Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6

Text
Read preview
Mark as finished
How to read the book after purchase
Font:Smaller АаLarger Aa

– Шулай, – диде инженер Мансур.

Механизаторларның да кайберләре, председатель белән килешеп, аның белән бергә булуларын сиздереп:

– Шулай, шулай! – дип куйдылар.

– Производстводагыча була инде алай булгач, – дип сүз кыстырды механизаторлардан Гарәфи исемлесе. – Түләү турында әйтәм, гектар саныннан булачакмы инде ул чакта? Анысын агроном дөрес әйтә, бергәләп чәчкәндә, тәртип булмый төшә, Талип Кәрамович.

– Производстводагы тәртипләр булсын иде әле бездә, анда нишләргә белер идек. Шул тәртипләрне булдыра алмыйча җык чигәбез түгелме соң, Гарәфи абзый? Эшнең сыйфаты иң әүвәл тәртиптән башлана, һәммәбезгә билгеле хакыйкать бу, минемчә, – диде председатель һәм, кайнарланып китеп, агрономга сүз бирүен онытып, үзе сөйли башлады, ул да түгел, аягүрә басты. – Мин дә звенолар оештыру ягында, Гарәфи абзый, төркемләп чәчү җавапсызлыкка китерә. Ләкин иртәгә чәчүгә төшәбез дигәндә, бу хәлгә керешү мөмкинме? Юк. Юкмы, Кәрам? – дип сорады председатель иң алдынгы механизатор Кәрам Садыйковтан.

– Мин алай уйламыйм, Талип абый, звеноларга оешу әле да соң түгел. Рас әйтә агроном, бергәләп чәчкәндә, ялкауларга лафа килә. Берәү җанын биреп эшли, икенче берәү эленке-салынкы гына йөри, ә хезмәт хакын синең белән тигез ала. Менә шуңа күңел рәнҗи минем бераз, Талип абый.

– Утыр әле, Кәрам, утыр. Кешенең фикере алдыннан борыны йөрмәсен иде, – Кәрам кирәкмәгән зур борынлы иде, барысы да елмаеп алдылар, тик Мидхәт кенә торган саен турсая бара иде. – Җыелышта фикер әйтәсең икән, Кәрам, ул инде нигезле булсын. Күккә дә күтәрелеп китә алмаган, җиргә дә төшә алмый җәфаланган идеяләр күп булыр ул. Ә менә шул идеяләрне тормышка ашыру – гаять кыен хәл. Әйт әле, Кәрам, былтыр язгы чәчүдә күпме хезмәт хакы төшердең?

– Анысын ярыйсы төшерә ул. Ун көнгә өч айлык хезмәт хакы алды – дүрт йөз дә уналты сум алтмыш җиде тиен төшерде! – диде бухгалтер Кәримулла.

– Хезмәт хакы төп мәсьәлә түгел! – дип кайнарланып, кызып китте Кәрам. – Сүз язгы чәчү турында бара түгелме?! Бергә өелеп чәчкәндә, җавап бирүчене табып булмый. Былтыр әнә Мәгъсүм агрегаты чи калдырды. Игеннәр шытып чыккач, сыйфат комиссиясе шуның өчен чәчүчеләрне илле процент премиядән мәхрүм итте. Төркемләп эшләү җавапсызлыкка китерә, шул турыда сөйлим мин.

– Син, Кәрам, былтыр кысканга быел кычкырынып утырма инде, – дип, телгә килде механизаторларның берсе. – Ул чинең кемнеке икәнен кайсыбыз рас әйтә ала? Бәлкем, аны син үзең калдыргансыңдыр?..

– Юк, ул көнне Мәгъсүм эшкә салган баш белән килгән иде. Башын кая куярга урын таба алмыйча йөрде. Нәкъ менә шул көнне калган ул чиләр. Аның эше генә ул.

Талип утырды, кулъяулыгы белән җилләнеп алды.

– Утыр әле, Кәрам, утырып кына сөйлә. Кешеләрнең нервларын куптарасың. Тиктомалга кызмагыз әле алай. Чи калган икән, сыйфат комиссиясе ни караган соң?! Люция! – диде Талип ишек төбендә басып торган йомышчы кызга. – Лотфулла абзый кайда, нигә килмәде, чакырдыңмы үзен?

– Ул, ни, Талип абый, мунчадан кайткан да, томаулап торам, ди. Соңгарыбрак булса да килеп җитәрмен, диде.

– Гарәфи абзый, агроном булдымы ул көнне сезнең янда?

– Кем тыңласын ул терсәк буе кызны. Булды, нигә булмасын, йөргән булды шунда чәрелдәп. Кәрам хак әйтә, узыныбрак китте егетләр. Мәгъсүм турында әйтәм. Салгалый бит егет, туганнар, кулдан ычкынып куюы бар, менә җыелышка да килмәгән. Инсафетдин нишләде әнә. Әдикалуннарга чаклы эчә башлады, Ходайның хикмәте. Берәр чара күрелсен иде андыйларга. Шул ук комиссия председателе Лотфулла авызыннан да шайтан суының исе киткәне юк. Менә биредә иптәш Харисов күренми, аңа да әйтермен дигән идем, тыегыз бераз, көмешкә кудыра халык, көмешкә эчә башлады…

– Тукта әле, тукта, Гарәфи абзый, Мәгъсүм эчә икән, нигә безгә шул вакытта ук әйтмәдегез? Тимерне кызуында сугуы әйбәт, – дигән булды Талип, ә үзе утырган урынында борсалана башлады, күрәсең, председатель бу хәлдән хәбәрдар иде.

