсыздан телефон пыяласы буйлап йөгерешә, минем уйларым, миннән алда җитәкләшеп чаба-чаба, көнемнең чираттагы хатирәсен инстаграм битенә төшереп калдырырга ашыга.
Нигә кирәк?
Аклы-каралы уйларымның болай түгелүе кемгә кирәк?
Ябык аккаунтымдагы санаулы гына «дусларыма» мы? Мин аларның кем икәнен дә белмим. Алар да мине белми. Алар өчен – «Зөһрә Әхтәмовна» мин. Болай дип бәлки мин алдап кына язганмындыр… Бәлки үземнең дә, әткәйнең исеме дә битлек астындадыр…
Ә сезнең кайсыгыз гына битлек киеп яшәми? Дөресен әйтергә кем дә булса җөрьәт итәрме? Безнең тормыш – тоташ уен. Без барыбыз да артистлар. Монысы – гасырлар дәвамында расланган хакыйкать. Шулай да… Әле кайчан гына минем дөньяга елмаеп каравым һич кенә дә битлек түгел иде. Мин ярата белә идем. Кешеләрне, якыннарымны, тормышны… Ә хәзер… җанымда кискен борылыш. Мин бар нәрсәгә битараф була баруымны тоям. Үземчә көрәшкән дә булам. Үзем белән. Чөнки бу битарафлык мине куркыта, рухымны изә. Шул ук вакытта аруымны тоям. Бертуктаусыз йөгерүдән, сынаулардан, тирә-ягымдагы бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләрнең җилкәмне сытуыннан арыдыммы? Нишләп әле безнең тормыш кисәк кенә агым кочагына эләккән корабка охшап калды соң? Бөтереләбез, бөтереләбез – уңда да, сулда да чайкалган дулкыннар бер тарафка да кузгалып китәргә җай бирми…
Җанымда вакыт-вакыт курку уяткан битарафлыгымнан качарга теләп, виртуаль дөньяга килеп керәм. Анда – бихисап таныш һәм таныш булмаган йөзләр, язмышлар, кеше дигән затның калебенә хас бөтен сыйфатларны – мәхәббәтне, нәфрәтне, көнчеллекне, тарлыкны, матурлыкны, ямьсезлекне, гайбәтне сыйдырган үзгә яшәеш. Кайчагында, өн белән төш буталган шикелле, чынбарлык һәм ясалма дөнья шулкадәр бер-берсенә уралып китә, үзеңнең кайда, кайчан яшәгәнеңне, хәтта чын йөзеңне онытып җибәрәсең. Әллә инде, киресенчә, ясалма тормышта чын йөзең ачылып китә – аңламассың…
Raiskabirov. Зөһрә ханым, бу араларда кәефегез юк шикелле. Инстаграмны да төн җиткәндә генә искә төшерәсез… Җитмәсә, фәлсәфи уйларга чумгансыз. Көз көне була торган хәл. Депрессия диләрме әле…
Alisacafina. Рәис, сезнеңчә, меңләгән, миллионлаган кеше депрессиядә, димәк? Социаль челтәрләрнең теләсә кайсына игътибар итегез: анда күпләр таңга кадәр утыра… Сәгатькә карагыз: төнге икенче ярты. Мин дә, сез дә, Зөһрә дә әле иркенләп «сөйләшә» башладык кына. Миндә, мәсәлән, бернинди депрессия дә юк. Кем беләндер тел чарлыйсы килә бит. Шуңа кеше язганнарны укып, комментарий язып, рәхәтләнеп аралашып утырам менә. Зөһрәнең язганын көтеп торам, китаптан хикәя укыган кебек укыйм.
Zuhra. Алисә, ялгышасыз, хикәя язу осталыгы юк миндә. Әйтәм бит, бармакларым да, уйларым да хуҗасына буйсынмый, дәрья-суның йөгерек дулкыннары шикелле, үзләре йөгерешә… Үтелгән көнем хакында үз-үземә хисап бирүемме… Мәктәп директоры булып эшләгәч, анысына өйрәнгәнбез инде: эшебез тоташ хисаптан тора, балалар укытырга, аларның җан халәте белән кызыксынырга вакытыбыз да юк…
Минем көнем – минеке генә булырга тиеш тә соң… Бер-бер дәва эзләп тилмергән җанга аңлатып карагыз шуны…
Баягы халәтемне бөртекләп күз алдымнан үткәрәм…
Директорлар киңәшмәсен кичке якка билгеләгәннәр иде.
