Бервакытны – без тугач… / Однажды, когда мы родились…

Text
Read preview
Mark as finished
How to read the book after purchase
Font:Smaller АаLarger Aa

– Нигезләре паралле-ло-граммнар булган… булган, параллелограммнар булган…

– Әйе, әйе, Шиһапов, сөйлә, әйдә, сөйлә, торма ватык пластинка кебек бер сүзне кабатлап, әйдә, дәвам ит, – ди геометрия укытучысы, мәсхәрәле елмаеп. Рафаэльгә яңадан ярдәмгә ташланалар: «Дүртпочмаклы призма параллелепипед дип атала».

– Дүртпочмаклы призма параллелепипед дип атала, – дип, ниһаять, мескен Шиһапов та бу эшне ерып чыга. Ләкин мөгаллимебез генә бу җаваптан разый түгел. Ул үз эшен немецлар кебек төгәл, яхшы белә. Шуңа күрә минем кебек «өч» ле капчыклары геометрия белән алгебра дәресләрендә үзләрен гестапо кулына эләккән совет әсирләредәй хис кыла. Сорау алу дәвам итә.

– Хуш! Ә хәзер син безгә, ягъни бу бүлмәдә утырган иптәшләреңә, турыпочмаклы параллелепипед турында да сөйләп, аңлатып бир әле! Белсеннәр алар да нәрсә икәнен ул турыпочмаклы параллелепипедның, – дигәч, Мансур Вәлиевич, зәһәр елмаеп, журнал караган булып утыра. Шул арада Рафаэль белән бер партада утыручы Сәлимхан, геометрия китабының «параллелепипед» дигән битен ачып, җавап бирүче укый алырлык итеп «җайлап», үз алдына куя.

– Әгәр дә… әгәр паралле-ле-пипед туры, ягъни аның ян кабыргалары нигез… нигез яссылыкларына перпендик-уляр булса, ян кырлары туры, ян кырлары турыпочмаклар булса, – дип, сабакташыбыз китаптан иҗекләр чүпләргә тотына. Ул арада Мансур Вәлиевич:

– Әйе, әйе, Шиһапов, дәвам ит, – дигән булып, якынрак килә дә Сәлимхан алдында яткан китапны тартып чыгара. Менә шушы урында башлана инде параллелепипедның чын мәхшәре!

– Чүп савыты син, Сәлимхан! Опилка тутырылган баш! Тор, әйдә, үзең сөйлә! – дип, эт итеп сүгә тегене. Сәлимхан агарынып чыга, ник бер сүз әйтә алсын. Нәкъ менә Хәсән Туфан шигырендәге кебек инде: «Нәрсә әйтсен, берни белми ул…» Укытучы, надзиратель кебек, парталар арасында басып торгач, бәлагә тарыган дустыбызга ярдәм кулы да сузып булмый. Укытучыбыз, бу ике «паралле-ле-пи-пед» ка нәфрәт белән бик озак карап торганнан соң: «Утырыгыз, чүп савытлары, икегезгә дә «ике» ле, – дип, өстәл янына китә. Элеккеге таныш билгеләр янына тагын берсе өстәлә. Дәреснең дә әле яртысы гына узган бит, икенче яртысында тагын кем бәхетсезлеккә дучар булыр икән? Шул арада без Рәмзия Зиннәтуллинага ымлыйбыз. Коткар, янәсе, безне бу бәлаләрдән. Бик яхшы укучы кызыбыз кул күтәрә.

– Мансур Вәлиевич, мин аңлатып бирсәм ярыймы? – дип, урыныннан ук тора. Геометрия укытучысы, күркә кебек, яңадан башын селкеп ала да:

– Сөйлә, Зиннәтуллина, шул чүп савытларына, буш куыкларга! – дип, чыраен сытып, безне күралмавын белгертеп, класска нәфрәтле караш ташлый.

Геометрия белән алгебра дәресләре көн дә шулай бер сценарий буенча уза. Шул сәбәпле сигезенче классның икенче яртысына кергәч, мәсхәрә ителүгә түзә алмыйча, Рафаэль Шиһапов математика дәресләренә бөтенләй йөрмәс булды. Тик ул безнең өчен бик кирәк була торган иде. Бигрәк тә параллель класс – сигезенче «А» лар белән футбол уйнаганда. Физкультура дәресе буласы көнне, Рафаэль укырга килмәсә, өенә «илче» ләр җибәрә идек. Ул безне уңайсыз хәлдә калдырмас өчен килә. Килә дә каршы якның капкасына ике-өч туп тибеп тә кертә. Аннары туп-туры өенә юнәлә. Рафаэль килми калган уеннарның күпчелегендә без җиңелә идек. Тыныч кына йөргән, үзеннән дә, башкалардан да бик күп таләп итмәгән егетебез футбол кырында үзгәрә, арысланга әйләнә, туп аның хәрәкәтләренә генә буйсынып, аякларына ябышкандай ияреп йөри. Ә инде аңа төгәл бирелгән пас күпчелек очракта гол белән тәмамлана. Шуңа күрә каршы як уенчылары күбрәк аны кысрыклый, аяк чала. Рафаэль исә сикереп тора да яңадан һөҗүмгә ташлана. Мәйдандагы математиканы ул яхшы белә: кайчан, ничек, нинди формула кулланырга кирәклеген аның аңына табигать үзе салган. Менә нинди иде ул безнең сабыр гына йөргән егетебез. Сигезенчене тәмамлагач, Рафаэль СПТУга укырга дип китте дә югалды.