– Икенче көнне үк килеп әйттем үзегезгә, Талип абый, Мәгъсүм салган баштан эшкә килә дип, кул гына селтәдегез, тыңламадыгыз, – дип, янә чәчрәп чыкты Кәрам.

Талип андый хәлләрне онытамы соң! Бүгенгедәй хәтерендә. Кәрам шул турыда әйтү белән чакырып сөйләшмәсә дә, бер очраткач, каты әйтте егеткә. Шуннан соң Мәгъсүм турында начар сүз ишетмәгән иде әле, ә ул, эт ялаган нәмәстә, һаман салгалый икән. Алай бик кеше күзенә салган баштан күренми дә… тик бер яман исемең халыкка чыктымы, тиз генә төшми дә төшми инде ул! Лотфулла абзыйны да әйтер идем, олы башы белән хәмер эчеп йөр инде, җитмәсә, уттай чәчү өстендә. Әбит Талип аңа: «Лотфулла абзый, чәчү вакытында бер аягың фермада, бер аягың басуда булсын, чәчүгә тулысы белән син җавап бирәсең!» – дигән иде. Әллә соң Лотфулланы бу эшкә кушып ялгыш эшләдеме? Алай дисәң, Әдһәм Харисов белән «ул» дигән нәтиҗәгә килгәннәр иде. Шулай ук ялгыштылар булып чыгамы икәнни?! Былтыр – былтыр инде, быел да шул Лотфулла сыйфат комиссиясе председателе бит, дип пошынып алды Талип. Һәм нигәдер Мидхәт ягына күз атып алды. Юк, агроном йөзендә һичнинди үзгәреш күрмәде ул, гүя егеткә бу мәсьәлә кагылмый иде дә. Ләкин Талип белә: механизаторлар арасында агрономга ышана башлаучылар бар. Әйтик, шул ук Кәрам, комсомол башлыгы Равил.

Талип торып басты, ике кулы белән өстәлгә таянды.

– Быел андый чатаклыклар булмас, – Талип инженер Мансурга карады. – Монда булмаган механизаторларны кисәтеп куй, Мансур. Әгәр дә мәгәр чәчүчеме ул, тракторчымы, эшкә салмыш баштан килә икән, һичнигә карамыйча, кайтарып җибәр. Үзем сөйләшәчәкмен андыйлар белән.

Председатель, алдындагы кәгазьләрне актаргалап, нидер эзләгәндәй итте. Аннары, нидер исенә төшеп, агроном ягына карады.

– Әйдә, дәвам ит, Мидхәт.

– Димәк, шулай да төркемләп чәчүгә кайтып калабыз. Кәрам дөрес әйтә, һәр звенога участок бүленеп бирелсә, чәчүчеләр җаваплылык тоя төшәрләр иде…

– Моңа безнең механизаторларыбыз әзер түгел, – диде Талип, бу турыдагы сүзгә нокта куйгандай, һәм механизаторларга күз йөртеп чыкты: – Әдһәм абый кайда соң?

– Чирли ул, сырхаулап ята.

– Бу ниткән көн булды соң әле, барысы да чирләгән! – Талип, башын чөя төшеп, диванда утырган Кәримуллага карады. – Минемчә, иптәшләр, звенолар оештырырга быел соңга калдык. Экономик, мораль яктан да әзер түгел кебек әле без моңа. Шулаймы, юкмы?

– Шулай, – диештеләр механизаторлар.

Механизаторлардан шундый аваз ишетүгә, Талип тураебрак, урындыгына аркасын терәбрәк утырды.

– Минемчә дә, соңга калдык, – диде комсомол секретаре Равил Кадыйров.

– Менә комсомол да хупламый сезнең тәкъдимне, иптәш Бәдретдинов. Чынын, тик чынын гына әйткәндә, безнең максатыбыз звенолар булмаска тиеш. Колачлырак уйларга, колачлырак эшләргә керешергә безгә дә вакыттыр, ниһаять, иптәшләр. Икмәк игүне, промышленностька нигезләп, тамырдан үзгәртергә вакыт түгелме икән инде безгә, дип уйлыйм мин. Звеноларга ябышып яту ул авыл хуҗалыгы белән идарә итүне ваклауга китерер иде. Звено ул – кул көче, ә безнең максат— мөмкин булган барлык процессларны механикалаштыру. Звеноларга түгел, ә цехларга бүләргә кирәк кебек миңа. Әйтик, кырчылык цехы, терлекчелек… Ә син, Мидхәт, теге мең каенны кайчан утыртырга исәплисең? – дип, кинәт башка мәсьәләгә күчте председатель. – Бездә егетләр ике сөйләмиләр иде болай. Үсентеләрне үзем табам. Ә менә утырту ягын син кара. Биргән вәгъдәне үтәргә кирәктер. Егетләрчә. Ә? Кичәгенәк Казаннан килгән якташыбыз Гариф Әюпович белән сөйләшеп тордым. Безнең кырларга шактый үзгәрешләр кертмәкче ул. Дәлилләре нигезле, ышандыра. Хәтта кайбер урман полосаларын күчерергә куша, яңаларны утыртырга дип басуларны яңача бүлеп ята. Кыскасы, шактый мәшәкать ясаган ул безгә. Ләкин аның тәкъдимнәре авыл хуҗалыгын индустрияләштерүгә кайтып кала. Кешегә эшне ышанып тапшырырга кирәк, шул ук вакытта аны тикшерә торырга кирәктер, минемчә…

– Миңа урман полосаларын үзгәртү турында идарәдән күрсәтмә булмады. Аннары һәр сөйләгән нәрсәне кырга күчереп булмый, аның фәнни яктан нигезләнгән картограммасы булырга тиеш.