Машина йөртә белсәм дә, йөртү хокукы алсам да, ирем белән икебезгә бер «Хендай Солярис» минем кулга сирәк эләгә, чөнки ирем көн саен диярлек юлда; район үзәгенә барасы булса, күрше авыллар «эләктереп» китә үземне. Бүген Алан мәктәбе директорының машинасына төялдек: биш директорның дүртесе – кызлар!
Кайтып, ишегалдына керүгә, баскычта ярылып яткан пычрак итек эзләрен күреп алдым. Йа Раббым! Бүген дә…
Тәнемә йөгергән салкын дулкын бармакларыма калтырау булып таралды. Ул арада өй ишеге киерелеп ачылды, алдымда Зөфәрнең сыекланган күз карашы пәйда булды.
Аякларым миңа буйсынмады, җәйран җитезлеге белән абзар ягына атылдым. Ишекнең биген тартып, аркам белән терәлеп басарга гына өлгердем – нәкъ колак янында дырк иткән тавыш ишетелде. Абзар эчендәге караңгылыкка күзем ияләшмәгән иде әле, шулай да уң як җилкәм өстендә ялтыраган тимер кисәген аермачык күрдем: чәнти бармак биеклеге ара калдырып, тактаны әллә пычак, әллә без очы тишеп чыккан иде.
– Үтерәм!
Ирем, янаулы сүзләренә өстәп, ишеккә китереп типте. Яланаяк булып, табанын авырттырдымы, шырпы кердеме – яралы аю кебек үкереп җибәрде.
Миңа кисәк кенә барыбер булып китте. Ишектән тизрәк читкә тайпылыр, үземне яклар өчен моннан качар, ашыгыр урында, йодрыкка төйнәлгән бармакларымны язып, җилкә өстендәге салкын тимер кисәгенә кагылып карадым. Пычак икән. Яшелчә турый торганын тотып чыккан. Узган атнада гына үзе үткенләп биргән иде. Аз гына аскарак селтәнсә, калак сөягенә килеп кадаласы булган.
– Зөһрәәәә! Чык, миңа сине үтерергә кушалар! – Зөфәрнең котсыз тавышы ишегалдын яңгыратты. Аннан кисәк тынды.
Йөрәгемнең тибеше колагыма кайтаваз булып кага иде. Әкренләп акылым үземә кайта башлады. Абзарның икенче бүлемендәге рәшәткәле тәрәзә янына атлап, ишегалдына күз салдым. Иремнең, кул-аягын як-якка ташлап, баскычка сузылып ятканын күргәч, ышанасызмы, елмайдым мин. Бераздан, тиле кеше шикелле, әкрен генә көләргә үк тотындым. Үзем көләм, үземнең бәгырем елый. Бар да үз эзендә. Хәзер тиз генә өйгә үтеп, өс-башны алыштырып чыгарга. Аппаратны көйләп, җәһәт кенә сыерны савып алырга. Ул арада, Зөфәрне култык астыннан эләктереп, өйгә тиклем сөйрәп кертергә. Уяныр, тагын дуамалланыр дип куркасы юк – хәзер инде трактор белән сөйрәсәң дә уянасы юк. Таң белән генә, ике кулы белән башын тотып, ыңгыраша-ыңгыраша торып утырачак, үтерәм дип янап кычкыруы турында ничек кенә исенә төшерергә тырышма – минем үземне җүләргә чыгарып калдырачак…
Бакча артына төшеп, җилдереп кенә бозауны алып кайтырга кирәк. Кичкә калганына аптырагандыр, бичара. Бавына уралып бетмәгән булса ярар инде.
Зәлия, әнкәйнең куенына сыенып, йоклап киткәндер, иртән генә барып алырмын үзен, хәзер йокысын бүлеп йөрмәм.
Шуларның барысын күз алдыннан кичерә-кичерә, иремнең бөтен буена сузылган гәүдәсе яныннан гаҗәеп бер тынычлык белән узып, өйгә кердем. Аш бүлмәсенең форточкасы ачык иде, үтәли җил көенә шапылдап ябылды. Суыткыч ишеге дә ярым ачык калган – бозы эрегәндер инде, хәерсез… Эченә күз салмыйча гына, битараф кыяфәттә учым белән этеп яптым.
Өстемне алыштырыйм дип йокы бүлмәсенә кергән идем, көзгегә күз төшүгә, баягы гасабилы көлү өянәге янә әйләнеп кайтты: яшькелт костюмның итәгенә салам бөртекләре ябышкан, капрон оекның тез астыннан күзе китеп, буйдан-буйга сызылып төшкән. Эре бөдрәләрдән үзләре дә салам-салам булып тырпайган чәч бөртекләре генә торып калган. Бая, Зөфәрнең күзеннән качып котылыйм дип абзар эченә кереп бикләнгәндә, җиңемне дә эләктерергә җитешкәнмен – матурлыкның гомере кыска икәнен искәртеп, челтәр бизәгенең күзе киткән иде.