Алгебра дәресләренең берсендә исә Шамил дигән егетебез, классташлар алдында әйбәт булып күренер өчен, дәрес вакытын кыскартуны үз өстенә алды.

– Мансур Вәлиевич, мин сезне бүген төшемдә күрдем, сөйлимме? – ди бу, артистланып.

– Юк, Шамил, дәрес вакытында түгел, соңыннан, – ди укытучы, усал караш ташлап.

– Хәзер сөйлим инде, Мансур абый?!

– Юк, дидем бит, Шамил!

– Хәзер сөйлим инде, соңыннан кызыгы бетә аның, – дип, Шамил һаман безнең файдага дәресне суза. Инде укытучыбыз алдында абруе зур булган классташлар да:

– Мансур абый, сөйләсен инде, кызык бит! Ну, Мансур Вәлиевич! – дип үтенгәч, математика укытучысы, күркә кебек, башын селкеп ала да:

– Ярый, Шамил, сөйлә, алайса, тиз генә! Югыйсә дәрес вакытым бушка үтә, – дип ризалыгын бирә.

– Беләсезме, Мансур Вәлиевич, мин алгебра дәресендә тирән йокыга талганмын, имеш. Кемнеңдер төрткәләвенә күземне ачсам, алгебра китабын күтәреп, сез басып торасыз. Күзегез акайган, күз алмаларыгызны кан баскан! Китабыгыз шундый зур булып күренә! «Әй син, чүп савыты, нишләп йоклыйсың минем дәрестә?» – дип кычкырдыгыз да китап белән минем башка китереп тә ордыгыз. Мин, сикереп торып, класстан чыгып чабам, сез арттан куасыз, мин йөгерәм, сез куасыз, мин чабам! Нәкъ, «Су анасы» ндагы кебек инде менә…

Бу сүзләрдән соң класс шаркылдап көлгән тавышларга күмелде. Хәтта бик яхшы укучылар да тыела алмый. Тик бер генә кешегә кызык түгел иде әлеге төш. Ул көлү түгел, елмаймый да.

– Булды, җитте, Миңнуллин, аңлашылды, туктатыгыз бу маймыллануыгызны, – дип, укытучы, авыр гәүдәсен җиңел генә күтәреп, урыныннан торды.

– Мансур Вәлиевич, күп калмады бит инде, – ди Шамил, үҗәтләнеп. Укучысының оятсызлыгыннан дәрес бирүченең бите кызарып ук чыкты. Шартлар дәрәҗәгә җитеп, ул хәтта сүз әйтә алмас хәлгә килде. Шул мизгелдән файдаланып калырга тырышкан Шамил сүзен дәвам итте:

– Шуннан сез мине мәктәп бакчасында куып тоттыгыз да, егып салып, минем болай да миңгерәү башны алгебра китабы белән төепме-төясез, сугыпмы-сугасыз, ә үзегез: «Сөйләп кенә керми сиңа бу теоремалар, аны менә шулай сугып кына кертеп була», – дип кабатлыйсыз. Шуннан котым очып, кара тирләргә батып, «әнкәй!» – дип каравыллар кычкырып уянып китсәм, чалбарымны кулына тотып, янымда, чыннан да, әнкәй басып тора. «Улым, тор инде, җанкисәгем, төне буе алгебра дәресе, укытучыгыз Мансур Вәлиевич белән саташып чыктың. Аның дәресләрен сөймәсәң дә, төне буе үзен искә алдың, балакаем. Зинһар, яраткан укытучыңның дәресенә соңга кала күрмә, беренче фәнең бүген аныкы», – дип, чалбарымны сузды…

Эчләрен тотып, егыла-егыла көлгән сабакташлар да, Мансур абыйның чыраен күреп, бер мәлгә тынып калды. Эш, чыннан да, уеннан узган иде. «Ни белән бетәр икән Шамилнең бу тупаслыгы», – дип, куркып көтеп тора башладык. Мансур Вәлиевич башын селеккәләп, тәрәзәдән карап, бик озак уйланып торды да, борылып:

– Пычрак, шакшы кеше син, Шамил. Иртәгә әниеңне алып кил, – дип, кулындагы акбурын өстәлгә ташлап, дәрестән чыгып китте. Сыйныфташларның бер өлеше Шамилне ачулана башлады. Акыллырак кызлар: «Нәрсәгә кирәк булды сиңа, Шамил, шундый җүләр төш сөйләргә. Ул бит нык рәнҗеде сиңа, хәзер үк барып гафу үтен», – диде. Шамил дә эшнең җитдилеген аңлап, гафу үтенергә дип, класстан чыгып китте. Бу сыйныфташым соңыннан Казан театр училищесын тәмамлап, Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин, Минзәлә театрларында актёр булып эшләде. Дөресен әйтим, Шамил Миңнуллин бик яхшы артист иде…

Әнкәй әйтә…

Өйдә көнаралаш әни бәйләнә. «Шул бала җоннарына пычак тидереп кенә, бөтен битеңне сакал-мыекка батырдың. Рәзве сигезенчене дә бетермәгән балага шулай иртә ирләр кыяфәте керә инде», – ди. Үзем дә аптырыйм инде, малай. Әллә биткә пычак тидергәнгәме, әллә бүтән сәбәпләре бар микән, җырдагы кебек, сызылып киткән кара мыек төртеп чыкты, ул да түгел, бөдрәләнеп-көдрәләнеп, Карл Марксныкы хәтле ук булмаса да, сакал басты. Каюм абый гына минем яклы:

– Бөтен битеңне җон басуда пычакның бер гаебе дә юк, башкаларга караганда иртәрәк өлгерү галәмәте генә ул. Менә мин, куерак үсеп чыкмас микән дип, төкләрне көн саен кырып карыйм да бит, нәтиҗәсе генә юк, – ди.