Мидхәтнең кызара-бүртенә реплика ташлавын күреп, Талип мыек астыннан гына көлемсерәп куйды. Агрономның чарасыз калып аклануы аны гаҗәпләндермәде. Талип бу реакцияне көткән иде. Мәгәр әле кичә генә үз көченә нык ышанып, кечкенә мәсьәләләрдә дә председатель белән бәхәсләшә килгән егетнең кинәт кенә җавапсыз-чарасыз калуын күрде ул. Күрде һәм җиңү хисе кебек бер нәрсә тойды. Кечкенә, бик кечкенә булса да, Талип өчен барыбер җиңү иде бу.

– Мәсьәлә аңлашылды кебек, иптәшләр. Болай сөйләшәбез: иртәгә сәгать алтыга барыгыз да машиналарыгыз янында буласыз. Ягулыклар салган, юлламалар алган булсын. Үзем килеп чыгачакмын. Орлык илтү, чәчкечләрне тикшерү, кайсы басуда нинди тирәнлектә чәчтерү агроном җаваплылыгында. Аңлашылдымы?

– Аңламаган кая! – дип, дәррәү кузгалдылар механизаторлар.

9

Кичке уй иртәнгә ярамый, диләр, хак икән. Төнлә чалт аяз торган күк йөзен таң алдыннан болытлар каплады, һәм шаулап яңгыр явып узды. Озак та яумады кебек, әмма рәтләп җилләп җитмәгән дымлы язгы җиргә җитә калды, – юлларны пычратып, машина түгел, тракторлар йөрмәслек итте. Чәчүгә төшәргә команда гына көтеп торган механизаторлар, кабызган машина-тракторларын сүндереп, түбәсе ябыла башлаган лапас астына җыелдылар.

Иртә таңнан биредә булырга сүз биргән председатель дә юк иде әле, Мидхәт ни кылырга белмичә, механизаторлар арасындагы Мансур янына килеп басты.

– Болай явып торса, эшләр шәп түгел, Мансур.

– Фәрит тә юк, Талип абый да югалды, – диде Мансур, пошынып.

– Нишлибез инде хәзер, Мидхәт энем? Муллага Аллаһы Тәгалә баш булса, безгә – агроном, әйдә, бир команда! – диде мыек очлары саргайган Гарәфи. – Бөтен җаваплылыкны председатель сиңа йөкләде.

Мидхәт өлкән механизаторларның берсе булган Гарәфигә күз кырые белән генә карап алды. Гарәфинең эшләпәсе күзенә үк төшкән, өстендә сырган бишмәт, авыз читендә тәмәке төти. «Бу басуларга мин тубал белән ашлык чәчкән кеше», – дигән иде Мидхәткә Гарәфи.

– Ничәмә еллар ашлык чәчеп, мондый хәлләрне күрмәдегезмени, Гарәфи абзый?..

 

– Булгандыр инде ул, энекәш. Тик кыенлыклар онытылучан бит ул. Кыенлык түгел, шатлыклар истә калмый башлады. Аннары элек бит ул яңгыр яуса – председательгә чәчү, безгә эчү иде. Язы да яз төсле килә, җәе дә ул хәтле кыздырмый, кирәк чакта яңгырлар да яугалый торган иде. Былтыр әнә җәйнең җәй буе таммады да, Ходайның хикмәте. Ашлыкларны иртә чәчмәгән булсак, Наратбашлар кебек орлык теләнергә каласы идек. Талип иртә чәчтерде. Элек бит үзе чәчтерә, үзе чәчкечләргә тирәнлекне куя, үзе тикшерә иде, хәзер әнә сиңа бирде дилбегәне, ышана, димәк, Талиптан дилбегә алулары ай-һай!

– Былтыр иртә чәчтергән дә, быел әйткән вакытына килеп тә җитмәде, – диде Мидхәт, Гарәфинең председательне мактавын ошатмыйча.

Шул арада диспетчерлык бинасыннан Зиннуров чыкты һәм, ашыкмыйча гына, лапас астына таба юнәлде. Зиннуров гәүдәгә шундый юан, аркылысы-буе бер сыман иде, җитмәсә, кирәкмәгән карсак гәүдәле, аягы белән атлап түгел, кечкенә көпчәкләрдә тәгәрәп йөри сыман иде.

– Егетләр, агай-эне ак мыек, Зиннуров килә. Талип галиҗәнапларыннан боерык китерә бу, бер дә бүтән түгел, – диде арадан берсе.

Зиннуров, килеп җитәр-җитмәс борын ук, Мидхәткә:

– Кыяр тавындагы басуда яңгыр таммаган да, Талип абый бөтен техниканы, орлык төягән машиналарны шунда җибәрергә кушты, – диде һәм, бөтенесенең үзенә текәлеп карап торуыннан уңайсызланыпмы, пиджагының бердәнбер сәдәбен каптырырга кереште.

– Маташма инде, Каюм, барыбер җиткерә алмассың. Дәүләт сиңа бар кәчтүмне дә үлчәп тексә, биш кешегә киткән кәчтүмлек китәр иде үзеңә, билләһи дип әйтәм…

– Ни ашыйсың син, малай, Каюм? Өйрәт әле сереңне? Минем менә эчкә эч ябышкан. Бер атна тоташ утыруда чиле-пешле ун йомырка сыдырып карадым, корсак үсми генә, малайлар, ә дәрт, шайтан алгыры… хатынны эшеннән каршы алырга чаба башладым. Хатынның гаҗәпләнүләрен күрсәң иде син, малай, нишләвең бу синең, Рәүф, биш ел бергә торып, дигән була, малай, – дип, берсе артыннан берсе диспетчер Зиннуровны үрти башладылар.