Җиңнең түгел, дөньямның күзе китеп бара. Мин нәрсәнедер дөрес эшләмим, алай гына да түгел, дөрес яшәмим: тоташ хата, тоташ әрнүдән торган басмалардан атлый-атлый, каядыр үреләмме, ашкынаммы? Үз көчемә артык ышанып, мәктәп кадәр мәктәп дилбегәсенә үрелеп ялгыштыммы әллә? Дүрт авылның балалары анда! Аларның һәркайсы үзе бер дәүләт! Ул дәүләттә ничәмә-ничә язмыш…
Рәис, сез минем язмалардан соң фикер калдырганда, «сез бик көчле хатын-кыз», дип язасыз. Ә мин торган саен киресен – көчсезлегемне расларга маташам…
Тышта – баскыч төбендә, акылын-аңын җуеп исерек ирем җәйрәп ятканда, кайсы кайда мине көтеп зарыккан мал-туарым каралмаганда, көн дәвамында күрмәгән кызымның хәл-әхвәлен белешмәгән мәлемдә, боларның барысы хакында онытып, көзге алдында көлеп басып торуымнан мең гаеп табарсыз. Каршы килмим. Тик минем… яшь аралаш көлгән мизгелем иде бу.
Alisacafina. Мине ни сәбәпле үз язылучыларыгыз исемлегенә кабул итүегезне тәки аңламадым – шулай да рәхмәт! Бу бит сезнең ябык аккаунт. Һәм без сезнең белән таныш түгел. Мәктәп директоры булып эшлим, дисез, гафу итегез, андый ханымның абзарда сыер савып, инеш буенда бозау арканлап йөрүенә ышанып бетәсе килми. Хәзер, кибеттә бөтен нәрсә бар чагында, вакытыгызны шул рәвешле әрәм итәсезме? Укытучыларны кәгазь эше белән күмеп ташладылар дип зарланалар бит, болай да бала укытырга вакыт юк, дисез… Җитмәсә, сыер, бозау… Өстәвенә, исерек ир… Турысын язганга ачуланмагыз: үз тормышыгызны рәтләп көйли алмаган килеш, сез ничек мәктәп кадәр мәктәпне җитәклисез? Моның өчен бик көчле яки бик… сәер булу кирәктер бит…
Raiskabirov. Алисә, Зөһрә ханымны гаепләргә ашыкмагыз. Сер булмаса, сезнең үзегезгә ничә яшь? Бәлки әле сез кияүдә түгелдер, шуңа гаилә мәсьәләсенә алсурак күзлектән карыйсыздыр… Мин Зөһрә ханымның язмаларын өченче ай күзәтеп барам, баштарак нәкъ сезнең шикелле, бәхәсләшергә ярата идем. Яшермим, бу ханымны бераз тәкәббер, мәктәп эшенә чумып, гаиләсе ике ятып бер төшенә керми торган зат итеп күзаллаган идем. Менә, яңа заман Миңлекамалы!.. Бәлки Миңлекамалның кем икәнен белмисездер дә… Белмәсәгез, Мирсәй Әмир дигән язучының шундый әсәрен укырга киңәш итәм. Ни өчен аны шулкадәр истә калдырдым? – Мин әле авыл мәктәбендә укыганда шул әсәрне сәхнәгә куйган идек без. Миңлекамалны уйнаган китапханәче Сара апаның иске фуфайкасына тиклем бүгенгәчә күз алдымда… Ул вакытта ярый инде, сугыш вакыты, адәм рәтле ир-атның барысы фронтта. Авылның бөтен эше, бөтен авырлыгы көчсез генә хатын-кыз, бала-чага җилкәсенә өелеп калган. Шуңа күрә колхоз председателе дә, директор да, ферма мөдире дә, тракторчы да хатын-кыз булуга аптырарга кирәкми. Ләкин хәзер сугыш вакыты түгел бит! Авылда эшсез тилмергән ирләр белән буа буарлык!
Zuhra. Шулай да бүген Миңлекамаллар артып тора: бездә генә түгел, бик күп җирдә авыл башлыгы – хатын-кыз, мәктәп директоры – хатын кыз. Машина йөртүне әйтеп тә тормыйм. Автобус руленә дә тотынган кызлар бар… Район түрәләренә карагыз – башлыктан гайре ир-ат таба алырсызмы? Аптырыйсы юк. Чын ир-егетне авылга баш итеп куеп кара син – умыртка баганасы нык булса, тотынган эшенә үзе теләгәнчә, киерелеп ябышачак бит ул. Аны урталай бөгү, сындыру, үз кубызыңа биетү ай-һай кыен булачак! Чөнки ир-ат белән бил алышу өчен үзеңнең дә көчле булуың кирәк… Ә хатын-кызны сындыру, буйсындыру җиңелрәк. Күпкә җиңелрәк.