– Шулай да иртәрәк өлгерү яхшымы, начармы икән, Каюм абый? – дим.

– Нишләп начар булсын, энекәш. Синең борынга хәзер кызлар исе кергән. Менә шул ис сиңа тынгылык бирми дә инде, гел борчып тора, – ди ул.

Әйе, шулай шул, соңгы вакытта ниндидер могҗизалы көч бик борчый башлады мине. Оят булса да әйтим инде, бәлкем, берәр файдалы киңәш биреп куярсыз. Безгә яңа гына институт тәмамлап килгән яшь укытучы Тамара Ивановна урыс теленнән керә башлады. Такта янына килеп баса да, буе тәбәнәгрәк булу сәбәпле, өске өлешенә үрелебрәк яза башлый. Шунда күлмәк итәге дә өскәрәк шуышып, матур, төз балтырларының туксан тугыз проценты безнең иртәрәк өлгереп җиткән күзләргә ташлана. Ярый, туксан тугыз проценты ук та булмасын, ди. Ну, ант итеп әйтәм, бер сиксән сигезе тәгаен күренә инде. Менә шул сиксән сигезе үз эшен эшли дә куя… Бернишләп тә булмый, малай, борынга ис кергән бит инде, кире чыгарга уйлап та карамый. Класска күз ташлап алам. Минем ни уйлаганымны классташларым да сизәдер кебек тоела.

Дөрес, безнең класста битен йон баскан, иртә «кикрикүк» ләгән тагын берничә егетебез бар барын. Шул гына минем күңелгә бераз тынычлык бирә. «Алар нихәл икән?» – дип күз салсам, Таһир Шәйхетдинов дигәне бөтен дөньясын онытып, каядыр кереп китәрдәй булып утыра. Аның белән дә теге могҗиза шаяртадыр, ахрысы.

Миңа хатын-кызлар турындагы бөтен яңалыкны Каюм абый җиткереп тора. Ул «тыелган җимеш» турындагы серләрне шулхәтле матур итеп тасвирлап бирә, миңа хәтта оят булып китә.

Кайчак әнкәй миңа:

– Авылга кайткач, әнә теге кем кызын – Гәүһәрияне генә озат! Әти-әниләре дә бик тырыш, акыллы кешеләр, кызлары да бик матур икән, – дип акыл өйрәтә. Мин исә:

– Ярар, – дип кенә куям, бу хакта сүз куертып торасым килми.

– Әллә Гәүһәрия ошамыймы сиңа? Соң, алайса, Рәшит абыең кызы бар, исеме ничек соң әле?

– Белмим!

– Көне-төне авылда ятып ничек белмисең инде?! Менә ул кыз да бик әйбәт булачак. Синнән барыбер акыл иясе чыгачак түгел, унны бетер дә эшкә кер, өйлән. Мин каршы түгел. Өйлән дә бер белән генә тор, берсе дә алтын җирдән төшмәгән, барысы да бер аның. Әнә атаң гына, хатыннан хатынга чабып, гомерен бушка уздыра. Менә минем сүзем шул: Балчыклының берәр кызына өйләнәсең дә вәссәлам. Авылы да, кешеләре дә үзебезнеке! Аңладыңмы?

 

– Мин әле унны бетергәч, укырга керәм…

– Укырга? Син түгел, анда «биш» легә генә укыганнар да керә алмый, җаным. Укы инде, укы дип, күпме тукысам да тыңламадың бит.

– Мин барыбер керәм. Татар теленнән, әдәбияттан, тарих белән географиядән «биш» ле минем.

– Калган фәннәрдән рәтле билгеләрең кая?

– Мин барыбер керәм! – дип, үзсүзләнеп бүлмәдән үк чыгып китәм. «Туйдырдылар инде акыл сатулары белән!»

Икенче көнне беренче дәрес химия икән, мине төрекмән малае Овезов Таһир көтеп тора. Авызы колагына җиткән:

– Яхшы мәзәкләр беләм, кергәч сөйләрмен, – ди.

Өйдә сүгәләр, мәктәптә сүгәләр, бер рәхәт күргәнем юк, малай. Таһир гына, кызык хәлләр сөйләп, минем күңелне күтәрә. Элеккерәк елларны ул да, мине мыскыл итеп, урыс телен белмәвемә төрттереп, кызыклар ясый торган иде. Хәзер туктады, чөнки соңгы елларда сыйныфташларым алдында абруем күтәрелде: КВН булды исә, сорауларын да мин әзерлим, команданың капитаны да мин! Бәйрәм концертларында да Таһир белән Зөлфөкар җырлаганда гармунда мин уйныйм. Ә инде спортка килгәндә, класс чемпионы Җәүдәтне ярты чаңгыга узып, беренче килдем. Өстәвенә Әнвәр абый Әхмәдуллин оештырган балалар театрына да йөрим. Миңа нишләптер гел уңай геройларны гына бирәләр: йә «Галиябану» дагы Хәлилне, йә берәр кызыл комиссарны. «Беренче театр» да Шамил аңгыра Хәбибрахманны уйнаса, миңа үткен җизнәкәй роле кала. Ләкин биредә дә эшләр шома гына бармады: минем түземлек җитми бит тик утырырга. Берәр шуклык эшләп, Әнвәр абыйның җен ачуларын чыгарсам, ул түзә-түзә дә:

– Вон, вон минем театрдан, – дип, куалап чыгара. Шуннан минем урынга кеше эзли башлыйлар. Анысы инде минем хәтле үк булдыра алмый. Өстәвенә иң якын дусларым, труппаның төп артистлары Илгизәр Хәсәнов белән Мансур Бикмуллин:

– Хәнифне кире чакырыйк инде, Әнвәр абый, – дип ялына икән. Спектакль куелырга ике-өч көн генә калгач, мине кабат репетициягә чакыралар. Инде яңа әсәргә утырсак та, эш янә элекке эзеннән бара. Тагын мине, «ут борчасын», театр дәресеннән сөрәләр… Төплелек җитми әле миңа, малай, тәтәнең иркә оныгы булып үсү комачаулый. Шуңа да карамастан алдан ук әйтеп куям: 1974 елны Казанның 113 нче татар мәктәбен тәмамлап, 180 кешелек конкурсны үтеп, Илгизәр Хәсәнов, Мансур Бикмуллин, Шамил Миңнуллин һәм мин театр училищесына укырга кердек. Режиссёр Марсель Сәлимҗанов үз курсына унөч кеше сайлап алса, шуларның дүртесе минем сабакташлар иде.

Шуларның берсе, әле укырга кергәнче үк, Камал театрында эшләячәге билгеле булган, таза, нык бәдәнле, чибәр Мансур Бикмуллин: «Артист – ирләр эше түгел ул», – дип, беренче дәрескә үк килмәде. Өчәү генә калдык без хәзер, «Өч мушкетёр» дагы кебек. Йә кайсы мәктәпнең бер классыннан дүрт укучының берьюлы театр училищесына керә алганы бар? Элек тә булмаган ул, бездән соң да булмастыр. Ни кызганыч, безнең д’Артаньяныбыз үз теләге белән сәнгать арбасыннан төшеп калды.

Гафу итегез, вакытны узарга тырышып, алга таба чаба башладым, ахры. Еллар аша кире сикереп, тугызынчы класска, химия дәресенә, төрекмән малае Таһир Овезов янына кире кайтыйм әле.

Авылдан күчеп килгән көннәрдә мине үртәп, кызык ясап, мәзәк сөйләп йөргән егет хәзер иң якын дусларымның берсенә әйләнде. Аның миңа карашы Бикмәтов Ринат белән бергә-бер чыгып сугышкан көннән соң уңай якка үзгәрде. Урысча белмәвемнән рәхәтләнеп көлми ул хәзер, киресенчә, үзе белгән хәтлесен өйрәтә, аңлата ук башлады.

Таһирларның гаиләләре ишле иде: ике малай, биш кыз. Күз алдына китерәсезме – җиде бала һәм өлкәннәр. Алар баракта – ике кечкенә бүлмәдә яши иде. Әниләре дә шул ишле гаиләнең ашарына пешереп, кием-салым үтүкләп, өй хуҗалыгын кулында тотты. Кая инде ул берсеннән-берсе кечерәк сабыйларыңны ташлап эшкә чыгасың. Хәрби хезмәттә йөрүче прапорщик әтиләренең эшләп тапкан акчасы рәтле кием-салым алырга да, туйганчы ашарга да җитмәгәндер, күрәсең. Инде болай да таза, симез булуына карамастан, Таһирның уенда һәрвакыт тәмле итеп тамак ялгау иде. Унынчыны бетергәч, тавык төшенә тары керә дигәндәй, ул повар булырга хыяллана башлады.

– Их, Хәниф дустым, бер табада, тәмле исләр чыгарып, тавык пешә, өстенә күп итеп суган да салып җибәрәсең дә кыздырып бетерәсең. Кәстрүлләрдә шулпа, борщ, пилмән кайный. Яшел укроп, суган сибеп җибәрәсең дә ипигә калын итеп ак май сылап, башта үзең утырып ашыйсың… Аннан сөтле чәй, кофе, телисең икән, кесәл, йә булмаса компот эчеп куясың. Җаның ни тели – барысы да бар. «Сәлам, Таһир!» – дип, Газик белән (Гаҗиев Ринат турында сүз бара) сез килеп җитәр идегез. Мин сезне шартлаганчы сыйлар идем, дигәч, булачак аш остасы: «Бушлай», – дип тә өстәп куя. Аның шул «бушлай» дигән сүзендә тирән мәгънә ята да инде. Мин эшнең кай тарафларга киткәнен шундук аңлап алам. Ул, көн саен ук булмаса да, төрле хәйләләр табып, безгә кунакка керергә тырыша. Өйдә бит ашаган өчен акча сорамыйлар, ашханә түгел, бушлай ашаталар. Таһир дустым да, пешекче булгач, безне «дарым-шарым» га ашатасын күз алдында тотып, «аванс» сорый. Ягъни бүген аны кунак иткәнсең икән, киләчәктә үзеңә дә уны белән кайтачак. Шуңа күрә ул бүген дә миңа, бик тырышып:

– Хәниф дустым, әйдә, сиңа кереп бүген дә гармунда уйнап, авыл көйләрен җырлап бер рәхәтләнеп утырыйк әле, – дип хәйләли. Яисә:

– Бүген әни кунакка киткән иде, соң кайта, өйгә керергә ачкычым да юк, – дип сәбәп таба. Минем:

– Ярар, – дигәнне ишеткәч, хәйләкәр елмаеп:

– Син минем иң якын дустым, – дигән булып кочаклап ук ала һәм берәр кызыклы хәл сөйли башлый. Ул мине «шәп утырттым» дип уйлыйдыр инде. Беләм, бик яхшы беләм әнисенең вак-төяк балаларын сөйрәп беркая да чыгып китмәгәнен дә… Шулай да, ышанган булам. Ә ул мәзәк сөйләвен дәвам итә:

– Петя мотоцикл алган да Василий Иванович янына мактанырга киткән. «Әйдә, командарм, бер әйләндереп киләм», – ди икән. Киткәннәр болар, бик каты куып. Каршыда тирән упкын ята, ди. Петя, кинәт упкынга килеп җитеп терәлгәч: «Йә Василий Иванович, сез дә матай аласызмы соң?» – дип сорый. Командарм көчкә-көчкә генә: «Белмим әле», – ди. Петя аңа: «Алайса, тагын кая алып барыйм соң?» – ди. Василий Иванович: «Әнә теге кәгазь янына гына», – ди.

Таһир сүзен тәмамлый. Үзе шырык-шырык көлә, мин генә аптырап калам. Нәрсәсе шулхәтле кызык инде моның? «Ә ул кәгазь нәрсәгә инде аларга?» – дип сорыйм. Таһир исә, минем аңламавыма исе китеп: «Соң, Василий Иванович упкынга очабыз дип, куркудан астына кәк иткән булган», – дигәч, тагын да ныграк хихылдый башлый. Анекдот миңа ошамаса да, дустымның күңелен төшермәс өчен, аңа ияреп көлгән булам. Өйдә өстәл янында да мәзәк арты мәзәк агыла. Үзе ашый, үзе сөйли Таһир. «Ашаганда сөйләшергә ярамый», – дип, өлкәннәр минем үземне гел кисәтә иде. «Тыгылмаса гына ярый инде бу», – дип борчылып куям. Туктатырга да җөрьәт итмим. Дустымның аппетиты шәп, малай. Бер табак ашны әйләндереп сала да бәрәңге тәбәсе белән кәтлитләргә тотына. Ну, шуның хәтле тәмле итеп, авызларын чапылдата-чапылдата, Таһир гына ашый ала инде. Мин белмәгән, мин татымаган әллә нинди ләззәтләр табып, ут уйната бу олы гәүдәле симез дустым. Табак-савытларга хәтле, әрәм булмасын, дип ялап куя. Савыт-сабаны шуннан соң юып тормасаң да була инде. Ләкин сабакташымның тамагы туйса да, күзе һаман туймаган була әле:

– Хәниф, теге кәтлитләр шуның хәтле тәмле булды, ай-яй, Гөлчирә апа тәмле пешерә дә инде…

Озакламый кәтлит өелеп торган табак тәрәзәдән төшкән кояш яктысында яңадан ялт-йолт килеп тора башлый.

– Хәниф, теге торт бигрәк татлы, әнә теге кечкенәрәк кисәген генә тагын ашасам ярыйдыр бит?!

– Ярый, – дип, мин дустыма тагын бер торт кисәген сузам.

Безнең өйдә шунысы әйбәт, малай, – муллык. Колбаса-сыры, кәнфит-прәннеге дисеңме – һәрвакыт булып тора. Әни мул итеп ит салып аш яисә йомырка тәбәсе белән карабодай, тары боткасы пешерә. Мин үзем алай күп ашау белән мавыкмасам да, дусларымны сыйларга яратам. Кунакчыллык әнидән күчкән. Безнең өйдә күпме ашаганны исәпләмиләр. Киресенчә, кыстый-кыстый сыйлыйлар әле. Үзебез дә жәлләмәдек, шуңадыр инде Ходай Тәгалә дә безгә нигъмәтләрен кызганмады. Мин әле Таһирның шулай өч-дүрт көн ач торган кешедәй ашавына сөенеп тә куям. Чөнки әни, элегрәк әзерләнгән тәгамнәребез бетмичә торып, яңасын пешерми. Ризыкны кадерли.

Таһир, ашап туйгач: «Бер җиргә кереп чыгасым бар әле», – дип, кайтырга кабалана башлый.

– Ә гармунда уйнап, җырлашып утырмыйбызмыни? – дим мин, гаҗәпләнеп. Симез дустым:

– Иртәгә анысы, Хәниф туган, – дия дә ишеккә юнәлә.

Төрекмән малае ашау буенча рекордлар куйса да, уку ягыннан Рафаэль Шиһаповны әллә ни уздырмый иде. Мин бит әле Мансур Вәлиевич дәресләрен сөймәсәм дә, география, тарих, татар әдәбияты, химиядән «дүрт» ле, «биш» легә генә укыйм. Физика, биология дә кызык миңа. Ләкин төрекмән малаеннан берсе дә юк инде. Аның бөтен хыялы – тәмләп ашау: «Их, Хәниф, повар булып эшли башласаммы, син килешкә күп итеп пилмән бөгеп куяр идем. Син пилмән яратасыңдыр бит? Шулай булгач, рәхәтләнеп, тирләп-пешеп ашарбыз без аны, менә күрерсең, туган», – ди ул. Әллә бүген безнең өйдә пилмән пешергәннәрен дә сизгән инде.