Механизаторлар шулай тел чарлашкан арада, Мидхәт үзалдына уйлап алды: «Кыяр тавы басуы авылдан ким дигәндә ун-унике километр. Әле чыккан хәлдә дә тракторлар сәгатькә якын барачак. Бусы – бер, икенчедән, Кыяр тавындагы басуларга ашлама салынмаган. Райүзәктән берсекөнгә самолёт бирергә ышандырдылар. Ашламасыз чәчәргә исәбеме әллә тагын бу Бикмуллинның? Юк инде, үлсәм үрә торырмын, ашлама сиптермичә, ул басуга бодай чәчтермәм!»

– Кыяр тавындагы басуга ашлама чыгарылмаган, анда бармыйбыз. Ул турыда Талип Кәрамович үзе дә белә, – диде торган саен үзсүзләнә барган Мидхәт.

– Самолёт безнең аэродромда инде, ашлама төйи, – диде Зиннуров. – Сез барып җиткәнче сиптереп тә чыгар.

«Самолётны кем биргән? Нигә мин белмим? Ничек болай иртә? Чакырып-чакырып та төшкә генә килеп җитәләр иде бит бу очучылар?» Мидхәт өчен искитәрлек хәл иде бу, егет тәмам аптырый калды.

– Эшләр алайга киткән икән, кузгалыйк. Мансур бир командаң егетләреңә.

Шуны гына көткән кебек, механизаторлар, шау-гөр килеп, машиналарына таралыштылар. Мидхәт, инженерның «вездеход» ына утырып, аэродромга китте. Бу машинаны чәчү чорына аңа беркеткәннәр иде. Шофёр, яшь күренсә дә, җитез кылана. Салулый-таптанарак булса да, аэродромга килеп җиттеләр. Анда инде самолёт тора, машина килеп туктаган, төяүчеләр янында бригадир Зариф йөри иде.

– Сәлам, Зариф, – диде Мидхәт, машинадан төшүгә.

– Сәлам. Тракторлар киттеме әле?

– Алар юлда инде.

– Югыйсә Талип абый борчыла, – диде Зариф һәм җилкәсенә ашлама капчыгын салды. – Менә күрәсең, үземә төяшергә туры килде. Авылга төшеп булмады. Баткак. Менә бу ике егетне дә фермадан гына алдым. Давай, давай, егетләр. Кызурак кыланыгыз. Унбиш минуттан самолёт һавада булырга тиеш.

Зариф илле килограммлы капчыкларны җилтерәтеп кенә ташлый, самолётка бушатучы егет авыз-борынын кулъяулыгы белән бәйләгән, шуңа карамастан пырх-пырх төчкерә иде.

– Икенчесен ассагыз да төямим, Зариф абый. Ашлама төйим дип, чехотка алыр хәлем юк, – диде егетләрнең берсе.

– Икенчесенә билгеләнгән кешеләр килер. Аларның противогазлары, маскалары бар. Менә монысын төяве мәхшәр әле аның.

Мидхәт капчыкларга тотыныргамы, юкмы дип икеләнеп тора иде, машина әрҗәсеннән ашламалы капчыкларны биреп торучы шофёр:

– Әйдәгез әле, иптәш Бәдретдинов, сез дә билегезне язып алыгыз, – дип, аны да эшкә кушты. «Вездеход» тагы шофёрны да төяшергә дәшеп алдылар.

Самолёт әрҗәсе тулгач, моңа кадәр бер читтә басып торган очучы, Зариф янына килеп:

– Егет икәнсең, – дип, бригадирның кулын кысты. – Унбиш минут дидең, унбиш минутта төядегез дә. Сезнең председателегез дә ут шул. Кем белән эшлисең, шуныңча тешлисең, дигәндәй, өемә үк килеп алды.

– Служу Советскому Союзу, иптәш лётчик! Мөмкин булса тизрәк кузгалыгызчы! – Очучы елмаеп, башын чайкый-чайкый китеп баргач, бригадир ашлама китергән шофёрга: – Габсабир, син хәзер, хет йөзеп, хет сөреп, гаражга кайтасың, ә мин, авылга төшеп, төяүчеләр алып киләм. Иптәш Бәдретдинов, сез дә минем беләндер бит?

Машинага утыргач, бригадир кепкасын арткарак чөеп куйды да үзалдына сөйләнгәндәй сөйләнә башлады.

– Самолёт кына туктамасын. Анда аңа нибарысы бер сәгатьлек эш. Шул арада без аңа ашламаны китереп җиткерергә тиешбез. Анда инде бер-ике сәгатькә соңарыбрак булса да чәчү башланачак. Ә башланган эш – беткән эш. Җиде агрегат, җиде агрегатка җитмеш гектар. Кичкә кадәр шулай торса, бүген төнгә Кыяр тавында эшне төгәлләргә дә була. Иртәгәгә түбән кырлар җилләр. Җәйге яңгыр тиз кибә ул. Картлар юкка гына, җәйге яңгыр җиде сәгатьтә җилләсә, көзге яңгыр җиде көндә дә җилләмәс, димиләр…

«Каян белгән бу председатель Кыяр тавында яумаганны? Аннары кай арада Бөгелмәгә барып кайткан да, кай арада яңадан Кыяр тавына чапкан? Карамалыга Бөгелмә шәһәре кимендә йөз, йөз ун километр. Дөрес, барасы юлның яртысы асфальт. Алай да, алай да…» – дип уйлады Мидхәт, һаман саен бу хәлгә ышанмыйча.