Alisacafina. Рәис, ә мин сезнең белән килешергә җыенмыйм. Яшем турында соравыгызны сикертеп үтәм. Хатын-кызны көчсезлектә гаеплисез. Зөһрә ханым да, «көчсезлегемне расларга маташам», дип, утка май сибеп тора. Хәзер шәһәрдә яшәсәм дә, мин үзем дә авыл баласы. Авыл халкының коллык психологиясен, ир-атларның телсез-тешсез булуын күреп үстем. Клубта эшләгән чагымда, авыл кешеләренең, бер кап һинд чәенә, бер рюмка аракыга алданып, кайда кул куярга кушсалар – шунда, бер түгел, биш имза куярга әзер булуларына аптырый идем. Авылны калҗа-калҗа итеп тураклаганда, баһадир-баһадир ирләр, үзләре стена булып тезелеп басасы урынга, ашыга-кабалана ферма ташларын, амбар стеналарын сүтеп, үз ихаталарына ташыдылар. Кайберәүләрнең үз нигезләре әнә шул ташлар өстендә утыра бүген. Ул ирләр бер йодрык булып авылның җанын сакларга күтәрелгән булсамы? Юк, диңгез болганганда мал җыеп калу, кеше эләктергәннән күбрәк эләктерергә тырышу теләге көчле иде. Менә хәзер шуның «рәхәтен» татый авыл, кайткан саен минем дә җаным әрнеп килә: җирен тартып алдылар, малын бетерделәр. Ә дәшүче юк! Ир-атның булганы да балык урынына көн күрә. Авызындагы телен каерып алсалар да дәшмәячәкләр… Башкача кем сөрән салсын? Авылның төп халкы булып калган пенсионерлармы? Чәпчесә дә, хатын-кыз чәпчеп карар…
Zuhra. Алисә, хатын-кызның көче – көчсезлектә, диләр…
Alisacafina. Искергән мәкаль инде ул, Зөһрә. Дөнья көтүне үз кулына алган күкрәп торган ирләр булса, көчсез генә булып, иркәләнеп кенә яшәр идек. Каян табарга соң аларны? Шул, телевизордагы әкиятләрдә күреп соклансаң гына инде. Анда бит үзләре бай, үзләре булдыклы, үзләре чибәр. Җитмәсә, өйләнмәгән дә! Ни хикмәттер, мәхәббәт дигәннәре авылдан килгән берәр ярлы-ябагай кыз күргәч кенә дөртләп кабына… Эх, мин дә авылдан аксыл төстәге иске дипломат күтәреп чыгып киткән кеше дә соң, нишләптер шундый егетләрнең берсе-бер борылып карасын…
Raiskabirov. Алисә, үкенеп утырмагыз. Кинодагы ул асыл егетләр бөтенесе бандит түгелме соң? Кайсын аталар, кайсын шартлаталар…
Alisacafina. Менә шуларны жәлләп, ярты гомерем узып китте инде.
Raiskabirov. Сез хатын-кызларны аңлар өчен бу дөньяда ике гомер яшәсәң дә җитмәс, мөгаен…
* * *
Zuhra. Иремнең сулышы бар микән дип, бу юлы да төн буе аны саклап чыктым мин. Пәрдәне ике яклап ныклап тартып бетермәгәнмен: уртада тар гына булып калган аралыктан ай нуры сызылып кергән иде. Айның, кайчандыр без кечкенә вакытта әнкәй ясый торган бер йомарлам сары май шикелле, түп-түгәрәк булып тулган чагы. Озаграк текәлеп торсаң, ике күзен кыса төшеп, көлемсерәп торган шикелле күренә ул.
Көлемсерәү генә түгел, шаккатадыр. Әле кайчан гына бер-берсенең күзенә карап торган, бер-берсен яратып кавышкан, авырлыкларны бергәләп күтәрергә вәгъдә бирешкән ике затның шулкадәр үзгәрүенә шаккатадыр…
Йокымсырагандай итәм дә, дертләп уянам, башымны күтәреп, иремнең битенә карыйм: ай яктысында аның йөзе салкын мәрмәр булып тоела. Гүя таш битлек киеп, үзенең дә ташка әйләнеп ятуы.
Әле мин дә, энем дә кечкенә чакта, әнкәйнең, чарасыз кыяфәттә ике кулын салындырып баскычта утыруын, күлмәк итәген әйләндереп борынын-сөртә-сөртә: «Үлсә, котылыр идек ичмаса», – дип кабатлавын исемә төшерәм. Әткәй турында әйтүе иде.