Таһир озын буйлы, чем-кара чәчле, кыяфәте һинд артистларына охшаган: Радж Капур диярсең инде менә. Кызлар үлеп-үлеп гашыйк үзенә. Бик ялкау икәнен, эшләргә яратмаганын гына белмиләр. Мәктәп бакчасында эшләгәндә дә, көрәгенә таянып, кызык-мызыклар гына сөйләп торырга ярата. Соңгы вакытта без аның белән шуның хәтле ахириләргә әйләнеп киттек ки, Гаҗиев Ринатны башка партага ук күчереп утырттык. Бер партада без хәзер. Алгебра, геометрия дәресләрендә акыллы чырай «ясап» тыңлагандай кылансак та, бүтән дәресләрдә кызык-мызыклар, мәзәкләр сөйләшеп, тик хихылдашып утырабыз. Тәгәрәпләр китеп, идәндә ауный-ауный көләсе килә, тик ярамый, дәрес вакыты бит. Шуңа күрә учларыбыз белән авызларыбызны томалап, укытучыбыз сизә күрмәсен дип, парта астына ук посып пырхылдыйбыз.

Бүген Таһир химия дәресендә яңа ишетеп килгән мәзәкләрен сөйли. Бу дәрестә без үзебезне тагын да иркенрәк тотабыз. Яраткан укытучыбыз Нурия апа керә бу фәннән. Ул да безне үз итә, шуңадыр инде мәзәк артыннан мәзәк сөйләнә. Нурия апа үзе тактага ниндидер атом төзелешен сырлый, үзе, безнең чыш-пыш килүгә түземлеге төкәнеп:

– Таһир, җитте, тәнәфестә хихылдарсыз Хәнифләр белән, – дип кисәтү ясый. Төрекмән малае:

– Яхшы, Нурия апа, – дия дә пышылдап булса да сөйләвен дәвам итә. Ләкин Нурия апа, урыслар әйтмешли, «тут как тут». Тәмам ачуы чыгып:

– Таһир, өйгә бирелгән эшне сөйлә әле, – ди. Шундук миңа да эләгә:

– Яртысын ул сөйләгәч, икенче өлешен, Хәниф, син аңлатырсың, – ди, нишләптер минем исемгә нык басым ясап. Озын буйлы, таза гәүдәле партадашым торып баса. Аның уенда хәзер мәзәк сөйләү кайгысы түгел, ул кабалана башлый, миннән:

– Ничәнче бит? – дип төпченә. Мин, кирәкле битне ачып, китапны аның алдына куям. Их, нәрсә укыганын хет аңлап укыса икән! Тиз генә карап чыгып, өч сүз белән әйтсәң, Нурия апа кирәгеннән артык төпченеп тә тормый инде югыйсә. Юк бит инде, үз акылыңны биреп торып булмагач! Йолкый-тарта, китап укый төрекмән малае. Укытучыбызның да түземлеге бетеп бара.

– Таһир, китабыңны ябып куеп, укыган кадәресен генә үз сүзләрең белән әйтеп бир әле, – ди. Җавап бирүче бер мәлгә китапны япкан була да, төпле сүз әйтә алмагач, битләр арасына кыстырып калдырган бармагы белән дәреслекне кире ачып, укуын дәвам итә. Рәтләп җөмлә генә төзи дә алмый бит, ни укыганын да белештерми, аңламый да.

– Алюминий ул, алюминий гаять… гаять пластик металл… аны… аны бик нечкә чы-ы-бык итеп сузарга да, чыбык итеп сузарга да, юка фольга итеп җәяргә дә мөмкин, – дип, җөмләне көчкә генә җыеп бетерә. Укытучыбыз, кабат борылып:

– Яле, энем, миңа китереп бир әле китабыңны, – ди. Шунда мин стена кырыенда утырган классташымның дәреслеген Нурия апа күрерлек итеп тартып алам да үз букчама тыгып куям. Таһирның җене чыга, парта астында йодрык селки: «китапны бир», янәсе. Химия укытучыбыз исә тактага язуын дәвам итә, үзе:

– Сөйлә, сөйлә, Овезов, – ди. Ә Таһир балык кебек: сүзен әйтә алмый. Ни укыганын да хәтерләми бугай. Аңа көмеш ни дә, алюминий ни, атом ни, элемент ни. Үзе, миңа усал итеп: «Бир китапны», – дип ырылдый. Сумкамнан бер китап чыгарып, битенә хәтле ачып, шыпырт кына тегеңә төртәм.

– Бер җисемнең икенчесенә… икенчесенә тәэсире берьяклы гына түгел. Җисемнәр үзара тәэсир итешәләр… тәэсир итешәләр… – дип укып китә теге.

– Әйе, әйе, Овезов, дәвам ит, – дип куя Нурия апа да. Таһир тагын да кыюланыбрак китә:

– Ньютон законнары принципта механиканың… механиканың теләсә кайсы мәсьәләсен чишәргә-ә-ә… мөмкинлек бирәләр…

– Шуннан, шуннан?

– Ньютон законнары хәрәкәтне өйрәнүгә генә түгел, аның белән идарә итәргә дә мөмкинлек бирәләр… – дигән җиренә җиткәч, классташлар Таһирга карап хихылдаша ук башлый. Партадашым моны үзенчә аңлап, үпкәләп аларга акаеп карап алгалый да сүзен дәвам итә. Нурия апаның да, безгә арты белән торса да, көлүдән дерелдәве сизелә:

 

– Булды, Таһир, җитте! – ди, ниһаять, укытучы да. – Әгәр бу физика дәресе булса, мин сиңа «ике» ле куяр идем. Бу – химия дәресе, «бер» ле сиңа. Укытучыга ияреп, бөтен класс тәгәри-тәгәри көлә. Ниһаять, эшнең нидәлеге Таһир башына да барып җитә, һәм ул китапны ябып тышлыгын карый, ә анда зур-зур хәрефләр белән «9 класс өчен. Физика» диелгән.