Шулай икән шул, үткән ел гына институт тәмамлаган яшь агроном Мидхәт Бәдретдинов аңларлык кына кеше түгел икән бу председатель.

Машина тәрәзәсенә юлдагы яңгыр сулары чәчри, пыяла сөрткеч, арлы-бирле йөреп, башта тәрәзәне берни күрмәслек итеп пычратып ташлый, аннары шофёр су йөгерткәч юып ала, көн яктырып, аязып киткәндәй була. Кемдер инде бу юлдан эз дә салып үткән. Бикмуллинның Бөгелмәгә киткән машина эзедер әле. Әллә кырга чыккан эземе?

Яңгыр болытлары таралып бара, көн аязып килә. Анда-санда калган болытлар, төсе уңган ситсыдай, агарып калган. Кыяр тавына таба тракторлар, машиналар менгәне күренә. Ерак булгангамы, алар ташбакалар шикелле әкрен генә хәрәкәтләнә иде. Мидхәтнең уен аңлаган кебек, бригадир:

– Ике сәгатьтән һәммәсе Кыяр тавында булыр, иптәш Бәдретдинов, борчылмагыз, – диде.

– Бер сәгать, бер сәгать эчендә анда булырга тиешләр.

– Ай-һай, машина-тракторлар булыр да бит, агрегат такканнары сәгать эчендә барып җитә алмаслардыр, – бригадир елмаеп куйды. – Икебез дә бернәрсә турында уйлыйбыз икән бит, иптәш Бәдретдинов. Анысын дөрес уйлыйбыз. Талип абзый әйтмешли, безнең хәзер уйлар гына түгел, теләк-хыяллар да бер булырга тиештер. Ни әйтсәң дә, сезнең белән минем өчен иң җаваплы көннәр башланды. Шунда сынала инде урта звено дигән безнең брат. Хәзерге җитәкче камчы шартлатучы түгел инде, ди Әдһәм абый, көрәшүче, әнә шул эш өчен янып-көюче. Талип абзый нәкъ шундый инде, үзе дә эшли, кешеләрне дә эшләтә белә. Син әле уйлап кына йөрисең, ул инде хәл дә итеп куйган. Интуиция көчлеме шайтанда…

– Кызык кына теория, – диде Мидхәт, баш селкеп, – җитәкче чыбыркы шартлатучы түгел, көрәшче, имеш. Чыбыркы шартлатучының да үз максатлары булган, ни өчендер көрәшкән…

– Көрәшнең иң-иң изгесе – ирек, хакыйкать, гаделлек, якыннарыңа ярдәм итү. Әлбәттә, кулыңнан килгән хәтле.

– Минемчә, хәзерге заман җитәкчесе иң әүвәл кешеләрнең ихтирамын казанырга, аларның уй-хыялларын аңлый белергә тиеш.

– Озын, аңлаешсыз. Кеше бит ул бар нәрсәне гадиләштереп аңлый. Яхшы белән начарны ул шундук аера. Халык яхшы җитәкчене шундук күреп ала. Яхшы белән начарны аеру өчен аны үгетләп торасы юк.

– Бу бәхәсне дәвам итәрбез әле, иптәш Бакиров. Халык арасында стихияле фикерләр күп була. Аларга юл куярга ярамый. Анархистлар әнә шундый ялган алдавычларга ияргәннәр. Халык белән идарә итә белү – кешелек дөньясындагы һәммә дәүләтнең хыялы.

Район авыл хуҗалыгының җитди булмавын призма аша карамасаң да күрергә була иде. Чәчү бетәргә ике көн калгач, Мидхәтне киңәшмәгә чакырдылар. Шул турыда кәгазь килеп төшкәч, Мидхәт председатель янына керде.

– Бармыйм мин анда. Бүген-иртәгә эшләсәк, чәчү бетәргә торганда, зональ киңәшмәгә китеп барыйммы инде, – ди.

– Тәҗрибә участогына ике йөз гектар борчак чәчәсе калып килә. Эшең Тамчыга тапшыр да барып кайт. Чакыралар, димәк, шулай кирәк, заман таләпләреннән артта калып булмый, – диде аңа Талип.

– Сортлы борчакны чәчәргә ашлама юк бит әле безнең.

– Менә шунда баргач, бер аяктан ашлама турында да кайгыртырсың. Бөтен нәрсәне дә бер председатель генә табарга тиеш түгелдер бит? Юкмы?! Юк икән, эзләргә, табарга кирәк. Ә син миңа шуны әйт: колхозның рентабельлеге белән кызыксынганың бармы синең? Кыш буена колхозчыларга лекцияләр укып йөрдең – рентабельлекне ничегрәк аңлыйсың син?