Әткәй дә шулай, күзенә ак-кара күренми исергән мәлендә, кул астына эләккән бар нәрсәне кыра-җимерә, безнең өскә томыра иде. Күзенә җен булып күренгәнбездер, «Китегез, шайтаннар, күземнән югалыгыз!» – дип, тыны-көне бетеп кычкыра иде. Авыруы кузгала иде…
Мондый мәхшәрдән тую белән туйган булгандыр шул, әнкәй бәгърем, теге сүзләрен бер генә кабатламады. Әткәй үлгәнчегә кадәр.
Үлгәч исә… елаудан арына алмады. «Телемнән кемнәр тартты… Яши идек бит әле, айнык көннәре дә бар иде бит аның… Ялгыз хатын – ялгыз хатын икән лә. Яшәсен иде бит әле», – дип, илереп-илереп елаган көннәре күп булды.
Менә мин дә, иремнең тын алышы сизелмәгән йөзенә иелеп, котым очып аның йөрәк тибешен барлыйм: яшәсен генә, яшәсен берүк… Ничек тә табибка барырга күндерермен, үзенең көннән-көн авыру сазлыгына бата барганына ышандырырмын… Көн саен эчми бит ул… Рәхәттән эчми… Җан авыруына дучар бит ул…
Күңелемнән генә иремне акларга мең сәбәп эзлим, шул ук вакытта аны тотып җилтерәтергә әзермен. Шул халәттә йоклап китәргә маташам.
Тик йокы бер ачылса, тиз генә керфеккә эленер димә. Хәер, таңга да күп калмагандыр инде, тиздән яңа көн туар. Гаепле кешедәй тыенкы гына елмаеп, тау башындагы каеннар артыннан кояш күтәрелер.
…Кояшның керфекләренә чык кунган шикелле иде. Шул бәллүр чыкның авырлыгыннан сынып-сынып төшкән нур сызыгы каеннарның бөдрә кочагына килеп сарылды. Көз уртасы димәссең: җылылыгына тилмерткән җәйнең, үз гаебен юарга теләгәндәй, соңлап булса да көзләр итәгенә ябышырга маташуымы?.. Көннәр җылы тора әле, башка елларны бу вакытта өстән җылы куртка, аяктан итек төшми иде, ә быел саташкан җәйнең көз белән урынын алыштыруы диярсең.
Бераздан, чыгып, сыерны саварга кирәк. Аскы урамнар көтүне озак тотмас, ялкау гына атлаган мал-туарны ашыктырып, авыл очына килеп тә җитәр. Елдан-ел сыегая көтү, авылда сарык асраучы бөтенләй калмады диярлек, асраганнары да, ике-өч атнадан әйләнеп килгән чираттан тәмам туеп, ихатада йә үз утарында тотуны хуп күрә. Миңа да әнкәй: «Әллә бетерәсезме соң ул сыерны, мин асрагач та бик җиткән. Директор башың белән абзар янында кайнашмасаң… Өскәйләреңә исе сеңәдер бит», – дип, кырык әйткәндер. Өйдә душ кабинасы бар, кайнар су көйләнгән – сыер исе дип куркып тору юк анысы.
Зөфәр уянмады, селкенеп тә карамады. Бүген сәфәре бар микән, юкмы – белмим. Кичә, акылын җен алыштырган мәлдә, телефонына җавап биреп утырмагандыр, шәт.