– Үтерәм, кабахәт, – ди бу миңа, болай да зур бәбәкләрен алартып. Соңыннан үзе дә ахмаклыгын аңлап, безгә ияреп шаркылдагандай итә. Шау-шуны Нурия апа туктата:

– Яле, Садриев, син сөйләп күрсәт алюминий турында, – ди.

– Белмим шул, Нурия апа, укымадым, – дим.

– Ялганлыйсың бит!

– Белмим!

– Яхшы! Алайса, сиңа да «бер» ле, – ди Нурия апа, инде чынлап та ачуы килеп. Озакламый, дәрес беткәнен белдереп, кыңгырау шалтырый. Барыбыз да ишеккә атылабыз. Химия укытучысы мине генә тоткарлый:

– Хәниф, син каласың, – ди. Сабакташлар чыгып бетүгә, миңа вәгазь укырга тотына:

– Нигә шулай җүләр сатасың син? Теләсәң, «биш» легә генә дә укый аласың бит. Таһир дустыңа да булышыр идең. Ярый, иртәгә әзерләнеп кил, «бер» леңне төзәтербез, – дип, мине озатып кала. Ләкин мин икенче көнне дә, өченчесендә дә, аннан соң да өйрәнеп килмим. Һәм җавап та бирмим. Ачу чыкты, малай: «ике» ле генә түгел, гел «бер» леләр тезә башлады. Җәмгысы унбергә җитте «бер» леләр. Өстәвенә соңгы чирек бетеп бара.

Ә көннәрдән бер көнне хатын-кызлар бәйрәменә багышланган концертта, сәхнәдән минем гармун уйнаганыма сокланып, шул ук вакытта горурланып та утырган кадерле укытучымны күреп алам. Юк, мондый кешене рәнҗетергә ярамый, «бер» леләрне төзәтергә кирәк! Чыннан да, мин өч көн рәттән, дәрестән соң калып, барысын да төзәтеп чыгам. Нурия апа миңа караганда да күбрәк сөенә:

– Менә син аңладыңмы инде ни өчен «ике» леләр куймаганымны, энем? Чөнки «бер» леләрне «дүрт» легә төзәтү җиңел, – дип елмая. Их, егетләр, яратам мин Нурия апамны да, химия дәресен дә. Ә дустыма килгәндә, ул да бик талантлы кеше иде. Ул әле Зөлфөкар белән Рифкать Гомәров җитәкләгән «Саз» ансамбленә йөреп, конкурста «Пар ат» ны ике тавышка җырлап, лауреат та булды. Ул заманда андый бәяне иң яхшыларга гына бирәләр иде.

Әле бүген дә менә Овезов белән өйгә кайтып барабыз. Күктә якты яз кояшы елмая, аяк астыбызда челтерәп гөрләвекләр ага. Тиздән олы каникул җитә, малай, авылым көтә. Таһир әйтә:

– Их, рәхәт тә инде яз көннәре, өйгә кайтасы да килми, бәлкем, сезгә кереп утырырбыз, әниең Гөлчирә апаны да күптән күрәсем килеп йөри, – ди.

– Соң, әйдә, алайса, – мин әйтәм. Таһир сүзен дәвам итә:

– Аш пешерүчегә нәрсәгә ул химия, чуртыма да кирәкми, шулай бит, Хәниф?

– Шулай, Таһир, – дип җөпләп куям мин дә. Гөрләвекләргә басмаска тырышып, без өйгә ашыгабыз. Тротуар кырыйларындагы бордюрларга тамчылар бәрелеп күбекләнә дә кояш яктысында салават күперләре булып уйный.

Өйгә кайткач, әнкәй әйтә:

– Тиздән каникул җитә, авылда тәртипле генә йөр. Үткән елны да теге кемнәрнең алма бакчаларын баскансыз. Артыңнан күсәк җибәреп, бер ботыңны сындырырлар әле. Ул Гарәфинең теге Рөстәм дигән малаена ияреп йөрсәң, барып чыгарсыз инде, – ди.

Ашарга утырабыз.

– Кеше каргышы төшмәсен, шулай бит, Таһир, – дип, әни хәзер инде минем дуска эндәшә.

– Шулай, шулай, Гөлчирә апа, дөрес әйтәсең, – дия-дия пилмән ашавын дәвам итә дустым.

– Карагыз аны, шукланып ятмагыз! Кеше котыртса да, сәбәп табып борылып кит! Тәтә-бабаңның йөзенә кызыллык китермә. Әнә Таһир бер дә алай хулиганланып йөрми торгандыр әле, шулаймы, энем?

– Әйе, Гөлчирә апа, шулай! Хәниф тә алай түгел инде, болай шаяртып кына әйткәннәрдер сезгә.

– Анысы булыр, бакчага бүтәннәр кергәнне дә сылтарга мөмкиннәр. Авызыңны ачып йөрсәң, – ди әни. Шунда Таһирның тәлинкәсе бушап калганын да күреп ала:

– Энем, әйдә, тагын бераз салыйм әле, бигрәк тәмләп ашыйсың инде, әйдә, улым, – дип, булачак поварга пилмән сала. Төрекмән малае исә тәрбияле булып кылана:

– Гөлчирә апа, ә үзегезгә каламы соң, ну шуның хәтле тәмле пешергәнсез, ашап туймаслык инде менә, – дип, сыйлаучыны мактый. Пешергән ашыңны шулай бәяләсеннәр әле! Әни дә тегене, авыл мулласын сыйлагандай, кыстый-кыстый сыйлый.