Талип Мидхәткә еш кына шуңа охшаш сораулар биргәли иде. Бу бер генә кабатланмады инде. Мидхәт аңа уратыбрак булса да ышандырырлык итеп, нигезле җавап бирергә тырыша. Менә хәзер дә Бикмуллин аңа, үзебезнең колхоз экономикасын әйбәтләбрәк аңлатыгызчы, диячәк инде. Бу мәсьәләгә килгәндә исә, Мидхәтнең «Берек» тәге һәммә тармак белән дә кызыксынганы юк, вакыты җитенкерәмиме шунда. Кичә әнә километр чамасы кыр ышыклау полосасы утырттылар. Ярый әле, мәктәп балалары, комсомоллар булышты. Кайчан утыртып бетерер иде ул чаклы үсентене Мидхәт. Агач утыртуга нибарысы ике-өч колхозчы йөри, алар белән ул хәтле үсентене көзгә чаклы да утыртып бетерәселәре түгел иде. Әллә юри, әллә чын, үсентеләрне Бикмуллин үзе каяндыр алып кайтты. Әлбәттә, шул үсентеләргә кадәр акча кирәк бит инде. Ниндидер цехлар белән саташып йөри, әллә шуның өчен материал җыямы бу Бикмуллин? Ни генә булмасын, рентабельлек турында аңлатмыйча булмаячак бу председательгә.

– Рентабельлек ул, – Талип Кәрамович, керем, авыл хуҗалыгының табышын күтәрү, колхозчыларның көнкүреш һәм культура шартларын үстерү. Аннары… нигә әле сез торасыз да тиктомалга бәйләнергә генә торасыз, Талип Кәрамович?

Талип Бикмуллин иртән иртүк идарәгә килеп утырган, һәм ул инде кыр станы белән дә, урынбасары Каюм Зиннуров белән дә элемтәгә кереп өлгергән иде.

– Башка бер уй төште минем, Мидхәт. Ләкин син аңлап җиткермисең кебек мине. Сөт һәм ит продуктларын кирәк хәтле җитештерү өчен, безгә кимендә гектарыннан утыз центнер ашлык җитештерергә кирәк. Без моңа әзерме? Туфракны эшкәртергә өйрәнеп киләбез, бөртеклеләрдән иң яхшы дигән сортларын сайлап алдык, тиздән һәр басуга картограмма әзер булыр… Булыр, ләкин идарә итү искечә калса, без бу уңышны үстерә алмабыз кебек миңа.

«Нигә шулай акыл сатып утырырга ярата бу Бикмуллин? Әллә акыл өйрәтү, вәгазь уку һәм төрле куркытулар белән нинди булса да йогынты ясаргамы исәбе? Киңәшмәгә баргач, яманатым сатмасын дип, бераз дагалап җибәрергә уйлавымы?»

– Урман полосаларын рәтләүдә эшне тиз тотуың ошады. Әрентабельлекне аңлатуың институттагыча килеп чыкты. Безгә, күрәсең, әле бу өлкәдә шактый чиләнергә туры килер. Белгәнеңчә, безнең кырларның кара туфрагы дөньяның бер илендә юк. Моннан нәтиҗә: нигә, мәсәлән, Америка фермерлары гектарына алтмыш центнер ашлык үстергәнне безгә дә үстермәскә? Җир ашлауны фәнгә нигезләп эшләсәк, туфракны җиренә җиткереп эшкәртсәк, аның агрофонын, структур төзелешен, тарихын өйрәнсәк, кырларның конфигурациясен исәпкә алып, морфологиясенә төшенсәк – бу уңышны үстерә алыр идек кебек миңа. Бу өлкәдә безгә ярдәм итүчеләр бар. Менә дигән лаборатория салынды. Анда күренекле галим, белгечләр эшли. Без бит әле, чынлап та, басуларны кай юнәлешкә уңайлы, шул якка сөреп каплатабыз. Авыш җирләрне, кырын төшләрне язгы сулар китмәслек итеп сөрергә кирәк безгә. Тик моның өчен ниндидер конкрет чаралар үткәрәсе булыр…

Мидхәт председатель яныннан тәмам иләсләнеп чыкты. Ни тели ул аңардан? Карусыз буйсынуынмы? Юк инде, абзый кеше, нәрсә-нәрсә, анысы булмастыр. Һәр тармакны цехларга бүлә, имеш. Хыялый Хәйрүш син, бер дә бүтән түгел. Еллар буе сыналган, ныгыган, тотрыкланып беткән ысул, алымнар була, шуны җимермәкче, күрче син аны! Шаклар катырсың үзенә. Ниндидер цехлар белән саташа…

Лабораториягә ул теләр-теләмәс кенә барды. НигәдерТамчы алдына килергә ятсынды ул. Әллә соң председатель кушты дип әйтергәме? Бик әйбәт сылтау! Башта ул Тамчының үзе белән сөйләшер, аннары галим янына кереп рөхсәт сорар. Талип Бикмуллин аңа, таш яуса да, иртәгә чәчүне төгәлләргә кушты. Кушуын кушмады, ләкин аның тел төбен Мидхәт бик яхшы аңлады. Мидхәт үз урынына Тамчыны калдырырга тиеш, аннары, райүзәккә бару белән, гранулаланган ашлама табарга һәм тиз арада «Берек» кә озатырга. Ашлама булмаган хәлдә, Бикмуллин борчакны болай гына чәчтерәчәк. Монысы көн кебек. Юк инде, ул дигәнчә булмастыр, Мидхәт райүзәккә бүген үк китәр һәм, аяк итен ашатып бетерсә бетерер, ашлама табар.

 

Бәдретдинов лабораториягә кергәләсә дә, галим абыйсы белән иркенләп сөйләшә алганы юк иде әле. Басулардан башы кайтмый, туры килми дә килми шунда…

Галләм картның өеннән күптән кунак йортына күчеп киткәнгәме, туры Тамчы янына барып керү шактый кыен хәл икән. Кунак йортына күчәргә дигәч, картлар Мидхәтне җибәрмәскә теләделәр. Мидхәтнең үзенең дә китәсе килмәгән иде, Бикмуллин эшне коры тотты:

– Галләм абзый тирәсенә машина белән түгел, ат белән керерлек түгел. Ә син миңа минут саен кирәк. Бер синең өчен генә мин йомышчы тота алмыйм, – диде.