Эх, ике кулына тотып эшләрлек эше булсын иде дә соң! Юк бит, юк. Шулай да авыл ирләре ничек тә җан асрарга тырыша. Кемдер шәһәргә китеп, юл төзелешендә эшли, кем завод белән ике араны таптый. Гаиләсен ияртеп киткәннәре дә, үзләре шунда яңа оя корганнары да бар. Зөфәр исә шәһәргә үз машинасы белән кеше ташый: көне-көне белән икешәр кат ураган чагы да, үзенә тулаем ял ясаган мәле дә булып тора. Тегендә-монда рәсми теркәлмәгәч, үзе баш, үзе түш. Зәлияне карарга әле дә әнкәй бар… Ни дисәң дә, ир-атның сабырлыгы чамалы шул аның, бигрәк тә безнең Зәлия кебек балага күз-колак булам дисәң…
Alisacafina. Зөһрә, шуны гына аңлый алмыйм: сезнең язмалардан күренгәнчә, ирегез еш кына лаякыл булганчы аракы эчә, акылын җуя, ни кылганын белешми. Һәм шул кеше, руль тотып, таксист булып эшлиме? Сез бу хакта шулкадәр гади һәм тыныч итеп язып китәсез, ә мине курку биләп ала. Мин үзем еш кына туган якларыма кайтып йөрим. Әлеге дә баягы, акчага, уңайлылыкка карыйсың – автобуста иләнгәнче дип, шул интернеттан такси белешү инде хәзер. Ләкин ул машина хуҗасының психик халәтен аннан белү мөмкин түгел бит. Утырган саен һәр шофёрдан: «Сезнең машина йөртү хокукы бармы? Сез психик яктан сәламәтме?» – дип сорашу да мөмкин түгел. Сәламәт дигән белешмәсе булган очракта да, аңа ни рәвешле имза салганнарын беләбез инде. Рульдә сезнең ирегез кебек – адекват булмаган кеше утырмас дип һич әйтә алмыйбыз, димәк. Куркыттыгыз әле сез…
Zuhra. Алисә, язганнарым һич кенә дә кемне дә булса куркыту максатыннан түгел. Кабул итәсезме, килешәсезме, килешмисезме – анысы сезнең эш. Тик минем… җанымны бушатыр, берничә минутка булса да үзем белән кара-каршы утырып сөйләшер мәлем – шушы.
Зөфәргә килгәндә, аның халәте сез күзалдына китергәннән күпкә катлаулырак… Бәлки мин бу хакта соңрак язармын да… Без өйләнешкәндә, ул авылның асыл егете иде. Эчми иде! Чибәр! Камал театрының данлыклы артисты Ренат Таҗетдиновны беләсездер – мин Зөфәрне гел шуңа охшата идем. Улыбызга да Ренат исеме куштык без.
Зөфәр мин унберне бетергән елны армиядән кайтып төште – мәктәптә укыганда чүрәкәй генә кебек күренә иде, бер ел эчендә буйга да тартылган, җилкәләре киңәеп, чып-чын егеткә әверелгән! Аякка иске кәлүш элеп, урта урамдагы коедан мунчага су ташып йөргән мәлем иде: өстемдә энемнең шакмаклы кызгылт-кара күлмәге, җилфердәп тормасын дип, аның итәк очларын кендек турысына төенләп куйган идем; искерәк кенә джинсы чалбарымның балагы кайтарып бөкләнгән; үземә күрә түгел – күлмәккә иш итүем булгандыр, кызыл яулыкны тар гына тасма итеп кат-кат бөкләп, гимнастка кызлар шикелле башыма бәйләгәнмен… Шомырт шикелле кара күзләремә, оч-очлары өскә кайтарылып торган кара кашларыма кызыл төс илләм дә килешә, янәсе… Көянтәмне эскәмиягә куйдым да, чыгырны кызу-кызу әйләндерергә тотындым, коеның тимер кыршаулы алагаем олы чиләге бурага бәрелә-сугыла, шалтырап төшеп китте. Менгергәндә болай җитез кылана алмыйсың, суы түгелмәсен, чиләге өзелмәсен дип, ипләп кенә, кулларыңның көче җиткән тизлек белән генә әйләндерәсең. Чыгыр үзе дә, хәле киткәндәй, шыңгыр-шыңгыр килеп ыңгырашырга тотына.
Кайсыдыр бер мизгелдә аптырарга да өлгерми калдым: буявы кубып беткән тоткага ябышкан нәзек бармакларым янында кояшта янып каралган тупас кына кул пәйда булды, мөлдерәмә тулы чиләк кош каурыедай җиңеләйде дә куйды, үзеннән-үзе очып кына менгәндәй, кое авызында җемелдәп тә күренде.
– Нәрсә, Зөһрә, бәрәңгене аз ашаттылармы әллә?
Карлыкканрак тавышка борылып карасам – яшелле-каралы чуар солдат киеменнән, бер як җилкәсенә рюкзак аскан, көн кызу булса да, аягына кунычлы ботинка кигән берәү басып тора. Козырёклы биек кепкасын алдын артка әйләндереп кигән булган, кыланчык. Үзенең авызы колагына җиткән, кош тотканмыни! Зөфәр дип белмәссең дә, яшькелт күзләре караңгыланып киткән, тавышына тиклем тәмәке тарткан ир-атларныкына охшап калган. Әллә кай мәлдә суны ялт кына эскәмиядәге чиләккә бушатырга да өлгерде, мине гомерендә беренче тапкыр күргәндәй, йотлыгып карап куйды.
– Аның каравы, сине бәлеш тә пәрәмәч белән сыйлаганнар бугай, тазаргансың, – дидем мин, сүзгә кеше кесәсенә керергә җыенмыйча. – Яңа гына киткән идең түгелме соң? – дидем, бер елның күз ачып йомган арада үтеп китүенә ишарәләп.