Бакча, басулар дигәннән, азмы-күпме дөреслек бар инде әни сүзләрендә дә. Ул бит алма күрәсе килгәннән түгел, кызык эзләп, үзеңне нимес тылындагы разведчик кебек сизәсең, нишләптер корсакка, күлмәк эченә тутырып алып чыккан алма тәмлерәк тә тоела.

Әле дүртенчедә укыганда микән, Рөстәм әтисе белән көтү көткәндә, Гарәфетдин абый күрше урыс авылы тирәсендә булуыннан оста файдаланган: дәдә Мишаларга кереп, самогон чөмереп чыккан, шунда үзе белән Рөстәмне дә иярткән булган.

– Прәме елга кырыенда гына инде дәдә Мишаларның кәбестәләре. Шу-ундый зурлар: дуңгыз башы хәтлеләре бар. Әйдәгез, иртәгә рәхәтләнеп бер кәбестә ашап кайтырга барабыз, – дип, безне үгетли бу. Наил шундук:

– Аларның усал этләре бар, – дип кире кага. Рөстәм безгә:

– Этләре аларның ишегалдында, кәбестә түтәленнән еракта, – дигәч, мин җүләр ризалык биреп ташлыйм.

Киттек без, ике угры, кәбестә урларга. Югыйсә барып сорасаң да бирәләр иде бит. Әллә урысча белмәү комачаулаган инде, әллә акыл җитмәгән. Алай дисәң, Яңавыл урыслары барысы да татарча әйбәт белә. Бәлкем, төрле-төрле сугыш турындагы кинолар карау сәбәпче булгандыр, шпионнар кебек йөрисе килүдәндер.

Килеп җиттек күрше авылга. Ике ара ерак түгел: бер чакрым гына. Ярларын куе таллар каплаган елганы аркылы чыгасың да, авыл башлана. Рөстәм бу тирәне ныклап өйрәнгән, ахры. Мине яр астына төшәргә чакыра. Чыннан да, түбәндә куаклар арасында басма күренеп тора иде. Менә анысы бик әйбәт булды әле, димәк, суга батмаячакбыз. Шулай да яр буендагы ләмдә резин итекләребез артыннан тирән эзләр кала. Үзара, разведчиклар кебек, ишарәләр, ымнар белән генә сөйләшәбез. Тукталып-тукталып, каршы якны тыңлыйбыз. Этләр өреп куя, без аңлап бетермәгән телдә тавышлар ишетелеп китә, казлар каңгылдаган, әтәчләр кычкырган авазлар килә. Менә без, Белоруссия партизаннары кебек, сак кына басмага менәбез, Рөстәм шунда ук әкрен генә әтисе Гарәфетдин абый кебек:

– Уң аякка су үтте, зараза, – дип, нәкъ өлкәннәргә ошатып сүгенеп куя. Аның, чыннан да, бер итеге тишек икән.

– Белмәдем, зараза, ямап куйган булыр идем, – дип тә өсти. Басмага баскан килеш, болганчык суны күзәтәбез. Талның аскы ботаклары суга аркылы яткан, аның тирәсенә астан агып төшкән яфрак, үлән җыелган, ул турыда елга күбекләнеп тора. Их, шушы басмада кармак кына салып утырасы иде дә, юк, Рөстәмгә кәбестә кирәк булды бит менә. Дәдә Мишалар, сизеп алып, теге аю хәтле овчаркаларын өстерсә, безне өзгәләп бетерәчәк бит. Артка юл юк инде хәзер, ни булса да, шул булыр.

Ярдан өскә үрмәлибез. Күтәрелеп җиткәч тә, әрәмәлектән чыкмыйча каршы якны күзәтәбез. Әнә дәдә Мишалар йорты. Өй каршында туарылган аты арбага салынган үләнне ашый. Арткы якта да, алгы якта да, без посып яткан ян-якта да адәм заты күренми. Кәбестә түтәлләре без качып күзәткән агачлыкка терәлеп үк тора икән. Елгадан су ташып сибәргә уңай булсын дип шулай утыртканнардыр инде. Бәхет бар икән безнең: алай-болай тавыш чыгып эзәрлекли башласалар да качарга уңай. Тәвәккәлләдек! Үрмәләп кенә чыгып, зурракларын сайлап, йолкырга тотындык. Ниһаять, ике кулда икешәр кәбестә, малай. Шулчак бакча артларыннан дәдә Миша үзе килеп чыкмасынмы! Телсез калдык. Аяклар, ничек чабасын онытып, җиргә кадакланган кебек булды. Дәдә Миша, безгә татарчалап:

– Ах, шайтан малайлары, хәзер чикләвекләрегезне кисәм мин сезнең, – дип әйткән сүздән генә аңыбызга килеп, куаклар арасына ташландык. Басмадан да очып кына чыгабыз. Ярга да җитез генә менәбез. Ниһаять, авылга таба йөгерә башладык. Дәдә Миша да безнең арттан җилдерә, үзе теләсә, әллә кайчан куып тотар иде, ләкин якынаймый да, бик артта да калмый. Нишләргә? Бәлкем, кәбестәләрне ташласак эзәрлекләмәс, кире борылыр? Бер баш кәбестә төшеп кала. Рөстәмгә дә кыен, малай, еш-еш сулап чабуын белә.

You have finished the free preview. Would you like to read more?