Кунак йортына күчеп киткәннән соң, Мидхәт Тамчынысирәк күрде. Үзләрендә торганда, бергәләп кинога баралар иде, янәшәләрендә һәрвакыт Вафа уралса да, Мидхәт эче беләнсизәиде, иртәме-соңмы Тамчы барыбер аныкы булыр. Ник дисәң, Мидхәт Бәдретдинов Карамалыда каласы, ә Вафа китәсе кеше. Диванадай гашыйк булмаганда, Тамчы Вафага ияреп китмәс. Мидхәтне сайлар һәм алар менә дигән гаилә корып җибәрерләр. Шулай дип үз-үзен тынычландырып торгангамы, Мидхәт моңа кадәр кызга мәхәббәте турында чишелергә ашыкмады, өлгерермен дип уйлавы идеме, йә булмаса мәхәббәте бөреләнеп җитмәгән идеме? Һәрхәлдә, бу ике сәбәпнең икесе дә бар иде бугай.

Уйлана башласа, кайчак Мидхәткә моңсу булып китә. Председатель белән ачуланышканнан соң, аңа аерата авыр була. Шунда ул Тамчыны бигрәк тә юксына. Тик ул гына аңлар кебек тоела башлый Мидхәткә. Ләкин кыз белән очрашырга, култыклашып күл буйларында йөрергә Мидхәтнең вакыты калмый. Кая инде ул, кичләрен чыгып, түбәноч Галләм картның кызын озатып йөрергә вакытлар. Вафа әнә вакыт таба.

Шулай дип өметсезләнсә дә, Мидхәт үз-үзен юата да белде. Бу арада ул үзе генә белгән изге бер өмет белән яши: килер ул көн, ул аңа үзенең иң саф, иң изге мәхәббәтен ачар, кызны кочагына кысар, моңа кадәр һичкемнән ишетмәгән назлы сүзләр әйтер, кыр-болыннардан кочак-кочак чәчәкләр җыеп алып кайтып бирер. Тик әлегә әнә шул хыял белән генә яши Мидхәт. Анысы дөрес, Мидхәтнең үтә бирелеп эшләвенә, аның ябыгып китүенә гаҗәпләнмәгән кеше юк, кунак йортында яшәүче, һәр көнне үзен күреп, ашатып-эчертеп торган Хәтимә апага кадәр:

– Тамагыңа үтмиме әллә синең, балакаем, бигрәк аз ашыйсың инде, болай көн-төн чапсаң, бөтенләй урынга калмагаең, – дип, болай да янган йөрәккә ут өстәп куя. – Әллә соң берәрсен шулай яратуыңмы, балакаем? Гыйшык утлары йөрәкне генә түгел, ит-сөякләрең корытыр, ди торган иде минем әбекәй, мәрхүмә.

Шул сөйләшүдән соң Мидхәт бүлмәсенә чыкты да бик озак көзгегә карап торды. Чынлап та ябыга төшкән икән шул. Каешына да ике тишек тиште. Төсе дә үзгәрде: маңгаендагы җыерчыклары куерды, борыны зураеп калды, җитмәсә, җил-яңгырга бөтен бите киселеп кубалаклана башлады. Хәтта холык-фигыленә кадәр моңа чаклы күренмәгән сыйфат өстәлде: төнлә уянып китә дә алдагы көндә эшлисе эшләре турында уйланып ята. Кыскасы, моннан ары болай яши алмастыр, өйләнергә кирәктер. Кызык итсен әле Казан сорнаен, кәкре каенга терәтеп калдырсын әле…

Мидхәт әүвәл Тамчы янына керергә дип ниятләп килсә дә, башта галимнән рөхсәт сорарга булды. Латыйпов аны елмаеп каршылады. Сәламен алып, түргә урын күрсәтте. Галимнең өстәлендә исәп-хисаплау таблицалары, карталар.

– Йә, ничек хәлләр? Бик кыен түгелме? Иртә культураларны тәмамлап та киләсез икән…

– Сортлы борчак кына калды инде, Гариф Әюпович.

– Ә-ә, ул борчак җирегезне без тикшердек. Киңәш йөзеннән әйтәсем килә, Мидхәт, ул басуыгызның туфрагы шактый ярлы, уңыш бирү сәләте без тикшергән башка басуларныкына караганда нык түбән. Былтыр ул җиргә кукуруз чәчкән булганнар икән. Ә кукуруз, үзең беләсең, туфракны сыгып ала белә. Моннан нәтиҗә: аны мулрак итеп ашларга кирәк. Элек монда чәчү әйләнешенең дә рәте булмаган, күрәсең.

«Сорарга иде бу галимнән: колхоз председателе турында ни уйлый икән? Әллә соң үзенә зарланып алыргамы? Колачлап эшләргә миңа биредә председатель юл бирми, дип?.. Юк, кирәкмәс. Зарлану ул – көчсезләргә хас сыйфат. Үзем, үзем көрәшәчәкмен мин ул председатель белән… Иртәгә Тамчыны җибәрмим дисә, ни кылырсың? Тамчыны җибәрмәгән хәлдә, Мидхәт зональ киңәшмәгә бара алмаячак. Ә Мидхәт анда чыгыш ясарга тели, картограммалар әзерләде. Звенолар турында Бикмуллин аны аңламады, бәлкем, районда Мидхәтне аңларлар, киңәшмәдәгеләрнең күңеленә үз киңәше белән юл табар…

Галим агасы аңа лекция сөйли башлады. Мидхәтнең ашыгуын белми шул. Аны бүлдереп, Тамчы турында сорау гафу итмәслек ахмаклык булыр иде».