– Менә сиңа мә, авыл мине сагынып көтеп торадыр дисәм… – Зөфәрнең көләч йөзе сүрәнләнеп киткәнне абайлагач, эчемнән генә үземне битәрләп куйдым: армиядән кайтып килүче кешене, авылдашын кем инде шундый сүзләр белән каршы алсын!
Хатамны төзәтергә теләп:
– Ай-яй үзгәргәнсең, Зөфәр, солдат әпәе килешкән үзеңә! Исән-сау кайтуың белән котлыйм! – дидем, мәктәптәгечә, иңбашына шап итеп сугып. Аннан үзем үк оялып куйдым: менә инде, мәктәптә укыганда синең белән бергә волейбол уйнап йөргән Зөфәр дигәч тә…
– Шулай диләр аны! – Зөфәр кыланып борын чөйгән булды. – Кара, бүген кич үзем озатам, яме!
Тиле кеше шикелле шаркылдап көлеп җибәрүемне сизми дә калдым. Эрләмәгән, сукмаган – Шыгай, сиңа ыштанлык, дигән шикелле, әле аскы урамдагы өйләренә дә кайтып җитмәгән, ата-анасын кочып күрешмәгән, кич чыгу турында хыяллана берәү! Мин анда чыгарга җыенаммы – анысын сорап тору юк. Бәлки минем бик кәттә егетем бардыр… Бусын да белешеп тормый…
Анысы, каян килсен инде безнең авылга кәттә егет… Шул, үзебезнең мәктәп малайлары булса гына инде… Алары да… минем кем кызы икәнне, нинди ата баласы икәнемне бик яхшы беләләр. Хәер, Зөфәр дә белми түгел…
Менә шул кое янындагы күрешүдән башланды инде. Әллә кай ягы белән яраттырды да куйды бит Зөфәр. Күңеле йомшак иде аның. Бөтен нәрсәне йөрәгенә якын ала, эчтән үзен-үзе ашый торган гадәте электән үк бар иде. Без «йөри башлаган» җәйне, мин педагогия институтына укырга кереп кайткач: «Шәһәр егетләре башыңны әйләндерер инде синең, минем янга авылга кайтырга риза булмассың», – дип көяләнде. Тик минем җаным ул таш шәһәргә берегә торган түгел иде: атна азагында тизрәк авылга кайтып китү ягын чамалап кына тора идем. Өебезне, ишегалдын, урамнарны, Зөфәрне сагынудан акылдан шашар дәрәҗәгә җитәм. Зөфәрнең дулкын чәчләре күзалдыма килеп йөдәткәндә, мондый хисләр әле чын мәхәббәт түгелдер, беркөн үтеп китәр дип, үз-үземнән көлеп уйланган чакларым да булды. Юк, тиле йөрәккә әмер бирә торган түгел икән: сөйгән кешемне гел янымда күрәсем, аның янәшәмдә генә икәненә ышанасым, аның дәү учына үземнең ябык бармакларымны яшереп, кичке авылның сөт исе, печән исе аңкып торган урамнарыннан атлыйсым килә дә тора. Әнкәемне уйлап та бәгырем сызлана: әткәйнең көйсез көннәрендә нишләп кенә бетәдер… Мирас энем дә егет булып килә килүен, тик әткәйгә аның сүзе генә үтә торган түгел шул. Төптән чыккандай таза гәүдәле, керпе чәчле, зур йомры күзле энекәшемнең әллә нинди сөйкемле сөяге бар: үзеннән кечерәк бөтен бала-чага аның тирәсендә бөтерелергә ярата. Кызлар күзлисе урынга, энем урамның шул бала-чагасын матай бишегендә утыртып урам әйләндерүдән, кышларын олы чанага төяп тау шудырудан тәм таба. Аңлыйм мин аны: үз яшьтәшләре белән аралашырга… гарьләнәдер. Кимсенәдер. Сулык-сулык килгән йөрәгенең ярасына тоз сипмәсеннәр өчен, алардан ераграк торадыр. Үзем дә шулай идем. Авызымнан ялгыш берәр кыек сүз очып чыгар да, кем кызы икәнемне исемә төшерерләр дип котым оча иде… Шулай да беркем алдында да мескен булып күренергә теләмәдем мин, башымны күтәреп, елмаеп йөрергә гадәтләндем. Нинди генә булса да, ул минем әткәй! Ике канатымның берсе. Кечкенә чагымда, кытыршы дәү кулы белән башымнан сыйпый-сыйпый: «Зөһрә йолдызым, матур кызым», – дия-дия, миңа җирдәге авырлыклардан айга менеп котылган кызыкай турында әкият сөйләгән газиз әткәем…
* * *
Alisacafina. Зөһрә, беркөн язмагызның дәвамын көтеп-көтеп карадым. Әтиегезнең салырга яратуы турында әйтеп кенә уздыгыз да… Сезнең генә түгел, күпләрнең бәласе инде ул. Без бәләкәй чакта да, үсә төшкәч тә, авылның төп «валюта» сы шул аракы булды бит. Печән алып кайталармы, төннәрен фермадан фураж, он ише әйбер күтәреп киләләрме, бакча сөрәләрме – акча сораган кеше юк, аракы бир… Кешене тозакка һәм бәйлелеккә төшерүнең, акылын томалауның бик шәпләп уйланылган бер ысулы булган лабаса.
Raiskabirov. Алисә, сез берьяклырак фикер йөртергә яратасыз. Бу очракта хаклы булсагыз да, ул аракыны берәүнең дә авызына көчләп салмадылар бит! Безнең әти коммунист иде, гомер буе зоотехник булып эшләде, аңа да, эчәм дисә, көн саен җае чыгып кына тора иде. Бөтенләй тотмый иде димим, алдашасым килми, бозау суеп, мәҗлескә барсалар, туйда-мазар булсалар, хәтәр күңелле генә кайтып кергән чаклары булгалый иде. Кайтуга, әни аны шыпырт кына, җәтрәк йокларга озата иде. Соңрак кына төшендем: әбиебез дә бездә яшәде, әтинең әнисе. Ул ураза да тота, кичләрен кулыннан гарәпчә язулы китаплар төшми. Сирәк-мирәк, шул бозау суеп, мәҗлес үткәргән вакытларда, өстәлгә аракыны аның күзенә күрсәтмәскә тырышып кына чыгаралар иде. Яшерергә тырышсалар да, әби шуны күрмиме соң инде? Кунаклар барында табынга утырмый, соңыннан, кеше таралышкач, рәнҗегән бер кыяфәттә әти белән әнине игәүләп ала иде. Янәсе, өйгә хәрәм әйбер керттегез, бәрәкәт качырдыгыз, балаларга яман үрнәк күрсәттегез, бүтәннәргә дә хәрәм нәрсә авыз иттердегез… Китә инде тезеп… Безнең әти – көрәк куллы, алып гәүдәле кеше, орчык тиклем әбекәй шулай тиргәгәндә, бөрешә дә кала иде. Әй аптырый идем шуңа…
Alisacafina. Рәис, сез үзегезнең күңелдәге сорауга үзегез үк җавап бирдегез түгелме соң? Ул чорның әбекәйләре, алар саклап килгән иман нуры авылның закон сакчысы, конституцион суды, намусы булган да иде. Мәчетсез, динсез дигән авылда да акъәбиләр, акбабайлар булган шул. Өйләрендә күрше-күләннең җомга намазына җыелуын, гает бәйрәмнәрен уздыруны, андый көннәрдә бала-чагага күчтәнәч өләшүләрен минем әни дә сөйли иде. Бер кайткач, ныклап сорашырга кирәк әле үзеннән, аның балачагы иң динсез, авыз ачып бисмилла дип тә әйтергә ярамаган чорга туры килгән бит. Ә менә шул чакта ул бабайлар ничек курыкмыйча намазга җыела алды икән соң?..
Raiskabirov. Алисә, хак әйтәсез: имансыз дигән ул чорда олы буын күңелендә чын иман яшәгән әле ул. Ә бүген?.. Белмим инде, бәлки мин үзем белгән-ишеткәнгә таянып кына фикер йөртәмдер… Авылыбыздан чыккан берәү мәктәп каршысына таш мәчет төзетте менә. Аның шундый мөмкинлеге бар… Шуннан? Ике йөз кешелек авылдан җомга намазына ничә кеше йөри дип уйлыйсыз? Башта, олы гына яшьтәге абзый муллалык итә башлаган елны, кешеләр хәтәр генә тартылган кебек иде, искечә укырга өйрәнүчеләр дә булгалаган. Аннан яшь мулла эшкә кайтты. Китте тарткалаш, китте урын бүлешү… Карт мулла ярый дигәнне, яше, ярамый дип, бетереп ата, яше әйткәнне, тегесе кире кага, «ваххабист син» дип сүгә. Кешенең гайрәте чигәргә шул җитте. Әле дә булса бер-берсенә гаеп атып, юк җирдән тавыш чыгарып яталар. Бу хакта газетада да яздылар инде, бәлки укыгансыздыр да. Монда нинди иман турында сүз барырга мөмкин?.. Кайсы хаклы, кайсы юк икәнне кем аерсын?..
The free sample has ended.