– Ашламаларга кытлык зур шул әле бездә, Гариф Әюпович. Һәр килограммы исәптә. Ике йөз гектар җиргә гранулаланган ашлама табу кыен булачак.

– Ни генә булмасын, ул җирне ашлама кертмичә чәчтермәгез. Миңа калса, сынаулар нәкъ шул басудан башланачак. Бу— бик җитди мәсьәлә. Туфрак ул – тере организм, аңа үз вакытында сораган ашламасын бирмичә, югары уңыш алырга тырышу – фанатиклар эше. Ә без – реалистлар, материалистлар. Шулаймы?..

– Шулаен шулай да, кайчак син теләгән нәрсәләрне аңламаган кешеләр белән эш итәргә туры килә, Гариф Әюпович. Шул нәрсә бераз күңелне кимсетә.

Гариф озаклап сөйләшергә теләпме, алдындагы картограммаларны бер читкәрәк күчереп куйды.

– Чын эш кешесенә эчкерсез көнләшү сыйфаты хас, кимсенү – аңа бөтенләй ят нәрсә. Иген игүгә гомерен багышлаган кеше түземле булырга тиеш. Һәр сынауга бер ел гомер кирәк, шунсыз һичнинди нәтиҗә ясап булмый. Сабыр, түземле булырга тиеш игенче. Әллә син бик ашыгасыңмы? – дип сорады галим, Мидхәтнең утырган урынында борсалана башлавын күреп. – Ярый, бу сөйләшүне башка вакытка калдырыйк. Ни йомыш төште?

– Гафу итегез, Гариф Әюпович, мине зональ киңәшмәгә чакыралар. Ә иртәгә чәчүчеләр сортлы борчакны чәчәчәкләр. Лаборанткагыз Тамчы минем урынга калып тормас микән дигән идем.

– Тамчы гына түгел, мин үзем дә барып чыгам әле анда. Ихсанованы җибәрергә каршы түгел мин… Янә әйтәсем килә: басуларга ашлама чыгаруда иң әүвәл син җаваплы, Мидхәт, агроном кеше. Уңышны иң әүвәл агрономнан сораячаклар…

10

Гариф башын да күтәрмичә эшләде. Кайбер көннәрдә ул хәтта лабораториядә кунып калгалады.

Ул һәр көнне кояш чыкканчы уянырга гадәтләнеп китте. Иртәнге тыгыз һәм салкынча һаваның үпкәләренә тулуын тоеп, су буйларында йөреп кайткалады. Ык ярына басып, кояш чыкканны күзәтә-күзәтә бер нәрсәне искәрде: җиргә тереклек бирә, гаҗәеп манзаралар тудыра алган бу ут шары көн саен диярлек төсен алыштыра. Бер көнне ул аксыл-сары төскә манчыла, икенче көнне күксел-ал төскә керә, ә бер дә бер көнне чәчрәп килеп чыга да бөтен тирә-юньне, җете алсуга манып, кызылдан киендерә. Болытлы иртәләрне Гариф йөрергә чыкмый, ашап-эчү белән, лабораториягә ашыга иде.

Шактый эш башкарылды. Басулар тарихы өйрәнелде, туфрак генезисы белән танышылды. Морфологик һәм структур анализларны эшкәртү төгәлләнеп килә. Әмма институт җибәрәсе техник-картографның әле булса килеп җиткәне юк. Вафа универсаль егет булып чыкты, барысына да өлгерә. Инженер-җир белгече дә ул, лаборант-аналитик та, ниһаять, туфрак белгече дә, техник-картограф та. Дөрес, туфрак катламын, аның генетик төзелешен тикшерүгә Гариф үзе дә катнашты.

Муеннан эшкә чумса да, Гариф еш кына әнисен, Әдиләне һәм аның нәние Чәчкәне исенә төшерә, аларны сагына. Язган сүзләре дә исәнлек-саулык. Хәер, Гариф алардан артыгын өмет тә итми иде. Эш белән мавыгып онытылып торган чаклары була, шулай да күңелдән китмиләр, һәрвакыт истәләр. Кем җибәрде аны бирегә? Үзе килде. Үзе риза булды.

Әле булса күз алдында, диссертациясен яклагач, коридор чатында аны Тимирязев академиясеннән килгән күренекле бер галим туктатты.

– Хезмәтегез гаҗәп кызыклы һәм яңа, кыю фикерләрегез, тикшеренүләрегез бар. Мин сезнең өчен шат, коллега. Бу турыда чыгышымда әйтергә теләмәдем, хәзер киңәш йөзеннән бер сүз әйтәсем килә: авыл хуҗалыгы өчен бүген мөһимбулган проблемаларга кыюрак тотыныгызчы. Хезмәтеңнең нәтиҗәсен үзең исән чакта күрүгә ни җитә. Сез бит әле, күрер күзгә генә булмаса, яшь кеше. Менә шул хезмәтегезне практика белән ныгытыгыз. Югары уку йортлары дәреслекләренә кертердәй мәсьәлә күтәргәнсез икән, ярты юлда калдырмагыз. Сез күтәргән теоретик мәсьәлә җанланырга тиеш. Рәхмәт, бик акыллы фикерләр әйттегез…